ТӨСЛЕ ТОЕМЛАУ»—МОГҖИЗАМЫ, ӘЛЛӘ ГАДӘТИ БЕР «КҮЗ БУУМЫ»?
Ө лкәнрәк буын укучылар хәтерли булыр, үз вакытында минем, моннан шактый еллар элек, «Казан утлары* журналында төсле музыканың төрле мәсьәләләренә караган мәкаләләр белән чыгыш ясаганым бар иде инде. Хәзер исә, шактый мавыктыргыч һәм четерекле бу өлкәнең турыдантуры сүз сәнгатенә, аның да образлы сүз сәнгатенә килеп тоташкан кайбер гамәлләренә (өстән-өстән генә булса да!) тукталып үтмәкче булам. Соңгы дәвердә дөньяның төрле почмакларында «төсле тоемлау*ны, ягъни «сннестезия» күренешен (тагын да тәгаенләбрәк әйтсәк, «тоемлауны тоемлау» үзенчәлеген), хәтта шулай дип әйтергә мөмкин—ниндидер бер ашкынып мавыгу дәрәҗәсендә—өйрәнү башланды. Әле анда, әле монда дигәндәй, шушы мәсьәләгә караган Халыкара конференцияләр уздырыла, күпсанлы диссертацияләр яклана, халыкара Интернет челтәрендә берсеннән- берсе кызыграк тематик битләр ачыла; алай гына түгел, соңгы вакытта синестезиянең Халыкара һәм Америка Кушма Штатларында җәмгыятьләре барлыкка килде. ...Туган Казаныбызда без үтә дә кызыклы бу мәсьәлә белән, психология, эстетика һәм әдәбият теориясе кысаларында, менә кырык елга якын инде «кайный кайный* шөгыльләнәбез. «Төсле музыка» мәсьәләләренә багышлап Казанда үткәрелгән һәр ун Бөтенсоюз конференциясендә «Төсле тоемлау* бүлекчәсе аерым урын алды. Без—энтузиастлар Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә Мәскәү шәһәрендә шушы тематикага багышланган махсус конференция дә үткәрүгә ирештек. Форсаттан файдаланып тагын шунысын да хәтергә төшерик, 60 70 еллар аралыгында без «Советлар Союзында яшәп иҗат итүче» 25 мең иҗаткярдан анкетага җаваплар алуны да оештырган идек. Хәзер Россиянең музыка әһелләреннән «сорау алу* белән мәш килеп йөрибез. Күп еллар дәвамында балаларның музыканы ничек күрүләрен, ягъни музыканы ничек сурәткә төшерүләрен өйрәндек һәм бу эшне бүген дә дәвам иттерәбез. Шушы чорда синестезиягә багышланган күп төрле мәкаләләр, китаплар, шул исәптән энциклопедик эчтәлекле хезмәтләр дә дөнья күрде. Уртак тырышлыгыбыз күз алдында, ялган тыйнаклыкка төренмичә әйтә алабыз—шушы могжизаи күренешне өйрәнү буенча Казан галимнәре, хәтта әйтергә мөмкин, Казан мәктәбе соңгылар рәтендә түгел, шул җөмләдән чит ил галимнәре арасында да. Әмма монда да шул, әлеге дә баягы, телләр арасындагы киртәгә киләбез дә төртеләбез—кем әйтмешли, «кордон артына* ни урысча, ни татарча басылган китаплар барып ирешә алмыйлар. Кыскасы, офтанырга гына кала. Хәер, журнал укучылар белән безнең арада андый аңлашылмаучанлык хөкем сөрми, ләбаса. Шәт, шулай икән, нәрсә соң ул синестезия, ягъни татарча итеп әйтсәк, «төсле тоемлау* дигәннәре? Әмма аңлашуыбыз җиңел генә булмастыр кебек. Шулай да... •Флейты звук зарево-голубой* (К. Бальмонт), яки: «В глазах красно от бузиныой пузырчатой трели* (М. Цветаева) кебек төсләр өермәсенә килеп юлыккач, яки композитор Скрябинның С-йиг тональностеның кызыл төстә булуы турындагы искәртүләренә, рәссам Кандинскийның, Бальмонт кебек үк, музыкаль инструмент тембрларын төсләргә «мануы» кебек күренешләргә тап булгач, белгечләр гадәти булмаган, хиссияти тәэссоратлар аралыгындагы метафоралар белән эш итүләрен баштарак бөтенләй абайламаганнар да. Бу күренешне синестезияне алар чынбарлыктагы реаль «тоемлауны тою* дип кенә аңлатырга тырышканнар: төгәлрәк итеп әйтсәк, тавыш белән төсләр хәрәкәтен тәңгәлләштереп («имештер, аларның икесе дә дулкыннар таралышыннан килеп туган күренешләр»); анатомияне эшкә җигеп («бәлкем, нерв җепселләре буталышкан булгандыр*), атавизм күренеше түгел микән дип хисаплап («беренчел тәэссоратлардан сакланып калган сенсорлык сикретиз- чынын кабатлануы* дип), файдалы булса да, барыбер авыру дип исәпләп («тавышны күрү, ә төшләрне ишетү табигый күренеш була алырмы?), психоде- лика бәласе дип («әйтик, наркотиклар кулланганда, галлюцинацияләр башлану сәбәпле, тавышлар чынлап та күренергә мөмкиннәр, ләбаса»), психиканың могҗизага охшаш, мистик халәте («бу серләр дөньясыннан хәбәрдар даһиларга гына хас сыйфатлар ич*) дип аңлатырга тырышканнар. Тик ни генә булмасын, синестезия һәм аның бер өлешен тәшкил иткән «төсле ишетү*, «төсле тоемлау* уңай яктан да. тискәре яктан да гадәти булмаган күренеш, аномалия буларак бәяләнеп киленде. Шунлыктан энциклопедик, хәтта академик басмаларда да мондыйрак имеш-мимешләр хөкем сөрде: «Синестезия—ул сенсорлык (тою, тоемлау) системасында барлыкка килгән үзгәрешләр; синестезия белән Рембо, Бодлер, Бальмонт. Блок, Скрябин, Римский-Корсаков, Кандинский кебек олуглар җәфа чиккәннәр; XX гасырда синестезия җирлегендә—аерым алганда, абстракт музыканың төсле чагылышы оеткысында яңа—төсле музыка сәнгате тудырырга омтылу киң тамыр җәйде*. Мондый хорафат—сафсаталар тарату совет чоры фәне өчен дә, хәзерге Рәсәй фәне өчен дә, бүгенге чит илләр фәне өчен дә хас бер күренеш иде; баксаң, арба һаман да үз урынында тора. Аерым энтузиастларны исәпләмәгәндә, әлбәттә. Ә инде чынбарлыкның күзенә туры карап икърар итәргә теләсәк, синестезия—бернинди «тоемлауны тою»да түгел, дөресрәге, алай гына түгел, ә бәлки (тагын да төгәлрәк булырга тырышып карасак)—«тоемлауны күзаллау». Үзенең психологик табигате белән ул «бары тик» еш кына очракларда күп катламлы, системалы тоемлауларны берләштергән ассоциацияләр— тәэссоратлар җыелмасы; метафорик фикерләүнең асылын нәкъ шулар хасил итә ләбаса (ул да бит, мәгълүм булганча, чынбарлыкны кабул итүдәге ассоциацияләргә таяна). Төптәнрәк уйлап баксаң, «төсле тоемлау*—үзе үк. барлык табигате белән чәчрәннәп торган метафора икән ләбаса. Болай фикер йөртә калсак, Бальмонт флейтаның сихри моңнарында, асылда, бернинди төсләр дә күрмәгән булып чыга түгелме соң?.. Шул рәвешле, метафоралар, ассоциацияләр, чагыштырулар, читләтеп әйтүләр дөньясына килеп чыгабыз... Әгәр «кызый—җикән камыш* метафорасында сурәт күзгә күренеп торган бер күренешне күзгә күренеп торган икенче күренешкә охшату нәтиҗәсендә килеп туса, ә шул ук сылу кызыкайны Рөстәм Яхинның «Ноктюрн»ы яки курай моңнары белән чагыштырабыз икән, бу инде икенчерәк яссылыктагы—синестетик үзенчәлекле чагыштыру булыр иде. Метафора, фәндә кануни хакыйкать булып расланганча, генетик—килеп чыгышы ягыннан «охшашлык ассоциацияләренә нигезләнгән; синестезиягә килгәндә исә, мондый «охшашлык* бөтенләй дә тәңгәл куеп булмаслык хис- кичерешләр (мәсәлән, күрү һәм ишетү аша туган тәэссоратлар) нигезендә оеша, шуңа күрә дә ул, тыштан караганда, кичерешләрнең парадоксаль оеткысы буларак кабул ителә. Әйтергә кирәк, «охшашлык* биредә яки эчтәлек буенча (Бальмонттан китерелгән мисал үрнәгендә), яки форма (структура) буенча (Цветаевадан алынган өлге төсмерләрендә) барлыкка килергә мөмкин. Хис-кичерешләр арасындагы мондый күчеш—синестетик чагыштыру—теләсә нинди охшашлык буенча тәңгәлләштерү кебек үк, аңлашылса кирәк, фикерләүнең үзенчәлекле нәтиҗәсе. Тик фикерләү бу очракта сенсорлык— сиземләү кысаларыннан читкә чыкмыйча хәрәкәт итә; ягъни ул сүзсез— вербаль булмаган—хиссеми, сурәтле фикерләү төренә карый. Алай гына да түгел, әйтик, гадәти күреп торудан туган яки музыкаль фикерләүдән аермалы буларак, ул сүзсез—вербаль булмаган—фикерләүдән югарырак баскычта тора, чөнки ул чынбарлыкны төрледән-төрле полимодаль бөтенлекле кабул итү системасы югарылыгында башкарыла. Ә инде мондый синестетик фикерләү аңның тирән вә яшерен чоңгылларында туа дип фараз кылсак һәм тышка аның нәтиҗәсе генә саркып чыгуын тәкърарласак (әйтик сүзләрдә— «флейты звук зарево голубой»), болар барысы да аңа серлелек төсмерен өсти— укымышлы мохит-даирө арасында аңа карата ышанмаучан хорафатлар яшәп килүе шуның белән аңлатыла да инде. Бу тема белән кызыксынучылар була калса, төгәлрәк мәгълүматларны мин фәкыйрегезнең «Содружество чувств и синтез искусств* (М.: Знание. 1982) һәм «Человек—искусство—техника: проблема синестезии в искусстве* (Казань, иад-во КГУ, 1987) дигән китапларыннан алырга мөмкин. Тагын да яңарак мәгьлүматлар белән танышырга теләүчеләр Интернеттагы «ҺИр: ргошеСһеиа. ка1. ги» дип аталган безнең махсус чыгарылыш битенә мөрәҗәгать итә алалар. Хәзер без эзләнүләребезне туган телебезгә һәм татар әдәбиятына мөнәсәбәтле рәвештә дәвам итәбез. Бу программа Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе канаты астында алып барыла. Татар шигъриятендә синестеэия күренеше дигән тема—яшь галимә Гүзәл Сафинаның иҗат мәйданы. Түбәндә исә, аның бүгенге татар шагыйрьләре иҗатында кайбер метафора үзенчәлекләренә багышланган кечкенә күләмле мәкаләсен тәкъдим итәбез.