Ә ХАКЫЙКАТЬ— АП-АК ҖИЛКӘН КЕБЕК...

Йөрәккә эндәшү Үксеп яткан үксез Үткәннәрне Хет, сагынма аны, хет, сагын... Йөрәк! Йөрәк! Киләчәктән кайтып, Сиңа дәшәм тагын. Сиңа дәшәм... Урман шавымы соң, Бертуктамый гүли ул җанда? Соңгы урманның соңгы юлы белән Чыгып киттем бүген мин таңда. ... Сезгә кайтам, барыбер, Үткәннәрем, Нннди булсагыз да—минеке. Саташканмы? Нигә онытылып Туктый алмый ялгыз бу күке? Кулын сузган Өмет! Төн эчендә Бөркет күзләреме?— Ут яна. Кара таш астында күксеп яткан Хатирәләр җанда уяна. Рәмие АЙМӘТ (1968)—шагыйрь, • Шомырт салкыннары• исемле китап авторы. Татарстаь Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши. Уяналар кубарылып Еллар. Чәчләремә коела көлләре. Көл төпләрен айкап эзләп йөрим Тарихымның затлы гөлләрен. Гөлләр чагым эзлим... Нинди кырау Суга һаман Ватан-гөлемә?! Йөрәк! Йөрәк!! Әллә шуны уйлап. Төннәр буе бәгырь теленә. Нинди кырау суга? Телләр корый. Итләр корый, корый тамырлар. Көл төпләрен айкап, киләчәктә Тамырларны кемнәр танырлар?.. Бар да китә, китә Үткәннәргә— Киләчәктә кайтыр өченме? Күченәләр Еллар кәрван-кәрван. Хәтер генә бары күченми. Хәтер генә... һаман янартаудай Атылырга тора йөрәктә. Чолгап ала җанны утлы өер, Ялкыннары сыймый күкрәккә. ... Кемгә дәшим? Дәшим кемгә? Әллә Бар дөньясы сукыр һәм чукрак?!. Йөрәк! Йөрәк!! Төн агышын буып. Снна дәшәм сыкрап... 805 Кулым сузам. Телим коткарырга: «Җитте вакыт. Үз ярына ка-а-айт!ь— Кап-кара бер чоңгыл үзәгендә Бөтерелә ап-ак Хакыйкать. Бөтерелә... Сон сулышын җыеп. Ычкынмакчымы ул тозактан? Ычкынмакчы кара дулкын кебек, Чолгап алган кара нахактан. Үреләмен... Булмый... Кочагыма Бары бушлык кына сарыла. Ә Хакыйкать?.. Ап-ак җилкән кебек, Кайта алмый һаман ярына... Бәллүр кебек садә иртәләрдә Бәллүр кебек садә иртәләрдә, Ак оиләүдә чакта бар җиһан. Иңнәремә килеп кунар кебек. Канатларын җәеп ак илһам. Уйларыма һич юк киртәләр дә Бәллүр кебек садә иртәләрдә. Сабый тургай канат чыгарган да, Ясый мәллә тәүге очышын? һәрбер тараф күзәтә күк, сынап, Табигатьнең серле ачышын. Җилләр килә җанны иркәләргә Бәллүр кебек садә иртәләрдә. Ерак офык, тиңсез сылу сыман, Бәллүр болытларга бөркәнеп, Йөзләренә гүя сабыр гына Сала үзенең алсу кершәнен. Күңлем кылын җилләр чиртәләр лә Бәллүр кебек садә иртәләрдә. Бу хәятның мин дә шаһиты, дип, Канатланып күңел шатлана. Кояш нурын үпкән яфракларда Бәллүр чыклар итә тантана. Чыклар йөгерә таңны иркәләргә Бәллүр кебек садә иртәләрдә. Илаһи көч иңгән мәллә җиргә?— Уйларымның садә, саф чагы. Гөмбәзләрне ялмап үрләр сыман Хыялымның бәллүр учагы. Хыялларым сыймый киртәләргә Бәллүр кебек садә иртәләрдә... Сиреньнәрнең соңгы бәйрәме Зәңгәр учак дөрләп кабынганмы?— Шау чәчәктә бүген сиреньнәр. Якын килсәм, сихерләнермен күк Сиреньнәрнең татлы сереннән. Сибелгәнме әллә һаваларга Якты хисләремнең бәйләме? Никтер моңсу үзе. Әллә инде Сиреньнәрнең соңгы бәйрәме? Никтер моңсу үзе—татлы газап Айкагандай иләс күңелне. Ак корабтай минем ак хисләрем Сирень дулкынына күмелде. Мин тирбәләм сирень дулкынында, Зәңгәр дулкын алды бөтереп. Гүя кайтты очып мәхәббәтем, Соңлап кына кайтты, көттереп. Күптән онытылган җылы бер хис Төштеме соң әллә исемә? Син дә, Ярым, кушыл бер чәчкәдәй Тормышымның гөлләмәсенә... һәр тарафта бәхет сулый иде. Сөю көтә иде һәрбер чат. Уйларымның ерак чакрымнарын Кайта идем урап ничә кат. Ничә тапкыр иңләп үтә идем Мәхәббәтнең аяз күкләрен. Аяз күкләрендә мәхәббәтнең Ничә яшьнәп, ничә күкрәдем?!. Бар да сүнде... Синең хәбәреңне Боек күкләр мәллә иңдерде? Төнге җилме, әллә язмыш үзе Сөю шәмен эрен сүндерде? Күз яшьләрен коеп сүнде шәмем. Ачармы ул тагын керфеген? Керфек очларында эленеп калган Күз яшенең соңгы бөртеге Баккан да ул мөлдерәп күзләремә. Ни әйтмәкче миңа тилмереп? Ә күкләрдә... яшен кочагында Ялгыз болыт елый илереп. Яшеннәрдә өмет. Сөю шәмем Кабыныр бит балкып ул кабат?! ... Бәхет сулар, бәхет һәр тарафта. Сөю көтеп тибәр һәрбер чат. Мин җирләргә төштем Ап-ак канатымнан кемдер сөйри: •Ж иргә төш син, диләр, җиргә төш!. Кар кешесе түгел, ятсынмагыз — Җирдә, диеп, кемнең эзләре? Мин җирләргә төштем. Озаккамы?.. Йолдызлардай янган күзләрем. Беренче кат күргән кебек җирне, һәр тарафны зчә сулыгып. Яшәп туйгач җирдә яшәүләре Авыр булмас микән? Егылып Китәрмен күк. һәрбер алымымны Үлчәп кенә басам. Ни кылыйм? Көйсезләнеп көй эзләгән чагым, Күңелемнең өзек бер кылы. Күңелемнең бер утравы ятим Беркем анда аяк басмаган. Әле беркем анда нигез корып, Учак ягып казан асмаган. Җиргә төштем... Күкләр күкрн-күкрн Озатып калды мине: «Бул тыныч!» Ятсынаммы җирне? Ник сагаям? Нигә мина шундый куркыныч? Нигә җирдә шулай хакыйкать һәм Яшәү тәме бигрәк ачы ла? Бары җиргә якынай| ач кына Яшәү сере күбрәк ачыла. ... Аһ, арылган чиксез галәмнәрдә Оча-оча бөтен көчемә. Әле һаман канат очларымнан Йолдыз булып очкын чәчелә. Әле һаман минем ярты җаным Күкләрдәме йөри каңгыра»? ... Күкләр булып күкримен дә. куям Кыңгырау чәчәгедәй яңгырап... Безнең язмыш Кара төндә. Кара урман эчләрендә Кара елан булып ысылдыймы?— Безнең язмыш... Шүрәленең бармагыдай Бүрәнәнең Ярыгына әллә кысылдымы?— Безнең язмыш... Кара дулкын. Яра-дулкын булып. Сикерәме мәгърур кыяларга?— Безнең язмыш... Ялгыз күке. Сансыз күке баласыдай Туамы ул чнт-ят ояларда?— Безнең язмыш... ... Безнең язмыш —Ходай кулында. Үрелгән ул җитмеш толымга. 

Реклама