Логотип Казан Утлары
Хикәя

АЛМА

С оңга калабыз, тор!—дип пышылдады бер кояш нуры. Сискәнүдән юрганы ятакның икенче ягына шуып төште. Аш ы гаашыга күлмәк-ыштанын киде. Чалбарының бер балагына Сары чишмә сазы ябышкан икән, ул урындык аягына бәрелде, һәм., аңа рәхәт булып китте. Шәһәрдә түгел, әбисендә кунакта икән бит. Мәктәпкә дә барасы юк Ашыктырмыйлар аны. Юкса, туган көненнән башлап кояш нурын күрергә вакыт тими: башта балалар бакчасына, аннан мәктәпкә. —Чип-чип-чип... чип-чип-чип... —Кыт-кыт-кыт... кыт-кыт-кыт.. Әнә, әбекәе дә йортта бугай. Тавыкларга җим таратадыр. Малай көзге каршына килеп чәчен тарады, әнисе калдырган чемоданнан ап-ак носкиларын эзләп тапты һәм ком белән ышкып юылган гәрәбәдәй сары юеш болдырга чыгып утырды. Яргаланырга торган тәпиләренә ак оекбашын киеп куйды да чалбар балагын кагып алды. Чишмә сазы, тузанга әверелеп, оекбашлары өстенә коелды. Тагын шәһәр исенә төште. Әзрәк кәефе кырылудан авызын турсайтты. —Исәнме, песием! Малай сәер тавыш килгән якка, күрше йортның биек болдырына күз салды. Анда ике йодрыгы белән күзләрен уып. авызын уймактай түгәрәкләндереп, татлы иснәп торучы бер кызны күрде. Чәчләре тузган, үзе яланаяк, үзе эчке күлмәктән. Кыз кояшка, ак болытларга үрелгәндәй итте, чирәмгә йөгереп төште дә яңгыратып кычкырып җибәрде: —Исәнмесез, чебиләр?! —Чеп-чеп-чеп, чеп-чеп-чеп,—дип җавап тотты чебиләр, болдыр тирәсенә җыелып. Кызның ирен читенә кояш нурлары кунды, йөзе җәйге челләдәй яктырды. Бер кулы белән болдыр таянгычына тотынган көе ул янә аваз салды: Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА—яшь язучы; -Яшен кузларе» һәм •Уйлы җил- исеме китаплар авторы Чалгыда яши. —Исәнме, әтәч?! —Кик-ри-күк!—диде әтәч аны тавышыннан танып һәм затлы койрыгын чөеп, тавыклар төркеменә кушылды. Кыз бармаклары белән күлләренә төшкән чуалчык чәчләрен рәтләмәкче булды. Татлы итеп киерелде һәм янә: —Исәнмесез, тавыклар?!—дип кычкырып җибәрде. — Кыт-кыт-кыт. кыт-кыт-кыт.—дип ябырылып килделәр тегеләре Чебиләр куркышып читкә сибелде. Бар табигать бу мәлдә кыз күзләренә төбәлгән иде. Малай кинәт ак оекбашларын салып атты һәм яланаяк өйгә элдерде Әбисенен суыткычында ике зур алма барлыгы исенә төште Кичә бакчадан үзе өзеп кергән иде. Жәлт кенә икесен ике кулына тотып болдырга чыкты —Исәнме, кояш!. Кыз инде иң өстә, бусага төбендәге баскычта тора иде. Малайга ул үзе дә биектә-биектә. кояш тирәсендәге ак болытлар янында булып күренде —Әй. кыз!—дип эндәште ул кыюсыз гына. Кыз игътибар итмәде, ишетмәде дә бугай —Әй. кыз!—диде, янә алсу алмаларны ике уч төбендә әйләндереп —Әйдә. кил. икәү уйныйбыз. —Алма!—диде кыз шыпырт кына —Алма! һәм баскычлардан йөгереп төшеп ямь-яшел чирәмле сукмактан ялантәпиле малай кулындагы дамаларга таба атлап китте. Ә урамда ал арны яланаяклы, пычрак чалбарлы малайлар уратып алды. Күз ачып йомганчы алсу алманын берсе әрсез алабайлар кулына күчте Кайсыдыр кесәсеннән җәпле пәке чыгарды Бүлешүләр башланды Кыз күзләрен тутырып малай кулындагы икенче алмага карап тора иде Малайнын да монысын икегә, бары тик икесенә генә бүләсе килде—әйе. яртысын үзенә, яртысын аңа Булмады. Пәке сорап тору файдасыз, хәзер кисәкләп галап бетерәчәкләр. Шул мәлдә аның башына бер уй килде һәм ул шуны тиэ-тиз әйтеп калырга ашыкты. —Әй. кыз. мә.—диде ул.—йөгер өенә! Урталай кис тә. яртысын мина алып чык... Кызнын жил дә тарый алмаслык тузган чәчләре, йомшак тәпиләре малайнын күз алмасында уйнап калды. Шул көнне сабыр гына сулап яткан юл тузанын ду кубарып җинел машинада әтисе белән әнисе кайтып төште. Өйгә банан, әфлисун, лимон ише шәһәр исе тулды. Бераздан, малайнын сары сазга баткан чалбарын юып. йорттагы кер бавына чыгарып элделәр. Күп тә үтми ак оекбашын, тузаны сөртелгән түфлиләрен. сыры беленерлек итеп үтүкләнгән чалбарын кидертеп, җинел машинанын арткы урындыгына чыгарып утырттылар. Ә тиздән әбисе дә бөтенләйгә шәһәргә күчте ~Мә яртысын.—дип эндәште кояш нуры. «Йокларга дип тә ятмаган иде ласа. Саташа мәллә соң?» — Мә яртысын.—диде хатыны ана алсу алма сузып —Киләсе елга тагын бер шушындый алмагач утыртырга кирәк булыр Үзе сусыл, үзс баллы. Ирнен күз алдыннан чуалган чәчле, ялан тәпиле кара күзле кыз йөгереп узды. —Аптыратма әле,—диде ул хатынына төксе генә. — Мина кирәк мәллә бакчаң? Үзен җенләнгәнгә генә .. Симен өчен генә мин Бала-чагам булса, бер хәл .. Әнә балконда монысы да череп китте ХЗТЫН авызын бүселдеРде- ике «Р™ алманы тотып бүлмәдән чыгып -Әйе. кирәк булыр Утыртырбы Күзләренә янә ябырылып кояш з язга,—дип сөйләнде ир үз-үзенә нуры тулды. Физзарядка ясап алды Өрфия пәрдәләрне тартып бер почмакка шуыштырды һәм кемнәндер курыккандай куырыл ы п: —Исәнме, кояш!—дип пышылдады Тагын уе алмагачка күчте. Ә авылда бәлки әбисенең бакчасы исәндер әле Алмалары һаман шулай әредер. Күз явын алырлык матур алсудыр. Алып киләсе иде дә орлыктан шул алманы үстерәсе иде. Башта тәрәзә төбендә Аннан бакчага күчерер иде... Ул уйларыннан бүленеп урамга карады Выжт-выжт узган тимер машиналар, салкын юллар күңелен өшеткәндәй булды. Кинәт күңелсез булып китте —Алма кайда?—дип пышылдады кояш нуры. —Алма?—дип сорады ул. йокы аралаш —Әйе. алманы кая куйдың, әни? —Ә-ә-ә,—хатын айнып китте. Улы икән,—Кызларга ташып бетердең тәмам Бер капчык иде ласа. —Бу юлы күп кирәкми, икәү жңтә.—диде улы. —Балконга чыккач та унга кара, шкаф өстендә, катыргы әржәдә... Улы күтәреп кергән ике алсу алмада балачак хатирәсенең яктысы балкый иде. —Берсе малайларга. Ә берсен... әйтмим.. Ана елмайды. Димәк улының алма белән сыйларлык сөйкемлесе бар. «Кешеләрне Ходай яртышар алма сыман бүлгәләп җиргә тараткан ди имеш, һәркем үз яртысын үзе эзләп тапса гына бәхетле була»,—дия иде әбисе... Ана бербөтен алманы берүзенә алды. Авызыннан сулар килсә дә кисәргә жөрьәт итмәде. Алма череп бетте. Күрше малай кайтмады. Үсте. Зур кыз булды. Шәһәргә күчте. Тәвәккәлләп ир бала тудырды. Ана насыйп алманың икенче яртысы бар иде инде. Гомер бакый җаны авылда, гәүдәсе шәһәрдә яшәде Фатиры булмаса да, җәйгелек өчен бакча сатып алды —Улым, икегә бүлегез. Икәү бүлеп ашагыз,—дип калды ул ишектән кош тоткандай чыгып барган бәгырь җимешенә —Бәхет—бергәлектә.. һәм торып тәрәзәгә карады. Урамда салкын көз иде. Юеш. караңгы юллар, янгыр тамчылары сыенган тәрәзәләр... Берсен-берсе танымыйча, гомер бакый бер подъездда дөнья көтүче ике зат бу мәлдә бер үк алсу алма турында уйлады.