ХӘТЕР СЫЗЛАНУЫ

Егерменче гасырнын алтмышынчы елларыннан татар әдәбияты фәлсәфи һәм әдәби фикердәге якалыклар, иҗтимагый кан>'ннарны алга куйган идеологик кысалардан арынуга омтылу, дөньяны, яшәешне сәнгатьчә кабул итүнен яна яклары ачылу белән бәйле кинәю-тармаклану чорына аяк атлый. Поэзиядә реалистик иҗат юнәлеше белән янәшәдә фәлсәфи-псссимистик (X. Туфан. И Юзесв, Р Фәйзуллин) һәм оптимистик (Р. Гаташ, Зөлфәт) романтизм яна югарылыкларга омтыла. Сиксәненче-туксанынчы еллар чигендә шигърият үсешнен яна сукмакларын барлый башлый: Зөлфәт, Л Шагыйрьҗан, Р. Зәйдулла. Г Морат, Р.Аймәт, Р. Сүлти һ. б. модернистик эзләнүләр юлына керә, алегә постмодернистик шигърият турында зурдан кубып сөйләргә иртәрәк булса да, Сөләйманның аерым шигырьләре постмодернизмнын беренче билгеләрен хәбәр итә. Бүгенге поэзиядә әлеге юнәлеш. агымнар бергә берегеп үсә-үзгәрә, теге яки бу юнәлешкә мөнәсәбәтле шагыйрьнең иҗатында да башка агым, метод билгеләре күренә. Зиннур Мансуровнын сонгы еллар иҗаты да әлеге сыйфат үзгәрешләрен үзендә тоя Ижади үсеш эволюциясендә тулы бер баскыч буларак бәяләнергә хаклы "Җәрәхәтле йөрәк җылырак” җыентыгы моны тагын бер кат исбатлый. Сиксәненче еллар башында әдәбият мәйданына чыгып. Тәлгат Галиуллин. Рәдиф Гаташ. Мансур Вәлиев, Салих Маннапов һ б ларның унай бәясен алган шагыйрьнең бу җыентыгы "Кул бирәм” (1979). “Йөз суы" (1983). "Тысячелист- иик" (1983). "Ваем" (1988), "Душииы белый запах” (1991). "Яшәү үзәне" (1998) кебек китаплары арасында ин тулысы булып тора: Зиннур Мансуровнын мона кадәр үстереп килгән төп тематик юнә лешләрен бергә туплый. Анын исеме үк мәгънәви һәм эстетик эчтәлекнен юнәлешен, агышын чагылдыра. Әсәрләр язылу еллары ягыннан гына түгел, жанрлары җәһәтеннән дә, күтәрелгән тема-проблемалары, аларны чишү юллары белән дә бер-берсеннән шактый аерыла. Әмма аларнын барысын да лирик геройнын сызлануы, җәрәхәт образы бер бәйләмгә җыя, берләштерә. Сызлануны тудырган җәрәхәт китапның буеннан-буена төрле мәгънәви төсмерләрдә кабатланган символик яңгырашлы төшенчә, ягъни ачкыч-символ хезмәтен үти Дини кануннардан читләшүнең мәгънәсез яшәешкә илтүе, яшәү мәгънәсен югалтуның ачылыгы, шуна бәйле битарафлыкка, ваемсызлыкка чуму, татар халкының ачы язмышы (лирик герой язмышы еш кына милләт язмышына берегеп китә), табигатьтән аерылу, ана саксыз мөнәсәбәтнен ахыр чиктә кешегә фаҗига булып кайтуы, бердәнбер юану чарасына әйләнгән балачак, яшьлекнең үтүе, ана кабат кайтырга мөмкинлекләр булмавыннан туган ачыну—болар барысы да лирик шигырьләрдә төп хисләрнең (борчылу, үкенү, сызлан^'. әрнү) сәбәбенә әйләнә. “Ике егьлау”, “Хозыр галәйһис-сәламне эзләү” кебек поэмалары лирик геройнын уйлану-кичерешләрен эпик әсәр мөмкинлекләреннән файдаланып тирәнәйтә Композицион төзелешләре, үткәрелгән фәлсәфәләре белән дә, мәгънәви җәһәттән дә шигырь-поэмалар бер-берсенә якын торган шигъри ояларны хәтерләтә Жыентыкнын беренче, икенче бүлекләренә урнаштырылган шигырьләрне татарнын бәйсезлеге. киләчәге, язмышы өчен сызлат берләштерә, җәрәхәт милли фаҗига эчтәлегенә төреп бирелә (“Төрмә эчендәге читлек". "Киек каз юлы”. Зиннур Мансуров Җәрәхәтле йөрәк җылырак -Казан Татарстан китап нәшрияты. 2003 ел. 12. .к. У., м 1 “Тартар". “Баш". "Беренче киселгән ярымаи". “Татар бугазы" һ б.) Бу төркем шигырьләрдә төп эчтәлек аерым символик образ, метафора, летальләр аша гомумиләшә Мәсәлән. "Төрмә эчендәге читлек” шигырендә шундый образлар тезмәсе итеп төрмә, читлек һәм кош образлары алына. Читлек эчендә бәргәләнгән кош образында бәйсез, хөр булып яшәргә хыялланган татар халкы гомуми - ләштерелсә, төрмә хөкем сөргән система, коллыкны максат иткән идеологияне символлаштыра, соңгысының асылын ачып бирүгә кан эчүче черки, тәмуг, иблис авы кебек метафора, чагыштырулар да ярдәмгә килә. Шундый халәттәге тормыш-яшәеш, үз чиратында, лирик герой күңелендәге сызлануга сәбәп була: Ишеттереп тора өшеттергеч Тимер ишекләрнен чын-шавы, Утырасын хөкем ителмичә. Менә нинди язмыш сынавы “Рояльнен кара телләре” шигырендә романтик шигърияткә хас антитезалар белән очрашабыз Шигырь романтик контрастларга корылуы белән аерылып тора. Көзге төн, кара болыт, кара язмыш—ак шомырт чәчкәләре каршылыгы, кара рояль телләре—“Карурман” янәшәлеге аша автор халыкнын кара язмышын чагылдыра, аның үткәне, киләчәге өчен сызлана. “Илбакча һәм колонист", “Аи кызына төбәлгән уй”, "Баш" кебек шигырьләрне тугандаш Кырым татарлары язмышы өчен әрнү, борчылу бер үзәккә җыя Тарихи темага язылган “Ике егьлау” поэмасы да—әнә шул төркемгә кергән әсәрләрнең берсе Татарның дәүләтчелеген югалту тарихын сурәтләгән шигъри, эпик әсәрләр ижат итү белән мавыккан чорда язылса да, поэма милли тема- проблеманы үзенчә бәяли һәм чишә. Милләт язмышы биредә Сөембикә фаҗигасе аша чагылдырыла. Сөембикә һәм Ярославнанын егьлашулары, “диалогы” нигезендә композицион җәһәттән үзенчәлекле төзелгән поэма төгәл ике— вакыйгалар һәм хис катламына аерыла. Беренчесе—вакыйгалар катламы—Сөембикә һәм Ярославнанын егьлашу сәбәпләрен ача Бу диалог үзе үк символик яңгырашка ия ул ике халыкның эчке кичерешләрен уртаклашуын да гәүдәләндерә, ике арадагы фаҗигале каршылык кебек тә кабул телә Сәяси-дини әһелләр куерткан конфликтлы ситуация рус һәм татарларның холык-фигыльләрендә, эш- гамәлләрендә чагыла. Урысларның башлап татарга яу чабуы, коллыкка төшерүе, хәрәмләшүе гаепләү булып яңгырый Татар шигъриятендә еш кулланылучы, билгеле алымнардан саналган төшләр. хәтта төсләр дә әсәр тукымасына табигый рәвештә әнә шул максаттан кертелә. Булачак вакыйгаларны, киләчәк фаҗигане искәртүче төш биредә, барыннан да бигрәк, ике арадагы каршылыкны ачып бирү вазифасын ала. Сөембикә үзенең төшендә энҗе-мәрҗәннәр белән саташса, Ярославнанын күргән төшләре кара төсләр белән бәйләнә: кара кошлар, җиргә кара яулыгын япкан әнкәсе Каралык аларның үз кайгысын ачып бирү белән бергә, татар дөньясына китергән хәсрәтен дә гәүдәләндерә. Сөембикә төшендәге энҗе- мәрҗәннәрнен дә үз мәгънәви чишелеше бар Урта гасырларда ук киң әдәби әйләнешкә кергән энҗе символик образы күз яше мәгънәсендә йөри, аның семантикасы күз яшенең дә кыйммәтле хәзинә булуын белдерә. Образның күп- мәгьналелеге поэмада ике катлам эчтәлек тууга—татар дәүләтенең данын, зурлыгын, бөеклеген һәм шуны югалту белән бәйле милләт фаҗигасен чагылдыруга—ярдәм тә. Әсәрнең үзәгендә торган милләт фаҗигасе бик күп күренеш, деталь, элементлар аша көчәйтелә: Идел-Иорггагы көз күренеше, жинелү кайгысыннан хәтта ташларның, бичураларның елавы, шәмдәлләргә шомландыргач яшьләрнең тамуы, сусыз дала кылганнарының болытлардан яшь койган бөркеткә сәҗдә кылуы һ. б. Соңгысы метафора хезмәтен дә үти. Ә Еникидәге кылганнар “җил кая иссә, шул якка авышучылар”, ягъни максатсыз, битараф кешеләр булып чыга. Сусыз дала белән янәшәлек мәгънәне яңа төсмерләр белән баета. Милли тарихны, дәүләтсезлекне гәүдәләндерүче сусыз дала һәм кылганнар татар халкының кыйбласызга әйләнүен, яраклашуын аңлата, олы милли фаҗига буларак кабул ителә. Бәгырьләрдәге Вакыт белән Хәтер бәрелеше, бердәмлеге, ягъни хронотоп әсәргә уз мәгънәсен алып керә, ул автор әйтергә теләгән фикер-идея белән кисешә Хәтер—ул халык күргән-кичергәннәрнең күңелдәге чагылышы, вакыт агышына да карамый канында, бәгырендә саклана торганы Көзгеле композиция ярдәмендә анын ахырда кабатлануы мәгънәне тагын да көчәйтә генә. Каршылык шул рәвешле үстерелеп, шигъри тукымага Хәзрәти Мәрьямнең иңүе белән чишелә. Дини затның “күк дөньясыннан" җиргә төшерелүе нәфрәт белән тулы ан-акылны ачарга, җиңелүне “күк каргышы” төшү дип аңлатырга мөмкинлек бирә. Хәзрәти Мәрьямнең “Сезне гирьян иткән дошман явы—Аллаһ биргән сынау вәгъдәсе" сүзләре шуны раслау кебек янгырый Каргыш төшүнен башы һәр халыкнын үз холык-фигыленә, Хакыйкатьтән, милли асылларыннан ераклашуга барып тоташа, ягъни халыкларның җиңелүенә, башка бер халыктан бигрәк, иң беренче чиратта ул үзе гаепле дигән гыйбарә ассызыклана ("Искәртмиме безнең өстебезгә ябырылып торган яу үзе? Үткапчыкта гына утырадыр дошманыңның үтә явызы."). Бу фикер Мәрьям авызыннан әйттерелеп. Сөембикә тарафыннан кабатлаттырыла Сабырсызлык- “Чыдамльпын яшькә чылатмаган сабырларны сөя Аллабыз.' , диннән, Аллаһтан ерагаю, имансызлык — "Алыштырмый зекер әйләүләрне. гыйбадәтне андый аһ-ваһлар"Үтәмисез фарыз кануннарны—уннын берсен генә булса да' . масаю— ” Йл-суларын җәннәт мисалында күреп масайганнар кем иде?" (Хәзрәти Мәрьям) кебек ике халыкка да хас тискәре сыйфатлар саналса. Сөембикә монологы вакланышу—" Вакланыша торды алыплары киртә булып калкыр тау саен", таркаулык—“көчен туплый алмый төрки кавем зурдан купкан дошман каршында", кардәшлекне сакламау—“Безнең халык бер көн тора алмас туганара ызгыш, дау юкта "Карымталар кырды кардәшлекне. онытылды ыру вәгъдәсе', уй белән гамәлнең аерылуы, масаю—"Күккә сыймас мәгърур бөркет җаны яши кебек хәзер тавыкта", үчләшү — "Безнекеләр һаман бугазлаша кечтек кенә иске бер үчтән мордарлык- Мордарлыкка баткан мирзаларым, нәрсә җене сезгә кагылган? Аллаһының сөю тәһарәте кылын- мыйдыр алай кан белән", мескенлек— "Гарьсезләрең дала горурлыгын сатты юк- бар бүләк хакына, мескенләнеп сорау мисалында Мәскәүләргә китте хат кына", кебек тулаем тискәре сыйфатлар ассызыклана. үз чиратында алар "Аллаһ каргышы"— жинелүгә этәрүче көч дип алына. Шушы өлештә әсәр тукымасына автор фикере кушылып, анын үз халкын кисәтүе. җәрәхәте, әле дә булса дәвам иткән начар сыйфатлардан арынырга чакыруы булып яңгырый Милли дәүләтчелекне югалту вакыйгалары белән бәйле халык фаҗигасе хис катламының эчтәлеген билгели: лирик герой күңелендәге әрнү, сызлануга сәбәп төсен ала. Татарларның тискәре холкы тудырган борчылу аша сызлану үзенен югары ноктасына күтәрелә, киләчәкнең билгесезлеге аны тагын да көчәйтә Исәннәргә нинди аһлар ишетәсе. Алгы көнлә тагын ниләр күрәсе?! Ике бикәч көн-төн егьлый ике ярда. Яраларга тамып тора күз яше Икенче төркем шигырьләрне балачак, яшьлек, анын аерылгысыз юлдашы булган мәхәббәтнең югалу, үтү җәрәхәте, аларны кабат кайтару мөмкинлеге булмауны төшенү, аңлау тудырган сызлану, әрнү хисе бер бәйләмгә туплый. "Яшьлек кайтавазы". "И балачак ”. "Пирамида". “Туган йортта" һ. б. лирик шигырьләре шундыйлардан. “И балачак " шигырендә төп эчтәлек бүгенгене һәм балачакны чагыштыру аша җиткерелә: Дөньяң кысан булса да бит, Ямьлерәк иде бугай. Елаганда күз яше дә Тәмлерәк иде бугай. Бүлешәсе малыбыз юк. Юк сина барачагым. Әй, яшел балачагым Балачакның матурлыгы—аның гамьсезлегендә. беркатлылыгында, ә бүгенге лирик геройга нәкъ әнә шул сыйфатлар җитми, сабыйчакнын самимилеге сагындыра. Бу фикер үзенә бер шигъри ояны хәтерләткән, татар халкынын бүгенгесе, җәмгыять, анын торышы өчен борчылып, кешелекнең әхлакый яктан түбәнгә тәгәрәве нәтиҗәсендә туган җәрәхәтне күрсәткән өченче бәйләм шигырь-поэмаларда тагын да тирәнрәк ачыла. Кыйсса, миф традицияләренә таянган, композицион яктан катлаулы һәм үзенчәлекле әсәрләрдән саналган “Хозер Ильясны эзләү" поэмасы берничә катламның әдәби кушылмасын тәшкил итә. Гомумән, соңгы елларда мәйданга чыккан татар поэмаларында төрле катламнарның синтезына омтылыш көчле Ул синтез еш кына дини-мифологик образлар, гыйбарә- әйтелмәләр аша уздырылган фәлсәфи уйланулар кеше һәм гомер, яшәү һәм үлем, вакыт агышы, кеше гомеренең бәясе, яшәү мәгънәсе; сәяси-ижтимагый фикерләр идеология һәм милләт язмышы. система алып килгән фаҗига, мил- ләтнен үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге; әдәби-мәдәни мәсьәләләр шагыйрь шәхесе, анын вазифа-бурычлары турында уйлануларның бер әсәр чикләрендә берләшүе белән аңлатыла Катламнарның бергә кушылуына әдәби текстның үз эчендә башка текстлар белән ассоциациясе аша—интертекстуальлек (Борев Ю ) ярдәмендә—ирешелә Әлеге сыйфатхасиятләрне “Хозер Ильясны эзләү" поэмасы да чагылдыра. Эпиклыктан бигрәк лирик башлангычка өстенлек биргән әсәр милли-сәяси. фәлсәфи катламнарның берлегеннән гыйбарәт Поэмада милли-сәяси катлам ижтимагый халәткә бәя төсен ала ГУЛАГ. төрмә-лагерьларның бар куәтенә эшләве, менләгән шәхесләрнең җанын кыйган шәхес культы, инкыйлаб, сугышлар, җәмгыятьтә хөкем сөргән намус һәм намуссызлык (“намус җаннан кадерле"ләр белән намуссызлар көрәше), фәхишәлек ("каруланган “кызлар” карыныннан күпме жаннар китте гарешкә”). битарафлык ("борчылуны белмәс бәндәләрнең бәгырендә бүген каты боз”), яманлык кебек күренешләр аша көчләп урнаштырылган система, идеология кире кагыла, мәгънәсез сәясәт татар милләтенә төшкән фаҗига буларак бәяләнә һәм милләтнен хәтере югалу, калта әйләндерелүе битараф затларга әверелүе белән нсбатлана Милләт таркалуның татар авыллары юкка чыгу белән янәшә баруы фажиганен икенче ягын ачып бирә "Вөҗданнын вөҗүдтән аерылуы", буыннар арасындагы бәйләнешләрнең йомшаруы, ата-угыл мөнәсәбәтләренең катлаулануы татар фаҗигасенең өченче ягы булып аңлашыла. Поэма тукымасына кертелгән карт һәм аннан кинәш сораучы да шушы катламга карый һәм җәмгыятькә бәя булып яңгырый Әсәрдә яшь буынның өлкәннәр каршындагы җавапсызлыгы тискәре сыйфат буларак бәяләнеп кенә калмый, ә җәмгыятьнең бәхетсезлеге әнә шуна тоташа дигән фикер дә ныгытыла. Жәмгыятьтәге әхлакый, сәяси хәлләр, милләт фаҗигасе хиснен сәбәбенә әйләнеп, лирик героинын тирән борчылуы аша әрнү, сызлану, сыкрануга кадәр үстерелә. Поэмадагы милли-сәяси һәм фәлсәфи катламнарны тоташтыручы, чорларга бәя бирү өчен дә. фәлсәфәне, әхлакый яңгырашны тирәнәйтү өчен дә отышлы сайланган Хозер Ильяс образы Аклык. Сафлык. Мәрхәмәтлелек үрнәге буларак кабул ителә. “Аллаһ бүләге" шигыренә исә ул тормыш авырлыкларыннан сыгылган лирик геройны юатучы, ана яхшылык теләүче ярдәмче карт сыйфатында килеп керә Анын яшәешен бәян итүче Ак әби дә—шундый типларның берсе, аклык, сафлыкны гәүдәләндергән Акъәбиләрнен дәвамы булып тора. Хозер Ильяс белән янәшә дүрт символик образ килә гөлчәчәк, камчы, сал һәм учак. Гөлчәчәк—Хозер Ильясның дәвамы— анын күнел, яшәеш матурлыгы билгесе. Икенчедән, ана йөкләнгән тагын бер вазифа шагыйранә дөньяны шартлы икегә— Хозер Ильяслы үткәнгә һәм “имансыз, денсез" бүгенгегә бүлүдән гыйбарәт Ак чәчәккә әверелүе Хозер Ильясның Жир- анадан аерылмаган зат. табигать баласы булуын да айлата кебек. Табигать баласы булган бүгенгеләр исә—анардан ераклашып. сукырларча идеологиягә табынучылар Бу бәйләнеш табигый башлангычтан аерылу белән дә бәйле дигән фәлсәфәгә китерә Сал—иминлек, муллык, рухи байлык билгесе. Хозер Ильяс кабызган учак, уг—иман ныклыгы, иман нуры, намус байлыгы, алай гына да түгел, кешелеккә рухи кыйбла символы да Сугышлар, явызлык билгесе булып йөргән камчы образы да биредә башкачарак мәгънә белән баетыла яхшылыкка фатиха кебек аңлашыла: Хозер Ильяс камчы селтәр иде дә. Карлар-боглар китә башлый Иделдә!.. Хозер Ильяс яшәеше-яшәү үрнәге булып тора, ягъни автор чынбарлыкны әнә шулай үзгәртергә тели, романтик әсәрләргә хас булганча, аны үз хыялы, идеалы яктылыгында бәяләргә омтыла. Дини-мифологик образ белән бәйләнгән фәлсәфи катлам автор фикерен, идеясен үткәрә кеше бу җиргә бары бер мәртәбә җибәрелә, ә ул тормыш исә иман, намус, вөҗдан берлеге белән бизәлергә. “Хозер Ильяс биеклегенә" омтылырга тиеш. Бу фәлсәфәне аңлауга поэмага эпиграф итеп китерелгән “Пәйгамбәребез галәйһис- сәлам әйтте: бу тормыш—бер сәгатьлек, шунлыктан аны изге эшләргә файдалан" гыйбарәсе дә ачкыч булып тора Әсәр тукымасында Хозер Ильяс күзләргә сеңгән изгелек булып һәр кеше күңелендә дәвамын эзли, ягъни кешеләр күңелендәге иман, изгелек чаткыларының яктысы булып та төгәлләшә. Анын юкка чыгуы—кешеләр җанындагы иман нурының югалуы, имансызлык, рухи салкынлыкның өскә чыгуы да ул. Әнә шулай Хозер Ильяснын югалуы хиснен икенче сәбәбе булып тора Иман һәм имансызлык. изгелек һәм явызлык каршылыгы аша Зиннур Мансуров җәмгыятьтә генә түгел, ә һәр кешедә барган күнел тартышын ачып бирүгә ирешә. Автор ялгыш юлдан киткән кешелекне иманга кайтару аша савыктырырга ниятли һәм фикерен Хозер Ильяс образы, аңа салынган мәгънә аша җиткерә Әсәр тукымасына уңышлы кертеп урнаштырылган салаватлар, аерым дини гыйбарәләр, хикәятләр дә шуна хезмәт итә. Поэмадагы фикерләр аерым шигырьләрдә дә дәвам итгерелә. үстерелә. Мәсәлән. "Исерек бал кортлары". "Дәһрилек". “Тагын “урысныкы" турында" шигырьләре әхлаксызлык өчен сызланып язылса. "Ромашкино ромашкасы". "Кайтавазсыз урманда". "Ятим су анасы' . "Меңъяфрак" әсәрләре лирик геройның табигать үлә баруы, кешелекнең анардан аерылуы нәтиҗәсендә туган кичерешләрен ачып бирә. “Балкыш, яки Хәйретдин Мөжәйнен сугыш язмаларыннан юллар" поэма- руладасы әхлакый бөтенлек, бөеклекне үткәннән эзли. Шагыйрь һәм сугышчы- офииер шәхесенә багышлап иҗат ителгән поэманын бер якалыгы булып шәхси көндәлекләрне әдәби әйләнешкә кертеп, үзара мәгънәви бәйләнгән өзекләрне авторнын шәхси уйланулары белән бер үремтәдә бирү тора. Сугыш көндәлекләреннән алынган юллар төп шигъри текст белән бәйләнеп, һәр бүлекнең мәгънәви юнәлешен ачыклый. Поэма чикләрендә төрле стиль һәм жанрларның берлеге—интертекстуальлек алымы — иҗтимагый, әдәби, фәлсәфи катламнарны барлыкка китерә Иҗтимагый уйланулар сугыш чоры вакыйгаларын—окоп сугышларын, Журовкага бару күренешләрен яңарта һәм эпик башлангычны тәшкил итә. Бу өлештәге Бакчасарай шәһәрен саткан әтәч турындагы хикәят метафора хезмәтендә үз иленә тугрылык, сату-сатылу мәсьәләләрен күгәрә Ватан сугышында кичерелгән вакыйгаларны җанландыру аша әсәрдә фаҗигалелек көчәйтелә, аерым образ, әдәби детальләр, хәтта төсләр дә шул максатка хезмәт итә. Мәсәлән, кара төс сугыш фаҗигасенә, үлемнең аяусыз- лыгына һәм якынлыгына, язмышнын котылгысызлыгына ишарә тудыра Ләкин поэмада сугыш вакыйгаларын тасвирлау беренче урында тормый, Мөҗәйнен эчке дөньясын, рухи кичерешләрен, әхлакый үсеш юлын чагылдыру үзәккә алына. Шагыйрьлек бурычы, анын халык тормышындагы урыны, вазифасы кебек мәсьәләләр әдәби катламның төп эчтәлеген тәшкил итә. Шагыйрьлек бурычы үз халкын азатлыгы өчен көрәштә дип билгеләнеп, милли көрәшче идеалы саналган Тукай бизмәне белән үлчәнә. Кол Гали, Шиһап Мәрҗани, Каюм Насыйри кебек шәхесләрнең әсәр тукымасына кертелүе ике катлам, хәтта капма-каршы мәгънә үткәрә. Тарихи шәхесләрнең рәсемнәре дә калмау бер яктан эчке фаҗигане күрсәтсә, икенче яктан, аларнын рәсемсез дә үз эшләре белән халык хәтерендә мәңгеләшүләрен раслый. Поэмада үлем һәм үлемсезлек, вакыт агышы, тән һәм җан сафлыгы турындагы уйланулар фәлсәфи катламны тәшкил итә Әсәрнең идеясе дә шулар белән бәйләнештә үткәрелә Кеше—язмыш, үлем— үлемсезлек каршылыклары яшәүнең мәгънәсе. зурлыгы турындагы идеягә алып килә. X. Мөҗәйнең гомере, бигрәк тә сугыш чорындагы кебек соң чиккәчә кысылганы, халкынын үлемсезлеге. Ватан азатлыгы өчен көрәш белән аклана Жан сафлыгы да шуңа бәйләп аңлатыла: Жанга—мунча?! Сафланунын Бардыр башка юлы ла Халкың өчен фида булсан. Барысы да юыла. Үлем—үлемсезлек, яшәү—үлем каршылыгы, үлемнең үлемсезлеккә әйләнү концепциясе үлемсезлек фәлсәфәсен җиткерә. Поэмада фәлсәфә сугыш чоры поэзиясендәгечә хәл ителә. Кырыгынчыилленче еллар шигъриятендә яшәүнең төп максаты хакыйкать дип карала, ә хакыйкатьнең төп эчтәлеге ил азатлыгы өчен көрәш, илен өчен үлү белән бәйләнә һәм бетү, югалу мәгънәләрендә йөргән үлем төшенчәсе мәңгелек яшәешнен. ягъни үлемсезлекнең башлангыч ноктасы, үлгәннән сон яшәүгә юл алу буларак анла- на. “Балкыш, яки Хәйретдин Мөҗәйнен сугыш язмаларыннан юллар” поэма- руладасында да лирик геройнын вакытсыз өзелгән кыска гомерен ил язмышына кушарга теләве үлемсезлеккә омтылу булып аңлашыла: “Минем үлемем—минем Ватаным, минем сыйныфым үлүе түгел ич. Шулай булгач, без: "Безгә үлем юк!”— дибез”. Поэманың идеясе дә яшәү мәгънәсе, анын бөеклеге, зурлыгы илгә, Ватанга, үз халкына хезмәт итүдә, рухи азатлыкка омтылуда дигән фикер аша үткәрелә Утка каршы фидаичә Януынны ил көтә. Йөрәккәйне күңел кошы "Үлем юк” дип җилкетә, “Үлем юк” дип җилкетә! Әнә шулай итеп, Зиннур Мансуров- ның "Жәрәхәтле йөрәк җылырак” җыентыгында урын алган шигырь һәм поэмалары фәлсәфи катламның, дөньяны фәлсәфи иңләргә омтылышның көчәя баруын дәлилли, шагыйрь иҗатында образ- детальләрнен яна мәгънәви яңгыраш ала баруын күрсәтә. Бу үзенчәлек исә шагыйрь иҗатында романтик реализмнан фәлсәфи-романтик лирикага күчеш турында сөйли.

Реклама