Логотип Казан Утлары
Шигърият

И гомер агышлары

И гомер агышлары Тауларга менеп, тауларча Офыкларны күзәттек. Яңгыр явар болытларны Сезнен якка озаттык... Ляк-кулларны сыдыртып, Омтылдык биеклеккә. Изге максатлар этәрде Табынган бөеклеккә. Җитте таудан төшәр вакыт. И гомер агышлары... Узган юлда сызылып калды Күнелнец ак эшләре. Таудан төшү җиңел түгел, «Ах, авыр...» дип әйтмичә... Өлкәнлекне узасы бар Күңелне имгәтмичә. Игенченең йөрәге Басуда туа, картая, Гомере шулай уза. Бу җиһанда ул берүзе Буразналарга хуҗа. Сабый сымак ул гөнаһсыз, Әнәс ИСХАКОВ (1945) —шагыйрь. -Нига уйчан бу Овнья-. • Чишмәләр иле син. Туган як* исем.зе китапшр авторы Азнакайда яши Эше тора хикмәттән, Патшалар да кече кала Ул пешергән икмәктән. Туганын котеп алгандай Каршылый ел фасылын. Күңелендә кояш аның Тәшкил итә асылын. Күктә янган кояшка да Иярер кебек кеше. Ике кояшның җимеше— Гәрәбәдәй бу көшел. Басуда туа, картая. Юк. картаймый, яшь кала. Игенченең йөрәге ул— Әйтерсең лә яшь бала. Ничек йоклап калсын бу җаның... Тымызык Ыкның уйчан болынында Йокымсырап калган күл буе. Томан күтәрелә, әйтерсең лә, Яңа сауган сөтнең күбеге. Әллә шашкан—Иске Тымытыкның Әтәчләре ярсый ярышып. Әзерләнә челлә уртасында Серкә очырырга арышы... Чатыр тауны урап кояш чыга Буйый-буйый күкне ал төскә. Бер ваемсыз изри сабый бала Ак мендәрдә күреп ак төшләр. Көтү чыга басу капкасыннан, Чыбыркысы шартлый хуҗаның. Ярты авыл уяу инде таңда, Ничек йоклап калсын бу җанын... Моңсу җилләр назлар эш кешесен... Җәй уртасы—гомер уртасы. Авыл яши икән—без яшибез. Авыл бит ул—җирнең тоткасы. Юкә урманнары Урталары җиткәч җәйләрнең Шау чәчәккә юкә күмелә. Ду китереп килеп керде бит Юкә урманнары күңелгә. Хискә сеңгән урман һавасы Әйләндерер хәтта хур башын. Карурманда йөрим исереп, Сандугачлар белән җырлашын. Кайдан алыр идем җанга көч Күңелләрем җырга тулмаса? Мин шул кадәр моңлы булмас идем. Юкә урманнары булмаса. Дүртьюллыклар .4 Гел мактыйбыз Җирнең хуҗасын. Ә ул эчә Күбрәк нужасын. 4 Саубуллашты минем белән Мәхәббәтең, дуслыгың, Җан очты йөрәк түреннән Калды күңел бушлыгы. .4 Серен чишеп абага да Елга бер чәчәк ата. Йөрәгемне аңламыйча Гомер буе баш ватам. .4 Ялгыш булса кайбер Хәрәкәт, Көтен тора сине һәлакәт. Туган көн Чәчәкләр белән күмүләр... Бәхет килми һәркемгә. Бу бүләкләр... миңа түгел Дәрәҗәгә—хакимгә.