МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ

Бу сүзлек авторның төрле дини төшенчәләрне, аларның язылыш вариантларын, мәгънәләрен, милләт һәм дин тарихына кагылган әһәмиятле һәм кызыклы фантларны, тормышта эз калдырган күренекле затлар турындагы мәгълүматларны күп еллар буена көндәлек эш өчен теркәп барган дәфтәрләреннән, аерым кәгазьләрдән һәм картотекасыннан башланып киткән иде Картотекасына төзүче Шиһабетдин Мэржанн. Рнзаэдднн Фәхреддин. Әхмәтһади Атласи. Нәкый Исәнбәт, Фатих Әмирхан. Гаяз Исхакый Һ.6. кебек күренекле шәхесләребезнең игътибарны җәлеп итәрлек фикерләрен, совет чоры китапларыннан сөрелгән хикмәтле сүзләрен дә терки барган иде Тора-бара андый язмалар күбәеп, алардан файдалану кыенлашкач, төзүче тупланган төшенчәләрне, төрле гыйбарәләрне һәм совет хакимияте елларында онытыла төшкән канатлы сүзләребезне бер җепкә тезеп тәртипкә салырга керешкәндә, бәхеткә каршы, илгә компьютерлар үтеп керде, компьютерлашу чоры башланды. Әгәр берничә техник хезмәткәр эшен алмаштырган компьютер булмаеа, ихтимал, төзүче ялгыз гына мондый күләмле эшне ерып та чыга алмаган булыр иде. Әйтелгәннәрдән күренгәнчә. Сүзлегебез үзенең колачы һәм эчтәлеге белән гамәлдә йөри торган күпчелек сүзлек һәм белешмәләрдән аерыла. Асылда анда төрле характердагы, төрле юнәлештәге төшенчәләр бергә тупланган һәм мин мондый тарихи синтезда гайре табигый нәрсә күрмим, киресенчә, кристаллаша торгач, ул яңа сыйфатларга ия булган эретмә, ягъни Бер Бөтен тәшкил итте, татарның милли космосын киңрәк һәм панорамалы итеп ача торган китап туды дип уйлыйм. Сүзлегебез практик максатларны күздә тота, хәзерге заман татар укучысын гади укучыны- язма чыганакларга, тарихыбызга һәм иманыбызга якынайтуны, артык вакыт сарыф итмичә генә күпчелек тарихи, дини, фәлсәфи әдәбиятны зиһенгә алу эшен җиңеләйтүне максат итеп куя. Шушы күзлектән караганда, ул күренекле әдибебез һәм сәнгаткярыбыз Мнргазиян Юныс күп тапкырлар тәкрарлаган "Татар Ренессансы "на хезмәт итәр дип өметләнергә батырчылык итәм. Мин баштарак Сүзлекне "Кырык бакча" дип тә атамакчы булган идем. "Кырык бакча" исеме кадимирәк, дәрәҗәсезрәк, фәннилектән ерак булып тоелырга мөмкин. Дөрес, ахырда мин бу исемгә тукталмадым, ләкин ул исем белешмәнең характерын һәм колачын төгәлрәк чагылдыра кебек, ә тирәнлеккә килгәндә, объектив укучы монда бүгенге көн югарылыгыннан торып язылган һәм чор таләпләренә җавап бирерлек хөр фикерле мәкаләләрне яки сайлап алынган үлемсез цитаталарны күрми калмас дип уйлыйм. А.Солженицын үзе төзегән “Русский словарь языкового расширения" сүзлегендә: “Телне баетуның иң әйбәт ысулы электә тупланган, ә аннары җуелган байлыкларны кайтару" дигән фикерне алга сөрә. Безнең сүзлегебез татар дөньясында бу юнәлештә дә атланган тәүге адымнарның берсе. Ул онытылган сүзлөребезнең кулланылыш үрнәкләрен һәм чикләрен күләмле генә мисал-иллюстрациялэрдә күрсәтеп, аларны тергезергә тырыша (ак киек пушной зверь. аламан отряд; алык-хан заманында халыктан җыеп алына торган салым, җыем, алык-салык. ал.чан. артыл хан сакчылары, ярдәмче гаскәр, арьергард Хәзерге телдә: "әртил"; аю сөңгесе- аю аулаганда кулланыла торган (ике) җәпле сөңге, рогатка; әшкярэ ачык (ап-ачык, аермачык), күз алдында, яшермәстән, русча гласно; багавыл караучы, химаяче, опекун, авыл башы (бәк авыл), беркетелмешләр крепостнойлар, чура-коллар: бозгын боҗра—логикада ялгыш (бозгын) дәлилләү. руста: "порочный круг"; боктырма- яшеренгән гаскәр, поскак, засада: бола чуалыш, фетнә, гыйсъян; болачылар фетнәчеләр; бөркетлек, боркьгтлык капнще; буралгы сукбай, русча бродяга Ихтимал, бурлак сүзе дә шушы буралгы сүзенә барып тоташа булыр; бурган би шаман, кам. Сүзлеккә теркәлгән мондый сүзләр байтак, аларнын саны, ихтимал, берничә йөздән ашып китәдер. Бу яктан караганда, Сүзлектә төрки асылга кайтырга, гомумтөрки һәм уртак сүз тамырларын эшкә җигәргә омтылыш та сизелә торгандыр дип уйлыйм Татар телендә һәм. гомумән, төрки телләрдә сан (бер. ике. өч һ.б.) атамаларының мәгънәләре һәм килеп чыгышы турында төрле чыганаклар нигезендә язылган материалларда да күбәүләр үзләре өчен яңалык табарлар Игътибарлы укучы төрле авторлардан алынган мисал-иллюстрация һәм өзекләрнең билгеле бер идеологик юнәлештә тезелүен, фнкрияти система тәшкил итүен, гадәттә уйлануларга этәрүен дә күрми калмастыр Бу яктан ул татар өчен мәшһүр саналган " Гарәпчә — татарча русча алынмалар сүзлеге"нә, төрле объектив сәбәпләр аркасында, керми (кертелми) калган сүзләрне дә колачларга омтыла. Тәкъдим ителә торган сүзлегебез татар телендеге шәрык алынмалары сүзлеген алмаштыра алмаса да. аңа. “Гарәпчә татарча - русча алынмалар сүзлеге"нә теркәлүләренә дә карамастан, шул заманның кырыс таләпләре яки нәшрият хезмәткәрләренең элементар куркаклыгы аркасында, дини-фәлсәфи мәгънәсе ачылмый калган лексик берәмлекләр дә кертелде. Аннары. “Русча татарча — гарәпчә алынмалар сүзлеге"ндә алынма сүз дип үк аталырга “хаклары җитенкерәмәгән" берәмлекләр дә очрый “Мнллият сү.злеге"нә без андый окказиональ һәм сирәк сүзләрне теркәмәскә тырыштык, ләкин моны бәяләүдә субъективлыктан котылып булмавын да онытмаска кирәк. Сүз һәм төшенчәләргә, аларның кулланылышына мисаллар китергәндә, ул мисалларның, беренче нәүбәттә, фикри кыйммәтенә, оригинальлегенә, тулылыгына һәм бөтенлегенә игътибар итәргә тырышылды Сүзлектә Татарстандагы. Рус иядәге һәм чнт илләрдәге байтак кына тарихи һәм хәзерге мәчетләр һәм мәдрәсәләр турында кыскача мәгълүмат бирелде. Әлбәттә, аларның Татарстанда булганнарын гына да теркәп бетерү мөмкин түгел (хәзерге вакытта Татарстандагы мәхәлләләр саны 1 меңнән артып китә), һәрхәлдә, монысы киләчәк эше. Сүзлектә милләт тарихында эз калдырган, ләкин хәзергә кадәр нәшер ителгән белешмәләргә теркәлмәгән шәхесләр игътибар үзәгендә торды Шул ук вакытта тискәре бәяләнә торган шәхесләр турында да мәгълүмат теркәлде, чөнки еш кына хәлләрдә аларның биографияләре һәм кылган кылмышлары чорны аеруча калку итеп чагылдыра (мәе.. Ишми ишан, “Шкафчы Әхмәтҗан", “һинди Минһаҗ". Мәмлиев Төхфәтулла һ.б. турындагы материаллар) Бүгенге дин әһелләрен сүзлеккә теркәү мәсьәләсе исә шактый катлаулырак. Турысын әйткәндә, бу очракта, объективлык хакына, бер ун-унбиш ел көтү акылга муафыйк булыр иде кебек. Ул вакытларга дин әһелләребез дөньясы очраклы һәм җаһил гонсырлардан (элементлардан) арына төшәр дигән өмет бар. Сүзлек Коръәнне татарчага тәрҗемә итүгә нисбәтле мәсьәләләрне игътибар үзәгендә тота, чөнки хәзерге вакытта. Изге Китапның татарчага күпсанлы тәрҗемәләре нәшер ителгән бер чорда, тәрҗемәнең пөхтәлеген тәэмин игү өчен, ныклы әзерлек кирәклеген онытып җибәргәлиләр Игътибарлы укучы Сүзлектә суфичылыкка аеруча зур игътибар бирелгәнлеген дә күрми калмастыр Моның сәбәбе бер генә: Ислам философиясе суфичылыкта иң югары дәрәҗәсенә күтәрелә һәм нәкъ менә суфи әдәбиятта бүгенге позитив (иҗаби) фән әле генә ирешеп килгән хакыйкатьләргә һәм даһиларча алдан күрүләргә, пәйгамбәрлек үрнәкләренә тап буласың Кызганычка каршы, безнең җирлектә совет хакимияте беренче чиратта нәкъ менә фикер ияләрен димәк, тарнкать әһелләрен юк итү кирәклеген аңлап эш иткән Күп кенә очракларда, тарихи ачыклык кертү йөзеннән, Казан шәһәрендәге урам исемнәрен (искеләрен һәм яңаларын), табигать ядкярләрен, шулай ук аерым микротопоннмнары да теркәү мәгъкуль күрелде, чөнки алар да безнең милли космосыбызга карыйлар. Язылышны унификацияләү өчен дә моның әһәмияте булыр дип өметләник. Чыннан да. ихтимал, сүзлегебезнен язылыштагы чуарлыкны бетерүгә дә азмы- күпме файдасы тияр Югыйсә. XIX гасырда ук мөстәшрикъ И.Н Береаин татарларның сүзләрнең язылышына игътибар бирмәүләрен һәм шуның аркасында текстларны дөрес укырга уңайсыз булуын искәртеп китә. Бүгенге һәм фәнни, һәм популяр әдәбиятта, хәтта сүзлек-белешмәләрдә дә, бигрәк тә алынма сүзләрнен танымаслык дәрәжәдә үзгәртеп язылганлыгына тап буласың. Хәтта, әгәр Березнн әфәнде бүгенге китапларыбызны күрсә, татарның язу культурасы бер дә алга китмәгән икән дип уйлап куяр иде сыман. Соңгы елларда күпләп нәшер ителә башлаган дини китапларыбызда бу кимчелек аеруча күзгә ташлана. Хәтта пәйгамбәрләр исеменең язылышы да тотрыксыз, сүрә исемнәрен язуда да чуарлык хөкем сөрә. Мондый чуарлыктан телебезнең үзенчәлекләре өчен яраклы латин хоруфатына күчкәч кенә котылып булыр шикелле, ләкин бу юнәлештә хәзер үк эшләргә кирәк. Мин һич югында төрле вариантларны бергә тушлап, аларны чагыштырырга, бәяләргә һәм мөнәсәбәтемне белдерергә тырыштым. Аерым очракларда төзүче кулъязма хәлендә сакланган борынгы сүзлекләргә мөрәҗәгать итеп, алардан да файдаланды Мәс., мәгълүмләү (игълан итү, халыкка белдерү, публикация) сүзе Казан университетының Фәнни китапханәсендә саклана торган кулъязма сүзлектән алынган Әлбәттә, Сүзлегебез гадәти энциклопедияләрне алмаштыра алмас, ләкин кайбер мәсьәләләрдә коры энциклопедия мәгълүматларын тулыландырырга да мөмкин. Укучы Сүзлегебездә еш кына "көтелмәгән информация"гә дә тап булып, ул мәгълүмат төшенчәне (теманы) өстәмә рәвештә ачыклый алса яки теге яки бу фактны истә калдырырга ярдәм итсә, төзүче аеруча канәгать булыр иде Сүзлекнең тулылыгына килгәндә, төзүче аның әлегә камиллектән ерак торуын бик яхшы аңлый һәм шуңа күрә аны “Дини-тарихи аңлатмалы сүзлек өчен материаллар" дип атады да. Ләкин киләчәктә Сүзлекнең лөгатьлеген тагы да тулыландыру һәм төзекләндерү күздә тотыла. Мәс . сүзлектә сугыш киемнәре темасын тиешенчә ачарга, аларны классификацияләргә һәм тасвир итәргә әлегә мөмкинлегем булмады Киләчәктә, әлбәттә, мәкаләләрне бердәйләштерүгә дә, тарихи даталарны ачыклауга да. персоналияләр исемлеген киңәйтүгә дә ныграк игътибар ителер, тик шунысы хак: мәкаләләрдәге шәхси төсмерләрне, үзенә бер төрле “кыр чәчәкләре"н, үткәнебезне сагыну кебегрәк ностальгия хисләрен дә саклап каласым килә. Сүзлекнең ахырында бирелгән “Әдәбият" исемлеге төзүче файдаланган һәм мөрәҗәгать иткән барлык чыганакларны да колачлап бетерми. Анда күрсәтелгәннәрдән тыш. мин күпсанлы (нигездә рус телендәге) энциклопедияләргә һәм йөзләгән татарча гәзит-журнал мәкаләләренә дә таяндым. Шунысы куанычлы, сүзлектә урын алган күпчелек темаларга үзебезнең татар һәм мөселман авторларыннан матур-матур өзекләр, канатлы сүзләр һәм хикмәтләр табарга мөмкин икән. Юк. милләтебез төшеп калганнардан түгел, халкыбызда фикер ияләре, чын гыйлем әһелләре җитәрлек (булган һәм бар), ә төркилеген гасырлар буена саклап кала алган телебез иң нечкә һәм “гали материяләр" турында да фикер йөртергә мөмкинлек бирә икән Сирәк очракларда "Шан кызы дастаны” кебек тарихилыгы икеле булган мифологик чыганакларга да мөрәҗәгать ителде, чөнки алар да, мәгълүм дәрәҗәдә билгеле, яңа эзләнүләргә этәрәләр. Мәс., "Шан кызы дастаньГна (Миканл■ Башту Ибн Шамс Тәбир. Энкара. /991) кушымта рәвешендә бирелгән сүзлекчәдәге борынгы болгар тәңреләренең исемлеген безгә башка чыганаклардан билгеле булган реестр белән чагыштыру да җимеш бирергә мөмкин шикелле. Фальсификация дип уйланыла торган “Җәгъфәр тарихьГнда Казан мәчетләре турында китерелгән кайбер мәгълүматларны да гипотеза тәртибендә кабул итәргә ярый дип уйлыйм “Җәгъфәр тарихьГнда телгә алынган затларның характеристикасы башлыча И.Р Мусинаның “История Древней Руси в булгарских летописях Бахши Имана “Джахфар тарихы" дигән хезмәтеннән алынды Шордан Табовның “Когда крестилась Киевская Русь’ китабына кушымта) Шулай ук Хисаметдин бине Шәрәфетдин әл-Мөслиминең “Тәварихы Болгария" (“Болгар тарихы") китабында да дөреслеккә туры килә торган фактларны табарга була. Олжас Сөләймәновның “Аз и я”. Морад Аджиның "Европа, тюрки, Великая степь” китапларына карата да шуны ук әйтә алам, һәрхәлдә, бу очракларда чыганак атап күрсәтелде һәм мин укучыбызның сәламәт, тәнкыйди акылына исәп тотам. Сүзлекнең структурасы турында бер-ике сүз. Сүзлектә сүрәнен исеме янында җәя эчендә бирелгән сан сүрәнең Коръәндәге тәртип номерын күрсәтә. Коръән сүрәләренә юнәлткәндә сүрә һәм аять номерлары гадәти гарәп цифрлары белән бирелде Мәс . (3:152/145 175 169)Коръәндәге өченче сүрәнен 152 нчедән алып 145 нчегә кадәр аятьләре һәм 175 нчедән алып 169 нчы аятьләренә кадәр дигән сүз. Аять номерларында әүвәл бездә кабул ителгән нумерация күрсәтелде Коръән сүрәләрен кайчан һәм ничә тапкыр уку файдалы һәм фазыйлэтле булуы турындагы гамәли киңәш-рекомендацияләр башлыча "Коръән и-Кәрим” китабыннан алынды (төзүчесе - Фәрид хәзрәт Сәлман). Аларнын күбесен аутотреннинг кысаларында аңлатырга һәм нигезләргә мөмкин Теге яки бу сүрәне ничә тапкыр (3, 7, 10. 18. 21. 40, 41. 70. 71. 100, 180, 1000 яки 40 мең тапкыр) кабатлау турында санлы күрсәтмәләр үзләре дә игътибарны җәлеп игеп, сораулар тудыралар Библиядәге шигырьләр нумерациясен Рим цифрлары белән күрсәтү кабул ителде Квадрат җәяләр эченә автор текстына өстәмә яки аңлатма сүзләр урнаштырылды Аңлатма өлешендәге куш авыш сызыклар (“параллелькалар") иллюстрация өчен китерелгән һәм курсив белән җыелган мисалларны, сүзнең кулланылыш үрнәкләрен, тотрыклы сүз тезмәләрен һ.б ны аеру өчен куелды. Сүзнең берничә мәгънәсе булган очракларда һәр мәгънә өчен аерым куш сызык хезмәт итә.


ШАРТЛЫ КЫСКАРТУЛАР ҺӘМ АББРЕВИАТУРАЛАР А.О.-Аппа Оогтпш (“алла елы” мәгънәсендә) Миляди ел. Рус әдәбиятындагы Р.Х.га тәңгәл бор.-борынгы бор. т.- борынгы татарча бор. төр.- боры нгы төрки вә илх -һәм башкалар (һ.б ); "Ила ахири”дан кыскартып илх. сүзе ясалган г. - гарәпчә гр.- гарәпчә-русча грек, грекча г.с., г-с— галәйһнссәлам /т. - гарәпчә-татарча гф.- гарәпчә-фарсыча пфтгарәпчә-фарсычататарча нск искергән к.- казакъча кер. керәшеннәрдә км. - километр кыт төрк — кытайча-төркичә м. —миляди м.- метр мәс. — мәсәлән млн — миллион неол. — неологизм Р.5. — постскриптум р. —русча (һәм көнбатыш телләре) р. а.г. һәм р.а. - Разый Аллаһу ганһу рф — русча-фарсыча с. г.в. — салләллаһу галәйһи вәсәллам с. г. с. в. — салләллаһу галәйһис- саләтү вәссәлам см. —сантиметр т. —татарча төр -төрекчә тар. - тарихи тф. —татарча-фарсыча ф.—фарсыча фг—фарсыча-гарәпчә фт.— фарсыча-татарча һ - һиҗри һ.б - һәм башкалар чаг -чагыштыр я.э — яңа эра (безнең эра) СҮЗЛӘРНЕҢ АЛФАВИТ ТӘРТИБЕНДӘ БИРЕЛЕШЕ Аа Әә Б6 Вв Гг Дд Ее Жж Жж Зз Ии Ий Кк Лл Мм Нн Нн Оо Өө Пп Рр Сс Тт Уу Үү Фф Хх һһ Цц Чч Шш Щщ Ъъ Ы ы Ьь Ээ Юю Яя АБ ф Су. Гадәттә кушма сүзләрдә очрый: абруй- йөз суы. авторитет. Аб вә нан-су һәм ипи. ипи-су Аб зәмзәм Зәмзәм суы. Абе бәка мәңге суы. Абе зөлал— саф салкын су Абе Кәүсәр- Кәүсәр суы Шигърияттә "күз яше мәгънәсендә дә очрый. Гарәпчә ~ман зәмзәм' дә "зәмзәм суы" дигән сүз. Гөлаб— гөл суы. Абе раван-агымсу. Ширин аб— татлы су. Шураб— тозлы су. Фарсы телендә күплек саны шәкеле - абһа (сулар). .АБЕЛХӘЯТ. АБ.ХӘЯТ фг -Терек суы. тереклек суы (мәңге суы) Күчерелмә мәгънәдә аракы Сәйф Сарайда “абелхәят” мәгънәсендә абе хәйван сүзе очрый. Кайбер ривайэтләр дә чншмәи абелхәят терек суы чишмәсе. Риваяттә бу чишмәдән су эчкән кеше мәңге вафат итми тора һәм Хозыр Ильяс та шуның суын эчкән, дип сөйләнелә (Хозыр суы дигән төшенчә дә бар) Аннары Аллаһы Тәгалә чишмәи әбелхәятне кеше күзеннән яшергән. Риваятләргә караганда, бу чишмә ниндидер бер караңгы җирдә икән Искәндәр Зөлкарнәин. абелхәят чишмәсен эзләп. Көнбатышка сәяхәт кылганда үзенә Хозырны да ияртеп барган имеш Аннары Хозыр. Сөләйман Бакырганпның шигырьләренә сокланып, аның авызына төкергән дә. шуннан соң Бакыргани үлемсез шигырьләр иҗат итә башлаган дип сөйлиләр. Кем. караңгылык эчендә табылыр абехәят (Сәйф Сарай). "Суфичылык серләре" китабында бу сүзнең аб-ы бәка. аб-ы җавидан. аб-ы хайван, аб-ы Хызыр. аб-ы рәуан. аб-ы зиндәгн. аб-ы Искәндәр һ.б. синонимнары китерелгән. XIII гасырда Европада икмәктән куылган аракы күренә башлагач, аны ациа уйа. ягъни терек суы” днп атаганнар һәм ул башта аптекаларда дару сыйфатында сатылган. Көньяк Русьта бу суны баштарак "оковита" дип атаганнар әле. "водка" атамасы (су сүзеннән) соңрак килеп чыккан. Украинада аны. ут ярдәмендә хәзерләнүеннән чыгып, “горилка” дип йөрткәннәр. Абелхәятнең капма-каршысы - үле суы. Әбелхәят язылышы да очрый. Тагын кара: Хозыр Ильяс, Зөлкарнәин. АБЫЗ Ш.Мәрҗани фнкеренчә. "хафи.Т сүзеннән үзгәреп барлыкка килгән атама: "Хәзерге көндә телебездә калган "абыз агай", “абызтай", "абзый" сүзләре дә шуннан алынган Тора-бара ул олы яшьтәге яки. чама белән генә булса да. ниндидер өстенлеге булган кешегә олылау теләге белән әйтелә торган сүзгә әйләнеп киткән”. Электә һәр авылны һәм өммәтне (общинаны, жәмәгане) аксакаллар (шурасы) идарә иткән Аксакаллардан башка, авыл башында иң хөрмәтле кешеләрдән берсе абыз торган (“Татары Среднего Поволжья и Приуралья". VIII бүлек. ГМ Хисаметдннов) Тормыш-көнкүрештә килеп чыккан барлык бәхәс-низагларны хәл итү өчен абыз катына килгәннәр Шул рәвешле, башта абызлар үзенә бер төрле демократик идарә функциясен дә башкарганнар Халык кузгалышлары, чуалышлар вакытында абызларның шушындый халыкчан тенденцияләре калкып чыккан һәм. гади халык арасыннан күтәрелгән кешеләр буларак, абызлар хакимият башында торучы феодалларга, аксөякләргә каршы көрәшергә тиеш булганнар Әлбәттә, тора-бара, иҗтимагый үсеш-үзгәреш нәтиҗәсендә, абызлар катлавы, гавәм арасында үзләренең элекке рольләрен һәм дәрәҗәләрен югалтып, эре феодаллар белән бер тарафта торып эш итә башлаганнар Нәкый Исәнбәт: Абызлар халык күтәрелешләре вакытында җитәкчелекне үз кулларына алып, явыз хөкемнәр йөрткәннәр", —дип яза. Төбәк Россиягә кушылып, элекке хакимиятләр юкка чыккач, халык авылларда сайланып куелган старосталарны, десятникләрне әүвәлгечә абызлар дип атап йөрткән әле. Степан Разин үзенең татарларга язган мөрәҗәгатендә "әһле мәчет баш абызларны" телгә ала (XVII гасырның икенче яртысы) Т.Җанузаков Абыз исеме гарәби чыгышлы, "саклаучы, яклаучы" дигән мәгънә аңлата дип саный (Г Саггаровның “Татар исемнәре сүзлеге" бу мәгънәне аерып карый) Ләкин Алтай төбәгендә яши торган һәм мөселман булмаган төрки халыкларда да (телеутларда, шорларда һ.б.) "абыс" сүзе актив Мәе., алар рус руханиын (попны) "абыс" дип. ә архиерейны “улу абыс" (“өлкән абыс") дип атыйлар Шунысы кызык, удмуртларда (вотякларда) һәм мариларда татардан кергән абыз сүзе ырымчы, им-томчы мәгънәсен белдергән ("Релнгия у народов волжеко- камского края прежде и теперь", 1929) Бу сүз чуаш теленә дә үтеп кергән Шуңа күрә безнең якларда абызлар табиблык белән дә шөгыльләнгәннәр дип әйтә алабыз. АБЫЗ ТУТЫКАЙ. АБЫЗ ТУТАЙ - хафиз (укый-яза белә торган?) кардәш апа. ягъни абыстай сүзе чыннан да кыскару нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга тиеш сыман. Р.Әхмәтьянов та шушы фикердә. Ул: “Абыз “ученый мулла, интеллигент, писарь. дьяк (во времена Казанского государства)" гом. кыпчак сүзе, гар. хафиз “(Коръәнне) яттан белүче” сүзеннән үзгәргән: элек гаиләдә иң олы баланы укырга җибәргәннәр, шуннан абыз-ый. абыз агай "өлкән ир туган мәгънәсен алган", дип аңлата Ләкин мәсьәлә катлаулырак шикелле. "Абыз" тамырының мәгънәви диапазоны бик киң һәм ул туганнар арасында эндәшү формасы булып кына калмаган Ульян өлкәсенең Карсун сөйләшендә абзалим абз'и. абыз абз’и. күркле абз'и, матур абз'и. хүрмә абз’и. чибәр абзи кебек сәеррәк сүзләр очрый. Минзәлә сөйләшендәге шәкерт абзый сүзе исә абзалим абзи белән мәгънәдәш (кат-кат укымышлылар, галимнәр?). Мәләкәс һәм Чистай сөйләшләрендә каенсеңелләренә абызастай дип дәшәләр икән (ягъни формаль яктан абыстай сүзенә тәңгәл диярлек) "Татар теленең диалектологик сүзлекләре” (Казан. 1969, 1993) "абзалим абызстай". "абыз абыстай ". "севәр абыстай " (яраткан абыстай), "туганым абыстай" сүзләрен дә белә. Тау ягы сөйләшләрендә "абжанага" (абызморза. ирнең агасын, биаганы шулай дип атаганнар). "абжннги" (иң олы абыйсының хатынына эндәшү сүзе) бар Бу соңгы очракларда “хафиз" сүзе инде бөтенләй төсмерләнми, сизелми. “Мулла абзый" сүзенең телдә актив булуы бик аңлашыла. Чистай якларында "мулла абыстай" сүзе дә йөргән. Татар телендә "ишан абызтай” сүзе дә билгеле. Татар диалектларында “абыз әти" (өлкән әти, остаз әти бабай), "абызбабай". "абыз әни" (өлкән әни—әби), "абыз әби", “абызҗиңги". "абыз бикә", “абыздәдәй". “абызагай", “абызморза" (Темников якларында килен иренең абыйсына шулай эндәшкән), “абызлачын" (Темников якларында килен кеше каенсеңелесенә яки иренең туганнан туган кыз кардәшенә шулай эндәшкән), “абызапа". “абызтүти", “абызтүтеш", “абыстуганый" (каенсеңелесе җиңгәсенә шулай эндәшкән), “абыстуды" (туганнан туган апа), абыстумачи (килендәшләр бер- берсенә шулай эндәшкәннәр) сүзләре дә очраган. Телдә "абыз"ның нечкә варианты да күзәтелә: "Диалектологик сүзлек"тә (1969) әбзи, әбзә(й). әбзәни, әбзәнкий. әбзәткий, әбзәнкә сүзләре дә теркәлгән "Абыз" сүзе исем компоненты буларак та актив. "Татар исемнәре сүзлеге'ндә “Абыз", "Абызбай", “Абызбакый", Абызбикә", “Абызкилде' ("Абызгилде”). “Абызгәрәй", "Абызхан" исемнәре теркәлгән. Чыганакларга караганда. XVIII гасырнын беренче яртысында Арча төбәгендә Габдеррәзак Алма абыз утлы дигән хәттат яшәгән. Татар телендә Абызов, Абязов. Абызагаев фамилияләре билгеле Шул ук вакытта татар исемнәре хәзинәсендә “Хафизниса", “Хафизҗан", "Хафизхан" исемнәре дә бар. Шушылар нигезендә абыз һәм хафиз сүзләрен генетик яктан тәңгәлләштерү безгә шикле тоела. “Хафиз" сүзе үзе телдә сакланган хәлдә, анын фонетик варианты булган “абыз”ның гадәттән тыш активлашуы, мәгънәви колачы һәм таралыш географиясе гаҗәпләндерә Ихтимал, “абыз" сүзенең тамырын төрки телнең үзендә эзләү нәтиҗә бирер иде. Мәе., ир-ат исеме Абай өлкән ир туган мәгънәсенә ия (гомумтөрки туганлык термины аба-га -ай кушымчасы ялганып ясалган). Казакъ һәм кыргыз телләрендә Абай исеме "сак”. игътибарлы" мәгънәсенә ия икән (ГСаттаров). Бу мәгънә аны тагын гарәпчә “хафиз" сүзенә якынайта һәм абый-абзый-абыз терминнарының килеп чыгышына күпмедер ачыклык кертә ала шикелле, һәрхәлдә "могтәбәр апа. әби. бабай, туганый, килендәш" кебек эндәшү сүзләре колакны сагайтмас иде. Боларга өстәп, тагы казакъ телендәге “абзалы" (иң яхшы, барыннан да яхшырак) сүзен искә төшерү урынлы. Мәе., казакъчада “адәмнең абзалы" адәмнәрнең яхшысы дигән мәгънәдә Бу сүз исә гарәпчә "әфзал(ь)" (артыграк, кадерлерәк, яхшырак) сүзенә барып тоташа. Кыскасы, “абыз" сүзе “әфзаль"гә бик ерак тормый дияргә була.

Реклама