Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары

Рәмзия Габделхакова (Юнысова) Рәмзия Гайсә кызы Габделхакова (Юнысова) 1959 елның 2 ноябрендә Татарстанның Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне шул ук районның Түбән Кәминкә авылында тәмамлый. 1975-1979 елларда Казан кооператив техникумында укый. Техниктехнолог һөнәре алып, Азнакай районына эшкә билгеләнә. 1980 елда гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күчеп килә. Биредә район кулланучылар җәмгыятенең җәмәгать туклану предприятиеләрендә эшли. 1992 елда Лениногорск җирле радиотапшырулар редакциясендә хәбәрче һәм хисапчы вазифаларын башкара. 1998 елда Казан дәүләт университетының журналистика факу льтетына читтән торып укырга керә. 1999-2000 ел зарда Лениногорскида чыгучы "Заман сулышы " газетасында эшли. Хәзерге вакытта җирле радиотапшырулар редакциясендә эшли. Иҗат белән мәктәптә укыган елларыннан ук шөгыльләнә. Иң беренче шигырьләре Чирмешән район газетасында дөнья күрә. Лениногорск төбәгенең иҗат әһелләрен берләштергән "Чишмә" әдәби берләшмәсенә йөреп каләмен чарлый, сәләтен үстерә. 1996 елда "Кар өстендә миләшләр " исемле тәүге шигъри җыентыгы дөнья к)рә Әлеге китабы өчен Лениногорск районында булдырылган Шамил Бикчурин исемендәге премиягә лаек була. Аның шигырьләре "Җырларымны сиңа багышлыйм " (1995), "Чишмә җыры " (1998). "Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь " (2001) җыентыкларында урын алган. "Лениногорск ", "Чирмешәнем " "Әнием яшьлеген сагына ", "Ак пәрдәле тәрәзәләр ", "Онытма мине " һәм башка җырлары халык арасында танылу алды Р Габделхакова проза өлкәсендә дә уңышлы гына эшләп килә. Хикәя-нәсер.ләре "Казан утлары". "Идел". "Мәйдан" журналларында. "Ватаным Татарстан". "Мәдәни җомга ", "Шәһри Казан ", "Сабантуй " һәм шулай ук район газеталарында да даими басылып тора. 2000 елда "Мәдәни җомга " газетасы үткәргән "Гасыр башы—гасыр ахыры " бәйгесендә "Көмеш тун " исемле хикәясе кызыксындыру бүләгенә лаек булды Аның ике йөздән артык шигыре тупланган "Көзге яшен " исемле китабы "Рухият " нәшриятының 2003 ел планына кертелде Р Габделхакова 1999 елдан бирле Лениногорскида Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсен җитәкли 2000 елда ТР Журналистлар берлегенә кабул ителә. "Туган җирнең тугры улы". "Күкрәк сөтем тамган җир" очерклары 1993 елда дөнья күргән "Кешене хезмәт бизи " китабына кертелде. Июнь аенда үткән идарә утырышында Рәмзия Габделхакова бертавыштан Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде.