ҺӘР ЕЛДАН—БЕРНИЧӘ ЮЛ..

. Әллә ничә дистә еллар буе телләрдә—СССР Язучылар Союзының иң яшь әгъзасы, илкүләм съездның ин яшь делегаты. Язучылар оешмасының ин яшь җитәкчесе, язучылардан ин яшь Г Тукай премиясе лауреаты. Бөтендөнья әдәбияты китапханәсе сериясендә совет поэзиясенең иң яшь вәкиле кебек сүзләр белән исеме һәрдаим тәкрарланып киленгән шагыйрь Равил Фәйзуллинга да инде 60 яшь икән! Вакыт галиҗәнаплары аяусыз—үз гамәлен кыла бирә: тудыра, үстерә, олыгайта. Шагыйрьнең 70 елларда язылган мондый юллары бар: Яу-дауларны күргәннәр күп. Көрәш-шауда җиңгәннәр күп. Вакыт-яу—ин-ин яманы! Җиңүчеләр сирәк аны! Вакыт белән хезмәте тау Ирләр генә алыша ала. Заман, иелеп, җиңүченең шанлы исемен алып кала. Равил Фәйзуллии үткән иҗади юлны күзалласаң, инанып шуны әйтеп була: заяга үтмәгән Шагыйрь гомере!—тау кадәр эшләр башкарылган. Төрле елларда, төрле телләрдә кырыклап китабы дөнья күргән. Үткән гасыр ахырында бүгенге татар шагыйрьләреннән беренче булып 5 томлык «Сайланма әсәрләре»н чыгарган. Татарстанның халык шагыйре дигән олуг исем яуланган. Күренекле җәмәгать эшлеклесе буларак бихисап эшләр башкарылган Кырыктан артык еллар дәвамында, ягъни үткән гасырның 60 елларыннан башлап бүгенгәчә Равил Фәйзуллин иҗаты әдәби хәрәкәтнең, бигрәк тә татар шигърияте мохтенен һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Аның шигърияте турында бәхәсләштеләр, дәвамлы дискуссияләр вакытында капма-каршы фикерләр бәрелеште: хупладылар, шөбһәләнделәр, сагайдылар, сокландылар, инкяр иттеләр , әмма беркем дә анын талантьш, зур шәхесен шик астына алмады. Иҗаты турында йөзләгән мәкаләләр чыкты. Мөгаен, яна чор татар шигъриятендә ул ин күп өйрәнелгән шагыйрьдер Сонгы елда гына да анын иҗаты турында ике зур китап (Коллектив. «Равил Фәйзуллин: Заман Ижат. Шәхес». «Мәгариф» нәшр.. Ф Урманче «Борынгы миф һәм бүгенге шигырь. Равил Фәйзуллин иҗатына бер караш». «Школа» нәшр) дөнья күрде. Кырык елдан артык журналыбызның актив авторларыннан берсе булган хезмәттәшебезнең. Татарстан халык шагыйре Равил Фәйзуллин юбилеен анын үз шигырьләре белән билгеләп үтүне кулай күрдек. Инде әйтелгәнчә, Равил Фәйзуллин иҗаты турьпша тәфсилләп сөйләүнең «Казан утлары»нын әзерлекле укучысы өчен хәҗәте юк шикелле. Шунсы да бар. иҗаты мәктәп программаларына кертелеп махсус өйрәнелә торган шагыйрьнең сонгы 7-8 ел эчендә шигырь китаплары чыкканы булмаган икән Бу яктан караганда. Шагыйрь иҗатын ретроспектив планда янәдән бер искә төшерү урынлы, бигрәк тә яшьрәк буын у ку чылар өчен файдалы да булыр Шулай итеп, төрле еллардан—төрле шигырьләр. Дөресрәге, иҗат юлы башыннан бүгенгәчә һәр елдан—бер шигырь Күләм ягын истә готып. бу шигырьләрнең кыскаракларын сайларга тырыштык Шу лай да. алар шагыйрь ижатынын төп асщ сыйфатларын һәм ижатынын үсеш эволюциясен чагылдыра алырлар дип ышанабых ' Журналныц поэзия бүлеге Р а в и л Ф ә й з у л л и н Вакыт Алай үтелгән вакыт... Болай үтелгән вакыт... Яшәп үтелгән вакыт, яшьнәп үтелгән накыт бүтәннәр бәхете өчен сарыф ителгән вакыт! Авылда кышкы төн Балкый тышта баганала электрик фонарь. Корт күчедәй, шу л яктыда бөтерелә карлар. Нәнн ут Ай-йолдызларның барын алыштырган. Бар дөнья яктысын гүя бер үзенә җыйган! ...Җилләр чыбыкларны саргай бәсне коеп тора. Күгәрченнәр кыекларда посып, оеп тора. 1959 Каникулга кайтыр алдыннан Дәү әни.-ә Кайтам тиздән. Сагындырды йөзен, сөйләшүең, йөрүен, ырымын-•• Күз алдымда -сынын, кыяфәтең, сәке түрендәге урының. Утырырбыз бергә. Инде снн дә көткәнсеңдер шәкерт улыңны. Снн бәйләрсең оек. Мин каршыңда— уйлап яңа туар җырымны, сабый чактагы күк, аяк бөкләп, йомгагыңны тотып торырмын. 1960 Төш Әти белән икәү, имеш, атынабыз таганда. Гаҗәп: әтн гел түбәндә, ә мин—өстә һаман да... Уяндым сабый чак—төштән, унсигез язым үткән. Тагандагы урыннарны алышыр вакыт җиткән. 1961 Эрмитажда йөрим... Иркенәеп. күк сыярлык сарайларда йөрим, атлыйм затлы мәрмәр идәннән. Гаҗәпләнеп, мәрмәр сыннар сынап карап тора: «Адаштыңмы әллә?»—дигәндәй. Әй, сез—салкын йөзле таш кешеләр! Ялгышмыйсыз. мин—беренче безнең нәселдән. Нәни йодрык чаклы сабый йөрәк бабамнарның теләк-сусауларын яшергән. Мин кычкырам. Тавыш җепселләрем корыч кыл күк— заллар җавап бирә калтырап! Люстралар— тир һәм яшьтән койган кояш булып, юл ачалар миңа ялтырап. Эрмитажда йөрим җиңүчедәй!— сынатмыйлар элек камыл ерган табаннар. Алар белән. монда гына түгел, бар доньяны урап чыгарга да чамам бар! ...Ышаныч һәм өмет күзе белән гасырлардан карап тора кебек бабамнар. 1962 ҖИЛ—Вакыт ул... Җилдәр шатлык алып киләләр. Җилләр картлык алып киләләр. Җилләр диннәр алып киләләр. Җилләр чирләр алып киләләр... Җилләр алар шундый: теләсәләр— әллә ниләр алып киләләр! Җнл—Вакыт ул. белми тынычлык! Җил тамырын кисәр кылыч юк! Чын дуслар очратып, танышсам. кемгәдер дөрес юл табышсам. кемдәдер шат очкын кабызсам.— яктырып. нурланып. очынып. шигырьләр язарга ябышам. Юлымнан барганда ялгышсам, ауганда, дошманга ябышсам, сагыштан чирләргә сабышсам, хисемне яшемә чылатып, шигырьләр язарга ябышам. Ул нн бәхетле дип уйла снн. йә нн бәхетсез дип уйла снн. әгәр дә төннәрен уянып, шигырьләр язарга ябышсам. 1964 Ашкыну Кош оча. йолдызлар атыла, елгалар ярыннан ташына... Шуларны күрәм дә, күңелем еракка, еракка ашкына. Җир матур. Җир гүзәл, тик аны кадерләп, серләрен ач кына. Дәрт ту лы күңелем барсын да белергә, күрергә ашкына. Ышанып киләчәк тормышка, сокланып кешеләр гыйшкына.— жыр тулы тынгысыз күңелем яшәргә, яшәргә ашкына. Ми исли, ни гамь бар бу ярда? Ми сагыш, ни моң-зар ёу талда? Ми хикмәт, ни акыл бу ташта? Ни төен, ни сср бар бу тауда? Ми кой бар, ни җыр бар инештә? Ми боек мәшһүрләр бу төштә? Ми мәзәк, ни җорлык бу якта? Нн үлән, ни һава, ни дым туфракта?.. Әгәр дә шуларны белмәсәм. ничек мин үткәнен, бүгенен аңлыйм бу Илнең. 1966 * Диңгездә Ай юлы. Бер безме аерым?.. Ай нурында, һай, ялтырый каешым аелы! Сагышымны сиңа илтер,— диңгездә Ай юлы. Бер аерылсаң, ай, озак үтә,— озак үтә ай. елы... Ай нурында, ай. ялтырый каешым аелы. 1967 Ул көннәрне инде даулап булмый... Ул көннәрне инде даулап булмый... Сагынып кына була! ...Сөю ни икәнен белми гомерең узса,— каплан да бер ела. Сүнгән еллар нсәбенчә, тезеп, кара шәмнәр кабыз. Кешеләрне ку! Хет тынлыкта кал,— син барыбер ялгыз... Ул елларны инде даулап булмый... Сагынып кына була! Үткән бөеклеккә кайтып булмый,— табынып кына була... 1968 & Йөгереп-уйнап ага Болак. Камышлары рәшәдә! Казан өсте—ап-ачык күк, Иделкәй янәшәдә! Пөгереп-уйнап ага Болак. Чуерташлар -төбендә. Тымык түгел, йомык түгел. Болак гел саф күнелдә. Таңда тор да. ят та тыңла, җир астында чишмәләр! Алар бит эндәшәләр: «Идел-ана янәшәдә! Безгә мәңге яшәргә!» Пөгереп-уйнап ага Болак! 1969 * Гөмбәзләре—кояшмыни! Сары алтын- чиркәү. Бабайларның күз яшьләре менә кайда икән! Төссез түгел күз яшьләре, сары төстә икән! Ничек ялтырый тәреләр! Акыл—көчтә икән... Безнең якта—борынгыдан хәрабәләр генә. Чын тарихны азлар белә,— хәбәрдарлар гына... Гавамга мирас моң, сагыш, менә калган байлык. Шулай да әле халыкта гамь, байтак Тукайлык. 1970 * Бәхетле булып, таңгача йөргән идек икәү без. Каушырга да өлгермичә, аерылган икәнбез. Без яраткан ул ләйсәннәр кабатланмас микәнни? Бу йөрәкләр, өзгәләнеп, кабат янмас микәнни? Көзге соңгы чәчәкләргә саксыз кагылма икән. Үзең теләп бер хушлашкач, кабат сагынма икән. 1971 * Дошманым юк. Дус-белеш бар. Чнт-ятлар бар күралмаган. Дошманым юк. чөнки минем сүзем, эшем—түгел ялган. Чынны саткан кемдер, бәлки, яла ягар, арттан кадар. Бу дөньяда дошманым дип, телем бармас хәтта аңар. Әйтермен күк: дошман итмим, тик... ялгыштың, аңламадың. ...Беркатлысы булу кызык дошманы бар бу дөньяның. 197 2 Әйләнә СӘХНӘ, ӘЙЛӘНӘ... Баш исәк тә даһи җанмын сәнгатьтәге көченә, тик ул да каршы торалмый сәхнә әйләнешенә. ...Күренешләрне алыштырып, әйләнеп кереп китә. Гомерләрне, бәгырьләрне кискәләп, телеп китә. Менә шушы әйләнештә кемнеңдер соңгы роле. Соңгы алкышлануы. нң соңгы алган гөле. Кемдер Зөһрә, кемдер Таһир, кем әле Хәлил бүген. Ялга чыккан карт артистның үз хәле хәлдер бүген... Әйләнә сәхнә, әйләнә, сибелеп кала еллар. Сибелеп кала язмышлар, режиссерлар, геройлар... Сибелә... Әйләнә сәхнә. Булмый шул каршы торып. Изге җиргә була икән табынып тик, баш орып. Тоела кайчак, сәхнә ул агачтан түгелдер күк. Күз яше белән юылган көзгедер, күңелдер күк. Анда иңләп йөрүчеләр илаһи затлар кебек. Алар гаҗәеп якын да һәм бераз ят та кебек. ...Әйләнә сәхнә, әйләнә, шуышып кереп китә. Гомерләрне, бәгырьләрне кискәләп, телеп китә. Кирәк безгә Тәкъдир шундый: бик аздан да олы шатлык таба алырга. сөенергә кирәк безгә. Олимп УТЫ ягар чакта, сүнеп барган учагыңа тын өрергә кирәк безгә. Заманга иш булыйм дисәң— кем бер янса— ун яшьнәргә, ун янырга кирәк безгә. ТОРМЫ111 дигән халыкара сабантуйда батыр булып калалырга кирәк безгә! 1974 & Шаһзадә дә түгел, галим зат та. тылсым-серләр ятмый эчемдә. Мин Нарцисс та түгел, баһадир да, таман гына буем, көчем дә. Дөньяның исен китәрерлек түгел, ахры, кылган эшем дә... Ә шулай да сөеп, яратып яшь түктеләр безнең өчен дә! ...Ә сон үзең азмы өзгәләндең! Азмы яндың, азмы яшь түктең... Әйдә, ялгышын да хәзер дөрес диик назлы җилдәй үткән яшьлекнең!.. 1975 Көзге төндә. Займищеда Дөм караңгы тышта. Суык. Яңгыр ява. ява... Китап укудан күзләр дә ара таңга таба. Килеп, улымның юрганын ипләбрәк ябам. Аннан кысып кочаклыйм аны. Ә ул жылы. кайнар! Кара төндә нур иңдергән нинди бәхетем бар! ...Тышта туңган яңгыр Кызы тора чәчен тарап. Ә җил аның толымнарын тәрәзләргә сара! Ул чибәргә күз дә атмыйм— торсын, әйдә, тарап! ...Ятам уйда, улым аша киләчәккә карап. 1976 Нәсихәт Бушка алма берни бу дөньяда. Җиңел килгән рәхәтлектән саклан. Язмыш дигәннәре костырыр бер,— ә косканын булыр чат кан! Юләр булсаң гына шатлан— җиңел килде, диеп, бу мал. бу мәхәббәт, бу дан..’. Җиңел үлереңә генә шатлан. 1977 Бүлсәң бишкә бер халыкны Йодрык төен. УЛ язылса— аерылыр бармаклары... Өчпочмаклар булып калыр— өзсәң, йолдыз канатларын. Бүлсәң бишкә бер халыкны— аннан—исем калыр бары... 1978 Туганнарга Бергә чакта үскән идек тал тамырлары кебек' Халык җыры Безне бергә кайчак кайгы гына җыя хәзер Туган нигезгә... Без төрлебез төрле тарафларда мәшәкатьле Тормыш-диңгездә. Шатлыкларның, хәтта бәйрәмнәрнең көче җитми очраштырырга. ...Ә бит беркөн беребез ким булып, туры килер басып торырга1.. 1979 * Гомер бакый Яхшы белән Яман якалашкан, канда буталган... Тарих—сәер: хәтерендә рәттән— изге җан да, зина кылган да. Алып бабай өйгән курганнар да, Герострат яккан храм да, Клеопатра хатын патшаның күкрәген чаккан елан да. 1980 Үз-үзеңә таян! Башың имә, җилләр иссәләр дә каян! Киләчәккә карап, үткәнеңә таян! Көнләүчеләр, гүя, астан чаккан чаян... Тезеңә бәрсәләр, кулларыңа таян! Язмыш ханым усал, кайчак, юри шаян... Үсү юлларында иманыңа таян! Намуслыга кыен,— һәркем өчен гаян... Чит шәфкатен көтмә, йөрәгеңә таян! 1981 Палестина! Палестина!.. Палестина шагыйре Муин Бсису истәлегенә. Палестина! Палестина! Диннәр бишеге. Милләтләрнең халыкара гауга ишеге. Палестина! Палестина! Изгеләр җире. Кая изгелек?—таралгач үтерү чире... Палестина! Палестина! Шигъри исем. Бу җирләрдәге вәхшәткә, Дөнья, ни дисен? Палестина! Палестина! Язмышын—гыйбрәт. Аллалар күп чыккан җирдә хаксызлык күбрәк... Палестина! Палестина! Көрәш учагы. Гарәпләрнен берләшергә ант эчәр чагы. 1982 Су асты көймәсендә Гүя—гильза. Ә эчендә— дары түгел—кешеләр! Су төбендә Туган җнрне төштә күреп яшиләр. Су басымы, кан басымы, җан басымы... югары! Ничәнче ай зәңгәр күкне күргәннәре юк әле. Уңда, сулда, өстә, аста гел тимер кыса гына... Торпеда күк атыл идең ярларнын кочагына! Адәм балык түгел дә бит төпкә төшеп ятарга. Нишләсен соң? түзә, чыдый киләчәге хакына. Астагы сәер тормышны төшеп яшәгән оелэ! Анда көймә батуы да тик... күтәрелмәү генә! Су асты тын. Гаҗәеп тын. Жан гына ала давыллап. Җир иминлеген саклыйлар, су астын каравыллап?.. 1983 Елан тавыннан карадым... (Төш) Елан тавыннан карадым - дуңгыз көтүен күрдем. Казансуда таш һәйкәлнең агып китүен күрдем. Елан тавыннан карадым— Ослан тауларын күрдем. Идел төпләренә багып, сагыш ярларын күрдем. Елан тавыннан карадым— биш балта сабын күрдем. Акпатшаның айбалтада күзенең агын күрдем. 1984 * Вакыт өчен нәрсә Адәм гаме! һәр үзгәреш ана дөреслек! Гаҗәпмени— Атлантида хәлен аңлый алмый икән Эверест... Кайчак сыйпап сөйгән гөлләрен дә белми-тоймый синең шатлыкны. ...Кем ишетсен. Галәмгә дип төбәп, җнң эченә әйткән хаклыкны. 1985 Тау—шул ук җир... Тау—шул ук җир. Тик аңарга башны чөеп карар җир. Тау—шул ук җир. Туарга да, күмелергә дә ярар җир. Тау—шул ук җир. Тик һәркемнең табанына ятмас җир. Тау—шул ук җир. Биеклекне бер югалтсаң, тапмас җир. 1986 Кайсын пигы итәгендә Ватаныңа килеп, тауларында йөрим. Үзең исән чакта соңладым. Бер юаныч: исемең йөрткән пикны үз күзләрем белән күралдым. Монда булып киткән зур шагыйрьләр данлап язсалар да тауларны; таулар җанын йөрткән халык рухын килгән-киткән сәях аңлармы? Таулар матур. Әмма кырыс та алар. Ташны тирең тишсә—син ашлы!.. Әйтә идең: тауларымның минем күләгәләре дә кояшлы! Кнртләч-киртләч икән тау очлары— гүя кардиограмма сурәте! Ничек түздең икән, йөрәгеңә ишелгәндә халкын хәсрәте? Синдәй ирләр барда, аз халык та ишле, бөек булып таныла. Әйтелгән сүз, күкрәү-яшен булып, әверелә дөнья данына. ...«Ах! Тау юклыклар...►дип язган идем күптән инде—үсмер чагымда. Гомер тавын төшеп кабатлыймын: таулар юк! дип, тагын, тагын да... Казаннарга килеп чыга идең, күңелләргә шатлык өләшеп. Егет булып калдың күңелләрдә, бер символы булып көрәшнең. Син бер ныклы тере күпере идең болгар иле белән балкарның. Җәрәхәтле таш та җанланадыр, канат тисә—синдәй шонкарның! ...Кайсын пигы. Биек. Итәгендә яшь бөркетләр канатланалар. Таулар биеклекне югалталмый— алар Күккә кадакланганнар! 1987 * Шигырьнең кирәклеге турында кайчак кирәкмәгән бәхәсләр дә булгалый. «Шигырьне укымыйлар...» дип «сөенү» җиңелрәк. Бездә әдәбият әнкәсе гомердән Шигърият! Әнкәләрне санламаучы сантыйлар да җитәрлек. Бездә шигырь аңлаганга— башын Себер китәрлек! 1988 Әлмәттә җир тетрәү Әхмәттә җир тетрәгән. Дурт-биш баллга җиткән ди! « Татнефтьитә графиннар чайкалышып киткән ди. скважиналар үтсен дә, өстеңдә үскән игенең ярымагу булсын да, буыннар вагая барып, зәгыйфь алмаш тусын да, бакый гомер туган җырлар капылт онытылсын да. шушы мәхшәрләрне данлап кемдер язып торсын да...— бер тетрәп куярсың шул! Әлмәттә җир тетрәде. Бик күптән түгел эле... Кемнәрнеңдер, кардәшләрем, тетрәдеме күңелләре? Тетрәдеме күңелләре?.. 1989 Биеклек Тау өсләрендә наратлар җилләрдә чайкалалар. Очлары белән күкләргә нидер язмак булалар? Бөркетләр узышып яулый күкнең яна катларын. Янәсе, киң офык күрсен хакимлек канатларын! Төнге күктән күп йолдызлар атыла яна-яна. Бнектәнрәк төшкәне күзләргә сеңеп кала. Кеше дә үрләмәкче гел... Ә рухының үз күге. Кылган игелеге белән үлчәнә биеклеге. Җирне җансыз дисезме сез? күрсәтер «җайсызлыгын»! Килер буыннар каргаячак бүгенгеләр аңсызлыгын. «Татанылып. көчләнелеп чирле булып кат да син, бәгырь канын нефтен биреп, атмашка су ат да син, үзеннән чыккан алтының үзеңә ятмасын да. шешә ватыклары белән өслегең каплансын да. чишмәләрең тозда эреп, дегетләнеп бетсен дә, тәнеңә күп меңәрләгән 1990 * Бер-беребезгә артык якынлашмыйк! (Ерагая башларбыз дип куркам!) Хыял күкләренә менеп шашмыйк! Син дә тукта! Мин дә... Тамчы күз яшь куйсын нокта. Калыйк без Яшәү Картасында сагыныплар көтәр якынлыкта, гомер буе теләр ераклыкта!.. 1991 Әни ишетми калган җыр Бар к)'ңелчәрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы Г. Тукай Яшь чакта, сау чакта дәрьялар, диңгезләр кичәргә ишкәк тә, каек та табылыр. Давылда адашсаң, караңгы төннәрдә яктыртып әнкәңнең йөрәге кабыныр. Яшь чакта, сау чакта даныңа, малыңа, җанына дуслар да. ярлар да сарылыр. * Көтмәдекме безне баскан басымның басылуын? Җанга, рухка, хөр фикергә юлларның ачылуын? Көттек. Көттек... Ниһаять, күзләр шәрран ачылды. Күз алмасына шәп-шәрә чынбарлык кереп тулды. Кануннар шартлап ярылды. Ил-җирләр тетрәнде. Хәсрәткә тарысаң, догада, күкләргә илереп, тик газиз әнкәен сагыныр. Яшь чаклар, сау чаклар, болыттай, мәңгегә кайтмаска, җилләргә сарылып агылыр. Ахыргы көндә дә чәчәкләр күзендә күрерсең— әнкәен карашы чагылыр. 1992 Әтрәк-әләмнәр көрәйде, хезмәтле—бөкерәйде... Империя коллыгында гел күнеккәч искегә, «Демократия»сеннән дә юылмаган ис килә. Әче төтене заманнын күзләрне ачыттыра! Яхшыга да. Яманга да капкалар ачык тора. Ә Вакыт ашыктыра... 1993 Кар төшерәм түбәдән Кар төшерәм түбәдән, кар төшерәм. Куеннарда назлы март җиле! Шул карлар күк иннән елларның бер кадәрен төшерәсе иде! Ә түбәнең кояш төшкән ягы күптән кибеп, инде ялт иткән! Гомер төшлегенне бер уздыргач, гел «I 1оуе уои»лар' оят икән... Күләгәле якта кар катламы. Шул якны бнт кирәк көрәсе! ...& шулай да. яшьне тыеп, килә Кояш якка карап көләсе! 1994 ? Минем тара.тган салларым бар. Төшләремдә шу ларны жыям. Үскән җирләренә илтеп утыртамын мин аларны. Төпләренә сулар снбәм. ботакларын ябыштырам. Яфракларын ялгау— ансы яз эше. Өннәремдә гомрем буе җиһан буйлап сүзләр жыям күнелемә. Бәгырьләргә үтәрдәйләреннән оран салам! Милләттәшләр, кан-кардәшләр җыелыр дигән өмет белән Дәүләт дигән Сабантуйга. 1995 * Академиклармы? Бездә дә бар. Байтак алар: хакыйкый да әгъза, әгъза да хакыйкый... Тик... никтер юк араларында берәр Нәкый. йәки Бакый. йә Исхакый! * Ярлар бер тулышып алыр— боз киткәч. Ата йортында гөл шытар— кыз киткәч. Ваклар эреләнеп калыр без киткәч... 1997 '! 1оуе уои (инг )мнн сине яратам * Шундый итепләр сөйлиләр! торасың шаккатып1.. Ялганнарын аңлаганга — еларлык ятып. Күпләр, бахыр, сәҗдә китеп, тыңлыйлар оеп. Киләчәген, язмышларын «бүкәнргә куеп. Хакимияттә—тозаклар, богаулар, бикләр... Матур сүзләргә оялый иблислекләр. ...Сөйлиләр! Алганнармыни Күкләрдән вәхи... Бу дөнья Чын-Ялганнан тора, билләһи! 1998 Триптих (Ичкерия) 9 Кавказ дәрьялары—кан елгасы. Тау бозлары яшькә манчылган. Каргыш болытларын сөйрәп йөри күген җуйган бөркет-лачыннар. 9 Төннең—ае, көннең—кояшы юк... Шомлы бер өн: иңри «ах-вах!..»лар... «Җирдә нинди мәхшәр туе?» диеп кубарылып баскан әрвахлар... 9 Юктырсың па. Алла... М. Гафури Язмыш итеп, вәхшиләргә—җиңү, ватандарга—үлем язасың?.. Җәннәт җирен тәмуг ясаганнар нигә алмый Күкнең җәзасын? 1999 Уйланды ир иртән уянгач... Чыны ир-атның— көн дә кичә сиратны «Ир егетнең йөрәгендә иярләнгән ат ятыр!» Төшендә чапты-чапты да шул атта, уянгач иртән, уйланды шул хакта: тан телдә сөйләшмәс балалары. Идарәгә менәр угрылар— алдап җыйган малга тугрылар. Закон өстендә закон булыр. Указ өстенә Указлар, берсен-берсе бетерешеп бугазларлар. Зур галимнәр акчага ялланырлар. Клонлаштырмакчылар Алланы да. Җиһандагы вакханалия-хаоска шаклар катыр Нострадамус та! ...Ахырзамаи килеп барсы кнлер вәйран. Кояш кадәр кояш калыр хәйран. 2001 * Премьералар булса -дулкынланам... Нинди рольдә икән бусында? ... Ә ул күптән театрдан киткән. Язмышына инде буйсынган. Сыгылмалы горур буй сынган. Ә күңелдә һаман Назлыгөл ул! Карап тора кебек гел сынап. 2002 Шахта өсләрен камаган көзге сары яфрак Өстә микән, аста микән безгә язган туфрак ‘ Шахтер җыры Күмер базларында күмелеп калган күпме татар моңы, күпме сүз!.. ...Күгең булса гына җирдә казган. Күккә күмелгәннәр генә үлемсез! 

Реклама