Логотип Казан Утлары
Публицистика

Коръән татар телендә

46-ӘХКАФ (КОМ ТАВЫ) СҮРӘСЕ Әхкаф сүрәсе 35 аятьтән тора. Гал кавеме яши торган чүлдәге ком барханнары гарәпчә Әхкаф дип атала. Сүрәнен исеме шуннан килә. Мәккәдә иңгән. Би см илл әһ и р-рах м ән и р-ра х и м. 1. Ха. Мим. 2. Бу Китап жинелү бетмәс кодрәтле һәм бердәнбер хөкемдар вә хикмәт иясе Аллаһтан иңдерелде. 3. Күкләрне. Җирне, алар арасындагыларны Без Хакыйкать буларак, тәртип иттек һәм мәгълүм бер мөддәткә чаклы хәрәкәт итсеннәр дип. яралттык Кяферлар кисәтелгәннәрдән йөз чөерә —Аллаһны инкарь итеп, табынган нәмәстәләрегезнең нинди (кодрәткә ия) булганнары турында фикерләрегезне миңа әйтегез. Аларның дөньяда барлыкка китергән нәрсәләрен күрсәтегез, -диген -Юкса, күкләрне барлыкка китерүдә аларның катнашы бармы? Моннан әүвәл (иңдерелгән) бер китап яки гыйлем калдыгы булса, дөреслеккә дәгъва итсәләр, миңа (дәлил) китерегез. 5. Аллаһны инкарь итеп, башка (пошарга. сыннар)га табыналар. Ул нәрсәләр (пошар, санәмнәр таш. ут. ) аларга Кыямәткә кадәр ләм-мим сүз әйтмәсә да Шулар кебек адашкан берәр кеше булырмы9 Гәрчә атар (пошар, санәмнәр) үзләренә табынганнары турында белмиләр да 6. Кешеләр мәхшәрдә бер мәйданга тупланган вакытта алар (потпөроапюр) үтләре табынганнарның дошманына әверелер. Алар (агачка, ташка, санәмнәргә) табынганнарын инкарь итәрләр. 7. Аятьләребез аларга ачык итеп укылганда, ягъни аларга Хакыйкать килгәч, барысын да инкарь иттеләр. —Бу—көн кебек ачык бер сихер,—лиделәр. 8. Юкса: —Аны (Коръәнне) ул үзе уйлап чыгарган—дип әйтәләрме? Әйт син: -Әгәраны мин уйлап чыгарган булсам. Аллаһ тарафыннан мина киләчәктән- жәзадан мине коткарырга көчегез житмәс иде. Ул сезнең Коръән хакында сөйләгән гайбәтләрегезне яхшы белеп тора Минем белән сезнең арада шаһит булыр өчен бер Аллаһ жита Аллаһ-рәхимле ярлыкаучы. 9. Әйт син: -Мин беренче килгән Пәйгамбәр түгел мен.-ди ген -Үземә һәм сезгә ни булачагын да мин бетмимен Мин бары тик үтемә йөкләнгән вәхиига йөз тотам. Мин бары тик ачыктан-ачык кисәтүче генә 4. Әйт Журнал өчен Рабят БАТУЛЛА әзерләде 10. Әйт: -Уйлаганыгыз бармы? Бу (Коръән) Аллаһ тарафыннан килгән булса да, сез аны инкарь иттегез вә Исраил токымыннан булган берәү үзенә охшаш (тагын бер пәйгамбәр тиәчәгенә) шаһитлек итте һәм иман китерде. Шулай да сез һаман кирелегегезгә таба барасыз. Шик юк ки. Аллаһ андый залимнәрне тугры юлга күндермәс. ( Исраил токымлы—Ягъкуб нәселле. ягъни яһүдиләрнең берсе. Габдулла ибне Солом исемлесе Мпага иңдерелгән Тәүратта соңгы Пәйгамбәр булып Мөхәммәдиең киләчәге турында хәбәр таба һәм Исламны кабул итә' Хәсән Чантай тәфсиремнән ) 11. Ул кяферләр иман китергәннәр хакында әйттеләр: -Әгәр ул эш (иман китерү) яхшы булса, алар безне узып иман китермәгән булыр иде,—диделәр. Алар (Коръәнгә иярмәде) тугры кхпдан китмәде һәм: —Бу—әүвәлдән килә торган ялган,—диделәр. 12. Аннан (Коръәннән)ә\вәп дә тугры юл күрсәтүче һәм рәхмәт буларак. Мусага Китап (Тәүрат) иңдергән идек Менә бу (Коръөн)аә гөнаһкяр залимнәрне кисәтер өчен, игелек кылганнарны сөендерер өчен, гарәпчә иңдерелде һәм ул Тәүратны дөресләп, раслаучы бер Китап 13. —Раббыбыз—Аллаһ!—дип, соңыннан да шуңа тугры булганнар өчен (Кыямәттә) бернинди дә куркыныч юк. Аларга кайгы килмәс. 14. Алар жәннәт әһеле булыр. Кылган игелекләренә күрә әҗер буларак, анда (җәннәттә) мәңгегә калачаклар. 15. Без адәм баласына ата-анага игелекле булырга васыять иттек. Анасы аны карынында йөрета Авырлык илә таба. Баланың ана карынында йөрүе һәм сөт имә торган вакыты утыз айдыр. Ниһаять, ул (бала) егетлек чорына жита Кырык яшькә житкәч. әйтер: -Йа. Раббым, үземне, ата-анамны нигьмәгләндергәнеңә шөкранӘмне кабул ит. Сине ризалатырлык игелекле гамәлләрдә булуыма миңа илһам бир Үземне да нәселемне дә рәхмәтеңнән ташлама. Хактыр ки, мин Сиңа юналдем. Шиксез ки, мин (иман китереп) мөселман булдым 16. Кылган игелекләрен кабул итеп, гөнаһларын ярлыкаячагыбыз, менә шушындый кешеләр—жәннәттәгеләр арасында булыр. Бу аларга бирелгән вәгъдә нәтиҗәсе. 17. Ата-анасына: —Уф. туйдым сездән, миннән элек тә ничәмә-ничә нәселләр яшәп үлгән (һәм терелеп кайтмаган), шулай да сез минем яңадан терелеп чыгарылачагыма ышандырырга тырышасыз!-дип гыйсъян итүчеләр юкмыни? Ата-анасы Аллаһка ялварыр да. баласына әйтер: —Йазыклар булыр сиңа! Иман китер. Аллаһның җәзасы, һичшиксез, хак!- дип үгетләрләр. Ул исә: -(Сез сөйләгәннәр) борынгылардан калган әкияттән башка һичнәрсә түгел,- дип әйтер. 18. Менәшундый (көфер сөйләүчеләр) әүвап яшәп-киткән җеннәр вә (гөнаһкяр) кешеләр өере белән бергә җәһәннәмдә булыр, дигән Аллаһның вәгъдәсе хаклыкка иреште. Чыннан да. алар зур зыян күрүчеләр рәтендә 19. Һәркемнең кылмышына күрә дәрәҗәсе дә булыр. Аларга һичбер гаделсезлек кылынмас. Гамәлләренә күрә әҗерләре түләнер. 20. Ут каршысына китерелгәч, кяферләргә әйтелер: -Сез фани дөньядагы тормышыгызда рәхәт яшәп, бөтен зәүкый ләззәт маягызны исраф итеп бетердегез инде. Хакыгыз булмаган көенчә Җир йөзендә артык тәкәббер булдыгыз. Андагы бозыклыгыгыз өчен, бүген монда хурлык газаплары белән җәзаланырсыз. 21. Гад чапкы арасыннан чыккан (ҺудМы исенә төшер. Аннан әүвал дә аннан соң да кисәтүче пәйгамбәрләр килеп киткән иде инде Хәтерлисенме, ул Әхкафтагы (кам чүлендәге) халыкны -Аллаһтан башкага гыйбадәт кылмагыз! Шунысы чактыр ки. мин сезнең өскә киләчәк хәтәр Көннен газабыннан куркамын.-дип кисәткән иде. 22. Гавам әйтте: -Син безне табына торганнарыбыздан ваз кичтерсргә дип килдеңме? Әгәр дә син сөйләгәннәр хак булса, вәгъдә итә торганыңны (газаплар, могҗизаларыңны) хәзер үк күрсәт.-днделәр 23. (Ьуд) әйтте: -(Сезгә газапның кайчан кшөсен) бер Аллаһ белә Мин алып килгән хәбәрне генә сезгә тапшырамын. Ләкин, күрәм. сез наданнар өере икәнсез.—диде. 24. Шулчак (аларҗыаган) узэнтә таба килүче газап болытын күреп, әйттеләр: —Бу янгыр болыты!—диделәр. -Юк.-диле (һуд).-Бу сез хәзер үк күрергә теләгән газабыгыз, каты давыл- хәтәр жәза болыты булыр 25. -Раббының әмере илә ул бөтен нәрсәне харап итеп бетерер (Давьидан соң) аларнын җимерек каралты-куралары гына тырпаеп калыр Менә, гөиаһлыларны Без шулай җәзалыйбыз 26. Хактыр ки. аларга да сезгә бирмәгән кодрәтебезне вә байлыгыбызны бирдек Үзләренә калаклар, күхләр вә бәгырь бирдек Ләкин колаклары да. күзләре да бәгырьләре дә аларга һичбер файда китермәде Чөнки алар Аллаһ аятьләрен (апачык исбатларын) белгән көенчә, инкарь итте (Ахирәттәге газап турындагы хәбәребезне) мыскыллап көлгәннәр иде. (шул газап) үзләрен чорнап алды. 27. Хактыр ки. Без якын-тирәгездәге мәмләкәтләрне һәлак иттек Бәлки, алар (кәферзектән) иманга кайтырлар дип. аятьләребезне кат-кат аңлаттык (һәлак ителгән б\ шәһәршр Сәмуд, Гад һәм (капкалар.) * 28. Алайса, ни өчен Аллаһтан башканы якын күреп табынган санәмнәре аларнын үзләрен Аллаһ газабыннан коткармады1' Газап килгәч, ул санәмнәр юкка чыкты Шул санәмнәр Аллаһ белән арадашчылык итәчәк, дип әйтүләре аларның ялганы һәм уйдырмасы иде. 29. Коръән тыңласыннар дип, бер төркем җенне синең янга җибәрдек Коръән тыңларга әзерләнеп беткәч, алар бер-берсснә әйтте: -Тыныгыз! (Тын да алмыйча тың,шгыз!)-мя.спәр. Корьән укылып беткәч, алар (Кыямәт көнне булачак җәзалар турында) кисәтүче булып, үз кавемнәренә әйләнеп кайтты. 30. 31. Алар: -Әй. кавемебез.-диде.-Хак сөйлибез без Мусадан соң иңдерелгән һәм үзеннән алда килгән (бозьиган ката шарны) дөресләүче. Хакыйкатькә вә тугры юлга юнәлтүче бер Китап сүзен тынладык Әй. кардәшләребез' Аллаһның кисәтүчесенә буйсыныгыз. Аллаһка иман китерегез, һәм Аллаһ сезнен бер алеш гөнаһларыгызны кичерер вә сезне әче газаптан коткарыр 32. Аллаһның кисәтүчесенә колак салмаган кеше Аллаһны Җир йөзендә бичара хәлдә калдыра алмас. Аллаһтан башка ул кеше үзенә дуслар да табалмас. Менә шулар инде күрәләтә юлдан язган бәндаләр. 33. Күкләрне вә Җирне яралткан вакытта ару-талуны белмәгән Аллаһның үлеләрне терелтергә генә кодрәтеннән киләдер, шәт. Шул турыда аларнын башына килмиме? Әлбәттә Аллаһның бөтен нәрсәгә кодрәте җита 34_. Утка атылачак Көнне инкарь итүчеләргә; -Йә ничек7 Бу (җәза) хак түгелмени?-диелгәч. алар: —Хак' Валлаһи хак,—дип әйтерләр. Аллаһ исә: -Алайса, инкарыгызга күрә җәзасын да татыгыз!-дип боерыр. 35. Шулай булгач, (ий. Мөхәммәд) тәвәккал-гаярь пәйгамбәрләр сабыр булган кебек, син дә түз. сабыр ит. (Кяферләргө биреләчәк җәчоларны) ашыктырма. Вәгъдә ителгән газапны күргәч, аларга фани дөньяда көннең бер сәгате кебек аз яшәгәндәй тоелыр. Бу (Коръән кешеләргә бөтен хәбәрләрне дә) ирештерүче. Юлдан язган халыклардан башкалары һәлак ителерме? (Һичкайчан да!) 47—МӨХӘММӘД (МӨХӘММӘД) СҮРӘСЕ Мөхәммәд сүрәсе 38 аятьтән тора. Бу сүрә Пәйгамбәребез хәзрәтн Мөхәммәд исемен йөртә. Мәдинәдә иңгән. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Иманга килмәгән һәм (иманлыларны) юлдан яздырган кешеләрнең (яхшы) эшләрен Аллаһ заяга чыгарыр. 2. Иман китереп, игелек кылганнарның, хакыйкать буларак, Раббы тарафыннан Мөхәммәдкә иңдерелгән (Коръәнгә инанганнарның гөнаһларын Аллаһ каплар вә хәлләрен җиңеләйтер. 3. Шулай булачак, чөнки инкарь иткәннәр яманлыкка иярде, иман китергәннәр исә Аллаһтан килгән дөреслеккә йөз тотты Менә шулай итеп. Аллаһ инсаннарга үз кылмышларыннан гыйбрәтле мисаллар китерә 4. (Яуда) кяферләр белән кара-каршы очрашкан чакта, муеннарына каты итеп чабыгыз. Ниһаять, каты орышып, аларны хәлсезләндергәннән соң, ныклап бәйләгез (әсир итегез). Сугыштан сон аларга игелек кылып, түләү алмыйча яки түләү бәрабәренә азат итегез. Яки алар сугыш чыгымнарын түләсеннәр. Боерык шушыдыр. Аллаһ ихтыяр иткән булса, аларны. (сугышсыз да) һичшиксез, тар-мар иткән булыр иде. Ләкин сезне сынап карау иде бу сугыш. Аллаһ юлында үтерелгәннәрнең гамәлләре мотлак, заяга булмас. 5. 6. Аллаһ аларны морадларына ирештерәчәк, күңелләренә шатлык иңдерәчәк вә аларны Үзе вәгъдә иткән җәннәткә урнаштырачак. 7. Һәй. иман китергән кешеләр, әгәр сез Аллаһка буйсынып, (Аның диненә. Аның пәйгамбәре китергән Исламга) ярдәм итсәгез Ул да (дошманнарыгызга каршы) сезгә ярдәм итәр вә тез буыннарыгызны ныгытыр (җегәрегезне арттырыр). 8 * * * 12 13 8. Иман китермәгәннәрнең йөзе аска килер. Аларның гамәли тырышулары бушка китәр. (9) Чөнки алар Аллаһ иңдергәнгә (Коръәнгә) чирканып (шикләнеп) бактылар. Аллаһ аларның гамәлләрен заяга чыгарды. (10) Алар (Мөхәммәд кавеменең кяферләре) дөнья буйлап сәяхәт иткәндә үзләреннән алда яшәп-киткәннәрнең нинди хәлдә калганнарын күрмәдеме'’ Аллаһ аларның тамырын корытты. Бу кяферләргә дә шул ук тәкъдир булачак. (11) Чөнки Аллаһ-иман китергәннәрнең химаячесе. Кяферләрнен химаячесе булмас. 12. Хактыр ки. Аллаһ иман китереп, игелек кылганнарны асларыннан ермаклар агып ятучы җәннәтләргә урнаштырыр. Көферлек кылучылар бу дөньяда кәефсафа корыр, хайван кебек ашап туймас (бар белгәннәре ашау, җенси азгынлыкта типтерү). Аларның урыны—тәмуг. 13. Без ничәмә-ничә мәмләкәтне һәлак иттек. Юкса, алар синең шәһәреңнән (Мәккәдән дә) куәтлерәк иле. (Без аларны җәзага тартканда) һичбер ярдәмче булмады 14. Раббынын ап-ачык бәян ителгән хак динен ихлас тотучы (мөселман) белән яман эшләре үзенә яхшы булып күренгән һәм нәфх һәвәслегенә дучар булган (кяфер) бертигез булырмы? 15. (Гөнаһтан) сакланганнарга вәгъдә ителгән җәннәтнең сыйфаты шулдыр ки: анда төсе, исе-тәме асылы бозылмаган сулар агып торучы чишмәләр; әчеми торган сөт елгалары, күңел күтәрүче, ләззәтле ширбәт арыклары, сыек бал ага торган ермаклар булыр. (Теләгән кешегә) төрле-төрле җимешләр. Раббыдан ярлыкау булыр Балар (оҗмахтагшар) мәңгелек утта калган һәм эчәкләрен, ашказаннарын телгәләүче кайнар су эчүләр белән бертигез булырмы? 16. Кяферләрдән шундыйлары да бар. ул синең үгетеңне тыңлап тора Яныннан китүгә үк белеме булган кешеләрдән: -Әле яна гына ул ни турында сөйләде соң?—дип сорар Аллаһ аларның күңеленә көферлек мөһере басты Алар-нәфес һәвәслегенә бирелгән бәндәләр. 17. Тугры «алга басканнарның (мөхминнәрнең) һидаятен Аллаһ тагын да арттырыр (Диндәге) пакьлекләрен сакларга форсат бирер. 18. Ул Сәгатьнең (Кыямәтнең) өсләренә көтмәгәндә киләчәгеннән башка язмыш көтәләрмени соң алар9 Аның галәмәтләре инде күренә дә башлады. Шулай булгач, ул (Кыямәт җәзасы) килгәч кенә гыйбрәт алып, тәүбә итүләре файда бирмәс. 19. Син белеп тор: —Аллаһның Үзеннән башка (Илаһи кодрәткә ия һәм) Тәңре булырдай һичберкем кж,—дигән Хакыйкатьне онытма һәм үзеңнең һәм мөселман ирләр белән мөселман хатын-кызларның гөнаһлары ярлыкансын. дип тела Аллаһ (көндез) кайда йөргәнегезне да (төяш) кая барганыгызны да белеп тора. 20. Иман китергән кешеләр әйтте. -Жиһад сугышы тугрысында да берәр сүрә иңдерелсә иде.—диделәр. Ләкин сугыш турында ап-ачык әйтелгән сүрә иңдерелә калса, эчләрендәге чир кузгала һәм алар әҗәлне күреп, һуштан яза башлаган кеше кебек, сиңа бага Әжалдән курыккан кешене әҗал тизрәк таба. 21. (Аларның бурычы) итагатьле булу вә матур сөйләшү. Эш җитди төс алгач. (сугыш чыккач, төче сүзләр сөяшнең кенә калмыйча) Аллаһка тугрылык күрсәтсәләр, һичшиксез, үзләренә хәерле булыр иде. 22. (Исламны ташап, кяферлеккә) кире кайтсагыз (һәм сезгә хакимият бирелсә). Җир йөзендә бозыклык чыгарып, кардәшлек җепләрен өзеп ташламассызмы? (23) Менә шундыйларга Аллаһ ләгънәт орды, аларны саңгыраулатты, (күңел күзләрен) сукырайтты (24) Алар Коръәнне аңламыйлармы? Әллә аларның күңеленә йозак салынганмы’’ (25) Хактыр ки. үзләренә тугры юл мәгълүм булганнан соң да. шул юлдан чыкканнарны шайтан тотып ала Һәм шайтан: бозыклык кылу-гөнаһлы эш түгел, дип котырта-өметләндерә башлый (26) Чөнки алар Аллаһ иңдергән (Коръән)нән риза булмаганнарга -Кайбер очракларда без сезгә буйсмначакбыз.-диделәр. Аллаһ аларның яшерен эшләрен белеп тора. (27) Фәрештәләр (мо/шфикмарның) йөзләренә аркаларына суга-суга җаннарын алганда, аларның хәле ничек булыр икән? (28) Бу җәзалар аларга шуның өчен би речә чөнки алар Аллаһны ачуландырган (көфер) нәрсәләргә иярделәр. Аллаһ разый булган (санашы) нәрсәләрне сөймәделәр. Шуңа кура Аллаһ аларнын эшлөрен-тырышуларын юкка чыгарды (29) Эчләрендә (Пәйгамбәргә. Исламга каршы) хөсетлек чире булганнар: -Аллаһ безнең хөсетлегебезне фаш итмәс.-дип уйлыймы9 (30) Ихтыяр итсәк. Беэ аларны сиңа күрсәтер дә идек, син аларны йөзләреннән таныр идең Әмма син аларны сөйләү рәвешеннән дә таный алырсың. Аллаһ сезнең бар гамәлләрегезне белеп тора. (31) Хактыр ки. Җиһадта катнашканнарыгыз белән (сугыш авырлыкларына) түзем булганнарны ачыклаганга чаклы вә (сугыш кырыннан килгән) хәбәрләрегезне дөресләгәнгә кадәр, сезне үз каршыгызда сынарбыз. 32. Үзләре имансыз булган кяферләр—башкаларны да Аллаһ юлыннан яздыручылар; үзләре алдында тугры юл ачылганны күреп та Пәйгамбәргә каршы күтәрелгәннәр Аллаһка һичбер зарар кыла алмас. Аларның кылмышларын Аллаһ юкка чыгарачак ('Хөзрәти Мәхаммәдкә каршы баш күтәрүчеләрне Кураеш мөшриклоре белән яһүдиләр котыртып торгашшгы мәгълүм. Юкса, мөшрикяөр дә. яһүдиләр дә садака бирә, бер карасаң, игелек тә кыш кебек, ләкин Аллаһ. астыртын эиыәренә күрә, аларның бу игелекләрен кабу л итми 33. Әй, иман китергән адәмнәр. Аллаһка итагать итегез. Пәйгамбәргә итагать итегез. Кылган эшләрегез заяга китмәсен. 34. Инкарь итеп, башкаларны да Аллаһ юлыннан яздырганнарны вә соңыннан кяферлектә үлгәннәрне Аллаһ ярлыкамас. 35. Өстенлек сезнең тарафта булган чакта, йомшап, (кяферләрдөн) солых сорамагыз. Аллаһ сезнең белән берга Аллаһ (игелекле) гамәлләрегезне юкка чыгармас. 36. Дөресе шул. дөньядагы тормыш бары тик уен. кыска вакытлы күңел ачу гынадыр. Әгәр иман китереп, (гөнаһлардан) сакланыр булсагыз, Аллаһ сезгә әжерен бирер Сездән малларыгызны тартып алмас. (Сарыф ителергә тиешле зәкят. садака, хәердән башка.) 37. Әгәр дә (Аллаһ. шул садакалардан калган) малларыгызны (кырып-себереп) алырга теләсә сезне кыен хәлдә калдырыр, һәм сезнең саранлык, хөсетлек вә нәфрәт хисләрегезне фаш итәр иде. 38. Менә шулай итеп, сез Аллаһ юлында чыгымнар тотарга (зәкят. садака, хәер бирергә, мәчет салдыруга өлеш кертергә) чакырыласыз. Арагызда сараннар бармы? Кешенең саранлыгы (җәза булып) үзенә кайтыр. Аллаһ—бай, сез исә фәкыйрь Әгәр Аннан йөз чөерсәгез, сезнең урынга Ул башка токымны китерер. Алар сезгә скшамаган булыр.