АРСЛАННАР КИРӘК БУЛГАН ИКӘН...

Кешенен исеменә үк анын холык-фигыле. киләчәк язмышы салына, диләр Хактыр да Әле базачык елларымда, хәзерге югары класслы радиоалгычлар урынына А ж» стеналарда кара радиоэшләпэләр генә эленеп торган заманнарда, куе бәрхет тавышлы бер абый сөйли башладымы, репродукторга якынрак елышам, йотлыгып әлеге тылсымлы тавышны тынлыйм. ул сөйләгәннәргә ияреп, әллә нинди тылсымлы дөньяларга барып чыгам - укыды диктор Айрат Арслан* дигән сонгы жөмләдән сон кабат сораулар өермәсе эчендә калам -Кем икән ул Айрат Арслан? Нинди кеше икән9 Үзе Айрат, уэе Арслан Айрат исемле дус малайларны күргән бар инде Нәкъ менә безмен кебек үк бер авыл баласы Ә менә Арслан Айратының нинди булуын һич кенә дә тәгаен гына күзаллап булмый Шундый гажәеп тавыш иясе, өстәвенә Арслан да булгач, безнен әтиләр, укытучы абыйлар гына түгел. РОНОдан килеп мәктәп директорларын дер селкетә торган инспектор агайлардан да болайрак кешедер инде ул. үзенә аерым бер дөнья кешеседер Радио кадар радиодан булды-булмады кешене сөйләтмәсләр ..." Урта мәктәпне тәмамлаганнан сон. Казанга укырга килеп. Камал театры сәхнәсендә беренче тапкыр Айрат абыйның үзен күргәч, тан калып, тынсыз торганым хәтердә Ходавәндә1 Бирсә дә бирә икән табигать бер кешегә бөтен гажәеп сыйфатларны озын, ифрат килешле зифа буй-сын. артка таралган куе кара чәчләр, ыспай кием күлмәк якасыннан менэ-менэ очып китәргә торган кара күбәләк. Фронт утларында өтелеп кайткан әтием әйтмешли, -ялтырап торган шиблетларын көзге, чалбар стрелкаларын пәке итеп, сакал-мыек кырырлык » Сәхнәгә Ул чыгуга, тамаша залы тынып, тынычланып, тыйлыгып. Раббысыннан вэхи көткән пәйгамбәр хәлендә кала, күнелләр изгегә, яктыга көйләнә Була бит шундый тамаша күренешләре, каршында берьюлы берничә артист мәйханә килә, ә сәхнә дигәнен буш. күнел кыллары хәрәкәтсез Айрат Арсланов берүзе, эле булачак чыгышына ым да какмаган хәлдә эчке матурлыгы, зыялыгы, йөз нурлары белән инде тулаем сәхнәне күнел җылысы белән бөтен залны биләп ала Республиканың мәгърур сүз остасы авызыннан үз заманасында Сибгат ага Хәкимнен республикабыз горурлыгына бәрабәр мәшһүр шигъри юллары яңгырый Шигъри ялкын тыелгысыз дулкын булып сәхнәдән залга тәгәри, тамашачылар күңелендә хөр хисләр булып кабына, зал диварларына бәрелеп янгырый янгырый кабат сәхнә каһарманының үзенә әйләнеп кайта Сәхнә белән тамаша залы тәмам тоташып, актер йөрәге белән тамашачылар йөрәге кушылып, бер дулкында бер ешлыкта тибә башлый ’ к Шуна күрәдер дә. Айрат Арслан ижаты. анын нәфис сүз өлкәсендәге осталыгы һәм остазлыгы күпләгән күренекле каләм ияләренең, сәнгать әһелләренең игътибар үзәгендә, күнел түрендә к Бер горурлык хисе яна миндә. Эчтән бәреп яна битләрдә Сөйләр идем аны дөньядагы Барлык барлык парламентларда үзәгендә, күнел түрендә дөньяга гомере килә Ул тууга ук, аларнын гаиләсе Балтач районына килеп төпләнә. Балачагы, үсмер еллары шунда үткәнгәдер. Айрат ага туган ягы итеп иске Балтачны атый. Балтач районы—тарихи вакыйгаларга бик бай як Бу районның Югары Карыш авылында атаклы Батырша туып-үскән. 1774 елнын көзендә шул якларда легендар Салават Юлаевнын лагере урнашкан булган Пугачев гаскәрләре сафына ла бу якларнын кыю ир-егетләре кушылган Айрат Арслановнын балачак еллары үткән иске Балтач мәктәбе—сигез фәннәр докторы, кырыкка якын фән кандидаты тәрбияләп үстергән белем учагы Батырша якташлары арасында чын игенчеләр, эшчеләр, табиблар, инженерлар, укытучылар гына түгел, танылган галимнәр, хәрби командирлар, артистлар һәм башка уннарча һөнәр ияләре үсеп чыккан Алар арасында халкыбызның нәфис сүз традицияләрен заманасының ин югары баскычына күтәрәчәк Айрат Арсланов та бар Балачактан татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләренә булган мәхәббәтне анда, һәркайсыбыз кебек үк. укытучылары уяткан булса, татар композиторларының әсәрләре, халык җырлары, татар музыкантлары ижаты белән ул беренче тапкыр Татарстан радиосы тапшырулары аша таныша «Казан тапшыруларын без яратып, көтеп ала торган идек. Дикторның -Казан сөйли» дигән ягымлы сүзләре безне, барлык эшләребезне ташлап, радиоалгычлар янына җыелырга чакыргандай була иде. Гөлсем Сөләйманованын «Кәккүге-. Рәшит Ваһаповнын «Нуриясе-. Фәйзулла Туишевнын дәртле көйләре. Салих Сәйдәшев. Мансур Мозаффаров. Заһит Хәбибуллиннын гүзәл җырлары татар сәнгатенә мәхәббәтебезне беренче уятучылар булгандыр Мин әле ул вакытларда шушы күнелгә ифрат якын сәнгать осталары белән кайчан да булса бергә эшләү турында хыялланмаганмындыр да Ә шулай да ул вакытларда үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы булуым һәм радиоузелнын кечкенә генә студиясендә Габдулла Тукай. Һади Такташнын зур гына әсәрләрен укуым истә калган Еллар үтү белән. 1946 елда мин Казанга театр мәктәбенә укырга килдем. Сәнгать кешеләре белән очраша башладым, ә 1948 елда, әле студент чагымда. Татарстан радиосында эшли башладым Укуны тәмамлаганнан сон мин радио штатына эшкә алындым Ул елларда радио коллективында бергә эшләгән хезмәттәшләр эшкә бирелгәнлекләре. тырышлыклары, бер-берләренә ярдәмчел олы йөрәкле кешеләр буларак күнелгә кереп калганнар Шулар арасыннан озак еллар радиокомитетнын рәисе булган Михаил Филиппович Долговны. төрле редакцияләрдә эшләүче Кыям Янгуловны. Мөхәммәт ага Хәмитовны. Зәйнәп Хәйруллинаны. Маһинур Җиһаншинаны. Галия Гаязованы. Исмай Шәмсетдинов һәм Шакир Мәжитовны. Әдип Маликовны. Ләбибә Ихсанованы. Гөлшат Зәйнашеваны күрсәтеп үтәсем килә Радиога килгәч, эш тәҗрибәсенә өйрәнүдә, профессиональ осталыкны үстерүдә, әлбәттә, коллективның ярдәме зур булды, мин бүгенге көндә дә аны зур рәхмәт хисе белән искә алам Дикторлар—радио хезмәткәрләренең тырышлык н^еп әзерләгән тапшыруларын турыдан-туры тыңлаучыларга җиткерүче, алар белән эфир аша бәйләнешкә керүчеләр, диясем килә минем Тапшыруларның унышы дикторлар осталыгына һәр яктан әзерлекле булуларына бик нык бәйләнгән Шуна күрәдер дә. дикторлар сайлап алуга радио һәм телевидениедә бик таләпчән карыйлар Илленче елларда радиода эшләгән дикторлардан Камал Саттарова. Итфал Ихсанов. Нина Черкашина. Әминә Сафиуллина тынлаучыларнын тирән ихтирамын казандылар Бераз сонрак чорда радиотыңлаучыларның яраткан дикторлары Фоат Галимуллин Эльс Гаделев. Мәрьям Арсланова. Наил Иртугановлар эшләде. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында, сонрак Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшләгән елларымда да мин Татарстан радиосы белән хезмәттәшлек итүемне туктатмадым. Берничә дистә ел эчендә радио аша татар әдәбиятын пропагандалау өлкәсендә зур эш башкарылган, радио фондында бик күп язмалар саклана , Микрофон ачлыңда эшләү актерлардан дикторлардан һәм комментаторлардан зур такт һәм осталык таләп итә Микрофон һәртөрле фальшларны да сизеп ала. анын белән бик сак эш итәргә кирәк һәр чыгыш ясаучынын эчке дөньясы никадәр бай булса, анын чыгышындагы дөрес интонация һәм телнен күп төрле сурәтләү чаралары аша тудырылган образ шулкадәр уңышлы чагылыш таба Бу урында тапшыруларның унышлы яңгырашына ирешүдә радиорежиссернын тоткан роле зур икәнлегенә дә басым ясап үтәсе килә Күп тапшыруларның унышы режиссерларның интеллектына һәм әзерлекле булуына бәйле Мина, радиода эшләү дәверемдә, күп режиссерлар белән тапшыру әзерләргә туры килде Шулар арасыннан үз эшләренен осталары булган, төрле жанрларда күп тапшырулар ясаган режиссерлардан Госман Әхмәтжановны. Әминә Шаһиэхмэтованы. Әсфан Ильясовны Әлфия Гыйлэжеваны. Әлфинур Хисамиларны күрсәтеп үтәсем килә Шәхсән мина тапшыруларның күбрәк өлешен Госман Әхмәтжанов белән эшләргә туры килде Анын белән бергә үз вакытында без театр мәктәбендә укыдык, театрда эшләдек театрдан киткәч, ул утыз елга якын ижат гомерен татар радиосына багышлады Актер күнеленен һәртөрле халәтен дөрес тоя белүче, әдәбият һәм музыка белән яхшы таныш булган, радиорежиссуранын нечкәлекләрен оста үзләштергән Госман Нигъмәтҗан улы белән эшләү жинел дә. шул ук вакытта ул студиягә әзерлексез килүгә юл да куймый Габдулла Тукай. Гаяз Исхакый. Садри Максуди, Ләрдмәнд. Сәгыйтъ Рэмиев. Хәсән Туфан. Гомэр Бәширов. Сибгат Хәким. Әмирхан Еники һәм берничә буын шагыйрьлэребезнен әсәрләрен радио фондына язып, аларнын радиотыңлаучылар тарафыннан унышлы дип табылуына, әлбәттә, режиссерның да өлеше ифрат дәрәҗәдә зур. Ярты гасыр гомерем Татарстан радиосы белән тыгыз бәйләнештә үтүе белән чиксез горурмын* Чыннан да. Татарстан радиосы фонотекасына күз салсак. Айрат Арсланнын дөнья кадәр бәһасез җәүһәрләр яздырырга өлгергәнлеген күрербез Кол Галинен •Кыйссаи Иосыф-ы. Котбнын -Хосрәү-Ширин-е. Мөхәммәдьярның “Нуры Содур»ы. Мэүлэ Колый "Хикмәтләре-. Тажетдин Ялчыгол әсәрләре Саный китсән. дистәләрчә алар, йөзләрчә Айрат ага эле бүген дә Татарстан радиосы белән тыгыз элемтәдә, бүген дә үэенен сихри тавышы белән халыкка хезмәт итмәктэ Татарстан радиосы нәфис тапшырулар редакциясенен баш мөхәррире буларак, язучыларыбыэнын теге яки бу әсәрен программага керткәндә, аларнын күбесе бер үк үтенеч белдерә, шигырьләремне (хикәямне, роман яки повестьтан өзекне, поэманы) Айрат Арслан укыса, бик тә кулай булыр иде. ди Айрат аганын шәхси китапханәсендә эдипләрнен автографлары сакланган китапларның берничә киштә урын алып торулары да күп нәрсә хакында сөйли торгандыр Никадәр генә дуслык төсмерләре ярылып ятмасын, эсәренен (яки әсәрләренең) нәкъ менә күренекле актер Айрат Арслан укуында халыкка ирешәчәгенә якты бер өмет чаткылары да яшеренгән ул багышлауларда Кемнәрнең генә күренекле нәфис сүз остабызга булган ихлас, жылы. мәртәбәле сүзләре ихге ядкяр булып сакланмый әлеге китапларда1 Сибгат Хәким. Фатих Хөсни. Хатип Госман. Нури Арслан, Бакый Урманче. Гомәр Бәширов Әмирхан Еники. •Татар поэзиясендә үзАйратыбыз барына бик шатбыз Ярый эле җилкәсе кин. күгәрә, тарта дөньяга алып чыга, менә анын. ягъни татарнын. Тукае. Такташы. Җәлиле. Туфаннары бар. ди. гомере буе шул мактаулы һәм авыр миссияне үгиРәхмәттән башка сүзем юк ана Сибгат Хәким 3011.81 • ■Айрат Арслановка—татар теленен. яратып, юмалап, рухына ук үтеп анын җаныбелән икэүдэн-икэү генә, ягымлы итеп сойләшә алучы остага, үлгән сүзгә дә җанкертә белгән әфсен иясенә—ихтирам йөзеннән Хатип Госман 05 78 •Хөрмәтле Айрат адаш энем' Сина. якын итеп, үз итеп, сәнгатенә зур ихтирам белән, шушы китабымны язып калдырам Матур сәнгатен юлында гелунышларга иреш Сине без алэбиятыбызны пропагандалаучы фидакяр башкаручы буларак бик хөрмәт итәбез. Изге теләкләрем фәрештәләрнең«Амин!» дигән вакытына туры килсен». Нури Арслан Казан, ноябрь. 1973. Академик Мансур Хәсәнов сүзләре белән әйтсәк, Айрат Арсланов үзенен табигый сәләте, ижаты белән туган халкыбызның сөйләм сәнгате өлкәсендәге жегэрен, рухи мөмкинлекләрен бөтен тирәнлеге һәм куәте, байлыгы һәм нәфислеге белән татарнын йөрәк тибеше, рухи дөньясы, күнеле белән бәйләгән, нәфис сүз аркылы халкыбызның уй һәм теләкләрен, шатлык һәм хәсрәтләрен, тарихи трагедияләрен, киләчәк язмышын, гомумән, анын серләрен сокландыргыч тавышы аша ачып сала белгән, үз жанын халык йөрәгенә сихри жепләр. нечкә кыллар белән тоташтыра, бәйли алган мәшһүр башкаручы артистыбыз. Анын ижаттагы талантына шигърият кенә түгел, проза һәм драматургия дә буйсына Анын башкаруыңда Кол Гали. Кандалый. Гаяз Исхакый (Тукай. Такташ. Жэлил. Фатыйх Кәрим. Сибгат Хәким. Туфан. Пушкин. Гете. Лермонтов. Шиллер, Шевченко. Абай әсәрләрен тыңлаганда уй хыялларын белән әллә кайларга—илаһи бер дөньяга инәсен, гасыр чоңгыллары аша ерак тарихка китәсең, милләт язмышы хакында тирән, сагышлы һәм шул ук вакытта өметле дә уйларга чумасын. Айрат Арсланов— тормышын, ижатын милләтебезнең мәдәниятен, шигъриятен, әдәбиятын пропагандалауга, телебезне саклап калуга багышлаган шәхес. Шигърият күгендә—Тукай, жыр дәрьясында—Илһам, мон дәрьясында—Сәйдәш булган кебек, сүз илендә Айрат Арслан—халкыбызның илчесе дип горурланып әйтә алабыз. Илче сүзе, чыннан да. Айрат ага шәхесенә тулаем туры килә. Кайда гына булмасын, элеккеге СССРнын аерым республикаларындамы ул. әллә инде алардан ла арырак, ерак капиталистик илләрдәме (ә ул елларда -капитализм» сүзе -теге дөнья», •җәһәннәм» төшенчәләре белән янәшә йөри, совет халкын куркытунын ин куркыныч коралларыннан берсе санала, һәм ул илләргә рәсми каналлар аша чыгу асылда мөмкин булмаган чорлар иде). Сталин чорыннан авыр мирас булып калган тимер чаршау белән араланган заманнарда да татар халкынын, татар мәдәниятенең, татар сәнгатенең илчесе, туры мәгънәсендә өлгесе, эталоны булып кабул ителә иде һәм бүген дә без аны нәкъ шулай дип беләбез, нәфис сүз дөньясының кабатланмас Арсланы икәнлеген бар булмышыбыз белән таныйбыз, икърар итәбез. Икърар итәбез—без-шагыйрьләр, прозаиклар, нәфис сүзгә ихласларыннан гашыйк затлар

Реклама