Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖАН АҺӘҢЕ

Т абигатьнең гажәеп зур дөньясын жаны аша үткәреп, ана үз аһәнен өстәп, әлеге лоньянын һәммә төсләрен, зиннәтләрен күрә-күрсәтә алучылар бар Болар— сүз төс һәм көй рәссамнары Татарнын танылган рәссамы Эрот Зарипов ташулар сафында Бактын исә, Эрот Зариповнын ижаты белән мин дүрт яшемнән бирле таныша аралаша башлаганмын икән. Хәрефләрне хәрефкә култыклаштырып, тырышатырмаша мавыгып, ашыгып-кабаланып тылсымлы сүзләр иленә кереп барган мәлем иде Шундый коннэрнен берендә әнием мина бер китап алып кайтты Кечерәк альбом форматындагы бу китапчыкмын тышына -Илдар Юэеев. Пони малае нәни жирәнкэй Эрот Зарипов рәсемнәре»—дип язылган иле Лоньянын торле төрле тарафларыннан җыйналган җәнлек жанвар кош кортның зоопарктагы тормышы сурәтләнгән иде анда Искитмәле матур, ачык тослэр тантанасындагы бу гажәеп сурәтләр мине шундук жэлеп итеп, үз доньясына алып кереп китте Бу китаптагы сүзләр дә бары тик анлатма сыйфатыңда гына иде Кемнен кемнен, ә менә Илдар Юэеевнын каләменнән тамган сүзлэрнен дә биредә фәкать анлатма сыйфатында гына булуы үзе үк инде байтак нәрсә хакында сөйли торгандыр Әйе, автор белән рәссамның эчтәлек белән сурәтнен бербөтен рәвештә күмел түренә кереп урнашуы булган икән бу! Сүземне бала чагым хатирәсеннән башлавым юкка гына түгел. Мин ул китап белән танышканда Эрот Зарипов Татарстан китап нәшриятында эшләгән икән Нәшриятның техник редакциясендә җитәкче, бизәлеш мөхәррире һәм китап бизәлеше редакииясенен баш рәссамы да булган Шул дәвердә лонья күргән берничә йөз китапнын бизәлеше-күрке өчен жавап биргән ул Шәхсән үзе генә дә ике йоздэн артык китапка рәсем ясаган, бүтәннәргә исә кинәш табышы белән ярдәм иткән Мәгълүм ки, рәсем сәнгатенең башка тармакларыннан аермалы буларак, китап графикасының үз хасиятләре, үзенчәлекләре бар Еш кына кырыс төгәллек таләп ителә. Купшы төсләрне, чуарлыкны чамасын белмичә уйнатсан. һич тә көтелмәгән кире тәэсир уятуын да ихтимал Тоем кирәк, эчке тоем' Хәтта китап тышлыгындагы һәрбер хәреф, һәрбер сызык, үз урынын табып эчтәлеккә тәңгәл килергә тиеш Рәссамның нәшриятта эшләгән еллары хакында Фаил Шэфигуллин ул чакта болай дип яза: «Львовта И В Федоров исемендәге полиграфия институтында укыганда иптәшләре Эрсггнын шаян рәсемен карикатурасын ясаганнар Ул биек итеп китаплар өйгән дә, үзе ин өскә менеп баскан Карикатура Эротнын күп укуына ишарә Эрот бүген дә күп укый Чит ил һәм рус графикларының ижат методларын, стильләрен өйрәнә В Фаворский, Н Пискарев. А Гончаров кебек рәссамнар турындагы хезмәтләргә еш мөрәҗәгать итә, татар китап сәнгатен камилләштерүгә күп көч куя- Эрот Зарипов тарафыннан ул елларда эшләнгән Галиэсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры турындагы альбом, Җәүдәт Фәйзинең “Халык җәүһәрләре» исемле жырлар җыентыгы, дөрестән да. рәссамнын тәҗрибәсенә һәм житди хезмәтенә саллы дәлил булып тора Фаил Шэфигуллин «Күп укый*—дип язган 1976 елда Эрот Зарипов әле Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, алэбият һәм тарих фәннәре институтының сәнгать өлкәсендә белгечләр әзерләүче аспирантурасында да белем алган икән Хәер, болары хакында бераз сонрак тасвирланыр «Сүз башы—шүрәле»—дигәндәй. Тукайга мөрәҗәгать итик әле Ул да заманында үэенен «Шүрәле- поэмасының рәсемле китап булып балаларга барып ирешүе хакында хыялланган бит. «Ихтимал, үз арабыздан маһир рәссамнар чыгып, шүрәленен кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кылынган урманнарны—һәммәсен тәре им кылып чыгарлар»—дип тә язып калдырган Шөкер, бөек шагыйребезнең бу хыялы тормышка ашты. Татарның да балалар өчен эшләүче маһир рәссамнары пәйда булды Эрот Зарипов—шулар сафында. Танылган сәнгать белгече Марина Ильина анын хакында "Рәссамның татар язучыларынын балалар өчен язылган китапларына ясаган иллюстрацияләре тапкырлык, нәфислек һәм мәзәклек белән аерылып торалар»—дип әйтүе шуны раслый түгелме сон?! Эрот аганын үз иҗатын балалар дөньясыннан башлавы һич тә очраклы хәл түгел Кайчандыр мин аннан «Балачакта ин истә калган тәүге хатирәгез нидән гыйбарәт7»—дип сораган идем «Рәсем ясау»—дип җавап бирде ул. «Аннан сонгы хатирәләрегез?—«Аннан сонгылары да рәсем ясау» Рәссам боларны һич кенә дә кыланып әйтмәде Ихлас иде анын бу җаваплары Альбомнар, тосле карандашлар түгел, хәтта ак кәгазь бите белән каләм карасы да дөнья бәһасе торган кытлык заманга—авыр сугыш елларына туры килгән бит анын балачагы Нәкъ менә шул сабый чагында матурлыкны күрергә һәм күнеленә сеңдерергә өйрәнгән икән, анын бу татлы хатирәләренә бер дә гаҗәпләнәсе түгел. Эрот Якуб улы Зарипов 1938 елнын 20 июлендә Башкортстаннын Янавыл районында урнашкан Ямады авылында туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан сон. Пермь шәһәрендәге сәнгать студиясендә укый, аннары исә совет армиясендә хезмәт итә. 1965 елда ул Львов каласында И В. Федоров исемендәге Украина полиграфия институтын тәмамлый һәм Казанга кайта. Без, гадәттә, тәрҗемәи хәлләрне менә шушылай, берничә рәсми-коры җөмләгә сыйдырып бирергә тырышабыз. Югыйсә, шушы коры җөмләләр артында никадәр кызыклы да. гыйбрәтле дә язмыш ята лабаса! Эрот ага кечкенәдән тиктормас-шук. тынгысыз бала булып үсә «Мәктәптә укыганда утырып дәрес әзерләгәнемне хәтерләмим, әмма дә бөтен фәннән дә «5»легә генә укыдым»—ди ул үзе. Беренче рәсеме исә туган авылынын су буйлары, шунда үскән тирәкләр булган Аннары инде болын чәчәкләрен, басуда күкрәп үскән иген, кичке шәфәкъ, озын-озак сәфәргә кузгалган торналар теземен сурәтләгән. Нәкъ менә туган якнын шушы газиз-сихри күренешләре анда рәссам булу теләген уяткандыр да инде Сигезенче сыйныфта укыганда ул ныклы карарга килә: рәссам булырга! Мәктәпне тәмамлагач, әтисеннән ун сум акча алып. Пермьгә укырга китә Биредә ул рәсем сәнгате нигезләрен генә түгел, рус телен дә ныгьггып өйрәнә. Хәер, тел белү-өирәнү җәһәтеннән. Эрот агага чын мәгънәсендә сокланырга була: сонрак, Львовтагы полиграфия институтын тәмамлаганда, ул дипломны алман телеңдә яклый! Киләчәге бик тә өметле күренгән егетне Львовта, яисә Киевта калырга кыстыйлар. Мәскәүгә дә чакыралар, һай. милләтнен никадәрле балалары, шул чакыруларга алданып, башы-аягы белән «Әтием портреты•> гомерендә бер мәртәбә дә үз күзе белән барып күрмәгән Казан каласына -кайтам», ди Язмышындагы ин моһим бу адымын рәссам бүген болай аңлата -Мөгаен, бу карарга интуитив рәвештә, эчке сиземләү тойгысы китергәндер. Читтә килмешәк булырга теләмәүдәндер, күрэсен. кайчан да булса үз милләтемә кирәгем чыгасына ышану булгандырШулайдыр. Эрот ага. мөлдерәмә тулы жан аһэнен шулай кушкандыр Җиде ятка бил богүчеләр көтүенә иярмәвен белән мен бәхетле син! Кадере китеп барган милләтнен җелеген инде болай да байтак суырдылар лабаса Җитмешенче атлар уртасында Эрот Зарипов Галимжан Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасында укый һәм шушы институтта берничә ел дәвамында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли Шул елларның вакытлы матбугатына күз салсан. еш кына Эрот Зарипов мәкаләләренә тап буласын Замандаш рәссамнарның ижат портретлары, күргәзмәләре хакында язмалар, татар рәсем сәнгате тарихына кагылышлы мәкаләләр—татарчасы да. русчасы да бертигез кимәлдә. тыгыз мәгънәдә тасвирланганнар Каләмдәшләре хакында татарча түгел, русча язучы рәссамнарыбыз да. кызганыч ки бармак белән генә санарлык шул Күренекле рәссамыбыз Әхсән Фәтхетдиновнын фәлсәфи уйлануларын укып карагыз!—Татар язмышын бәгыре аша үткәреп яза бит Туган тамырларын онытмыйча, үз милләтенең мәдәният-сәнгать әһелләре, әдипләре белән аралашып яшәгәнгә күрә дә. бу ике рәссам чын мәгънәсендә -татар- рәссамнары дип әйтерлек дәрәҗәгә күтәрелгәннәр дә инде Рәссамның тарихи портрет жанрына кереп китүе дә шушы елларга туры килә Бу хакта Эрот ага үзе менә ниләр сөйли «ТӘТИ дә фәнни хезмәткәр булып эшләгәндә, XVIII йознен күренекле татар мәгърифәтчесе Габделнасыйр Курсавинын сурәтен ясарга уйладым Әмма анын рәсемнәре сакланмаган Нишләргә9 Тарихчы галим Әнвәр Хәйри белән Курсави турында язылган ботен язмаларны өйрәнеп чыктык, архивларда утырдык Шулай итеп, сүздән сурәт туды Эскизны ТӘТИнен гыйльми советына тәкъдим иттек Курсави портретын расладылар: рәсем тарихи дөреслеккә туры килә иде» Әнә шулай итеп. XIX гасыр ахыры һәм XV йөз башында яшәгән татар мэгърифәтчеләренен портретлар сериясе ижат ителә башлый Рәссамга иске фотосурәтләр. тарихи китаплар, сүз тасвирламалары ярдәмгә килә Каюм Насыйри. Шиһабетдин Мәржани. Гали Чокрый портретлары туа Ул чакта Татарстанның Милли китап ханәсен җитәкләгән Разил Вэлиев рәссамга күренекле татар мәгърифәтчеләренең тулы сериясен эшләргә тәкъдим итә һәр шәхеснен үзенә күрә тарихи урынын да. образын да гажәеп төгәл тасвирлау, гаять зур җаваплылык та таләп ителә биредә -Бу портретларны мин бик тә бирелеп мавыгып ботен доньямны онытып эшләдем.—ди Эрот ага үэе.—Татарның шушы боек шәхесләре белән энгэмэлэшеп. алар өчен горурлык тоеп эшләдем. Шул горурлык хисе илһам остаае дә инде мина- Эрот Зариповнын бу ике йөздән артык портретны берләштергән ■ I атар мәгърифәтчеләре» сериясе хәзер инде мәктәпләр өчен дә әйтеп бетергесез зур хәзинәгә әверелде рәссамның үзен исә милләтнен игелекле улы итеп танытты Сонгы дистә ел дәвамыңда рәссам, эзлекле рәвештә. «Багышлаулар» сериясен ижат итү белән шөгыльләнә. Әйе. эзлекле рәвештә! Узган гасырларның күренекле тар шәхесләрен сурәтләгәндә үк. минемчә. Эрот ага болай дип уйлый башлагандыр кешенен кадерен үлгач кенә беләләр Юк болай ярамый' Замангишларкын күр карашларын хәзерлән үк теркәп куярга кирәк'. Казандагы атаклы Шамил йортында-хээерге Габдулла Тукай музеенда куелган ул "Багышларлар башкаланың зыялы җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уяггы. Нур чәчеп елмаючы Г ариф Ахунов. бераз моңсу Илдар Юэеев, горур Равил Фәйзуллин Портретта сурәтләнүчемен холкын иң төгәл итеп анын күзләре сойли. Шәхеснен эчке энергиясен, милли горурлыгын, хәтта ки ун-фикерләрен дә күзләр аша биреп була. Бу жан аһәне фотография сурәтендә чагылмаска да момкин. Әмма аны Эрот Зарипов бик белеп, вакытында тотып ала һәм, маһир зәркәнчедәй, кирәк жиренә оста гына беркетеп тә куя Үзе белән аралашып гомер кичергән замандашларының холыкфигылен вэ хәл әхвәлен, кем кем, ә менә бу рәссам тирәннән тоемлый. Кешене яхшырак белү очен анын туган якларын күрергә, ул туып-үскән нигездә булырга, ул атлаган тәүге сукмаклардан йорергә. аның дуслары-туганнары белән очрашырга кирәк. Тукайны аңлауны Арчадан башлау фарыз. Эрот Зарипов нәкъ менә шушы хакыйкатьне анлап иҗат итә Шәүкәт Галиевны—Апае. Гариф Ахуновны—Арча, Равил Фәйзул- линны исә Балык Бистәсе тобәге аша ачып бирә ул. Мөгаллимнәрне, рәссамнарны, әдипләрне, артистларны, хакимият башлыкларын, югары хөкүмәт даирәләрен бергә жыйган мондый күргәзмәләр, шәт иншалла. әле алга таба да булыр Инде янә шунысы бик тә сөенечле: «Багышлаулар* шәхеснең туган ягындагы музейларга бүләк ителә Димәк, күренекле якташлары үз үрнәкләре белән әле никадәр баланын, үсмернен үсеш шытымнарына шифа бөркиячәк. Эрот Зариповнын пейзаж жанрындагы хезмәтләре хакында сөйләүне махсус азакка калдырдым. Гәрчә «Багышлауларга күзгә чалынгалап киткәләсә дә. рәссамның бу тармакка кагылышлы әсәрләре әле үзе бер аерым өйрәнүне сорыйлар Заманында рәссам «Авыл» ижат төркемен оештыручыларның берсе булды. Авыл темасын, әлбәттә инде, табигатьтән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Үзе ижат итү белән бергә, ул әле республикабыз районнарында байтак кына күргәзмәләр оештырып, үзешчән рәссамнарга да ихлас күнелдән ярдәм итеп йөргән кеше. Әйе. һәр рәссамнын гомере буе тугры кала торган үз темасы була. Эрот Зарипов өчен бу—авыл темасы, табигать күренешләре Анын күргәзмәләренә килгән сәнгать сөючеләр тәкъдимнәр дәфтәренә язып калдырган искитмәле соклангыч сүзләр байтак. Ижау. Курган. Гомель, Киев, Ташкент һәм дә башка калалардан, чит илләрдән килгән тамашачылар язган аларны. Менә мәсәлән, рәссамнын бер генә рәсеменә ике бертөрле караш. «Коеп яуган янгыр» Үзем дә сизмәстән, бу рәсемгә бармакларым белән кагылам,—дип яза бер туташ—Тәрәзә пыяласы ачылып китәр дә, төнлә яуган янгыр тавышы ишетелер сыман» Ә бер ханым исә урысчалатып болай дигән: «Ливень великолепно! Я промокла!» Кыска—шәп. озын сөйләп торунын һич тә кирәге юк. Мәгьлум ки, пейзаж жанры моннан мен еллар элгәре дә булган Анда ачыласы ачышлар да инде югыйсә ачылып беткән кебек Хәер, һәр рәссамнын—үз ачышы, үз казанышы Рәсем сәнгатенең кайсы гына тармагында ижат итсә дә, Эрот Зарипов үзенен бу ачышларына жан аһәнен дә өсти.