Логотип Казан Утлары
Публицистика

НУРЗИЛӘ НОВЕЛЛАЛАРЫ...

Т атарча да. урысча да новелла дип йөртелә торган кызыклы һәм хикмәтле жанрнын инде гомере бетеп, тарих битләренә кереп югалгандыр дип уйлаган илем Дөрес, тарихка кергән әйбер бөтенләй үк югалып бетми анысы Заманында О. Генри. Антон Чехов. Шәриф Камал кебек мәшһүр әдипләр тирән мәгънәле, нык сюжетлы, күнелне кузгатырдай аналык сирпел торучы, һәм кинәт кенә, көтелмәгәнчә тәмамланучан мондый әсәрләрне байтак бүләк иткәннәр Исеме сонгы вакытта гына укучыларга күренә башлаган Нурзидә дигән авторнын «Кашлы балдак* дип аталган яна китабын укып чыккач, үземә күрә бер кечкенә ачыш ясагандай булдым • Кара әле. бу новелла дигән жанр бүген дә әдәбиятыбызда яшәп ята лабаса Автор хыялында туган гыйбрәтле һәм кызыклы хәлләр нәкъ шушы жанр кануннарына туры китереп сөйләп бирелгәннәр бит!» • Кашлы балдак» китапчыгына урнаштырылган жидс хикәямен һәркайсынла. чыннан да. новелла дигән жанрнын характерлы үз билгеләре бар: ул хикәяләрнен кеп-кечкенә мәйданнарында яшәешкә, кешеләргә карата авторнын үзенчә мөнәсәбәте ачыла, көтелмәгән сюжет борылышлары, янаны һәм үэенне- кен чын күнелдән сурәтләп һәм әйтеп бирергә омтылу теләге аларны мавыктыргыч һәм магьназе итә Яшь авторнын әлегә тапталмаган юл-сукмаклар эзләве дә бүгенге әдәби көнкүрешебездәге игътибарга лаеклы бер яналык булып тоелды мина. Җыентыкка кертелгән хикәяновеллалардагы вакыйгалар барысы да бүгенге чынбарлыктан, бүгенге тормыш тан Ә тормыш дигәнебез гел ал да газ генә түгел шул. Әйләнә-тирәбездә уйландырырлык, борчылдырырлык, хәтта утыртып елатырлык хәлләр дә тулып ята. Авыр фажигаләргә юлыгучылар да, юк жирдә үзләренә тормышзан өстәмә мәшәкать -кыенлыклар уйлап табучылар да очрап тора. Менә шундыйларның берсе—гел малай гына көтеп яшәгән, киләчәген бары тик туачак улына гына бәйләп хыялланган, кызы тугач, ана әйләнеп гә карамаган ата кеше («Ин кадерлсм»). Ул инде бик күптәннән әлеге гаиләсен ташлап киткән. Ә кызы Нурия инде үсеп житеп, дөньяның агын карасыннан аерырга, танырга өйрәнеп килә. Тик ул беркайчан да «Әти» дигән газиз сүзне кычкырып түгел, пышылдап та әйтә алмаган Әмма кадерле булырга тиешле затка карага жылы тойгылары бүген дә сүнеп бетмәгән әле анын менә-менә бер көн туар да, гафу итешү, гафу үтенү яшьләре тәгәрәр, дип көтә ул. Дөрестән дә. язмыш дигәнебез ата белән баланын юлларын кисештерми калмый Әти кешебез, яна лимузинына утырып, юлдагы үсмер кызын күрмәмешкә салынып, яныннан үтеп киткәли. Әмма көннәрдән бер көнне ул, һич тә көтмәгәндә, кызны очраткач, тукталып кына калмый, ә үзенен ин кадерле әйберләренен берсен—жинел машинасын—баласына рәсмиләштереп, бүләк итеп, тапшырып китә' Нәрсә бу? Рәхимсез бәндәләрнен каткан күңелләренә дә шәфкать орлыклары салып, үзгәртәме әллә Ходай боларны9 Юк икән шул! Хикмәт менә нәрсәдә булып чыга, абзыйнын кинәттән күзләре начарлана башлаган да. ана моны рәнжү төшүдән, НУРЗИЛӘ Кашлы балдак Хикәяләр Казан -Мәгариф. 2002 дип. «әгәр пн кадерле нәрсәңне нәзер игеп бирмәсән, бөтенләй сукыраячаксың» дип анлатканнар. тегенең шул рәвешчә үзенә янаган афәттән котылу чарасын эзләп маташуы икән бу... Хикәя, әнә шулай, көтелмәгәнчә— новелла таләбе кушканча—тәмамлана: «Ялан тәпиләре белән күлдәвектә басып калган кыз. күзлеген утыргычка салып атып, күзләрен куллары белән каплады. «Йә, Аллам,—дип пышылдады ул,—хәзер мина нишләргә сон?» Ин кадерле кешесе аны икенче тапкыр юл читендә калдырып киткән иде* Исеме китапнын тышлыгына күчкән «Кашлы балдак» хикәясенең нигезендә тагын да олырак фаҗига ята. Хикәядә сурәтләнгән Чәчкә белән Ралиф—тик бер-берсе өчен генә яратылганнар. Чәчкәнең хисләре аеруча тирән. Әмма ни үкенеч: анын өзелеп сөйгән, «Туган якларга бөтенләйгә кайтам, башкача сине калдырып китмим, мәңге бергә булырбыз» дигән Ралифенен—уңган нефтьченең—Төмән якларындагы чираттагы вахтасыннан үле гәүдәсе генә әйләнеп кайта. Хикәя дәвамында шушы хәсрәтнең авырлыгын йөрәге аша кичерүче Чәчкәнен эчке халәте күрсәтелә. Сүз уңаенда Нурзиләнен башка хикәяләрендә дә саф. эчкерсез, нәзакәтле хатын-кыз күнелен ачарга тырышып язылган урыннарның—безнең карашыбызча, шактый унышлы талпынышларның—еш очравын искәртеп үтик. Кайчагында автор үзе дә геройларның хисләренә бирелеп, шагыйрәгә әверелеп китә сыман «Тып-тып-тып... Янаклар буйлап тәгәрәгән әллә яшь, әллә яңгыр тамчылары шунда, инде белеп тә булмый... Сулыш та ала алмый кебек иде бит. шөкер, кузгала әнә, дип куанды жил, сары яфраклы каен, толымнарын чайкалдырып һәм кайдандыр табып, кызга бер яшел яфрак сузды. Битенә «чәп» итеп яфрак кунгач кына. Чәчкә калтыранып куйды, гүя монарчы жилне тоймаган да иде ул». Ралифнен ялгыз калган әнисе дә, сөйгәне Чәчкә дә зур кайгыны күтәрә алмыйлар—бичараананынәйләндерә алган. Ралиф кулларынын җылысын саклаган балдаклар Чәчкә кулында кала, югалган сөйгәнен җиде ел буена төшендә генә булса да күрергә хыялланып, ул, ниһаять, шушы кечкенә теләгенә ирешә: • Кинәт кыз яңгыр аша үзен чакырып кул изәгән Ралифен күрде. Бер кочак ап-ак розалар күтәргән сөеклесе елмая, гик никтер дәшми. Китмә, көт мине, мин хәзер!» дип кычкырырга теләсә дә. Чәчкәнен тавышы чыкмады...» Хикәянең ахырында ярдәмчесез, терәксез калган Чәчкә янында автор кодрәте белән җанландырылган Жил сурәте генә торып кала. Бу образнын фантазия җимеше генә икәнлеген анык белсәм дә, кызның шушы халәте сурәтләнгән мәлдә ул миңа һич тә ясалма булып тоелмады: «Ник һаман уянмый сон, нигә шулкадәр авыр сулый, тәне ут яна бит, дип борчылды үзе, кыз аша үтәли исеп. Бары кич авышкач кына килеп кергән күршесе Чәчкәне авыр хәлдә табачагын да, үпкәсе шешеп, реанимациядә берничә көн яткач, тәмам хәлсезләнгән тәнен калдырып, жанынын Ралифе янына китәчәген дә, пар балдакларны йомарлап күкрәгенә кыскан сул учын күмгәндә дә ачтыра аямаячакларын белми иде әле көзге жил». Әнә шул рәвешчә, табигатьнең без акларлык яки без белеп үк җиткермәслек яклары да Нурзилә әсәрләрендәге геройларның язмышларына орына Мондый хәлләр күңелләре китекләргә, язмыш тарафыннан биртелгән-рәнҗетелгәннәргә ачыграк аңлашыла. Тормышкөнкүрештә дә сөйкемле, рухи яктан бай, нечкә күңелле гүзәл затларның бәхетсез- лекләре күзгә тизрәк ташланучан икәнлеге һәркайсыбызга яхшы мәгълүм бит. «Биюче» исемле хикәядәге нәни героиня беренче күренүендә үк сокландыра: «Аллы-гөлле утлар җемелдәшеп, дәртле шәрык көе янгырый башлауга, сәхнәдә нәни биюче пәйда булды Гүяки, залны яктыртып, ут шарчыгы тәгәрәп китте бөтерчектәй әйләнгән кызчыкның болыт сыман кабарынкыалтынсусарычәчләре искиткеч ягымлы, шәфкатьле кешеләр Зөһрә һәм Заһир янына сыенган, шулерда тәрбияләнгән Ә үз әнисе Ленаны елга буенда коры яшен сугып үтергән икән Ьәла ялгыз йөрми дигәндәй, биюгә һәвәсләнгән кызчыкка да кинәттән чир зәхмәте тиеп, аяктан ега. һәм инде әнисе булып тоелган Зөһрә ханымны да хәсрәткә сала. Инде хәле өметсезләнә барган бала янына ашыгыч ярдәм чакырталар. Сәеррәк көн була б\ Алтынчәчнен әнисе Лена һәлакәткә юлыккан чактагы кебек коры җил-давыл чыга. Бөтен кварталда утлар сүнеп, телефоннар да эшләми башлый -Ашыгыч ярдәм- дигәнебез дә килергә ашыкмый Ниһаять, бусаганы атлап, өйгә ак башлыклы, ак халатлы хатын килеп керә Ул арада өйдәгеләр анын бала имезеп утырганын күрәләр Озакламый хатын -бала савыгыр, башкача авырмас- дип. Зөһрә белән Заһирны куандырып ипләп кенә саубуллашып, чытып та китә • Күзләрне чагылдырып, гөлт итеп ут кабынгач. Зөһрә анына килгәндәй булды, күзе иренә төште Заһир: •Лена Лена иде бит ул*—дип пышылдады Инде икәүләп телсез калдылар Бераз анга килүгә, тиз-тиз кунак бүлмәсенә йӨ1ерделәр Кызлары тыныч кына калсмссрәп. диванда йоклап ята. Баланын йөзе алсу, сулышы тигез, ә өлгергән чия шикелле иренендә ахактай сөт тамчысы җемелди идсӘлеге җыентыкка сүз башын язган гәжрибале әдип Фәнис Яруллин Нурзилә хикәяләрендәге мондый күренешләрне бик дөрес бәяли «Бер уйлаганда бу—мистика кебек Ләкин әдәбият нәкъ менә шәм ышанмастай хәлләрне ышандырырлык итеп укучыга сурәтләп бирүе белән чынбарлыктан аерылып тора да инде. Өлкәнрәк әдипләр -социалистик реализм-га ябышып илхан арада, икенче төрле формалар, стильләр эзләүне һәм шушындый мистикаларның әдәбият өчен шактый отышлы икәнлеген раслаучы яшь иҗатчылар барлыкка килгән икән» Чынбарлыкта адәм баласы өстене ишелеп-ишелеп ябырылган фаҗигаләр шаукымы Нурзилә җыентыгындагы хикәя-новеллаларга да тәэсир итмичә калмаган -Күзләрендә синен жәй төсе- әсәрендә юл фаҗигасе Азаматмын сөекле хатыны Алсунын гомерен өзә. Коточкыч һәлакәттә сабыйлары Ләйлә ничектер исән кала Бераздан үтенә яна әни дә табыла татын Очраклы танышу Азамил белән Рәзнләне бәхетле итә. Әлегә аны моны белеиттермәгән баланын киләчәге дә карангы булмаска ошый: -Күпме шулай сүзсез карашып торган булырлар иде. көтелмәгән бер мизгел барысын да хәл итте: кызчык нәни көмеш кынгырау сыман челтерәп көлеп җибәрде һәм «Әнием!» дип кулларын сузып. Рәзнләгә таба йөгерде- Кайбер хикәяләрдә әнә шулай югаллулар ачысы киләчәккә карата якты өмет хыяллары белән дә юыла Әйе. кеше алдагы гомеренен матурлыгын, шатлыгын тоя алса гына бәхетле була. Яшь прозаикнын фажигале хикәяләрендә әнә шуна өмет чаткылары да бар Китап укучыларга бүген монысы да бик кирәк Без карап үткәннәре—Нурэиләнен беренче китабына кергән хикәяләрнең ин унышлылары. Күргәнебезчә, аларда авторнын тормышка үзенчә каравы, әдәбиятта йөз тоткан принциплары шактый ачык күренә. «Әни димим». • һаваларда оча икс аккош». -Миңа ул кирәк- исемле башка хикәяләреннән дә укучы үзенә гыйбрәт алырдай, күнсленә хуш килердәй күренешләр, янәшәлекләр табар. Шулай да боларыңда шактый ук мәгълүм хакыйкатьләрне кабатлаган, фикерне образ