НУР АГАНЫҢ НУРЛЫ ЭШЛӘРЕ

НУР ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНГА—75 ЯШЬ Ә дәбият фәненә беренче адымнарын Нур ага 1949 елда ясый. Казан дәүләт педагогия институтын бары тик «яхшы* билгеләренә генә тәмамлаган яшь егет үзенең белемен тагын да үстерү нияте белән Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты аспирантурасына укырга керә. Булачак диссертациясенә «Кави Нәҗминең прозасы» дигән гыйльми теманы билгелиләр. Ул тиз арада үзен тырыш, карусыз һәм эшенә бик җитди карый торган аспирант буларак таныта. Дөрестән дә, максатчан эшчәнлек үзенең нәтиҗәсен озак көттерми: билгеләнгән вакытта диссертация тәмамлана һәм уңышлы яклана. 1953 елның февралендә Нур агага «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. К. Нәҗминең тормыш юлын һәм иҗади эшчәнлеген өйрәнүне галим алга таба да үзенең мөкатдәс бурычларыннан берсе итеп билгели. Ул 1956 елда «Кави Нәҗми: Тәнкыйтьбиографик очерк* дип аталган китап бастырып чыгара. Әлеге хезмәт бер елдан соң рус телендә дә нәшер ителә. Язучының әдәби мирасын барлау-туплау юнәлешендә нәтиҗәле эзләнүләр алып барып, аның хатыны язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова белән берлектә 1958—1960 елларда алар әдипнең дүрт томлык «Әсәрләр* тупланмасын нәшер итәләр. Әлеге юнәлештә эшне дәвам иттереп, Нур ага язучының әдәби-публицистик мәкаләләрен туплап, 1976 елда «Әдәбият дөньясында* дип аталган китап бастырып чыгара. 1981 — 1984 елларда Кави Нәҗминең улы Тансык Нәҗметдинов белән бергә төзелгән «Әсәрләр*нең дүрт томлык җыелмасы кабат дөнья күрә. Ә 1958 елда, совет чорында беренче буларак. Нур ага дүрт йөз илле терминны үз эченә алган «Әдәбият белеме* сүзлеге төзеп чыгара. И1960Тб дагы (1971. 1974) «Татарская литера тура*. «Проза татарская* бүлекләренең авторы Нур ага булды. . , 1984 ___2001 еллар аралыгында Институт тарафыннан беренче тапкыр әзерләнгән «Татар әдәбияты тарихы«ның күптомлы академик басмас ы тулысынча нәшер ителде- Зур көч таләп иткән әлеге коллектив хезмәтнең барлыкка килүендә Нүр аганың да ихтирамга лаеклы өлеше бар. Галим алты томның да Баш редколлегия әгъзасы булды. Дүртенче томдагы (1989) гражданнар сугышы чоры, егер- менче-утызынчы еллардагы әдәби хәрәкәт, татар әдәбияты белеме һәм тәнкыйтенең беренче буын вәкилләре Габдрахман Сәгъди. Галимҗан Нигъмәти турындагы бүлекләр аның тарафыннан язылды. Ә менә Бөек Ватан сугышы чоры һәм аннан соңгы еллар (1941- 1960) әдәбиятына багышланган бишенче том исә тулысынча Нур ага җаваплылыгында башкарылды. Китапның кереш мәкаләсе һәм. 1941 — 1960 еллардагы әдәби хәрәкәт, проза, әдәбият белеме һәм тәнкыйть турындагы әтрафлы очерклар. Кави Нәҗминең иҗади портреты, йомгак, әдәби вакыйгалар хроникасы һәм исемнәр күрсәткече барысы да Нур ага каләме белән язылган. Нур ага—таләпчән мөхәррир дә. Бу хакта сүз алып барып, редколлегиядә ул катнашкан байтак хезмәтләр турында язарга мөмкин. Әмма игътибарны аларнын кайберләренә юнәлтү белән генә чикләнәбез: «Татар теле һәм әдәбияты» (1968). «Герой, стиль, осталык. Татар совет әдәбиятының кайбер мәсьәләләре» (1972). «Әдәбият баскычлары. Татар совет әдәбияты елъязмасы* (1917—1973), (1976), рус телендәге «Взаимодействие культур народов Поволжья и Приуралья» (1977), Г. Ибраһимовның тууына 90 ел тулу уңае белән үткәрелгән фәнни конференция материаллары «Писатель, революционер, ученый» (1980), «Урта гасыр әдәбияты тарихыннан* (1981). Нур ага танылган әдәбиятчы гына түгел, ә үткен каләмле тәнкыйтьче дә. Әлеге өлкәгә ул аспирантурада укыган елларында ук килә һәм Гази Кашшаф. Гали Халит, Хәсән Хәйри һ. б. өлкән буын тәнкыйтьчеләр сафын тулыландыручыларның берсе була. Ибраһим Нуруллин «Каләмдәшем турында» дигән язмасында шул вакытларны менә ничек искә ала: «Бәхәсләшәбез, кычкырышып та алабыз. Тик шунысы бар: алга карап яшәгәнгәме, әдәбият мәнфәгатен бар нәрсәдән өстен куйгангамы, бер-беребезне өнәмәү, күпсенү, үчләшү кебек нәрсәләр юк иде» (*Камш утлары»,—1978. —М 6.). Татар әдәбияты гыйлеменең концептуаль проблемалары турында Нур ага бик күп мәкаләләр бастырды. Ә 1988 елда аның әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган «Әдәбият һәм тормыш» дигән китабы да дөнья күрде. Нур ага- «Казан утлары» журналы белән дә тыгыз элемтәдә торып, актив хезмәттәшлек иткән галимнәрнең берсе. Журналның 900 нче саны дөнья күрү уңаеннан язган мәкаләсен дә ул «Казан утлары»ның беренче саныннан хәзерге вакытка кадәр үткән данлы юлы, аеруча аның сугыш чорында кичергән авырлыклары, әмма ул вакытта да чыгудан туктамавы һәм башка кызыклы күренешләр турында әтрафлы язып чыкты. Нур ага— бик тә оптимист кеше. Хәзер дә институтка килгән вакыт ларында: «Ягез егетләр, сезне бераз ял иттереп алыйм әле!»—дип, үткәндәге үзе яхшы белгән кызыклы һәм гыйбрәтле

Реклама