ӨЛКӘНЕБЕЗ

 КАЛӘМДӘШ. ХЕЗМӘТТӘШ. ОСТАЗ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

Ә дәби хәрәкәтне аерым бер буыннарга, аерым бер юнәлеш-стиль тарафдарларына яки аерым бер төбәк-регион вәкилләренә бүлеп өйрәнүче кайбер тәнкыйтьчеләр өчен Марс Шабаев иҗаты бик үк кулай ижат түгел Инде трафарет рәвешенә әйләнгән «обоймалар» га да сыеп бетми ул, фәлән әдәби мәктәп вәкиле дип әйтү дә кыен, әдәбиятта «Минзәлә феномены» да шәйләнми шикелле Өстәвенә Марс Шабаев ижатын әдәбиятчылар җентекләп анализлап өйрәнделәр, пропагандаладылар дип тә булмый Кайчак Марс Шабай белән Мин Шабайны буташтыручылар да очраштыргалый Шулай да. Марс Шабаев—үткән гасырның, икенче яртысындагы әдәби мохитнен теп тенденцияләрен ачыклый алырлык иҗатчыларның берсе саналырга лаек. Гомумән, яшьләре бүген 70 ләр тирәсе булган әдипләрнең ярты гасырлык ижат гомерләре—әлбәт», тормыш юлын тоташ әдәбиятка багышлаганнарны күздә тотам—шул чорнын үзенчә бер рухи кардиограммасы ул. Бар казанышлары, ялгышлары, иманлылыклары. дәһрилекләре белән Әмма бернәрсә бәхәссез: соңгы ярты гасырдагы татар әдәбиятында шәхесләр, талантлар бихисап булган. Объектив яки субьектив сәбәпләр аркасында алар үз талантларын никадәр реальләштерә, киләчәк файдасына эшләтә алганнар'.’—монысы инде бүтән мәсьәлә... Марс Шабаев. беренче чиратта, әлбәттә, шагыйрь. Анык һәм тайпылышсыз үз гражданлык позициясе булган шагыйрь Әдәбиятны кеше анын формалаштыруда бөек көч дип санаган буынның күренекле бер вәкиле. Гражданлык позициясе булу—зур нәрсә, безнен аңлавыбызча, жәмгыять куйган идеалга максимум тугры хезмәт итү ул. Никадәр генә талантлы булсан ла. жәмгыять мәшәкатьләренә битараф булып, үз-үзенә генә бикләнеп, үз жанында гына казынып ижат итсән. язганнарына замандашларыңда битараф булуы мөмкин. Марс Шабаев моны гомере буе аңлап яшәде дип беләм. Ул һәрвакыт тормышмын фарватерында, әдәби-сәяси хәрәкәтнен үзәгендә булды. Ижатын иҗтимагый эш белән бергә алып барды, галанты куәтенчә илгә, булсынга дип хезмәт итте Ул—Татарстан радиосында редактор, балалар газетасы «■Яшь Ленинчылда бүлек мөдире, ул—«Азат хатын» («Сөембикә»), «Чаян» журналларында. «Идел» альманахында жаваплы секретарь, тәрҗемәче, жаваплы редактор; ул—байтак еллар Татарстан китап нәшриятыньгн баш редакторы, сонгы ун елда «Казан утлары» журналының бүлек редакторы. Гомере буе жаваплы эшләр. Артта—озын-озак казна хезмәте, алдында—тынгысыз ижат нәтижәсе—егермеләп китап. Минем шәхсән үземә Марс Шабаев белән безнен заманнын ике чорында ныклап аралашырга туры килле Беренчесе—безнен буын шагыйрьләренен әдәбиятка юл ярган елларында. ягъни 60 еллар башында Шул вакыттагы сәләтле яшь каләм ияләрен \ т тирәсенә туплый алган иде ул Кайберәүләр өчен, шул исәптән минем очен дә. Марс абый остаз, русчалап әйтсәк, наставник ролен \тәде Ьез ана тартылдык, макталдык, тиргәлдек, кинәш-сабаклар аллык. Рәхмәт әйтеп искә «пыр м.плр еллар' Икенчесе—байтак гомерләр үткәч--узган гасырнын елларыннан башлап \әтер1әчә «Казан утлары» редакциясендә бергәләп эшләү 1 *^геи1с көндә- әйткәнемчә, журналыбызның бүлек редакторы. Югары профессионал осталык һәм тәҗрибә таләп иткән вазифа, һәм. әйтергә кирәк, кайбер яшьрәкләргә үрнәк рәвештә егетләрчә эшләп килә Марс абыебыз! Житмешкә житкән димәссен! Хезмәттәшләребезгә сер түгел: журнал портфеленә кергән четереклерәк сәяси-публицистик материалларнын байтагын басарга әзерләү эшен ана йөклибез. Дөресен әйткәндә, бәгьзеләрнең андый мәкаләләрне эшкәртергә -теше үтми», йә эрудиция-гыйлем җитенкерәми, йә язу-стиль куәсе чамалырак (Ах ул профессиональ кадрларга дефицитлык!)... Бер төркем татар язучылары Татарстан Ятучылар союзының VIII съездында Сулдан уңга Илдар Юзеев. Рафаэль Моапафин. Диас Вәлиен. Туфан Миңнуллин. Марс Шабаен. Аяз Гыйлаҗен, Фәнил Мансуров. Нил Юзиев. Әбрар Кэримуллин. 1974 ел. Талантлы кеше һәр эштә дә талантлы була, диләр. Мөгаен, шулайдыр. Марс Шабаевка бу тәгъбир туры килә. (Хәер, нигә гаҗәпләнергә?-профессионал кеше \з эшенен бөтен тармакларын яхшы белергә тиеш. Күп профильлек дигән төшенчә юкка гына тумагандыр бит!) Шагыйрь, менә дигән редактор булу өстенә ул яхшы тәржемәче дә. Элегрәк тә тәржемә эшенә хирыс булса да. соңгы елларда анын бу өлкәдәге хезмәте зур бәягә лаек. Мәсәлән. Мәскәүдә яшәп рус телендә ижат итүче Рауль Мирхәйдәровнен «Ранняя печаль» (-Иртәләгән сагыш-). «За все наличными» («Һәрнәрсәгә—акчалата») романнарын, тәржемә икәнен сиздертмичә, саф татарча яңгырата алды ул. Бәлки, үзенең язасы әсәрләре өлешенә кереп башкарыладыр бу хезмәт... Әмма мактаулы хезмәт, бүгенге көндә тәржемә эшенен аяныч хәлдә икәнен искә алганда, бигрәк тә кирәк, мөһим хезмәт. Б\ бәләкәй генә язманы сызгалаганда. белешмә кирәксенеп, татар энциклопедик сүхтегенә (дөресе—«татарский энциклопедический словарь». әле татарчасы дөнья күрмәгән) күз салдым: «Ш» хәрефендә беренче булып куелган белеш мә-мәкалә -Шабаев Марс Садриевич (р. 1933), поэт. Заслуженный работник культуры. «Избранные произведения» (•Сайланма әсәрләр*, т 1-2. 1993) Гос, пр им Г Ту кая» Һәммәсе дөрес кебек, әмма бер төгәлсезлек М Шлблсннын сайланма 2 томлыгы дөнья күрә атмаган икән бит' Энциклопедияләр дә я.тгышыр икән' Ярый, баш ярылып, күз чыкмаган—төзәтерлек хата Тотарга да шагыйрьнен томлыкларын чыгарырга кирәктер! Ижат бар бит Р. 5 Марс Шабаев турында 1976 елны да баш.шр матбугаты өчен бер кечкенә мәка/ә язган булганмын Искә төште дә. ничек бар. шул кигеш бу язчача ул .чәкагәне дә өстәп куярга булдыч Бә.1кем. шагыйрь һәм тәрҗемәче турында мәгъ.1умат тулырак булыр Форсаттан файдашнып. Марс абый Шабаевка 70 яше тулу уңаеннан саулык-сә.ю.чәтлек, яңа иҗат уңыш-1ары телим. 2003. июнь Чал чәчле, яланаяклы... Сезнен салда йөзгәнегез бармы’’ Ә минем юк. Кызганыч, әлбәттә Йөзмәүнең йөз төрле сәбәбен дә габып була булуын Ә бит кешеләр йөзә. Тур Хейердаллар, ирле-хатынлы Папазовлпр көймә-салларда океан-дәрьяларны кичәләр. Алар кебек кыю Йөрәкле, тәвәккәл кешеләр вакытын да табалар, жаен да.. Марс Шабаевнын «Салда сәяхәт» китабын укый башлагач, күнелдә көнләшүле-монсу бер тойгы уянды: нигә инде мин дә • Шыртлака* экипажында булмаганмын’’ Өйләрендә хатыннарын, инде житеп килүче балаларын калдырып, айлыклап. су буйлап ил гизәргә чыккан бу агайлардан киммени мин0 Дөрес, тора-бара сонга калып туган бу теләк бераз кими төште Күнел утырунын сәбәбе—китапны укып чыгудан алган ләззәт иде Мин дә бу сәяхәттә катнашкандай булдым Ин матур елгадарыбызнын берсе булган Ык дулкыннарында тирбәлдем, тан алдыннан итәкләре белән суга ук тиеп торган куе томаннарны ишкәкләр белән тараттым, әрәмәлекләрдәге кошларнын сайрауларына хәйран калдым, табигатьнең эченә кереп, аның белән бер булып китүемә, анын да ин камил жаны—Кеше булуыма сөендем, үзем өчен дөнья кадәр ачышлар ясадым Инде мен тапкыр күрелгән, әмма исемен белмәгән бу үләнне авыл халкы менә ничек атый икән! Бездә тагын менә нинди кошлар бар икән! Туган жиребезнен табигате, күрә һәм таный белгәндә, менә нинди бай һәм нинди гүзәл икән! М. Шабаев—шагыйрь. Һәр кеше күнеле белән күпмедер дәрәжәдә шагыйрь булса да, ил танырлык чын шагыйрь булу өчен күп нәрсә кирәк. Шуларнын, ихтимал, ин кирәкләре— үзендә балалыгыңны һаман яшәтә алу. күзләреннен унмавы, гаҗәпләнү тойгысын жуймау Бу табигый шигъри халәткә гомер дәвамында тупланган тәҗрибә, гражданлык сыйфатлары өстәлергә тиеш әле тагын, алар—принципларын. ЩЙ нын. иҗтимагый йөзен, намусын, ныклыгын Мина кайчак шагыйрьләрнен символик образы чал чәчле, яланаяклы бабай ла, малай да булып күренә Бүгенге көн татар поэзиясендә яхшы шагыйрьләр байтак Аларны төрле буында күреп була Урта буын, ягъни, яшьләре кырык белән илле арасындагы шагынрьләр безнен шигырь дөньясында аерым бер күркәм урында тора Бу— яшьлекләрен сугыш өткән буын М Шабаев-әнә шул буын вәкиле Марс Шабаев һәм Габделхәй Сабитов Ык буенда 1967ел Түзмәде күнел, ярсыды Тәкәрлек тавышына. Балачакка кайтып хәтер, Моң булып калды шунда. Ул йөрде балтырган ашап, Юа белән юанып.. Хәтер—сагышлы бер йолдыз; Һич сүнәсе юк анын! Уенны иртә оныткан Сагышлар дөньясыннан Ул йөрде күкәйләр эчеп Тәкәрлек оясыннан... Тәкәрлекләр, үксисез лә; «Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!..» —Кем тиде? Кайтармагыз шул елларга. Кайтармагыз сез мине. Көйде, көйде... утта көйде Әтиләр... Үстек ятим... Ти-и-иде!.. Ти-и-иде!.. Безгә тиде Зур сугыш... Нәрсә әйтим?.. Ә шагыйрьнең әйтер сүзләре күп. Ил иминлегенен кадерен белергә, бер кабым икмәкнен һәм бер авыз жылы сүзнең тәмен һәрчак тоеп яшәргә, әти- бабаларыбызнын каннары һәм гомерләре белән беркетеп безгә калдырган рухи васыятьләрен онытмаска, заман куйган йөкне сыкранмыйча күтәрә белергә.. Марс Шабаев—уннан артык шигырь китабы ижат иткән шагыйрь. «Яна ж.ыр*. «Кына гөле*, «Ашкыну», «Сине эзлим», «Җикән камыш», «Онытма» һ. б. Ул сигез поэма авторы («Шәймәт карт». «Яна җыр», «Җирән Конрад», «Кына гале*. «Әби-апа», «Дие татарише фрау», «Сине эзлим», «Артист» ) Американын бөек шагыйре У Уитменнын мәшһүр «Үлән яфраклары» китабын татарчага тәржемә иткән кеше. Кордаш шагыйрьләре—Е. Евтушенко, Б. Әхмәдуллиналарнын ла кайбер әсәрләре анын тәржемәсендә татар укучыларына барып иреште. Шагыйрь иҗаты турында әллә ни күп булмаса да, беркадәр мәкаләләр язылды да инде. Тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре анын ижат колачы киңлеген, шигырь һәм поэмаларының фәлсәфи тирәнлеген, кешелеклелек белән сугарылган интернациональлеген фикерләренең эзлеклелеген әледән-әле әйтеп киләләр. Бу мәкалә-чыгышлар авторларының, гадәттә, өлкәнрәк буын вәкилләре булуыннандыр, күрәсен. М Шабаевнын балалар өчен язган әсәрләре һәм яшь каләм ияләрен үстерүдәге эшләре чиггәрәк кала, ә анын бу өлкәдә дә хезмәте зур. Әле мисалга китерелгән шигырендәге «тиде» сүзе белән әйтсәк, анын яшь поэзия өчен шифасы күп тиде. Ф. Яруллин, мәсәлән, турыдан-туры М. Шабаев ярдәме белән шагыйрь һәм язучы булып танылды. Ә 60 еллар уртасында поэзиягә килгән бүтән шагыйрьләр9 Аларнын күбесе М Шабаевны үзләренен тәрбиячесе һәм якын кинәшчесе итеп таныйлар. Ижатынын нигезен тоткан принциплары аның иҗтимагый һәм көндәлек тормышыннан аерылмый. Димәк, буыннар эстафетасы дәвам итә! Димәк, тоткан юл дөрес, түккән көч яна таза шытымнар бирә, димәк, яшәргә була! Ә салда йөзүгә килсәк, андый хыялнын әле миндә һаман сүнгәне юк. Кем белә, бәлки, сезнен берәрегез белән без дә йөзәрбез әле, сау булсак! 1976, апрель

Реклама