ШИГЪРИЯТ

Л у и з а Я н с у а р БЕЗ, АХРЫ, ӨМЕТЛӘР ЯШЕНДӘТаш монологы Бу минем йөрәгем ава.ш: Уян син. терел син, н Кешем! Мин башка күтәрә алмыймын Җир өнен, гөлләрнең күз яшен. Мин бары тетрәнгән бер бәгырь— Мәңгелек жанына тоташкан. Нәкъ синең кебек үк елмаям. Кинәнеп нур эчәм кояштан. Мин инде мен еллар ятамын, Назына күмелеп Җиремнең. Тоеп һәр сулышын, һәр өнен Үз жаным аркылы кнчереп. Бу -минем йөрәгем авазы: Аяусыз булма син, и Кешем! Әйт. ничек күтәрә алырсын Ташларның әрнүле рәнҗешен?! Мин бары өзелгән бер бәгырь. Җаныма бәрелә Өнсезлек... Хәтердә саклыймын әле мин Үзәннәр, тачларнын моң-серен. Җаннарны эретер көйләрне. Атларның көмештәй кешнәвен. Луиза ЯНСУАР (1981/ Күзен ача умырзая" ~Мин күкләргә кайтам" исеше шигырь китап- ыры авторы Татарстан ЯГУЫ зар берлеге әгъзасы Казанда яши Сабыйлар учының җылысын Сагына-юксына төшләрем... Мин инде мең еллар ятамын... Мин бүген Җан булып калыктым. Гамьсезлек пәрдәсен телгәләп. Мин бары бер өне Хаклыкның. Без бүген җаваплы Җир өчен. II Кешем, син тере бәгырь лә... Ташларга уяулык иңдергән Киләчәк барлыгын хәтерлә! Кыз күңеле Ук-хәнҗәрләр генә куркыта алмас. Мин—даланың горур кызы ла... Безнең язмышларны Илаһ үзе Язган каеннарның тузына. Төнге күккә—серле сүрә итеп Фәрештәләр әллә иңдергән? Бер карашын әсир итте, башка Берәүне дә җанга тиң күрмәм! ... Кин даланың утлы күкрәгенә Тезләндем дә... Сөю юрадым: Кай җирләргә генә китсәң дә син. Кабат миңа илтсен юлларың. Минем назлар үтсен бәгыреңә,— Күкрәгеңдә ялкын дөрләсен! Асыл дәүләтләргә—хаким булыр, Җырдан әсир булыр ир лә син! ... Сиңа илтәм бүген йөрәгемне. Төнге күктә яшь Ай сызыла. ... Ук-хәнҗәрләр хәтта туктаталмас, Мин—даланың горур кызы ла!.. Фәрештә монологы 1 Йолдызларны кичеп килдем сиңа, Тик бер татыр өчен Сөю тәмен. Янар өчен дөрләп ялкыныңда... Мин—Күкләрдән иңгән фәрештәмен. Нидер дәште мине, ымсындырды. Синең җаннан иңгән аваз, өнме? Мин мен еллар буе килдем сшга, Канатларым белән ярып төнне. Күкрәгеңә ал да... ярат мине! Җир кызлары кебек бәхетле ит. Йөрәгеңә синен сыенамын: “Шулдыр инде алтын тәхетем”,— дип. Хыялдагы төсле... назла мине. Көйдер, эрет Сөю учагыңда. Тик... чигенәм үзәкләрем өзелеп,— Канатларым сыймый кочагына! Чигенәм мин бәгырьләрем көеп,— Күкрәгеңә сыймый, сынмый җаным! Утлы яшен төшә арабызга. Син ят. син ят—түгел хыялдагым... Мин Күгемне ташлап килдем ләса. Тик бер татыр өчен Сөю тәмен. ... Бәхет чикләренә кемнәр сыя?! Мин тик... Хыял атлы фәрештәмен... 2 Канатларым салып бер мизгелгә. Күкрәгенә сеңдем нур булып. Тамырларын буйлап йөгердем мин Утлы дулкын төсле—ургылып. һәм... бәгырьне ярып мон яралды. Күкләр моны гүя—сихерле. Икебезнең йөрәк кылларында Сөю шулай уйный түгелме? Аһ. мин корбан итә алсам икән Сннен өчен генә үземне! ... Канатларым иңә нннәремә. Йөрәгемә гамьнәр тезгене. Җуелам да сннен язмышыннан. Янә Хыял булып кабынам. ... Сөю бүләк иткән бу мизгелне Галәм хәтерендә калдырам... * Җанымны көйдерде бу ялкын... Сихерләп киттеме яшеннәр? Офыкка кабынып дөрлимен,— Мин. ахры. Шәфәкъләр яшендә. Кошлар да җитә алмас биеклек Балкыплар үзенә дәште лә... Йөрәктән сулкылдап Моң тама,— Мин. ахры. Болытлар яшендә. Җанымны көйдерде бу Сөю. Син дә бит янасын... Яшермә! ... Рәнҗетми китәбез... язларны,— Без. ахры. Өметләр яшендә... Сөю мизгелләре "Сөю минем җанга, тәнгә үтеп керде.— Кушылдылар алар су һом гинраб төсле Татлы улан һәм тәрәнҗе1 җимешедәй. Сөт белән бал тиылгандай саф. хуш исле " Борынгы мисыр шигыреннән. 1 Сннен бакчаңда гөлләр җыр көйли... Мәңге коелмас төсле таҗлары. Мин. Бәхет көтеп, учаклар ягам. Үкенми генә озатам язларны. Синен бакчаңда кошлар сер чишә. Килеп куна да йөрәк турына. "Бул анын өчен бердәнбер..."—диләр, Пар җимеш салып сузган кулыма. Синен бакчаңда моңлы саз елый. Сихерме тарта мине шул якка? Сөелер өчен әле сон түгел— Мин кояш булып йөзенә багам. Вакытлар шулчак, туктап, тез чүгә, Ләйсәннәр инә балкыган Күктән. ... Синен бакчаңда без икәү инде— Пар җимеш булып өлгереп җиткән. 1 Тәрәнҗе —ачы әфлисун 2 Синең теләгеңә каршы килмәм, Чакыр мине Сөю үзәненә... Таң нурында чыклар сер пышылдар, Тамып төшеп гөлнең үзәгенә. Кулларымны мннем алып учка, Снн сукмак тап икәү генә үтәр. Упкын читләренә җиткән чакта Күкрәгенә йотсын безне Күкләр һәм... тибрәтеп зәңгәр чнксезлектә. Кайтарсын шул Сөю үзәнемә. Мнн чыкларны үбеп киптерермен, Җыр көйләрмен һәрбер үләненә... 3 Шәраб итеп эчәм бу Сөюне... Бәхетлерәк бездән Җирдә кем бар? Без—Сөюне иң татлы җыр итеп Сайрап туя алмас пар былбыллар. Син—җанымны Күккә күтәрүчем. Мин Кояшың—күкрәгеңә иңгән. ... Сөю касәләре тулды мөлдерәп, һәм Иминлек иңде Мәңгелектән. 4 Гөлләр булып ачылдым мнн сиңа, Мәңгелеккә юрап мизгелләрне. Гөлләр сере—бәхет вәгъдә итү. Күбәләктәй җаны өзелгәнче... Учларыңа салдым Сөюемне— Тиңсез хәзинә ул саф җаныңда. * Мин Мәңгелек учларында ятам— Бер гөнаһсыз яфрак шикелле. Көзгә әле ерак ләса... Нигә Офыкларның чите кителде?! Тонык кына күлнең өсләрендә Каурый-каурый болыт шәүләсе. Җан тетрәткеч моңнар түгелә дә, Мөлдерәп кала күңел касәсе. Мөлдерәп ява серле яңгырлары. Язмы. Көзме—кайсы мизгел бу? Ак карлардан гына иңәр Сафлык Камаштыра, балкып, күземне. Безгә әле иртә ләса... Нигә Күккә ашкан таулар ишелде?! ... Җан Мәңгелек учларында ята— Бер гөнаһсыз яфрак шикелле. Зәмзәм суларыдай сихәт бирер Бәгырьләрең тоташ ут чагында. Гөлләр булып ачылдык без икәү, Сихри кояш нурларыннан эреп... Бездән соң да калсын Җирдә Сөю, Тере Сүзгә, Җырга әверелеп! 5. .к. у ■V 8 Ф ә ү з и я С о л т а н * УЙЛАР. ЮЛЛАР... Уйлар, уйлар... Авыр уйлар. Уйлап сезне, арыйммы? Әллә инде аз булса да Уйсыз яшәп карыйммы? Үрләр, үрләр... Биек үрләр. Сезгә менеп карыйммы? Әллә тигез юллар табып Ашыкмыйча барыйммы? Юлларнын да авырларын Узарга туры килер. Уйларның да авырларын Уйларга туры килер. Юллар үрләргә менгәндә Таеп алу ихтимал. Торып, туры юл үтәргә Бирче. Ходам, ихтыяр! Халәт Бөтерелеп. бар нәрсәне җимерер булып. Кузгалганда өермәдәй уем минем— Рәтле эшем дә юк. юкка уза гомерем, дим,- Үз-үземә мин кул селким. Шикләнүләр, шомланулар тынгы бирми. Ул чакларда буш савыттай мин шалтырыйм. Үз-үзеннән гел канәгать кешеләрдән Көнләшәм һәм мин аларны күрә алмыйм. Кисәк шунда ераклардан тавыш килә, - Ут күргәндәй булам адашкан чагымда. Сүзләр килә күңелемә. Шигырь туа! Гүя үлән таш астыннан шытып чыга. Сөенәмен. Үз җаена төшә дөньям. Чишмә чылтырый күңелемдә. Дәрт уяна. Назлый мине талгын искән җылы җил дә. Кояш чыга. Уй-хисләрем ялкынлана. Фәүзия СОЛТАН Учларымоа җиләк Үзәк өзелгән чак" исемле шигырь китаплары авторы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Проза әсәрләре дә яза Казанда яши Нишләр идек Сездән башка нишләр идек бу дөньяда? Янмас идек, көймәс идек, сөймәс идек. Яшәүнең һич яме юк бит сез булмагач, Сездән башка утка-сута кермәс идек. Янган йортка керә диләр хатын-кызны, Ут ягу чы, дөрләтүче—сез бит аны! Чапкан атны туктатучы—без, хатын-кыз, Чабучы ат сез түгелме—ир-ат халкы? Хатын-кызны чәчәк-гөлгэ. назга күмеп, “Алиһәм" дип сөюче дә ир-ат булыр... Сагыш-хәсрәт, күз яшенә күмүче дә, “Убырлы” дип сүгүче дә—ир-ат булыр. Сер бирмичә йөргән була хатын-кызлар, Күңелләрен аңлый белер йөрәк кирәк... Иңнәренә башны куеп сыенырга. "Юньсезем” дип... сагынырга ир-ат кирәк. Кемдә—нәрсә (Рансарча) Табигатьтә һәркемнең Үз коралы бар. Бөркеттә ул—кәкре томшык, көчле канат. Үгездә ул—мөгез, атта—тояк. Еланда—агу, куянда—аяк. Балыкта —йөзгеч, арсланда—тырнак. Көч-акылны биргән—ир-ат халкына. Чибәрлекне—хатын-кызга. Юккамыни Олимпларда, Парнасларда— Гүзәллеккә табынганнар Аллалар да! Учагыңа коры утын яксаң,— Өең җылы... Тормышыңда коры кеше тапсаң — Йөрәк җылый: Үзе дә ул яна белми—янарга да Бирми җылы... Йөрәкләрдә була алмый, димәк, Учак җыры,— Йөрәк җыры!.. & Тормышның асыл җебенә һәр очрашуны тезәм. Өзелерме, сибелерме?— Шул уй үзәкне өзә. Өмет белән яшәсәм дә, Бәйләнгән җебе нәзек. Көчле җил гөлне кискәндәй. Өзелерме нәзек җеп?!

Реклама