Коръән татар телендә
42—ШУРА (КИҢӘШ) СҮРӘСЕ Шура сүрәсе 53 аятьтән тора. Мәккәдә ингән. 23-26 нчы аятьләре гена Мәдинәдә ингән. Шура—кннәш яки бер оешмага тупланган берлек мәгънәсендә. Бисчилләһир-рахмәнир-рахим. 1. Ха. Мим (2) Гайн Син. Каф. 3. Сина вә синнән әүвәлгеләргә дә Аллаһ шулай вәхий боерды Аллаһ— жинслмәс кодрәт вә хикмәт иясе (4) Күкләрдә һәм Җирдә ни булса—барысы да Ана буйсынган Ул (даны, гам&иәре. әхлагы белән) бөек вә (могҗизалары баш) ату пыр (5) (Аның олуглыгыннан) ин югары каттагы күкләр шартлавы ихтимал Фәрештәләр дә Раббыларын мактап тәсбих әйтер һәм жирдәгеләр өчен ярлыкау сорарлар Шуны яхшы белеп торыгыз ки, Аллаһ—ярлыкаучы һәм рәхмәте кин миһербан иясе 6. Аллаһтан башка (ялган ияаһяарУп табынганнарны Аллаһ өзлексез күзәтеп тора Син (Мвхәзлмәд) атарга каравылчы түгел 7. Шәһәрләрнсн анасы Мәккәдә вә анын якын-тирәсендә яшәүчеләрне кисәтү, аларнын барысын да һичшиксез бергә тупланачак (Кыямәт) Көн белән куркыту өчен сина гарәпчә Коръән иңдердек Инсаннарның бер өлеше— жәннәттә. башкалары дөрләп янган утлы жәһәннәмдә булачак. 8. Аллаһ үзе теләсә, аларнын барысын да бер өммәт (бер диндә) иткән булыр иде Ләкин Аллаһ теләгән кешесен генә рәхмәте белән кавыштырыр Залимнәрнен һәрбер дусты вә ярдәмчесе булмас (9) Әллә соң алар Аллаһтан башка (потлар) ны химаяче итеп алдылармы? Ләкин химаяче дус берәү генә- Аллаһ Ул үлеләрне терелтер. Ул барысына да кодрәтле 10. Сезнен низаглашуыгызның нәтижәсе Аллаһ хөкемендә Менә шул Аллаһ минем Раббымдыр Мин Аңа юнәлдем, Аңа сыендым (11) Ул—күкләрне, Җирне юктан бар итүче Ул сезне дә, хайваннарны да пар-пар итен яралтгы Шулай итеп, ул сезнен үрчүегезгә юл ачты Анын тиңдәше (Аңа охшаш) юк. Ул бөтен нәрсәне ишетеп, белеп тора 12. Күкләрнен вә Жирнен (хәзинә вә сер) ачкычлары Анын карамагында Теләгәненә ризыкны мул бирер, теләмәгәненең ризыгын кисәр. Ул һәр нәрсәне белеп тора 13. —Динне (саф кшеш) саклагыз, аеры-чөере килеп бетмәгез,—дип Нухка васыять иттек Сина вәхий иткәнебезне Ибраһимга да вәхий иттек. Мусага да. Гайсәгә дә васыять иткәнебезне Аллаһ сезгә дә дин итте. Бу дин Аллаһка уртак уйлап чыгарганнарга бик авырга туры килде. Аллаһ үзе теләгән кешене пәйгамбәр итәр вә үзенә юнәлгәннәрне тугры юлга бастырыр. 14. Аларга белем (мәгыумат) килгәч, фикер каршылыклары һәм хөсетлек аркасында, аерым фиркаларга бүленеп беттеләр. Әгәр дә мәгълүм бер вакыткача (аюрның җәзасын кичектереп торам, дип Аллаһ) әйтмөсә иде. (һәлак итеп) аларны хөкем иткән булыр иде Анардан сон Китапка (Тәүратка. Инҗшш) варис булганнар (яһүдләр. христианнар) анын хакында (Мөхәммәдиең пәйгамбәрлеге. Коръәннең А.ыаһтан иңүенә) бик нык шикләнәләр 15. Шуна күрә, син берләшергә өндә вә сиңа босрылганча (Исламга) тугры бул Аларнын нәфесләренә иярмә һәм әйт: Журнал өчен Р*6«гт БАТУЛЛА әзерләде — Мин Аллаһ индерган Кигапка инандым вә арагызда гаделлек белән эш йөртергә вазифаландым. Аллаһ—безнен Раббыбыз. сезнең дә Раббыгыз. Безнен гамәлләребез—безгә, сезнен гамәлләрегез—сезгә. Үзара бәхәсләшергә сәбәп юк. Аллаһ бөтенебезне дә бер урынга туплар, кайтарылыш га Анын хозурына булачак,—диген. 16. Аллаһның дине) турында, үгетләрне (иңдерелгән аятьләрне, Аллаһның берлеген, Ьхирәтнең булачагы турындагы кисәтүне) кабул иткәннән соң да (диннең хакмы, юкмы икәклеге турында) тарткалашулар Аллаһ каршысында буш нәрсә булып калыр Андыйлар өчен жәза, тагын да хәтәррәк газаплар хәзерләнгән. 17. Кигапны һәм (хаклляк) бизмәнен Аллаһ иңдерде. Белмәссең, бәлки. Кыямәт сәгате якында гынадыр! (18) Аңа инанмаганнар, (Кыямәтнең) тиз килүен тели Инанганнар исә аның (Кыямәт көнендә җавап бирүдән) куркалар вә анын чыннан да киләссн беләләр. Яхшы белеп торыгыз. Кыямәт көнен инкарь итеп тартышканнар чыгалмаслык булып адашыр. 19. Аллаһ бәндаләренә миһербанлыдыр. Теләгәнен ризыкландыра. Ул— кодрәт иясе, һәрвакыт жинүче. 20. Аәмрәт(тәуңыил җыярга өметләнгәннәрнең) нигъмәтләрен теләгән (Аллаһка ихлас гыйбадәт кылган) кешенең өлешен арттырырбыз. Дөнья малы теләгәнгә дә муллык бирербез. Ләкин ана Ахирәттә өлеш булмас. 21. Әллә соң аларнын Аллаһ рөхсәтеннән башка бер дин алып килгән илаһлары бармы икән’ Әгәр лә кичектерү сүзе булмаса иде, аларнын язмышы шундук хәл ителгән булыр иде һичшиксез, залимнәргә жан өтүче газап биреләчәк. 22. Кылган яманлыклары үз башларына төшкәч, залимнәрнең куркудан ничек калтыранганнарын күрерсең. Иман китереп, игелек кылганнар жәннәт бакчасында булыр. Раббы янында алар теләгән бөтен нәрсә булачак. Бөек бәхет менә шул булыр 23. Аллаһның иман китереп, игелек кылган бәндәләренә вәгъдә иткән нигъмәте шушы булыр. Әйт син (ий. Мөхәммәд): —Мин бу эшләрем өчен сездән кардәшлек мәхәббәтеннән башка һичбер түләү таләп итмимен Игелек кылган кеше артыгы белән саваплы булыр,—диген. Шик юктыр ки. Аллаһ—ярлыкаучы, шөкер иткәннәргә савап бирүчедер. 24. Әллә сон алар: —(Мөхәммәд) Аллаһ турында ялган сөйли,—диделәрме? Аллаһ ихтыяр итсә, синен күңелеңне дә йозаклап куя ала. һәм Аллаһ яманлыкны юк итәр. Хакыйкатьне уртага салыр. Шик юктыр ки, кеше күңелендә ни бар, Аллаһ шуны белеп тора. 25. Бәндәләренең тәүбәсен кабул итүче, (тугры юлга басканнарның элекке) хаталарын ярлыкаучы вә кылмышларын белеп торучы—Аллаһ. 26. Иман китереп, игелек кылганнарның тәүбәсен кабул итәр, мул нигъмәт бирер. Кяферләрне хәтәр газапка тартыр. 27. Әгәр дә Аллаһ һәркемгә муллык бирсә, Җир йөзендә бозыклык артыр иде Шуңа күрә. Ул ризыкны теләгәне кадәр генә индерә. Аллаһ бәндәләренең кылмышларыннан хәбәрдар, аларны күреп тора. 28. Өметләре өзелгән чакларда (аялык айларда) Аллаһ янгыр яудыра, рәхмәтен һәр тарафка тарата. Ул—мактауга лаек чын химаяче. 29. Күкләрне. Җирне яралтуы да. Күктәге, Җирдәге бөтен жан иясен барлыкка китерү дә Анын (барлыгына, кодрәтенә) дәлил(е) булып тора. Аллаһ үзе теләгән вакытта (Кыямәттә) боларнын барысын да бер урынга тупларга да кодрәтле. 30. Башыгызга төшкән һәр бәла үзегез казанганга бәрабәр. Шуңа да карамастан, (тәүбәгә килгәннәрнең) күбесен (Аллаһ) ярлыкаячак. 31. Сез Аллаһны бичара хәлдә калдыра алмассыз. Аллаһтан башка бер химаячегез вә бер ярдәмчегез дә юк. 32. Тау кебек көймәләрнең дәрьяларда йөзеп йөрүе дә Аллаһның (барлыгына, кодрәтенә) дәлил. |ръан ТАТЛР тЕлвнде 33. Ихтыяр итсә. Аьтаһ җилне исүеннән туктатып торыр ла. дингеэ өстендәге көймәләр хәрәкәттән туктап калыр иде Әлбәттә, монда нык түзем - сабыр кешеләргә вә чиксез шөкер итүчеләргә гыйбрәтләр бар 34. Кылган гөнаһлары өчен аларны (диңгезгә батырып) һәлак итәр Ләкин байтакларын (ың тәүбәсен кабул кьиып) гафу игәр 35. Шулай булгач, аятьләребез хакында гауга куптарганнар качып котылыр урын таба алмасларын белеп торсыннар 36. Сезгә бирелгән (байлык, ләззәт, дәрәҗә) бары тик шушы дөнья өчен (вакыпиычагына) Аллаһ хозурындагылар исә тагын да яхшы, тагын да дәвамлы Бу бүләкләр иман китергәннәр һәм Раббыга сыенганнар өчен генә. 37. Алар (мөсешаннар) ин зур гөнаһлардан берсе-оятсызлыктан ерак йөри Ачулары чыккан чагында да. кызмаслар, кешене гафу итәрләр 38. Янә алар Раббынын чакыруына ияреп намаз укыйлар Аларнын эшләре үзара киңәш-табыш илә бара Үзләренә иңдерелгән ризыктан алар (Аиаһ ниындагышрга вә чохтаҗшрга) хәер бирә (39) Аларнын берәрсснә хаксызлык кылынез. бергәләп ярдәмләшәләр 40. Яманлык өчен жәза шул кылынган яманлык кадәр булырга тиеш Кем гафу итсә тынычлык сакласа, (бозьиышканнарны татуландырса) аңа бүләк Аллаһ тарафыннан булыр. Дөресе шул. Аллаһ залимнэрне сөйми. (41) Рәнҗетелгән кеше соныннан хакын кайтарса, ана жәза булмас 42. Яманлык кылганнарга вә Җир йөзендә хаксызга кеше рәнҗеткәннәргә җәза бар Аларга—эче газап (43) Кем дә кем (үч асмыйча) сабыр итсә һәм (рәнҗет)чене) кичерсә, һичшиксез, бу кеше мәртәбәле, нык рухлы икәнен исбатлар 44. Аьтаһ кемне дә булса адаштырса, ул кешенең һичбер ихлас дусты булмас Җәзаны күргәннән сон залнмнарнен -Кире (Двньяга) кайтыр юл бармы9—дип үкенгәннәрен күрерсең 45. Син (Махам-чәд) күреп торырсың Утка ташлана торган урынны күргәч, алар чарасызлыктан башларын гүбән иеп. күз кырыйлары белән генә утка багарлар. Иманлылар Менә, асылда газапка дучар ителгән кешеләр шушылар булыр. Кыямәт көнне үзләрен дә. гаиләләрен дә бәлагә батырган кешеләр шул булыр.— диячәкләр Ан булыгыз! 3;зл имнәр өзлексез газап эчендә булачак. 46. Атлаһ га н башка аларга ярдәм итәрдәй һичкем булмас. Аьтаһ юллан яздырган кеше (кылмыш гонаһларыннан кире әйләнеп) чыгардай (җәннәткә керердәй) юл табалмас 47. Атлаһ тарафыннан кичектерелми-күчерелми торган (Кыямәт) Көн килеп җиткәнче, тизрәк Аьтаһ юлына басыгыз. Анда ссзнен качып котылыр урыныгыз булмас, гөнаһларыгыздан да баш тарта алмассыз. 48. (Ии. Михәлшм)) әгәр алар йөз чөерсә, (син ха^шанма) беләсең ич. сине атарга каравылчы итеп куймадык (Аллаһны инкарь итеп, гонаһ кьисашр. ашр очен син җавап бирмисең) Синсн җил кәнә төшкән вазифан фәкать (аятьләребезне) аларга ишеттерү генә Тарафыбыздан рәхмәтебез жимс13зларсн татьптыргач. ул кеше сөенә Әмма үте кылган жүнсехтекләренә күрә, башына бәла килсә, шөкер итүне оныта 49. Күкләр һәм Җир—Аллаһнын милке. Үз теләгәнен бар итәр. Теләсә— кыз балалар бирә, теләсә—ир угланнар бүләк итә (50) Яки. теләгән кешесенә Атлаһ кыз балалар да. ир балалар да бирер Теләмәгәнен кысыр итәр. Ул бөтенесен белеп тора, һәрнәрсәгә Анын кодрәте житә. 51. Аьтаһ кеше белән бары тик вәхий ярдәмендә яки пәрдә аша сөйләшер. Яки. илче күндереп, анын аша ихтыярын белдерер Ул—бөектер, хакимдер. 52. Менә, шулай итеп, сина да әмеребез илә Коръәнне вәхий иттек Син китапнын ни икәнен дә. иманнын ни икәнен дә белми идек. Әмма Без бәндәләребезне шушы Китап ярдәмендә тугры юлга өндәр өчен нур иттек Шөбһәсездер ки. син тугры юлны күрсәтүче 53- Ул—Күкләрнен вә Җирнен хуҗасы Аллаһнын юлыдыр Ан булыгыз' Бөтен эшләр ахырда Аллаһ хозурына барып тоташачак.