Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖАН ГАЗАБЫ

Авылдашым Рәйсә Шәйдуллинаның якты истәлегенә багышлыйм. 1 Т агын кич булды. Урам тутырып, тузан туздырып көтү кайтты. Яна сауган сөтле чиләкләренә ак сөлге ябып, хатыннар сепарат өенә ашыктылар. Карыннары ачкан малайлар, уеннан туеп, берәм-берәм таралыштылар. Бераздан өйләрдә ут алынды. Сәләхи картнын сигез яшьлек оныгы, мыштым гына кереп, кече якта аш җиткереп йөргән әбисенә килеп сыенды. Кулларын күкрәгенә ку шырып, телевизор каршында утырган чытык йөзле бабасының күзенә күренәсе килмәде. Бераздан малайның почтада эшләгән әнкәсе кайтты. Ул да тавыш тынсыз гына көянтә-чиләген алып, суга китте. Картнын олы улы Газизҗан кайтканчы өйдә адәм тавышы ишетелмәде. ӘУрамнан эчкәрәк кертеп салынган, сәрби куаклары артында, тышкы дөньядан аерылып утырган шатрун түбәле бу өйдә болай да шау-шу килеп сөйләшү, шаярышып көлешеп алу, ашап-эчеп утыру гадәте юк иде. Башка да килмәгән фаҗига аны мәет чыккан өй кебек итте Кичә төш турларында күмәк хуҗалыкның бозаулар фермасында ут чыгып, авылның тынычлыгын алды. Зыянны вакытлыча электрик булып эшләгән Галәүдән күрәләр. Сепарат өендәге хатыннар берсен-берсе бүлеп, шул хакта сөиләшаләр Капка төбендә утырган картлар үзләренчә фикер йөртә. Клуб ишеге ачылмады бу кичтә, гармун тавышы ишетелмәде урамда. Яшьләр төрлесе төрле җирдә әлеге фаҗига турында гапләшә. Сораулар күп: Галәүгә нәрсә булыр? Сәвиянен хәле ничек икән? Янгында пешеп район больницасына озатылган кызны да, Галәүне дә кызганалар. Картнын да шулай кара кайгыга батып утыруына төпчеге Галәү сәбәп. Аның язмышы борчый Сәләхине. Иртәгә районнан тикшерүчеләр килә дип ишеткәч, ни уйларга да белмәде, малайны ничек йолып калырга дип баш ватты Берара Сәвиянен әнисе Һаҗәр белән сөйләшеп карарга да ниятләгән иде. Артык каты торса ничек тә күнелен табармын дип уйлаган иде. Больницада кызын саклап утыруын белгәч, әлеге уеннан кире кайтты Сөйләшеп тә ни хәл итәссн, Аларнын икесендә бер кайгы. Икесенең дә йөрәге, балам, дип өзгәләнә Хәсрәт хәсрәткә охшамый, хәсрәт капчыгы бушамый, дигәндәй, бер-берсен аңламаслар иде. Тикшерүчеләрнең күңелен күреп булмасмы, дип тә уйлады. Коры кашык авыз ерта дип, мәшәкать чыккан чакларда майлап- җаилап котылып калганы булгалады анын. Бу юлы да күңеленә шул уй кергәч, җыеп куйган җиреннән акча янчыгын алып карады. Миллионнар белән йөргән сумнар меңнәргә калгач, ул шактый юкарган иде. Картнын аны .тагын да озайтасы юшмәде Күнел күзе белән чоландагы бал чүлмәгенең капкачын ачып карады. Бал дисәң бер кими, кашык тыксан ике кими... Балга гына риза булырмы, шунсы да бар бит әле. Сәләхи авыр сулап куйды. Үз-үзе белән 136 НӘБИБӘ кинәшеп утырганда Газизҗан кайтып керде. Ишек төбендә кедаларын салып, атасы янына килде. —Галәү өйдә юкмы агзә9—диде як-ягына карангалап. —Кайда булсын, ята шунда.—диде атасы, чытык йөзен кызыл бизәкле чаршау ягына борып Газизҗан чаршауны ачып, мендәргә капланган энесенең аркасына кулын салды Тегесе кымшанмады да. —Тор азе. сөйләшик.—диде Газизҗан —Районнан тикшерүчеләр килә. Җавапны уйлап куярга кирәк, сүз бер булсын. —Исе китә! Кайтканнан бирле йокы симертә.—дип агалары ачулы тавыш белән сүзгә кушылды. —Син. әти. кызма әле,—диде өлкән улы. картка сабыр булырга киңәш итеп. —Кызып эш чыкмас, җаен белергә кирәк. Ул сүзен дә әйтеп бетермәде. Галәү сикереп торды да чаршауны шытырдатып кире тартты һәм кискән агачтай лап итеп урынына ауды. Гәүдә авырлыгыннан карават пружинасы шартлап куйды. Чаршау артына качып котыла алса икән Галәү. Абыйсынын сүзләре елан чаккан күк итте. Төн йокыларын качырган, башын сызлаткан уйлардан арына алмаган егетнен беркемне күрәсе дә. ишетәсе дә килми иде. Бигрәк тә абыйсын Ул гына гаепле, җавапны ул бирсен, мин монда шаһит кына, дип уйлый иде Карап эшләтермен, өйрәтеп торырмын дигән иде бит башта. Шул өй дия-дия. аны бөтенләй онытты Электр үткәргечләре турында сүз чыкканда да артык игътибар итмәде. — Беләм. беләм Бераз бушыйм инде. Икәүләп тотынырбыз да эшләп бетерербез,—дип гел энесен тынычландырды “Әлегә хәтле торды бит. ул арада берни дә булмас'*,—дип уйлады бәләкәйдән абыйсынын сүзен тынлап өйрәнгән егет. Сәвияне больницага салгач, әллә ничә тапкыр янына керергә омтылды ул. Хәле авыр дип кертмәделәр Бүген дә көне буе шунда булды Соңгы тапкырында әнисе Һаҗәр үзе чыкты — Килмә Йөрмә Безгә болай да авыр.—диде, тирән газап белән Ишектән төртказәп чыгарса да болай ук булмас иде Күз яшен тыя алмыйча юл буе жылап кайтты егет. 2 Сәвия белән бер класста укыдылар алар. Уку дигәч тә уртадан башы чыкмаган кызгылт чәчле, сипкел баскан бер малай иде ул. Кушаматы да сары пошлак булды И хурлана иде шулай дип үртәсәләр, көче җитсә дә. җитмәсә дә сугышырга гына тора иде Анын ясмык-ясмык сипкел баскан йодрыгын татымаган малай калды микән ул елларда9' Рәшидә белән Сәвиягә генә кулы күтәрелмәде Галәүнсн. Кыз кеше дип түгел, кызы да. малае да бер иде анар. Рәшидәнен көченнән курыкты Үзеннән бер башка калкурак, чүкеч кебек каты куллы бу кыз Галәүгә генә түгел, зуррак малайларга ла баш бирми иде. Үзе белән бер партада утырган Сәвиягә дә кул якмаслык итте. Уку авыр бирелде малайга. Үзе дә артык тырышмады Көч куеп эшли торганнарны артык күрде Сәләхиләр өендә берәү дә эшсез тормый иде Бәләкәй чагыннан чанага мичкә утыртып су ташу, өйгә утын кертү, үсә төшкәч ишегалдын себерү, мал астын тазарту, тагын шундый эшләр Галәү өстендә булды Өйрәтеп торучы юк монда, дәрес сорап та интектермиләр, үртәп җанга тиюче дә юк Нинди генә хыялларга бирелми дә кем генә булып бетми ул биредә Абыйсы кебек таза, озын буйлы буласы килә анын. Шул турыда сүз чыкса абыйсы көлә генә: —Әткәй сина балчыкны кызганган,—ди. —Мин чынлап әйтәм. ә ул,—дип үпкәли малай. — Мин дә чынлап әйтәм Кешене балчыктан ясаганнарын ишеткәнен юкмы әллә?—дип авыз ера Газизжан Базчыкны мина күбрәк тоткан әткәй, сина аз калган. —Әй, синең белән сөйләшсәң. Гел шулай ул Газизҗан. Мыскыл итәргә ярата. Агасы барында гына песи ул. Өй җиткереп башка чыгарга йөри. Бу турыда әткәләре белми әле. Ә Галәү белә. Җиңгәсе белән абыйсының өйгә дип җыйган акчалары турында сөйләшкәннәрен ишетеп калган иде. Газизҗанга ачуы килгән чакларында: әткәйгә әйтәм, дип, батырайса да әлегә хәтле серне чишмәде Абыйсы өч җәпле пәкесен бирде бит. Сөяк саплы пәкегә күптән кызыгып йөри иде. Шуның өстенә: "Ипидер әйтмим әткәйгә, кояштыр әйтмим, жир йотсын әйтмим",—дигән анты да бар. Шундый зур серне саклый алуы белән дә горурлана ул. —Кара аны, егет сүзе бер булыр,—дип кисәтте Газизҗан. Ә Галәүнен бик тә егет буласы килеп йөргән еллары иде. Шуннан сон берме, икеме ел үтте Газизҗанның башка чыгу дигән уен әтисенә әйтергә кыюлыгы җитми әле. Шулай да күрше авылдан бура белешеп кайтты Галәү дә инде тәбәнәк буйлы сары пошлак түгел. Сигезенчеләргә җиткәндә кинәт буйга тартылып, үсеп кигге. Битендәге сипкелләре дә чекерәеп тормый. Жәй көне кояш ашагач, бик беленми. Куе коңгырт чәче дулкын- дулкын булып, мангаена төшеп тора. Кешедән кимсенеп йөргән үсмер көзге каршыннан китми хәзер. Ул арада мәктәп белән хушлашыр вакыт та җитте. Классташлары китапка капланган. Чыгарылыш имтиханнары барган чак. Башта ук рәтләп укымыйча җүләр сатып йөрүенә шул вакытта үкенде Галәү. Күп нәрсә искә төшми, күбесен анлап булмый. Ярый әле Сәвия ярдәменнән ташламый. Өйләре урам аша гына булгач, китап дәфтәрләрен ала да шунда керә. Күрше кызы аңлатып биргәч, зиһене ачылып китә тагын. Шундый чакта Сәвия: -Ялкау син,—дип әрли. —Тырышсаң башын эшли бит. Кызнын яратып әрләвен тыңлау рәхәт анар. Аңламаганга салынып, юри кат-кат сөйләтә Бүген дә синуслар, косинуслар белән чиләнеп утырды утырды да. үзе генә булдыра алмагач, Сәвия янына керәсе итте. Ак пәрдәләре читкә тартып куелган ачык тәрәзә янындагы кызны капкадан чыгуга күреп алды. Китабын шомырт чәчәкләре утырган вазага сөяп куйган үзе, ә күзләре китапта түгел, чәчәкләргә төбәлгән. Галәү шыпырт кына килде дә тәрәзә аша үрелеп, шомырт чәчәге тәлгәшен төшереп җибәрде. Классташын күргәч, елмаеп куйды. —Куркытгын бит,—диде, егет кулыннан чәчәкне алып, тажнын биш канатын да берәм-берәм санагандай бармак очларын уйнатып алгач, күпереп торган алсу иреннәренә тидерде. —Бәхет чәчәге,—диде егет —Кайчаннан бирле эзлим, берне дә таба алмадым. —Мин бәхетле бит. Менә тагын берәү Монысы алты канатлы икән әле. Ал. бүләк итәм... —Әй, мактанчык. Шул бәләкәй генә бәхеткә дә куанмасан.. Ник куанмаска, һавадагы торнага кызыкканчы, кулындагы чыпчыкны очырма, ди безнен әти. —Хыялсыз кеше буламыни. Хыял ул матур китап укыган күк. —Хыяллану кызлар гадәте. Егетләр эш күрсәтергә тиеш. Ярты гәүдәсе белән өй эченә сузылган егетнен күкрәгеннән җинел генә этеп куйды Сәвия. —Тагын мактана иңде... Шул вакыт аларнын күз карашлары очрашты. Кыз уңайсызланып, кара күзләрен озын керфекләре артына яшерде. Галәү дә гомерендә тоймаган дулкынландыргыч бер мизгел кичерде. Була бит шундый минутлар, уйламаганда кабынасын. Әле генә Сәвия классташ кыз иде, Галәү анын белән теләсә ни сөйләшә, бәхәсләшә, үпкәләтергә дә күп алмый, күрми торганда исенә дә төшерми иде. Әлләни булды үзенә, кызнын күз карашыннан югалды да калды Ләкин бу күздән күзгә, йөрәктән йөрәккә күчкән ләззәтле тойгы яшен кебек кабынды да сүнде. Галәүләр өе ягыннан килгән ямьсез тавыш яшьләрнең өстенә салкын су сипкәндәй итте. Ут капкандай чыгып йөгергән егетне ишек азларында "ком бураны” каршылады. Ничек сизеп алгандыр, өлкән улынын башка чыгу уен белгән Сазәхи жил-давыллар уйната. Лапастан ишегалдына сәнәк-тырмазар. утын пүләннәре. кул арбасы ише әйберләр очып кына төшә. —Ал! Монысын да ал. калдырма! Бөртекләп җыйган мазымны төяп кит! Оятсыз'—дип. тамак ертып кычкыра үзе. Картнын кыргый тавышына кеше җыела башлагач, агалы-энсле туганнар, көч-хаз белән атазарын өйгә алып керделәр. Гайрәте тиз генә басылмады Сәләхинен. Атналар буе кара коелып йөрде Төп йортта азе тагын бер малай каласын, анын да бервакыт башлы-күзле буласын уйлапмы, алзә Газизжаннын кирелеген белеп (ул да Сәләхи токымы бит), сүзеннән кайтуы булдымы, көннәрдән бер көнне теш арасыннан гына чыгарып, ризалыгын белдерде. Алай да. миннән ярдәм көтмә, күгәргән кадак та бирәсем юк. дип кырт кисте. 3 Галәү баштарак Сәвиядән оялыбрак йөргән иде, тора-бара онытылды тагын Очрашмый да булмый Сынаулар бетеп бара. Саубуллашу кичәсе алда тора. Бигрәк тә кызлар җилкенә. Сәвия дә Галәүнсн жингәсеннән күлмәк тектереп йөри. Машина артында озаграк утырсын дип, аның вак-төяк эшенә булышкалый. чишмәдән су китереп бирә. Егет өчен ул тагын да элеккеге Сәвия, урам аша гына яшәгән күрше кызы, матур күлмәк киеп, саубуллашу кичәсенә барыр көннәрне көтеп йөргән сабакташ кына иле инде. Шомырт чәчәкләреннән бәхет эхзәгәндә туган дулкынландыргыч хис сүнде дип уйлаган иде Классташларыннан аерылуга да әлләни борчылмады Киресенчә, унбер ел буена җилкәсендә торган авыр Йөкгән котылгандай бушанып, җиңеләеп китте. Ул инде үзен укытучылардан да, классташларыннан да бәйсез, ирекле ждн итеп тоя башлады. Ләкин бу ирек, бу ялгызлык бик тиз туйдырды аны. Кунеле белән сабакташларына тартылды. Тик алар авылда әз калып бара иде инде. Егетләрнең күбесе шәһәргә Иә район үзәгенә китеп эшкә керде. Армиягә яше җиткәннәре, Галәү кебек, көзге чакыруны көтеп, хуҗалык эшенә тотынды. Рәшидә хәзер бухгалтериядә хисапчы булып утыра Мәктәпне бетерүгә институтка китәм Лип йөргән Сәвия, моның өчен бик күп акча кирәклеген белгәч, читтән торып укырмын дип, үзен дә, әнисен дә тынычландырып, бозаулар фермасында эшли башлады Галәү дә язмышыннан канәгать иде Агасы урынында электрик булып эшли. Абыйсы Газизҗан агасыннан рөхсәт алгач, башы-аягы белән өй җиткерү эшенә тотынган иде. Бер-ике айга электрик эшеннән китеп торырга сорагач, урыныңа кеше гап дигәннәр Ул ике дә уйлап тормаган энесен әйткән Соңгы елларда абыйсына булышып йөри-йөри. электрик эшен ярыйсы гына үзләштергән иде Галәү Алай да документы-фәләне юк дип. инженер каршы килеп маташкан. Газизҗан “күзгә- күз” сөйләшкәч ризалашкан тагын. Армиягә киткәнче ярар әле. аннан кайткач күз күрер дип. тиз арада эшкә тотынды Галәү. Шулай итеп, бер эш. бер максат белән еллар буе шау-гөр килеп яшәгән сабакташлар бер-берсеннән читләшүләрен сизми дә калдылар. 4 Адәм чыдамаслык эссе көн иде ул. Урамда кеше түгел, эт тә юк. Су буенда бала-чага гына чыр-чу килә. Өйгә эссе һава кермәсен дип, тәрәзәләрне ябып, пәрдәләрне корып куйганнар. Картларнын баш өянәген кузгатып, яшьләрнең аяк-кул егәрен алып, кояш кыздыра да кыздыра. Көтмәгәндә югары очта пәри туе кузгалды. Өй биеклеге тузан баганасы, дию пәриенен орчыгы кебек зырылдап бөтерслә-бөтсрелә, юлында очраган агач-таш кисәкләрен, үлән арасында адашып калган каз бәбкәсен, кемнеңдер, аягыннан төшкән сынар галошын, тирес, салам ише чүп-чарларны суырып алып, ажгырып килгән машина тизлеге белән түбән очка габа узып китте ЖАН . Я А К I ГА Өермә узды дип һава тынычланмады. Кешеләр каралты-кура арасында таралып яткан әйберләрне җыештырып куярга да өлгермәде, күк йөзен тузанлы кара болыт каплады Кояш тотылдымыни—дөнья караңгыланып китте! Аяктан егарлык көчле жил чыкты Кемнеңдер ябылган капкасы шартлап ачылды. Кайдандыр түбә калае кубып, эч пошыргыч бер ритм белән шапылдарга тотынды Ул да булмады, караңгы күк йөзен утлы камчылар телгәли башлады. Галәүнең җәйге көтүлектәге электр саугычларын көйләп кайтуы иде. Бу гарасатны күргәч, ярый әле рубильникны төшерергә баш җитте дип сөенеп куйды Янгыр аны Ярмәкәй тау астында утырган бозаулар фермасы турында куып җитте Биредә җил яман да көчле. Бер якта Ярмәкәй тавы, каршыда инешнен текә яры Шул аралыктан искән үтәли жил күкрәктән этеп артка сөйри, атларга комачаулап аякка урала Яны белән атлап килгән егетнен колагына, жил тавышын басып, балта чапканы ишетелде. Бик җайсыз итеп, интегеп чапкан кебек балта тавышы ферма ягыннан килә иде: ток-тук... тук- ток. Бу вакыт Сәвиянең фермада икәнен белә иде Галәү. үзенең дә нияте яңгырны шунда уздырып җибәрү иде. Ни булды икән дип борчылып, ашыга- ашыга шунда китте. Чатыр кебек җәелеп үскән өянке тамырларын тырпайтып җирдә ята. Аның юан бер ботагы тәрәзәгә төшеп, рамын җимергән, салкын җил ватык тәрәзәдән бозаулар өенә су сибә. Сәвия шул ботакны чабып төшерергә азаплана икән. Ләкин үзенен көче җитми. Өсте-башы манма су. Толымы сүтелеп, чәчләре юеш тәненә уралган. Ияк очыннан янгыр суы йөгерә. Үзе дер-дер калтырый Галәү йөгереп килгән унайга кулыннан балтасын алды. —Кая. китер әле! Сәвия сүзсез генә балтаны аңар сузды. Шунда егет аны бик кызганып куйды. —Суыкта торма, эчкә кер,—диде, боерык биргәндәй итеп. Үзе болай да юеш учларына төкереп, балтасын җайлап тотты һәм кизәнеп торып ботакка китереп сукты. Агач кына түгел, сарай стенасы да дерелдәп куйды. Тагын каерылып сукты егет, тагын. Як-якка ап-ак йомычкалар очты. Ботакны алып ташлагач, рамы җимерелгән тәрәзә уемын салам белән томаладылар. Шуннан сон гына эчкә, бозаулар янына керделәр. Икесенең дә өстеннән шыбырдап су ага. аяк аслары минут эчендә күл булды. Сәвия каравылчы картнын төнлә киеп йөри торган плащын Галәүгә бирде. Үзе дә шкаф артына кереп, өстен алыштырды Ул инде чыгарылыш кичәсенә тектергән күлмәктән иде. Чәчләрен тарап үргән, ул тагын да чибәрерәк Сәвия иде Иреннәре генә суыктан күгәргән, ике учын бер йодрыкка кысып, җинелчә генә калтыранып тора. Галәүнен күңелендә тагын шул шомырт чәчәкләре һәм бәхет эзләгән чактагы дулкынландыргыч татлы хис уянды. Кочагына алып, иреннәрен алсу чәчәккә әйләндергәнче суырып үбәсе килде. Кызнын тыйнак күз карашы гына түгел, аннан да болаерак көч тыя алмаслык бер ашкыну белән аны кочагына алды, кайнар сулыш бөркеп торган иреннәргә үрелде. Ләкин Сәвия башын читкә борды да. егет куеныннан балык кебек шуып чыкты. Шул арада Галәү анын колак йомшагын әкрен генә тешләп өлгерде. —Минеке булдың инде,—диде ул. элек заманнардан калган йолага ишарәләп, шаярасы итте. — колагыңны тешләдем. Ә Сәвия егетнен шаяруын чынга алды —Кирәкми. Галәү. шаярма,—диде, үпкәләп. —Яратмыйсын бит. —Каян беләсен. әллә яратамдыр Ул тагын кызга омтылды —Беләм. Кирәкми. Яратмыйсын.—дип пышылдады анын иреннәре, әмма үзе чәпченмәде. Галәүнен юеш күкрәгенә йөзе белән капланды. Быелгы яз Сәвиягә ак тәлгәшле шомырт чәчәкләрен генә түгел, әлегә хэтле таныш булмаган ләззәтле дә. газаплы да сөю хисен китерде. Галәүне класста күрсә дә йөрәге татлы бер сулкылдау белән тибеп куйган кыз хәзер, япа-ялгыз, анын белән янәшә басып тора. Күңеле тулы саф хисләр, эчендәге шатлыгы бөркелеп тышка чыгар да. кояштай сибелгән нур кебек, бар дөньяны күмеп китәр кебек. Үзе шундый тойгы кичерде, ә үзе аты сөенечнең бер генә тамчысын да сөйгәненә бүлеп бирә белмәде, тартынды, оялды. Бар шатлыгын якты йолдыз кебек янган күзләре төбенә яшерде Шулай да Галәү анлады аны Сихри дулкыннар анар да килеп кагылган иде инде. Әлләни сөйләшмәделәр дә үзләре. Әлеге карт өянкене телгә алдылар Үзе корып, эче куышланып беткән югыйсә. Каты кабыгы гына калган. Шул хәтле юан ботакларны ничек үстерә алды икән дип гажәпләнделәр. Аннары Сәвия Галәүгә бозауларын күрсәтте Озын керфекле матур күзләрен мөлдерәтеп яткан бу мәхлуклар чыннан да бик сөйкемле иде Арадан берсе—озын торыклы, очлырак башлысы— егетне аеруча кызыксындырды. —Яна токымнанмы әллә?—дип сорады. —Юк. поши бозавы ул. Көтүчеләр кырдан табып кайткан. Анасын браконьерлар аткан диме. Дөньяга килеп җиткәндә генә ятим калган шул мескенне кызганып сөйләшеп тордылар. Имансыз браконьерларны тиргәделәр. Шул төнне Галәү Сәвияне төшендә күрде Инеш буенда имеш Әллә ферма янында? Галәү тездән суга кергән дә маймыч тотып маташа. Каяндыр җыр ишетелгәндәй була. Шундый акрын, шундый зәгыйфь уя мон. егет анын чыннан да читтән киләме, әллә үз күңелендә туып, үзенә генә ишетеләме икәнен дә аңламый. Әллә инде яр астындагы җикән камышлар үзәк өзгеч көй чыгарып, җилдә чайкалып утыралармы’’ Торган саен ачыграк, йөрәккә якынрак булып ишетелә ул. Тик таныш бер көйне хәтерләтеп, күнелне кузгатып, ниндидер сәер, аңлашылмый торган хәлдә калдыра егетне Бу—Сәвия тавышы, анын җыры икән бит. Су төбеннән килә икән ул Галәү иелеп карый һәм Сәвиянен елмаеп торган күзләрен очрата. —Син мине каен урманына атып барам, дип әйткән идең,—ди ул. —Әйе. әйе. каен урманына барабыз. Мин сине бик озак эзләдем. Бир кулыңны.—ди егет Ул Сәвиягә кулын суза. Шул вакыт кызның көләч йөзе ераклашканнан ераклаша бара. Менә ул вак дулкыннар арасында тирбәлеп тора да күздән югала. 5 Бер-бсрсен эзләп тә йөрмәделәр, очрашырга сүздә куешмадылар үзләре, әллә ничек кенә юллары кисешә торды Галәү кызга көннән-көн ныграк тартылганын сизде Бу хыялый кыз белән очрашу көне буена җитәрлек шатлык китерә иде ана. Жил исүен дә тыныч кына тыңлый алмаган Сәвия белән сөйләшеп йөргәндә бөтенләй башка кеше кебек сизә ул үзен. Анын кебек хисчән дә түгел, юк-юк та Сәләхи тәрбиясе үзен сиздерә. Яфракларнын кыштырдавын гашыйкларның серле пышылдавына ошата белми. Ни тырышып эзләсә дә зәңгәр күктә ак җилкәнле көймәләрне күрә алмый. Ә Сәвия күрәм. ди. Ак болытларны биек-биек тауларга да. чабып барган аргамакларга да. бозлар иленен патшасы ак аюга да ошата. Шундый чакта Сәвиянен сүзләрен олы кешенен яшь баланы тыңлаган кебек яратып, аз гына көлемсерәп тыңлый егет. Әллә ничек иркенәеп, жанын кысып торган богаулардан азат булган кебек итеп сизә. Сәвия янында булганда атасының карангы чыраен күрүдән, өйдәге ыгы-зыгыдан котылып тора. Яшьлекнен шунысы кызык—сөйләшәсен, сөйләшеп сүзләр бетми Телен берне әйтә, ә йөрәген яратам дип тибә. Кайчагында август аенын җылы, тымызык, карангы төннәрендә йолдыз атылганын карап тын гына утыру да рәхәт Мон тулы, наз тулы күнелдә шул йоддыэлар кебек якты уйлар гына Тан җиле китергән чыклы үлән исеннәнме, икен бер жан булып утыру рәхәтеннәнме—мәхәббәт диңгезенең тылсымлы дулкыннарында акрын гына тирбәләсен дә тирбәләсен Багана башындагы утлар инде әллә кайчан сүнгән була. Авыл өйләре ган азлы караңгылыгына күмелгән, йокыларыннан уянган әтәчләр бер тавыш биреп алалар да. иртә икән але, дигәндәй, томшыкларын канат астына яшерәләр. Шулай утырган бер төндә каршыдагы өйдә ут алдылар. Нуры сүнгән ике күз кебек ике тәрәзәдә сары яктылык чагылды. — Мәүлихә әби,—дип куйды Сәвия, әкият дөньясыннан әйләнеп кайткандай, күңелсезләнеп. —Намазга дип торгандыр. Карчык кеше бит,—диде Галәү, исе китмичә генә. — Шулайдыр,—дип ризалашты кыз. —Утсыз интегә. Бөтен кешегә керткәндә, акча китермәде дип, бер аны калдырдылар. Пенсиясе бәләкәй, каян алсын Шулай күңелсезләнеп утыра торгач Сәвия: —Галәү, әйдә бер яхшылык эшлик әле шул әбигә,—дип куйды. —Ничек итеп?—диде егет, сагаеп. —Ут кертеп бир син аңар. —Кушсалар мин әзер. —Ә син болай гына. Эштән сон килеп. Ә? —Әйбере булса. —Анар күпме кирәк инде, бәләкәй генә өйгә. Рәшидәгә әйтермен, ярдәм итәр әле —Әйтеп торма. Табармын,—диде Галәү. Ятим карчык өенә ут кертү түгел, өй салып бир дисә дә Сәвиягә каршы килә алмас иде ул бу сихерле кичтә. Икенче көнне кич буе Мәүлихә карчык өендә эшләделәр. Турысын әйткәндә, Галәү эшләде, Сәвия анар булышып кына торды. Әле чүкеч суза, але шөреп алып бирә, әле чыбык очын тотып тора. —Операция ясаган кебек без, әйеме Галәү,—ди ул, шунда да хыялга бирелеп. —Син хирург, ә мин синең ассистентың —Укырга китсән син үзен хирург булыр иден. Китмәден бит,—диде егет, кызның авырткан җиренә кагылуын сизмичә. —Ярый әле китмәдең. Хирург булсан безнен ишеләргә әйләнеп тә карамас иден Сәвиянең кинәт караңгыланып киткән йөзе егетнең соңгы сүзеннән яктырып куйды. —Карамаган ди. Алар да электриклар йөргән юлдан йөри лә. Һөнәрләре генә төрле-төрле,—диде. Мәүлихә карчык яшьләрнең эшләренә дә, сүзләренә дә катышмады. Әкрен генә кыштырдап, үз эшен эшләп йөрде. Көтү кергәч, кәҗәсен савып абзарга япты. Кече якта намазлык җәеп икенде намазын укып алды. Суынып беткән самавырын яңартты. Яна сауган сөт, пешкән күкәй, бераз печенье куеп чәй әзерләде. Кура җиләге рәсеме төшкән кәгазьле конфетын сандыктан алып, касәгә салды. Яшьләрнең эшләре беткәнне көтеп утыра-утыра йокымсырап киткән иде. Гөлт итеп ут кабынуга сискәнеп уянды. —Әстәгафирулла, тәүбә!—дип куйды да, шатлыгыннан теләкләр тели башлады. —Рәхмәт төшсен үзегезгә, бәхетегез мул булсын. Мин карчыкны сөендергән өчен Ходай үзегезне сөендерсен. Чәйгә кыстаса да яшьләр утырмады —Рәхмәт, Мәүлихә әби. Хәзер әнине кертермен, ут яктысында, сөйләшәсөйләшә үзегез иркенләп эчәрсез.—диде Сәвия, Галәү эш коралларын җыйган арада идәнне себереп алды. —Алайса ни инде... аяк ялы булсын,—дип Мәүлихә әби Галәүгә илле сум акча сузды. Алып кесәсенә салганда ук Сәвиянең кәефе кырылганын сизгән иде егет. Чынлап үпкәләгән икән. —Бөтен шатлыгымны бетерден,—диде урамга чыккач —Нәрсәсе бар анын. Эшләгән хак кына бит,—диде Галәү кызның сүзенә сәерсенеп. —Шул ятим карчыкнын акчасын алмасан —Йә инде, чәенә дә утырмадык. Акчасын да алмасак үпкәләр иде. —Акланып торган була бит әле. —Бер мин генә мени Барысы ла шулай ала. —Кеше суга төшә дип. син лә төшәрсенме? —Дурак дип белденме аллә син мине ’! Бу кичтә атар үпкатәшеп аерылдылар. Ак пароходлар гына йөзеп йөрми икән зәңгәр күктә. Ишелеп-ишелеп килгән кара болытлар дөньяны каплаган чаклар да була икән. Әй, син. мәхәббәт Алласы! Шундый чакта, утлар чәчеп фикерләр бәрелешкәндә, син дә кире борыласың, ахрысы. Берсенең кулына ак яулык бирергә акылын житмәде мени соң? Сәвиянен ниләр уйлап, нинди утларда янганын Галәү белмәде Ә үзен бер дә юкка рәнҗетелгән дип саный иде Урламады, таламады, сорап та алмады. Эшләгәненә күрә ризалык белән бирделәр. Телгә алырлык зур сумма булса икән әле. Илле тәңкә генә бит. бары илле тәнкә. Сәвиянен күз алдында ертып кына ташлыйсы калган. Алай гына төзәтеп булса икән араны! Шушы яшькә җитеп. кулына акча кергәне юк әле анын. Бәләкәй чакта, мәктәпләрдә буфетлар эшләп торганда, тәнәфес саен дөбер-шатыр килеп, малайлар буфетка йөгерә. Бер-ике сум түләп, шикәргә катырган төче күмәч, өстенә колбаса куйган ипи телеме алалар, баллы су эчәләр. Ә Галәү юка гына май ягылган ипине чәйнәп класста утыра. И. шул чакта көнләшүләре, иптәшләренә кызыйлары! Тагын бер вакыйганы онытасы юк Бишенчене бетергән елны класслары белән рәсемгә төштеләр. Буе баләкәй булгач, фотограф аны алдагы рәткә, класс җитәкчесе белән янәшә утыртты. Бер атнадан карточкаларны ясап китерделәр Шундый ла ачык чыккан. Галәүнен сипкелләрен берәм-берәм санарлык. Укучылар аны бишәр тәңкәгә алып та бетерделәр Акчасын иртәгә китерермен дип. Галәү дә берсен алып кайзты Шушы рәсем күп сүзгә сәбәп булды ул көнне Ин элек атасы тузынды. Күкәй урлап сатма, матри, санап куям дип. кисәтте Газизҗан абыйсына хәтле үртәп торган була бит әле. —Шул сипкелләреңне акча түләп карамасан. Әнә көзге бушлай күрсәтә,—дип авыз жыра Иртәгесен Галәү рәсемне кире китереп бирде. Класс җитәкчесе кызганды. ахры. аны. кулына бушлай тоттырды. Үсеп кенә җитим, күп итеп акча эшләрмен, берегезгә дә ялынмам, дип шул көнне үзенә сүз бирде малай. Менә инде ул җитеп килә торган егет Әле булса кулына акча кергәне юк. Электрик булып эшләгәннең акчасың да Газизҗан абыйсы үзенә алып бара Өйнен эше бетсен инде, бише белән кайтарырмын, дип юмаласа да егет анар ышанмый Алырсын кулыннан анын әткәйдән дә болаерак ул. дип уйласа да абыйсын кысмый, ой салунын ни икәнен үзе күреп тора бит. Гомер буе кеше кулына карап яшәргә димәгәндер инде Кесәңдә әз генә дә акчан булмагач егет кеше мени син. дулкын-лулкын чәчле матур башын кызлар кызыктырыр өчен генә түгел, үз акылын белән яшә, дип җеннәре котыртып тора тагын Сәвия белән очрашмый йөрүләре шактый озакка сузылды Юллары туры килгәндә дә туктап сөйләшү юк. Әмма егет Сәвиянен күз карашында әрнү генә түгел үзәкләрне өзәрлек сагыш та күрә. Сагышлы күз карашы җанына тынычлык бирми Шул караш егетне котыртып торган женнәр белән сугышка чыга, женнәр жинелә бара, жинелә бара Бер көнне Галәү тимер “мәчесен" инбашына алып, бозаулар фермасына килде .Аягы тартмады, ә күнсле гел шунда омтылды. Күрешү өчен түгел, эш белән йөри, янәсе. Галәүгә эш җитәрлек иде монда. Бер рәтләштереп киткән иде инде Электр үткәргечләрнең салынып торган урыннарын роликларга утыртып, ачылып киткән җирләрен каеш тасма белән урап куйгач, бераз рәткә кергән кебек булган иде Хәзер күреп тора, бөтенесен йолкып ташларга да яна үткәргечләргә алыштырырга кирәк монда. Бу турыда идарә башлыгы ла. инженер да. абыйсы да белә Язгы чәчүгә хәтле эшләп куярга булганнар иде. сүз генә булып калды Инде игеннәрне урып-жыяр вакыт җитте Шул турыда әйткәч абыйсы, анын кайгысы түгел әле. машиналарга ягулык китертә алмыйлар, заичастьлар җитми, алырга акча кирәк, урып-жыю якынлаша, дип анлаггы Алардан узып Галәү ни эшли алсын инде. Вакытлы гына эшләп тора бит Ялгыз җирдә ике яшь җан очрашкач, яратулары хак булганда сөйләшми буламыни ’ Сер бирәсе килмәү дә онытылды Өзелде, бары да бетте, сүнде дип уйлаган мәхәббәт җепләре ялганды шул көндә Сәвиядән аерылгач ук инженерны эзләп китте егет. Күңеле күтәренке иде, сөйгәненең сөйкемле йөзе күз алдыннан китмәде. Кояш та аларнын икесе өчен генә елмая сыман. Каршы га очраган кешеләр аның шатлыгын күреп, җырдагыча “Сез һаман бергә икән, сез һаман бергә икән” дип уйлыйлардыр Кайчан килер инде бу дип, инженер да складта көтеп торадыр кебек Ләкин бәндә юрый. Ходай юллый дип әйтәләр бит. Машиналарга ягулык турында сөйләшергә дип. директор белән инженер Казанга киткән булып чыкты Юллары уңмаган, ахрысы, ике көннән чытык йөз белән кайтып керделәр Андый чакта күзләренә күренмәү хәерлерәк, дип уйлады. Галәү, җайлырак вакытны көтәргә булды. Тиз арада гына андый вакытны тапмады Калган эшкә кар ява, дигәндәй, көтеп йөри-йөри, егетнен борчылуы, кар астында күмелеп калгандай, гамьсез бер тынычлыкка урын бирде. Әлегә хәтле берни дә булмады, хәзер дә булмас, барып йөрим, карармын, төзәтермен, дип уйлады Жәйге төннәр кыска шул. Кешеләр кояш белән уяна, кояш белән ята, дип әйтерлек. Эшнең күбесе кояш яктысында бара. Клуб ишеге дә әллә нигә бер. шәһәрдән артистлар килгәндә генә ачыла. Яшьләр күбесенчә су буйларында, аулак өйләрдә күнел ача. Ул көнне Галәү белән Сәвия Ярмәкәй тау астындагы чишмә буенда очрашырга килешкәннәр иде. Егет эштән сон өс-башын алыштырырга дип, өенә кайтып барганда, төбенә хәтле ачык торган склад ишеген күреп, шунда борыласы итте. Күнеле сизгән икән, ни кирәк барсы да кайткан. —Әнә матаена төя дә кит. Абыеңа әйтермен, иртәгә эшли башларсыз,— диде инженер. Кулга керәм дип торган дирбияне иртәгә алырмын, дип әйтәләрмени. Күпме көтеп йөрде бит. Башта алып кайтып куям, аннан Сәвия янына йөгерермен, дип уйлады Галәү. Ләкин бар кирәген сайлап ала торгач, ничәмә- ничә төрле кәгазьгә кул куя башлагач, шактый вакыт үтте, караңгы да төшеп килә иде инде. Сәвиянен шул заман көтеп тормаслыгын белсә дә, чишмә ягыннан бер әйләнеп кайтырга булды. Анда, су буендагы таллыкта, егетне үртәгәндәй итеп, кит-те, кит-те дип, тартай гына такылдый бирде Галәү өенә кайткач та кереп китәргә ашыкмады. Сәвия килеп чыкмасмы дип, капка төпләрендә көтеп утырды. Сәвия үзе түгел, тәрәзәләрендә ут яктысы да күренмәде. Сонлап кына абыйсы кайтты. Галәү китергән әйберләрне күргән икән. —Әллә минем өчен тырышып йөри инде энекәш?—диде, өйгә керә керешли үк. —Сина ди. Көтеп тор. Фермага ул,—диде эче пошып утырган егет. —Бозаулар фермасынадыр инде? —Кая булсын. Анын бар тапканы Альтап кызында булыр инде,—дип әткәләре сүзгә кысылды. Галәү җавап бирмәде, ачулы күзләрен генә түбән төшерде. Газизжаннын да тавыш чыгарасы килми иде. Исен китмәсен лә дигәндә, энесенең иңеннән кочып алды да күзен кысып куйды. Ә үзе чәй эчеп алганнан сон баскыч төбенә чыгып утыргач, тагын шул хакта сүз башлады. —Башмакчының башмагы юк, диләрме әле? Мин дә шуның ише инде. Үзем электрик, энем электрик, өемә ут кертә алмыйм,-диде ул, кемгәдер зарлангандай итеп. —Әйдә, энем, бер яхшылык эшлә әле. Миңа уг кертергә булыш. —Иртәгә булмый,—дип кырт кисте Галәү. —Инженер синең үзеңне дә эшкә чыгарам, дип әйтте әле. Иртәгедән эшли башларсыз, диде. —Анысын үзем җайлармын,—диде Газизҗан, энесенең сүзеннән соң, бераз уйланып утыргач,—ике-өч көнгә генә рөхсәт итәр. Син эшли торырсын. —Материалын да юк бит әле. —Кечкенә мәсьәлә ул. Кесәндә акча булса барсын да табып була. Складка кайткан диден лә. —Башта тал. Аннан сон сөйләшербез. —Ни бит Жингәннен туган көне житә. Үзенә яңа өй бүләк итәрмен, дип уйлаган илем. Газизҗаннан да шундый сүз чыгар икән Ләкин аларның авылында зурдан кубып туган көннәр үткәрү гадәте юк иде Бигрәк тә кызу эш өстендә Кышкы айларда берәр укытучының туган көне җитсә, укучы балалар акча җыешып, бүләк бирү бар анысы Азар өендә моңа кадәр туган көн дигән сүзне телгә дә алганнары юк иде әле Башка вакыт булса абыйсының ниятенә шатланып кушылыр иде Галәү. Нәфисә җиңгәсе белән бик тату алар Ул эштән кайтып керсә, өй эчләре яктырып киткәндәй була Кырыс холыклы Сәләхи дә “пуштыда" эшләгән культурный килене алдында әлләни тузынмый Жингәсе белән дус кына түгел сердәш тә әле алар. Егетнең беркем дә белми дип йөргән серен саклый ул Аны Галәү җиңгәсенә дә әйтәсе түгел иде. Әллә ничек үзеннән-үзе килеп чыкты шунда. Кызларнын чыгарылыш кичәсенә әзерләнеп йөргән чагында булды ул. Сәвия тектерергә биргән күлмәген алырга дип кергән иде аларга. Яңа күлмәген киеп азган кыз, сөенеченнән, көзге каршында бөтерелеп торганда өйгә Галәү кайтып керде Аны күрүгә Сәвия "пырых!" итеп көлде дә, Нәфисә апасынын битеннән үбеп, чыгып йөгерде Сәвия бик матур иде бу минутта, аның көлүе үзенә бер кызык иде, кош кебек очып, өйдән чыгып йөгерүе бигрәк тә көтелмәгәндә булды. Галәү анар сүз әйтергә дә өлгерми калды. Күңел түрендәге җылы тойгы, ничәнче кат инде, үзен сиздереп куйды Бу хиснең чынлыгына, гомерлегенә ышана башлаган иде инде ул. Үзе дә сизмәстән: —Сәвия сина ошыймы?—дигән сүз очып чыкты егет авызыннан —Әйбәт кыз,—диде жингәсе эшеннән аерылмыйча гына. —Минем кыз ул,—диде егет, бераз масая төшеп. —Син анын әтисе мени? Белми торам тагын.—диде Нәфисә, шаяртасы килеп. —Юк ла, анын белән йөрим,—диде Галәү, комач кебек кызарып. —Әйе шул. Мәктәптән гел бергә кайта идегез бит,—дип, аңламаганга салышты Нәфисә. Ләкин алар бср-бсрсен бик яхшы аңлыйлар иде. Рәхәтләнеп көлделәр шул чакта. 6 Нигә шулай икән ул, берәр нәрсә эшләргә әзерләнүен була, тәкъдир синен алга үзенекен китереп куя Әллә Галәүгә генә шулаймы? Менә хәзер дә якын кешесенә яхшылык эшлисе килә анын. Башлыйм дигән эштән баш тарту да егетлек түгел. Иртәгесен абыйсынын яна өенә китте ул. Авыр тойгы белән китте. Сәвиягә хыянәт иткән кебек иде анын хәле. Жаны тартмаган, бары тик Нәфисә җиңгәсе хакына гына башлаган бу эштән тизрәк котылыйм дип, төшке ашка да туктамыйча эшләде Кич җитеп күз бәйләнгәндә генә кайтып урынына ауды Икенче көнне төш урталарына өи эчендәге эш бетте. Багана башыннан чыбык сузасы гына калды Агасы куанычыннан ни эшләргә белми йөри. Егетнен эченә дә бераз җылы керде. Бу турыда жингәсе белми әле. Ике туган арасындагы сер ул. Сөенечне кичен алырга булдылар. Нәфисәне караңгы өй каршына китереп бастырырлар да утларны кабызып җибәрерләр. Өйдә күпме лампа бар—бүлмәләрдә, чоланда, баскыч төбендә, ишегалдында, капка башында кабынган утларга елмаеп карап торыр да Нәфисә җиңгәсе гади генә итеп әйтеп куяр: —Әйбәт булган бу. —Галәү белән икебездән туган көнеңә бүләк,—дип әйтер абыйсы. Кайчан да булса бер вакыт Сәвиянең дә кулыннан җитәкләп, үзем җиткергән өй каршына алып килермен дә. абый шикелле итеп, бу сиңа бүләк, дип әйтермен. Армиядән генә йөреп кайтыйм әле, дигән уй килде егетнен күңеленә. Багана башына менеп җитүгә башы үзеннән-үзе ферма ягына борылды. Ж АН Г А ЗА ВЫ Ерактан гына булса да Сәвияне күрәсе килгән иде. Ләкин адәм заты түгел, юкны-барны чүпләнеп, аяк астында буталган күгәрченнәр дә юк иде. Килгән саен койрык болгап каршы алган Алабайга хәтле, эсседән качып, күләгә жиргә кереп яткан, ахры Кулын каш өстенә куеп, шул якка озак карап торды ул. Дөньясын онытып күпме эшләгәндер, берзаман ферма ягыннан килгән ачы тавышка йөрәге дерт итеп куйды, кулыннан кыскычы төшеп китте. —Пожар! Пожар! Абзардан бөркелеп чыккан кара төтенне күреп, өнсез калды егет. Шул арада бер кочак утлы салам күтәреп чыккан кызны күргәч: —Сәви-я-я-я!—дип, ачыргаланып кычкырды. Ничек жиргә төшеп басканын сизми калды ул. Өйдән атылып Газизҗан килеп чыкты. Янгын машинасы дөбер-шатыр узып китте. Алар йөгереп барып җиткәндә җыелган халык Сәвияне район больницасына алып киткән машина артыннан карап тора иде. Җир өстендә янып бетмәгән саламнар белән Сәвиянең өстеннән салдырган халат кисәге янгын сүндерүчеләр сипкән су эчендә лычма булып ята. Абзардан көек исе килә, ишек төбенә күл булып су җыелган. Көтелмәгән хәлдән аптырап калган кешеләрнең борчулы сүзләре ишетелә: —Бигрәкләр дә нык пешкән, кеше булса гына ярар иде. —Һаҗәр ничек чыдар инде бу хәсрәткә. —Кирәк бит, ә! Утлы саламны кочаклап ал инде... —Сәвия шулай эшләмәсә. сарайнын көле күккә очар иде. —Пожарниклар бар бит. —Килеп җиткәннәрен көтеп торсынмы? —Электрдан чыккан дип әйтәләр. Аларны тынлап тору зар-газап иде Галәүгә. Әйткән бер сүзләре ук булып йөрәгенә кадалды. Кешеләрнең күзенә туры карый алмады. Барысы да аны гаеплидер, исеме белән генә әйтмиләрдер кебек тоелды. Янында басып торган абыйсына да әйтмичә, өенә кайтып матаен кабызды да Сәвияне алып киткән машина артыннан чапты. Куып җитә алмады. Өйдәгеләрнең берсен дә күрәсе килми иде аның Сүзләрен дә ишетәсе килми Чаршау артына качып кына көндез булган хәлләрне күз алдыннан җуеп буламыни9! Их, шушы бер тәүлек гомерне юкка чыгарып булса икән. Андый могжиза төштә генә буладыр ул. Ә Галәүнен йокы күргәне юк. Ул икенче көнне дә көне буе больница тирәсендә булды. Хаста караватына үзе кереп ятарлык, Сәвиянен әрнүләрен үзенә алырлык булып йөрде. Соңгы тапкырында аны бөтенләй килмәслек итеп җибәрделәр. Өйдәгеләр шуны аңламый. Тән газабыннан да авырырак җан газабын кичергәннәре юк шул әле аларнын. Жан газабына сөю газабын да кушып үрләткән уттан котылып булмавын белсәгез икән сез! Белсәгез, башыңны саклап кал, дигән киңәшне бирмәс идегез. Юк, бирмәс идегез.