Логотип Казан Утлары
Повесть

КАЕННАР ЮЛЫ

Гашыйклар юлы каен. Каеннар юлы кайгы.- Әнгам Атнабаев. Беренче кисәк К аенлы Чишмәгә яна урман каравылчысы куйдылар. Бу зур авылнын беркайчан да үз урман каравылчысы булмады. Сугыш чорында, әле сугыштан сонгы елларда да әлеге эштә Әнтәй авылы чуашы Пайморза торды. Яше олы иде—сугышка алмадылар. Ир-атсыз, терәксез калган татар авылында карт чуаш азынды, авыл өстенә ишелеп торган урман була торып та халыкны утынга тилмертте, гел үз урманы сыман кыланды Сәрхүш урман каравылчысына бер «чөлли»сез якын килмәле дә түгел иде. Утын сорап барган кешегә аның беренче сүзе: «Пер чиртук»,-булды. Сугыш хәсрәте белән генә түгел, ачлык-ялангачлык, авыр колхоз эше белән дә тәмам йончыган, чыгырдан чыккан, очын-очка ялгый алмый интеккән, сугышта ирен югалткан хатынга каян килсен инде ул «чиртук»'’ һәлак булган ире өчен ишле балаларга тиешле юк-бар пенсия дә кулга тими, йә заем, йә салым дип тотып калалар. Әсгать САЛАХ (1935)—язуны, публицист. «Аккан сулар». «Балыкчы мсиайлар» һ.б китаплар авторы Әттт яши. Бер салкын кышта үз урманында буранда адашып калды исерек Пайморза. үле гәүдәсен дә яз көне генә таптылар. Ләкин үзен кызганучы булмады, халыкнын канын бик нык кайнаткан иде шул. Эзләгәнен тапты, дип. каенлылар жинел сулап куйды. Яна урман каравылчысы да читтән. Татлы Елга авылыннан, сугыштан исән-имин әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән, унып беткән гимнастеркасын да сатырга өлгермәгән яшь керәшен егете иде Исеме Микулай. Кайдадыр урманчылыкка да укып кайткан Микулай үзеннән бик яшь Сандрасы белән башта авыл очындагы ялгыз Миңлезифа карчыкта фатирда өйдәш булып яшәделәр. —Өемдә чукынмас булсагыз гына кертәм,—дигән теге дөньясы турында кайгырта башлаган әби-карчык. —Җук, жук. Минзипа әби. без жәшләр бит әле. савитча жәшибез,- дигән Микулай һәм әби кертергә риза булган. Кертми ни. . Пичкә ягарга әрәмәдән чыбык-чабык ташый-ташый арып-талып беткән карчык. Микулайдан: «Утынга аптырамабыз» дигән сүзне ишетү белән үк риза иде инде атарны фатирга кертергә. Урманчы, урман каравылчысы ла! Каены бар кайгырмас, тимере бар тилмермәс. Ул да утынга аптыратмас бит инде?.. Микулай белән Сандра өйләнешкәннәр генә, балалары юк иде әле. Яна гына уналтысын тутырган керәшен хатынын күреп. Каенлынын яшь ир-егетләре «аһ» итте Гүзәлләрнең дә гүзәле иде Сандра! Ул коеп куйган кебек буе-сыны, ул алсу-ак көләч йөзе, ул болыт кебек күпереп торган аксыл-куе чәчләре, шаян очкын сирпеп торган зәңгәр күзләре, кыйгач- нечкә кара кашлары, энже кебек тезелеп киткән ап-ак тешләре, зәңгәр бизәкле ситсы күлмәгенең изүенә сыеша алмый яртылаш ташып чыккан йомры-йомры күкрәкләре Аһ. анын шул матур күкрәкләрен дал-дал селкетеп, авыл ир-атларын чиксез дәртләндереп-ымсындырын. жинел адымнар белән уйнаклап авыл урамыннан үтүләре! Мондый да табигать биргән сылулыкка ия яшь кызны ничек үзенә карата алгандыр кипкән балык кебек ябык, какча гәүдәле, очлы борынлы, тәмәке тарта-тарта саргаеп беткән төксе йөзле, әре тешле урман каравылчысы—анысы халыкка сер булып калды Ләкин Микулай да төшеп калганнардан түгел икән—бер ел да узмады. Миңлезифа карчык янәшәсендә генә, кыр капка төбендә урын алып, шалкан кебек таза, ап-ак усак бүрәнәләреннән өр-яна өй салып куйды. Үзенең дә кулыннан килмәгән нәрсә юк икән: бурасын да бурады, кыегын да кыйды, тәрәзәләрен-ишеген дә уйды, аларга янаклар һәм кысаларны да үзе кысты, түшәм белән идәнне дә үзе жәйде. Анын унган-булган. тырыш урманчы гына түгел, кул эшенә дә бик сәләтле, һәвәс кеше икәнен Каенлы халкы әнә шунда белде. Миңлезифа карчыкның сөйләвенә караганда, ирле-хатынлы керәшеннәр әйбәт кенә, тавыш-тынсыз, аңлашып яшиләр иде. Тик бер генә борчулары бар иде аларнын—Сандра балага узмый торды. Бер ел, ике ел үтте Бергә яшәүләренә өч ел тулып килгәндә генә Сандранын көмәне барлыгы беленде. Яна туган малайга керәшеннәр үзләренчә Данка дип исем куштылар, ләкин Каенлы балалары арасында ул Данил булып үсте. Татар авылында Сандра үзе дә күптән Сандра түгел. Сания иде. II Гадәттә авыл—гайбәтче ул. анда сер саклау мөмкин түгел Барысы да бер-берсенен тормышын бөтен нечкәлекләренә, энәсеннән-жебенә кадәр белеп, күреп тора Каенлы Чишмәдә исә яна килеп яши башлаган керәшен гаиләсе генә бик озак сер булып кала бирде. Миңлезифа әби лә сер саклый торган карчыклардан иде—үзе үлгәнчегә кадәр беркемгә бернәрсә җиткермәде Үләр алдыннан гына... Ярый әле Микулай белән Сандра янәшәсендә Миңлезифа карчык яшәгән Ул булмаса. кем саклаган булыр иде ул серне дә. кем ачкан булыр иде аны соңтап булса да?. III Сандра-Санияне күргәннән соң аның матурлыгына сокланып, дөньяларын онытып, аңа гашыНк булып йөргән ир-егетләр арасында Каенлынын тимер остасы Сафуан да бар иде. Көмешсу елгасына барып кушылган мул сулы Тирәкле инеше буенда, авыл артындагы аулак, тәбәнәк алачыкта ут көйрәтеп, кыскыч белән бер кулына кып-кызыл булып кызган тимер тоткан, икенче кулында бозау башы чаклы чүкеч уйнаткан, Алып батыр кебек таза, инде вакыты күптән җиткән булса да һаман өйләнмәгән, сазап барган егет иде Сафуан. Төскә-биткә дә Ходай аны өлешеннән мәхрүм итмәгән, телгә-сүзгә дә кеше кесәсенә керүчеләрдән түгел, түше дә. һушы да бар Осталыгы белән исә үз авылында гына түгел, тирә- якларда дан тоткан. Лесков сулагае кебек борчаны дагалардай тимерче иде ул. Тимер эшеннән тыш, оста калайчы да, агач эшенә дә, мич чыгарырга да—һәрнәрсәгә кулы ятып тора. Әмма дә бер кимчелеге бар иде Сафуанның— сул аягына сизелер-сизелмәс кенә чатанлый иде ул. Балачакта бишектән егылып төшкән дә. аягын имгәткән икән. Шуңа күрә, яше җитсә дә, иптәшләрен сугышка алып киткән вакытта аны алмадылар. Бәхетенә күрә егылып төшкән булган диярсең, бәхетеннән аягын да каймыктырган, чөнки сугышка киткән зур бер төркем иптәшләре арасыннан авылга әйләнеп кайтучылар өч-дүрт кенә кеше иде. Анын каравы, шул афәт елларында Сафуан чын тимерче булып өлгерде. Алай гына да түгел, ярлы колхозның, авыл халкының олы терәге иде ул. Кемгә нинди тимер-томыр кирәк, һәммәсе дә Сафуанга килә. Бу карусыз, киң күңелле, елмаюлы йөхпе егет эшләп бирмәгән корал булдымы икән кайсы да булса бер йортта? Юктыр. Сафуан гүзәл Сандра белән якыннан аларнын бураларын күтәргән көнне, өмәдә танышты. Миңлезифа карчыкнын тәбәнәк киртә белән әйләндереп алынган хәтфәдәй чирәмле ишегалдына туксан чыгып, туксан керде Сандра. чөнки өмәдәгеләр өчен аш әзерли иде. Аннары шул чирәмгә арба чыбылдыгы җәеп, шуңа тиз-тиз генә аш-су, чәй-мәй, тәм-том ташыды, дистәгә якын ир-атны кыстап-кыстап ашатты, эчертте. Сафуан анын һәр хәрәкәтен күзәтеп, ана кызыгып карап-карап алды, гәрчә мондый карашын башкаларга сиздерергә теләмәсә дә. Ләкин Сандра сизде, фәкать гүзәл затларга гына хас сизгерлек белән сизде ул тимерченең өмет белән өретелгән карашын Төшке аштан сон савыт-саба җыеп, аны юып куйды да, беравык тәрәзә аша гына ирләрнен эшләүләрен карап торды. Әллә ничек кенә шунда анын күзе озын буйлы, таза гәүдәле Сафуанга төште, ябышты. Юан-юан бүрәнәләрнең бер башыннан ике-өч кеше күтәрсә, икенче башыннан Сафуан берүзе генә күтәрә һәм ул аны уйнап кына, җинел генә күтәрә сыман. Хатын тимерчегә сокланмый кала алмады Сафуан исә сон гына өенә кайтып, урынына аугач та Сандраны искә алып ятты. Менә пөхтә иттереп киенгән яшь хатын җәлт-җәлт атлап аш-су ташый Менә ул башкаларга сиздермичә генә Сафуанга аяз күк кебек зәңгәр күзләрен сирпи Шул чагында аның алсу-ак йөзендә елмаю чагыла... Иртән апачыгына барганда да ул кабат Сандра турында уйлады, аны тагын күрәсе килеп китте. Ләкин аңа озак вакыт Сандраны күрү насыйп булмады. Инде ул хатын турында уйлаулар бераз онытылып торган бер көнне, әллә яна өйгә төрле тимер җиһазлар кирәк булганга, әллә сон башка бер мөһимрәк сәбәп беләнме, Сафуан алачыгына җил уйнатып Сандра үзе килеп керде: —Арулармысез, Сапуан абый... Авыл мунчасы кебек бәләкәй, кабер кебек тар, сөремнән каралып, тимер тузанына батып беткән алачыкка саф һава, дөнья ямен, көләч йөз, якты елмаю, әлегә кадәр Каенлынын яшь кызларында да булмаган гүзәллекне алып керде Сандра. Сафуан бу хәлдән башта өнсез калды—яшь хатынның сәламен алырга онытып, шактый вакыт авызын ачып, соклануга туялмыйча, анын аяз көндәге күк йөзе сыман зәңгәр күзләреннән, алсуланып пешкән алма кебек түгәрәк йөзеннән, чия кебек карасу-кызгылт иреннәреннән. 4. .К. У." ** 5 0 изүенә сыя азмыйча тулып ташкан күкрәкләреннән күзен алалмый карап торды «Чибәр, ай-һай чибәр, каһәр, бер кашык су белән йотып жибәрерсен • һәм анын күнел түрендә кабат татлы, ләкин гөнаһлы теләк кымыржый башлады: «Әллә бар нәрсәгә кул селтәп, бер яратып, сөеп, татып калыргамы соң бу гүзәлне?» Ниһаять. Сафуан телгә килде: —Әйдә. Сания матурым, түрдән уз! Утыр дияр идем, урын тузанлы Әллә сон тезләремә генә утыртып торыйммы үзенне?—диде ул. шаяргандай итеп. —Алай озак торырга бөгөн бакыт жук шул, Сапуан абый. — Ни йомыш сон. матурым? — Мина. Сапуан абый, жәмки кирәк иде. шуны жасап бирә алмассын микән? Сандранын үзен күрмичә дә. тавышыннан гына да сихерләнерсең! Йомшак һәм искиткеч ягымлы иде аның тавышы Ниндидер моң булып чыкты бу тавыш анын күкрәгеннән. Бирсә дә бирер икән Ходай кешегә һәрьяклап! —Җәмки дисеңме? Ярар, ясармын мин аны. Сания матурым, ясармын — Качан жасарсын икән? —Иртәгә көндез бер арада әйлән, ясап куярмын Көтеп торам дисәк, хәзер үк ясап бирәм.. —Жук шул. әйтәм бит бакыт жук диеп Иртәгенәк килермен алайса — Кил. кил. «эһ» дигәнче ясап бирермен мин аны сина. Сания —Жарар. алайса. Сапуан абый, килермен. Ару бул! Сандра. тәмледән-тәмле ис калдырып, чыгып китте. Ай күрде, кояш алды. Сафуан исә әкияти бер халәттә калды Йа Хода! Үзе. Сандра үзе килеп керде ич анын янына' Нинди бәхет! Бирим дисә колына... Ничек мөлаем сөйләшә! Нәрсә диде әле? Сафуан: «Әллә тезләремә генә утыртып торыйммы?» дигәч. Сандра: «Алай озак торырга бөгөн бакыт жук».—диде түгелме сон9 Димәк, башка көнне анын озаклап торырга, хәтта тезгә килеп утырырга да уе юк түгел булып чыга.. Сафуан пәри куышы кебек алачыгында гүзәл Сандра белән көн буе, кич буе женләнле Уйламаган уе. хыялланмаган хыялы калмады. Икенче көнне иртән-иртүк ясап куйды Сафуан жәмкине. Ясап куйды да. тынычсызланып Сандранын килеп керүен көтә башлады. Тизрәк килсен иде. тик кеше юк чакка гына туры килсен иде. Ату монда юк-бар йомыш белән йөрүче эшем кешеләре бетмәгән IV Сафуанның теләгәне-юраганы юш килде—Сандра чыннан да аулак вакытта килеп керде Кичә анын өстендә гадиерәк кием иде кебек, ә бүген гөлт итеп торган матур бәйрәм күлмәге Керәшен хатын-кызлары гына оста итеп тегә белгән, борынгы болгар бабаларыбызлан калган милли үрнәкләр белән бизәлгән, салават күперендәге барлык төсләргә буялган өлгеләрдән җыелып тегелгән. Сандранын коеп куйган гәүдәсенә сыланып торган гажәеп килешле күлмәк. Аягында ап-ак йон оеклар һәм ялтыравыклы, очлы тирән башмак, башында өчпочмаклап бәйләнгән күзләре кебек үк зәңгәрсу яулык, күкрәгендә көмеш тәңкәләре ялтырап, чынлап торган түшлек, муенында төрлелән-төрле бизәкле муенса, колаклары чын көмештән укалар белән коелган чигәчә белән капланган Алачыкка жәмки алырга тына түгел, ә Торычын бәйрәменә утырмага килгән хатыннарга охшаган Сандра Аны шушы тан калырлык матур кием-салымда күреп. Сафуаннын исе-акылы китте Мондый да күркәмлекне, мондый да зәвыклылыкмы анын әлегәчә күргәне юк иде Ләкин шушы киемдә Сандранын энжс кебек тигез ак тешләрен күрсәтеп елмаеп торуы бөтенесеннән дә матуррак, сөйкемлерәк һәм сихерлерәк иде Шул елмаюлы килеш ул: Арулармысез. Сапуан абый. Мин килдем.—диде. —Сәламәт кенә әле, Саниякәй гүзәл Ә мин көттем, түземсезләнеп ^1йТГ1СИНеН килгәнемне, ипидер менә,-диде тимерче каушыйкаушый, ләкин эчендәгене яшерми, чын күңеленнән әйтте. елмаеп”куйды* 6ИК СаГЫНЫП көггенмени- СапУан абый?-Сандра наян итеп —'Ә нигә Сагынып көттем Әллә нишләттең бит әле син, Сания, сафуан абыеңны юксындырасың, сагындырасың.. -И-и Сапуан абый. —Сандра тирән итеп сулап куйды—Үзем дә сагындым Начылый килеп життем... Менә, ошармы инде үзеңә?—диде Сафуан һәм яшергән җиреннән җәмкине атып бирде Матур булсын дип. жәмкинен сабын сырлап ясаган иде тимерче Сандра аны алып кыскалап та, тегеләй дә, болай да итеп карады, аннары Сафуанга күз сирпеп, тагын сөйкемле елмайды -Бик матур, җайлы итеп җасагансын, Сагтуан абый, рәкмәт! Мына. әниләр күчтәнәч—каклаган каз җибәргәннәр әйе. кул жалы булыр үзенә.— дип. кырыйлары чачаклы-чуклы итеп бизәлгән ак тастымалга төргән әйбер сузды. к Миңа синнән бернәрсә дә кирәкми, Сания, әйбереңне алмыйм, үпкәләмә.—диде тимерче йомшак, ләкин катгый итеп. Ал инде. Сапуан абый, мин бит сиңа жаратып бирәм бу җазулы бистәрне. истәлек итеп.—диде Сандра. үпкәләргә җыенган кыз кебек. —Нинди бистәр?—Сафуан өчен бу сүз таныш түгел иде. — Мына бу—бистәр инде,—дип төртеп күрсәтте Сандра кулындагы чачаклы-чуклы тастымалга. —Язуы да бармыни? —Бар, жазуы да бар. Сандра «бистәр»ен сүтеп, Сафуанга күрсәтте. Ак тастымалның бер читендә тамбур белән шундый сүзләр язылган иде: «Сапуан абыйга истәлек», һәр сүз төрле төстәге чигү җебе белән язылган. Бу инде кадерле бүләк, аны алмый калып булмый. «Истәлек» дип язылуы инде хәлне бөтенләй үзгәртә. Димәк. Сафуан гына Сандра турында уйламый, Сандра да уйлый анын турында... —Тагын ничек бәкыйлләтим сун сине, Сапуан абый? Сандранын бу сүзләре тимерчене тәмам котыртып җибәрде Ул, кыюланып: —Бер кочаклат. Сания җаным! Бигрәк матур, бигрәк ягымлы, бигрәк татлы инде үзен, гел акылдан яздырасың,—диде. —И-и. Сапуан абый, кеше килеп керсә, мыскылга калабыз бит... Ай, Сандранын тел төпкәйләре! «Мин кочаклатырга риза, Сафуан абый, без кочаклашып торган вакытта кеше генә килеп кермәсен»,—дигән сүз бит бу... Сафуан, ишекне ачып, тышка карады. Аның бәхетенә, алачык тирәсендә яки ана таба килүче кем дә булса күренми иде. —Юк. беркем дә юк,—диде ул әллә ничек, тыны кысылып—йөрәге ашкынулы тибә, каны кайнарланып килә иде. Шул кайнарлану белән тузанлы алъяпкычын салып атты да, утлы тәнле Сандраны кочагына алып кысты. Сандра исә калтыранып куйды һәм җылы, йомшак беләкләре белән үзе дә Сафуанның муенына сарылды. Вакыйга гел Сафуан көтмәгәнчә килеп чыкты, ләкин булган эш булды. Шушы яшькә җитеп мондый да бәхетле мизгелне татыганы юк иде әле Сафуанның. Сандрасын әйт әле: Болгар ханбикәсе кебек затлы, матур киенеп, тузанга батып беткән тимерчедән кочаклатырга алдан ук уйлап килгән диярсең. Шулай ук жинелжилбәзәкме. әллә сон алып гәүдәле, ягымлы тимерче артык ошап китеп гыйшкы төштеме ана? —Син мине бик азындырма, Сапуан абый, артыгын жараттырма,— диде Сандра тимерченең кочагыннан чыкмыйча гына Аннары өстәп куйды: —Үзеннен дә жараткан кызын бардыр әле, көннәшә башласа... —Яратканым хәзер куенымда. Ә башканы белмим мин. Элек бер кызга күз төшеп йөри иде, кияүгә чыкты. Беләсең килсә, минем әле синең кебек кочакка алган кызым гомергә булмады. —Сап жегетмени? —Саф. —Мин дә сап кыз бит, Сапуан абый . -Ничек. саф° Кияүгә чыгып та саф яшәп буламы? —Була икән шул... V Моннан сон Сандра Сафуан алачыгы бусагасын еш таптады. Жәмкн генә түгел, ана әле соскы да. күмер савыты да. мич капкачы да. кычырга белән ухват та. тагын әллә нәрсәләр дә кирәк булып чыкты Һәм килгән саен Сафуанның кочаклап азуыннан, иркәләүләреннән тәмам исереп кайтып китә торган булды. Шушы кайнар очрашулар вакытында Сафуан үзенә мәгълүм булмаган сорауларга жавап тапты. Теге юлы Сандра үзенен кияүгә чыгып та саф яшәве турында әйткән иде. Ничек була сон ул? Микулайнын Сандрага өйләнүе болайрак булган икән. Сугыштан соң бик озак госпитальдә дәваланып, тагын күпмедер вакыт урманчылыкка укып кайткач, егет гаиләдә өйләнү турында сүз кузгата. Әнисе Праскый түтәй анын бу теләген күптән белгән кеше сыман: — Мин сина килен карап куйдым, Микулай Мына дигән, асубый килен.—дип куя. — Кем сун ул? — Карга Гөргөри Сандрае. Бер жегет белән дә жөрмәде, чиста кыз. Андыен да асыл керәшен кызы безнен аулда гына төгәл, бөтөн керәшен дөнжәсендә бер генә. Асыл да. пырастуй да... —Ул бик жәш төгәлме сун? —Жәше җиткән, уналтысы тулган, кияүгә чыгарлык булган,—дип тезеп китә Праскый түтәй. Микулай анасы сайлаганга риза була. Кызга яучы җибәрәләр. Микулай яучыга Гөргөри дәләй белән Начтук түтәйгә әйтәсе сүзен дә әйтеп жнбәрә: Мин казер урман кужасы Аларның жорты тузып, кәкрәйгән Санлрайны бирсәләр, аларга жана жорт салырбыз.—дигән. Әллә шуңамы, кыздан егеткә барырга ризалык тиз килеп житкән. Ярәшкәннәр кызны. Бөтен керәшен йолалары буенча ипи-тоз, бал да май, каклаган каз-үрдәк. башка төр күчтәнәч һәм бүләкләр, кадер-хөрмәт белән Таллы Елга урамнарын тутырып, шаулап-гөрләп. җырлап-биеп туй үткән. —Яратасынмы сон син аны?—дип төпченде Сафуан. —Аның кайсы төшөн жаратасын? Үзе жабык. үзенен хале жук — Ничек хәле юк? — Ул бит сугышта кантуж булган, казер мужиклыгын итә алмый,- диде Сандра. керәшен хатыннарына гына хас турылык, хәйләсезлек белән, һич боргалап-сыргалап тормыйча. — Шуна балагыз юкмыни? —Жук шул. Мин ун бала табар ыйем да. ул бит... Сандра көрсенеп куйды. —Ә-ә. алаймыни?—дип сузды Сафуан. —Имәндә икән чикләвек. Киләчәктә ничек яшәргә уйлыйсын сон син анын белән? — Белмим шул ничек жәшәргә, һич уйлый алмыйм... Тимерче Сафуан тимерне кызуында сугарга өйрәнгән, монда да аптырап калмады, үгезне мөгезеннән эләктерде: —Син. Сания матурым, артык борчылма. Үзен сылу, бер кашык су белән йотып җибәрерлек сылу Теләсән, бер жаен табарбыз. Синен өчен минем жаным фида... Сандранын да башы карабодай саламы белән япмаган, зирәк. Сафуаннын тел төбен тиз аклады И-и. Сапуан. куркам шул мин Кеше ишетсә, нишләрбез? Сафуан Сандранын аңа абый димичә генә эндәшүенә игътибар итте Димәк, үз итә. үз күрә, үз тине итеп саный. Бу хәл аны канатландырып җибәрде Керәшен гүзәленең аныкы булачагына өмет көннән-көн зурая, ара якыная бара ич — Белдермәскә инде аны, Сания җаным. Авыл урамы буйлап сөйләп йөрмәссең бит инде минем сине якын итүем, яратуым турында. —Җ>к га бит. Кырын эш кырык җылдан сун да беленә... Шулай диюенә карамастан, дәрте ташып торган яшь хатын давыл кебек башланган гыйшык уенын туктатырга исәпләми дә иде. Сафуан аңа таба омтылган һәр мизгелдә Сандра да кабат атылып анын кочагына керде, анын сөю хозурында ләззәтләнде. —И-и, Сапуан, сине җарата башладым бугай. Ә син мине җарата- сынмы? Сандра, түгәрәк зәңгәр күзләрен Сафуанга төбәп, наян караш ташлады. — Мин дә яратам шул, яратмасам шулай йөрер идемме? Яратмасам, сагынып көтәр идемме? — Мужикларга кыз-кыркыннан бер генә нәрсә кирәк, аларга жарат- масалар да була. —Алай димә, Сания. Ярату бар ул, аннан башка тормыш ямьле булмас иде. Әнә нинди авыр тормышта яши халык. Минеке дә аларныкыннан жинел түгел. Ә менә сине ярата башлагач, бөтен дөньям онытылды. Хәзер мин сине уйлап яшим Инде мәшәкатьле дөньям да бераз түгәрәкләнде сыман... —Безнекеләргә дә авыр,—диде Сандра, уйланып — Кемнәр турында әйтәсең? — Безнен семья—әтиләр, безнен Таллы Җылга авылы калыгы, бөтен керәшеннәр... —Дөрес әйтәсең. Саниякәй, хәзер барысына да бик авыр: татарынакерәшененә дә. чуашына, мукшысына да, урысына да. Тик бу турыда кычкырып йөрүдән файда юк, алай гына да түгел—төнлә килеп алып китүләре дә мөмкин Әнә. Галәметдин абзыйны олактырдылар бит. Мыеклы абзый турында мәзәк кенә сөйләгән булган. Эзе дә юк хәзер... Алар беравык кочаклашкан килеш уйланып, эндәшми басып тордылар. Шулай бер-берсенең йөрәге, кан тамырлары типкәнен, тән җылысын тоеп басып торудан да рәхәте юк икән. —Минем сиңа бер соравым бар, Сания матурым,—диде Сафуан, нәрсәнедер исенә төшереп. —Нинди сорау ул? —Гади генә... Керәшеннәр кемнәр алар, каян килеп чыкканнар, син беләсеңме0 Ату карап-карап торам. Син дә, Микулаен да—икегез дә яхшы кешеләр. Барлык керәшеннәр дә шулаймы? Мондый мактау сүзләреннән соң Сандранын күңеле булды ахры— энҗе тешләрен күрсәтеп, елмаеп җибәрде. —Жакшы булмый ни, жакшы.. Тулысы мына керәшеннәр каян килеп чыкканнар0 Мин мыны жакшылап белмим шул. Марпа әбинен бер жыруы бар-барын. —Жыр? Нинди жыр ул? —Җырлыйммы сун? —Әлбәттә, әлбәттә. Мин бик телим синен җырлавыңны, Саниякәи... Минемчә, син бик әйбәт җырларга тиеш-тавышың йомшак, моңлы. Чиләктән аккан яна сауган җылы сөт кебек агып чыга күкрәгеннән синең матур тавышын... „ -Тулькы башта ишекне ачып кара, Сапуан, кеше-кара килеп кермәсен. Сафуан ишекне ачып карады-якын-тирәдә кеше күренми иде Сандра тамагын кыргалап алды да, әкрен генә сузып җырлый башлады: Ургый гына ургый урак урдым— Ата-бабаларнын кәсебе; Керәшеннәр кемнәр, дип сорасан: Болгарлардан килә нәселе. Сонгы ике юлны, тавышын күгәрә төшеп, кабатлап җырлады Сандра: Керәшеннәр кемнәр, дип сорасан: Болгарлардан килә нәселе. Сафуан анын җырыннан чын-чынлап әсәрләнде. Әйе. ул ялгышмаган Сандра бик чонлы жырлый икән бит Кайчандыр бер елны Каенлы авылының бәләкәй клубында Казан артистлары кониерт куйганнар иде. Рәшит Ваһапов. Жәвәһирә Салахова. тагын кемнәрдер килгән иде. Алар да әйбәт, бик әйбәт җырлаганнар иде. Ә менә Сандранын җырлавы үзәкне өзгәләп- өзгәләп алды. — Рәхмәт. Сания жаныч. күнелне кузгаттын «Болгарлардан килә нәселе Гажәп. бик гажәп! Син. Сания, тагын жырларсын әле, башка җырларны дим. башка керәшен җырларын... Җырлармын, җырлармын. Сапуан җаным Бүген кайтып китим инде Бик озак җуандыч синен белән, озак жуандым. Җаратам шул. бик ждратам! Сине жаратып. бу дөнҗәдә бөтөнәй жугалмасам жарар иде инде Сандра. Сафуаннан һич аерыласы килмичә, артына борылып карый- карый китеп барды. VI Берничә көн Сандранын алачыкта эзе лә булмады Юк та юк Килми дә килми Сафуан сагынып бетте. «Әллә бер-бер кирәкмәгән сүз әйтеп үпкәләттемме, шуна килмиме».—дип тә уйлады тимерче. Ниһаягь. беркөнне кичке якта күренде Сандра Күкрәгенә ике куллап бер кочак төрледән-төрле матур урман, кыр чәчкәләре кыскан Аларнын яртысын аерып. Сафуанга сузды Жаратканга бирәм, бик сагындым үзеңне,—диде Сандра һәм Сафуанның муенына сарылды, аны суырып-суырып үбеп алды. —Кая югалдын. нигә килми тордын?—диде тимерче сабырсызланып һәм үпкәләгән итеп И и. жаныч. мине Микулай питомникка эшкә куйды, мин казер эшкә жөрим бит —Нинди эш ул? —Орлык чәчәбез, жәш үсентеләрне карыйбыз, аларга инештән ташып су сибәбез Эш бик күп. арып-талып кайтам Бөгөн дә арыдым, тик сине күрәсем килде, керми булдыра алмадым Сандра питомникта тагын нәрсәләр һәм ничек эшләгәне турында сөйләде 1ыршы. нарат, карагай, каен үсентеләре карап үстерәләр икән алар, аннары аларны төрле җирләргә илтеп утырталар, шулай урман мәйданын арттырырга тырышалар. —Сапуан. урманда шундый да җәмле. Ташла әле шул алачыгыңны, кил әле минем җанга эштән сун Бергә-бергә сүләшеп, каеннар белән серләшеп, җырулап утырырбыз бер Җырак гөгөл бит моннан, тауга гына күтәреләсе «Каеннар жулы»на барырбыз Синен «Каеннар жулы»н күргәнен бардыр инде Бигрәк җәмле анда... Сафуаннын чыннан да күптән урманга чыкканы юк. Быел яз каен суына барырга җыенды, тик вакыты җитмәде. Әллә сон чыннан да Сандра янына барып чыгаргамы бер? Сандра да анын, әнә. урманга. «Каеннар жулы-на килүен тели. «Мәхәббәт ул сугыш кебек көтмәгәндә генә барлыкка килә, ләкин аны туктатуда жиңел түгел»,—дигән кайсыдыр бер акыллы баш Сафуан белән Сандра арасындагы мәхәббәт тә шуна охшый, туктарга уйламый да —Кил инде. Сапуан жаным! —Ярар, барырмын — Иртәгәме7 —Иртәгә... алачыгынеН|«т^1^еаСафУаН алачыкта баш күгәрми эшләде Эшен төгәлләп. арәмалә" ген" турыга тауга таба. -Каеннар Менә «Каеннар юлы» Кайсы тапкыры аны шулай атаган? Шигырьле- монлы атама. Сафуанның элек бу турыда уйлаганы да юк иде. Ләкин төз, ап-ак киемле каеннарның рәт-рәт булып тезелеп торуына соклана иде ул: «Ничек алар шулай тигез булып үсәләр, ничек шулай туры килгән?» Сандраның питомникта эшлибез дигән сүзеннән сон аклады: «Каеннар юлы»н тигез итеп кешеләр утырталар, үзләре генә үсмәгән икән алар «Каеннар юлы»... Әйе, каеннарны ике якка аерып юл да үтә аннан, урман юлы. Ләкин аны «Каеннар юлы» дип түгел, ә «Каенлы юл» дип атарлар иде. Хикмәтле атама —Начылый эшебезне бетердек, сумга кала ждзганмын, син килеп тә җиткәнсең икән. Сапуан бәгерем,—дип, тынына каплана язып Сандра да килеп житге. Җылы кочаклашып, ап-ак халатлы, зифа каеннарга сокланып, урман һавасын сулап шактый йөрделәр алар. Аннары бер бәләкәй генә алан кебек җиргә барып утырдылар, татлы итеп үбештеләр, сөештеләр. Кәефе күтәрелгән Сандра сузып җырлап җибәрде Тик тавышын артык күтәрмичә, кеше ишетерлек булмасын дип, салмак кына җырлады ул: Жафрагын җарган җәш каеннар Җәшкәп утырадыр җылгада; Берләр аерылгач, күрешәлмәбез Айларында түгел лә, җылда да. Ак та каеннарны жәмле итә Жафыракай белән туз гына; Бу дөнҗәдә чиксез уйлар уйлый Жегеткәен сүгән кыз гына... «Җегеткәен сүгән кыз гына»,—дип сузганда, Сандра Сафуанга сыенды, аны ике куллап кочаклап алды. Бу җырны аның Сафуанга атап җырлавы иде. Керәшен «җырулары» алар әнә шулай конкрет берәүгә яки берәүләргә атап җырлана—Сафуан шуны анлады Йомшак тавышы белән Сандранын күкрәгеннән мон ташыды. Сафуан аны ихлас күмел белән, тын калып, бирелеп, уйланып тыңлый бирде. Ә Сандра бер көйдән икенчегә, өченчегә күчеп жырлады да җырлады. Анын күптән шулай ләззәт табып җырлаганы юк иде бугай. Гөл бакчаларына гөлләр чәчтем, Гөл бакчалары ла, ай. тулганчы; Гөл-гөлләргә былбыл, ай. кунганчы. Аерылмыйык, жаным. ай. үлгәнче... Сандра кабат Сафуанга елышты, башын анын күкрәгенә салды һәм җырнын ахырын кабатлады: Гөл-гөлләргә былбыл, ай, кунганчы. Аерылмыйык, жаным. ай, үлгәнче... Ул тынып калды Анын җыры белән сихерләнеп, Сафуан да сүзсез калган иде. Каенлыкта өздереп-өздереп сандугач сайрый. Жилдә яшь каен яфраклары җилферди. Ә Сандра, тимерченең күкрәгенә түгәрәк башын салган да пышык-пышык килеп кайнар яшьләрен түгә Тимерче аны сүзсез генә, җылы куллары белән яшьле битләреннән, аркасыннан сыйпый-сыйпый сөя-юата. «Аерылмыйык. жаным, ай, үлгәнче» Сандра жыруынын шушы сүзләре анын жанын телгәли. Беркөнне Сандра кичке якта ашыгып кына тагын Сафуан янына, алачыкка килеп керде. _ „ —Микулай тагын Акташка, лесничии янына китте. Тагын: «Кунам»,— диде Киләсенме? Энгер төшкәч тә кил, көтәм, сүләшеп утырырбыз... _ Сафуан карашы төшкәнне ашкынып көтте. Нишләптер, карангы бик 56 _ отак. көттереп төшкән кебек булды ана бу кичне Куз бәйләнгәч тә. өйдәгеләргә «Күршеләргә кереп чыгыйм әле»,—дигән булып, оәрәнгс бакчалары аша Сандра янына ашыкты Авыл башындагы яна йортка тиз барып жигге ул Өй тәрәзәләрендә ут күренми. Сандра аны сүндереп куйган иле ахры Тирә-якны тикшерә-карый, зур гәүдәсе белән кысыла-кысыла ике киртә арасыннан йортка керде, инде карангы төшсә дә. ерактан аксыл булып күренеп торган яна баскычка менеп, әкрен генә ишекне шакыды. Бу минутларда алып кебек таза Сафуан тәүге тапкыр караклык кылырга чыккан кеше шикелле катгырый. йөрәге дөп-дөп тибә, аркасы юеш. үзе исә ялт- йолт як-якка карана иде. Шул мизгелдә кем дә булса берәү «һайт!»—дип кычкырса, торып басса түбәсе түшәмгә тиярдәй Сафуанның нишләгәнен күз алдына китерү авыр түгел иде Шөкер, алай кычкыручы булмады. Әкрен генә ишек ачылды Берничә секундтан Сафуан кайнар ялан тәнгә нечкә ситсыдан теккән йокы күлмәге кигән Сандра кочагында иде инде. «Аулак өйгә» чистадан киенеп килгән Сафуан күкрәгенә гүзәл Сандраны алып, шашып-шашып назлый. иркәли башлады, жылы куллары белән анын мулдан- мул тыгыз күкрәкләренә, жылы һәм йомшак аркасына, нечкә биленә, аннан да аскарак җирләренә кагылды. Сандра исә карышмады. Сафуан кайдан тотса, шуна риза булып, ләззәтләнеп, эреп торды. —Сапуа-ан. Бу синме, жаным?—дип пышылдады Сандра. ниһаять Сафуан әле күзләре ияләшергә өлгермәгән карангы өйдә анын түгәрәк матур йөзен дә. зәңгәр күзләрен дә күрми, фәкать кочагына кереп поскан кайнар тәнен генә тоя иде. Көтәм. көтәм. Әллә килмисең инде, дип уйлый башлаган ыем,— дип дәвам итте Сандра. — Менә, килдем бит... — Бик сагындым.. Икесенен дә йөрәкләре күкрәк читлегеннән чыгып атылырдай булып тибә, тәннәре калтырый, сулышлары кысылган иде. —Жа-ны-ым... Тимер сугып мускуллар ныгыткан Сафуан көчле куллары белән кочаклый гына белә, яхшылап, оста итеп, тәм табып үбешергә өйрәнергә әллә вакыты җитмәгән, әллә жае туры килмәгән иде Ана Сандра үзе булышты, татлы, кайнар иреннәре белән суырып-суырып үбәргә кереште Сафуаннын болай «котырып» суырып үбешкән хатын-кызны тәүге тапкыр күрүе иде Тора-бара ул үзе дә Сандранын битләреннән, озын керфекле күпереннән үбә башлады Аннары анын олы бармаклары Сандранын күпереп торган куе чәчләренә кереп батты Шул килеш ул анын түгәрәк, матур башын кочаклап күкрәгенә кысты, сыйпады, иркәләде, җилкәләре, күкрәге белән Сандранын жинел ситсы күлмәге аша бөтен тән җылысын тойды, аннары йөзен анын кайнар муенына каплады. — Шаштырасың мине. Сания бәгърем, шаштырасын Әллә ничек шунда, яхшы түгел... Ләкин Сандранын йомшак куллары анын муенына ишелеп сарылган һәм ул аларны җибәрергә уйламый да иде Кияүгә чыгып та чын-чынлап ир назын татый алмый яшәгән, һаман гыйффәтле булып калган Сандра бөтен нәрсә турында онытып, әхлак киртәләрен сындырып, үз теләгенә ирешү максатын куйган иде. Шуна ишарәләп: —Сапуан. жаным. мин синеке казер,— диде. Сафуан эндәшмәде, башы белән Сандранын олы-олы күкрәкләренә генә чумды һәм тынып калды. Аннары башын күтәрде дә, яшь хатынның тәрәзә аша әллә кайдан төшкән сүрән яктылыкта шәйләнгән очкынлы күзләренә карады. Сандранын иреннәре түземсезләнеп кабат анын иреннәренә кушылды. Шул килеш ул хатынны кулларына алды һәм йомшак мендәрләр түшәлгән агач караватка илтеп салды Сандра. бер кулын баш астына куйган килеш, яртылаш һушсыз яга иде. Сафуан кабат аны кайнарланып үбәргә, кочарга, назларга тотынды Түзмәде, сикереп торды да. үзен-үзе белештермәс хәлдә чишенә башлады Күлмәген салып атты чалбарын салганда бер төймәсе өзелеп чыкты һәм ул каядыр агач карават астына тәгәрәде Бу вакытта Сандранын да сабырлыгы тәмам төкәнгән иде—кузгалып куйды һәм ситсы күлмәгенең итәкләрен күкрәгенә кадәр күтәрде, ә Сафуан аны бөтенләй салып ташларга булышты. Түзәрлеге качмаган Сафуан Сандранын каршылыксыз тәненә кысылды, ботлары ботка кушылды. —Сания бәгърем, Саниякәем Аһ... Бер малне Сандранын тәне дерт итеп китте, ә үзе ыңгырашып куйды... Күпмедер вакыттан сон алар тындылар. Ләкин Сандра үзенен йомшак беләкләрен тимерченең муеныннан әле бик озак алмый торды, әйтерсең лә шушы кочаклавы белән ул аны мәңгегә үзенә бәйләп куйган иде. —Ай. карап иттен. Сапуан җаным, бетерден.. —Үзең теләдең бит, Саниякәем, үзен теләдең... —Теләдем шул, теләдем Ждзыклы булдым инде. Мына казер Микулайга ничек җавап бирергә? Сикерләден. гел ырымнадын син мине. Җараттырдын, сүдерден үзенне Казер нишләргә инде? Башым эшләми,— дип берөхтексез сөйләнде Сандра һәм кинәт:—Әй, беткән баш бетсен инде—тагын кидерсен, жаным,— дип әйтеп салды. —Килермен, килермен. Тик хәзер кайтып китим, Сания, мине югалтканнардыр. —Кем жугалтсын сине, катынын жук ла. Тан алсуланганчы тор инде, жаным. китмә, мин үзем генә куркам бит,—диде Сандра. Ләкин Сафуан калмады, чөнки ул белә—өйдә чыннан да аны югалтулары бар. Өйләнмәгән егеткә ярты төнгә чаклы йөрү ярый әле, ә инде иртә таңда кайту... Юк. анысы һич калыпка сыя торган эш түгел. Сөю назы белән тәмам тәэсирләнгән, әсәрләнгән Сандра, һаман балаларча беркатлы тәтелдәп. Сафуанны кайнар, сусыл иреннәре белән суырып үбә-үбә, гаҗизләнеп чыгарып җибәрде.. VII Сандра тимерче белән, үзе әйтмешли, чыннан да «сикерләнде». Уналты яшенә чаклы анын туган авылында гыйшкы төшәрлек егет-жилән булмады. Татлы Елганын менә дигән егетләре сугышка китеп, бик сирәге генә яратанып кире кайтты. Карга Гөргөринен гүзәлләрдән-гүзал булып өлгергән Сандрасын сөяргә кеше дә юк иде. Дөрес, сугыш бетәр алдыннан гына армиягә алынган күршеләре Дранча Ычтуп малае Җәгүр әле яше дә җитмәгән кызга берничә хат язды, ләкин аларда ярату турында ике сүз дә юк. чөнки үзе дә балалыктан чыгарга өлгермәгән, бары унҗиде яшьтә генә иде егет һәм ул мәхәббәт турында кайнар-кайнар хатлар язарга әле өйрәнмәгән, аны белми дә иде. Шулай да бер хачта анын: «Сандрай, үсә тор, минем кайтканны көт!»—дигән сүзләре бар иде. Ләкин соңыннан Җәгүрнен Сандрага хатлары сирәгәйде. Чөнки ул Төлке Аннугы белән еш-еш хат алыша башлаган—бу турыда ана пушты Татук җиткерде. Әнә шулай, уналтысына җитеп тә сөю назын татырга туры килмичә, Микулайга кияүгә чыкты Сандра. Ләкин аның күнелендә Микулайны аз гына да ярату хисе тумады. Бәлки бергә тора-тора яратырмын, дип уйлаган иде, юк, анысы да булмады. Һәм менә, ниһаять, тимерче. Бер аягына чатанлый торган мөселман татары. Үскән чакта анасы Начтук түтәй дә, атасы Гөргөри дәдәй дә, башка керәшеннәр дә нигәдер мөселман татарларын эттән алып эткә салып хурлыйлар иде Ә менә Каенлы Чишмәдә хурларлык бер генә кеше дә тапмады Сандра. Миңчезифа әбидән башлап, барысы да якты чырайлы, киң күңелле, мәрхәмәтле-шәфкатьле. Ә инде Сафуанга килсә Аның кебек шәп егет турында Сандрага хыялланырга да туры килмәгән иде. Сандранын бәхетенә алар Микулай белән Каенлыга күчеп килделәр дә, Сандранын бәхетенә Тирәкле инеше буендагы тәбәнәк алачыкта Сафуан дигән гөрнәдир кебек тимерче эшли торган булып чыкты. Менә бит ул язмышлар! Дөрес, бер аягына чатанлый ул тимерче. Ләкин сугыштан сон ике ирнен берсенен йә аягы йә кулы, йә күзе юк. Алар тирәсендә Сафуанның аксавы-бөтенләй пүчтәк Анын каравы, ул төскә-биткә дә, гәүдәгә дә, назга да Микулайдан ике башка өстен. Сафуан сызгырса, ул анын белән жир читенә китәргә дә риза югыйсә, ләкин жир читенә китү турында Сафуанның сүз кузгатканы юк әле Тәүге ташкын хисләр, тәүге сөю Инде ике елдан артык ир белән яшәгән чатын дип һич уйламассың Сандра турында Әнә ничек хозурлы була икән ул чын сөю! Сандра шул ялкында бөтен дөньясын оньпты. тулысы белән Сафуан иркенә бирелде. Шул көннәрдә яшь хатыннын уйламаган уе. янмаган-көймәгән сәгате булмады Бер әрләде үзен, бер аклады, бер яна өенен почмагында Изге сурәт каршына тезләнеп: «Колаем, кылган жазыкларым өчен кичер мине, ждзыклы бәндәңне ярлыка»,—дип тәүбәгә килде Аннары тагын уйланды Берничә ел элек читтән килгән бер укытучы Сандраларда фатирда яшәгән иде Начтук түтәй кибеткә барган жиреннән ияртеп кайтты аны Күпне кургән. купне белгән бу ялгыз хатын зирәк акыллы, һәрнәрсә белән кызыксынучан Сандраны үзенен сердәше итте Ләкин язмышы көнләшерлек түгел иде анын Сугыш алдыннан педтехникум тәмамлаган яшь кызны курше районның бер авылына укытучы итеп җибәргәннәр Берничә ел шунда укыткан ул. Сугыш елларында җидееллык мәктәп директоры итеп билгеләгәннәр Шунда чатнап киткән дә инде анын тыныч тормышы Район күләмендәге төрле чаралар вакытында еш-еш очрашу-сөйләшүләрдән сон район башкарма комитеты рәисе моңа үзенең мәхәббәтен белдергән Ир-егетләрнең барысы ла сугышта, сайланырга мөмкин түгел. Рәиснен хисләре чындыр дип. кыз бәхетен сынап карарга уйлый. Очрашулар, сөешү- назлашулар кайнар була. Берзаман кызыбыз үзенен борчак белене ашаганлыгы гурында сизенә, бу турыда борчылып сөяркәсенә дә җиткерә. Ләкин районнын ин олы түрәсе чыраен ла сытмый: «Анысы синең проблема, мин хатыным өстенә сине азып кайтып киталмим бит инде», -ди Дөрес, әвеш- тәвеш итеп, түрә үзенен бәлагә тарыган сөяркәсен икенче авылга кучерә. шунда тегесе кыз таба. Моннан соң инде ул. «Ирем сугышта һәлак булды»,- дигән уйдырма белән яши башлый. Кызын үз туган авылына, анасы карамагына кайтарып куя. Укытучынын белмәгән нәрсәсе юк. сөйли башласа, теле-телгә йокмый Тик фәлсәфәсенә генә бик үк төшенә алмады җитлегеп килгән Сандра Шулай да, укытучынын бик күп сүзләрен йөрәгенә сеңдереп калды: Яшәсән йөрәк белән яшә. сеңлем Хатын-кыз өчен мәхәббәт еш кына кайгы да хәсрәт кенә ул, ләкин мәхәббәттән дә татлырагы юк бу дөньяда... —Ах. Сандра. гүзәл син. бик гүзәл! Бәхетле булсан иде. мин сина шуны телим Ләкин, сеңлем, шуны да бел гүзәл хатын өчен шатлыклы чор кыска була Унаттьша-унжидедә анын янына ялагайланып киләләр, ә берничә елдан инде ташлап та китәләр. Димәк, бу елларның һәр сәгатен бәхетле, күнелле итеп үгкәрергә тырышырга кирәк Аннары сон булыр Терсәгеңне бик тешләргә теләрсен дә. сон булыр.. Бу сүзләр Сандранын йөрәк гүрендә. Алар анын яшәү кагыйдәсе сыман Шуна да бит инде ул Микулае өстенә Сафуанны үз итте... VIII Каракнын бүреге яна. Сафуан белән булган төненнән сон Сандра ут йотып, тын алырга да куркып йөрде. Микулайга күзләрен күтәреп карый алмады, ул барысы турында да сизәдер, беләдер кебек тоелды ана. Ләкин Микулай ул-бу сизенмәде ахры Әллә эше бик күп идеме—ул ике-өч көнгә бер Акташка, лесничий янына чапты Инде Акташка киттеме, ул бу кичне кайтмый, куна кала. Ара якын түгел, атка да ял кирәк. Моннан тыш Микулай белән лесничийнын борчаклары да яхшы пешә, дуслар, төн ката көмешкә белән сыйланып, күңел ачып чыгалар. ( андра белән Сафуан өчен исә Микулай Акташтан бөтенләй кайтмаса ла ярый Аларнын икесенең дә ташлары кызган көннәр иде. дөньяларын онытып очраша, яратыша-сөешә тордылар. Шушы хозурлы атналарның берсендә Сандра үзенен балага узуын сизенде. Бу халдән ул бөтенләй пошаманга калды. Микулай белсә, нишләргә? Ничек карар ул мона* Пыр туздырып аерып жибәрерме. әллә измәсен генә изәрме? Хәер, өч ел бергә яшәп Микулайның әле бер генә дә тузынганы юк. хәтта ачулана да белми. Әнә Сандраның үз атасы атна саен бер тузынып ала. атна саен ил аера, түшәмнән туфрак коя. Дөрес, ул моны салган баштан эшли Ләкин Микулай да салмый тормый ла. Әнә. беркөн Акташтан ничек кайтып төшкәнен дә хәтерләми, лаякыл исерек иде. Ярый әле Акбәкал—ышанычлы ат. арбада йоклап яткан исерек хужасын тартып, туп- туры үз йортларына кайтып керде Икенче яклап. Сандра сөенеп туймады: ул бит балага узды, анын баласы булачак! Өч ел бит инде анын якын туганнары, атасы-анасы. бергә үскән ахирәтләре, күршеләре туган авылына кайткан саен күз ачырмыйлар: «Нигә бала тапмыйсын?—дип авырткан җиренә кагылалар. Бер Микулай гына бу турыда сүз кузгатмый, авызына су капкан, диярсен. Кузгата да алмый. Жинел түгел анын хале. Олы авылда сылу бер кызга өйлән дә. анын күнелен дә күрә алмый яшә Оят та. хурлык та Юк, алай дип әйтү дә дөрес булмас. Микулай гаеплемени ана'* Сугыш, каһәр төшкән сугыш гаепле Шул сугыш булмаса. япь-яшь Микулай контузия алып, тәмам гарипләнеп кайтмаган булыр иде. Ул бит үзе дә моңа бик нык борчыла, төн йокыларын йоклый алмый уфтанып чыга. Ә үзе эндәшми. Йокысыннан тора—эндәшми, ашап утыра—эндәшми, эшкә чыгып китә— эндәшми, эштән салмыш кайтып керә—эндәшми. Дәшмәкигә әйләнеп бетте инде. Сандра аны кызгана әлбәттә, ләкин аннан ни файда? Сафуан белән бәйләнеп. Сандра үз тормышын катлауландырды бугай. Ләкин дәрте ташып торган яшь хатын үзенен бала табарга сәләтлеме- түгелме икәнен белергә тиеш иде. шуна ул тәвәккәл адым ясады Иргә чыгып та кыз булып сазамас бит инде. Ул бит хатын-кыз: бала табарга, ана булырга, киләчәк турында кайгыртырга—үзенә алмаш буын тәрбияләп үстерергә тиеш кеше. Әгәр бала табуда ир заты үз вазифасын үти алмый икән, үзенә үпкәләсен. Мондый вакытта хатыны иренә хыянәт итә икән, анын хыянәте изгедән саналырга тиеш. Әйе, изге хыянәт' Ниндидер бер мизгелдә Сандранын башына ярыйсы гына уй килде. «Әллә сон Ми кулайның теге көнне лаякыл исерек кайтуын файдаланып, хәйләләп алыргамы? Балага синнән уздым, син исерек булсан да. эшенне эшләден. дияргә*. . Ләкин беркатлы, саф күңелле, урлашырга-алдашырга өйрәнмәгән Сандранын йөрәге болай эшләүне хуп күрмәде, кабул итмәде Микулай. начармы-яхшымы. анын ире. Язмыш тарафыннан болай да рәнжетелгән. кимсетелгән ирен алдауны ул намуссызлык, зур гөнаһ дип санады һәм тыныч хәлдә барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирергә, аптыраганнан кылган гөнаһысы өчен гафу үтенергә, иренен ярлыкавын сорарга ниятләде. Ничек булса—шулай булыр. Куып җибәрә икән китәр, илдә чыпчык үлми. Бер баланы ничек тә үстерер, сугыш вакытында, әнә. бишәр-алтышар баласын ялгыз үстергән хатыннар булды авылда. Бүген дә үстерәләр... ., _ Ләкин Сандра. ничек кенә борчылмасын. Микулаига авыз ачып сүз әйтә алмады Шулай көннәр, атналар үтте. Сандранын көмәне күзгә күренеп үсә башлады. Аны Микулай да күреп торды. Күреп торды, тик ни дип тә сорашмады, сүз катмады Ничектер, бик тыныч кабул итте ул бу хәлне: гаҗәпләнмәде дә, шатланмады да. тузынмады да Әллә инде үзенең чарасызлыгы көчсезлеге белән килешкән иде. әллә җәнҗалның анын файдасына булмаячагын аңлады, әллә ялгыш үземнең эшемдер бәлки дип уйладымы'* Кемнең дә булса башка берәүнең анын түшәген бүлешүе башына да килмәде ахры Микулайнын. Югыйсә. Сандра олы жәнжал көткән иде. шул чакта аңлатып, ачыктан-ачык әйтеп бирермен дип уйлаган иде. тик боларнын берсен дә эшләргә туры килмәде ана. Бер очрашуда Сафуан бик дулкынланган иде. һәрвакыт елмаеп торган егетнен йөзе җитдиләнгән, уйчанланган. Сөйләшүе дә катгый булды —Киләчәктә безнен уртак балабыз булу мине уйландырды Безгә кушылырга кирәк. Өйләнешик! Син мине яратасың, мин дә синен өчен жянычны фида кылырга әзер. Ул баланы ятим итмәячәкмен Кушылыйк Дөрес, тормышым әйбәт түгел алегә. ызбам да туксан терәүле Ләкин Ходай ярдәменнән ташламас—үз бәндәләре ич. Һөнәрем бар. дүрт саным төгәл, сәламәт, бу чүлмәк тә буш түгел.-диде Сафуан урга бармагы белән баш сөягенә кагылып.—Авылда калуны хуп күрмәсән, әйдә, чыгып китик! Егетләр әнә шахтага, йә булмаса Урал якларына эшкә китәләр Ьез дә югалмабыз. Сандра уйга калды Сонгы вакытта анын да күзләре сагышланды, монсуланды: көтелмәгән чал уйларын чуалдырды, кайгыга салды аны Тик Сандра бөгелеп төшмәде Бөгелә торганнардан булса. Сафуан белән чуалудан тыелган булыр иде Бу хәлгә анын үз карашы, үз фикере, үз мөнәсәбәте бар Уйларыннан арынырга теләгәндәй. Сандра күпереп торган аксыл чәчле түгәрәк башын чайкап алды да. сүз башлады: —Җук. Сапуан жлным. жук! Мин Микулайга аерылырга чыкмадым Мин анын закунныи катыны Дөрес, грехым бар анын каршында. Тик мин аны ташларга җыенмыйм». Жук. рәнҗетмим! Ул минем ирем Ә син. Сапуан бәгерем,—минем җаратканым Без синен менән жаратышыи жәшик. ә үләнешү турында бүтән сүз сүләмә, жәме? Бала жәтим булмас: анын жараткан атасы-анасы булыр Бар алар. Инде грехым фаш булып, Микулай үзе мине эт итеп куып чыгарса Ул чагында нәстә булса да уйларга булыр Бергәләшеп уйларбыз. Сапуаным. Ишетәсеңме'’ — Ишетәм. барсын да ишетәм Тик бел: алай-болай була калса, мин сине алып китәрмен, үземнеке итәрмен. Ышан миңа! —Ышанам Ышанмаган кая' Жаратканым—сүгәнсмә дә ышанмагач, мина бу дөнжәдә жәшисе дә төгәл. Алар тагын назлаштылар, иркәләштеләр. Бер-берсенә татлы сыенышып тордылар, уйлаштылар, сөйләштеләр. Аннары икесе дә. тынычлангандай, өйләренә кайтып киттеләр. Ә Сандранын көмәне үсә торды. Хәзер инде үз авылына кайткач та авырткан сөяленә басучы юк Гөргөри дәдәй белән Начтук түтәй исә туачак оныкларына—нишләптер алар Сандраларын малай таба дин уйлыйлар иде—исем дә эзли башладылар. Шунысы хак: ике авылнын берсендә дә Сандранын көмәне үз иреннән түгел, ә башка кешедән булуы турында башларына да китермиләр иде IX Әзер балга ияләшкән шөпшә кебек. Сафуан да бер татыган Санлраны тиз генә ташлый алмады. Төрле мөмкинлекләр, төрле тапкыр яки хәйләле юллар белән алар очраша тордылар, бер-берсенә тартылдылар, иркә сүзләр әйтештеләр, татлы сөештеләр. Микулайнын шалкан кебек ак усак агачыннан салган яна өенен һәр почмагы таныш иле хәзер Сафуанга Оста куллар чутлаган бүрәнәләр, кырып ясаган ишек һәм тәрәзә яңаклары, нарат такталарыннан кысып китергән гәрәбә кебек сары түшәм, сайгаклар, өр-яна өйдә исереп китәрлек хуш агач исе. тәрәзә һәм ишек башларында, яңакларында оста куллы керәшен хатыннары суккан һәм чиккән сөлге-бистәрләр. кашагалар. өйне икегә бүлгән төрле төстәге чаршаулар, тәрәзәләрдә ак кәтүк җебеннән бәйләгән нечкә челтәрләр Сандра да бик унган. булдыклы, тормыштан ямь табып яши торган хатын икән ләбаса. Бер нәрсә күнеленә ошамый иде Сафуаннын—ул да булса, алъяпкыч белән каплаган «Тәре почмагы». Әйе. күнеле кабул итми иде анын әлеге хәлне, ләкин янында гүзәл Сандра булганда ул анын турыда оныта яки бу почмакка карамаска тырыша иде Гыйш-гыйшрәт хозуры Сафуанны да. Санлраны да тәмам йота иде Вакыт-вакыт аларнын үз язмышлары белән уйнау чигендә тормышларына куркыныч янаган тәвәккәллекләр ясаган көннәре дә булды... Шулай беркөнне Микулай тагын Акташка, баш урманчы янына китте Сандра кабат тиз генә алачыкка барып килде. Сафуан күз бәйләнгәч тә сөяркәсе янына йөгерде Карангы өйдә назлаша гына башлаганнар иде. капка төбендә арба шыгырдаганы ишетелде. — И. Колаем. Микулай бит бу! Кунып калмаган ахры,—диде Сандра борчылып һәм ашыгып-кабаланып Сафуанны тизрәк чыгарып җибәрү ягын карады Микулай атын тугарып, абзарга кертеп маташкан җайлы бер мизгелдә Сафуан ишектән чыгып шылды да. өй артына яшеренде. Аннары, Микулай өенә кереп киткәч, киртә аша сикереп чыкты һәм сөяркәсенең ире белән күзгә-күз очрашмауга сөенә-сөенә. өенә кайтып китте Бу хәлдән сон Сафуан айнып киткән кебек булды. Караклыкта, бурлыкта эләгә язган кеше хәлендә иде ул. Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диде Сандра да. Берсендә котылырсың, икенчесендә дә.. Ләкин кайчан да булса барыбер тотылырсың. Тотылгач, сон булыр. Эш жәнжалга китсә, бөтен авылга таралса, хурлыгын кая куярсың? Җир тишегенә кереп качарсыңмы*1 Качарсың, жир ярылса Кинәт кенә ташып киткән дәртен, дөрләп кабынган ялкынын үз вакытында баса алмый ир хатыны кочагына ташланган абруйлы тимер остасы бер мәлне акылына килә башлады. Әйе. Сандранын гүзәллеге, аның карусызлыгы. Сафуанның үзенең исә артык хислелеге аны кинәт гыйшык дәрьясына альт ташлады—бусы бәхәссез. Бүген дә ул татлы кичерешләрдә яши бирә. Каенлы егетләре арасында әле беркемнен дә төшенә кермәгән, фәкать чиксез ымсындырып кына торган гүзәл Сандра-Саниянең игътибарын үзенә җәлеп итте, мәхәббәтен яулады, аның иң хозурлы назына иреште бит ул. Монын белән ничек горурланмыйсын да, моңа ничек сөенмисен? Сандра белән булган ләззәтле көннәрдән сон ул: «Хәзер инде үлсәм дә үкенмим»,—дигән иде. Мондый сүзне кеше бер дә юкка гына әйтми торгандыр. Ләкин икенче яклап Сафуанның башында борчулы уйлар да тулып ята: бу сөю-сөешүләрнен ахыры ничек бетәр, хәерлегә булырмы? Очы бер булырга тиеш ич моның... Әнә бит, Сандра балабыз була, ди... Балабыз!.. Шундый борчулы уйлар белән корымлы алачыгында ялгыз башы эшләп ятканда, һич тартынусыз бусагада кабат Сандра пәйда булды. Йөзендә шатлыклы елмаю Нигә елмаймасын, нигә шатланмасын ул? Үз кешесе, яратканы, сөйгәне янына килгән лә! Керү уңаеннан ук килеп Сафуанның муенына сарылды. —Сагындым, тыным белән тартып алыр идем үзеңне. Гел сагынам,— диде ул, кайнар сулап. Сандранын кулында тәүге килүеннән сон Сафуан ясап биргән сырлымырлы жәмки иде. —Менә, жәмкием кәкерәйгән иде, шуны гына төзәтеп бир әле, Сапуан жаным,—дип төп-төзек җәмкине сөйгәненә сузды. Сафуан җәмкине алып карады да, Сандранын хәйләсеннән елмаеп, көлеп тезләренә куйды һәм, башын бер якка кырын салып, Сандрасына яратулы-аптырашлы караш ташлады. —Үзеңне дә, мине дә гөнаһка батырып бетердең инде шушы матур елмаюларың, килешле кыланышларын белән,—диде ул, уйчанланып. Аннары, алай-болай кеше килеп керсә дип, җәмкине утлы күмергә куйды—кыза торсын, суккалап бирер, янәсе... — Шулай шул, үзем дә бик уйланам, үзем дә бик борчылам. Шуңа килдем дә әле, әйтәсе сүзем бар... —Сөйләп кара, гүзәлем, нинди сүз, нинди кинәш инде ул? Урманга менеп, ак каен ботагына асылынырга кушмыйсындыр бит?—дип шаяртты Жук сиңа аны эшләү кирәк түгел. Мин дә эленергә җыенмыйм әле —диде Сандра бик җитди итеп —Минем көмәндә синен балан үсә. Мына шатланырга, мының белән гайрәтләнергә кирәк, Сапуан җаратканым. Тик син аны эчтән генә минеке дип жөр, беркемгә дә белгертми генә Мина Кодай Микулай белән жәшәргә җазган, мин анын закунныи катыны Сиңа әйтерем шул: син дә катын ал, Сапуан җаным. Син үләнсәң, минем җанга килеп җөрүдән туктарсын. Мин бөтенләй үк килмә димим Сине ничек жаратуымны беләсен, сине күрми жәшәве мина да жннел төгәл. Тик башка чарабыз жук безнен—үлән син... Шулчак алачык ишегеннән ике авыл ир-аты килеп керде. Сандранын әйтергә теләгәне ярты сүздә бүленде. Сафуан жәмкине уттан алып сандалга салды да, суккалап-суытып Сандрага сузды. Сандра: «Рәкмәт!»—дигән булып, чыгып китте. X Сандра Сафуанга төпле кинәш бирде Ай-Һай акыллы хатын икән1 Мондыйны үз хатынын итеп яшәргә дә начар булмас иде дә бит... Әйе, дөрес әйтә Сандра: өйләнергә кирәк, «катын алырга.» Һәм мыштым гына яши башларга. Юк, тынычлап түгел, мыштым гына, чөнки тынычлык булмас ахры. Сандра аның күңелендә мәңге яшәр сыман. Бала да тапса, яши дә яши инде ул анын күңел түрендә... Сафуаннын өйләнергә вакыты күптән җиткән. Тик иске, җимерелеп килгән, тугыз терәүле өйгә ничек килен алып кайтасың? Атасы сугышка киткәнче өй салырга җыенган булган да, өлгерә алмаган Сафуанның исә өй салырга көче юк. Фәкыйрьлек, хәерчелек, ачлык-ялангачлык белән көн күргәндә яна өй салу турында уйлыйсы да юк. Менә шуңа да өй җиткерү һаман кичегә килә Шулай ук өйләнү дә. Хәзер нишләргә? Өем иске дип. гомер буе өйләнми дә яши алмыйсың... Сандранын чираттагы мәртәбә алачыкка Сафуанны күрергә килүендә Сафуан үзенен әлегә өйләнә ачмау сәбәбен әйтте. —Курыкма, жаратканым Кемнең кулында—шунын авызында. Урманга Микулай кужа. Мин ана әйтермен, сиңа бер җортлык агач бирер. Бөтен тимер коралларны бер тиенсезгә жасап бирде, ул бик җакшы мужик диярмен.—диде Сандра җиңел сулап, матур елмаеп —Ә җорт салганчы катын ала тор. Жортыңны безнен кебек катынын белән бергә салырсыз... Озын-озакка сузмыйча, Сафуан. Сандра кебек үк чибәр һәм татлы булмаса да. эшкә унган күрше кызы Гөлмәрфугага башкода кертте. Болай авылда җиткән кызлар күп иде. Егетләрнең күбесе яу кырында башын салды, кызларга хужа сирәк чыга иде. Кызлар арасында, Сандра кебек үк булмаса да. асыллары да җитәрлек. Тик асылларның да төрлесе була «Дөнья тулы чибәр кызлар, кайдан чыга сон бу явыз хатыннар?»—дип әйтерлек булмасын Әнә шул явызларга тарымас өчен Гөлмәрфугага башкода кертте дә инде Сафуан. Күз алдында үскән эшчән, күндәм, кин күнелле, телгә керә белми торган кыз ул Гөлмәрфуга. Башка егет-жилән белән йөргәне дә булмады бугай—үзен тыйнак тотты, азмады-тузмады. Һәрхәлдә, Сафуанга шулай тоелды. Ай-ли, Гөлмәрфуга, бар суга! Гөлмәрфуга. барсан суга. Сөйләшербез барсын да. Анысы дөрес. Эшкә талымсыз Гөлмәрфуга суга көненә ике-өч барып кайта. Тик. күрше кызы булса да, барысы турында сөйләшергә генә туры килгәне булмады Сафуан белән Гөлмәрфугага Сафуаннын үзе кебек сазаган, кияүгә чыгып калу турында хыяллану гына түгел, инде төн йокыларын качырып, борчылып арыган кыз Сафуан кебек унган-булган егеткә чыгу бәхетенә ирешүгә куанып бетә алмады Кияү егетенең чатан булуы анын гамендә дә юк иде. Күршедә яшәгән Сафуаннын ул житешсезлеген кыз күптән күргән, шулай булырга тиеш сыман тоела иде ана. Коры гына никах ашы белән алар уртак тормыш башлап жибәрделәр Табында күбрәк ярмалы ярка бәрәңге иде. Шөкер, бакчада җимертеп эшләгән Сафуаннын бәрәңгесе уңа, күп иде Ашка иртә бәрәңге, кич бәрәнге. Хәзер кызларның мәһәре— Бер подаука бәрәңге, —дип жырльгй торган еллар иде ул... Яз җитеп. карлар эрегәч, юмарт урман каравылчысы Микулай биргән диләнкедән Сафуан берничә авылдашы белән үгез җиккән арбаларга төяп урман чыгарды да, ашыкмый гына бура бурый башладылар. Бу игелекле эштә күбрәк Сандра өлеше булуын бер Сафуан гына белә иде. Сафуанны бик яратканга Микулаеннан аңа урман бирдертте бит ул. XI Жәйнен соңгы, ләкин әле кояшлы, җылы аенда уңган балта осталары Сафуанның бурасын бурап бетерделәр дә, өмә җыеп, бураны мүкләп-чутлап өеп тә куйдылар Нәкъ шул көннәрдә Сандра малай тапты. Тагын берничә айдан Гөлмәрфуга кыз тапты. Озын гомерле, тыныч холыклы булсын дигән теләктән, ана Даимә дип исем куштылар Колхозда көзге эшләр тәмамлангач, авыр тормышта чиләнгән колхозчыларга сугыштан сон тәүге тапкыр ярыйсы гына икмәк бүлеп бирделәр Бердәнбер тимер остасы, ару белмәс, ел әйләнәсенә корымлы алачыгыннан чыкмый тимер суккан Сафуанга икмәкне гади колхозчыларга караганда өч тапкырга арттырыбрак китерделәр. Яна өй салып маташкан кешегә ул бик ярап куйды Сафуан белән Гөлмәрфуга көч-хәл белән яңа өй салып кергән елның икенчесендә, атна-ун көн генә авырып, сиксәнен тутырып килгән Миңлезифа әби җан бирде Якты дөнья белән хушлашырга ике-өч көн калгач, ялгыз карчык кемдер аркылы Гөлмәрфуганы чакыртып алды. Миңлезифа әби белән әллә ни аралашмаган, үткәндә-сүткәндә генә хәлен сорашып йөргән Гөлмәрфуга, башта ничектер гаҗәпсенсә дә, күңелендә ниндидер шик белән барып керде үлеп яткан карчык янына. Берничә күрше карчыгы ясин укып утыралар иде. Гөлмәрфуганың килгәнен күргәч, Миңлезифа әби һич үләргә җыенмаган, авырып кына яткан кеше сыман, көч-хәл белән булса да торып утырды һәм: —Кызыма аерым сүзем бар, корткалар, безне калдырып торыгыз әле,— дип эндәште. Карчыклар чыгып киткәч, ул яңадан ястыгына авып төште. —Борчыдым инде үзеңне, кызым,—диде ул авыр сулап —Миңа бәхиллегеңне биреп кит Гаепле мин синен каршында... —Нишләп гаепле. Миңлезифа әби? Булмаганны. . Минем каршымда синен бер гаебен дә юк. Бәхил, мәнге бәхил. —Алай димә әле, кызым. Гөнаһлы мин, ярлыка зинһар өчен һәм карчык Гөлмәрфугага Сафуанның өйләнгәнче Сандра-Сания белән очрашкалавы, анын үсеп килгән малаен Сафуаннан табуы турындагы кыйссаны җиткерде. —Каян беләсең син боларны, Миңлезифа әби?—дип сорады Гөлмәрфута. —Беләм, кызым. Сания серләрен үзе сөйләп торды. О мин, гөнаһ шомлыгына каршы, хуплап яшәдем анын гыйшык-мыйшык турындагы саташуларын. Тик, кызым, зинһар өчен дип әйтәм, үзең дә сер итеп сакла боларны. Әйтмә беркемгә дә, гакыллы бул. Сафуанын да, балаларын да, Сания үзе дә малае да белмәсеннәр Гөнаһымны җуйдым, теге дөньяга тыныч күңел,’саф иман белән китим дип әйтергә булдым, балам, кичер мине. _ .. _______ —Тыныч бул, Миңлезифа әби, борчылма. Рәхмәт әйткән сүзеңә, серенне саклармын. Бәхил, бәхил... ___ —Менә бусына рәхмәт, кызым, мен рәхмәт,—диде әби һәм хәлсез куллары белән озак кына Гөлмәрфуганың кулын тотып торды. XII Шул көннән башлап Гөлмәрфуга эченә бикләнде. Юк, ир хакын хаклап яшәде ул. чөнки ир хакы—тәнре хакы. Үз вакытында ашатты, эчерпс юындырды-киендерде. артыннан карап калып эшкә озатты. «Кайттыңмы?*- дип каршы алды, ләкин ачылып китеп сөйләшүләрдән тыелып яшәде Сандра белән буталганын башына да китермәгән иде ул. Авыл халкы да белмәгән иде күрәмсең, белсә, гайбәтләрен чәйнәми калмаслар иде Булса да булыр икән! Менә ышан.. Тыныч күлдә пәри була дип, бер дә юш гына әйтмиләрдер шул! Торып-торып уйланды ул бу турыда. Бер Сафуан белән Сандраны эченнән генә эт итеп орышты, бер Сафуанын яклап Сандраны гына әрләде бер Сандраны жәлләп Сафуанны уттан алып суга салып сүкте... Шулай да Гөлмәрфута язмышына буйсынырга булды. Яшьлегендә кем ничек шаярмый да. кем кемне яратмый?! Сандра артык чибәр хатын шул. бигрәк тә килеп төшкән мәлне бик күп егет-җиләннең аңа кызыгып селәгәе акты. Ул турыда ачыктан-ачык әйткәннәрен дә ишеткәне булды Гөлмәрфуганың. Ә менә Сафуан белән гыйшык-мыйшык уйнаулары анын өчен һич көтелмәгән яңалык иде. Ләкин, нишләмәк кирәк? Булган—беткән өстенә мүк үскән Ахыры хәерле булсын! Сандра дип чапмый бит әле. Үз вакытында атачыгына китә, үз вакытында өйгә кайта... XIII «Тын күлдә пәри була».. Ай-Һай дөрес әйтә Гөлмәрфута. Ләкин, таяк—ике башлы Гөлмәрфуга үзе дә шул тын күл, үзе дә серле бер дөнья Һәм аның сере җиде кат жир астына яшерелгән Авылда бер җор телле, умартачы бөкре Фәтхетдин абзый үзенең бердәнбер кызы Гөлмәрфуганын бу сере турында башына да китерми әле, сизенсә, үз вакытында хатыны Бибисара гына азрак сизенде бугай. Барысына да шул Бибисараның ике туганнан туганы Шакир малае Минзәки гаепле инде. Шакир үзе, мескен, сугышта югалып калды Хатыны кыз чактан ук хаста иде. бердәнбер улы Минзәкине калдырып, үлеп китте Шакир тагын өйләнергә җыенып йөрде-йөрүен, тик өлгерә алмады—сугыш башланды. Шып-шыр өйдә ятим малай берүзе калды. Ашарына ашы, кияренә киеме ягарга утыны юк. Иң якын дигән туганы да Бибисара гына иде Киңәш-табыш итешеп, унбер яшьлек малайны үзләренә сыендырырга булдылар Бердәнбер кыз янына малай булу Бөкре Фәтхетдин абзый өчен дә начар түгел иде Үгез җигеп урманнан утын ташу, кырдан салам төяп кайту, бәрәңге бакчасын сөрү, малларны карау, башка йорт эшләрен башкару тулысы белән Мин зәки җилкәсенә төште. Ә җәй көннәрендә ул умартачынын алыштыргысыз булышчысына әйләнде Эшен эшләгәч, малайның тамагы тук. өсте бөтен—Фәтхи йортында иске-москы бетмәгән. Колхозның умарталыгы бик зур түгел иде, булган балына да хужалар күп—дәүләткә дә. түрәләргә дә алып китәләр, умартачынын үзенә калса шул чәйлек кенә кала иде. Шуңа күрә, гомер буе җитешсез, ачлы-туклы тормыштан шактый тәҗрибә туплаган Фәтхи абзый бәрәңгене булдыра алганча күп утырта иде үзләренә дә, малларга да, орлыкка да җитәрлек булсын, сатарга да калсын Кырда нинди буш җир бар, шунда Фәтхи бәрәңгесе үсә иде Җирне үгез белән сөрәләр, утыртканда да үгез. Ә эшкәртү. Бусы инде Минзәки белән Гөлмәрфута өлешенә төшә. Тәпкеләргә, өяргә йөри-йөри ике үсмер хәлдән таеп бетәләр иде. Иртән иртүк тәпкеләр, ярты чиләк чи бәрәңге алып китеп баралар да. кичке якта гына кайтып төшәләр Кырдагы коры-сарыны җыеп, учак дөрләтәләр, шуңа бәрәнге күмеп ашыйлар Наратлы чишмәсенә төшеп су эчәләр. Ләкин бу авыр эштә дә үсеп килгән кыз белән малай үзләренә кызык таба беләләр иле. Болаи да Минзәкидән бераз олы Гөлмәрфугага. кызларга хас булганча, иртә ис керә башлады Ерак кырда алардан башка беркем дә юк. өстә, кайдадыр күз күрмәгән жирдә, тургай гына берөзлексез сайрый. Матур сайрый тургай, күңелләрне тибрәндерә, дәртләндерә, хыяллан- дыра Бераз эшлиләр дә, ызанга чыгып яшел чирәмгә яталар, ял итәләр, йә чишмә буена төшеп китәләр. Менә шундый ирекле минутларның берсендә Гөлмәрфуга Минзөкигә: —Әйдә, үбешергә өйрәнәбез,—диде. Минзәки андый эшнен бик үк ярамаганын да белә, чөнки Фәтхи абзый ишетә калса малайның ждде кат тиресен салдыруы мөмкин. Ләкин Гөлмәрфуга монда өлкән кеше, Минзәки аны тыңламый булдыра алмый. —Ә ничек?—диде ул, кыюсыз гына. —Менә. Гатмәрфуга Минзәки янына килеп тезләнде һәм малайны үбәргә тотынды. Ләкин малай үбешә белми иде. «Менә син минемчә, минемчә ит».—дип. кыз малайны өйрәтә башлады. Бераздан малай да ярыйсы гына үбешә башлады. Үбешә-үбешә алар чирәмгә авып төштеләр. Ике үсмер үбешүнең татлы нәрсә икәнлегенә, тәнгә рәхәтлек биргәненә, әллә ничек күнелне җилкендергәненә төшенделәр. Бигрәк тә Гөлмәрфуга ләззәтле- дәртле итеп үбешә иде Аннары ул эндәшми-нитми Минзәкинен кулын алып, калкып, йомрыланып килгән күкрәгенә терәде. —Син аны тот. сыйпа, миңа аннан бик рәхәт.—диде кыз. Малай кушканны эшләде. Икенче көнне дә алар бәрәңге җиренә килделәр, үзләренә билгеләнгән хәтле тәпкеләделәр, учак ягып бәрәңге пешереп ашадылар, чишмәгә төшеп су эчтеләр, ятып ял иттеләр, кабат үбешергә өйрәнделәр. Ләкин Гөлмәрфуганын бүген үбешеп кенә катасы килмәде, чөнки җитлегүгә таба барган кызнын дәрте күәс кебек кабара бара, күңеле алгысый, ярсый башлаган иде. —Әйдә, ир белән хатын булып уйныйбыз,—диде малайга. Күндәм малай карышмады, кызнын һәр теләген үтәргә тиеш иде ул Олылар «уены* аларга тәмам ошап китте. Тагын ике елдан артык уйнадылар алар бу уенны. Тик бу турыда беркем дә белмәде диярлек. Бибисара гына бер кышкы карангы кичтә сон гына мунчага киткән Минзәки яныннан кызы Гөлмәрфуганын килеп чыкканын күреп алды. Ах, мәлгунь, бер сыйныфта укыган Рәхилә янына барам, дип чыгып киткән иде бит. Ә ул ятим малай белән мунча керә, имансыз... Ләкин Бибисара тавыш-фәлән чыгармады. Котырынкы Фәтхинен мондый очракта нәрсә кыласын белгән хатыны авызына су капты. Уналты яшендә Минзәкине ФЗОга алып киттеләр. Бибисара: «Котылдым!»—дип калды Гөлмәрфуга кеше күрмәгәндә Минзәкинен муенына сарылып елады. Минзәки: «Кайткач өйләнешербез, Фәтхи абзый риза булмаса, качып китәрбез»,—дип юатты Урал якларына китеп барган егеттән сирәк-мирәк хатлар килде. Соңыннан хатлар да тукталды... Уеннан уймак чыга. Юк. бу очракта Минзәки белән Гөлмәрфуга уеныннан «уймак* чыкмады. Шуңа да Гөлмәрфугага сөенеп шөкерана кылып яшәргә кирәк иде. һәм ул шөкерана кылып яшәде, бүген дә шөкерана итә. Минзәкиен үзе кебек юантык, яссы битле, имчәкле бәрәнге кебек зур борынлы бер малай ясап калдырган булса. Бөкре Фәтхи йортындагы тавыш яман булган булыр иде. Гөлмәрфуганын бөтен шөлләгәне—Сафуан иде. Кызлык намусын санга сукмау кызлык сафлыгын жую әнә шул тимерчегә кияүгә чыкканда исенә бик төште дә бит, тик гыйффәтлелек кызларда ике булмый шул. Мәгәр, Гөлмәрфуганын ул нәрсәсе ике генә түгел, егерме ике булса да кияүгә чыкканчы барысын да жуеп бетергән, саклап кадалмаган булыр иде. Бәхетенә судан коры чыкты. Бикәчкә кергән кичне Фәтхи абзый ике «Бөгелмә малаен» алып кайтып куйды. Монын өстенә, аиын бераз әче балы да бар иде. Мондый олы вакыйганы кияү-балакаи белән бик шәпләп билгеләп үтәргә кирәклеген чамалый иде Фәтхи Бибисарасы да анын бу гамәлен хуплады, чөнки хәтер төбендә хәтәр булу ихтималын кыз анасы сизенә идеУ Әлегерәк чуаш көмешкәсеннән аз-маз авыз иткәләгән Сафуанның чын аракыны эчеп караганы булмады. Фәтхннен карлыккан тамак төбе белән _ -Әйдә кияү, икегез дә пар килгәнсез, бәхетле тормыш насыйп итсен сезгә Ходай.-дип кыстый-кыстый эчерүе, шунын өстенә аракыны әче бал белән бутау тимерчене тәмам кешелектән чыгарды. Ул кайчан һәм ничек мәлҗерәп. оеп киткәнен, ничек чыбылдыкка кәләш янына кергәнен, төнлә кәләш белән миләре ничек булганын белми дә калды Гөлмәрфуганың тозагы тозак кына бчзмады Бер чатыннын хәйләсе кырык ирнен хәйләсеннән лә артык, дип бер лә юкка гына әйтми торганнардыр Бикәч төнен үзенен • вакытсыз вакытына» туры китергән мут Гөлмәрфуга иртә белән айнып, уянып киткән Сафуанга кызыл таплы жәймәне күрсәтте. Янәсе, кара, син үз эшенне эшләден. ә мин саф идем Бу кияүгә чыкканчы ук каймагын алдырган кызларнын борынгыдан килгән хәйләләренен берсе генә але. Кызынын үсмер чакта ук Минзәки белән шаярчын сизенгән хатын аны алдан ук кисәтеп куйды: -Төбен тишек булса, әйт. чарасын күрергә кирәк. Үзем өйрәтермен,- лиде үл. Гөлмәрфуга анасына анлатып. сүз куертып тормады: Әйтәсенне әйт.-дип сүзен бетерде Анага барысы да аңлашылды •Уйладым, уйладым аны: теге тәкәрлек битле мыштым малай башына җиткәндер, дип .» Бибисара чарасын күрде: ул-бу булмагае дип. алдан ук кызын өйрәтеп куйды Анын бу эштә тәҗрибәсе бар иде Кыз чагында үзе дә шундый хәлгә тарыган иде Бибисараның туган ягында шундый гадәт бар яшьләр аулак өйләргә йөриләр, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр. Аннары кызлар белән егетләр кочаклашып ятып йоклыйлар. Егет кочагында, тәнгә-тән, ботка-бот терәлеп йоклаган кызларнын күбесе харап була Бибисара да артык дәрткә бирелеп, үзен-үэе тота алмыйча, чит авылдан кунакка гына килгән бер әрсез алабайнын корбаны булды. Югыйсә бик кәттә, чибәр иде ул вакытта Бибисара. Бөкре Фәтхигә генә чыга торган кыз түгел идс. Әнә шулай төп башына утыртты Гөлмәрфуга зуп-зур авылда дан тоткан тимер остасын Әлбәттә, анасы белән берлектә утыртты. Шуна да Сафуаннын Санлра белән булган шухыр-мухыр хәлләре өчен баш ватасы килмәде Гөлмәрфуганың Исәп бергә бер иде. Әле белеп булмый, бәлки ул Гөлмәрфуга файдасына артып га китәр. . XIV Сандранын баласы үсә, ныгый торды Тәпиләп киткән чорда тәтелди дә башлады Шул бала белән бергә усак бүрәнәсеннән салган керәшен өенә ямь керде Сандра үзе дә яратты баланы, игътибарының күп өлешен шуна юнәлдерде Ни гаҗәп. Микулай да, гадәтенчә, бик үк сиздермәсә да, малайны ярага, «улым, улым».—дип кенә эндәшә, анын белән уйный, азмы-күпме булса ла йомшак, иркә сүзләр дә ычкындыра иде. Мона Сандра аеруча игътибар итге Чыннан да. үземнеке дип уйламыйдыр бит ул? Ләкин вакыт вакыт Микулай Сандрага да. балага ла бөтенләй илтифатсыз була Андый көннәрдә анын йөзе уйчан, кырыс, үзе исә беркемгә дә эндәшми, үз эченә бикләнеп яши. Таллы Езгага бер кайтканда Гөргөри дәдәй белән Начтук түтәй тагын бер база табу кирәклеге турында сүз башладылар. Бергә-бергә үсәрләр, мат ай га да туган, иптәш булыр «Ике бала бер урынында, берсе жук урынында лөнжә хәлен. Кодай сакласын, белеп булмый».—дигән булды атар Бу сүзне өч яшен тутырып килгән малай да эләктереп аллы «Мина чиназга теле бәбәй киләк. ул минем энем була»,—диде Күршеләр дә . аГЫА ка"'|ан р>ә(^әй «лып кайтырга җыенасыз, озакламагыз инде, малаегыз Н'сп оара* 1 иештеләр Бу сүхзәрне Микулай да. Сандра да колак аша Ч иырып җибәрделәр^ Ләкин Сандранын күнеленә кереп калды ул сүзләр. |өнки ->»е дә тагын база табу турында уйлана башлаган иде Нишлиоез сун Микулай?—диде Сандра. икәү генә калгач Нәрсә, «нишлибез9»—диде Микулай төксе генә. —Бала турында, дим... Микулай эндәшмәде, Сандрага сынап кына карап торды. Аннары: —Адресын беләсен,—дип ярып салды. Сандра аптырап китте, ләкин югалып калмады, җинел сулап куйды. Бу инде ачыктан-ачык сөйләшү иде. — Рөксәт итәсен? Мин табарга риза,—диде ул күңеле күтәрелеп һәм ябык гәүдәле Ми кулаен кысып кочаклады. —Ярар, ярар, бик нитмә...—диде Микулай. Аннары: —Тулькы онытма, чабуны җыеп җөр, кеше сизәрлек булмасын. Кеше теленә бер керсәң... —Юк. Микулай, кермәм, сак булырмын. Рәкмәт, җаным. —И тагын. Тимерчедән башканы белмә! Беренче ана жарылдын, бусын да тулькы анардан тап, әллә кемнәрдән төгәл Сандра бер кызарды, бер агарды—дулкынлануының чиге булмады. Кара инде. Микулай барысын да белеп торган икән бит. Белеп торган, тик әйтмәгән, түзгән, эндәшмәгән. Тешен кысып түзгәндер инде, бичара. Менә язмыш нишләтә кешене! Башка чарасы юк шул. Бу минутларда Сандра Микулайны чиксез кызганды да, шул ук вакытта ана бик рәхмәтле дә иде. Әйе. ул үзенен бөтен кайгысын, хәсрәтен ут йоткан кебек эченә йоткан һәм тора-бара көчсезлеге, чарасызлыгы белән килешкән. Ә үзе барысы турында да белеп торган сөенечен алды... Вакыйгалар берсе артыннан икенчесен куа киттеләр. Авылда: «Керә шеннәр китәләр икән*.—дигән хәбәр таралды. Моны алачыкка килгән кешеләр Сафуанга да яналык итеп сөйләп калдырдылар. Ә анын йөрәк кәйләре өзелеп төшә язды Чынында исә. Микулайны Акташка лесничий итеп күчергәннәр икән Тенкәсенә тигән Каенлы Чишмәдән тизрәк китүне кулай күргәндер Микулай. икенчеме-өченчеме көнне үк. бар булган өй җиһазларын ике арбага төяп. Сандрасы белән Данкасын утыртып, китеп тә барды. Санлранын тан атар-атмас алачык янына килеп, ишек ярыгыннан эчкә ташлаган хатын Сафуан укыганда, алар Акташ юлына чыкканнар иде инде «Сафуан бәгърем'»—дип башланган иде бу хат. Сафуаннан отып калган «бәгърем* сүзе яшь керәшен хатынына да бик ошый иде. шуңа ул сөяркәсенең ин иркә, иң нечкә хисле сүзен кулланмый булдыра алмады «Сапуан. бәгърем' Мына айрылышабыз да. Сине уйлап, сине күрәлмәүемә офтанып жөроккәйләрем өзгәләнә. Бигерәк тә жараттым шул сине. Сапуан жаным' Бүтәнне беркайчан да шолай жаным-тәнем белән жарата алмам, көнелемдә син генә будырсын инде гүмергә. Булдыра алсан. Акташка килергә тырыш, мин сине сагынып көтәрмен Онытма, минем корсагымда синең тагын бер сабыен җайланды. Сапуан. жаным! Син минем жыруларымны жаратадыр иен Булары сонгы жыруларым булсын. Сәхраларга чыгып жөрсәм дә мин Жал булмыйдыр жанган жөрәккә; Әкрен генә тирән уйга чумам. Башым куеп жалгыз тирәккә Сары ла чәчәк ата көнбагыш. Синссэ лө күнелсм тулы гел сагыш. Син беренче булып жафрак жардың Җырларымда, минем күнелсмдә. Син бердәнбер чәчәк аггын Гөлләр төсле үрелеп жөрөгемдә Сары ла чәчәк ага көнбагыш. Синсез лө күнелем тулы гел сагыш... Хуш. ару бул, Сапуан бәгерем! Ждза алмыйм, күзләрем жәшләнә. Сафуаннын да күхләре яшьләнде, тик аларны беркем дә күрмәде- алачыкта ул үзе генә иде. Көзгә таба Каенлы Чишмәгә генә түгел, ә бәлки бөтен тирә-якка жирле халык өчен тине булмаган яна хәбәр таралды «Нефть, кара алтын тапканнар!* Озак та үтмәде. Минлезифа карчыкның тәрәзәләре кабык белән каплаган иске ызбасын бораулау конторасы иттеләр: аралыкны, сәкене сүтеп ташладылар да. өстәлләр, урындыклар, хәтта бер шкаф та кертеп урнаштырдылар Ләкин, бораулау конторасы өчен бу ызба гына җитмәде Җитәкчеләр .Акташка Микулайны эзләп киттеләр «Йортыңны безгә сат!» I и кулайга шул гына кирәк иде. Сүтеп, Акташка күчерергә дип уйлап тора иде йортын, бәхете бар икән, һич уйламаган зур бәягә сатып та калдырды > т аны Кулыннан килмәгән эш юк. уйламаганда-нитмәгәндә кулга кергән - акчага берне түгел, ике йорт та җиткерер әле ул Акташта «™™НамХӨЛЛэр Каенлы Чишмәнсн дә язмышын төбе тамыры белән йопттап Пии' 1 ярлы колхознын жнрләрен алып, кырыкмаса кырык төрле йортлар, биналар, гаражлар, цехлар төзи башладылар. Колхозчыларга да төшемле, акчалы эш җитәрлек булды. Иртәгәсе көне өчен кайгырып, янып- көеп яшәгән авыл крәстиәннәре өчен яна тормыш башланды, алар жиңел сулап куйдылар Озын буйлы, таза гәүдәле Сафуан. Тирәкле инеше буендагы алачыгын ташлап, буровойга китеп барды. Үсмер чактан ук язмышын шушы алачык белән бәйләде бит ул. Шушы алачыкта эшкә өйрәнде, осталык туплады. Шушы апачыкта гәүге тапкыр сөю хисенә бирелде, сөю хозурын татыды: Сандра-Санияне кочып сөйде, анын белән күп мәртәбәләр очрашты, аның аяз күк кебек зәңгәр күзләре, алсу-ак көләч йөзе, пешкән чия кебек карасу-кызып иреннәре, моңлы тавышы белән сихерләнде. —Рәхмәт, алачыгым, рәхмәт сиңа, тик гаепләп калма инде, гафу ит,—диде Сафуан ишектән чыккач һәм бер якка кыйшайган, корымга баткан алачыгына баш иде. Бу мизгелдә Алып батыр кебек таза, мәһабәт буйлы ир-егетнең күхпәреннән кайнар яшь бөртекләре тәгәрәп төште... өньяны шаулатты бу нефть, кара алтын дигән галәмәт. Элек тыптын яткан урман-кырларда, текә тау итәкләрендә, елга буйларында хәзер гөрләп буровойлар эшли, алар бораулап киткән коескважиналардан ургып-ургып нефть чыга, ә ул очсыз-кырыйсыз торбалар аша еракларга агып китә. Юк, шаулатып кына да калмады нефть дөньяны. Күрә торып үзгәртте ул ярлы авып халкы тормышын. Кичәге колхозчылар ашкынып буровойларга, нефть чыгарырга, төзелешкә киттеләр. Салам түбәле татар авыллары янында матур-матур яна торак йортлар, оешмалар, цехлар, автобазалар калыкты. Ин мөһиме—кеше дигәнен тырыш хезмәтенә күрә, ниһаять, акчасын да алу бәхетенә иреште Шулай икән, анын шәхси тормышында да уңайга үзгәреш китте. Ул гына да түгел, тормышның шушы өметле яклары халыкны яктылыкка тартып чыгарган кебек булды. Адәм баласы инде башка кимәлләрдә уйлана, фикер йөртә, гәп, фәлсәфә кора. Әнә, Микулайны гына карагыз: үзе урманын ташламаса да, житкән улы Данканы нефть институтына укырга җибәрде. Ә бит үз вакытында ул Данканы үзе кебек үк урманчы булыр дип уйлый иде. Әйе, улын югары белемле урманчы итәргә иде анын исәбе. Күрә—дөньялар үзгәреп килә. Урман, урман... Анын белән хәзер исәпләшмиләр дә. Буровойга урын кирәк, нефть үткәргеч сузарга трасса кирәк диләр дә, гасырлар буе тын гына үсеп, күккә ашкан нарат, чыршы, каен, имән, юкә урманнарын дөбер-шатыр актарып, кисеп-таптап, яндырып китәләр. Урманнардагы барлык жәнлекне, кош-кортны пыран-заран китереп, атып-куркытып бетерделәр. Элек кеше аягы да басмаган чәчәкле аланнарны кара мазутка батырдылар Нефть кенә байлыкмыни? Гомер-гомергә кешене җылыткан да, ашатканэчерткән дә, киендергән дә, сөендергән дә урман байлык түгелмени0. Кара мазут хәзер көмеш кебек сулы урман инешләре белән агып елгаларга төшә. Бер байлыкны алабыз дип. икенче байлыкны харап итә бугай бу комсыз кешеләр... Әле өченче ел гына ике олы урманны кушу ниятеннән. Коры елга артындагы өч гектар буш мәйданга каен үсентеләре утыртканнар иде Яздан алып көзгә чаклы тырышып эшләде питомниктагы хатыннар. Жәй корырак килде, үсентеләр һәлак булмасыннар дип күпме су ташыдылар Шахмат тактасындагы фигуралар кебек тигез итеп, әйбәтләп утыртканнар иде. Үсеп, көчәеп, канат жәеп җибәргәч, шуннан да матуррак каен урманы булмау урманга килгән һәр кеше сокланып туя алмас, дип хыялланганнар иде. Ә күптән түгел... Йөрәк ярасы белән искә ала аны Микулай да, Сандра да. Икенче кисәк ] ± питомникта эшләгән башка хатыннар ла. Тамыр алган шул яшь үсеителер мәйданын аркылыга ярып, нефтьүткәргеч төзүче жансызлар киң һәм тиран чокыр-траншея казып чыкканнар... Ге1 үз теләгенә каршы җибәрде Микулай Данканы. Җибәрмәс та иде дөнья , .гарө Бөтенләй үзгәрә Атасы белән бәләкәйлән үк им» анын чәнфәтагыәрсн кайгыртып үскән, аны чиксез яраткан сары башы м.иаи үзе дә башта урманчы булу хыялы белән яши иде. Ләкин анасы һәм атасы белән озак уйлашканнан сон ул. әнә, бүгенге тормышка кулайда белгечлекне сайларга булды. II Институтны тәмамлап кайткан Данилны зшкә Аккүл нефтьчеләр бистәсенә җибәрделәр. Зур калалар кебек шаулап тормаса да. Аккүл күңеленә ошады егетнен Бер. ике. өч катлы йортлар, нефть идарәсе урнашкан олы бина, культура йорты, кинотеатр, төрледән-төрле башка биналары, торак йортлары белән тигез булып сузылган урамнар Тротуар-урамнарда. мәйданнарда асфальт һәр җирдә яшеллек. Исеменә җисеме дигәндәй, бистәдән түбәнрәк, иске авылнын көньягында сузаеп искиткеч зур күл җәйрәп ята Бистәсе бер хәл. шушы күлне бик яратты Данил. Әллә көнчыгыштан биек таулар ышыгында булгангамы, әллә тирә-юне су өстснә авып, ишелеп төшәрдәй булып үскән карт тирәкләр, ак кәүсәле, куе яфраклы каеннар, төрлелән-төрле куаклар һәм тыныч, җилсез көндә дә кыштырдашкан камыш белән уратып алынгангамы, бирегә җил дә үтеп керми һәм шуна да бу күл өсте һәрвакыт тыныч, көзге кебек тигез һәм якты. Су өстенен тигезлеген сирәк мирәк йөзеп үткән кыр үрдәкләре дә. авыл казлары гына бозып куялар Мәһабәт тирәкләр һәм каен аллеясы астында күл буйлап гар гына сукмак сузылып ята Әлеге тирәк һәм каен ботаклары сукмак өстендә дугаланып килгән мәгарә гөмбәзен хәтерләтә. Рәхәтләнеп бер саф һам сулыйм, жаныма тынычлык табыйм, тәнемә сихәт алыйм дигән бистә кешеләре шушы күл буена чыга, тирәкләр ышыгында сукмакта йөри, уйлана монлана. таныш-белешләрен очрата, сүз-фикер алыша. Бигрәк тә кичке якта, эңгер төшкән чакта күбрәк очрый халык су буенда. Яна бистәнен әлегә паркы да. сквер-бакчасы да юк. халыкнын ял урыны әнә шул бердәнбер ыгы-зыгысыз почмак—көндезме, кичме, әллә төнләме булуына карамастан, өсте көзге кебек ялтырап торган ак күл буе иде. Еш булмаса да. гулаи торактагы бүлмәдәше Тимеркәй белән Дания да күл буйларын әйләнеп каиткалыйлар. Эш—эш инде, анысы үзенә бер аерым дөнья Тимеркәй буровойда, гади бораулаучы. Ә Данилны промыселга мастер итеп алдылар Эше дә. шартлары да. кешеләр дә яна әле анын өчен Барысына да төшенәсе, өйрәнәсе, барысынын да жаен аласы бар Эштән сон егетләрнен дүрт яклары кыйбла—кая барырга теләсәләр, шунда чыгып китәләр Күбрәк кино карыйлар. Кайсы кичне культура йорты янындагы танцы мәйданына да сугылалар Ни дисән дә, яшь чак. гайрәтле чак. кызлар күзли торган чаклары бит аларның. Ә кызлар., һи-и алар кайда гына юк! Танцы мәйданында да, күл буенда да, урамда да очратырга буладыр жанын теләгәннәрен. Тик Данил өчен биредә андый кызнын очраганы булмады әле. Гомумән, кызлар дигәндә Данилнын беркайчан да онытылып китәрлекләре белән бәйләнешкә кергәне юк Институтта бергә укыган кыхяардан беренче елда ук гайрәте чикте анын Ата ана канаты астыннан чыгып күз уныннан ычкынган, иреккә ташланган, күзе-башы тонган бу чәчбиләрнең кыланмаганы калмады хәмерне дә чөмерделәр, тәмәкене дә пыскыттылар, итәк асларын да җилләттеләр Хәла уйнаштан бала тапканнары да булды. Һәм Данилга югары уку йортында укыган барлык хатын кыз тотнаксыз, әхлаксыз кебек тоелды. Ләкин кызлардан, гомумән, хатын-кыздан башка да яшәп булмый Ланил ла бер тыйнак, әдәпле-инсафлы кыз турында хыяллана да бит насыйбы язган микән сон?.. ...Җылы, йомшак, саф һавалы бер кичтә Данил белән Тимеркәй тагын күл буена төштеләр. Үз җайлары белән, һич ашыкмый, сөйләшә- сөйләшә тар сукмактан үтеп барганда, каршыларына әлегә кадәр алар белмәгән-күрмәгән, аларга һич таныш булмаган, бүгенгә чаклы бистәдә күренмәгән бер кыз килеп чыкты. Ул да ашыкмый, уйланып кына атлап килә. Түгәрәк ачык йөзле, дөнья чибәрләрендә дә сирәк була торган төз, сылу гәүдәле Аяклары да коеп куйган кебек төз, матур Конгырт-кара чәчен пөхтә итеп икегә аерып тараган да, калын толымнарын аркасына ташлаган. Өстендә исә гәүдәсенә сыланып торган бик килешле, затлы тукымадан теккән аксыл күлмәк, аягында биек үкчәле ак туфли. Гәүдәсен туры тотып, ышанычлы атлап килә кыз. Уртача буйлы гына булса да, килеш-килбәте белән һәркемне таң калдырырлык бу фәрештә егетләрнең каршына килеп чыккач та, алар бу могҗизадан дөньяларын онытып, телсез- өнсез калдылар. Кыз алар яныннан һава да селкетми тыныч, күбәләктәй җиңел талпынып, төз басып, һичбер тавыш-тынсыз үтеп тә китте. Әйтерсең лә егетләрнең барлыгын да белмәде. Сукмакта анын искиткеч тәмле ислемай исе генә калды. —Менә сиңа мә-ә,—дип пышылдады Тимеркәй —Каян килеп чыкты соң әле бу асыл кош? Әлегә кадәр күренми иде түгелме сон? Әл-ләл-лә... —Юк, күренгәне булмады бугай шул —Әйдә, борылыйк, Данил, артыннан барыйк,—диде Тимеркәй, сабырсызланып Данил талпынып куйды, кыз киткән якка борылып карады. Кыз, шул ук төз адымнар белән, алардан шактый гына ераклашырга өлгергән иде. —Тукта, Тимеркәй, ашыкма! Болай бөтен эшне бозып ташлавыбыз бар. Сабырлык—сары алтын. Бала-чага уены булмасын. Бу кыз андый- мондый гына түгел. —Соң, китә бит... —Китә, дип... Инде бер күргәнбез икән, тагын очратмый калмабыз әле. Монда, бистәдә бит ул. Шулай диде Данил. Диде диюен, тик үзенең дә эченә ут капканын иптәшенә белгертмәде. Икенче көнне эштән кайткач, Данил белән Тимеркәй ашханәгә кереп бераз капкаладылар да, аска, күл буена төшеп киттеләр. Икесенең дә башында бер уй: кичәге кызны очрата алмаслармы күл буендагы сукмакта? Төшәрме бирегә? Төшсә, бу юлы да телсез калырга ярамас, ничек тә булса сүз кушу, сөйләшеп алу әмәлен табарга кирәк булыр, һәм сорашырга: кем син, каян, кайсы төбәктән, кайсы елга аръягыннан килеп чыктын9 Озакка килдеңме, әллә кунакка гынамы? Тормыш бит, андый очракларның да исәбе юк. Тик килгән-килгән бик озакка килсен, кунакка гына булмасын иде... Эштә көн буе Данилның күз алдыннан китмәгән иде фәрештә кебек ак, матур йөзле, аксыл күлмәкле сылу кыз. Әллә ничә кат анын йөзен, күзләрен бар нечкәлекләре, бар гүзәллекләре белән исенә төшерергә тырышып карады, тик хәтерли генә алмады. Бик тиз үтеп киткән иде шул ул алар яныннан. Чыннан да, нинди төстә иде соң әле анын күзләре коңгыртмы, зәңгәрсумы, әллә башка төстәме? Ләкин нинди генә булмасын, матур һәм... моңсу иде алар. Әйе, күзләренә генә түгел, йөзенә дә чыккан иде анын моңсулыгы, уйчанлыгы. Нигә шундый икән ул. Алар тирәк һәм каен ботаклары астында озак йөрделәр. Күлнең теге башына да бардылар, бу башына да килделәр, тагын әйләнделәр. Тик таныш кызны гына очрата алмадылар. Суга чумган кебек юк булды ул. -Менә әйттем бит мин сиңа, артыннан барыйк дип Киткәндер инде. Ничә тиенемә кирәк ана синен Аккүлен? Бистә, имеш. Олы-олы калаларда, йә булмаса зәңгәр диңгез буенда яшиләр андый матурлар, синен бака күлен буенда түгел,—дип мыгырданып кайтты Тимеркәи юл буе Данилның болай да кисәү булып көйрәгән йөрәген яндырып Аннан сонгы көнне дә очрата алмый, сөмсерләрен коеп, бер-берсенэ эндәшмичә кайтып керделәр алар тулай торакка. Сон иде инде. Чишенделәр дә. урынга аудылар. Инде йокыга гына китәм дигәндә. Данилга Гимеркәйнсн тонык тавышы ишетелде: — Юк. ул бик акыллы. Матур, ләкин горур. Югарыдан. Асылъяр кебек морзатар нәселеннән Аксөяк' Минем ишегә карыймы соң ул? Тот капчыгыңны. Тимеркәй' Үсәсен бар әле. буровойда эшләп чабатанны алыштырасын, өстенә бер рәтле кием алып киясен, аннан буровоеңны ташлап укыйсын. кеше буласың бар Әнә. инженерга бара ул. Ишетәсеңме, инженер галиҗәнаплары0 Буй-сынын үзеңдә, затын бүтән, сүзгә дә ост, мәкальләр дә. әйтемнәр белән генә сиптерәсең. Ычкындырма син моны, малай! Алай-болай кабат очрый калса, сразы бар янына, оялып торма' Валлаһи! Тимеркәй кушты, ул минем дустым диген. Күктән төшкән. Тәңредән иңгән бүләк бит бу. Данил малай... — Йә инде, юкны сөйләмә. Тимеркәй,—диде Данил. бүлмәләшенен күңеленә каты кагылмый гына. Әмма серле кызны күрәсе килү теләге тагын ла арткан сыман тоелды. III Тимеркәй буровойга кичке вахтага йөри башлады. Ул шулай эшкә- иә иргә таннан. йә кичке якта, йә төн уртасында чыгып китә Данилга, бүлмәдә үзе генә калгач, ямансу булып китә. Бүген ул эштән сон күл буена төшмәскә, үз жанын үзе үртәмәскә, булмастай хыяллар белән женләнмәскә уйлаган иде: «Ичмасам бер рәхәтләнеп кино карап кайтыйм...» Барып житеп билет алганчы кино инде башланган иде. Данил, тамашачылар арасыннан капшанып, бер урынга барып утырды. Тик тынычлана алмады. Үзе кино карый, ә үзенең күнсле күл буенда: ул төшкәндер инде, бер ялгызы йөри торгандыр. Әй. бетмәс лә бу кино, иртәгә дә. аннан сон да була бит әле ул Күнелне сизә диләр. Данилныкы да сизенде ул көнне. Кинотеатрдан чыкты да. еш-еш атлап күл ягына китте. Әмма төшеп житмәде. каен аллеясында ана каршы ике кеше килеп чыкты Берсе ул иде—Данил аны шунда ук танып алды, гәрчә бүген анын өстендәге киеме дә гадирәк, аягында да биек үкчәле туфлиләр түгел, ө жлнел чүәкләр генә Икенчесе—какча гәүдәле, озын буйлы, ябык йөзле, таякка таянган, бераз аксый төшеп атлаучы ир кеше иле. Чәчләре сирәк, чигәләренә бәс кунган—яшь түгел инде, олыгаеп килә. Кеме ул анын атасымы, олы туганымы, әллә?.. Данилнын үзеннән-үзе адымнары сагаеп калды. Алар әкрен генә атлап узып барганда, ул кызнын күзләренә карады, аларнын төсенә игьтибар итте. Зәнгәр. карасу-зәнгәр икән анын күзләре, болытлы көндәге Идел суы кебек карасу һәм монсу. кайгылы бу күзләр. Аларда әйтеп тә. сөйләп тә бетергесез яра. әрнү бар сыман. Данилнын шатлыгы эченә сыймады: «Ул китмәгән, ул бирелә. Ә Тимеркәй киткәндер инде, дип пошына...» Моннан сон да Данил күл буена өч-дүрт төште, кызны теге ир-ат белән дә. ялгызын гына да күрә, очрата торды, ә кыз аны гүя белми дә. белергә дә теләми—күзен дә сирпеп карамалы. Танышу-белешү кинәт кенә, һич уйламаганда, ничарадан бичара кебегрәк килеп чыкты. Данилнын күл буена бер төшүендә каенлы сукмакта кешеләр җыелышкан иде Шаулашалар, ыгы-зыгы киләләр. «Ниткән хәл бу?»—дип. Данил да аларга якын килде. Караса, жирдә озын буйлы, какча гәүдәле. с”Рвк чәчле кеше ята Төсе киткән, күзләре йомык, үте ынгыраша да ксоек Данил аны шунда ук таныды, чөнки ул кешене күтәрмәкче булып азапланган кыз да шунда иде Данил хәлгә тиз төшенле. Кемдер: «Ашыгыч ярдәм* чакырырга кирәк»,—дип торганда, ул якындагы урамга йөгереп менде һәм ике-өч минуттан юлда тоткан бер жинел машина белән күл буена төште Авыруны күтәрешеп машинага салучылар да табылды. Анын башын кызнын техзәренә салдылар. Данил да калмады—автомашина хастаханәгә очгы. Анда табиблар иргә беренче ярдәм күрсәткәнче, диагноз куеп, хастаханәгә салганчы шактый вакыт үтте. Данил авыру яныннан китмәде, мәш килде—күтәреште, төшереште. Тулай торагына тәмам карангы төшкәч кенә кайтып керде ул. Хастаханәдә Данил шуңа төшенде: бу авыру ир аларнын даими пациенты икән һәм ул Данил әлегә төшенә алмаган бик катлаулы чиргә тарыган булса кирәк. Ә кыз... Ул бу ирнен хатыны ахыры—шулай сыман тоелды Данилга. Анын йөзендәге монсулык. кайгы билгеләренең сәбәбе дә әнә шул авыру ир. күрәмсең. Бу халдән сон атна-ун көн узгандыр, Данилга күл буена төшеп йөрергә вакыт тимәде. Җәй Яна скважиналар өлгереп кенә тора. Данил эшләгән промыселда исә шул яна скважиналарны бораулаучылардан кабул итеп, үзләштереп, нефть чыгару мәшәкатьләрен жайга салу көннәре иде. Көнне төнгә бәйләп эшләгән вакытлар. Яшь белгечнең әлегә аз файдаланган энергиясенә мәйдан кин Берьюлы әллә алты, әллә жиде скважинаны үзләштерделәр—мерниклар тулып кына торды. Аларны даими карап торырга, күз унында тотарга кирәк, чөнки тулып ташуы бар. Ташый калса—эш харап: бөтен тирә-юнь нефтькә, мазутка батачак. Бу инде олы жәнжал белән бетәчәк, хәтта сине мастерлыктан алып куюлары да бар. Ләкин Данил коры холыклы ата кул астында тәрбияләнде, анын белән ингә-ин торып эшләп үсте. Җаваплылык дигән төшенчәнең дә нинди кыйммәткә ия булганын яхшы белә. Шуна да ул бу киеренке көннәрдә кулыннан эшен ташламады, тырышты, ары чапты, бире чапты. Шушы кайнар көннәрдә үзеннән күпкә олы яшьтәге, ләкин нефть чыгаруда шактый тәжрибә туплаган оператор абзыйлар белән дә уртак тел тапты Тыныч холыклы, үзе башлап йөгерә торган яшь инженер аларга да ошап куйды. «Монын белән эшләргә була»,—дигән нәтижәне алар әнә шул җаваплы көннәрдә чыгарганнардыр, мөгаен. Эш-мәшәкате күп булса да, Данил ара-тирә күңелен давылга дучар иткән сылу кызны да искә ала торды. Ә бер кичне эштән кайтканда ул аны тулай торак каршында очратты. Бүген дә ул тәненә ятып, үзенә килешеп торган аксыл күлмәктән, биек үкәчәле ак туфлиләрдән. Тик күзләрендә генә монсулык. кайгы билгесе һаман бетмәгән. Берүзе арлы-бирле йөренә. Данилны күрү белән анын йөзе бераз ачыла төште. —Хәерле кич! Мин бит сезне көтәм,—диде ул. Анын болай килеп чыгасын Данил һич көтмәгән иде. «Сезне көтәм » Егетнең эченә җылы йөгерде, күнелендә өмет ялкыны кабынды. —Хәерле кич. . —Зинһар өчен гафу итегез. Сез беркөн безгә шундый да зур кайгыртучанлык күрсәттегез... Ничек дип әйтергә дә белмим инде Рәхмәтемне әйтергә килдем.. Сезне монда яшисез дип әйткәннәр иде. Кичә дә килгән идем. Менә, алыгыз әле шуны, дип кыз Данилга кулъяулыкка төргән бер нәрсә сузды. —Нәрсә сон ул?—диде Данил, нигәдер шиккә төшеп, әйбергә һич кагылмыйча. —Булышканыгыз, хезмәтегез өчен. Автомашинага да түли алмый калдык... Ирем түләргә кушты. Данил бу төргәкчектә акча икәнлеген аңлады һәм анын кинәт башыннан төрле уйлар узды, жаны рәнҗеп, кәефе китте. Ләкин сабырлыгын җуймады, салкын канлылык белән: _ —Сез мине кимсетәм дип уйламыйсызмы?—диде. Каршысында басып торган монсу күзле гүзәл хатыннын кинәт чырае сытылды, ә башы сизелер- сизелмәс кенә бер якка селкенеп куйды. -И-и. Ходаем Зинһар өчен, зинһар өчен, гафу итегез! Ьу турыда мин үзем дә шулай булмагае дип уйлаган идем. Әллә ничек шунда Ирем бит... Анын әрнүдән монсуланып киткән кетләреннән яшь бөртекләре атылып чыкты Дан ил моны көтмәгән иде. анын үпкәсе шунда ук жилгә очты. -Жә. жә. тынычланыгыз. Сезгә борчылырга ярамый, үзегезне сакларга кирәк.— диде ул.—Ирегезнең хәле ничек сон әле. тереләме? Б> вакытта хатын бәләкәй кулъяулыгы белән яшьле күзләрен сөртеп маташа иде. —Терелә дип... Терелә торган түгел инде.—диде ул авыр сулап,—Ята әле. Больницада һаман. Үзем дә менә сезне күрер өчен генә чыккан идем Яныннан киткән көнем сирәк... Анын тавышы йомшак, ягымлы һәм. хәсрәтле Яшь кенә хатын, һәрхәлдә Данилдан олырак түгел, ә кайгы-хәсрәтне батманы белән татырга өлгергән ахры. Мин сезнен турыда көн-төн уйлыйм, кемнәр сез. кайдан килеп чыктыгыз'.’—диде Данил уйланып кына, гади итеп.—Ләкин, күреп торам, бу турыда аңлашырга вакытыгыз юк. Шулай да исемегезне әйтсәгез иде Мин үзем Данил атлы. Әгәр бер-бер ярдәм кирәк булса, эндәшегез, мин кулымнан килгәнне эшләргә тырышырмын —Ай. рәхмәт! Мин—Дилә. Ә ирем Наил исемле. Кызганыч, биредә безнен беркемебез дә юк. Иремнен туган авылы ерак түгел-түгелен. —ул кулындагы сәгатенә карады —Соңга калам инде. Очрашмый тормабыз әле Сезгә бик зур рәхмәт Сау булыгыз!.. Ул ашыга-ашыга китеп барды. IV Башына төшсә башмакчы буласын. Диләне тәүге тапкыр күргән көннәрдә Данилнын күңелендә давыллар уйнады, хисләре ташкын булып ташты. татлы хыялларда гизде. Ләкин сонгы очрашудан сон ул басынкыланып калды: Дилә—ир хатыны лабаса. Ничек бу турыда анын башына килмәде? Яшьрәк шул әле. тәжрибәсе аз: чибәр кызларга хужа тиз табылганын белеп җиткерми Менә моннан сон белә башлар инде. Әйе. чибәрләр, көмеш акча кебек, жирдә ятмыйлар, аларны тиз табып алалар... Басынкыланса да. Данилнын күңеленнән чыкмады гүзәл хатын. Очрашып, танышып киткәннән сон анын тагын күрәсе, сөйләшәсе килде Дилә белән күрешеп сөйләшү—үзе бер гомер. Юк. гади генә кеше түгел ул! «Югарыдан. Асылъяр кебек морзалар нәселеннән, аксөяк»,—диде бит әле бораулаучы Тимеркәй лә. Каян уйлап тапкан диген син андый чагыштыруны: морзалар нәселеннән... Эштәме, юлдамы, өйдәме—Данил әнә шулай гел Дилә турында уйлап йөрде. Ир хатыны турында шулай җенләнергә тиеш тә түгел югыйсә. Ләкин бу дөньяда булмаган хәл юк бугай Күнеле тартылгач, нишләсен сон? Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Данилнын эштә тагын мәшәкате артты, бистәгә кайткан чаклары бөтенләй сирәгәйде. Шулай да. бәхете бар икән, шушы сирәк кайткан кичләрнең берсендә ул Диләне тагын очратш Диләнең йөзе һаман уйчан, монсу. Тик үзен бик тыныч тота. —Бераз больница исен таратыйм, саф һава сулыйм, дип төштем. Әле кибеткә кереп Наилгә фруктылар да аласым бар... Гел күптәнге танышына сөйләгән кебек сүз башлады Дилә, һәм дәвам итте: —Сезгә рәхмәт инде, теге вакытта бик-бик булыштыгыз, игелекле егет икәнсез... Сүз артыннан сүз китеп, алар күп нәрсә хакында сөйләшергә өлгерделәр. _ Дилә үзе авыл кызы икән. Үзенә әле егерме өч кенә яшь, ә ире бишенче дистәсен тутырып килә. Яшь чак—жүләр чак. Урта мәктәпне тәмамлаган елны бәхетен эзләп ул Урал якларындагы әнисенен туганнан туган апаларына китеп бара—йә укырга керергә, йә эшкә урнашырга була исәбе Эмма институтка керү имтиханнарын бирә алмый Әллә каян килгән татар кызын институтларына кабул итәргә ашкынып тормый Уралдагы урыслар. билеттагы сорау өстене сорау яудырып, үткәрмиләр аны. Эшнең дә ошаганы табылмый. Апаларына җизнәсенен дусты, ул хезмәт иткән полк командиры килеп йөри икән. Шонталы мишәре. Ике татар бергә кич утыралар, шахмат уйныйлар, чәен-мәен эчәләр, серләрен уртаклашалар. Дилә килеп төшкәннән соң мишәр якташ һәркөн күренә башлый. Ул вакытта әле сәламәтлеге нык. Төз. таза гәүдәле, иңнәрендә полковник погоннары Яшь кызны ул йә кинога, йә концертка чакыра. Тик үзе турында артыгын сөйләми Дилә апасыннан анын кайчандыр кемгәдер өйләнгән булуы, ниндидер бер мөһим сәбәп аркасында аерылышулары турында да ишетә. Үгезнең мөгезеннән эләктерергә күнеккән хәрби җитәкче озынга сузмый, кызнын кулын сорый. —Синең укуың да, эшләвең дә кирәк түгел мина. Мин тапкан мал икебезгә генә түгел, туачак балаларга да җитәр. Син бәхетле тормышта яшәячәксең, тик синең миңа тугрылыклы хатын булуың кирәк,—ди ул. Нигәдер, «тугрылыклы хатын» дигән сүзгә аерым басым ясый. Әллә инде авызы пешкән бахырның? Олы яшьтәге дәрәҗәле хәрбинең дәгъваларына башта хөрмәт йөзеннән генә каршы килгән кыз, буар елан тарафыннан сихерләнгән куян сыман, үзе дә төшенеп җиткермәстән, анын ирегенә буйсына. Бу хәлендә ана апасы да төпле киңәшче була алмый, киресенчә: — Нәрсәсе ярамаган? Чибәр, таза ир уртасы кеше, кулында малы бар Балда-майда йөзеп, үз кадереңне үзен белеп кенә яшәрсең,—ди Бәлки ул артык кашык сеңлесеннән, аның мәшәкатьләреннән тизрәк котылу өчен шулай әйткәндер9 —И-и, апа, яратмыйм бит мин аны. һәм ярата да алмаячакмын—әти белән бер яшьтәге кеше бит ул,—дип ачыргалана яшь кыз. —Әллә мин жизнәнне яратып чыктыммы? Өлешенә тигән көмешен инде. Барысы да яратып кына чыкмый тормышка. Хатын-кызнын язмышы шундый: кем туры килә. Ошаганны көтәм дип, бөтенләй утырып калуын бар Бер яши башлагач, яратып та куярсың әле Озак уйлана кыз. озак тулгана, тик башка сайлар юл тапмый—риза була полковникка чыгарга. Бер. ике, өч ел яшиләр алар бергә. Тыныч, имин, мул тормышта яшиләр Ләкин болай яшәү генә яшь хатынны канәгатьләндерми, чөнки Диләгә апасы өметләндергән «яратып кую» хисе килми. Рәсәйнең башбаштак армия тәртипләрен сеңдереп, шуның явыз рухы белән көн үткәргән олы яшьтәге офицерның иксез-чиксез хыял белән яшәгән яшь хатынында артык гаме дә булмый Хезмәтенә иртә чыгып китә, соң кайта, көне-көне белән кайтмый калган вакыты да була, хәрби өйрәнүләр, тревога, тагын әллә нәрсәләр... Ирнен бар таләбе-бала тап! Дилә каршы түгел, бала табарга риза берне түгел, икене, өчне дә табар иде ул, ләкин авырга кала алмый Сәбәбен эзләп табибларга да мөрәҗәгать итеп карый. Алар исә яшь хатынны сәламәт дип табалар Ике арада ризасызлык туа, болаи да.тулы I аңлашу, җылылык, гармония җитенкерәмәгән тормышта тынычлык бетә. Әллә сон ирен дә, Уралын да, туганнарын да ташлап, туган-үскән якларга кайтып китәргә дә, тормышны яна баштан башларгамы дип тә уйлый Дилә I ик шушы киеренке көннәрнең берсендә полк саклаган үтә яшерен объектта көтелмәгән хәл—зур авария була. Әлеге фаҗига булып, ике-өч сәгать узуга Диләнең ире атылып өйгә кайтып керә. —Давай, тиз генә җыен да, поездга чап,—ди. —Нигә? —Авария, страшная авария... —Булса ни? Сине ташлап кая китим мин' ___ Юк Дилә, немедленно җыенып китәргә кирәк. Жизнәннен гаиләсе дә, башка бик күпләрнең гаиләләре дә китә. Монда ун минутка да калырга ярамы ___ңи шләп9 Нәрсә булды сон?—дип һаман аңламый азаплана ваемсыз яшь хатын. —Авария дим бит, страшная авария... —Сон. анын нинди зыяны бар мина синен янында калырга? Эшнен асылын аңламаган яшь хатынның гамьсезлеге ирен чыгырыннан чыгара: —Син нәрсә, тинтәкме, атлә тинтәк булып кыланасынмы ’ Әллә атом радиациясенең нәрсә икәнен белмисеңме? Или жить надоело?—дип кычкыра ире шартлый язып. Шуннан сон гына Дилә хәлнен асылына төшенә. —Кая китим сон мин хәзер? —Теләсән кая кит! Әйтик, туган авылына, лишь бы подальше отсюда. лишь бы подальше. И побыстрее!.. —Ә син? -Мин дә китәр идем, бик китәр идем. Но не мо|-у—служба... Дилә өч айлап авылда, атасы-анасы йортыңда яши Өч ай иреннән хәбәр килми Дилә аптырап бетә, анын гөн йокылары кача, инде нәрсә эшләргә дә белми Ниһаять, бер көнне ире кайтып төшә. Типсә тимер өзәрдәй нрнен шәүләсе генә калган. Атом-төш кораллары җитештер', оешмасындагы аварияне бетерүдә катнашкан хәрбиләр, шул исәптән Диләнен ире дә. күп микъдарда радиация-нурланыш алганнар икән. Хәбәр бирми торган өч ай буена ул госпитальдә яткан, тик сәламәтләнүгә өмет зур түгел Башка чара юк—полковникны да. башка күп кенә хәрбиләрне дә. инвалидлык группасы биреп, пенсиягә озатканнар. Туган авылыма якынрак булырмын дип. Башкортстан җиреңдә. Ык буенда туган отставкадагы полковник Аккүл бистәсенә тукталырга, шунда фатир атып төпләнергә карар кыла. Озаккамы? Анысы инде Аллаһы кулында Әнә шулай килеп чыкканнар алар Аккүлгә. Хәзер ир көннән-көн сулып бара Электән дә авыр холыклы кеше, хәзер бөтенләй үз эченә бикләнгән, көн буена да сүз катмый, чырае карангы Күрәмсен. уйлары җинел түгел. Үзенең каты авыруга тарыганын белә, анлый һәм үлеп китүдән дә шикләнә. Шунамы. ул еш кына япь-яшь хатынына аптырашлы күзләре белән озак итеп сынап карап тора, тик эндәшми. Ә Дилә күнелсез. боек булса да. зур сабырлык һәм түземлек белән, үз-үзен аямыйча аны карый, анын турында кайгырта, чөнки һәр намуслы хатын өчен ир хакы бар Ир хакы—Тәнре хакы —Тормышның бер яме калмады. Барысы да ишелә, җимерелә, челпәрәмә килә Белсәгез иде мина ничек авыр булганын.—диде Дилә кайтып китәр алдыннан V Бораулаучылар нефть чыгаручыларга берьюлы тагын бер төркем скважина тапшырдылар Аларнын барысын да яна оештырылган участокка бирделәр Участокның җитәкчесе итеп яшь инженер Данил Субаев билгеләнгән иде Ул үзе дә. анын оешып килгән яна коллективы да муеннан эшкә чумды Көнләп кенә түгел, тәүлекләп китмәделәр нефтьчеләр яна скважиналардан Бу вакытта эш башында торган яшь белгеч бистәгә кайтып ял итүне бөтенләй онытты. Барысы да жанын-тәнсн биреп эшләп йөргәндә, бот күтәреп яткан җитәкче турында нәрсә әйтерләр? Шул киеренке көннәрнен берсендә участокка Данилны эзләп Тимеркәй килеп төште Буровойда бергә эшли торган бер иптәшенен мотоциклына утырып. Данилны иртәдән бирле эзлиләр, тик таба гына алмыйлар икән —Менә кайда югалып ятасын икән, җәһәннәм тишегендә, һич эзенә төшәр хәл юк.—дип битәрләп алды Тимеркәй дусларча. — Нәрсә булды, әйт тизрәк.. —Хәерле хәбәр түгел, малай. Теге чибәр хатын сина язу җибәргән Менә, укып кара үзен,—дип ул Данил га кул кисәге кадәр генә кәгазь сузды Анда «Данил! Наил вафат Булышчым юклыгы сезгә мәгълүм. Кая барып бәрелергә дә белмим Иртәгә үзенен авылына алып китәргә, шунда җирләргә уйлаштык. Тик ярдәмчеләрем аз. Дилә...* «Иж» мотоциклына алар өчәүләшеп утырып кайттылар. Бистә зур түгел—полковникның фатирын тиз таптылар. Хәрби комиссариаттан вәкилләр дә килгән, тик чирек гасырдан артык гомерен, бар көчен данлыклы Совет Армиясе сафында илнең сугышчан куәтен ныгытуга, какшамаслыгын тәэмин итүгә кызганмаган өлкән офицерны соңгы юлга хөрмәт белән озатырга мөмкинлекләре юк икән. Мәрхүмнең ярлы авылдан килгән туганнары да, тирән кайгыдан йолкып аткан гөл чәчәгедәй сулып, суырылып төшкән яшь хатыны да тулы аптырашта. Ишектә Данил күренгәч, Дилә ничектер талпынып куйды һәм елап җибәрде. Шул мизгелдә Данил үзенең мәрхүмне сонгы юлга озату мәшәкатьләре өчен тулы җаваплы кеше икәнлеген анлады. Тагын ун-унбиш минуттан ул промысел җитәкчесе янында иде. Олыгаеп, чәчләре көмешләнеп килгән промысел җитәкчесе Евгений Иванович дөньяны яхшы таныган, тәҗрибәле кеше иде. Данилнын әйткән сүзен ике җөмләдән үк атады. Шундый зур дәрәҗәдәге хәрбине сонгы юлга, бөтен йолаларны истә тотып, хөрмәт белән озату өчен кирәк булган бар мөмкинлекләрне эшләде: матди ярдәм дә күрсәтте, оркестр, транспорт турында да кайгыртты, өстенә кызыл йолдыз беркеткән һәйкәл дә әзер булды, такталар да озатылды. —Җирләүне үзең оештыр, йөзебезгә кызыллык килерлек булмасын,— диде ул Даннлга. Матәм маршы белән озаттылар мәрхүмне соңгы юлга. Җирләгәч тә, карабиннардан шатыр-шатыр атып, гимн уйнадылар. Данил да нефтьчеләр йөзенә кызыллык китермәде. Авыл халкы мен рәхмәт әйтеп калды ана Зираттан алар Дилә белән ин соңыннан чыктылар. Данил аны бераз озата барды Шул арада хатын кайгыларын түкте, иренен сонгы көннәрдәге хатен. сөйләгән сүзләрен искә алды. —Ах, үләсе килмәде аның.. Егерме җиде ел армиядә хезмәт иткәненә уфтанып бетә алмады. Үз башыма җитәр өчен генә сайлаганмын икән хәрби хезмәтне, диде. Без укыган елларда балаларның бар теләге укьггучы булу иде бит. Наил дә тарих укытучысы булырга хыялланган, ләкин университетка конкурстан үтмәгән. Үзе кебек ВУЗдан мәхрүм бер иптәшенә ияреп хәрби училищега барып кергән. Анда аларны ун куллап каршы алганнар. Гомере армиядә хезмәт итеп үтсә дә, тарих укытучысы булу хыялы сүнмәгән иде йөрәгендә. «Менә, отставкага чыгам да, мәктәпкә укытучы булып барам. Рәсәй тарихы чын тарих түгел ул, барысы да уйдырма, фәкать урыс дәүләте, урыс халкы интересларын гына истә тотып язылган тарих ул. Урыс дәүләте, урыс халкынын баскынчылык идеяләрен аклап, ерткычлыгын, мәрхәмәт- сезлеген батырлык, патриотлык төшенчәләре белән буяп һәм бутап биргән ялган, шапырынкы-күперенке, зыянлы тарих. Әнә шул тарих белән ничәмә- ничә гасырлар буе яшь буыннарнын миен агулыйлар хәзер...» Теләге тормышка ашмады, әйткәне фәрештәнең «Амин» дигән чагына туры килмәгән, күрәмсен... Саубуллашыр алдыннан Дилә күзләрен Данилга төбәде: —Рәхмәт сина. Данил, бик зур рәхмәт! Кайгымны уртаклашасын, мәшәкатьләремне күтәрешәсең. Уйламаганда-нитмәгәндә мина терәк булдың. Хәзер минем Аккүлдә синнән дә якын кешем юк.. Данил анын кулларын учына алды. Ни гаҗәп, куллары кайнар иде Диләнен Анын карасу-зәнгәр, кайгылы күзләреннән тагын яшь сытылды. Аннары түгәрәк, матур, ләкин таҗ кебек авыр башы, ниндидер бер газаплы көчкә буйсынып, егетнен күкрәгенә иедде.. VI Юл буе Данил Дилә турында уйланып кайтты. «Хәзер минем Аккүлдә синнән дә якын кешем юк... Моннан берничә атна элек бу ханым анын хыялына да ашмас кеше кебек иде. Ә хәзер ул аңа синнән дә якын кешем юк ли К V1 буенда тәүге очрашулар вакытында башын күтәреп күзен дә сирпемәгән гүзәл хатын, бүген бөтен кайгы-хәсрәте. мәшәкатьләре белән анын каршына килеп егылды. Юк, һич уйламаган иде ул шулай булыр дип. Күңелендә берничә көн давыл уйнады да, кинәт кенә басыла да башлады Шулай да Дилә кадерле аңа, әнә шул кайгы-хәсрәтләре, мәшәкатьләре белән кадерле Диләнен бу бистәдә якын кешеләре булмаган кебек, Данилнын да якыннары юк. Бүлмәдәше Тимеркәй белән бер-берсенә сыенып яшиләр, ләкин бу әле якын булу түгел, монын өчен бергәләп бер батман тоз ашарга кирәк. Ләкин Данил ярагамы сон Диләне? Бу сорауга егет әле анык кына жавап та бирә атмый «Юк!» та түгел, «әйе» дә түгел Әйтерсең лә шуны ачыклыйсы килде—ул учы белән битен кат-кат ышкып алды Киләбе чуалды анын—6ҮСЫ хак Диләне тәүге очраткан көнне Данил да. Тимеркәй дә анын ир-егет кулы кагылмаган кыз булуын теләгәннәр иде. Юк. булмады Үз кыйммәтен, үз кадерен белмичә, агасы яшендәге кешегә кияүгә чыккан алтынын бакырга саткан. Кызлар күрсәм кызамын. Ун кулымны сузамын; Кыз дигәнем хатын булса. Сулга карап узамын... Тимеркәй беркөнне сөйләшеп утырганда, әнә. шушы такмакны такмаклап алды Жор да сон үзе! Сүз сөреше, тел төбе, уе гел егерме яшьлек егетләрнеке түгел, ә гомер иткән аксакалларныкы диярсен. Тик. ни генә димә. Данилнын күңеле бүген әнә шул хатынга тартыла Әллә сон артык чибәр булгангамы'.’ Ир-атнын. матур хатын-кыз күрсә башы-күзе әйләнә анысы, һәр ялтыраган нәрсәнен алтын булмавын да онытып жибәрә ул кайчакта.. Кайта-кайта егетнен уйлары икенчегә күчте. Әллә ничек, туган авылы, ата-анасы. сенлесе исенә төште анын Күптән кайтканы юк шул. Бер кайтасы, барысын да күрәсе, урманга кереп чыгасы, һавасын сулыйсы. Якты аланга барып күл буенда балык чирттерәсе килеп китге. Өсте-өстенә өелгән зш. төрле мәшәкать белән ул туган якларына кайтып килүне бөтенләй онытып жибәргән икән бит Урманчы малае Данил урманда үсми, кайда үссен ’! Кышкы айларда урманда сирәгрәк булса да. җәен ике-өч көнгә бер. ә кайвакыт көн саен булырга туры килә иде ана. Атасының яраткан сүзе малайның күңеленә мәнге сенеп калды: — Урманда кешегә дүрт агач кирәк нигезгә—имән, бурага—нарат себеркегә—каен, чабатага—юкә.. Дөрес, Данил монын белән бик үк килешеп тә бетми, анын үз карашы да бар Атасы бурага нарат диде, ә аларнын өе усак, мунчалары юкә бүрәнәләреннән Ә утын? Авы;! кешесе утынсыз бер көн дә яши алмый: аш пешерәсеме, чәй кайнатасымы, ипи саласымы—утын, утын! Инде чатнама салкын кышкы айлар турында әйтәсе дә юк—өйдә җылы тотар өчен мичкә ягарга атнасына бер олау коры угын кирәк. Малайның беләкләре бераз ныгый башлау белән атасы аны урманга утын алып кайтырга, аны бушатырга, кисеп турарга, ярырга тарта башлады Утын, печән, себерке әзерләү, җиләк, гөмбә жыю. юкәдән кабык яру. анасы белән зелпе кайрысы жыю. питомникта яшь агач үсентеләре утырту, аларга чиләк белән ташып су сибү, карап үстерүләр. Данилнын ин яратканы—күрше малайлары белән Якты аландагы урманчы өе—кордонда берничә көн кунып, күлдән балык тотып яту. Менә кайда ул дөнья рәхәте! Хәзер үстеләр шул. тормыш мәшәкатьләренә чумдылар, ул рәхәт көннәрне сагынып искә алырга гына калды. Әле институтта укыган елларда да Якты аланда балык тотып яткалады Ә менә хәзер бетте. Аккүлгә киткәннән бирле анын тормышы китекләнә башлаган сыман—урманны ерактан гына күреп йөри. Шулай да. бер кайтасы килә анын авылга, бер утырасы килә Якты алан күле буенда. Ләкин хыялы тиз генә тормышка ашмады Эшне жирснә җиткерим дип. тагын атна-ун көн узды. Ниһаять, промысел җитәкчесе яшь белгечкә өч көн ял бирде. Күчтәнәчләр алып, юлга җыенып маташканда, тулай торак ишеген кагып Дилә килеп керде. Данилнын авылга кайтып китәргә җыенганын белгәч, башта сөмсерләре коелып, аптырап калган иде. аннары, һушына килеп: «Мине дә калдырма, үлек чыккан фатирда ялгыз башым яшап акылымнан шашам»,—диде Бөтенесе берьюлы хәл ителде. -Әйдә, кайтсын! Әллә ияртеп кайтмаслыкмы* Мондый чибәрне күреп өйдәгеләр «аһ» итәчәкләр әле. Яраткан кызым, диярмен Хәзер кем ияртеп алып кайтмый йөргән кызын яки сөйгән егетен? Урманга. Якты күл буена да бергә барырбыз. Дилә дә кайгысыннан, хәсрәтеннән, авыр уйларыннан бераз арыныр. » VII Акташта кунакларны шатланып та. бераз гына гаҗәпсенеп тә, сагаеп та каршы алдылар. «Әллә эшкә барып урнашмас борын үләнергә дә җыенамы бу Данка?»—дип баш ватты анын анасы. Атасы исә: «Әй. үләнсә-үләнер инде, белемен алды, эшен башлады, катын алса, тормышы түгәрәкләнер, оныклар үстерербез»,—дип үз-үзен юатты. Төсе-бите. буе-сыны белән гел анасына охшаган сенлесе генә андый уйларны уйларга өйрәнмәгән иде әле. урысча сукалый башлаган ерык авызлы студентка: -Ой. какая замечательная пара. поздра&тяю!»— дип. абыйсын да. Диләне дә берьюлы килеп кочаклады Аннары өч хатын-кыз бергатәшеп шау килеп табын әзерләделәр Микулай өстәлгә каяндыр бер сургыч башлы «малайны» да чыгарып куйды. Инде участок җитәкчесе булып киткән улынын уңышларын билгеләп үтмәү гөнаһ булыр. Ата белән ул. чәкешеп, берәр жамыяк кабып та куйдылар. Атасынын улына сораулары күп иде. нинди эш. авыр түгелме, җитәкчеләр белән мөнәсәбәте ничек, фатир бирерләрме?. Данил һич авырсынмый, сабыр гына бәйнә-бәйнә җавап бирде. Сандра нефть эшендә җитәкче булып киткән улынын үз эше турында төпле итеп сөйләвенә сокланып утырды. Тик соңыннан Данилнын: «Без Якты күлгә балыкка, ял итәргә барабыз»,—дигән сүзләре генә аны аптырашта калдырды. Ләкин тормыш юлыннан мөстәкыйль атлаган бу егетнен теләгенә каршы килүче булмады. Нәрсә эшләгәннәрен үзләре белә торганнардыр... Бераз ризык, тоз-шырпы. кармаклар, төнлә салкынча булыр дип одеяллар алдылар да. урманга менеп киттеләр. Аларга инде ничә ай Данилны сагынып торган Актүш тә иярде. —Әйдәгез сун. ат белән менгереп төшим үзегезне.—диде Микулай улына, алар чыгып барганда. —Юк-юк. әти. без үз җаебыз белән, җәяүләп кенә менәрбез,—диде Данил.—Син ял ит. Жәй үтеп тә бара—июль ахыры. Зәңгәр күк йөзе, бүз тарткан кебек, аксылланып тора. Тып-тын. тик үлән арасында чикерткәләрнең чер-чер итеп черелдәшүе генә ишетелә. Ярты чакрым үттеләрме-юкмы. урманга килеп керделәр. Урман сихри тынлыкка чумган. Каен ачысы, ылыс, гөлҗимеш чәчкәләре, абага һәм башка үләннәрнең исенә туенган арба юлы борыла-сырыла сөзәкләп эчкә, һаман эчкә үтә. Купшы төклетуралар чәчкәдән чәчкәгә кунып бал җыялар Куе чыршы ботаклары аша үтеп кергән кояш нурлары алтын сыман пәрәвезне хәтерләтәләр. Инде көн кичкә авышкан Кошлар тынган Жәнлекләр дә өннәрендә ята. Данил белән Дилә генә, тирә-якка карана-карана. һич ашыкмый шул юлдан алга баралар. Ә Актүш ал ардан да алдарак элдертә Ул юлнын әле бер ягындагы куаклар арасына, әле икенче ягындагысына кереп- кереп китә, иснәнә, аяклары белән җирдә тырнана да. кабат юлга чыга, басып Данил белән Диләнен аңа якын килгәнен көтеп тора. Якыная башлагач, тагын үз юлын дәвам итә. Бу юл Данилга күптән таныш. Дөрес, сонгы ике-өч елда анын биредә йөргәне булмады, чөнки Чалкантау урманында яна урманчы өе салдылар, ә мондагы урманчы өе ташландыкка әйләнгән сыман булып калды, аңа урманчылар да. аучылар да юлны оныта башладылар. Ә Данил өчен ин кадерлесе—Якты күл. анын керкә балыгы, шул балыкнын комсызланып чиртүе, аны су өстендә уйнатып тартып чыгару. Дилә өчен исә бу урман да. анын юлы да таныш түгел иде әле. Ул агглть слли карасу-зәңгәр күзләре белән яшел дөньяны айкый, эчтән генә гаҗәпләнә, соклана Анын йөзендә кайгы төсмерләре җуелып, кызыксынулы җан тынычлыгы һәм хыялга бирелү билгеләре чалына башлады Вакыт-вакыт анын йөзе яктырып китә дә. елмаю чалымы абайлана. Данил ана борылып, туктап күзләренә карап тора, әйтерсен лә: • Күрәсеңме, мин сине нинди матур урманга, нинди хозурлы дөньяга алып чыктым’»—ди сыман Диләнен башы тулы уй Үзенеке кебек үк зәңгәр күзле, дулкын дулкын сары чәчле, төз һәм таза гәүдәле бу егет анын тормышына һич көтмәгәндә-уиламаганда килеп керде. Данил беренче күргән көннәрдә Дилә күзен дә сирпеп карамады дип уйласа да. Дилә күрми калмады аны. Хатын- кыз ул текәп карамаса да. чит карашны жаны-тәне белән сизә Бигрәк тә үзе белән кызыксынганнарның карашын тиз сизә ул. Дан ил га бәлки беркайчан да әйтмәс, ләкин үзеннән яшерә алмый: бу егет ана беренче коннән үк ошаган иде Карашы ук ниндидер өмет бөркегән сыман тоелды ана Иренен көннәре санаулы. ә ана әле яшисе дә яшисе Ире белән ул-бу була калса, кем аны юатыр да. үзе кем җилкәсенә барып таяныр? Ялгыз башын яшәү ай-һай авыр бу дөньяда. Шуна да ул бу тубал кебек сары башлы егеткә өметен баглады Тик аклармы ул аның өметен, алып килерме ана көткән бәхетен? Бүген иртән Аккүлдән ана ияреп чыгып китү, бәлки, дөрес тә булмагандыр Бераз тыйнаксызрак. әрсезрәк килеп чыкты Ахыры гына хәерле булсын! Шулай да бүген Дилә үзен таш дивар артындагы кебек сизә Гел шулай, гомер буена шулай булса икән... Урман һавасы исертердәй саф Дилә, күкрәген киереп-киереп, үпкаләре- нен ин арткы алешләренә барып җитәрлек итеп сулады шул шифалы һаваны. Алга таба юл тарая төште һәм Данил аркасындагы биштәрен бераз төзәтеп, алдан китте Дилә исә арый башлады бугай: — Барып җитәбезме әле?—дип сорады. — Юк әле Арыдынмы әллә? Хәзер ял итеп алабыз... Алар ике-өч ашъяулык чаклы гына бер аланда туктан, җиргә аудылар. Данил биштәреннән одеял алып, аска җәйде Телисенме-теләмисенме. Данил белән Дилә хәзер икесе дә шул одеял киңлегендәге урынга елыштылар. — Менә ул кайда дөнья рәхәте! Сина ничек, ошыймы?—диде Данил. Дилә озын кара керфекле күзләрен йомып, «Әйе» дигән мәгънәдә башын селкеп куйды һәм Данилнын җылы кулларын учына алды. Бу—рәхмәт сина. мина барысы да ошый, синен белән мина бик рәхәт, син мина хәзер бик кадерле, тик Ходай гына мине синнән аермасын, дигән ишарә иде. һәрхәлдә. Данил шулай анлады. һәм үзе дә җавапсыз калмады: Диләне кысын кочаклады да. башта моңсу күзләреннән, аннары кайнар иреннәреннән суырып үбеп алды Дилә әз генә дә каршылык күрсәтмәде, әйтерсен лә ул аны күптән көткән иде. Шушы үбешү мизгелендә аларнын йөрәкләре шашынып типте, сулышлары-ешайды, дөньялары онытылып торды Ләкин бер-берсенә икс генә дә сүз әйтмәделәр алар Мәгәр сүз әйтү кирәк тә түгел иде, ике яшь йөрәк бер-берсен болай да бик яхшы анлады. Кеше аягы басмаудан инде үлән белән капланып килгән тар юлдан алар тагын ун-унбиш минут бардылар һәм зур булмаган аланга килеп чыктылар Аланы бер хәл. анын яртысы—аксыл күлмәктән, чуклы-чуклы яшел шәл бөркәнгән кызлар кебек зифа каеннар, баһадирлар кебек ныклы тамырлар өстендә үсеп утырган юан-юан кәүсәле нарат һәм имән агачлары ышыгында көзгедәй җәйрәп яткан урман күле иде. Күлдән өстәрәк авыл мунчасыннан аз гына зуррак, ике бәләкәй тәрәзәле, бер ишекле, түбәсе юкә кабыгы белән ябылган иске генә өй тора. Өй тирәсе киртә белән әйләндереп алынган. Ишек төбеннән алып шул күл буена чаклы кабык сукмак салынган булган, ләкин урыны-урыны белән кабык череп, таркалып беткән Бу—урман каравылчысы өе, кордон иде Ниһаять, алар өйнен ишеген ачып, эчкә керделәр—ишегенең биге юк иле Кеше аягы сирәгәйгәч, өй бөтенләй ташландык хәлгә килгәндер, дип уйлаган иде Данил. ләкин, бәхеткә, алай булып чыкмады. Аучы-сунарчылар туктаы торалар күрәсен—эчтә савыт-саба, пычкы һәм балта, чалгы, кармак таяклары, мичкә ягарга утын, бер кап шырпы, бер савытта шактый гына тоз. тагын башка кирәк-яраклар үз урыннарында, хәтта дивардагы кадакта балык тозагы да эленеп тора Бер як дивар буенда кечкенә генә остәл, ә икенче ягында сәке. Дан ил җилкәсеннән биштәрен салды. Дилә дә кулындагы әйберләрен өстәлгә илтеп куйды һәм килеп Данилга елышты Данил аны тагын кочаклап алды Бер мизгелдән алар кабат үбешү хозурына бирелделәр. Ләкин онытылмадылар. Бергәләшеп өннең идәнен юып. чистартып алдылар. Данил ишегалдында электән калган ут ягу урынын рәткә китерде: урманнан казыклар кисеп чыкты да. аларны кагып куйды. Имән казыклары беркеткән өстәл, анын ике ягындагы эскәмияләрне дә рәтләде. Кабат урманга кереп, кочак- кочак коры утын ташыды Бер керүендә череп яткан усак агачы каерылары астыннан биш-алты корт табып, кармакларын караштырып, күлдән балык тотарга төшеп китте. Данил кая гына бармасын. Актүш анардан калмады, хәтта яр кырыена балыкка төшеп утыргач та ул анын янына, су кырыена килеп ятты. Көзгедәй якты су өсте, кармак таяклары, калкавычлар Актүштә үзенә күрә бер дәрт кузгата булса кирәк. Данил белән анын Көмешсу буена күп тапкырлар шулай балык тотарга төшкәннәре бар. Ә менә урман уртасындагы күлгә сонгы вакытта килгәннәре юк. Урам эте генә булса да. Актүштә аучылык сизгерлеге җитәрлек. Шуңа да ул кармак ташланган су өстенә карап, әледән-әле сабырлыгын җуеп чинаштырып ала. «Әйдә, тартып чыгар инде тизрәк, бәлки мина да өлеш чыгарырсың, ашыйсы да килә башлады».—дип әйтә сыман. Якты алан— Данилнын ин яратканы. Микулай бирегә хатынын һәм балаларын атлы арбага утыртып җәенә биш-атгы мәртәбә алып килә торган иде Баш урманчы итеп куйгач, анын гаиләсенә вакыты җитми башлады, эше күбәйде. Җиләк вакытында—җиләккә, җылы янгыр явып үткәч, тегендә дә монда башын калкыткан симез аяклы ак гөмбә җыярга, аннары мунчага каен себеркесе әзерләргә, август ахырында исә чикләвеккә килми калмыйлар иде. Данил өчен ин хозурлысы—күлдән балык тоту. Бу күлне гел күл генә дип тә булмый. Анын суы—көмеш кебек чиста, үтә күренмәле, чөнки күлдән биш-атгы йөз метрда гына өстә, тау итәгендә унлап чишмә агып чыга. Гаҗәп хәл: тау астында түгел, ә бәлки анын урта бер җиреннән агып чыга ул чишмәләр Сулары салкын. Шуна да күлнен лә суы җылы түгел, кызу көннәрдә дә су керәм. коенып чыгам, дия алмыйсын Әмма балыгы күп. Әллә ничә төрле балык бар анда, ләкин ин затлысы—хан балыгы, ягъни, керкә. форель. Кайбер җирләрдә аны ала балык дип тә атыйлар Күл өсте тын. Биек-биек нарат, каен, юкә, усак агачлары аша бирегә жил дә үтеп керә алмый. Шул агачлар ышыгында ап-ак төнбоек чәчәкләре белән бизәлгән күл өсте зур. якты көзгене хәтерләтә. Эре-эре балыкларның әледән-әле шул тынлыкны бозып чутгылдап сикерүеннән яр буендагы калын, нык сабаклы әрекмән яфраклары өстендә тынып утырган энә караклары куркып очып китәләр дә. күл өсте тынычлангач, кабат әрекмәнгә килеп куналар. т Жанга рәхәт һәм тыныч. Данил кармагын суга ташлады Ташлады да, дулкынланып балык капканын көтә башлады. Каз каурыеннан ясаган калкавычнын очлы башы яшькелт су өстендә тырпаеп тора. Ул менә-менә батып китәр сыман. Шул калкавычка карап торулары үзе бер хозурлык Менә калкавыч кинәт дерт итеп куя, бер якка кыйшая һәм шул көе хәрәкәтләнә башлый. Бу вакытта инде авыз ачып тормаска, балыкны каптырып, тартып чыгарырга кирәк. Керкә балыгынын чиртүе—бер гаҗәп' Башта ул салган жименне каракларча гына, сиздермәскә тырышып тартып карый. Бу вакытта тәҗрибәсе булмаган балыкчы, балык капты дип. кармагын тартып та чыгара, ләкин балык капмый кала. Әгәр беренче тартуда ук ашыкмасан. керкә икенчесендә җимне комсызланып тартып китә. Бу вакытта ул инде чын-чынлап капкан бута Данил керкәнен бу хәйләсен күптән белә Атасы белән алар Якты кул буенда да Көмешсу буенда да балык тотып аз утырмадылар Ин бәхетле мизгелләр—эләккән балыкны дулкынлана-дулкынлана кармактан ычкындырып, тозакка салу вакытыдыр. И Әнә шундый һәркемгә дә аңлатуы мөмкин булмаган мөкатдәс минутларда Данил биш-алты балык тартып чыгарырга өлгерде. Ьу вакытта Дилә дә. өйдә эшен бетереп. Дан ил янына чыгып утырган иде Аннары алар икәүләшеп учак ягып, балык чистартып, өйдән алып килгән бәрәңге һәм ярманы да салып, оалык ашы пешереп ашадылар. Ул үзләренә дә. Актүшкә дә житге. Кояш калын дивар кебек басып торган мәһабәт агачлар артына төшеп югалды Сиздермичә генә энгер төште Әле һаман пыскып янган учакка Данил аледән-әле утын һәм чи үлән ташлаштырды. чөнки чи үлән төтен хасил итә. бу исә ябырылып килгән черки болытыннан сакланыр өчен кирәк иде. Шул учак янында Данил белән Дилә бер-берсенә сыенып карангы төшкәнче утырдылар, уй-фикерләре белән уртаклаштылар, назлаштылар Инде йоклап ял итәр вакыт та җитте Данил әле караңгы төшкәнче үк алан уртасыннан ин хуш исле үләнне чабып алып кергән иде. сәкегә шуны җәйделәр дә. өй эчен янып торган кисәү белән төтәтеп, черкиләрне качырып, ишекне ябып куйдылар. Шул секундтан алар икесе дә карангыда калдылар. Икәүдән икәү! Җиткән, хәтта күптән өлгергән таза егет һәм яшь. ирсез калган гүзәл хатын. Икесенен дә каны кайнап, икесенен дә теләге ташып торган чаклары Чишенделәр — Икебез бергә ятабызмыни?—дип пышылдады Дилә. Данилны үчекләгән сыман. —Аерым ятам дисән. әнә. идәнгә җәй урыныңны,—диде Данил да. хәйләкәр елмаеп, ләкин карангыда анын йөзен, әлбәттә инде. Дилә күрмәде — Юк. мин анда куркам,—диде ул һәм башкача сүз куертмыйча гына Дан ил га аркасын куеп килеп ятты. Данил анын өстене япты, аннары көрәк кебек куллары белән аркасына борып яткырды һәм ана иелде. Өй эчендәге караңгылыкка күзләре күнеп килә иде. Бәләкәй тәрәзәләрдән төшкән сүрән яктылыкта Дилә Данилнын иреннәрендә назлы елмаю, күзләрендә шаян очкыннар шәйләде Данил тагын иелә төште һәм шашып, суырып-суырып Диләнсн кайнар иреннәреннән үбәргә тотынды. Июль аенын соңгы төне аларга очсыз-кырыйсыз булып тоелды. Алар бу төндә керфек тә какмадылар, моңа вакытлары да булмады: сөештеләр, назлаштылар, иркәләштеләр. Тәмам арып-талып. хәлдән гаеп, сызылып тан аткач кына кочаклашып йоклап киттеләр Инде йокы сөреме белән аны томаланып барган бер мизгелдә Данилнын кичә: «Менә кайда ул дөнья рәхәте!!» дигән сүзләре исенә төште Диләнең. Әйе, дөнья рәхәт иде... Алар уянып киткәндә көн кичкә авышкан иде инде. Ләкин торып китү уйларына да кермәде: тагын бер-берсенен кочагына ташландылар, тагын ләззәтле һәм татлы сөешү дәртенә бирелделәр... VIII Акташка алар өченче көнне генә кайттылар. Юл буе икесе дә Якты аланда үткәргән хозурлы көннәр, төннәр турында искә алып, рәхәт уйлар уйлап, әледән-әле кочаклашып, үбешеп, назлашып кайттылар Данил Диләне үзенчә бәяләде. Ул ана бик ошады Институтта укыган елларында анын түшәген җылыткан кызлардан артык күрде ул аны кайнар, дәртле, тәҗрибәле Дилә исә парын үзенчә бәяләде: таза, көчле, ару-талуны белми. Данилга анын бигрәк тә «Иремнән сон син минем икенче кешем»,—дигәне ошады •Димәк, иренә тугрылыклы булган, мина да. үзенә өйләнә-нитә калсам, тугрылыклы булыр».—дип уйлады беркатлы егет Белсә икән ул үзенен чынында ничәнче икәнлеген—сәкедән тибеп кенә төшергән булыр иде Хәер, төшергән булыр идеме икән? Мирга яраган иргә дә ярый, диләр бит Дилә җиденче сыйныфта укыганда ук алдырды каймагын Ул елларда бер сыйныфта укыган балаларның җыйнаулашып табигать кочагына чыга торган гадәтләре бар иле. Ял көненә туры китереп, палаткалар, азык-төлек, савыт-саба, чиләк-казан алып, бер-ике көнгә урманга, яисә елга, күл буена чыгып китәләр Ашлар әзерләп, уеннар оештырып, жыр-бию бәйгеләре үткәреп, яна тәэсирләр, көч һәм илһам алып кайталар иде алар һәрхәлдә, балаларнын ата-аналары шулай уйлый иде Ләкин аларнын күбесе шушы культпоходларнын. пионерлагерьларнын бик күп кыз башына җиткәнен белеп бетермиләр, яисә соңыннан гына белеп алалар иде Ләкин инде сон була. Иртә өлгергән үсмерләр мондый форсатны ычкындырмаска тырышалар. Үз яшенә караганда шактый сабакка тартылган Эдик та ычкындырмады форсатны, уйнап көлеп, биеп туйгач, ул кызлар арасында аерым матур Диләне агачлар арасына алып кереп китте, кочаклады-үпте. әле яна гына калкып килгән күкрәкләренә кагылды, дәртләндерде, шашындырды һәм алар, ниһаять, юан кәүсәле каен артына авып төштеләр.. Ләкин Дилә артык кайгырмады, чөнки класста чиләк төбе төшкән кыз бер ул гына түгел иде Бу вакыйгадан сон кызга тынгылык бетте. Ачык авыз Эдик сертотмас үрдәк булды ахрысы. Диләне үз классы малайлары гына түгел, югары классныкылар да үзләренә музыка тыңларга, елга буена балык тотарга, урманга җиләк яки гөмбә җыярга чакыра башладылар. Ә бер чыгуда Диләне хәтта берьюлы өч егет чиратлашып яратты. Унынчы сыйныфны тәмамлаганчы да, аннан сон да, иргә чыкканчы да аның артыннан йөрүчеләр аз булмады. Дан ил белән бергә үткәргән хозурлы көннәргә кадәр үзе татыган, якаларын иснәштергән ир-атларның исәбен дә оныткан иде инде Дилә. Данил исә аның киртәдән чыккан хатын булуы турында башына да китермәде. Ишекне ачып кергәч тә. Сандра, тавышын күтәреп: —Сез кая жугалдыгыз?—диде. —Балык тоттык,—дигән булды Данил. —Ә балыгыгыз кайда? —Тотканын ашап бетердек, тотмаганы күлдә калды... «•Тотмаганы күлдә калды. ..» Ах, мур кыргырлары!. Бу көннәрдә Сандранын уйламаган уе калмады. Данил га ияреп кайткан, анын белән ялгыз башы урман уртасындагы кордонда кунып-төнеп калган чәчбинен нинди кеше булуы турында сорашып кала алмаганга да бик үкенде. Алар кайтып кергәч тә, ул бу хатасын төзәтү ягын карады. Ашын салып, чәен ясап өстәлгә чыгаргач, икесенә дә әкрен-әкрен генә сораулар бирә башлады. Сөйләшергә дә җайлы вакыт—Микулай эшендә иде. —Данка. улым, моны ничек акларга сун инде? Үләнешергә уйлыйсызмы, әллә болаи гына җөрисезме? Бер дә килешә торган эш төгәл бит әле бу. —Анысын үзебез карарбыз әле. Без бер-беребезне сынашабыз, характерларны өйрәнәбез... Хәзер шулай бит инде, әни. Син безне ачуланма,— диде Данил анасына, аны кочаклап. Йомшак күңелле Сандранын бөтен ачуы, үпкәсе шунда төкәнде дә калды. Шулай да, ул кунак кызына бирәсе сорауларын онытмады. —Кызым, кайсы жакныкы сун үзең? —Минем туган авылым моннан ерак түгел, апа. Каенлы Чишмәне белә торгансыздыр? , _ -Каенлы Чишмә? Жа Кода! Без үзебез дә җәшәдек бит ул авылда. Данкага өч кенә жәш иде без уннан киткәндә. —Шулаймыни '—дип гаҗәпләнде Дилә. —Шолай шул! Кем кызы сун син алайса? —Кем кызы дип.. Хәзер анда безнен беркем дә юк, әтиләр шәһәрдә ™Сун бит, Каенлыда мин белмәгән кеше жук иде теге кылларда. —Минем әти танылган бораулау мастеры Тимәшеаләр без... Сашра,Шнше?гәндер, Сафуаннын исемен генә белә, фамилиясен әллә хәтерләми, әллә бөтенләй белми иде —Самзу^а-ан?—дип шжсез гаҗәпләнү белән сузды Сандра. Бу минутта ул ничектер Уунайсызланып, калтырап куйды, битеннән ут, башыннан кот чыктьг^ нигәо 0йе Сафуан Тимәшев,—диде кунак кызы салкын канлылык белән —Яшьлегендә бик оста тимерче булган минем әти, ә хәзер танылган бораулау мастеры -Тимерче Сапуан кызы дисен инде Син анын ничәнче кызы сун° — Мин. апа. анын беренче кызы. Тагын сендем бар —Ә нигә сун азайса син үзенне Дилә дисен' 1 Сапуан кызы булсаң, син бит Даимә булырга тиеш! Кунак кызы коелып төште Көтмәгән иде ул мондый фаш итүне Сандра. чыннан да, бик яхшы белә икән бит Данил да Диләгә үзенең аптырашлы карашын төбәде Хәзер инде аңлатырга кирәк иле. —Әйе. минем чын исемем Даимә Ләкин мин ул исемне беркайчан да яратмадым, чөнки мәктәптә урыс малайлары мине «Дай!»—«На!». «Дай1- - На!»—дип үчеклиләр иде Шуна да мин үтемне Дилә дип йөри башладым,- диде кунак кызы, ниһаять, көчен жыеп Бер мәлгә барысы да аңлашылды кебек Ләкин Сандранын сораулары бетмәгән иде әле —Алайса, кызым Данка. безнен икебезне генә калдыр әле. сүзем бетмәде,— диде ул. Данил ишек алдына чыгып китте —.Азайса, кызым, дөресен әйт Якты азанда Данка белән ничек булдыгыз'’ — Ничек, ничек Мин. апа. таз хатын Ирем күптән түгел генә үлде Инде аңзый торгансыздыр, тол хатынга бернәрсә дә тыелмый бугай Сандра сөйләшә-сөйләшә торып өстәлдәге савыт-сабаны җыештыра башлаган иде. бу сүзләрдән сон кабат лып итеп утыргычка кңзеп утырды һәм тынсыз калды Киләбе чуалган иде анын. —Апа. сүзегез беттече°—диде шулчак чая хатын. —Жук. кызым, бетмәде әле,—Сандра үзен кулга алды. Ләкин сүзне ничек дәвам итәргә белмәде, аптырап калды. Гомере буе күңелендә саклаган, һичбер кемгә ачарга тиеш булмаган олы серне ачарга мәҗбүр иде ул. Шулай да сүзне башкачарак башлады. — Кызым, сез Данка белән бүтән очрашырга тиеш төгәл. . —Ә нигә? Ул миңа ошый, мин—ана Без бер-беребезне яратабыз Бу беркемгә дә тыелмый Әгәр ли өйләнешүгә барып җитә икән, мин мона каршы түгел Инде әйттем ирем үлде, үзем тол, балам-чагам юк—ялгыз Аккүздә ике бүлмәле фатирым, иремнән калган запасым бар. Тосем-битсм буем-сыным бар. дүрт саным төгәл. Улыгызга, кирәк дисә, ун бала табып бирермен Тагын нәрсә кирәк'* —Анысы шолайдыр да. тик... —Син кыз түгел, хатын, ә без Данилга кыз алырга уйлыйбыз, дияргә телисезме әллә’’ Белмим, апа, сезнен заманда ничек булгандыр, ләкин хәзер кызларны көндез чыра яндырып эзләсәгез дә таба алмыйсыз. Юк алар андый кыйммәтле товарны озак тотмыйлар безнен заманда.. Ах. каһәр! Үзен Сафуан кызы ди. ә үзе ничек чәтердәп тора Юк. бу бөтенләй Сафуанга охшамаган, гел анасы Гөлмәрфуга гадәте монарда. Ул шулай күзен бирсә дә сүзен бирми, гел үзенекен чәтердәп тора торган хатын иде Шул бит инде Сафуанны төп башына утыртты—баласы белән ташлап, үзенен сөяркәсенә ияреп чыгып качты. Сандра түзмәде, сүзне икенчеләтеп, аңлатыбрак әйтергә булды Тик монда да сак булу кирәк иде ана. —Тукта әле. кызым, тынна әле мине жакшылап Синен берәр качан бер агадан туган ике баланын үләнешеп жәшәгәнен күргәнен бармы'* — Ничек, ничек0—Сафуан кызынын күзләре тоз булды. Сандра сүзен кабатлады. — Ничек була инде ул алай? — Мына шолай булды инде, кызым. Зур грехымны ачтырдын син минем Ун бала табам дисен. Анысы жакшы Тик үз братын. Дамкадан сәламәт бала тапмассын—белеп тор! Жа Кода —дип уфылдады Сандра. Дилә-Даимә сүзсез калды. Ниһаять, ул төшенде булса кирәк Ике хатын бер-берсенен хәлен аңлап шактый гына карашып тордылар Тынлыкны Даимә бозды. —Шулай да. апа. кайсыбыз кемнен баласы сон без? Сандра елый-елый яшьлегендәге хәлләрне Даимәгә дә сөйләп бирде —Тик зинакар, кызым. Данкага әйтмә мин сүләгәннәрне. жәллә мине,— диде ул —Сүз бир! —Акладым. Сандра апа. борчылмагыз, әйтмәм,—диде Даимә. Бераздан Дан ил белән Даимә җыенып Аккүлгә китеп бардылар. Юлда Дания Даимәдән анасы белән нәрсә турында сөйләшүләрен белергә теләгән иде. Даимә «Ул—хатын-кыз арасында гына була торган сер. сорашма, әйтергә ярамый».-диде дә. Дан ил башкача бу турыда сүз кузгатмады Аккүлгә кайткач Данил эшенә чумды. Дилә-Даимәсе турында ана беравык онытып торырга туры килде Берничә көннән соң ул аны эзләп фатирына сугылды. Ишекне бер яшь хатын ачты —Сезгә кем кирәк? —Дилә кирәк иде,—диде Данил —Ә ул юк. китте. Без фатирларны алмаштырдык анын белән. —Ничек китте, кайсы якка'*.. —Мин аны сезгә әйтә алмыйм, чөнки ул әйтмәскә кушты. Ул: мине эзләп бер егет килер Әйтегез, килмәсен дә. сорамасын да. эзләмәсен дә. очрашуыбыз ялгыш булган, диде Данил аңламады. Күпме баш ватса да аңламады ул Дилә-Даимәнен шулай яшертен китеп баруының сәбәбен Күп тә үтмәде. Данилнын тормышында тагын бер вакыйга булып алды. Бер кичне эштән кайтып керсә, аларның бүлмәсендә бер яшь кыз жан-фәрманга идән юып йөри. Күрер күзгә уналты-унҗиде яшьләрдәге томрап торган ту зынкырак кара чәчле, конгырт-кара күзле, алсу ачык йөзле бик матур кыз Өстендә зәнгәр халат. Идән уртасында чиләк белән су. Кыз шул суга чүпрәк салып, манчып-манчып ала да. бөгелеп, бөтен идәнне иңләп, дәртле хәрәкәтләр ясап идән юа. Күренеп тора, бик унган кыз. Данилны күрү белән кыз бер мизгелгә туктап калды, кызарып, каушап китте һәм шул халәтендә: —Исәнмесез.—диде. —Исәнмесез.. Әллә син яна җыештыручымы? Кыз елмаеп куйды: -Юк. —Ә кем сон син. кайсы як җилләре ташлады сине безгә?—дип тезеп китте Данил ниндидер бер күтәренкелек һәм шаянлык белән.—Бәлки танышырбыз9 Мин—Данил. —Ә мин сезнен турыда ишетеп беләм. —Кемнән? —Тимеркәй абыемнан. —Алайса син—Тимеркәйнең сенлесе. —Әйе. Исемем—Фәридә. —Бик матур икән исемен. Фәридә Кудашева кебек җырчы булыргамы исәбең? Абыеннын бер дә сөйләгәне юк иде мондый да чибәр сенлесе барлыгы турында. —Ә ул сезнен турыда гел сөйләп тора. —Нәрсә сөйли инде? —Әйбәт егет. ди. , Сүз иярә сүз китеп, алар бер-берсе турында бераз мәгълүмат та алдылар. Фәридә быел урта мәктәпне тәмамлаган икән, кая да булса укырга керергә исәбе, тик кая керергә генә белми —Сез кайтканчы бүлмәне сафландырыйм, дидем. Кизүдә торучы апа чиләк, чүпрәк, күлмәгеңне чылата күрмә, дип халатын бирде Бүлмәгез бик үк тәртипле түгел, урыннарыгызны җыймагансыз,—дип. Фәридә егетне бераз битәрләп алды һәм иртән җыештырылмый калган ятак урыннарын бик пөхтә итеп җыештырып, рәтләп куйды. Озакламый Тимеркәи дә буровоеннан кайтып керде Сенлесе килүгә бик шат иде ул Тимеркәи чишенеп, юынып алгач, алар кунак кызын ияртеп өчәүләшеп ашханәгә киттеләр, аннан сон клубка кереп бергә кино карадылар. кинодан чыккач ганиы мәйданына сугылдылар Таниы мәйданында музыка уйный. яшьләр шау-гөр килеп бииләр Данил да Фәридәне уенга чакырган иде. ләкин кыз: «Мин таниы итә белмим»,—дип. чыкмады Тамашаны карап тору уңаенда Данил Тимеркәйне Фәридәдән чмткәрөк алып китте һәм. —Мондый гүзәл сеңден барлыгы турында нитә элек бер сүз лә әйтмәдең’—диде, үпкәләгәндәй —Сөйләгәнмендер Тик. күреп торасын, яшь әле ул. укыйсы, белем аласы, һөнәр иясе, кеше буласы бар Аннан Әле егет кулын тидергән кыл түгел ул. син үпкәләмә Синен әнә Дилән бар. барысына да берьюлы борын сузма, дустым. Данил Тимеркәйгә Диләнең суга чумгандай югалуы турында сөйләмәгән иде әле Әллә инде гарьлек иде аңа бу турыда сөйләргә, әллә үз җанын бимазалыйсы килмәде. Бу юлы түзә алмады, әйтте: —Дилә югалды. Тимеркәй дустым Фатирын алмаштырып, каядыр китеп барган ул. мина адресын да калдырмаган Безнең аның белән очрашуыбыз, танышуыбыз ялгыш булган, дип әйтеп калдырган. — Чынмы бу. әллә шаяртасынмы1’ -Юк. һич кенә дә шаяртмыйм Үзем дә аптырап калдым: нәрсә булды, ни ярамады ул хатынга'’ Үзем дә бер ахмак: ничә тиенемә кирәк иде мина тал хатын? Эх. бу сукыр хисләрне... Әйтерсең лә кызлар беткән бу дөньяда. —Да-а. парень. жәл. —Нәрсә, жәл? —Диләнең китеп баруы, дим Хатын булса да. шәп хатын иде ул, кайсыбер кызларың бер якта торсын Сиңа гына түгел, мина да бик ошаган иде—яшермим Да-а. жәл. —дип кайтып-кайтып уфтанды Тимеркәй — Күрәсен. беребезгә дә насыйп булмаган икән,—диде Данил үзенчә нәтижә ясап. Фәридә Тимеркәй абыйсы янында өч көн булды. Уңган кыз абыйсы белән Данил эшкә чыгып киткәнче таңнан торып аларга ашарга әзерләде, чәен кайнатты Алар чыгып киткәч якалары катып беткән күлмәкләрен, майкаларын юып, киптереп, төшкән сәдәфләрен тагып, үтүкләп куйды Егетләр биреп калдырган акчага кибеттән ризык алып кайтты. Хәлта бистә кырыена чыгып балыннан зур бер бәйләм төрледән-төрле малур һәм хуш исле чәчәкләр дә өзеп керде һәм пыяла банкага су салып аны өстәл өстен.л утыртты Фәридәнең бу кыланышлары егетләрне тан калдырды Бигрәк тә Фәридәнең уңганлыгына Данил сокланды. Ниһаять, өчүлашеп алар кызнын киләчәген дә хәл иттеләр. Мана унай форсат га чыкты. Нәкъ шул атнада Аккүл бистәсендә эшче яшьләр өчен Октябрьский нефть техникумының кичке филиалы ачылды. Югары белемле яшь белгеч Данил Субаевны шул филиалны оештырышырга, аннары төп фәннәр буенча дәресләр бирергә чакырдылар Фәридә дә шунда укый башлады Данил аны үзләренең промыселларына лаборант итеп эшкә урнаштырышты. Кызга тулай торактан урын ла бирделәр Тимеркәй дә шул ук филиалда укый башлаган иде. тик аны көзен хәрби хезмәткә алып киттеләр. Тимеркәйне поездга Бөгелмә вокзалына чаклы Данил белән Фәридә озата бардылар — Кара аны. Данил. Фәридә сенлемне обижать итмә, саклап кына тор,—диде Тимеркәй —Син аңа хәзер абый да. укытучы да, башкасы да Тимеркәйнең тел төбен аңлавы авыр түгел иде Кыска гына вакыг эчендә тыгыз аралашу. бер-берсенен хәленә керү, уй-фикерләрне, дөнья мәшәкатьләрен уртаклашып яшәү аларнын өчесен дә бик нык якынайтты Белемле, төпле акыллы Данил белән өлгереп килгән, киләчәккә якты хыяллар белән яшәгән Фәридә исә бер-берсенә егет белән кыз буларак тартылдылар Сөттән ак. кердән пакь күңелле Фәридәдә шул айларда тәүге сөю хисе бөреләнде Данил да бер мәртәбә янып-көйгән. хәзер инде тәмам акылга утырган, тормыштан сабак аттан, сабырланган. «Мина хәзер Дилә дә. Мидә дә кирәкми. Ходай мине Фәридәдән аермасын, ул минем өчен гомерлек яр булсын»,—дип яши башлаган иде. Көзге көннәрнең берсендә яшь белгечкә фагир бирделәр. Данилның шатлыгы эченә сыймады һәм бу шатлыкны анын кем беләндер уртаклашасы миде Кем белән’ Кызганыч, Тимеркәй дүсты армиядә. Ә, юк! Фәридә Фәридәкәй бар ич... Ул Фәридәнең тулай торагына чапты. Данилның Фәридәне эзләп бу тулай торакка тәүге килүе түгел иде. Фәридә юып. үтүкләп куйган күлмәк-майкаларын алырга еш килә ул. Кыз яңа гына эштән кайткан иде. Бүген чәршәмбе—укырга барасы юк, чөнки кичке укуга эшче яшьләр атнасына дүрт кенә көн йөриләр. Ашыгып-кабаланып килеп кергән Данилны күреп Фәридә аптырап китте, анын башыннан бербер көтелмәгән хәл килеп чыктымы әллә, дигән уй сызылып үтте. —Киен әле, Фәридә, барасы җир бар,—диде Данил. —Кая' —Баргач үзен күрерсен. —Куркыныч түгелме сон ул жир? —Юк, юк, куркыныч түгел. Гаҗәп җир! Абыйсына ышанган кебек ышанып йөргән Данилга ияреп чыгып китте кыз. Шулай да: —Кая барабыз сон инде?—дип сабырсызланды —Шүрәлеләр янына,—дип шаяртты Данил. Яңа төзелеш барган квартал ерак түгел иде. Әле хуҗалар күченергә дә өлгермәгән, шуна утлары да кабызылмаган ярымкараңгы ике катлы кирпеч йортнын икенче катына күтәрелделәр. Данил кесәсеннән ачкыч тартып чыгарды да. капшанып ишекне ачты һәм утларны кабызып җибәрде. Буяу исе анкып торган ике бүлмәле өр-яңа якты фатир иде бу. Патша сарае диярсең.. —Менә шул!—диде Данил Фәридәгә тантана итеп. —Әллә синеке? Әллә сина бирделәр?—диде Фәридә шатлыклы елмаеп. —Икебезгә бирделәр. Фәридә җаным, и-ке-без-гә! Кыз бераз аптырап, уңайсызланып китте, бер кызарды, бер агарды. Дөрес, хәзер Данил гел анын күңелендә, ләкин болай ук тиз булыр дип уйламаган иде чишелешне. Данил исә тыныч иде, ул сүзен дәвам итте: —Без хәзер икебез бербөтен. Мин беләм: син мине яратасын. Мин дә сине бик яратам. Әйдә, язмышларны бергә кушыйк, син миңа, мин сиңа гомерлек яр. терәк булып яшик. Мина синнән башка кеше кирәкми Кыз башын күтәреп коңгырт-кара күзләрен Данилның зәнгәр күзләренә төбәде. «Барысын да дөрес сөйлисенме сон син, алдашмыйсынмы, ышанырга буламы сина'.’ Мин бит әле бик яшь, тормыш итәргә тәжрибәм дә юк. укыйсым да, һөнәр-белгечлеккә дә тиенәсем килгән иде»,—дип уйланды ул. Нәкъ шул уйларын белгән кебек, Данил, Фәридәне җилкәләреннән алып, янына тартып китерде. — Икеләнмә! Укуынны дәвам итәрсең, мин сина булышырмын һәрвакыт, һәрбер эштә булышырмын мин сиңа, кирәк дисән, ант итәм. Ышанасынмы? Фәридә башта дикъкать белән анын күзләренә карап торды. Аннары: «Ышанам»,—дигән мәгънәдә башын селекте. Данил аны кысып кочаклады. Ике яшьнен кайнар иреннәре бергә кушылды. IX Бер мен дә утыз җиденче буровойны Акташ авылы янына китереп утырттылар. Геологик карта буенча скважина авыл уртасында булырга тиеш иде Шул ноктага авыл кырыеннан торып бораулап төшәргә булдылар. Бораулау бригадасы җитәкчесе, девон катламына кыеклап юл салу эшендә азау ярган, танылган оста Сафуан Тимәшев иде. Шул көннән башлап авыл халкынын тыныч йокысы күккә очты. Буровой көндезен дә, төнен дә гөлдер- гөлдер, дөбер-шатыр килеп эшли, ә әрсез борау каты тау токымын кимерә, җимерә башлады Беренче метрларны үтеп, «кондуктор» дигән юан торбаны төшереп, цемент белән катыргач һәм эшне башлау мәшәкатьләрен тәмамлагач, бораулау остасы, һәрвакыттагыча. җиңел сулап кунды. Хәзер инде даими бораулыйсы, җиргә тишек ясыйсы гына кала Эш бетте, көлтә җыясы гына калды, дигән кебек инде бу. чөнки кыек скважинаны бораулау үзе бер мәшәкать: әледән- әле кирәкле азимутны билгеләргә кирәк. Монын белән, әлбәттә инде, оста үзе мәшгуль. Бу лиләргә Сафуан инде күптән күнеккән. Ике дистәдән артык ел эчендә Iалн эшчедән, бөтен баскычларны үтеп, тәҗрибәле бораулау остасы булып җитешкән, шулар өстенә шактый вакыт ку рсларда белем алган Тимәшев эштә суда йөзгән балык кебек. Шуна күрә эштә анын артык кайгысы да булмый. Бүген Сафуаннын бердәнбер борчуы—Санлра. Буровоен Акташ янына куйган көннән башлап ул яшьлек мәхәббәте—Сандра-Саниясе турында уйлый Белә—ул шушы авылда Тик йортлары кайсы тирәдә икән сон? Әллә ничек шунда бер очрашасы, күрешәсе, сөйләшәсе килеп кигге анын гүзәл Сандра белән Юк инде, аны эзләп йортына барып керергә җөрьәт итмәячәк Сафуан Урамдамы, әллә кибет тирәсендәме очратса гына. Шундый өмет белән берничә мәртәбә кибет тирәсен эшләнде ул. Юк. Сандра күренмәде Бәлки танып га бетерми торгандыр? Егерме елдан артык вакыт узды бит инде атарнын китүенә. Ә. юк' Моннан жиде-сигез ел элек шәһәр ба ырымда очратты ул аны. ләкин сөйләшә генә алмадылар. Сафуан үзенен Мөршидәсе. Сандра исә Микулае белән иде. Бер-берсенә күз генә сирпештеләр Сандра яшьлегендәге кебек үк чибәр, тик бераз юаная төшкән иде. Беркөнне Сафуан кибет тирәсендә йөргән бер малайдан баш урманчы Микулай иоргынын кайсы тирәдә икәнлеген белеште. Әнә. абын, буровой бар бит?—диде теге малай бармагы белән төртеп - Микулай абзыйлар нәкъ шул буровойга каршы, авыл кырыенда яшиләр. Сафуаннын исе-акылы китте. Була бит дөньяда гыйбрәтле хәлләр! Инде бер атна Санлра йорты каршында, аннан йөз-йөз илле адымла гына җир бораулый Сафуан бригадасы, ә ул аны әллә кайдан эзли. Юк. ул алармы әнә шул буровоеннан гына торып күргәләде дә әле. Яньчелеп беткән ак -Запорожецлы белән хуҗасы кайтып-китеп йөри ул йортнын, бер юан хатын, ана үрдәк кебек ике якка чайкалып, бер чыга, бер керә. Йорт каршында аларнын еш кына әтәч-тавыклары, каз-үрдәкләре үлән ашап иори Вакыт-вакыт алар шул драндулетка икәүләшеп утырып китәләр Микулай белән Сандра икән бит атар Ә балалары кайда? Зур үскәннәрдер шул, читтә укыйлардыр.. Бер хәерле иртәдә, ак «Запорожец» чыгып киткәч. Сафуан шушы йортка барып керде, һәм: -Хуҗалар, мөмкинме?—дип эндәште. Челтәрләп-нәкышләп ясаган кәрнизле тәрәзәдән эчтә бер хатын күренде. Бераздан ул, болдырны ачып, ишек алдына чыкты. — Кем кирәк сезгә? Гафу итегез, тавыкларыгызнын күплеген күреп кергән илем мин Бер-ике дистә йомырка сатмассыз микән? Без менә бу буровойда эшлибез.- диде Сафуан. —Жомырка гына бар инде анысы,—диде Санлра һәм Сафуанга текәлеп карап тора башлады. Ниһаять, анын йөзе ачылып китте. —Сапуан, бу син төгәлме сун? Мынатырак, жавыз Жомырка сораган була тагын... —Таныдыңмы? —Танымый ни... —Өйдә үзен генәме? — Үзем генә булсам ни?.. Керик, әйдә. Курыкма, сине готын ашамаслар. Безнен кайда жәшәгәннс күреп чыгарсын... Да-а-а, — дип сузды Сафуан—Син дә. Сания, үзгәргәнсең Минем хәтердә гел икенче Сания яши Шулай ла танымаслык түгел. Матурлыгыңны саклагансың әле. гәүдәгә генә бераз юанаеп киткәнсен. —Син дә теге вакыттагы жегет-жилән төгәл инде. Буен зифа иде. казер. аня, бөкрәя башлагансың. Буровой бөкрәйтәдер инде, авыр эш. Җөзең дә сырланган — Барысы да бар инде, Сания жаным, барысы да бар. Шулай да хәтердән һич чыкмыйсын. Кил әле, элеккечә бер кысып кочаклыйм әле үзенне шунын өчен,—диде Сафуан һәм юан, ләкин нилектәндер җиңел гәүдате Сандраны кочагына тартып алды. Сандра һич карышып тормады, яшьлегендәге тимерче кочагына рәхәтләнеп кереп посты Ә үзе: —Ж^к. жхк. Сапуан! Җанымны да, тәнемне дә кожгытма,—дип ризасызлык белдергән булды —Бодай да гүмерем буе синен азапларын менән жәшим. синен турыда уйлыйм, сине сагынам, гүмерем буе синнән тапкан балаларны жаратып үстердем. Җаным болай да күп таланган. Гүмер җулымда син очрамаган булсан болай таланмас иде... Сандра. йомшарып китеп, яшьләренә тыгылды. Ләкин, Сафуанның кочагыннан чыгарга омтылып та карамады. Ә Сафуан теге еллардагы кебек үк кайнар тәнле яшыек сөяркәсенең аркасыннан сөйде, битенә агып төшкән яшьләрен сөртте. Тик бер сүз дә эндәшмәде. Бераздан Сандра сүзен дәвам илте: —Шунда пам димәден бит. Алам дигән булсан, Микулайдан китәдер идем дә. сине генә жаратып жәшидер иием. Җавыз! Беләм, керәшен катыны дип алмадын син мине... —Син нәрсә. Сания! Мин Микулайнын законлы хатыны, аны ташламыйм, аны рәнжетмим. диден ич. Анысы, икенче яклап, син дә хаклы Бар ул безнең мөселман татарларында керәшеннәрне өнәп бетермәү. Керәшеннәр үзләре дә мөселман татарын өнәмиләр, югыйсә кайчандыр үзләре дә ислам динен тоткан булсалар да. Бер ата, бер ана балалары гасырлар үтү белән бер-берсен күрәлми торган кавемгә әйләнгән. Шушы дошманлык аны милләт, халык буларак бөлгенлеккә төшергән. Безнен татардан да таркаурак милләт юктыр, бер-берсен ашарга гына торалар. Кодрәтемнән килсә, мин җир йөзендәге барлык татар халкын бергә жыяр идем дә: «Сез онытмагыз үзегезнең бөек халык икәнлегегезне, дус, тату, бер-берегезгә сыенып, ярдәмләшеп яшәгез, бер-берегезне рәнжетмәгез. Тәнегездә менәрчә еллар иксез-чиксез далаларны тетрәткән төрки бабалар каны акканын онытмагыз. Ә мин сина, Сания жаным. беркайчан да кимсетеп карамадым. Сине үлеп яраттым мин! Бүген дә шул яратуым, шул хис белән юаныл яшим. —Үзем дә бик жаратканыйем шул, Сапуан бәгърем, үзем дә бик жараттым. Казер мына шушынын гөнаһлары, грехлары менән, гөнаһ шонныгы булып жәшибез! —Нинди гөнаһ. Сания жаным? —Икебез дә, Сапуан бәгърем, икебез дә. Әнә, Данка синен Даимәне алып кайтканыИе. Ике көн Якты аланда, кордонда кунып-төнеп җаттылар Ир белән катын кебек. «Без бер-беребезне җаратабыз»,—диләр. Курлык бит бу!.. —Тукта әле, Сания. Каян килеп чыкты сон Даимә? Ул бит тормышта, отставкадагы полковник аның ире, кайдадыр Уралда —Үлгән бит инде ул палкауник. Әллә шоны да белмисен' —Йа Хода! Каян белик без аны? Ул кыргый кыз безгә инде менә ничәнче ел үпкә белән яши Шул карт полковникка чыгуына ачуланган идек Шуннан бирле ул безнен барлыкны да белергә теләми. Бер киребеткән нәрсә булды Кайда очрашканнар-танышканнар соң алар Данил белән. —Аккүл бистәсендә. Данка бит нефть институтын бетерде Шонда аны эшкә җибәрделәр. Даимә дә ире менән шунда жәшәгән Иренен үлгәненә әле ун гына көн. Шул арада, әнә, чыдые да беткән, өстерәлә дә башлаган. Данканы әйтер ием. Чытырлый җабышкан. -Менә сина мә. Сафуан! Иске авыздан яна сүз. Ишетмәсән ишет, киле тишек!—дйп, үз-үзен битәрләп ташлады Сафуан —Хәзер кайда инде алар? —Күптән түгел китеп бардылар. —Сон син анлаттынмы аларга берәр нәрсә. —Анлаггым! Курлык булса да сүлап бирдем барысын да. Әйттем: сез икегез бер атадан, аналарыгыз аерым булса да. дидем. Инде казер корсагын да күтәрсә Курлыгыннан кая барырбыз? И-и. Кодаем. грехларымны жарлыкасана!... Сафуан белән Сандранын очрашуы күнелле генә башланган иде Ташкын кебек бәреп аударырдай яналык икесенә дә үтергеч тәэсир ясады, зиһеннәрен бутады, кәефләрен төшерде. Шулай да Сандра Сафуанга бер иләк йомырка тоттырып чыгарырга онытмады. Тегесе. «Мин бит сылтау ясап кына сораган идем, бернинди дә йомырка кирәкми, йомыркадан үтте монда»,—дип маташкан иде. Сандра тәмам үпкәләде: —Әллә минем сина. жаратканыма. жомырка бирерлегем жукмы1- дип. этә-төртә биреп чыгарды Аннары буровойга таба китеп барган Сафуан артыннан монаеп карап калды. Сафуаннын кабат пәйда булуы анын күңелен кузгатты, сагышларын көчәйтте, хисләрен яңартты. Ярты гомер бит инде аларның очрашып бер-берсенә сүз дә ката алганнары юк иде. Бар икән Ходай Сандра төшендә ак ат күргән иде. Әрәмә ягыннан бик матур, бик пөхтә ак ат килеп чыкты да. кешни-кешни аларның киртәләре янына килде һәм шул киртәгә башын сатып тәрәзәләренә карап торды Сафуан белән очрашуга, күрешеп сөйләшүгә булган икән бу матур төш Иллә дә ягымлы, итлә дә күнелгә җиткереп, рәхәт сөйли белә анын Сафуаны. Сүз саен «Сания, җаным».—дип кенә тора. Сагынырсың да шул!.. Буровоена җиткәч. Сафуан артына борылып карады. Сандра һаман да капка төбендә алъяпкычына кулларын төреп баскан килеш, анын ягыннан күзен аталмый тора. Сафуаннын чиктән тыш күңеле булып куйды сөйгәне басып карап калды ла!.. Кулын изәргә теләгән иде. буровойда вахта торган эшчеләрнен күреп әллә ниләр уйлаулары бар дип. кулын күтәрергә кыймады, сагышлы карашын Сандра ягына тагын бер кат ташлады да. будкасына кереп югалды Сандра бу минутта. «Нигә инде, тагын кер. дип әйтмәдем шунда».—дип үзен битәрләп алды Аннары әкрен генә җырлап җибәрде. Француз жаулык киштәдә. Бөгелә дүрткә, бишкә дә шул; Синен белән бергә булу Кермәс инде төшкә дә шул. . Шулай үз җыры белән үзе моңланып, төрле уйлар уйлап, сагышланып Сандра әле тагын күпмедер басып торды Күзләре һаман буровой ягында иде Сафуан чыкмасмы, тагын күренмәсме, дип басып торды ул Тик Сафуан Ул бу вакытта Сандрасын будка тәрәзәсеннән күзәтә иде. Тәрәзәгә бик үк якын килмичә, будка уртасында басып торган килеш күзәтте ул аны. Капка төбендә кулларын һаман алъяпкычына төреп баскан килеш тора да тора анын Сандрасы Бигрәк куанычлы була икән якын кешеннен шулай синен тарафтан күзләрен алалмыйча карап торуы! Якын, бик якын, үз икән бит алар бер-берсенә Аерылышуларына никадәр вакыт үткән, ләкин барыбер якын! Якын булмыйни?! Икесенең үсеп житкән. уртак балалары—йөрәк парәләре әнә дөнья иңләп киләләр Берсе ВУЗ тәмамлаган, икенчесе дә укый Бер-берсен чын күңелдән яратып, кайнар сөеп, икесенен дә ризалыгы, теләге белән дөньяга аваз салган балалар Шуңа да Сафуан торып-торып Сандрасы турында уйлый. Әйе. Сандра-Сания анын тормышының иң татлы, ин серле, иң кадерле, мәнге онытылмас мизгеле. Сафуанның беркайчан да. беркемгә дә Сандра-Саниягә булган кебек ташкын хисе булмады Шуна күрә дә ул аны оныта алмый, бөтен уйлары-хыяллары әнә шул яшьлек мәхәббәте, аяз күк кебек зәнгәр күзле, алсу-ак йөхте, якты елмаюлы Сандрасы турында. Бүген исә Сандра аны тагын гажәпкә калдырды: ул да Сафуанны уйлап яши икән бит «Болай да гүмерем буе синен азапларын менән жәшим. синен турыда уйлыйм, сине сагынам, гүмерем буе синнән тапкан балаларны жаратып үстердем...» Яратмаса. шулай дияр идеме ул? Ах. язмыш' Бар күңелен биреп яратыш кан-сөешкән, ләкин кавыша алмый калган, гомер буе йөрәге тулы сагыш, эче тулы мон белән яшәгән кешеләр бер Сафуан белән Сандра гынамыни бу дөньяда!?. Агыйделкөйләргә безләр төшәрбез. Колачларны жәеп йөзәрбез; Кычкырыр да кәккүк, сайрар былбыл— Шул чагында ничек түзәрбез? Сары ла чәчәк ата көнбагыш, Сөйгәннәрне уйлау куаныч. Жднкашларны сагыну куаныч... Моннан сон да Сафуан тагын, тагын күрер әле Сандранын капка төбенә чыгып басканын һәм моңсу күзләрен төбәп, үзенен дә, Сафуаннын да йөрәген яндырып, анын шаулы буровоена карап торганын X Бу вакыйгадан сон да шактый күп җилләр исте, кар-яңгырлар яуды, сулар акты. Көмешсу елгасында да сулар бер шаулап, бер тын калып, гүя уйланып, аның матурлыгына сокланып туялмаган кешеләрне моңсуландырып- сагышландырып акты. Талгын, жылы җилле көзге көн Әйе, көзен дә була шундый рәхәт, жылы, коры көннәр. Сонгы яңгырлардан сон һава аязып китте дә, кояш нурлары, көньяктан искән әрсез җил белән җир өсте кипшенергә дә өлгерде. Шулай да Даимә юлга чыгар алдыннан кыска кунычлы итекләрен киде. Анын елга буена чыгасы, тауга менәсе, урманда йөрисе бар иде Анын яшьлек әрәмәсе танымаслык булып үзгәргән. Әле егерме биш- угыз ел элек кенә Көмешсу буенда шаулап үсеп утырган биек-биек талтирәкләрнең хәзер эзе дә юк. Ах, гомерләр! Куе таллык, баланлык, гөлҗимеш куаклары белән капланган, сыер хәтле сыер кереп югалырдай үлән шаулап үскән, киек казлар, башка күп төрле кош-корт авазы белән ямьле булып хәтердә сакланган әрәмәне бөтенләй бозганнар, үзгәрткәннәр, елга буена әллә ниткән корылмалар төзеп бетергәннәр, саф сулы, монлы Көмешсуны буып, болганчык бер сусаклагыч иткәннәр. Даимә туктап, сагышлы карашын тагын сусаклагыч өстенә ташлады. Атар үскәндә чыр-чу килеп су керә торган тирәкле яр да су астында калган. Ай, карт та иде сон ул тирәкләр! Мәһабәт биекләр, тирән тамырлылар, көчлеләр. Тармаклары да бөтен Көмешсу өстен, анын яр буйларын каплап тора, хәтта көчле яуган янгыр вакытында да алар астында ышык була иде. Әле шул тирәкләргә бәйле бер фаҗига да хәтерендә Даимәнен. Сөйгән гармунчы егетеннән алданган, авырга калган Маһинур исемле бик матур бер яшь кыз әнә шул карт тирәкнен берсенә асылынып үлгән иде. Гарьлеге көчле булган күрәмсең, бичараның. Ә хәзерге кызлар... Даимә Көмешсу елгасы аркылы салган зур таш күперне чыкты да, тигез асфальт юл кырыеннан Аю төбәге тавына чаклы җинел генә үтте. Күңелендә сагыш булса да, адымнары ышанычлы иде анын. Аю төбәге тавы текәрәк Текә булса да, балачакта күрше кызлары һәм малайлары белән йөгерә-йөгерә, ярыша-ярыша менәләр иде алар Ә хәзер йөгерү түгел, атлап менүләре дә җинел түгел икән Даимә тау битендә астан тырпаеп торган үткен ташларга, йә булмаса көчле тамырлы үләннәргә тотыньш-таянып, ике атлап бер ял итеп, тирә-юньне күзәтә-күзәтә, мышныи- мышный үҗәтлек белән тауга менүен дәвам итте. т Әлеге тау башына менеп төшү-анын күптәнге хыялы иде. Төмән яктарында. Уренгойда яшәгәндә үте бу турыда еш уйлый иде: ул.