Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ялгышканмын

Ялгышканмын Күзләреңдә йолдыз Яна дигән идем... Бергә янулардан Мәхрүм иттергәнсең. Күкрәгеңдә гөлләр Көлә днгәи идем. Син бнт аларны да Шунда киптергәнсең. Чәчләреңне җилләр Сөя дигән идем: Сөю җилләренә 11нде рөхсәт беткән. * * Көяш бага, дидем. Битләреңә күктән Шул көн үпкә сүзең Күккә менсн киткән. Күзләреңдә йолдыз Яна дигән идем. Алар анда бары Тоткын икән, тотык. Сүрелмәсен өчен Якты-җылылары, Кала икән ялгыш Кунган нурны тотып... Гади төнне серле ясар өчен. Утның була шәмгә элдергәне. Җилнең була, көч-куәтен сынап. Син кабызган шәмне сүндергәне. Шәмнән шәмгә күчкән утлар да бар. Бар аларның качкан, йөгергәне. Сукбай җилләр кебек, дөньялыкта Үз-үзеннән кеше көлдергәне. Рифв РАХМАН - шагыйрә. -Керфекле тәрәтләр-. •Куиәрең твймалансә• һ 6 китапшр авторы Казанда яши Кем кабызган аны Бөек көчме? Күзегездә утныц серлесе бар. Үз сереннән үзе авырайган... Аның миңа нидер сөйлисе бар. Көтәсезме, көч-куәтен сынап, Ялгыш капкан утны сүндергәнне?— Өйне җылы, серле ясар өчен. Учакка ут Сездән элдергәнне? Элек һәм хәзер Табигатьтә бар нәрсә дә—тигезлектә! Юнаннарда Аллалар да —һәр җенестә! Зевс, Лето, Аполлон һәм Афродита... Омтылганнар үзләренчә гаделлеккә... Берсе оста булган анын җыр-сәнгатькә, Икенчесе дан-шан алган мәхәббәттә. Никахны—җан, тән теләген буйсындырган Бер алиһә! Афродита ул, әлбәттә. Хәтта Зевс (!) башын игән, ул килгәндә, Өч алиһә буйсынмаган нибарысы! Кочаклаган һәм елмайган, кирәк чакта Әсир иткән татлы сүзе йә тавышы. Тик матурлык белән генә җиңә алган, Кулына ук-җәя, хәнҗәр еш алмаган. Гадиләрне, галиләрне яраткан ул— Андыйлардан мәрхәмәтне кызганмаган. Алиһәләр һәм аллалар ярышканнар. Чын мәгънәдә хәтта бил дә алышканнар. Җырлап, уйнап, сөеп, назлап яшәгәннәр Гыйш-гыйшрәттә үз тиңнәрен табышканнар. Олимп тавы башларында хакимлекнең Күктә, суда, җнрдәгесен булдырганнар. Ә Зевстан—җефетләре—матурлыкны Яклар өчен, алиһәләр тудырганнар... ...Пәйгамбәрләр—диләр, бездә—ирләр генә, Ә Алланың юк җенесе һәм өммәте. Әйе! Булса ул да әгәр ирләр кебек, Кылыр идемени—чиксез мәрхәмәтне?! Салыр идемени җәннәт—аналарның Аягының асларына, алдына ук?! Нибарысы яхшы шигырь генә яз син— Җефетеңнең күзләреннән атыла ук. Ә электә... шул ук Гомер (!)—менә чын ир! Таң калырлык—иҗат иткән Афинасы: Зевска тиң һәр нәрсәдә илаһ кызы— Тапкырлык һәм гадел сугыш алиһәсе. Гаделлекне көтәм көчле җенестән мин: Булмасын ул бары бәдән белән көчле! Башкаларның башларыннан күтәрелмәс Галим, шагыйрь... киң күңелле бер ир кеше!