Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юмор-сатира

Аулак почмак Ни өчендер мин гомерем бус Аулак почмакларны яраттым- Гэрөй Рәхим Аулак почмакларны гел яраттым - Балачактан бирле, мөгаен: Төрле шуклык өчен почмакларга Еш бастырды әтн малаен! Борыннардан төтен чыгарырга МИН шул почмакларда өйрәндем. Үзем белән үзем көн дә уйнап. Карт сугуның бирдем кирә1ен! Аулак почмакларда башта аз-маз. Аннан күпләп тамак чылаттым... Караңгыда ялгыш кармаланып, Күпме кызны шактый елаттым. Аулак почмакларда сөйгән ярлар Кайсы малай, кайсы кыз тапты... Берсе хәтта негр малай тапкач. Үз-үземә үзем шаккаттым! Аулак почмакларны яратуым Арта гына барды отыры... Шунда яшәп, шунда ашап-эчел, Шигырь-фәлән яздым котырып. Әле менә китабымны укып, Утырганда аулак почмакта. Бер хөрәсән малай килеп чыгып. Төртеп егып китте... пычракка. Лимит Мал-данга да исем китми хәтта—яшь тәнгә Равил Фөйзуллин Язасын яздым шикелле. Сыздым —сызасын... Алтмыш яшькә кырык китап!- Каләм чыдасын. Лласын алдым шикелле, Күрдем—күрәсен... Укын ятар чагым хәзер Коръән сүрәсен. Әйе, диндар карт булып бер Сәҗдә китәр чак. Кылган гөнаһларны уйлап, Тәүбә итәр чак. Ләкин юк шул... Килми һаман Диндар картлыгым— Шагыйрьлегем комачаулый, Шайтан алгыры! «Шигырь язмыйм»,—дигән идем. Яздым бүген дә... Язгач—яңа уйлар килә Азгын күңелгә. Кызыктыра яңа даннар. Бүләк-санагы... Ничек түзмәк—алган чакта Җыен салага! Картаерга иртә әле Миндәй шагыйрьгә... Тагын давай—мал-дан... яшь тән... Миндәй шәп иргә! Чү! Чабудан кем ул тарта— Көнләшә миннән? Орчык кадәр улым Газиз Эндәшә икән... —Шалишь, әти!—диеп әйтте Улым—өметем. —Чират миндә, синең инде Бетте лимитың... Сандугачлар, күгәрченнәр һәм шагыйрь . .Минем күңелгә һаман да Сандугачлар оялый. Роберт Миңнуллин Минем шагыйрь икәнемне Сандугачлар беләләр: —Синең күңел иркен!—диеп Очалар да киләләр. Киләләр дә оялыйлар, Чүт-чүт итеп сайрыйлар... —Безнең хакта яз син!—диеп Миннән шигырь даулыйлар. Язсаң, һич тә ошатмыйлар: —Пүчтәк булган бу 1 диләр.— Әштер-өштер язганыңның Яртысы гел су!—диләр. фәлән шагыйрьдән дә начар Язгансың син. дияләр. Премия ала-ала. Азгансың син! дияләр. Урынсыз тәнкыйть итүгә Ничек инде түзәсең?! Боларны куып җибәреп. Алып кайттым күгәрчен! Тора-бара күңелемдә Күгәрченнәр арттылар: Күңелдәге өй кыегын. Күрәсең, ошаттылар! Күгәрчен- сандугач түгел... .Алар мактый беләләр: Синнән дә шәп шагыйрь юк! днп Гөлдер-гөлдер киләләр. Андый чакта мин үземне Боек итен тоямын... ..Алар мактый, ә мин көн дә Тизәкләрен җыямын. Пәрәвез Пәрәөехзәр җебе буйлап мин сине эзләп ки ләм Акъегет. Син үрмәкүч, мин үрмәкүч, бөҗәкләр икебез дә: Пәрәвезләр җебе буйлап сәяхәт итик без дә! Син барасың, мин дә барам икәүләшеп барабыз... Чыдам җептән үргән идем, шәпме минем пәрәвез?! Минем кайда үргәнемә нгьтнбар ит син тагы: шигырь китабы булыр бу Акьегетнең китабы! Күрәсеңме бер чебенне: ята кәңкәйгән килеш... Шигырь сөюче чебен бу Мәнле булырга тиеш! Сизәсеңме, монда рәхәт Беркем сине борчымый: Бүтән мондый шәп урын юк, Жанкисәгем. бел шуны