ҮЗӘКТӘ- ЗУР МӘСЬӘЛӘ

«Мәгариф» нәшриятында «Башкортстан татарлары тел. тарих, мәдәният мәсьәләләре» (2002) дигән гыйльми публицистик хезмәт дөнья күрде Аның авторы—тел галиме, филология фәннәре докторы. Блшкортстан Республикасының зтказанган фән эшлеклесе Радик Сибәгатов Р Сибәгатов татар теленен яшәеше. кулланылышы, анын функциональ мөмкинлекләренең гамәлгә ашырылышы мәсьәләләре белән күптән шөгыльләнә. Татар конгрессларында әһәмиятле мәсьәләләрне кузгатып төптән уйланылган чыгышлар ясый, анын -Казан утлары» журналында басылган тирән эчтәлекле мәкаләләре дә укучыларга яхшы таныш Әлбәттә, әлеге авторның иҗатында Башкортстандагы татарлар, аларнын формалашуы һәм хәзерге хәле көнүзәк проблемага әйләнә бара. Анын укучыларга менә шундый күпкырлы, зур күләмле (192 б.) хезмәт тәкъдим итүе дә безнен фикеребезне раслый. Башкортстандагы татарларның үзенчәлекле тарихы күптәннән инде галимнәрнең игътибарын үзенә җәлеп итеп килгән Х1Х-ХХ гасырларда ук язуларда «башкорт» дип аталып йөртелә торган татарларның татарча сөйләшүләре, алар сөйләшенен Казан татарлары шивәсенә бик якын торуы, йөз-кыяфәтләре. тормыш итү рәвешләре белән дә татарлардан аерылмаулары турында телчеләр, этнографлар, тарихчылар һ. б. галимнәр язып чыкканнар (А. Бессонов. ҮЗӘКТӘ—ЗУР мәсьәлә Г Әхмәров, Н. Катанов. Ә Юлдашев. Ж Киекбаен. Л. Мәхмүтова. Ф Юсупов. Т Хәйретдинова һ. б.). Бу юлларның авторына да Башкортстаннын егермедән артык районында 200 ләп авылның сөйләшен өйрәнергә туры килде. Ул материаллар -Татар хсөйләшләр енең диалектологик атласы»нда чагылыш тапты. Табигый, кайбер авылларны башкорт дип йөртсәләр дә. аларнын татарлардан бер дә аерылмаулары бездә дә зур кызыксыну уятты һәм бу хәлнең серләрен төшенү өчен 1966-1986 елларда Уфа. Оренбург. Пермь. Мәскәүдәге борынгы үзәк архивларда казындык, тарихи әдәбият белән таныштык. күпсанлы хезмәтләр (өч китап) язып чыгардык. Шунысы шатландыра. Р Сибәгатовнын тикшеренүләре безнен нәтижәләребезнен хаклы булуын күрсәтте. Анын җентекле, объектив хезмәтләре фәндә зур уныш булып тора Р Сибәгатовнын әлеге шактый зур күләмле хезмәтендә күп кенә әһәмиятле проблемалар күтәрелгән Көнбатыш Башкортстандагы татарларның формалашуы. аларнын XVIII XX гасырларда төрле төркемнәргә бүленгән булуы, аларнын теленә күзәтүләр һ. б. -Типтәр» атамасы нигездә -ясак кенәгәсе» мәгънәсендәге «дәфтәр» сүзеннән чыккан дигән караш чынбарлыкка туры килә булса кирәк Фәндә күп кенә галимнәр тарафыннан әйтелгән бу фикерне Р Сибәгатов өстәмә дәлилләр белән баетып янә бер тапкыр раслый. Радик СИБӘГАТОВ Башкортстан татарлары «Мәгариф». 2002. Тел. тарих, мәдәният мәсьәләләре. Казан: Типтәрләрне төрле яклап сурәтли торган док>менталь чыганаклар, аларнын характеры турында бай белешмә бирелә. Чыннан да. типтәрләр—социаль катлам, алар арасында төрле милләт вәкилләр» булу (мәсәлән. Р Сибәгатов китабыннан күренгәнчә. 1744 елда алар арасында 36354 татар. 16126 мари. 3818 удмурт. 13% чуваш. 126 башкорт. 8 мордва) да шуны ачык күрсәтә XX гасыр башында типтәрләр арасында 373072 татар. 1808 мари. 3557 удмурт исәпләнгән Күргәнебезчә. татарлар һәрвакыт типтәрләрнең зур күпчелеген тәшкил иткәннәр, күбесенчә Казан ягыннан күчкән булганнар. -Типтәр* дип йөртелгән татарлар да. марилар да. удмуртлар да үз милли сыйфатларын саклап калганнар Башкортстандагы катлаулы тарихи икътисади ситуацияне, шул тарихи фонда татар халкы вәкилләре кичергән катлаулы язмышларны автор дөрес билгели алган һәм ул хаклы рәвештә, баш кортлашу тулы булмаган, фин- >л ырлар кебек үк. -башкорт сословиесендәге татарлар да үзләренен телен, этник үзенчәлекләрен югалтмаганнар- (2 б.) дип яза Р Сибәгатов хезмәтенен тагын бер бик унай ягын аерым билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу—дәлиллелек Хезмәттә автор бай тарихи әдәбиятка таянып кына калмый, балки күп төрле язма чыганакларга мөрәҗәгать итә. статистик мәгълүматлар китерә Мәсәлән. 1847 елгы халык санын алу материалларын җентекләп өйрәнү шул вакытта 350-400 мен татарны башкортка язылган дип карарга мөмкин дек бирә -Положение о башкнрах- дигән чыганактагы «жители башкиры- вотчинникн, а по происхождению— казанские татары, пришслшис в самом началс XIX века- кебек сүзләрмен •башкорт» дип аталып йөртелә торган татарларга карата кулланылуы табигый булган, шуна күрә язма чыганаклар өчен ул бигрәк тә хас булган гыйбарә Безнен үзебезгә лә архивларда эшләгәндә мондый типтагы мәгълүматларны күп укырга, хезмәтләребездә күп күрсәтергә туры килде Шулай итеп, тирән эзләнү, объективлыкка омтылу, чынбарлыкны дөрес күрсәтеп, фактларны гадел бәяли белү, ягъни Р Сибәгатовнын барлык хезмәтләренә хас булган күркәм сыйфат- лар-анын әлеге кнтабынын да төп хасиятен тәшкил итәләр Шуна күрә бу китапта әлеге мәсьәләләр белән теге яки бу юнәлештә эшләп килгән башка галимнәр белән (Р Г Кузеев. Д М Исхаков һ. б ) фикер уртаклыгы туа да Китапта шундый ук бай һәм кызыклы күзәтүләр Башкортстандагы йомышлы татарлар—мишәрләр—буенча да китерелә, керәшеннәрнең (хәзерге Бакалы төбәге) бу якларга килеп чыгу сәбәаларе дә күрсәтелә. Шунысы әһәмиятле Р Сибәгатов Башкортстандагы татарлар килеп чыгыш лары, оешу үзенчәлекләре ягыннан төрлечәрәк тарих кичерсәләр дә. татар милләтенен гомуми үсеш юлыннан читләшмәгәннәр, дип ассызыклап үтә Бу исә дөреслеккә туры килә. тел. этнография материаллары белән дә раслана Китапның бер бүлеге Башкортстан татарларының теленә багышланган Барыбыз ла яхшы беләбез, тел—милләт күрсәткече, туган теле, милли теле булганда гына халык мөстәкыйль этник берәмлек буларак сактана ала. Юкка тына мәшһүр галимнәр, бөек әдипләр туган тел турында үзләренең ин матур, ин үлемсез шигырьләрен язып чыкмаганнар Танылган галим, академик Әбрар Кәримуллиннын «Тел—милләт сакчысы» дигән гыйбрәтле сүзе, безнен фикере безчә, искиткеч тирән мәгънәгә ия. Тагар халкынын озын озак формалашуы барышында анын теле дә аерылгысыз яшәп килгән. Язма әдәбиятыбыз—монын бик та әһәмиятле бер шаһиты. Р Сибәгатов та тел үзенен даимилеген. нигездә, саклый, дигән караштан чыгып эш итә. Хезмәтнең аеруча әһәмиятле һәм кыйммәтле якларыннан берсе шунда анда мәсьәләләрнен куелышы, ул сорауларны тикшерү төзек логик ззлеклелектэ бара Шуна күрә дә автор XVI-XX гасырларда башкорт халкы нинди катлаулы- үзенчәлекле иҗтимагый һәм икътисади шартлар кичергән булуын, ягъни катлаулы тарихи фонны сурәтләгәч кенә тел мәсьәләләренә күчә Чыннан да. хәзерге чорда Башкортсганда куркытып «башкортлаштыру» (барыбыз ла аңлыйбыз инде: кәгазьгә башкорт дип язып куеп кына халык башкортка әйләнми, ул 400- 500 еллар буе башкортка әйләнмәгән, үз рухын, уз телен, үзенең яшәү рәвешен саклап килгән) утына эләккән татарлар шактый четерекле хәлдә яшиләр Татарлармы алар, әллә инде башкортлармы'' Автор мәсьәләне кабыргасы белән куя Алай гына да түгел, татармы- башкортмы мәсьәләсен өр-яналан. тагын бер кабат күтәреп чыга XIX гасырда ук Башкортстандагы татарларның геле турынла объектив, дөрес фикерләр әйтелгән Шуларнын берсе А. Г Бсссонов нәтиҗәләре Татар, башкорт телләрен белә торган, бишенче дистәне ваклый башлагач, казакъ телен дә өйрәнгән укытучы, шушы региондагы халык училищеларыңда озак еллар инспекторлык иткән А I Бессонов хәзерге Көнбагыш Башкортстан төбәгендә таралган татар, керәшен, мишәр, башкорт, типтәр дигән төркемнәрнең сөйләшләре Казан шивәсенә бик якын булуын язып калдырган, тел фактлары белән исбатлаган. XX гасырның беренче яртысында Н. Катанов, Г Әхмәров. Е. Малов. Җ. Вәлид и, Л. Жәләй һәм башкалар да шундый ук фикерне язып чыкканнар Татар диалектологлары Ж, Алмаз. Ә Әфләтунов, Л. Мәхмутова. Ф. Юсупов. Ф Баязитова. Т. Хәйретдинова. Д. Рамазанова үзләренә хас алымнар белән, ягъни экспедицияләрдә булып, татарларны да. башкортларны да үз күзләре белән күреп, сөйләшләрен магнитофон тасмасына язып алып кайтып. Көнбатыш Башкортстан татарларының, төрле исемнәр белән аталсалар да. үзебезнең чын татарларыбыз икәнен язып, фәнни нигезләп анлатып чыктылар Кайбер башкорт тарихчылары (мәсәлән М Колшәрипов), телчеләре (мәсалән Н Максютова—үзенен сөйләвенә караганда, анын бабалары Мәлә- кәстән килгән булган), аптырагач Көнбатыш Башкортстанда башкортлар татарлашканнар дип күрсәтергә тырышалар. Бу мәсьәлә дә өр-яна түгел. Тик менә ни өчендер Дәүләкән. Благовар районнарында һәм Әчеле күл. Дим буйларындагы чын башкортлар, танылган башкорт тарихчысы Р Кузеев күрсәтүенчә. XIII гасырлардан бирле татарлар белән аралашып, бергә яшәсәләр дә, татарлашмаганнар. Алар ни өчен сакланып калдылар икән сон? Димәк, ситуация башка булган, халык үзенен асылын бик сирәк үзгәртә, башкортлар-башкорт, татарлар татар булып бергә яши биргәннәр Яна жирләрдә жир өлеше алу өчен генә башкорт булып язылган татарлар да үз телләрен, үз рухларын саклаган һәм чын башкорт булганнар да үз телләрен, үз тормыш-көнкүреш рәвешләрен саклаган. Р Сибәгатов үзенен хезмәтендә мәсьәләнен фәнни нигезләрен ачып бара Ул татар телен—татар теле, башкорт телен башкорт теле итә торган авазлар системасын, грамматик категорияләрне янәшә куеп, чагыштырып тикшереп чыга, башкортча-малды, беззе, һауанан, һыузын, ә татарча—малны, безне, һава дан. суның һ. б. Татар һәм башкорт телләренең фонетик яктан үзара аерылып торуларын исбат итә. Автор үзенең элгәрләре Җ Киекбаен. Ә. Юлдашев кебек фән дөньясында атаклы булган бөек галимнәрнең дә шундый ук фикердә торуларын искә төшерә. Соңгы чорларда Көнбатыш Башкортстандагы татарларнын сөйләшен башкорт теленен бер диалекты итеп күрсәтергә маташуның нигезсезлеген галим бик яхшы ачыклап күрсәтә, күп төрле фактлар белән нигезли. Дөрес, менә шушы урында татар телчеләренең, диалектологларының бай фактик материалга, гатар теленен диалектологик атласына таянып ясаган объектив тикшеренүләр нигезендә ясаган нәтиҗәләре дә киңрәк күрсәтелсә, әлеге хезмәт тагын да көчлерәк, отышлырак булыр иде. Ләкин бу хөрмәтле галимнең гаять катлаулы шартларда эшчәнлек альт баруын истә тотабыз. Шунысын билгеләп үтик, халык саны буенча булган мәгълүматларны, бай тарихи һәм лингвистик әдәбиятны һ. б. бик күп материалларны анализлап, шул җирлектә даими күзәтүләр алып барып. Р. Сибәгатов гүбәндәге фикергә килгән: тел материаллары да, экстралингвистик факторлар да төньяк-көнбатыш Башкортстан халкының сөйләм телен башкорт диалекты дип раслау өчен ышанычлы җирлек була алмый (49 б.). Алга таба Р. Сибәгатов «хәзерге Көнбатыш Башкортстан халкы кайчандыр башкорт телендә сөйләшкәнме?» дигән сорауны ачыклау максатын да куя Монын өчен ул «Башкортстан АССР тарихы буенча материаллар» («Материалы по истории Башкирской АССР» —Москва, 1936; 1949; 1956) дигән басмаларга кертелгән документларда чагылган хәзерге җирле сөйләш үзенчәлекләрен барлап чыга. Анализ гажәеп җентекле, күпкырлы. Ана каршы чыгарга теләүчеләрнең күңелендә туарга мөмкин булган барлык сораулар да истә тотылган: башкорт теленә хас с-лаштыру, ж урынына й, с урынына һ куллану кебек үзенчәлекләр шәхес исемнәрендә ничек чагылган? Документларны төзүче писецлар. дьяклар һ б. нинди милләттән? Исемнәр дөрес язылганмы? Алу-сату һ.б. турындагы шундый документларны язганда нинди шәхесләр шаһит булган һ. б. Автор «Материаллар...» дигән китапларда 10500 шәхес исеме теркәлүен ачыклаган. Автор шулардан татарча—бер төрле, ә башкорт телендә икенче төрле әйтелергә мөмкин исемнәрне ч-с, с-һ, ж-й. ж-ж тәнгагтскләре буенча анализлаган. Билгеле, алар арасында тагарча әитслештәгс.тәре бермә-бер күбрәк Мәсәлән. Чура варианты—52 мәртәбә. Сура варианты -2 мәргәбә. Көчек—18. Көсек-3 һ. б ш. Янәй кабиләсенә караган исемнарнен (89) 78-с—тагарча. 11 с—башкортча. Елан кабиләсе буенча 30-ы—татарча. 2 -сс—башкортча. Елдәк. Бүләр. Зран. Кыргыз кабгглатәреннән теркәлгән исемнарнен барысы да татарча һ. б ш • Шулай итеп.—дип яза автор.— статистик анализ фонетик анализ материалларын гагын да көчәйтә. Күпчелек исемнәр транскрипциядә татар теле үзенчәлеген саклаган Төньяк-Көнбатыш Башкортстан халкын ы н сөйләм теле үзенен мөһим фонетик үзенчәлекләре (төп янгырашы) белән Х\'11-ХУ1П гасырларда ук хәзерге хәленә (татар теленә) якын булган яки бөтенләй туры килгән Бу сөйләштә чатнап торган татарча яки юмучгтөрки ч авазы өстенлек иткән. С урынына һ куллануның эзе дә юк. Башкорт телендә булмаган ж авазы үзен сиздереп тора» (55 б.) Алга таба автор, мондый характердагы үзснчатскләр көньяк-көнбатышка да жәелгән. дип яза Мәсәлән, ул Мен ыруларыннан алынган 82 иссмнен—75-с. Юрматы ыруларында 28 иссмнен 24-е. Табын ыруларында 30 иссмнен—28-с татарча язылган булуы гурьшда саннар китерә, ә көнытк-кыпчак ырулары тоташы белән гомумтөрки ятырашлы исемнәр (36 б.) калдырган икән. Шул ук вакытта китапта «әлеге мәгълүматлар дөреслеккә туры киләме, ул исемнәр дөрес язылганнармы?• дигән сорау ннадин куела. Подьячнйлар. писсилар барысы да руслар булган бит. ә татарлар һәм керәшеннәр берничә генә була Ләкин алар татарлар белән эшләү өчен махсус әзерлекле хезмәткәрләр булган. XVIII гасырда күп кенә шәһәрләрдә татар теле укытылу да шушы фикерне раслый Писсилар авыл һәм кеше исемнәрен мөмкин кадәр төгәл чагылдырырга тиеш булганнар Безнен ү зебезгә дә аларнын вазифаларын жяренә житкереп башкаруларына инанырга туры килгән иде Мәсәлән. Мәскәүнен борынгы актлар архивында эзләнеп утырганда «Бюриказган* дигән авыл исеме очрады Ю хәрефе белән язылган булгач, мин шунда ук бу авылда көнбатыш диалекты вәкилләре яши дип фараз иттем. Ике-өч ел сонрак безгә ул авылда булырга туры килде һәм теге фаразым расланды: Бюриказган авылында көнбагыш диалект вәкилләре яши б\лып чыкты Димәк, писешгар авыл исемнәре әйтелешендәге кечкенә генә аерым лыкларны да чагылдырырга тырышканнар. чөнки, урга диалекттагы ү белән чагыштырганда, көнбатыш диалект вәкилләре әйтә торган ү авазы нечкәрәк, шуңа күрә писеилар «бүре* сүзен «бюри» дип язганнар ла Шәхес, ыру. авьгл һ.б.ш исемнәр. Рлдик Сибәгатов исбатлаганча, ул анализлаган документларда мөмкин кадәр төгәл, дөрес язылганнар һәм авторнын «Көнбатыш Башкортстаннын моннан берничә гасыр элек үк. нигездә, татарча сөйләшүе турындагы нәтиҗә өчен җитди дәлилләр бар» (55 б.) дигән сүзләре объектив, апар дөреслеккә туры килә. Хезмәтнең әйтеп бетергесез әһәмияте, кыйммәте тагын шунда: бирелә анализ күп аспектларда алып барыла, автор язма документларның эчтәлеген, аларда чагылган һәртөрле мәгълүматларның барысын да исәпкә ала. Тылмачларны «татар телеггә тылмач итүчеләр*, дип атап күрсәтү, су чыганакларын һәм башка атамалар ике исемдә булса—русча шундый исемдә, ә татарча мондый исемдә дип күрсәтү очракларын һ б —барысын да махсус тикшереп бара Мәсәлән күл турында татарча Юлбирде, ә русча Лодсешное; яисә татарча Ялан, ә русча Кабан һ б. Бу бай материалга ясалган күзәтү, берьяктан. әлеге объектларны» борынгыдан килгән татар исемнәрен саклавын күрсәтә Тарихтан билгеле булганча, Урат алдынын руслар тарафыннан чын мәгънәсендә колонизаиияләнүе очен мөмкинлекләр Оренбург шәһәре төзелгәч, ягъни XVIII гасырнын икенче чирегендә генә туа Ә икенче яктан, •татарское письмо». «татнрского языку толмач» кебек тәгъбирләр бик актив, гадәти кулланылышта булган. Шулай итеп. «Материалы . * дигән җыентыклардагы мәгълүматны Р. Сибәгатов яна күзлектән, аларда! ы тел үзенчәдекләренен ничек чагылышы күзлегеннән, төпле һәм тирән анализ ясый Мондый анализ фәндә беренче мәртәбә эшләнде Ул анын белән күп еллар буе шөгыльләнде, үз эзләнүләрен җыентыкларда журнал* ларда да бастырып чыгарды Шушындый зур тикшеренүләрдән сон Р. (. ибәгагон тагын бер мәртәбә «башкорт* сүзе ул вакытта этнонимны гына белдермәгән, дигән нәгижәга килде. Башкорт яки типтәр булу Көнбагыш Башкортстан крестьяннарының социаль хәле белән билгеләнгән икәнен ачыклады «Гөньяк- Көнбатыш Башкортстан сөйләшләре йөз ел хпек тә, өч йөз ел элек тә татарча ингырашлы булган. Бу хәлне Казан татарлары йогынтысы дип кенә карап булмый», дип күрсәтә. Авторның «монда, күрәсең, борынгы бабаларының уртаклыгы үзен ныграк сиздерә» (65 б.) дигән нәтиҗәсе татар диалектологлары, татар һәм башкорг тарихчыларының нәтижә- ләре белән тәнгәл килә. Әгәр фәндә кайчандыр әйтелгән фикер аның дәвамчылары тарафыннан яна материаллар нигезендә тагын да үстерелә икән, яна алымнар яки яна фән тармакларында да кабатлана йә раслана икән, димәк ул фикер чынбарлыкка туры килә. Аны чын мәгънәсендә галим булган тикшерүче әйткән һәм ул фикер, тарих кайсы якка гына борылса да. сакланып калачак Ә вакытлы сәясәт өчен язылган кайбер хезмәтләр иләктәге су кебек төшеп югала барачаклар Р Сибәгатов—тирән фикерле олы галим. Ул Башкортстан татарларының гомумтатар мәдәниятенә керткән өлешен дә читтә калдыра алмый. Әйе. безнен бик күп әдипләребез, дипломатларыбыз, дәүләт эшлеклеләребез Башкортстаннан чыккан. Автор үз китабынын 68-69 битләрендә китергән зур исемлекне дәвам итәргә мөмкин, чөнки без өйрәнгән 200 ләп авылнын гына да һәрберсеннән берәр, йә икешәр әдибебез чыккан икәнен күреп йөрдек. Әмма хәзер бу мәсьәлә шулай ук күпьяклы һәм ул авторны, шул исәптән безне дә. бик борчый. Көчләп «башкортлаштыру» шартларында кайбер ижат чишмәләрен ком баса, ахрысы. Катлаулы сәяси шартлар, икътисади бәйләнешләрнең йомшаруы мәдәни багланышларны да киметә Бер Башкортстаннан гына түгел, башка күрше төбәкләрдән дә яшь көчләр, яна шәхесләр мәркәзебез Казанга азрак килә. Дөрес, монда бер өметле факт бар Башкортстаннын үзендә татар әдипләре оешмасы төзүгә омтылыш күзәтелә, бу юлла көрәш бара. «Туган анам теле татар теле булса да. тормыш итәсе бар бит әле, шуна күрә дә кәсебем, тормышым теле—башкорт теле дип әйтергә мәжбүр булалардыр», дип ачынып яза Р Сибәгатов Автор таркаулыкны жинеп. бердәмлекне ныгытуда демократия ярдәм итә дип әйтергә тели. Әйе, Радик әфәнде язганча, үзенчәлекле тарихы, үз этник йезе булган югары мәдәниятле халыкнын үз мәдәниятен үзе ижат итәсе килә Ләкин актив ижат эшчәнлеге өчен күп төрле шартлар булу зарур. Р. Сибәгатов китабынын өченче бүлегендә юкка гына Башкортстанда татар теленен хокукый статусы турында сүз алып барылмый Автор бу юнәлештә дә инде күп еллар һәм нәтижәле эшләп килә, Бөтендөнья Татар конгрессы корылтайларында чыгышлар ясый, мәкаләләр язып бастыра, китаплар чыгара Ул Башкортстан һәм, гомумән, башка регион шартларында татар теленен дәүләт статусы алу мәсьәләләрен теоретик яктан өйрәнүгә зур игътибар бирә, бу көрәшнен төп принципларын, назари әсасларын билгеләү өстендә эшли. Әлеге хезмәтендә дә автор бу мәсьәләләргә зур урын бирә үзгәртеп кору елларындагы яналыклар, Телләр турындагы законнар чыгу, телләрнең хокукый статус ы нын милли суверенитет, дәүләтчелек атрибутына әйләнүе һ. б. Республикаларның зур күпчелегендә, шул исәптән Татарстанда да. төп халыкларның теле дәүләт теле хокукына ия була алды. Башкортстанда исә хәл катлаулы иде. чөнки Республикага исем бирүче халыкнын зур өлеше күрше Чиләбе, Оренбург өлкәләрендә бүленеп калган, ә Башкортстанда исә безнен татарларыбыз аерылып калган. Халыкларны бүлгәләп, төрле административ үзәкләргә таратып аерып калдыру сәясәте бик еракларга карап эшләнгән булып чыкты. Татарлар, руслар, башкортлар—шушы өч милләт телләренең дәүләт статусын Башкортстан җитәкчелеге таный алмады Тәжрибәле сәясмән һәм галим Р Сибәгатов монда өч төрле сәбәп булды дип анлата: тел ситуациясенең артык катлаулы булуы, төрле милли хәрәкәтләр арасында анлашу юклык, хакимият дәрәҗәсендә сәяси ихтыяр һәм тәвәккәллек җитмәү Телләр статусы өчен барган киеренке көрәш автор тарафыннан логик эзлеклелек белән, бәйнә-бәйнә һәм ачык итеп аңлатыла. Хезмәттә «тел ситуациясе» дигән төшенчәнең күп төрле факторларны үз эченә алуы языла. Татар теленен функциональ яктан югары үсештә булуы аерым ассызыклана. Шул ук вакытта татар балаларына татарча укытуның чикләнгәнлеге, мәгариф системасында татар теле һәм әдәбияты белгечләренең аз булуы һ. б. шундый фактлар татар теленең функциональ мөмкинлекләренең тагын да тараюына китерүе саннар, таблицалар белән яктыртыла. Әйе, башкортлаштырабыз дип, татар балаларына чит «ана» тел— башкорт теле—укыту активлаша бара. 12. .к.У.» ДӨРРИЯ рлмлалноа* Нәтижәдә. татар балалары ана телләрен аә тиешенчә өйрәнә аямыйлар, башкорт телен дә үпәиггсрмитәр. чөнки сонгысы һич реаль түгел Шулай итеп, бары тик саннарда хисап бирү өчен генә нинди тур чыгымнар тотыла' Автор бик хаклы рәвештә «Фактик социаль статуска ия булмаган тел. закон белән кертелсә дә. дәүләт тормышынын бөтен ягын да канәгатьләндерә алмый. Бу инде дөнья практикасы буенча билгеле нәрсә» (906 ) дип ята Африка һ. б. дәүләтләреннән мисаллар китерә Р Снбәгатов «Бетнен тел дәүләт теле була аламы?», дигән сорау куя Чоны булдыру өчен мигт и-демографик, соиихль-икътисали. ижтимагый-сәяси. тарихи-мәдәни, лингвистик таләпләрне санап чыга. Башкортстанлагы шартларда бу таләпләрнең житешеп бетмәвен билгеләп үтә. Автор шулай да Башкортстанда өч телгә дәүләт теле статусы бирүне ин оптималь вариант дип саный Ул урыс теле бөтен республика дәүләт идарәсе теле, шунын белән бергә, көнчыгыш районнарда-башкорт, ә көнбатыш районнарда тагар телләре актив булачак дип күрсәтә, ә «теге яки бу төбәккә анын өчен ят булган телне көчләп тагарга тырышу нәтижә бирмәячәк» (97 б ) дип ята ул Шушы хәл төрле милли конфликтлар килеп чыкмасын өчен дә ин кулай вариант булырга тиеш Ә республика халкынын өчтән бер алеше сөйләшкән тел дәүләт әһәмиятендәге тел итеп танылмау—даими киеренкелек чыганагы булып калачак. Р Сибә гатовнын «Башкортстан халыклары телләре турындагы» закон татар һәм башкорт халыкларын берләштерми, бәлки бер-берсенә каршы куя торган юридик акт булып тора, дигән нәгижәсс белән күпләр килешер дип уйларга тулы нигез бар Чөнки бу киеренкелек, чыннан да, аерым шартларда бик перспективалы булып чыгарга мөмкин «Башкортстан татарлары ..» дигән бик бай эчтәлекле бу китапка патын гаять әһәмиятле, искиткеч актуаль булган кушышалар да өстәлгән Адарда татар- башкорт проблемасын чигылдырган рәсми документлар һәм материаллар бирелгән Бу проблема Татарстан һәм Башкортстан республикалары төзелгән чакта ук М Калинин. В.Ульянов (Ленин) имзалары куелган декрет белән рәсмиләштерелгән икән Ул чордагы буталышлар, татарларны икс тур төркемгә аерунын таконлаш- тырылуы турында академик И. Таһи- ровнын язмасы. Д Исхаков хезмәтеннән өзек, төрле архивлардан язма чыганаклар теркәлгән Аларны оригиналда укып ганышу бик әһәмиятле «Сонгы чорда башкорт милләтенә күчерелгән татар авыллары исемлеге» (ул Д Исхаков тарафыннан төзелгән) аеруча зур кызыксыну уята. Анда 1959. 1970 елларда халык саны алу вакытында алс татар булып исәпләнгән 373 авылнын, 1979 елдагы сан алу документларында инде башкорт итеп язылуын күрәбез (121- 139 битләр) • Башкортлашу» процессы менә шулай бара 1989 елгы халык саны алу материаллары буенча исә. Башкортстанда югарыдагы 373 авыл халкыннан тыш та. 1 120.702 татар яши икән. Җыеп әйткәндә. Р. Сибәгатовнын китабында Башкортстан татарларының тарихы, теле, мәдәнияте анализлана һәм аларнын бүгенге аяныч хәленен сере гирәнлә ятканлыгы, ул хәлнең берничә гасырлар буе тукылып килүе күрсәтелә. Тирән әзерлекле галим һәм сәяси яктай өлгергән шәхес буларак. Р. Снбәгатов Башкортстан татарларын бердәм татар халкы язмышы позициясеннән чыгып яктырта. Р Сибәгатовнын китабы татар халкынын язмышы, анын катлаулы һәм әле һаман да өйрәнелеп житмәгөн тарихы, бай мәдәнияте белән кызыксынучыларны», шул өлкәләрдә эшләүчеләрнең өстәленә салына торган фәнни китап һәм әһәмиятле белешмә дө булып тора. Дөррия РАМАЗАНОВА, филология ({юнноре докторы

Реклама