Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дүртенче кыш

1 Дүртенче кыш килде. Дүрте-енче-е кы-ыш! Палаткадан корган кышлакка... Әйтерсең лә менә сөймәс үги улын Явыз ата салкын почмакка Бастырган да дүрт ел буе тота; Белми-күрмн, бәлкем оныткан... Чечен Али, татар Апуш кебек. Яланаяк, әллә оекчан. Бозлы карга басып катып тора. Йә. кемнән ул шәфкать көтмәктә?! Ә тауларда кыя бөркет оча. Вәхши угы җитмәс биектә... Әйтегезче. кемнең кодрәтеннән Яратылган соң бу һава-җир?— Ходай дисәң, нигә бәндәләре Үз илендә үксез—мөһаҗир?! Тумыштан ук как җир аңа-ястык, Йолдызлардан сырган күк—юрган, Бу кышы да үтәр, еллар үтәр. Үсмер Али китәр кай юлдан?— Йөзем үстерерме, йорт төзерме, Рим ИДИЯТУЛЛИН ит -шагыйрь. .Хшгрл, ирт... .Х*,»е .... исем.,, .шпатор аторы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Уфада яши Әллә безнең уллар-оныкларга Тар үткелдә мылтык төзәрме ул— Көпшәсенә утлы үч тулган?.. 2 Илдә сугыш ачкан ул кемсәләр Үзенәме, кемгә үч итә?— Өйдә сабыйлары, ә ул мәнсез, 11 хатада бүре үрчетә... 3 Кавказ сыртын кансыраткан сугыш Кайтавазы кайда?! 4 Без—тылдай, Дин яшиме шагыйрь?—Җир-Күк күзе,— Кыбырдатмый әнә. аһ. кыл да; Кичерерме аны иртәгәсе?! Ул мәдхия яза җылыда... А Борын заман шагыйрьләрнең хакы Шактый кыйммәт торган мәгәр: Мәдхиясе хаким мәртәбәсен Тәңрегә тиң итсә әгәр,— Алтын-мәрҗән тутырганнар Авызына сыйган кадәр... Шактый очсызланды шагыйрь халкы (Заман башка, такса башка): «Күрмәдек без акыл Сиңа чаклы, һәйкәлләргә сының шиксез хаклы!» Дип дан җырлар,— бер-бер хаким-патша Авызына ипи сонып. Күкрәгенә калай такса... А Кибетләрдә сатыла ялтыр портретлар: «Нихәл!» диеп күз кысалар президентлар (Берәү түгел, икәү. Хаклары бер),— һай туклар!.. ... Нигә искә төшә әле балачаклар, Нигә төшкә керде әле кичәгенәк Ындыр арты, учак, ябык үлән, Ач атлар?! Ә без туклар!— Авызларда шарт-шорт килә—көлдә Кыздырылган симез борчаклар... Нигә, НИК? АЛКЫН гына агым сулардан да Нигә язмыш ачы көлә? — Дәрьяларны барып кочалмыйча Сазлыкларга батып үлә. Йолдызлар бит, зат-милләткә бүлми, Барчабызга назлы бага, - Ник мең милләт, үзенеке итеп, Үз телендә исем тага? Сайрар кошлар кайгы күрми мәллә?— Шат сайравы һнч өзелми; Кадерләрен, әйе, һәркем белә. Каберләрен беркем белми. Кем аңлатыр безгә, әнисенең Күкрәк сөтен имеп үскән Бала... үскән... аннан, ниләр уйлап, Әнисенең җанын кискән?.. ... Нигә эчем поша бакчадагы Тир түгүче дус кырмыска Сәламем дә алмый узса?.. Башым тубал, чыгарыйм соң Бу кыйссадан нинди хисса?.. Метеп1о топ* Неапольдәге дустым Зиләгә Сөйгән ярлар чиккән кулъяулык ич Туган җирнең шадра ак кары; Шадраларын үбеп гел кабатла: Метеп1о топ! Метеп1о топ! Гомер язы—кыңгыравын кояр Умырзаямыни нибары?! Зәңгәр битен үбеп гел кабатла: Метеп1о топ! Метеи1о топ! Әнкәйләрнең назлы карашыдай Күзгә сеңеп кала җәй нуры; Син аларның каберләрен ура: Метеп1о топ! Метеп1о тоБ! Бу көзләрнең йөзләренә кемнәр Сагыш йөгерткән соң?—сап-сары: Соңгы дуслар белән җылы күреш: МетепБ) топ! Метеп4о тогП ... Уян, чал Везувий! Син уянсаң. Күңелләрдә күкрәү өзелми; Инде безгә хушлашсак та ярый: Метеп1о топ! МетепБ) топ! С ә й д ә З ы я л ы гылсым Кайсы кыен? Кайсы икән нн кысмы? Утлар-сулар кичкәндәме, Күзгә үлем баккандамы? Үз илкәең үз баласын Рәнҗеткәндә, каккандамы? Сорауларым кыска да бит. Әмма, озын җавап табу. Иң кыены шул дип уйлыйм: Кеше булып кала алу. Бәхетле дим шул кешене: Вакытында тапса үзен. Яшьлегендә олпатларча Әйтә алса ул үз сүзен. Бәхетле дим шул кешене: Гомере буе яна алса. Олыгайган көнендә дә Күңеле яшь булып калса. Сагышлы көй П. моңланды ялгыз гармун. Еракларда туган яктан. Күз алдыма килеп басты Яланаяк йөргән чаклар. Балачакның бәхетенә Тиңләшерлек бер кон юктыр. Читтә ишеткән бу көйдән Сагышлырак бер көй юктыр. Сайда ЗЫЯЛЫ—шагыйрә прозаик, -Айның тулган чагы-. - Кайнар сукмаклар-. • Песи мохаб&нп*’ һ 6 китапшр авторы Каганда яши БОЛЫТ КИТКӘН... Агыла да. болыт агыла_ Хәсән Туфан Безгә тигән кырыс язмыш сыман. Агыла да, болыт агыла. Балачакның болын-тугайлары Аның агышында чагыла. Агыла ул шулай... Агыла да Туктап кала... тынып, тын кала... Сурәтендә яланаяклы кыз Басма өстенә басып су ала. Басмада кыз. Көянтәсе—иңдә. Үрелә-үрелә тутырып су ала. Гаҗәпләнеп ак болытка багам: Мин үзем лә икән бу бала. Мин үзем лә икән ак болытта, Бөдрә чәчем җилдә тузынган... Тар басмага басып яшьлек калган, Болыт киткән, Гомер узылган... Син дәрья бит. Ә мин бары бер җил. Кичеп киләм карын, яңгырын. Дулкыннарга кереп уралам да. Синең тавыш булып яңгырыйм. Киләм сиңа урман-кырлар аша. Тукталганчы соңгы сулышым. Мин—омтылыш. Син тирәнлек һәрчак: Син—мәгънәсе минем тормышның. Соңгы учак Яшьлек калды. Калды еракларда. Газабы да бетте ул чакның. Олыгаю инде януыдыр Күптән күмерләнгән учакның. Яшьлек, яшьлек! Нигә икән шулай Уйсыз, гамьсез шаулап актың соң? Эңгер күләгәсе томалады Көле төшкән күмер яктысын. Учны куеп учак өсләренә Тотып торам соңгы җылыны. ... Яктыга дип очкан бер күбәләк Ут өстенә килеп егылды. Төн уртасы Иртәме соң, кич җиткәнме? Никтер аңламыйм. Бертуктаусыз сине көтәм, һич тә алламыйм. Белми киттең сөюемнең Иң-нң олысын. Кулларыңны иңемә куй. Тойыйм җылысын. Шул җылыга гомер бакый Җаным тартылды. ... Тон уртасы икән лә бу! Йолдыз атылды. ТЫЛСЫМ Челтер-челтер йөгерәдер суың. Чулпы чыны, чишмә, агышың. Бар сафлыгың, бар муллыгың белән Кайсы диңгезләргә барышың? Юлың озын. Бардыр киртәләр дә... Торасындыр, бәлки, бөялеп? Уйлыйм әле бүген синең хакта. Өянкеләреңә сөялеп. Аңлашыла синең челтерәвең Җир шарында барлык кешегә. Кипкән чишмәләрне күрәм дә мин, Җаным туңа, җаным күшегә. Кешеләре җансыз бу заманда Бер сабырлык ничек чыдасын? Барып җитәр өчен диңгезләргә Таш-кыялар кисеп чыгасың. Шигырьләр дә төрмәләрдән чыга... Тоткынлыкта алар ни кылсын? Чишмә! Син дә сихри көчкә ия. Шшырь кебек син дә бер тылсым! Тик бәхеткә Төрле төстә кырның чәчәкләре. Исе китеп баккан игенче. Җиргә нинди язмыш язылганын Сиземләгән Шагыйрь беренче. Төрле төстә кырның чәчәкләре... Такыялар гына үрәсе. Әйтелмәгәнмени шнгьрияттә Кешелекнең ниләр күрәсе? Төрле төстә кырның чәчәкләре... Тик уятсын иркә таң атын. Шигъриятнең боек тылсым көче Кочагында тотсын яратып. Төрле төстә кырның чәчәкләре... Өзсен Шагыйрь белен йоласын. Алсуланып аткан таңнарны ул Тик бәхеткә генә юрасын.