КУРКЫТМАГЫЗ КОШЛАР АВАЗЫН 2002 ЕЛ ШИГЪРИЯТЕНӘ БЕР КАРАШ

У зган елны төрле матбугатта дөнья күргән шигъри әсәрләрне барлап чыгу үзе үк шактый көч сорый «Казан утлары»ннан башка «Идел». «Мәйдан». •Татарстан». «Сөембикә». «Тулпар» кебек бүтән журналларда. «Мәдәни жомга». • Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» гәҗитләре дә шигырьгә урынны кызганмыйча бирәләр Бер елда матбугатта чыккан шигырьләрнен күләме генә дә бер-икс томга тарта торгандыр Татарстан китап нәшриятында. «Мәгариф». «Рухият» һәм бүтән нәшриятларда да шигырь җыентыклары даими рәвештә дөньяга чыга. Бу үзе үк шатлыклы күренеш Күләм кайчан да булса сыйфатка күчәргә тиеш бит. дип күнел юатасын Шундый канун бар шикелле Ләкин татарнын бөек мәкален дә онытмыйк әле: ком җыелып таш булмас, кол җыелып баш булмас! һәм мин Зөлфәтнсн шигырьләр шәлкеменә килеп төртелдем Шигъри сүзгә исләшеп—ягъни үз-үзенә!—ул болай яза: Яралткыч көч алсу офыкларда Ярсу-саксыз жанны кабымы Жан ул—без үзебез!-Туфрак һәм күк! Туфрак һәм күк—бөек ялгызлык' Тере бул син Һаман жанда бул син— һаман янда, һаман ерак бул! Минем белән бергә күктән индсн. Минем белән бергә туфрак бул! Шушы шигырьне укыганнан сон Александр Блокнын Анна Ахматовага язган хаты искә килеп төште Бер өзеген тәржемә итеп сезгә лә җиткерәсем килә «А/мн бик күп билгеле һәм билгесез авторларнын шигырьләрен күрдем.—дип яза ул — Һәм һәрвакыт алар бик яхшы язалар сыман тоела, ләкин мина боларнын кирәге юк. күнелсез. шигырьләрне бүтән язмаска, ахрысы, дип уйлый башлыйсын, аннары аларны бөтенләй яратмавынны искәрәсен. бераздан шагыйрьлек буш шөгыль бу лып күренә, ахырда бу уйларыңны кычкырып әйтергә лә жорьәг итәсен Белмим, бу хисләрне кичергәнегез бар микән: булса—әлеге халәттә күпме сырхаулык, артык йөк барлыгын беләсездер. Сезне укыгач исә. мин шигырьләрне барыбер яратуымны хис иттем, алар чүп нәрсә түгел икән, алар яктылык алып килә...» Менә шундый хат Мин Блокка өстәп, шигырьләр кешелекнен табигый яшәешенә карата өмет тә алып килә, дияр идем Чыннан да. безнен заманда шигьриятнен тәмам юкка чыкмавы. Лена Шагыйрьжан сүзләре белән әйткәндә, «шигырь фәнен яратучылар эчен сүзләрне рифмаларга тезүчеләр»нен һаман да пәйда булып торуы гажәп бит. Бүгенге технологияләр чорында, кешеләрнең барлык иманы «тауар-акча-тауар» дигән формулага сыеп беткәндә, шигырьгә һаман үлем юрыйлар, ә ул асфальт ярыкларыннан саркытып чыккан үлән сыман һәмишә тернәкләнә, кояшка учларын суза. Әллә ул бездә генә—асфальты сыйфатсыз илдә генә—шулай әрсезме? Юктыр. Чөнки кеше кайсы гына Икълимдә яшәсә дә, кайсы гына система кысаларында җан асраса да. кеше булып кала Мохитын кампитрлар-фәләннәр чолгап алса да, кешенен биологик асылы берничә мең ел элек ничек булса, шулай калган Шигърият бөек табигатьнең безнең күңелләргә төшкән чагылышы түгелме соң? Поэзиянең ни икәнен белмәгән кеше дә сулкылдаганда бер ритм белән сулкылдый ич. Әлбәттә, халыкның хәзер шигырьдән (гомумән, әдәбияттан) бизүе, америкалашкан гаммәви культура кабымлыкларына риза булып жан асравы барыбызның да эчен пошыра Шигъри сүзгә мөрәҗәгать итү, аны якларга тырышу кебек мотивларның әсәрләребездә өстенлек алуы шуңа күрәдер. Менә Лена Шагыйрьжан болай яза: Тирә-юньдә бөтен нәрсә көйли: Һава, аһән, мелодия, аваз, ритм, рифма, ташлар, гөрләвекләр, алсу гөлләр көйли, шаулый агач... Аннары өстәп куя: Тан атканда, былбыл сагышына Кушыла дәртле әтәч тавышы да.. Әлеге өзекне мин шагыйрьнең «Дөнья базары яхуд яна Америка фаҗигасе» дигән лирик-публицистик поэмасыннан китердем. Исеменнән үк күренгәнчә, поэма Нью-Йорктагы Сәүдә үзәген шартлату уңаеннан язылган... Л. Шагыйрьжан шигърияте, гомумән, үзенең публицистик накалы, туры сүзлелеге белән аерылып тора. Анын бу темага тотынуы шуна күрә табигый да Мин үзем, мәсәлән, бу поэманы бик кызыксынып укып чыктым Хәзер бит көн саен радио-телевидениедән, гәҗитләрдән халыкара террорчылар дип, Ислам фундаменталистлары дип колак итен чәйниләр Әлеге четерекле сәяси чытырманда шагыйрә үзен ничегрәк хис итәр? Күзе ерактан күрерме, колагы ерактагыны ишетерме? Дөрес, Мәскәүдәге шартлауларга карата мин анарчы Кави ага Латыйпның өч юллыгын укып бераз тәжрибә туплаган идем инде: Мәскәүләрдә шартлаталар. Казаннарда шаккаталар Геннадийлар, Гаталар... Ә Лена ханым пакусын кин алган. Поэманың беренче бүлекләрен укыганда минем колагымда барабаннар тавышы, озын быргылар авазы ишетелеп торгандай булды. Төп сорауны кую мөһим түгел «Кемнәр алар, диеп, террорчылар?*— Төп сорауны кую мөһим бүген «Нәрсәдән ул. диеп, террор чыга?!» Л. Шагыйрьжаннын бөтен поэмасы шушы мөһим сорауга җавап булып яңгырый. Минем үземә поэманын бик ошаган өлеше-шагыйрәнен Америкага юллаган хаты булды. Дөрес, Лена ханым татар язучылары арасында Америкага хат язучыларның беренчесе түгел. Заманында, мәсәлән, мондый эпистоляр жанр белән Рашат Низами мавыгып алган иде. Р. Рейганга язган ачык хаты бигрәк тә истә калган Шуны укыганнан сон Рейган төзәлмәс авыруга сабышкан, имеш Ә Шагыйрьжан поэмасынын халык такмазаларына охшатып язылган әлеге бүлегендә исә шагыйрь өчен кирәкле бар нәрсә дә бар-нечкә лиризм да, сатира-каһкаһә дә. ирония дә Берничә куплетын кабатламыйча тыела алмыйм: Барып житсп. кулыгызга Керм ошб> хатыбыз. Тышына ук язып куям • Курыкмыйча ачыгыз.' • Сездә д» «шок», бездә дә «шок». Тик торабыз карашып Әнә килә ак парахут. Төягән ак парашук С5А-АКШ дип язылган Самалүг канатына Теләктәшлек белдермибез Террор аппаратына. Билләһи, кабереннән Тукай торып чыкса. Лена ханымның кулын үбәр иде Курыкмаса Әлеге әсәрдән башка «Казан утлары*нда тагын ике поэма дөнья күргән Гомумән, поэма ижат итү жинел эш тутел Анын үз закончалыклары бар Ул ниндидер вакыйгага корылырга һәм үзендә эпиклык гонсырларын да сакларга тиеш Поэма язганда шагыйрь бик нечкә кыл аша үтә. Әлеге кыл. минемчә, поэзия белән проза чикләре буйлап тартылган Сюжет жебен ычкындырмыйм дип тырышканда, әсәр сөйләп чыгуга кайтып калып, шигърият дилбегәсенең кулдан китүе дә бар Эльмира Шәрифуллина үэенен «Каюм коесы» дигән поэмасында, мина калса, шушы тозакка килеп капкан Шуна күрәдер әсәр вакыт- вакыт рифмаланган мәкалә төсен ала: Күңелгә кереп калырлык чын поэмалар әдәбиятта сирәк туа. Аны язу өчен дә шагыйрьгә аерым бер талант кирәктер Поэма бит ул күпмедер кимәлдә конструкция дә Сокгы елларда, мәсәлән. Ренат Харис бик үзенчәлекле поэмалар ижат итте Бездә гадәти булганча, аларга тиешле бәя бирелмәде кебек... Әлеге поэмаларны тәфсилләбрәк тикшергән хезмәтләр дөнья күрсә, поэма жанрында эшләргә жөрьәт иткән яшьрәк шагыйрьләргә дә монын ярдәме тияр иле. Былтыр дөнья күргән поэмаларның өченчесе Зиннур Мансуровнын «Ике еглау» әсәре Тарихтан безгә мәгълүм Сөембикәне Мәскәүгә тоткын итеп алып киткәндә, ул ире Сафа Гәрәй төрбәсендә Казан белән еглап хушлаша. Борынгы төрки авыз иҗатында еглау дигән аерым бер жанр булганы да билгеле Казакъларда ул егерменче гасыр башларына кадәр сакланган Сөембикәнең еглавын урыс телендә мәгълүм «Казанская летопись» авторы теркәп калдыра. Шулай ук еглаунын кайбер эзләре бәетләрдә, тарихи җырларда да сакланып калган Икенче еглау-Ярославна еглавы. ягъни «Плач Ярославны» Ул «Слово о полку Игореве» әсәрендә теркәлгән: Ярославна—1185 елда кыпчакларга яу чапканда әсир төшкән кенәз Игорьның хатыны Ирен сагынып, кояшка, жилгә эндәшә-эндәшә, елый Ике еглаунын арасында 366 ел ята Әсирлектә күтгмедер кымыз эчеп ятканнан сон Игорь үз иленә кайта... Ә Сөембикәнең язмышы ничек төгәлләнгәнен беләбез Хәер, еглауларнын эчтәлеге дә үзгә—Ярославна ире өчен кайгырып еласа, Сөембикә иленең һәлакәтен күреп еглый. «Казан, син бәхетсез шәһәр!» Шагыйрь шушы ике хатын язмышы аша татар-урыс мөнәсәбәтләрен, тарихи фаҗигабезне хәзерге вәзгыятебезне тасвирлый Шунысын да әйтергә кирәк, татар һәм урыс тарихларыннан азмы-күпме хәбәрдар булмасан. бу әсәрнең канвасына төшү, вакыйгаларның агышын аңлавы авыр, хәтта мөмкин дә түгел Ике хатын күпләп күз яше койса да. поэмада су юк. ул йодрык кебек кысылган, ә бармак араларыннан исә кан саркыла. Әлеге хасият, албәттә. гади укучыга әсәрне укуны кыенлаштыра. Ләкин шигърият—бер каптырмалы такмаза яисә. Марсель Галиев әйтмешли, эт сикертә торган ритмга язылган такмак кына түгел, ул акылга тәэсир итәргә, күнелне дә кузгатырга тиеш Зиннур Мансур, гомумән, әзерлекле укучыны күздә тотып яза. Безгә бүген шигърият урманнарында, үзенчәлекле фикерләүләр аша. татарның шигъри анын яна сукмакларга алып чыгучы шундый шагыйрьләр кирәк Тулысынча фәнгә кереп чумган. Язучылык булган бар шөгыле Татарымны анлы. тәрбияле Итү һаман барлык уй-фигыле Ярославна рано плачеть Путивлю городу на забороле. аркучи: О Днепре словутиию' Ты пробил еси каменные горы Сквозе землю Половсикую Сөембикә белән Ярославнанын диалогы сонгысынын мондый сүзләре белән тәмамлана Яшен белән әллә юмак булдын Бәхет кошындагы кан табын. Автор үзенә сүз алгач, ритм үзгәрә, салмаклана, шигырь тукымасына дала иркенлеге, урманнар уйчанлыгы тарала: Жиде икьлим чиген инләп инрәү йөри. Инрәү кайта, кайта ничә ел аша. Мәшрикъ якны тоташтырып мәгьриб якка, Кара-каршы ике бикәч еглаша. Хатын-кызның бөеренә бөялгән, күз яшьләренә чыланган ташны ил нигезенә салып калдырган халык бәхетле була аламы'’ Илбасар булып бүтәннәрне җиңгән илдә дә улларын, ирләрен яуда югалткан хатын-кызлар күз яше түкмимени0 Газизләрен югалту хакына җинү аларга кирәкме? Поэмасында шагыйрь шушындый фәлфәси сорауларга да жавап эзли Сөембикә белән Ярославна әңгәмәсенә бераздан Мәрьям-ана килеп кушыла. Бу бик табигый. Аңардан башланган күренмәс мәрхәмәт җепләре әлеге бикәләрне гасырлар аша бергә тоташтырып тора бит Вакытлар үтү белән генә ул җепләрне кеше вәхшилеге нәфрәт бауларына, коллык зынҗырларына әверелдергән Мәрьям- ана сабыр итәргә өнди, фажиганен асылын хатыннарнын үзләреннән эзләргә куша, чөнки ил-йортның иминлеге хатын-кыз кулында... Сөембикәнең сүхләре үз замандашларын гаепләүдән бигрәк, киләчәкне— безне кисәтү булып яңгырый: Кыланыгыз сыйлы келәмнәрдә, дошман сигез, диеп, без тугыз. Ә кылмышта баскын кулындагы айбалтанын сабы булдыгыз. Поэмасында 3. Мансуров кадими сүзләрне мул куллана, әмма тарих сулышы бөркелеп торган әсәрдә бу үз-үзен аклый Нәфис тел, ассонанс, аллитерацияләр, көтелмәгән рифмалар поэманың сәнгатьчә бәясен бермә-бер арттыра. Югыйсә, без Бүтән әйберләр турында әйтеп тормыйм, татар зиратына тиенә алмыйча юкка чыккан шагыйрьләребез күпме Былтыр матбутатта чыккан шигъри әсәрләрне күздән кичергәндә мин хәзерге татар поэзиясенең хатен. куәтен аныкларга, киләчәген күзалларга тырыштым Тавыш-тынын бик сиздерми генә агып яткан нәни инеш күз атдына килде Алда жәйрәп яткан үзәннәрдә кибеп юкка чыкмасмы ул? Шигырь китапларынын тиражларын искә төшерсән. күкелдә атләни сөенерлек хисләр уянмый Элекгәге кебек шигьриятнен җәмгыятьтәге ниндидер урыны, миссиясе турында сөйләшү бүген инде урынсыз, хәтта көлке булыр иде Хәзерге украин шагыйре Юрий Андруховичнын сүлләрен безнен җирлеккә күчереп әйтсәк, җәмгыятьнең туксан проценты бөтенләй бернәрсә дә укымый Ә укучыларның туксан проценты татарча укымый Татарча укучыларның туксан проценты исә шигырьгә бөтенләй кагылмый Җәмгыятькә тәэсир итү турында бу очракта исәр генә тел чарлый ала. Ләкин шигърият шул исәрлектән саркып чыгадыр да инде Безнен поэзиянең бүгенге хатен элеккечә үк аткәннәр билгели. Менә. Илдар Юзи. Роберт Әхмәтҗан. Әхсән Баян. Клара Булатова. Шәүкәт Галиен. Рөстәм Мингалим. Әдхәт Синугыл. Гәрәй Рәхим. Рәфикъ Юныс. Разил Вәлисв. Роберт Миннуллнн. Әхмәт Галет. Фәнис Яруллин. Айдар Хатимнәрнен саллы-саллы шигырь шәлкемнәре дөнья күргән Атарнын барысын ла бер халәт берләштереп тора яшъзекне сагыну, китү сагышы, киләчәккә шөбһәләнеп карау Ләкин юшкын астыннан саркыган чишмә кебек төптән барыбер өмет челтерәп чыга. Менә Шәүкәт аганын бер шигыреннән өзек Елама, тал жаным. еламсар тал. Сез дә. без дә түгел тамырсыз Сандугачлар булып кайта алсак. Шәт безне дә әле танырсыз . Өлкән шагыйрьләребез ил гаме белән яшиләр Алар һаман ла төрле сәяси вакыйгаларга, халык язмышына битараф түгелләр Хакыйкать күп кабатлаудан таушалмый, диләр бит Шуны истә тотыптыр. Роберт Әхмәтжанов янә бичара милләтебезгә мөрәҗәгать итә. Вакыт инде, татар. Ил-байталнын дилбегәсен үзен нык тотарлык! Безгә инде *Ат бирегез ана. ат бирегез!*—дип мәгълүм гыйбарәне кабатларга гына кала Р Фәйзуллин да халкыбызнын бүгенгесе, киләчәге турындагы уйларын укучыга тәкъдим иткән Эпиграфта ул Н Хрушевнын «егерме елдан коммунизм була!*— дигән вәгъдәсе белән бергә Ф Табеевнын язучылар җыелышында «егерме елдан сон татар теле бетәчәк!—дигән янавын да искә төшергән. Партия функнионерлары һәрвакыт пәйгамбәрлеккә дәгъва иттеләр Юраулары юш килсен дип гамәлдә дә тырыштылар Шагыйрь менә шушы юрауларга нәтиҗә ясый Егерме ел үтте Күбрәк тә үтте... Коммунизм килмәде Килде—СПИД Әфьюнчелек атты чәчәк. Шулай да, Шагыйрмәребсз туган теллә шигырьләр яза Эшләп килә татарча гимназияләр Чын тарих ачылып килә чак-чак... Ни әйтер киләчәк0 Шагыйрь, партия функцнонерларыннан үзгә буларак, киләчәкне күрәзәлек итү белән мавыкмый, ә фәлсәфи сорау белән шигырен төгәлләп куя... Беләм. шигырьләрне болай тоташтан күп укырга ярамыйдыр. Чөнки. Блок әйтмешли, күңелсез булып китә. Күп кенә шигырьләрне укыгач гаҗизләнеп тә куясын. Автор, көндәлек эш эшләгәндәй генә, тезмә сырлап куйган сыман тоела Йокыдан торгач юынасын, теш чистартасың, бәдрәфкә кереп чыгасын ич Рим Идиятуллин хәтта бер тезмәсенә «Аптыраганнан язылган шигырь» дип исем дә куйган Шулайдыр Аптыраганнан кайчак кәҗәкәйне дә суялар Аз булса да ите чыга. Кайсыдыр бөек әдипнең «Егерме яшьлек шагыйрьләре булмаса. әдәбиятның киләчәге шөбһәле»,—дигән сүзе бар. Безнең яшь шагыйрьләр дип аталып йөрүче Марат Закир, Рәмие Аймәтләр дә утыз яшьтән аштылар инде Ләкин бездә яшь шагыйрәләр бар' Менә Янсуарның шигыреннән бер өзек. Бер йотым Сөю бир жаныма. Яшәү бир бүгеннән—мәңгелек: Мон булып агыла алырлык. Тетрәтеп күкләрнен бәгырен. Талантлы кыз. Әлбәттә, яшьлектә күкләрне кочаклап аласын ул. Әдәби киләчәге булса. Луиза әле вак, әһәмиятсез тоелган шәйләрдәй дә эчке гомумиләштерүләр ясап, самими шигырьләре белән сөендерер. Бәлки безгә Язучылар берлегендә әдәби ижат белән кызыксынган яшьләргә шигърият техникасы, аның элементар кагыйдәләрен өйрәтер өчен бер семинар оештырыргадыр9 Безнең буын, университетта укыганда, формаль булмаган андый семинарны тулай торакта үткән иде. Анда Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким генә килми калганнардыр, мөгаен. Ләкин ул традиция өзелгән инде Нигә шигърияткә яшьләр килми соң? Югыйсә бит безнең өлкән шагыйрьләр әдәбият ишеген кагучыларга һәрвакыт хәерхаһ булдылар. Илдар абыйлар эшләгән заманнардагы кебек системага салынган кайгыртучанлык булмаса да, хәзер дә башлап язучыларга гел ярдәм итәргә әзер шагыйрьләребез күп... Биредә мин аерата Рәдиф Гаташнын исемен телгә алыр идем Ул яшьләрне гел матбугатка тәкъдим итә, үзенчә матур итеп кереш сүзен яза. Рәдиф Гаташ мин мәктәптә укыганда да, гел хуплап, күңелне үсендереп, хатлар җибәреп торды. Әлбәттә, яшь егетләрнең әдәбиятка килмәвен төрлечә аңлаталар. Ләкин мин бер күренешкә игътибар итәр идем. Хәзер берәр каләм иясе матбугатта яисә радио-телевиаениедән чыгыш ясаса, язучыларның авыр матди хәле турында әйтмичә калмый. Гел хәерчелектән зарланабыз. Ә яшь кешенең исә киләчәген билгеләгәндә хәерчелекне сайлыйсы килми Шагыйрьлек амбициясе булган кеше алдагы көннәрне алсу томанга төребрәк күрә Менә шул вакытта күкләр белән сөйләшергә тиешле бер шагыйрь экраннан язучыларның бик мескен хәлдә булуы турында сөйли башлый. Аларны тыңлап үссәм, мин үзем дә әдәбиятка килеп маташмас идем Тик чын шагыйрьләрнең юлына кайсы чорда чәчәк сибеп торганнар сон? Бездә хәерчелектән бер Мөдәррис Әгъләм генә зарланмый торгандыр, валлаһи Рәмие Аймәт белән Марат Закир турында телгә алдым инде Соңгы елларда Р Аймәт бигрәк тә ачылып китте Андый нечкә лирик безнен хәзерге шигърияттә бүтән юк та сыман Тик гражданлык позициясен күрсәтәм дип публицистик ноталарга гына күчмәсен иде Шәп лирика язу бүген үзе гражданлык позициясе ул! Марат Закир исә акрын-акрын тәртәсен прозага таба бора бара. Кайберәүләр шагыйрьне, әгәр дә ул бүтән жанрда да эшләсә, шигыренә хыянәт иткән дип саныйлар Ләкин һәр жанрның төбендә шигърият ята. «Уҗымга» чыгып керергә һәр шагыйрь бурычлы. М. Закирның бер шигыреннән өзек: Якты көтә кавем ничә гасыр— Хәттин ашкан мәнсез сабырлык Бу кавемнен мәнсез сабырлыгы Женне хәтта егып салырлык. Сабырлыкка каршы шундый нәгьрә орса да, Марат үзе дә сабыр кеше ул, шигырьләр җыентыгын инде ничә ел нәшриятка илтеп бирә алмый Аның мондый сабырлыгын күреп нәшриятның сабырлыгы сына күрмәсен. Акъегет әледән-але безне кыска шигырьләре белән сөендереп тора. Көзге яфракларнын аяк астында гади генә кыштырдап алуы да, бер кызылтүшнең саргылт март карына кунуы да анын ижатында берничә юллык шигырьгә әверелә, күңелдә ниндидер анлатып булмастай халәт тудыра Сонгы елларда безнең шигърияттә ике бик кызыклы шагыйрь пәйда булды Аларнын берсе Шәүкәт Гаделша—Себер ягында туып үскән егет Ул безгә шул якнын исен, әле мәҗүсилектән тәмам чыгып бетмәгән жанын алып килде Шәүкәтнен язу манерасы да бөтенләй бүтән—ул безнен гарәп-фарсы әдәбиятларына тоташкан бай әдәби мирасыбыздан бигрәк, борынгы төрки шигърияткә, фольклорыбызга таяна шикелле Анын рухы тере табигатькә береккән Менә монда болан ауган— Ятв-ята усак булган Әнә анда куян яткан— Ята-ята куак булган Үсә каен, нарат, балан. Күрем тагын эт шомыртын Агач кочып уйланамын: «Мин егылсам, ни булырмын?» Икенче шагыйрь—Жәүдәт Сөләйман Былтыр анын «Казык* дигән бик үзенчәлекле китабы чыкты Җәүдәт тә үзенен ижатында фольклор элементларын бик яратып куллана. Алар шәкелдә генә түгел (мәсәлән, «Ташъязмалар» әсәре болай башлана «Борын-борын заманда, Казан атлы калада, бер көн—бер ел торганда, бер ел—гасыр булганда •). ә стиль үзенчәлекләрендә, сурәтләү чараларында чагыла Әлеге шагыйрьләр үзләренең шигъри эзләнүләре белән татар поэзиясенең офыкларын тагын да киңәйтәләр. Ләкин бит мин сүзне шигъриятнең даирәсе тарая бару турында башлап җибәргән илем Ныклабрак уйласан, ул даирә беркайчан да арлык кин булмаган Пушкин үзе исән чагында анын китаплары 200, 500, күп булса мен нөсхәдә таралган, диләр Бүген ул урыснын милли символы Әмма хәзер дә аны күпчелек халык мәктәп дәреслеге кимәлендә генә белә Әгәр белсә әле? Тукай белән дә шул ук хәл Кайсыбызнын аулак әрәмәлеккә барып кошлар тавышын тыңлаганы бар9 Бик сирәкләр генә бу бәхеткә ирешә Югыйсә, нинди генә авазлар юк анда, һәр кош үзенчә сайрый һәм үзләрен кемнәр яисә күпме кеше тыңлаганы аларны бөтенләй кызыксындырмый, ахрысы Тик әрәмәлекләр үзләре генә берәм-берәм юкка чыга бара Без исә машина гөрелтесенең тавышына тәмам күнегеп житә!без. Сүземне Наис Гамбәрнен бер шигыре белән тәмамлыйсым килә. Чигелде жилләр жилендә—күлмәгем яфраклары, Кундылар инде инемә—сафтан да сафраклары Тан гына ата югыйсә—ә инде киче дисең, Куркытма кошлар авазын—болында әрем исе!

Реклама