Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

Мөхәммәт Гайнуллинның тууына 100 ел Б ыелнын август аенда татар халкының тугрылыклы улы. үзенең хезмәтләре белән халкыбызның язма мәдәнияте һәм әдәбияты тарихын өйрәнүгә зур атай керткән гатнм. педагог, тәнкыйтьче, публицист Мөхәммәт Хәйрулла улы Гаину.гтинның тууына 100 ел тулды. Галимнең актив эшчәнлеге үткән гасырның утызынчы етларында ук башлана, аның беренче фәнни мәкалатаре халык шагыйре Г. Тукай, драматург Т. Гыйззәт кебек талантлы әдипләргә багышланган. Шул чордан башлан бөтен гомерен татар әдәбиятын өйрәнүгә багышлап, ул үзенең нәтнжәле гыйльми эшчәнлеген дистәгә якын монографияләрендә, күпсанлы мәкалатәрендә чагылдырды. Аның мәктәбен үткән берничә буын шәкертләре остазы нигезләгән фәнни юнәтешнең хәзерге вакытта актив дәвамчылары булып торалар. М Гайнүллин әд<)бияты6ызның мирасын туплау һәм өйрәнүгә күп коч куйды. Әйтик. К Насынри. 3. Һади. 3. Бигиев. М. Укмаси. III Мөхәммәдев. Дәрдемәнд (3. Рәмиев). С. Рәмиев кебек күренекле язу чы һәм шагыйрьләрнең тәрҗемәи хәлләре һәм иҗади эшчәнлекләретурындагы яңа м<гьлүматларны ул, бе]эенче буларак, фәнни әйләнешкә кергте. адеге каләм шсшренең әсәрләрен бастырып чыгарды. Могтәбәр галимнең әтрафлы тикшеренүләре нәтиҗәсендә шагыйрәләр 3. Сәгыйдә. М. Мозаффария. 3. Бурнашева, М. Акчуриналарның исемнәре һәм иҗатлары татар адәбияты тарихында беренче тапкыр үзләренең лаеклы урыннарьш алдылар. М Гайнудднн XIX г асыр XX йөзбашы татар әдәбияты тарихына багышланган тикшеренүләрендә Җ. Вәлид и. Г. Ибраһимов. Г. Сәгъди, Г. Рәхим. Г Гобәйдуллии кебек галимнәрнең бай тәҗрибәсенә таяна, әдәби процессны бербоген һәм аны шул чортарның ижтимагый-саяси хәрәкәт, фәнни-мадәни мохит белән тьи ыз бәйләнештә карый Татар әдәбиятының башка милли әдәбиятлар белән тыгыз багланышларына зур игътибар бирә Аның рус телендә нәшер ителгән хезмәтләре язма рухи мирасыбызны киң аудито|жя укучыларына таныштыруда гаять әһәмияткә ия булды Ул. шулай ук. беренчеләрдә»! булып, тагар вакытлы матбугатының базыкка килү тарихын, публицистика, әдәби тәнкыйть үсешенең баскычларын өйрәнде. Яшь буынның әдәби белемен үстерүдә галим үзенен педагоглык эшчәнлеге белән дә зур өлеш кертә. Ул югары уку йортларында студентларга лекцияләр укый, мәктәпләр өчен дәреслекләр әзерли, кулланма әсбаплар яза. Татар әдәбияты гыйлемендә М. Гайнуллин тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләр хәзерге вакытта да үзләренең актуальлеген җуймый. 3. ГЫЙЛАҖЕВ, /". Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият ҺАЧ сәнгать институты кече фәнни хезмәткәре. Тихон Журавлевның тууына 90 ел Т атарстанда яшәп иҗат итуче рус язучылары арасында иң абруйлысыхөрмәтлесе Тихон Кононович Журавлев иде, дисәк, һич хата булмастыр. Теге яки бу әдәби мәсьәләләр буенча аның ашыкмый гына әйткән салмак саллы фикерләре һәрвакыт өстен-төпле килеп чыга иде. Ул үзе Татарстаннан шактый читтә—Воронеж өлкәсенең Лиски районы Залужье авылында туып-үскән. Авыр крестьян тормышы аны, урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлауга ук, “төртә арасына кертә”: яшүсмер Тихон көтү дә көтә, ташчы да булып эшли, сәгатьләр дә төзәтә. Шул елларда ук ул каләм дә тибрәтә башлый һәм район газетасында әдәби хезмәткәр вазифасын башкара 1935—1937 елларда Тихон Журавлев Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Аннары ул (1937—1946) Мәскәү хәрби округы газетасы “Красный воин”да, аннары фронт газеталары “На разгром врага”, “Суворовең”, “На страж Родины” газеталарында әдәби хезмәткәр һәм хәрби хәбәрче була. Тихон Журавлев сутыш хәрәкәтләрендә дә катнаша, яралана, ике мәртәбә Кызыл Йолдыз ордены һәм берничә сугышчан медаль белән бүләкләнә. Ләкин без аның, сугыштан соңгы елларда, башкалар кебек, орден- медальләр “чыңлатып” йөргәнен күрмәдек. Ул тыйнак, әмма үз дәрәҗәсен яхшы белеп яшәүче шәхес иде. Тормыш җилләре аны 1949 елда Казанга китерә. Шул заманнарга хас булганча, 1940 елдан ук коммунист Т Журавлевны, бәлки, Татарстанда яшәүче рус язучыларын көчәйтеп җибәрү өчен җибәргән булганнардыр. Казанда ул бары тик язучылык эше белән генә шөгыльләнде. Тихон Журавлевның беренче хикәя-очерклары иң әүвәл фронт газеталарында дөнья күрә. 1950 елда исә “Советский писатель” нәшриятында аның “Рядовой Антипов” исемле повесте аерым китап булып басылып чыга. Әлеге повесть аеруча уңыш казана: 1951, 1954 елларда ул янә ике тапкыр нәшер ителә, дистәләрчә телләргә тәрҗемә ителеп, ул чагында әйтелгәнчә, халык демократиясе илләрендә тарала Тихон Журавлев хәрби темага байтак хикәяләр һәм повестьлар язды (“Комбат”, “Линия фронта”, “Шумел камыш”, “Младшая сестра”, “Плацдарм", “Устав и сердце”, “Была война” һ. б.) Бу әсәрләр укучылар тарафыннан яратып кабул ителделәр, чөнки аларда кырыс сугыш чынбарлыгы, солдат батырлыгы тормышчан итеп, язучыга хас мавыктыргыч сюжет, җанлы- җор тел белән сурәтләнгән иделәр. Соңгы елларында Т. Журавлев авыл тормышы белән мавыгып китә. Аның “Комбайнеры", “Одарка”, “Свежий ветер”, “Песня” исемле повестьлары һәм, бигрәк тә. “Курган” романы әнә шундый әсәрләрдән булды Аның әлеге саналган әсәрләренең кайберләре, татар теленә тәрҗемә ителеп, Казанда—Татарстан китап нәшрияты тарафыннан да нәшер ителде. Тихон Журавлев Татарстан язучылар союзының җәмәгать тормышына актив катнашып килде, озак еллар рус язучылары секциясенә җитәкчелек итте, байтак кына язучыларның әсәрләрен редакцияләп чыгарырга булышты, татар азучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп бастыруда да аның өлеше шактый булды. Ул бик ярдәмчел кеше иде. Әдәбияттагы хезмәтләре өчен Тихон Журавлев ике тапкыр (1957, 1973) “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде. Җитмеш елдан аз гына артык булган гомерендә ул 25 китап бастырып чыгарды—һич тә аз иҗат түгел ^ 1955 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы Тихон Кононович Журавлев 1985 елның 24 гыйнварында Казанда вафат булды.