Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЛЛА АБЗЫЙ КИТАП ЯЗА

К емгә ничектер, әмма соңгы араларда минем үземә традииион алым белән язылган реалистик проза әсәрләре торган саен якынрак, кадерлерәк, тансыграк була бара Мөгаен, бу хис. мондый тойгы бер мина гына хас түгелдер Җәмгыятьтә кискен һәм зур үзгәрешләр күбәйгән саен, күнел үзе өчен ышанычлырак нигез бул1ан тотрыклылыкны ныграк юксына, тели бара Үткән егерменче гасырның башыннан алып бүгенгәчә дәвам иткән социаль һәм сәяси тәжрибаләр. революцияләр кешене инде тәмам туйдырды кебек Ә бүген безнен күнеллөр теләгән ул тотрыклылык кайда микән Минемчә, бетне тудырып үстергән табигатьтә. туган жиребемә ул! Әнә шул бердәнбер ышанычлы нигезнен. бәрәкәтле туфракмын бетмәс жегәре. мәнге яшәүчән көче хәзерге шәһәрләр һәм алар тудырган тормыш белән чагыштырып караганда бигрәк тә ачык күренә Рәсәй дигән илдә килеп чыккан зур үзгәрешләрнен җанга якыннары бик аз булу да. бу илдә һәм дөньяда «күсәк сәясәтсжен беренче урынга чыгуы да; җәмгыятьтә гаделсезлек, ачлык, ялангачлык көчәю дә—болар барысы да безгә якын үткәнебездәге гуманистик идеалларны искә төшерә. Күнел тансыклаган әнә шундый кешелекле идеатларны, әнә шундый яшәешне табарга теләп без бүген әдәбиятка һәм анда да күбрәк өлкән буын каләм ияләре иждгына мөрәҗәгать итәбез Ә ни өчен нәкъ менә атар иҗатына? Чөнки өлкән буын нжатчыларнын күбесе кечкенәдән үк авыл тормышы- нын. авыл табигатенен гармониясен үзенен җанына, күңеленә, рухына сеңдереп үскән Менә мондый шәхеснең эчке лөньясы. анын үзенен кем икәнлеге, нинди икәнлеге ул язган әсәрне укыган чагында шундук сизелә бит анын Аннары тагын шунысы да бар өлкән буын катам ияләре озак яшәү дәверендә үз күзләре белән бик күп гыйбрәтле һәм тетрәндергеч вакыйгалар күргәннәр, шулар белән нык тәэсирләнгәннәр аларның хәтерендә онытылмаслык һәм үзенчәлекле бик күп язмышлар яши.. Мондый иҗатчы иңде язарга утырса, кайсыбер яшьләр сыман, сиңа үзенең телевизордан күргән киносын яисә укыган китабын гына сөйләми! Ул инде сиңа олы чынбарлык хәлләрен бәян итә! Алтмыш-житмеш яшьлек әнә шундый прозаикларыбызнын һәр язган әсәрен диярлек кызыксынып һәм сокланып укып барам: Фоат Салрисвныкын. Радик Фэизовныкын. Зәки Зәйнуллинныкмн ... Сонгы елларда Татарстан китап нәшриятында берничә проза җыентыгы чыгарган Габдулла ага Галисвнс дә. һичшиксез, әнә шулар янәшәсенә язарга тиешбездер Анын үткән ел дөнья күргән •Хәзрәт малайлары» дигән китабы моңа саллы гына дәлил булып тора. Китапка уртача күләмдәге өч повесть һәм тугыз хикәя кергән Повестьларнын исемнәре мондый «Сандугач». «Үкенү». «Терсәк якын да бит » Ә шулай да сүзебезне китапка исем биргән хикәядән— «Хәзрәт чалайлары»ннан башлап китик әле Бу хикәягә һәм тулаем китапка ни өчен шундый сәеррәк исем кушылган икән сон? Әллә инде бу замана агымына бер иярү генәме0 Хәер замана агымына иярү генә түгел икәнлеген Габдулла ага Галиеинсн үзенен Әгерҗе төбәгендә инде менә Габдулла ГАЛИЕВ «Хәзрәт малайлары- Татарстан китап нәшрияты 2002 ел. күп еллар буе фельдшер булып эшләве һәм хәзер Кырынды авылында мулла вазыйфасын башкаруы ук әйтеп тора Базарның һәр икесе дә кеше турында, днын физик һәм рухи сәламәтлеге хакында ин нык кайгырту таләп итә торган изге Вазыйфа бит Димәк, биредә инде модага иярү хакында сүз була алмый Бу—кешенең бөтен тормышы, тулы язмышы дигән сүз. Ә инде бу китаптагы «Хәзрәт малайлары» дигән хикәяне укыгач без мона тагын бер мәртәбә ышанабыз. Сугыш алды еллары. Миншөех хәзрәт белән Мәрьям остабикә икесе дә вафаг булган да. аларнын ундүрт һәм унбер яшьлек малайлары авылда үзләре генә яшәп, көн күреп яталар. «Хәзрәтнең каралты-курасы буп-буш. сыер мөгрәгән, сарык бәэлдәгән, тавык кытаклаган тавыш юк. Абзарларның каерылып ачылып калган ишекләреннән җилләр генә сызгырып тора Терлекләрнең барысын да сәвит алып колхозга тапшырган. Әмма шушы йортта яшәп ятучы ике ятимне авыл халкы онытмый Аталарының исән чакта игелекле хезмәте күп булды диеп, мич ашын, хәерсәдакасын китерештереп тора. Әмма ул ярдәм белән генә жан асравы жиңел түгел шул аларга» Юк. бу ятим балалар үзләре дә кул кушырып утырмыйлар анысы Олырагы бер торбага зурайткыч пыяла көйләп, төсле рәсемнәрдән кино күрсәтә башлый Аннары скрипкада уйнарга өйрәнеп авыл балаларына концерт куя.. Боларнын барысы да бер-ике телем ипи. бәрәңге бәрабәренә. . Тамак ялына! Әмма көннәрдән бер көнне ятимнәрнең хәле тәмам авыраеп китә, алар бөтенләй ач кала. Шунда күрше малае Хәкимҗан керә дә болай ди: —Кичә Минһаж абзый бер капчык он тартып кайтты... Келәтләренә кертеп куйганын үз күзләрем белән күрдем.. Онның берәр потын чәпәргә кирәк! Бу тәкъдимне хәзрәт малае баштарак акламый, төшенми тора... Аннары аны умачлы аш бераз кызыктырып та ала Ул инде менә ничә көн энесе белән бергә ач тора бит! Ләкин шулай да хәзрәт малаеның Хәкимҗанга биргән җавабы менә мондый була: —Ходай кушканы булыр... Телем ачылган көннән алып атам белән анам мине Аллаһыдан, кеше хакына кагылудан куркырга өйрәттеләр... юк, угрылык кыла алмыйм мин! Ул эштән сон ничек Аллаһы каршына барырмын? Авылым халкы күзенә ни йөзем белән күренермен? Атам-Анам рухы алдыңда ни дип җавап бирермен'’ Юк, Хәкимҗан, юк— йөз кат юк1 Мин ул эшкә бара ашыйм! Хикәя героеның менә шушы—көчле рух балкыган сүзләрен— укыган кеше инде шуннан сон китапка ни өчен мондый исем куелуга аптырап тормый. Әйе, бу сүзләр безнең чор кешеләре өчен дөрес яшәү юнәлеше күрсәтердәй якты маяк шикелле. —Атам-Анам рухы... Авыл халкы... Аллаһы каршына.. Бу сүзләрдә безнең җәмгыятебез рухи нигез итеп алырга тиешле асыл мәгънә дә чагыла—якты рухлы һәм ныклы иман да. Ә инде бүген без бу юлның капма-каршысын сайлыйбыз һәм шул юлдан китәбез икән—ул чагында әйләнә-тирәдәге, җәмгыятьтәге хәзерге каршылыклар тагын да тирәнәя барачак, кеше кешегә бүре булып күренә башлаячак дигән сүз—без бүре законы буенча яши башлаячакбыз дигән сүз! Бу юл—Рәсәй инде ничә мәртәбә кичергән сыйнфый бәрелешләр, революцияләр юлы дигән сүз! Ләкин шунысы бар: әлеге сыйнфый бәрелешләргә алып килми торган, менә бу хикәядә хәзрәт малае әйткән бердәнбер гадел юлны сайларга бүген безнең җәмгыятьнең көче җитәрме, гаделлек һәм татулык хакына үз нәфесләрен. үз амбицияләрен тыя алучылар күпме бүген? «Хәзрәт малайлары* дигән кечкенә генә күләмле бер хикәя әнә шуларнын һәммәсе турында да уйлата, фикер кузгата. Әнә шундый актуаль һәм житди эчтәлек салынган әлеге хикәядә әдәбисәнгати яктан караганда әлләни зур яналык бар дип тә әйтеп булмый. Хәтта анын исеме астына «булган хәл» дигән сүзне язып куярга да мөмкиндер сыман Ләкин, шулай да, бу—примитивлыкка алып килгән гадилек түгел. Бучың тормышның үзендәге кебек—бөеклекнең гадилектә чагылышы. Олугь әдип һәм фикер иясе Лев Толстой бер дә юкка гына: «Килер шундый заман— әдипләр бары тик булган хәлләрне генә яза башларлар»,—дигән алтын сүзләрне әйтмәгәндер. Чынбарлыкның теләсә кайсы бөек язучыга караганда да көчлерәк, бөегрәк иҗатчы булып торуын тану дигән сүз бу! Габдулла ага Галиев тә үз әсәрләрен язганда иң элек үзе күргән яисә ишеткән реаль вакыйгаларга таяна, чынбарлыкның Лев Толстой әйткән бөек иҗади көченә ышанып, шуна ияреп бара «Хәзрәт малайлары» дигән бу китапта өч повесть бар дидек. Алар укучыга нинди эчтелек сөйли һәм алар әдәби әсәр буларак нинди сыйфатларга ия сон9 Китапка кергән өч повестька да хас булган ин беренче билге—алар бнк тә мавыктыргыч һәм тыгыз сюжетка ия Вакыйгалар кызыклы кинодагы сыман синен күз алдыннан бер-бер артлы агыла тора һәм син алардан аерыла алмыйсын «Сандугач* повсстында безнен күз алдыннан немецларга әсир төшкән Абдулла абзыйнын аянычлы язмышы үтә Концлагерьдан ул ничә генә мәртәбә качмый немец овчаркалары аны талап үтерә яза Сонгы качуыннан сон аны тоталар да. үз-үзенө кабер казытып. шунда ук атарга да жыеналар • ышанасынмы, энекәш. мина әнә шул тетрәндергеч минутта кинәт илһам килде Башымны югары күгәрдем дә, бар көчемә сандугач булып сайрый башладым Яшел аландагы тынлыкны ярып сайраган сандугач тавышы фашистларны бер мәлгә өнсез калдырды Немси офииерынын атарга команда бирергә күтәрелгән кулы һавада асылынып калды Ә мин бөтен осталыгымны Ж.ИГСП. өздерә-өздерә сайрадым да сайрадым Бу минем газиз туган илем белән, сөйгәнем Гөлчирә белән хушлашуым иде Бу минем якты кояшым белән, жиһан бс.лән хушлашуым иде » Әнә шундый таланты Абдулланы үлемнән коткара—немец офицеры бу «сандугачка» яшәү бүләк итә Ә качуын барыбер кача ул әсирлектән Сандугач читлектә яши аламыни сон?! «Үкенеч» попесты исә шул ук сугыш чорында авылда ашты-туклы яшәп ятучы яшүсмер балалар турында Әле жнтмәсә ягарга утыннары да юк Ике яшус- мернсн күз ачкысыз буранда ерактагы урманга барып, көч-хәл белән исән кайтулары бирелә тетрәндергеч кичерешләр аша таснир ителә Ә шулай да ин үзәккә үткәне—ачлык, ачлык Ул явыз халыкны көн дә. төн дә газаплый, тилмертә Әсәрнен бу битләрен укыганда күздән яшьләр килә Көннәрдән берсендә авылга сөенечле хәбәр кайта күрше авылдагы сепаратордан бераз эремчек һәм әйрән бирергә тиешләр, ике ат белән шуны барып алырга кирәк! Көтелмәгән әлеге «күчтәнәчне» атырга Зиннәт дигән абзый белән яшүсмер Рафик китә Әмма кайткан чагында батарга ике кеше очрый аркаларындагы биштәрлә спиртлары ла бар һәм шул чагында Рафикнын юллашы Зиннәт спиртка кызыгып авылнын ачларына дигән эремчекне бүлеп бирә Рафик та ныклап каршы тора алмый, чөнки башта анын үзенә спиртны авыз иттерә Ә тегс явызлар Ә авылда исә ачлыктан берәм-берәм кешеләр кырыла Рафикнын яратып йөрегән кызы да ачлыкка тилмереп, күзләрен мәңгелеккә йома Малай йөрәгендә шулай итеп мәнгелек яра кала: ул үзен бик нык гаепле саный! «Терсәк якын да бит » дип исемләнгән өченче повесть та житди проблемага багышланган: анда Мансур белән Аннанын яшь чагындагы мәхәббәте һәм алыгайгач ике милләт вәкилләре арасында килеп туа торган четерекле хәлләр ышандырырлык дулкынландырырлык итеп тасвирлана Егерменче гасыр башындагы милли идеологыбыз Гаяз Исхакыйнын шушына охшаш сюжетка корылган «Ул әле өйләнмәгән иде» дигән хикәясе бар. биредә исә без проблеманың бүгенге яшәеше белән очрашабыз ике милләтле гаиләдә балаларга нинди исем кушу, аларны чукындыру-чукындырмау. картаеп үлгәч нинди зыяратка күмелү Күреп үткәнебезчә, Габдулла ага Галиен үз әсәрләрендә замана куйган сорауларның ин-нн житдилөренә мөрөжәгать игә һәм аларга тормыш ягыннан да, сәнгатьчелек таләпләреннән чыгып караганда да ышандырырлык жаиаплар бирә Анын фикер сөрешенә без дә ышанып барабыз Баштагы ике повесть унаеннан бәлки кайсыберәүләр. «һаман шул сугыш хәлләре, ачлык, ятимлек күренешләре . »—лип йөз чөерергә дә теләр. Бездә шундый артык «эстетлар»—дөнья агышына исе китмичә, бары тик кәгазьдәге хәрефне һәм жөмләнс генә күрүчеләр бар бит әле Бу унайлан андыйларга болай диясе килә: —Ә сез илдә чын сугыш барганын оныттыгызмыни9 Инде ничә ел сугыш бара бит . Ә ятимнәргә килсәк: бүгенге көндә Россиядә рәсми рәвештә белдерелгән 3 миллион ятим бала бар икән' Ачлык белән ялангачлыкны, җинаятьчелекне инде әйткән дә юк' Болары белән адым саен очрашып торабыз. Моннан чыгып шуны әйтәсе килә димәк Габдулла ага Галисвнен без югарыда телгә алган әсәрләре алар нәкъ менә бүгенге мәсьәләләр, бүгенге кешеләр хакында1 Аларны бары тик анлый белергә, күнел күзен ачыбрак карый алырга кирәк Инде янадан хикәяләргә әйләнеп кайтсак, бу китапта алар тугыз кисәк тугызында да. өлбөпә, авыл тормышы— кош-корт, мал-туар белән бәйле яшәеш Ләкин, шулай ла. атлар аерым урын алып тора Биредә хәтта «Атлар да елыйлар икән» дигән хикәя дә бар С>тыш чоры малайлары Гали белән Рәсим илле чакрымдагы нефтебазадан авылга керәчнн алып кайтырга тиешләр Хәлсез, ябык, ач атлар белән Житмәсә өстән яңгыр коя—салкын, жилле яңгыр. «Ат кузгалды-кузгалуын, әмма аның атлавында һич тә рәт-чират юк, аяклары йомшак тирән кардан чаңгы тагып барган кебек сөйрәләләр иде». Бераздан Газинең аты тәмам туктап кала—аның алга барыр хәле дә юк инде, һәм аптыраган-йөдәгән малайлар, инде бүтән ни эшләргә дә белмичә, үзләре тәртә арасына кереп басалар, көч-хәл белән кузгалып та китәләр Ә арбада дәү- дәү мичкәләр Юл—пычрак Ике тәүлек буе янгыр астында йөрегән ач-ялангач әнә шул малайларны колхоз рәисе мондый сүзләр белән каршы ала: —Нәкәнис кайттыгызмыни?! Нигә тагын берне кунмадыгыз?! Язучы Габдулла ага Галиев тасвирлаган менә шушы күренеш озакка күз алдында кала Ач-ялангач балалар һәм чыбыркылы явыз түрә... Андый адәм әлеге ач, хәлсез балалар хәтерендә Гитлерга караганда да әшәкерәк булып кала торгандыр инде ул! Хәер, дөнья бүлү өчен сугыш башлаган Гитлер белән Сталин үзләре дә әнә шундый адәмнәр токымыннан бит инде алар! Ә менә язучының «Хыялый мәхәббәт» дип аталган хикәясе гади жир кешеләренең күңел байлыгы, кешелек хисләренең тирәнлеге, садәлеге, көче турында сөйли Буе кечерәк булганга күрә сугышка алынмаган Хәмәт дигән егет урманнан кузгалаклар, юалар алып чыгып Рәсимәгә биргәч, кыз болай ди: «—Минем өчен ниләр генә эшләмисен инде, син! Рәхмәт, Хәмәткәем! Ярый әле син бар бу дөньяда! Бу сүзләрдән Хәмәт абыйның күзләрендә мөлаемлык тагын да арта төште, дулкынланудан бит очлары кызарды, кинәт бөтен гәүдәсе белән кызга таба тартылып куйды.» Җылы сүзнең, кешелекле мөнәсәбәтнең тылсымлы көчен язучы әнә ни рәвешле җиткерә! Озак еллар буе авыл фельдшеры булып эшләү һәм мулла вазыифаларын башкару дәверендә Габдулла абыйга мондый очраклар белән бик күп очрашырга туры килгәндер шул! Үзенә ярдәм сорап килгән йөзләгән, меңләгән кешегә шәфкатьле мөнәсәбәтен, җылы сүзен һәм якты йөзен кызганмаган ул. Ә менә хәзер Габдулла ага кешеләр күңелен дәвалауны әдәби әсәрләре аша Табиб һәм мулла абзыйның әдәби осталыгы ни дэрөжәдэ соң? «...атлар әкрен генә сөйрәлә, агач очлары арасыннан кичке алсу уклар белән бизәлгән күкнең сыек зәңгәрлеге күренеп китә. Тагын кич килеп җиттемени сон әле, дигән төсле юл буендагы агачлар безне боегып кына озатып кала...» Сугыш чоры тормышының авырлыгы, төшенке, боек күнелләр, ачлык, хәлсезлек—Габдулла Галиев язган берничә юлда болар барысы да төсмерләнә, сизелә, күренә. Менә икенче бер хикәядән өзек «Күккә күтәрелеп караган саен малайларның йөрәкләре кысылып куя, болай да борчылудан алжыган күңелләренә бу болытлар ташкынының азагы юктыр, алардан жир өстенә ингән сыек караңгылык мәңгелектер, инде бервакытта да эәнгәр күк йөзе ачылмас, җирдәге тереклекне куандырып кояш та балкымас, кошлар да сайрамас кебек тоела Кая карама—баш түбәсендә дә, аяк астында да—су Табигатькә кушылып күз яшьләрен агыза-агыза, үксеп-үксеп елыйсы килә» Китаптагы шушының ише җөмләләрдә әсәр геройларының эчке кичерешләре дә тирәннән һәм дулкынландыргыч итеп ачыла, шул вакытта укучы күнеленә көчле тәэсир дә ясала һәм аларда без авторнын үзенең кем икәнлеген, нинди шәхес икәнлеген лә бик ачык тоемлыйбыз. Әйе, авыр чорның бөтен кыенлыгын үз җилкәсенә салган, ачлы-туклы гомер итүче сугыш чоры яшүсмерләре һәм агай-апалары авторга бик тә, бик тә якын һәм кадерле—чөнки алар арасында ул авыр елларда яшүсмер Габдулла үзе дә булган бит Биредә сурәтләнгән вакыйгаларның бик күбесе аның үз башыннан кичкән гыйбрәтле хәлләр бит! Гадәттә дөньяны күп күргән, аның ачысын-төчесен мулдан татыган каләм ияләренең язганнары ныклы сюжетка, эзлекле вакыйгалар чылбырына корылган була. Габдулла ага Галиевнең бу китабындагы хикәя һәм повестьлар да әнә шундыйлар. Алар шуның белән нык оталар да. Ә гомумиләштереп карасак, бүген—үзенең янәшәсендә көне-төне телевидение эшләп ятканда—безнен әдәбият, бигрәк тә аның проза жанры, әсәрләрдә ныклы һәм мавыктыргыч сюжет жебе булуны төп һәм иң кирәкле таләпләрнең берсе итеп куярга тиештер, минемчә Әнә шуннан башка безнен әсәрләр бүгенге укучының «азгын» күнелен биләп тора алмаячактыр.