Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан

ТАТАРСТАН ДЕЛЕГАЦИЯСЕ АКШп Премьер-министр Р Миннеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация АКШнын Денвер шәһәрендә (Колорадо штаты) булды Делегация составында сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры X Салихов. "Ак Барс" банкынын күзәтү’ советы рәисе Р Мусин, Татарстан кәсәбәчслекне үстерү агентлыгы генераль директоры И Привалов. Клзаннын Вахитов районы хакимияте башлыгы Р Борһанов, башка рәсми кешеләр бар иде Визитнын максаты Татарстан һәм Колорадо штаты арасында күпьяклы хезмәттәшлекне кинәйтүдән, шул исәптән, республика икътисадына инвестииияләр жалеп итүдән гыйбарәт иде Хәзерге вакытта АКШ Татар- станнын тышкы сәүдә партнерлары арасында беренче унлыкка керә 2002 ел йомгаклары буенча икс яклы тауар әйләнеше 62,4 миллион доллар тәшкил итте. Татарстан АКШка синтетик каучук, кара металл, этилен полимерлары. шиннар чыгара Безнен республикага бу илдән механика һәм электр җиһазлары, үлчәү инструментлары, жинел автомобильләр кертелә Визит барышында Татарстан делегациясе әгъзалары Колорадо штаты губернаторы Билл Оуэнс. мнновацияләр һәм технологияләр министры Марк Хольиман белән очрашты Моннан тыш, Денвер сәүдә палатасында һәм РОССИЯ -Америка сәүдә палатасында очрашу булды. “Локхид Мартин", "Боинг" компанияләре вәкилләре белән сөйләшүләр алып барылды КЫРЫМДА ТАТАРСТАН СӘНГАТЕ 4-7 июльдә Кырымда Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре уздырылды Анда катнашу өчен Татарстан мәдәният министры Илдус Тарханов житакчелегендәге рәсми делегация килде Анын составында Татарстан Республикасы Дәүләт Советынын фән, мәгариф. мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Рәзил Вәлиев, Татарстан Республикасы халык депутаты. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин, Татарстан КомпозиторларберлегерәисеРәбию коллективы. Татарстан дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның халык артистлары Рөстәм Маликов, Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Вәлиев. Зөлфия һәм Жәвит Шакировлар. талантлы жырчы Гөлнара Мурзиева һәм башкалар катнашты Татарстан мәдәнияте көннәре Симферопольнең ин затлы залларыннан берсе— украин музыкаль театры бинасында ачылды Аннан сон И Тарханов җитәкчелегендәге делегация Ялтада “Сөембикә варислары" фестивалендә катнашты Икенче зур ижат төркеме Евпатория. Бакчасарай шәһәрләрендә халык белән очрашты Бәйрәм 7 июльдә ярымутрау башкаласында гала-концерт белән тәмамланды. Кунаклар Бакчасарайда төрки халыкларның бөек мәгърифәтчесе Исмәгыйль Гаспра- лынын каберен зиярәт кылдылар Татарстан делегациясе Кырым Республикасының Югары шурасында (Всрховная Рада) һәм Министрлар Кабинетында кабул ителде Татарстан Республикасының Кырымдагы Мәдәният көннәре ике халыкнын рухи байлыгын баетуга, шарны бер-берләре белән якынайтуга зур өлеш булды. САБАНТУЙ ДӨНЬЯ ИҢЛИ Быелгы Сабантуйлар Россиянен 40 лап төбәгендә үткәрелде Жирле хакимият һәм мнлли-мәдәни мохтариятләр инициативасы белән үткәрелә торган бу бәйрәмнәрдә Татарстанның рәсми кешеләре, әләбият-сәнгать вәкилләре дә актив катнашты. Россиянең төрле төбәкләрендә узган милли бәйрәмнәрнең уңышлы үтүендә язучыларның да өлеше зур Июнь аенда Ф Галимуллин (Әстерхан, Малмыж, Самара), Р Харис (Түбән Новгород), Р Миңнуллин (Йошкар-Ола), Р Вәлиев (Ульяновск), Ж Дәрзаман (Саратов), Т Мин- нуллин (Пенза), М Хәбибуллин (Оренбург), Ә. Рәшит (Тобольск), А. Хәлим, Ф Бәйрәмова, Ф Сафнн (Пермь), А. Хәсәнов (Омск), Р Сәгъди (Чиләбс), Батулла (Ижевск), Ш Жиһангирова (Новосибирск) Сабантуй бәйрәмнәрендә катнаштылар Й басары Роберт Миңнуллин һәм Законнар чыгару, законлылык, регламент һәм депутат этикасы комиссиясе рәисе Мидхәг Корманов Бурятия Республикасы төзелүнең 80 еллы гына багышланган фәнни-гамали конференциядә Улан-Удэ урамнарындагы бәйрәм чараларында катнашты. “КамАЗнын Бурятия автоүзәге " ЯАЖ дә булды Республика дәүләт хакимияте. җирле үзидарә органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең тантаналы җыелышында Р Миңнуллин Татарстан җитәкчелеге һәм чалкынын җылы котлауларын җиткерде. Бурятия Республикасы Президенты—хөкүмәт Рәисе Леонид Потаповка истәлекле бүләк тапшырды МУСА ҖӘЛИЛ БҮЛӘКЛӘРЕН ТАПШЫРУ Татарстан Министрлар Кабинетында Муса Жәлил исемендәге республика премияләре тапшырылды Премьер-министр Р Миннеханов тәбрикләү сүзендә әйткәнчә. Муса Жәлил исемендәге республика премияләре дистәләрчә сәләтле яшь кешегә һәм яшьләр белән эшләүче оешмаларга тапшырылды инде ТР Дәүләт Советына Юлламада Президент М Шәнмиев яшьләр инфраструктурасын ныгыту һәм үстерүне, яшьләрнен ялын оештыру. физик һәм рухи үсешен тәэмин итү максатында аны нәтижәле файдалануны 2003 елдагы өстенлекле эшләр рәтендә атады Республикада яшьләр дәүләт сәясәтенең гамәлгә ашырылуына Россия Федерациясендә югары бәя бирелде һәм күп кенә проектларга грант- лар белән булышлык күрсәтелде, диде Р Миннеханов. Аннары Премьер-министр Р Минне- ханов конкурста җиңүчеләргә Муса Жәлил исемендәге республика премияләрен тапшырды. 2003 ел өчен Муса Жәлил исемендәге бүләккә—“Мәгариф" милли нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлнев. Салават жыр театры җитәкчесе Салават Фәтхетдннов “Ватан" иҗтимагый яшьләр оешмасы “Сәләт" республика яшьләр иҗтимагый фонды лаек булды. ТЕЛЕБЕЗНЕ НИЧЕК САКЛАРГА? “Казан" милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “Россия Федерациясе төбәкләрендә татар телен саклау мәсьәләләре һәм милли мәгарифнең үсеш юллары" дигән фәнни-гамәли конференпия үткәрде Конференция эшендә Конгресска коллектив әгъза булып кергән татар төбәкләрендә яшәүче милли-мәдәни мохтарнят җитәкчеләре,татармиллиҗәмКонференциядә ТР мәгариф миниегры Ф Харисов. Томән дәүләт университетының тагар геле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире X Алишина. КДПУ ректоры Ж Нигьмөтов. КДГИ ректоры В. Гайфуллин. КДУнын татар филологиясе һәм гарихы факультеты деканы И Гыйләҗсв. Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбе директоры X. Дашкина, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары М Лотфуллин. Мәскәү шәһәреннән профессор Ә Борһанов. Сарытау шәһәренең татар мәктәбе директоры 3. Саласкина. ТРнын Казакъстан Республикасындагы даими вәкиллеге җитәкчесе һәм Казакъстан татар милли оешмалары берләшмәсе рәисе М Кәримов. Башкортстан ТИҮе рәисе А. Гыйниятуллин, Киров өлкәсе татар милли- мәдәни мохтарияте рәисе К. Әхәтов. Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе К Дебердиев. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф Галимуллин, ТРнын Мордовия Республикасындагы даими вәкиллеге җитәкчесе Ш Бикмаев һ б чыгышлары булды. ХОКУКЫҢНЫ БЕЛЕП ЯЗ 9 июльдә татар ПЕН-үзәге Татарстан Журналистлар Союзы белән берлектә “Россия чынбарлыгында сүз иреге һәм сәяси корректлылык" дигән фәнни-практик семинар уздырды Икенче төрле әйткәндә, журналистларның, язучыларның хокуклары һәм жавап- лылыклары турында сөйләшү иде бу Семинарда Татар ПЕН-үзәгенен Мәскәүдәге вәкиле, хокук буенча эксперт, юстиция киңәшчесе Борис Пантелеев ' Язучы һәм журналистның хокукый статусы" дигән доклад ясады һәм журналистларның күп кенә сорауларына җавап бирде Шулай ук семинарда Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм Татар ПЕН-үзәгенен башкарма директоры, язучы Әхәт Мушин- ский чыгышлары да тыңланды. ПЕТЕРБУРГТА КАЗАН УРАМЫ Санкт-Петербургта башкалабыз исемен Йөртүче урамны ачу Воронихин рәшәткәсе янындагы бакчада үткәрелде Тантанада Казан хакимияте башлыгы К Исхаков, Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ш. Әхмәтта ин Мәскәүнен Санкт-Петербургтагы вәкиллеге җитәкчесе А. Калякин, СанктПетербургның татар милли-мәдәни автономиясе делегациясе катнашты Кунакларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Санкт- Петербургта Казан урамы ачылу һәм шәһәр юбилее уңаеннан бакчада агач утыртылды Санкт-Петербургның Казан б халкын берләштерү, Башкортстан татар- тарынын рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан. “Шәһри Болгарга сәяхәт" программасы кысаларында Уфа—Дүртөйле—Сергеевка—Түбә н Кама— Батгар—Казан—Чаллы—Уфа маршруты буенча сәяхәт оештырды Сәяхәттә Башкортстан һәм Татарстаннын танылган сәхнә осталары, язучылар. Башкортстаннын Дәүләт Жыены депутатлары, жәмәгатъ эшлеклеләре. журналистлары. Башкортстаннын татар гимназияләре укучылары катнашты Сәяхәтчеләр Казан шәһәренен истәлекле урыннарында булдылар, интеллигенция вәкилләре белән очраштылар ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАЯК КИТАП “Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Хезмәт Даны орденынын тулы кавалерлары— безнен якташлар " 9 июльдә Казаннын Хезмәт сараенда менә шушы китапны тәкъдирләү булды ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева сүзләренә караганда.—басманын редакция коллегиясенә ул жнтәкчслек итте— китап мен еллыклар чигендәге катлаулы вакытта чыкты: ил үзенен иҗтимагый төзелешен алмаштыра, тормышмын төрле өлкәләрендәге күп нәрсә үзгәрә Әлеге китап геройларының язмышлары, хезмәтләре бүгенге буын өчен таяныч ноктасы, маяк була ала Шуна ышанасы килә бигрәк тә яшьләр аны кызыксынып укыр, чөнки алар үзләренен юлын эзли, дигән ышаныч белдерде Зилә Вәлиева Басмада (2003 елга) безнен республикада лаек булган 211 Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт Даны орденынын 9 кавалеры турында мәгълүматлар бар Китапта төзүчеләр, педагоглар, галимнәр, игенчеләр, терлекчеләр, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм эшчеләренсн. кыскасы, хезмәтләре белән республика потенциалы тудырылган татар- станлыларнын биографиясе бәян ителә “Татарстан Геройлары " иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мостюков үз чыгышында Россия Федерациясе Хезмәт Герое мактаулы исемен кайтару зарурлыгы турындагы фикерне белдерде Тәкъдирләүне йомгаклаганда кунакларга. шул исәптән, китап геройларына— сугыш һәм хезмәт ветераннарына шушы яна китаплар тапшырылды БӨЕК ЯЗУЧЫГА БАГЫШЛАП Симферопольнен И Гаспринский исемендәге китапханәсендә күренекле язучы Гаяз Исхакыйнын тууына 125 ел тулуга багыш- танган кичә үтте Аны Кырымиын татар- башкорт Федерациясе оештырып үткәрде Бу чарада кырымтатар язучылары Шакир Селим. Софтияр Нагасв һәм Федерация активистлары катнаштылар Кичәдә Г ИсчакыЙ әсәрләреннән өзекләр укылды, чыгыш ясаучылар анын татар халкы милли хәрәкәтендә һәм иҗтимагый-сәясн тормышында тоткан роле турында сөйләделәр МӘКТӘПТӘ КИТАП БӘЙРӘМЕ Әлки районынын Алпар урта мәктәбе— үз төбәгендә кин танылган мәгариф учагы. Биредә якташ әдипләре Фәхри Әсгать, Нәби Дәүли, Шамил Маннапов. Мөдәррис Валисв (Салих Маннапов) иждтына зур хөрмәт белән карыйлар Балаларны халыкара яклау көне алдыннан Алпар мәктәбендә республикабызның ике зур нәшриятының директорлары— Дамир Шаки- ров (Татарстан китап нәшрияты) белән Модәррис Вәлисв (“Мәгариф" нәшрияты) катнашында Китап бәйрәме үткәрелде Очрашуда язучылар Мөсәгыйт Хәбибуллин. Илдар Юзеев, Камил Кәримов катнашты Кунаклар мәктәп китапханәсенә китаплар бүләк иттеләр. КОТЛЫЙБЫЗ Татар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары очен язучы. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улына "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлек- лесе" дигән мактаулы исем бирелде Татар милли мәдәниятен һәм музыка сәнгатен пропагандалаудагы казанышлары очен язучы, музыкант, Татарстан Республикасы “Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгының Украина буенча үз хәбәрчесе Османоа Дилавәр Ибраһим улына "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде 5 июльдә Әлмәт шәһәрендә яшәп ижлт иткән шагыйрь һәм публицист Илдар Гали улы Әхсәнов 68 яшендә вафат булды