Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШИГЪРИЯТЕНДӘ СИНЕСТЕЗИЯ КҮРЕНЕШЕНӘ КАЙБЕР МИСАЛЛАР

М әшһүр каләм остасы Лев Николаевич Толстой сәнгатьнең асыл нисбәтенә карата бик тө гыйбрәтле мондый сүзләр әйтеп калдырган •Сәнгатьнең төп максаты—әгәр ул бар икән һәм анын максаты бар икән, шуннан гыйбарәт-гади сүзләр белән генә әйтеп бирә алмый торган серләрне ачу Чөнки сәнгать үзе лә шуннан башлана Сөнгать-ул сәнгаткярнен үз күнелс катламнарына юнәлдерелгән микроскобы һәм тунын аша бәген кешеләргә уртак булган серләрне тасвирлый * Шигьрият. уйлап карасан. сәнгатьнен үгә дә серле төрләреннән саналырга хаклы гүгслмс икән1’ Әлбәттә, шулайдыр, чөнки нәкъ менә сүзлөрнен тылсым көченә таянган очракта гына шигърияттә нинди дә булса унышка ирешергә, кем әйтмешли, яналык ачарга мөмкин, ләбаса һәм бу озын вә катлаулы сәфәрдә шагыйрьләр Галибанә сүзнен нинди генә тылсымлы кодрәтенә таянмыйлар да. нинди генә хәйләкәр тозаклар кормыйлар” Метафора исә. бу сәфәрдә аларга ин ышанычлы юлдашчыларның берсе булып тора Сүз дә юк. метафора көтелмәгән вә кабатланмас обпазлаопрофессор, философия фәннәре докторы.  « калган» метафоралар, озак еллар куллану нәтижәсенлә 5ай Атар, нигездә, «катып аларнын күчмә мәгънәләре шулкадәрле кристаллашкан, стандартлашкан, без аларны баштарак метафора буларак та кабул итмибез: «китап бите», «тау түбәсе», «өстәл аягы», «көймә койрыгы», «сәгать суга», «сәгать йөри*, «җылы сүз», «якты бәхет», «каты сүз», «салкын авыз», «татлы өмет», «якты теләк»—саный китсәң, туган телебез тоташ метафоралардан тора дип уйларсың. Шигъри әсәрләрнең арсеналында мондый саллы коралларның куәтлерәк тө. катлаулырак та формалары өстенлек итә, әлбәттә, «мәхәббәт уты», «дуслык бакчасы», «каеннарның ак күлмәге», «сүз тәме», «юл читләре—яшел келәм», «күк тәхете», «уктай кара кашлар», «күзләреңнең йолдызлардай януы», әйтик, әнә шундыйлардан Алда ашап үтелгән гомуми сөйләм теленә караган һәм шигъри метафоралар арасында чынбарлыкны тоемлау—кичерешләр аралыгында туганнары да очрый, атар фәндә сннестезияләр дип аталалар. Синестетик фикерләүнең кабатланмас асылы шуннан гыйбарәт, ул арадашчы ассоциацияләр җирлегендә, кешенең ике төр тоемлау берлеге оеткысында барлыкка килә. Әйтергә кирәк, синестетик метафоралар барлык вакытларда да һәм бөтен шагыйрьләр иҗатында да очрамыйлар Шунлыктан булса микән, алар бик аз өйрәнелгәннәр. Андый метафораларга, мәсәлән, түбәндәгеләрне кертергә мөмкин «җылы сүз», «каты сүз», «салкын сүз», «төссез сүз», «көмеш тавыш», «яшел тавыш», «җиңел көй», һ б. һ. б. Тел һәм әдәбият өлкәсендә синестезияләрдән тыш синестемияләр дә киң кулланыла. Бу очракта кеше табигатенә хас булган биш төр тоемлаудан— күреп белүдән, ишетеп белүдән, ис сизеп белүдән, тоеп белүдән һәм тәм сизүдән гайре һәр төрле кичерешләр, абстракт хиссемиятләр дә «эшкә җигелә» һәм аларны һич тә үзара бутарга ярамый. Синестемияләргә. мәсәлән, түбәндәге мисалларны китерергә мөмкин: «җылы караш», «якты бәхет», «якты теләк», «нурлы киләчәк», «кара уйлар», «зәңгәр хыял», «якты хыял» һ. б. Татар шигъриятендә сннестезияләр һәм синестемияләр күпләп һәм уңышлы кулланыла. Бу кечкенә күзәтүебездә аларнын барлык төрләренә дә тукталу, төпле анализ ясау мөмкин булмас, әлбәттә, шулай да беренче нәтиҗәләрне ясау зыян итмәстер, мөгаен. Әйтик, Нәҗибә Сафинанын «Сиңа да, миңа да» дигән шигыреңдә шушы юнәлештә кызыклы гына күзәтү ясала: Күң&1 канатларын сыгып төшкән Әче алма булып уй калды. Синестезияләрнен кодрәте шуннан гыйбарәт, алар көтелмәгән ассоциацияләр тудырырга сәләтлеләр. Чыннан да, алда китерелгән мисалда «уй»ны «әче алма» белән бәйләп сурәтләү бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә. Булган булсын дигәндәй, шушы ук шагыйрәнең иҗатыннан тагын бер мисал китереп үтик, нәтиҗәне укучылар үзләре ясарлар: Ярый, җырың ертык түгел. («Синен җанын») Шагыйрь Ләбиб Лерон иҗатында да синестезик табышлар шактый мулдан «сибелгән». Уйнап кына бер җомарлам җыр ыргыттым тыгыз мәйдан уртасына. («Йомарлам») Бу өзектә Л. Лерон. безгә калса, үз укучысына гайре табигый образлар системасын тәкъдим итә. Бер карасан. шагыйрь уйнап кына, бер йомарлам кар ыргыткан кебек (сөйгәненә, әлбәттә!), ләкин ул обрахтар аша. ягъни метафора аша халык күңеленә җыр ыргыта икән ич-һәм бу очракта ул кулланган образ-предметлар колак белән генә түгел, жан-рух белән дә, икенче югарырак мәгънәгә күтәрелеп кабул ителәләр: «тыгыз мәйдан уртасына ыргьггылган җыр булып». Сүз дә юк, ахыр чиктә шагыйрь үзенә генә хас фикерләү рәвешенә ия булганда гына шундый халәт күзәтелә. Тагын бер мисал: Яки Сусыл сулыш ала бөкшәһгт җи.1 («Төсле саз») Карашына кан сарыла.— Төсләр туңган, оешкан. («Кышка кералмый торам») Шушы ук шигырьдә монлый юллар да бар: Кыш ишеге шып-шыр ачык Атый турга пар туннар Туңган калу ава и ары Иярә а.\ар артыннан Шулай итеп, бер мисалда шагыйрь «тунган төсләр» турында сүз алып барса, икенче очракта • тунган көлү аваздары*на мөрөжәгать итә Соңгы мисалда шагыйрь беренче карашка яраштырырга мөмкин булмаган кебек тоелган сүз-төшенчәләрне бергә куша һәм бөтенләй көтелмәгән нөтижәги ирешә баксан. кыш көнендә барлык сулый, үсә торган әйбер, тереклек ияләре генә түгел, «авазлары да тунарга» мөмкин икән ләбаса Аңлашылса кирәк, шагыйрь бу нәүбәттән үзенең ижатынла билгеле бер осталыкка ирешә алган Л Н Толстой сүзләре белән әйтсәк, «гади сүзләр белән генә әйтеп биреп булмый торган серләрне ачкан». Танылган шагыйрь Әхсән Баянов та синестезияләр белән «уйлый белә» Анын күп кенә шигырьләрендә берьюлы берничә шундый мисалны табарга мөмкин Кәкре-бөкре һәм кара сәбәпләр. Куиа-күз очрашты кыз белән Актык мәрмәр сүзне әйтербез тик Башыбызны кисеп карагач! Яки: Учакларның якты кычкыруын Күрәм ишетеп еиар үтәли Ә җавапсыз тынлык шундый суык Йолдызларын тота очкылык. Син яраиан сары җил Тын ярларга ашыга Күренекле шагыйрь Равил Фәйзуллиннын синсстемиялор палитрасы үзенсн байлыгы белән аерылып тора Менә бер генә мисал синестемиялөр биредә «серияләп* кабатлана: Туган издә сагыш Көзге яфрак кебек Сары төстә генә. Ә монда сагышның Зәңгәре, аклары, аллары. Шул рәвешле синестетик шигырьләр чынбарлыкны төс-хисләр һәм кичерешләр гаммасында башкалар күрә алмаган «төстә* күрергә ярдәм итәләр Мона борынгы |рек философы Аристотель до игътибар иткән булган, һәм ул болай дигән «Ин мөһиме—метафораларга талымлы булу, тик моны гына башкалардан күчереп алып булмый; бу—талант билгесе» Сүзебезне шушы урында төгәлләп торып, татар шагыйрьләренә болай дип мөрәжәгать итәсебез килә: әгәр сез үзегезнең ижатыгызда синестетик метафоралар бар дип исәплисез икән, андый мисалларны түбәндәге адрес белән жиоәрә аласыз 420111, Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 10, КГТУ, «Прочетей- Фәннн тикшеренү институты.