ХИКӘЯЛӘР

Утын

Иртән Миннур Дияров болдыр баскычында утыра иде инде. Өйгә кереп барган Фрау атлы мәчеләрен тотып алып, ул анын аркасын сыйпарга, колак артын кашырга тотынды. Әле генә суелган ике яшь әтәч белән сугым пычагы тотып, жиләк-жимеш бакчасының ян капкасыннан чыгып килүче атасын күргәч, йөзен читкә борды. Ул әтәчләрнең җансыз асылынып төшкән муеннарыннан капка төбендәге шома, чиста ташка тамган ике-өч кан тамчысын шәйләп өлгерде. Атасы Шәехнең: —Утырасынмы, улым’—дип соравына җавап кайтармады. Аны болдыр ишегенә уздырыр өчен баскыч читенәрәк шуышты. Атасы, ана ияреп, мәче дә эчкә кереп китте. Миннур әтәчләрнең идәнгә йомшак кына шапылдап төшүләрен ишетте. Кулын югач һәм бераз гына өйдә югалып торгач, ата кеше анын янына чыгып утырды. —Тартып алыйкмы әллә?—диде ул. — Юк әле—дип, Миннур кире какты. Шәех учы белән чиста баскыч тактасын сыйпады да: —Жылы монда,—диде. —Көз әйбәт килгән икән. Улынын болай әйтүе ата кешегә сәеррәк тоелды. Күнел төбенә боз кисәге шуып төшкәндәй булды. “Анын өчен туган авылындагы көз “килгән" генә. Ә минем өчен ул күз алдымда килде”,—дип уйлады ул. Чыннан да, көн кояшлы иде. Ә менә Шәехнен жаны шомлы, карангы ук. Уллары кичә генә кайтып керде. Шәех үзе һәм хатыны Сания шул якты шатлыкны йокы пәрдәсе белән араларга теләмичә, тан беленә башлаганчы керфек какмый чыктылар. Хәзер дә: “Бу баланы ни көтә инде?” дип. көн арты көн җыелып килгән сагыш хисенең таралырга исәбе юк әле Карангы төннәрне уяу тота, ә якты көннәрне сүрән итә торган ул сагышнын иге-чиге бардыр ич Әхәт ГАФФАР (1948)—прозаик, драматург, публицист. «Әҗәт», «Гозер», «Язлар моңы» «Яшиселәр алда иде» Һ.6. китаплар авторы. Казанда яши. инде анын. әй? Шөкер, ни булса, шул булган инде Ни хәл итмәк кирәк. Улынын яманрак хәлгә дә юлыгуы ихтимал иде бит әле дип куанырга гына калды Ул яман хәлнен ни белән очланырга ихтимал икәнлеген Шәех уйлап бетермәде Дөнья менә хәзерге шикелле жылы, үз хәлләре алай ук җиргә ятып еларлык түгел икән, тагын ни кирәк? Әйе, биргәненә шөкер —Әһә. улым. Көз әйбәт. Бар нәрсә житеш. Бер генә нәрсә яман—дөнья буталчык. Шулай. Шәех арттырмый. Җитешен дә житеш. Тик. болай дип ният корган буласын да. шунда нидер чәлпәрәмә китереп ташлый. Калган гомернен ни белән очланасын да белгән юк. Шул ук вакытта зарлансаң да гөнаһ. Менә ич. уллары исән-сау кайтты. Хәер, исәнлеккә исән, саулыгы гына чамалы дияр идең, тик Аллага шөкер әле, күз тимәсен. Бөтен гаилә белән үз өендә кунасын икән, моннан да житешрәк тагын ни бар? —Бәрәнгегез унмаган икән. Окопны ачып караганыем,— диде Миннур. "Окоп" дигән сүзгә сәерсенеп. Шәех кулын, кайнар нәрсәгә тигәндәй, баскыч тактасыннан тезенә күчерде. Моны Миннур шундук абайлады да сүзен: —Базны инде, базны!—дип төзәтте. Шәех, улын сагайтуын сизеп, кулын тагын баскыч тактасына төшерде Әмма учы җылы тоймады инде. Такта, кырау төшкәндәгечә, чәнчеп-чәнчеп алды шикелле. —Булганы житә-ә-әр,—дип сузды ул. —Быел сугымга ике яшьлек үгез, дүрт бәрән бар Шуна өстәп—ике оя каз. Дөнья тулы тавык-чебешен дә куш,—дисә дә. Шәех бу араларда күнелен борчып йөргән уйларын әйтеп бетермәде. Житешен-житеш тә бит. җитсен өчен хәзер бер пот тоз ашарга кирәк. Җиткәннең ин зурысы—калган гомер инде анын. Дөнья йорты—михнәт йорты ул. Әй. ярар сана! Аты коргыры дип сүгенергә калганмы?! Шуна күрә Шәех, тавышын күтәреп, сүзен шат кыяфәттә —Менә шул: туйга артыгы белән җитә. Алла теләсә,—дип очлады, улын җилкәсеннән кочып, кулын шапылдаткалады. —Туйга?—дип сорады Миннур ана таба кырт борылып —Кем туена0 —Ят сүзме әллә? Кызган тимерне вакытында сугарга кирәк аны! Мин үзем армиядән соң буйдак килеш озак йөрмәгәнием. —Ул син бит.. —Күктән белен яуганны көтәргәмени0 Сиңа ни җитмәгән? —Чак кына җитми, әти, чак кына Ата кеше тыенкы гына көлеп куйды —Азан әйтми камәт төшермиләр дисенме0 Киң ишегалдына талгын җил килеп керде. Миннур иңбашын җыерып, иненә салган кысан пинжәгенә иркенәебрәк сыярга теләгән шикелле, бөрешә төшеп утырды, сул җиңен бот арасына кыстырды —Күр дә тор, килеп чыгар әле. әһә. Ни житкәнен-житмәгәнен шунда чамаларсың Күз генә тимәсен, сөбханалла күренә ул Миннурыйны әйтәм. Аны кулдан ычкындырасы түгел. Моннан ары ан бул. Алла бирсә. Миннурыйны үзебездән арттырмаска исәп. Хәер-фатиха Өй—ындыр табагыдай иркен Яна мунчаның ниндилеген кичә үзен сынагансыңдыр. Жил ургымы ишегалдына коелган тупыл. алмагач яфракларын кугалалы. Ләкин аларның күмәк кыштырдавы Шәехкә улынын тешләрен шыгырдатып кысуын ишеттерми калмады. Бер үк мәлдә жил Миннурдан атасынын авыр сулап куйганын да яшерә алмады —Ярый, улым. Трактор тирәсендә чуалып кайтыйм инде.—диде Шәех. Күнел түрендәге авыр уйларын сиздереп, баскычтан уфылдап күтәрелә язуын искәрде дә. җайлабрак утырган булды. Чалбар кесәсеннән таушалган сигарет кабы чыгарса да, кире тыкты —Каяле, кичәгенәк синеке катырак тоелганые шикелле,—диде ул. Миннур янтайды да пинжәгенең ун кесәсеннән сигарет кабы кармалап алды, аны кисәк каккач, бәреп чыкканын атасына сузды. Ул аны угалап, ирененә капкан арада, газлы кабызгычын яндырып җибәрде. Улынын кабызгычын сүндерүен, затлы сигарет кабын баскыч култыксасына куюын күреп, Шәех: —Үзен дә көйрәт, улым Җанын басылыр —диде —Ярый алайса,—дип килеште Миннур "Юатма сана!—дип өстисе килгән иде дә, тыелып калды. Атасы яшь шул әле Кырык бердә генә. Белгән кадәресен генә белә. Ә менә ул, Миннур, күреп кайтты Күрмәгәнен күрсәттеләр. Ата белән ул, һәркайсы үзенекен уйлап, бераз сүзсез утырдылар. —Фермадан кайткач, әнкән әтәчләрне чистартып куяр,—дип, Шәех урыныннан кузгалды —Абзарда тәкә калдырдым. Кара аны. ашатасы-эчертәсе түгел Үзең беләсен. Мин озак буталмам, кайткач хәл итәрбез. —Торсын иде але, әти. —Нәзере шундый анын Син кайтырга исәпләнгән. Дус-ишләрен белән утырасыгыз бар. —Мина берәр эш юктыр ич? —Ниткән эш ди әле ул?! Иркенләп ял ит, туйганчы аша-эч... Әһә. тавыкларга өч-дүрт уч бодай сипсән генә инде. Миннур кинәт ярсуланып: —Эчсәм ярыймы сон?—диде. —Теге... нитмә генә., исермә. Сеңелкәшләрең килештермәс —Ә син? —Эштәге егетләргә сөенче итеп, бер шешә эләктердем мин. Шунда күз күрер Капканы үзе сыярлык кына ачкач, ата кеше улына әйләнеп карады. Ул анын элек нинди икәнен яхшы белә иде, ләкин алда кем буласын начар чамалый әле Ялгызы калгач. Миннур агачлардагы яфракларның шыбырдавын, атасы ишегалдын иртүк себергәч коелганнарынын кыштырдавын тыңлап утырды Ишегалдын күз алдыннан кичереп, кулы, жаны тансыклаган берәр эш эзләде. Табалмады. Ансыз да бар жирдә тәртип икән. Йорт-җир нык. Болдыр юылган Абзар-кура тирәсе чиста. Лапаста яңгырдан ышыклап, салам түшәлгән пөхтә печән чүмәләсе тора Мунча түбәсе астына утын ярып өйгәннәр. Тәрәзәсенең угын белән ничек каймаланганына игътибар итте: пулемет оясымыни. Бөтенесе аннан башка эшләнгән. Аны көткәннәр. Тик ни уйлап көтсәләр, шулай көткәннәре күзгә бәрелеп тора. Югыйсә анын өлешенә дә эш калдырырлар иде. Ул түзмәде, өйгә кереп, аракы эчте, тозлы кыяр кетердәтеп чәйнәде, аяк астында сырпаланган мәчегә ит кисәге ыргытты. Яңадан болдыр баскычына чыгып, сигарет кабызды. Шунда утын өеменең сукыр капка ягына терәлгән өлешендә ярмыйча гына тезелгән бер дистә чамасы имән пүләннәренә күзе төште. Утын яра торган юан бүкән дә шул турыда. “Туктале, ярып карыйм әле”,—дип уйлады ул. Жаны сискәнеп китте. Сигаретын төкереп сүндерде дә, тычкан сизеп сагайган мәче шикелле тын гына атлап, шул тарафка юнәлде. Калун балтанын мунча алачыгында икәнен кичә мунча кергәндә абайлаган иде. Шунда кергәч, калунның тупас сабына үрелгән иде дә, анын белән утынны ничек ярырга кирәклеге исенә төшеп, балта алды. "Үткер”,—дип уйлады ул анын йөзен чамалап. Бусына канәгать калмады. Үткер балта пүләнгә бата гына бит ул. Ярыр өчен кат-кат бәрәсе була. Чыкты. Пинжәген иңеннән кузлага кагып төшергәннән соң беренче пүләнне бүкәнгә бастырып куйды. Учына төкереп, бармакларын угалап торды, балта сабына ябышты. Кыска селтәнеп, балтаны пүлән уртасына каптыргач, аны инбашына терәп әйләндерде дә түтәне бүкәнгә китереп орды Ишегалдында йөргән әтәч, шул тавыштан өркептер инде, гөлдерәп куйды. Абзар ягыннан тәкә аваз салды. Шул рәвешчә ике тапкыр китереп бәргәннән сон, пүлән шыгырдап ярылды, яртышар-яртышар булып, бүкәннән җиргә мәтәлеп төште. Ярылган төшендә аларнын үзагачы, еллык боҗраларыннан сузылган юллары шома, ялтыравыклы, матур иде. Аларны яра алуына сөенә-сөенә ваклап тураклагач, ул бүкәнгә яңа пүлән утыртты Анысы ике аерлы иде. Жинел ярылсын өчен кыскарак кискәннәр Шулай да биш тапкыр көчәнеп бәргәннән сон гына биреште. Өченчесен яргалап бетергәч, карашын үзе ярган утын күченнән алалмыйча. ул сигарет тартып утырды. Әчкелтем агач исе тәмле иде. Сагындырган да икән Утын исе кояш астында кибеп яткан яфраклар исен дә басты. Жанына рәхәт булып китте Солдат күлмәге арка тиренә юешләнгән, тәненә ябышкан Күкрәк уемыннан бер-бер артлы эре тир бөртекләре тәгәрәште. Күзен әчеттергән маңгай тирен ул әледән-әле сул җиңе белән сөрткәләде “Әни сөенер инде,—дип уйлады ул.—Әти ни әйтер икән? Мәктәптә укучы сенелкәшләре дә аннан күз карашларын яшерергә тырышмас инде, ятсынып караудан туктарлар бәлки”. “Ә мин сөеним микән сон? Әйтерен бармы?”—дигән соравына күнеле жавап бирмәде. Болдырда салкын су эчеп төшкәч, балтасын янадан баш турысына күтәреп, бәрер алдыннан төзәп торганда арттан үзенә эндәшкәннәрен ишетте: —Миннур... Тавыш иясенен кем икәнлеген шундук танып, ул балтасын түбән төшерде. —Синме?—дип сорады ул карлыккан тавыш белән. Аркан әйләнеп карамады. Карарга шикләнгәнен сизде. —Исәнме! —Саумы. —Мине кичә көттеңме? —Кичә. —Килеп булмады. Дежур идем. Бер апа бик азапланып бәбәй тапты. —Шулай. Постны ташламыйлар. —Йә, борыл инде! Аркасына кул орынгач, Миннур тунып китте. "Чепуха!—дип уйлады ул.—Күлмәк тиргә чыланган. Шул туңдырды”. Әмма борылды. Миннурыйга ничек борылмыйсың ди? Ул бит—Миннурый! "Мин—Миннур. ә ул—Миннурый. Ике исем—бер язмыш”,—дип шатланды ул, тегендә иң моңсу чакларда искә алып, үзенең язмышы дип хыялланган, ә моннан сон кем булачагы әлегә билгесез кызны күз алдында күргәч. Миннур эндәшмәде. Болай да билгеле, күренеп тора ич инде. Кыз, анын уен дәвам иткәндәй: —Исендә тот: минем кызгануымны мәнге көтмә,—диде. Миннур болай гына, сүз булсын өчен генә: —Ни көтәргә сон?—дип сорады. —Сөю генә... Хәер, юк... Шуннан сонгы кыска тынлык Миннурга бик озын тоелды. Киртләч-кирт- ләч таш-тау арасындагы бушлыкны тоташ ядрә уты астында йөгереп узарга әзерләнгән чакта шулай булучан иде —Хәер, юк,—дип кабатлады кыз һәм, оялган шикелле, карашын читкә күчерде.—Юк нәрсәне генә көтәләр. Син монда. Мин дә шушында. Мин син булган җирдә һәрчак булырмын. Шулай дигәч, Миннурый көтмәгәндә анын күкрәгенә сыенды. Бу юлы ул Миннурнын күкрәген туңдырып жибәрде инде. Үз сүзеннән кайтырга теләмичә, ул тагын: "Күлмәк юеш. Шул туңдыра”,—дип уйлады —Кайттыңмы? —Жибәрделәр. —Кайткан булгач, нигә кочмыйсын? —Кул буш түгел. —Балтаңны куй. Миннур балтасын сак кына бүкәнгә яткырып куйды. Тик кулы бушаса да, кызны кочакларга барыбер базмады. —Оныткансың,—диде Миннурый. —Онытмадым. —Алайса нигә үпмисен? —Онытканмын. —Ә мин онытмадым. Һәм Миннурый, күзен йома төшеп, аның ирененә үрелде. Бу юлы анын сарылып кагылуы Миннурны туңдырган кебек итмәде. Әйтерсең лә ул үз исемен нилектәндер онытып, янадан хәтерләгән сыман, күңеленнән әллә кайчан жил булып таралган үбешү тәмен исенә төшерде, шул үбешүнен әсиренә әйләнде. Болай булганы бар иде инде Армиягә азынганчы, Миннурыйны капка төпләренә кадәр озаткан кичләрдә. Әзгә генә, кыяр-кыймас, тансыклап кына, монын ни икәнлеген белер-белмәстән, ихтимал бер бәхет мизгеле төсендә тоеп кына. Шуларнын бөтенесе исенә килеп төште, жәйге челләдә авыр эштән сон сал кынча үләнле җылы җиргә ятып хәл алгандай булды. Сул кулын күтәрде, анын нинди үләнгә, нинди жир кантарына тигәнен тойгандагыча, хәзер дә нәрсәгәдер орынганын сизде, шул сизүнен тәненә дә, җанына да рәхәт икәнен искәрде. Гүя учы жылы туфрак кисәгенә орынды, шуны кысты, таратырга теләп угалады. Ләкин әлеге туфрак, юеш кантар сыман, уч төбеннән шуып чыга иде. Чыннан да, Миннурый үз тәнен анын сул кулы ягыннан үзе дә белештер- мәстән ятсынып читләштерде, ерагайтырга теләде. Хәзер нидер Миннурыйнын тоигы-кичерешенә туры килмәде бугай. Шуна күрә ул үз иренен Миннурыйнын ирененнән аерды, оялгандагы кебек, күз карашын түбән юнәлтте һәм кызның ачык ак халаты астындагы зәңгәр күлмәгенең калку урынын ничек итеп назлаганын күрде... Очрашу һәм тансык назлану газапка гына әйләнеп калды. Ул Миннурыйнын күкрәген үз кулынын өзелгәннән сон чит жирдә күмелеп калган өлеше белән сыйпаган икән! Миннур читкә сикерде, озын жинен селтәп, кыздан кулын каплады, аркан борылды. Кандагардан ерак түгел аяк астында мина шартлаганда “Әни!" дип, әллә ыңгырашкан, әллә уйлап кына өлгергәндәге кебек: —Чыгып кит!—дип кычкырды. —Ни булды? —Кит дим, кит! —Миннур! —Ки-и-ит... Ишегалдын төнге госпитальдәге сыман тынлык басты “Мин—Миннур, ә ул—Миннур ия. Бер исем—ләкин ике язмыш икән инде",—дип үкенде ул бу юлы. Һәм, тан сызыла башлаганын хәтерләтеп, кызнын пышылдап: —Тагын кабатлыйсынмы?—дип сораганы ишетелде. —Кит, Миннурый! Агач яфракларының жирдәгеләре тын иде, ә агачтагылары салмак кына шыбырдашты. Әйтерсең лә аларны кыз белән егетнең тирән-тирән итеп сулаганнары җилфердәтә иде. Шунда Миннур. окопка иңгәндәгечә бөрешеп, кинәт иелде, чүкте, кулы белән колагын каплады. Ул ташлар арасыннан миләш чыпчыгыдай күтәрелеп чыгып, үзенә таба томырылган гранатаның кабызгычы шартлавына охшаган аваз ишетте. Авызын ачты да тынын кысты. Дүрт секундтан сон кулларын төшерде, тезендә калкып, кин ишегалдына карады, аннары турайды, башын гына борып, артка караш ташлады. Анда-монда айкалган күз алмалары бер ноктага төбәлгән килеш хәрәкәтсез калды, һәм бүкәнгә чабылган балтаны, анын йөзе янындагы чәнти бармагы очын күреп алгач, күзен йомды. Аннары кинәт ачты Башы әйләнеп китте, күңеле болганды. Кыз сул кулын учлап, түшенә кыскан, беләге буенча агып төшкән ал кан юлы ак халатының җиңенә җитеп җәелә иде. Миннурый, иреннәрен кысып, күкрәк түреннән саркып чыккан тавыш белән: —Моннан сон... кит дигәнен саен... тагын дүрт тапкыр шушылай булыр...— дип пышылдады. КАЗЫЙНЫКЫЛАР У л әллә кайчангыдан ияләшкән, гадәтләнгән вакытында уянып китте Болай дип тә әйтеп булмастыр—уяттылар: өйләре тирәсен атабабаларыннан калган тал, тупыллар әйләндереп баскан, аларны әллә ничәмә кара карга өере сырып алган. Әнә шулар сызылып таннар атканда дәррәү каргылдашырга керешә инде. Әллә кайчангы истәлек хатирәләрен төшенә кереп, ин татлы берәр күренеш, хис мизгеленә ирешкән мәлендә хәтмәле өркетеп уяткан шикелле итәләр. Аның каруы шул мәлдә үк йорт-кура артындагы инде кыргыйланып беткән куе чия бакчасында сандугач сайрап торып җибәрә. Әнкә сандугачлар сайрамый. Азар сабыр гына үз көмешләрен көтеп торучан. Әлеге асыл кошның аваз салуы дәвамында каргаларның каркылдашуы да һичкайчан тотылмаган бакыр акча кебек тоныкланып кала. Вәдүт берара тегесен-бусын ишетеп тынлап ятты әле. Көннен аяз, эссе буласын ул күзен ачуы белән үк башта тойды, аннары күрде Ул ипләп кенә җәелгән урыныннан торды да, үзе генә белгән, үз-үзенә Аллаһы Тәгаләгә, ахирәттәгеләргә, исән-сауларга әйтә торган догасын багышлагач, үзләренең бакчалары ызаны буйлата агып төшкән чишмә суында тешен чистартты, кырынды, кулын, битен юып алды. Теге-бу хажәтләреннән сон үзе төндә йоклап чыккан болдырга кереп, шундагы газ плитәсенә ут кабызды да. чәйнеккә чүмечләп чишмә суы салгач, утка куйды, ул кайнап чыкканчы, баскычка утырып. 'Ява'- сигаретын тартып алды. Ишегалдын баскан кычытканны, әрекмәнне бер тапкыр чабып, кипшенгәч җыйнаштырып куйган иде инде. Карасана, ни арада тагын баш төртеп чыкканнар да яңабаштан буй җибәргәннәр икән Шулай инде: өйләрендә әниләренең вафатыннан сон торучы юк. (Әтиләре сугыш җәрәхәтеннән иде.) Һәр бирмеш көндә йөреп, җылы табан асты белән шомартып такырламагач, чистартып себермәгәч, йорт-кураны чүп үләннәре, төрледән-төрле чәчәкләр басымчак итә. Су кайнап чыкканнан сон чәй ясагач, өйалдына кереп, ул чаршау артында яткан энесенең бил чамасына аягы белән төрткәләп: —Тор. Вәлиша Җиләккә барасы бар,—диде. —Нитмә әле, жәме!—дип, Вәлиша теге ягына әйләнеп ятты Әмма торды әле. ишегалдына чыкты да, якты көнгә, кояшка карагач: —Бүген эссе була икән. Мин җиләккә барып тормыйм.—диде —Алайса кышкы зәмһәрирдә кайтып җыярсын инде. Мин челләдә җыеп кайтыйм әле,—диде Вәдүт. —Чәй кайнады, ясалган, эч. —Җарар,—диде Вәлиша. —Яхшы Мин әйләнеп кайтыйм инде -Алай-болай була калса, кайда йөрерсең? —Бу юлысы—Карама чокырында Алай-болай булмас, борчылма. Яхшымы? —Жахшы, —диде Вәлиша. Ә Вәдүт өйалдына кереп, унике литр сыешлы эмаль чиләген алды, җиләк җыйганда тизлек, җәһәтлек өчен муенына тагып йөртә торган бамбуктан телеп үрелгән тырысын, су тутырып, “армейски” флягасын тотты да китте-барды. Вәлиша исә, гадәтенчә, тәмләп йоклап калды Вәдүткә үзе белгән өч чакрымдагы җиләкле җиргә барып җитүе ни тора сон ул Андагы һәр төштәге җиләклекне аңа үзенен вафаты елы алдыннан да күпкә элгәрерәк әнкәсе өйрәтеп калдырган иде Айга менеп китәр идем, Сине анда дисәләр. Кайда сон син. Кайда сон син, Җилләр дә әйтми исәләр,— дип җырлый-җырлый, тырысы аша үткәрә-үткәрә җиләк белән чиләген тутыра ук язды. Тургайлар юк, тынганнар, ә анда-санда аяк астына килеп чыккан еланнар— карасы, көл төслесе, алтындае аны өркетми Ялгыш басмаса, ыжламыйлар да ичмасам—тимиләр. Җиләккәме, чикләвеккәме, гөмбәгәме барды исә ул үзен табигатьнең күндәм фәкыйре дә. зарыгылган патшасы да итеп тоя, шушы тоюы белән кырмыскаданмы, шөпшәдәнме башлап, "кый-ак” дип очкан тилгәннәргә хәтле үзен таныганнарын. үзеннән шөбһәләнмәгәннәрен белә, шул белүе белән горур да, мәгьрүр дә. тыныч га, сабырда Булды, чиләге тулды инде Анын җиләк-фәләнме. чикләвекме җыйганда кулы-кулга иярми дә йокмый—әллә мизгел, әллә кан агышы кебек, вакытны тоймыйча эшли дә эшли Тик ул төштән сон берәр сәгатьтән сонга кадәр өлгертәсен өлгертеп, җыясын җыеп куя инде Шуннан ары мәгънәсе юк: кояш төшлектән авышкач, барча нәрсә югала, поса, кача Җыйганын күтәреп, тузанлы юлдан өч чакрымлы юлдан җәяүләп кайткач, энесе Вәлиша: —Сун?—дип сорады. —Яхшы әле, яхшы,—диде. —Мина өлеш чыгарасыңмы сун? —Ярар. Бар әле. чишмә суы алып төшә тор. —И-и,—диде Вәлиша. —Бераз ятып тор. абый Хәл ал, җәме? Вәлиша чиләк, чүмеч тотып, бакча башындагы тирән ерганакта күзе тибеп торган чишмәгә чыгып китте. Ә Вәдүтнең челлә йомшарткан, җебеткән. изрәткән. йокымсыраткан тәнен, буыннарын бер кавем язып алу нияте белән болдырдагы үз урынына ятуы гына булды.—капка төпләренә бер машинаның килеп туктаганын сизенеп кенә түгел, ә бәлки белеп үк торды. Ул ишегалдындагы араларына чирәм сарган яссы ташларга яланаяклап баса- баса капка төпләренә чыкты Чыннан да. кап-кара "Волга" тора, анын ян-як ишегеннән ике кеше җиргә төшеп басты Чәче ап-ак берәү ана кулын сузып: —Әссәламегаләйкем, —диде. —Вәгаләйкем әссәлам,— дип, Вәдүт анын кулын кушучлап алды. —Ялгыш кермәдек микән? —Бу өйгә ялгыш кермиләр Алай кергәннәрнең дә әйдәр маягы шушында. —Әйбәт. . Без Ленинградтан идек. —Кайдан, кайдан?—дип сорады Вәдүт. —Петербургтан. —Яхшы, узыгыз,—диде Вәдүт —Рәхмәт Аннары безне сезгә җибәрделәр. -Кем? —Теге очтан бу очка. Син белә дип әйттеләр. —Нәрсәне? —Сезнен зиратыгызга минем әти Габдулла күмелгәнен. Вәдүт аны: —Җирләнгәнен,—дип төзәтте. —Әйе, җирләнгән. Мин бер туганым белән анын каберенә таш яздырып алып кайткан идем Кайда җирләнгәнен, каберен авылда беркем белми икән. —Ә мине белә дип килдегезмени? —Белә диделәр. Белә торгандыр диделәр... Без анын каберенә таш яздырып кайткан идек. —Брат,—диде Вәдүт. —Мин үз авылымның сигез йөз ел әүвәл үк шушында торганын беләм. Ә... кем әле? Габдулла. Бездә андый исемнәр күп ич ул. Бездә кушамат белән әйтешле. Калганы—уч төбендә генә шикелле Шуннан беләбез —Казыйныкылар без. Монын шулай дип әйткәне сонында Вәдүт ана төбәлебрәк карап алды. Әһә, чал чәчле, чал кашы тоташыр-тоташмас, чал мыек, ә бу шул мыегын йә учлап тоткалый, йә сыпыргалый —Казыйныкылар мени?—дип сорады Вәдүг. —Казыйныкылар,—диде килгән кеше. —Ул—без инде,—диде Вәдүт. —Безнен нәсел. Морзалар нәселе. —Мин аларын белмим инде... кем әле? —Вәдүт мин. —Әйе. белмим инде. Вәдүт —Әһ!—диде Вәдүт. —Әйдәгез сун инде алайса. Тегеләр капка төбендәге машиналарына кереп утырды. —Утырыгыз,—диде чал мыеклы кеше. —Мин җәяүләп кенә барам,—диде Вәдүт. —Миңа иярегез. Зират алар өеннән дүрт дистә сажин чамасында гына иде. Барып җиттеләр, койма буена туктадылар. Теге якта өч кабер тоташлый куелган яшел буяулы тимер чардуган, анда куе канәфер куаклары үсеп утыра, шул канәфер арасында ике ак мәрмәр кабер ташы агарып тора. Ул ташлар җим чүпләргә ниятләп кунган ак күгәрченнәргә охшаган иде. —Әйдәгез. Шушында ул,—дигәч, Вәдүт чүгәләде дә күңеленнән генә иренен сизелер-сизелмәс кенә кыймылдатып, үзе белгән догасын укып алды. —Монда безнен әти белән әни ята,—диде ул аннары. —Ә Габдулла абый—әнә, алар янәшәсендә. Уртак чардуганда.—дип, ул ата-анасы каберләре белән бергә тимер чардуганга уратып алынган тәрбияле калку җиргә ымлады. —Ә чардуганын кем куйган?—диде кунак. —Без. —Гафу итегез, ничек инде... ул сезгә чит кеше бит. —Түгел. Зиратта чит кешеләр булмый. Без—Казыйныкылар,—диде Вәдүт. Шулай дигәч, ул, кырыс күз яшен күрсәтмәскә теләп, йөзен тирә-юньдәге каен яфракларын, чукларын, толымнарын сак кына сыйпап агылган мәңгелек җил иркенә бирде. Аннары тыныч, сабыр, түземле итеп: —Ташыгызны үзегез куярсыз,—диде. —Зарыккансыздыр. Үзегез тәмләп эшләгез. Сез хәзер—Жир белән Күк арасында. Ә, болай, сез кем сон әле? Агай: —Казыйныкылар,—диде. Белүенчә, анын улы Гомәр эндәшми, сүз әйтми иде әле. Үзенен нинди адәми зат. кем нәселеннән икәнлеген бераздан сон ана ерактан—әйткәннәренчә, Ленинградтан алып кайтылган кабер ташы әйтер, зират тыштыгы пышылдар. Казыйныкылар. Болар мең елдан ашып кон күргән, тереклек иткән, яшәгән бу авылнын Тимер Казык йолдызлары ише иде дә... Шулай дип уйлады гына әле. Чулпан йолдызыннан торып түгел. Моннан. Жирдән. Зираттан гына. Кояш авышкан, түбәнәйгән иде инде. Вәдүт янәшәдәге бер каберне әйләндереп алган тимер чардуганның көнбатыш тарафы төбендәге миләүшә чәчәге башларының ябылырга керешкәнен искәреп алды. Тегендәрәктәге әллә кем, әллә кайчан, әллә кемгә утыртылган ике колач чамасы юанлыгындагы, инде өч жәпле тармаклары корып, кайрысы кутырлаганнан сон әләмләнгән карт каен төбеннән биш-алты сөям арырак үсеп утырган Татар билчәне чәчәгендәге вак-вак тажларга соңлаган ике умарта корты эзләренә кирәккә тыныч, сабыр гына ниндидер ниятле мәшгульлектә иде. Ул "Казыиныкылар"нын калай тагарагында вак комга чуерташлы цемент измә болгатканда көрәкләре чытырдаганын ишетеп торды. Үзеннән унбиш сажинлап түрдәрәге борын-борынгыдан бирле мәнге яшел ылыслы кин тармаклы ялгыз кап-карт ялгызак нараттан шушынынчы былтыргы көзен, быелгы кыш, язын үз урынында эленеп торган бер күркәнен ниһаятьтә барыбер җиргә килеп төшкәнлеген искәреп калырга өлгерде. Ул: “Әни безне самавырда чәй кайнатырга дип шундагы күркәләрне җыярга чиләк тоттырып җибәрә торган иде”,—дип уңлады Кайдадыр шушы тирәдәрәк анын бабасы Габделнасыйр казый белән әбисе Гәүһәржиһан җирләнгән булганын ул чамалый иде чамалавын. Тик ул кайдалыгын күпме генә сораштырып йөрмәсен, тәгаенен әйтеп, күрсәтеп бирүчене тапмады. Алайга китсә, кемнен жинел туфрагы кайда да анда хәзер ни нәрсә икәнлеген белергә калсан, мәхлукларга зират кынамы сон—бөтен дөнья җире төтмәс иде ул. Оныту, оныта алу—мәңгелек мән. Коръән шулай куша. Анын каруы Вәдүт бу зиратта кая тезләнсә дә үзенә дип аталган өч аршин җир ачылып китәргә әзер икәнлеген яхшы белә. Жылы, йомшак җил сирпелеп узганда каен, анарат, усак, өрәңге агачларының, канәфер, сәрви, балан, миләш куакларының яфраклары лепердәшеп алды, рәшәткә буендагы кычыткан, сукыр кычыткан, әрем, әрекмәннәр—тагын әллә нинди үләннәр, үсемлекләр башларын талгын гына иешеп куйды. Гүя бер-берсенә сәлам иңдерештеләр, әлегә исән-сау икәнлекләрен үзара хәбәр итештеләр. Күк йөзе ап-аяз иде. Көнчыгышның миләүшә төсенә кергән, көнбатышның алсулана барган, Күпер урамына тузан туздырып, яңа сөт исе таратып, авыл көтүе кайтып кергән чак. Зираттагы һәммә карышта хәрәкәт сизелеп торып, кемнәрдер кемнедер эзләп йөриләрдер шикелле иде. Вәдүт теге үз янындагыларга: —Алай-болай көрәкләрегезне онытып калдыра күрмәгез тагын. Кирәге чыгуы ихтимал,—диде. Гомәр әллә ничегрәк сагаеп: —Нәрсәгә?—дип сорады. Вәдүт: —Жиләк җыярга,—диде. Чәчедә К ызлар карап йөрергә гомерем буена вакытым житмәде. Тимәде дә. Авылда гына үстем ич. Үз очыбыздагы берәр малайның кызларны кыерсытырга ниятләгән мәлендә аларны якларлык түм-түгәрәкме, кырлы-кырлымы ниндидер таш минем үзе бәләкәй, үзе үтә дә нык учымда сак кына йомарланган килеш тора торган иде. Бәлки шуна күрәдер, ул кытлар “өй-өй” уйнаганда мине гел “әти" итеп сайлап тоттылар. Гармунда уйнарга өйрәнүемә күрә, үсә төшкәч, ул кызлар белән иркенләп биемичә дә калынган. Жүләр. Берзаманны кыеп, үз очыбызга тарафтагысын коры көзнең инде дөм караңгылык иңгән кичендәме, төнендәме сон— мәңгелеккә дигән ният белән югары очтагы өйләренең капка төпләренә хәтле озатып куйган идем дә ялгыш кына инде кочаклыйм дигәндә ул, гарьләнепме соң, терсәген терәп, күкрәгемне авырттыргач, үз иткәнем көйне өздерепләр торып гармунда уйнауга биргесез төстә сызгыргалый-сызгыргалый өйгә кайтып да киттем. Ул төн коп-коры. ә күз төбем нигәдер юеш иде. Бугай. Шулай тоелгадыр инде. Тоелган гынадыр. и Ул чагында йөрәкнең кай турыда икәнлеген белмим ич әле. Йөрәкне генәме суң—өй чикерткәсенең дә тәгаен кайда сайраганын искәрергә дә вакытның кысан чагы Әллә мич аралыгындамы, әллә астындамы—шәйләп, сагаеп торасыңмыни? Аска киез жәелгән дә, өскә корама юрган ябылган икән,—бар дөньян тып-тыныч. Иде. Ә ул чикерткәләр менә хәзер хәтеремнең кыл уртасындагы кылларга кунган да алгы аякларын сизгер мыекларына ышкый-суза чынлыйлар да чыңлыйлар, зыңлыйлар да зыңлыйлар. Ә бер дә бер заманны төнгә каршы көз кичендә әнә шул чын белән эын көтмәгән-нитмәгәндә бөтен жанымны уятмадымы, йә йокыга талдырмадымы икән9 Киезсез, юргансыз килеш. Ихтимал. Бәлки тәгаендер? Әйтәм ич: кызлар карап йөрергә гомерем буена вакытым булмады. Гармун уйнаганда алар күренми Күрекмен ун ягында биш бармагынмы биетәсең дә, сул ягындагы бакаларга дүрт бармагыңны жайлап-жайлап басасын. Гармун телләренәме, төймәләренәме, бакаларынамы хаталы бастын исә, биючеләрнең аяк жае гына түгел, ә бәлки йөрәк көе дә бозылып китүе бар ич. —Без алып бетердек инде,—диде Рәсилә. —Безнеке биш-атгы буразна чамасы калды әле,—диде Баязит. —Бетә ул,—диде Рәсилә. Баязит: —Калмас,—дип килеште. —Әти-әни белән бүген чәче куйдык. Керәсеңме? —Монда бүрәнә бар ич. —Күлмәгем юка. Бүрәнә каты ул,—диде Рәсилә. —Анда җылырак та. —Ышыктыр да,—диде Баязит. —Ышык,—диде Рәсилә. Аларнын клубтан кайтышлары иде. Берсе—уң, берсе сул кулларының чәнти бармакларын гына тотышып килешләре.Кайсы ун да. кайсы сул икәнлеген тәгаен бүлешмәгәннәр анысы. Мөгаендер инде. Урам буенча Рәсилә—алда, ул ике адым арггарак калып килгәч, инешкә таба унга кырт борылган тыкырык очындагы өйләрен узып, өч дистә адым чамасы араны сагаеп вак-вак кына атлап үткәч, тагын уң кул ягындагы бәрәнге бакчасы коймасындагы капка борганын кармалап ачылу ынгаена борганда да Рәсилә аның шул чәнти бармагын җибәрмичә, хәтта ки кысыбрак та куйды. Шикелле. —Сабакларның чәчедән артканын эчкә җәйдек,—диде Рәсилә. —Безнеке койма башларында — Кирәге шул тиклем генәдер. Кер. кер. Син быел күп жыйдын. Баязит: —Каян беләсен?—дип сорады. — Беләм инде менәтерә. Күпме печән чапканына, җиләк җыйганына, күпме утын кисеп ярганыңа хәтле белеп торам. —Каян? —Турыгыздан үткәлим ич. —Беләм,—диде Баязит. —Яп,—диде Рәсилә. Баязит капканы күтәребрәк ябып куйды. Төнне кузгатырдай шыңгырдау уянганда ул: “Күгәргәннәрен майлап җибәрәсе бар икән,—дип уйлап алды. — Хәер, моны кем җайлап, майлап торсын инде?” —Кер,—диде Рәсилә. Монынчы үзенчә сөйләшә иде әле. Бусын пышылдап әйтте. Нигәдер —Яхшы. Алар чәчегә узды. Куышка инде. Болай да калын түшәлгән бәрәңге сабакларын җыйнаклаштыргалап куйгачыннан сон Баязит: —Утыр,—диде. —Ятуы иплерәк,—диде Рәсилә. —Мин моңда көндезен ятып караганыем инде. Утырыштылар. —Бәрәңге сабагы исе килә,—диде Баязит. —Чәчең исе дә,—диде Рәсилә. —Үпкәләмә, яме. Үбим әле. —Рәсилә,—диде Баязит Ул керә-керешлидәге миләш агачыннан бер җимешен өзеп алган иде дә, шуны кабып куйгач: —Әче,—диде. —Ярмалана башлаган икән. —Дәшмәле. Дәшмәсәнә инде. Баязит терсәген терәргә өлгерми калды. Әллә ничә кырлы җир ташымы, күк йөзендәге Ай тулы чакта аның яныннан һич аерылгысыз ияреп йөри торган ничәмә-ничә нурлы ялгыз йолдызмы арасыннан узып, Баязит уң кул учы белән Рәсиләнең сул күкрәген йомарлап тотты. Әйтерсен лә сап-салкын чишмә төбендәге ниндидер бер йомрыдан да йомрырак кап-кайнар ташка орынды. Ул: —Яхшы,—диде. —Яхшы,—диде Рәсилә. —Берәү елаган иде,—диде Баязит. —Кем? —Син белмисен. —Нишләгәндә җылаттың? —Үбәм дигәндә. Баязит Рәсиләнең сагаеп калганлыгын искәреп алды. —Үптеңме сон? —Елаганны үпмиләр,—диде Баязит. —Ә мин көлсәм? —Көлгәннән—көл кала. —Учак ягылмаган ич әле. —Ягылган учакның күмере озак көйри. —Көйрәми дә, көлмисен дә,—диде Рәсилә. —Җан көлгәндә йөрәк елый,— диде Баязит. — Көлмә алайса,—диде Рәсилә. —Курыкма Баязит кинәт калкынып утырды да кырыс итеп. -Мин укыйм гына ич әле,—диде. —Укы. укы. Ә гармунында уйныйсыңмы сон әле? — Юк инде. Хәзер гитарада уйнап җырлыйм. Әз-мәз. —Гармунда әйбәт биетә иден. —Кемне? —Тәнәфесләрдә син уйнаганда мин биеми торганыем. —Беләм,— диде Баязит —Син биемәгәндә мин уйнамадым. —Алайса син дә... яратадырыеңмыни? —Яратадырыем. -Әү? —Яратадырыем. —Ниме дип әйтмәден сун, Баязит? —Яратканны әйтмиләр аны. Рәсилә: —Нишлиләр?—дип сорады. —Бернишләмиләр. Яраталар гына,—диде Баязит. —Гына? —Гына. Ул чәчегә таратып салынган бәрәнге сабагы арасыннан әле генә бер йолдыз күренеп торганын күргән иде Анын әллә ничек кенә итеп кинәттән янга авышып юкка чыкканлыгын чамалап өлгермәс борын ул үз күкрәгенә Рәсиләнең сул йодрыгы белән сукканын, аннары бәрәнге сабакларының кискен кыштырдавын, үзенең инде баягыча чалкан ятканлыгын, ә теге йолдызның үз урынында һаман жемелди бирүен генә искәреп өлгерде. Юк. һич юк. Йолдыз качмаган, ул чалкан ятмый, ә бәлки Рәсилә аннан теге якка авышып яткан да... елый иде. Баязит: —Нигә инде?—дип сорады. —Белмим,—диде Рәсилә. —Хәтерендәме? —Нәрсә? —Үләнле арба тартып кайтканыңны. —Исемдә,—диде Баязит. Ул чәче турысыннан мәче башлы ябалак очып үткәнлеген тоеп алды. Зират очыннан, ялкау гына итеп, бер этнен нигәдер өргәне ишетелде. Бүтәнчә тып- тын. Инеш агуы гына сизелеп тора. Инеш ага да ага инде ул. Аннары ул Рәсиләләрнең әүвәлге Кара мунчасы алачыгы астындагы Салкын чишмәнең челтерәвен. чылтыравын ишетте. Рәсиләнең сулыш алганы саен "аһ” иткәне шикелле итепме сон? Әйе. Шунын шикелле итебрәк. Түзмәде инде. Ничек чыдамак кирәк. Әлеге инеш агуын, чишмә челтерәвен тыярга, Рәсиләнең тынын тынычландырырга теләгәндәй, әллә шунда көтмәгәндә дулап, аягурә баскан бер-бер байталныңмы, алашаныңмы авызлыгындагы өзәңге ыргакларын кискен тартып тыйгандай, ул сул кулының учын төйнәп кысты, аннары суң бармакларын жәйпәп жибәрде Ь1ндыр табагына әле генә кайтарып бушатылган чүп үләнле, җылы борчак көшеленә тыккандай гына итеп, шул учын, кулын Рәсиләнең түшенә индерде дә... әлеге көшел булып көшелдән бер борчак бөртеген капшап тапмас шикелле иде Тапты. Тойды. Рәсиләнең киерелеп торган биле белән кыштырдавыклы бәрәнге сабаклары, аннан суң җир арасына дуга сыярлык иде. —Минем дә исемдә,—диде Рәсилә. Баязит аның тын алуы басылганлыгын сизде. —Әти кырда калды да. арбасына үлән чабып жәелгән атын мина биреп, өйдә бушатып килергә кушты. — Шунда син мин тартып барган арбамны тактын. Авыл көтүе болынын суйкыйлата кистереп үткән ат юлында кайтып житәремә бер чакырымлап кына ара калган шәтга. —Түгел. Түге-е-ел. —Беләм,—диде Баязит. —Нәрсәне? —Арбамны таккан атлы булып, мине утыртканыңны. —Синеме? Тиргә баткан, кояшта пешкән, янган, сусаган, сипкелле, трусик чан гына. Иренен кипшенеп яргаланган, кашын, керфеген сап-сары. Ямьсез, килбәтсез... Синеме? —Шуны. Рәсилә: —Ә мин нинди идем?—дип сорагач, Баязит: —Матурыен,— диде. —Нинди?—дип кайтарып сорады Рәсилә. —Кай тешем? Мин йөзтүбән яткан килеш бара идем бугай бит. —Шунда мин күлмәк итәген төбеннән бер кигәвенне учым белән шапылдатып бәреп төшердем. —Үзем сузылырга әллә ничек ятсынганыем инде. Синнән. Тик син аны бәреп төшермәден ич, тотып алып кына атгын,—диде Рәсилә. —Аягыңны авырттырырмын дип курыкканыем. —Аягымны түгел шул,—диде Рәсилә. —Ботымны. Аннары мин чалкан әйләнеп ятмакчыем. —Толымың ирек бирмәде ич. Ә синен күлмәген матур иде,—диде. —Тегеме? Зәңгәргә вак кына итеп ак борчак төшерелгәнеме? —Юк. Бусы—акка зәңгәрсу эре кыңгырау чәчәге төшкәне. Ул Рәсиләнең тыенкы гына, канәгать кенә итеп көлеп куюын ишетеп алды. Әйе, тыенкы гына итеп. Куанып. Куаныптыр Әллә кайдан—әле генә ул кыяр-кыймас иркенләп кагылган, ягылган кин күкрәге турысыннанмы, арасыннанмы көлүен. Төнге җылы җил исеп, чәчедәге бәрәнге сабакларының кипшегән яфраклары кыштырдадымы сун. әллә Рәсиләнең шушы тыенкы, сабыр көлүенә уянган акка зәңгәрсу эре кынгырау чәчәге иңдерелгән күлмәгенең кендегенә шайлы тезелешеп төшкән ак сәдәпләре кузгалып, теккән барча җөйләре буйдан-буйга сыпылыр хәлгә җиттеме, әллә сиздерер-сиздермәс, тик авыр тын алуының төнге һаваны жилпетүе булдымы— Баязит боларның һәммәсен ирене белән каплап сүндерергә ниятләгән, омтылган иде дә... Ул арада, үз күкрәгендә кайчан дөрләп киткәнлеге тәмам билгесез учакка чиләге белән гөмбердәтеп су сирпеп җибәрүләрен теләгән шикелле итеп, йөзен, җанын, бар иманын, дөньясын Рәсиләнен ун култык асты белән каплап, ябып куйды. Андагы ис әллә әче, әллә татлы иде. Рәсилә: —Синен күз яшен җылы икән,—диде дә, җитди, өлкәннәрчә өлгергәнлек белән: —Елама,—дип өстәде. —Аннары Кайчан да булса. Бүтән чакта. Икенчеләй. Ул минем гармунда уйнамаганлыгымны белә икән инде. Мин дә анын бүтәннәр уйнаганга биемәгәнлеген кеше-карадан ишеткәләдем. Чәче бөтен куышлыгы белән бер тын алып куйды. Инде жил исмәсә дә, аңа киптерергә дип ыспай җәеп салынган бәрәңге сабакларының кайсыдыр яфраклары гына кыштырдап алды. Сыман. Вакыт иксез-чиксез булып, аның башлангычы белән ахыры кайдадыр адашты. Аның очы-кырыен иңләрлек түгел. Икән. —Күрешербездер әле,—диде ул. Рәсилә: —Инде кирәкмәс,—диде.

Реклама