Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТУГАН ЙОРТТА КАБАТ ТУАМ МИН...

Татар Идел-йортның нигезенә Субай итеп кагылган ул. Бу дөньяга тартар булып, Татар булып танылган ул. Татар булып яшәүләре Бу дөньяда кыен шуңа. Шуңамы ул, субай килеш, Сукбай кебек кыенсына. Кыенсына үткәненнән, Үз-үзеннән кыенсына. Даруын да, агуын да Йөрткән садак-кынысында. Бала кебек көлемсерәп, Дала яткан кочагында. Ятка—дару, агасына Агу биргән кайчагында. Дәүләт арты дәүләт корган— Булган шундый сәләте дә. Төшенмәгән үзе ләкин Дәүләт саклау сәнгатенә. Газинур МОРАТ (1959)—шагыйрь, публицист; Татарстанның атказанган сәнгать зииекксе. «Мин дөньяны тың/ыим», «Түбә». *Жәяуле коииар» һ. б. китаплар авторы Казанда яши. Бүленгәнне бүре ашар, Дия-дия бүленгән ул. Типтәр булып, башкорт булып Исән калган үлемнән ул. Исән калган нугай булып, Әйләнеп йә керәшенгә. Бүленгән ул, бүлгәләнгән, Инде вакыт берләшергә! Акбүз, диеп, тулпар, диеп Атаган ул чаптарын да. Мишәр, әнә, лыхыр, дия Безнең казан татарын да. Ничә гасыр шайтани рух Татар, диеп кыбырсына... Бу дөньяда татар булып Яшәүләре кыен шуңа! Тарих безгә сәер сер калдырган Кем әйткәндер, кайчан әйтелгәндер, Кайсы чордан, кайсы еллардан Кнләдер ул сәер сүз-гыйбарә: •«Татар тугач, яһүд елаган». Ник елаган? Ни сер посып яткан Бу китаплы кавем кальбендә? Кайчагында аңлау кирәктер ул Дөнья тоткан халык хәлен дә. Булган ансы, әйе, татарның да Дөнья тоткан гаярь чаклары. Дала түмгәгенә абынып ла Билен сындырган шул чаптары. Татарны да, әйе, сөргеннәргә Сөргән баскын туган җиреннән. Без дә, бәлки, үз-үзебезләрне Кабат җиңәр өчен җиңелгән? Татарның да, әйе, язмышлары Кузлы Сагыш белән чигелгән. Без дә, бәлки, асыл кальбемезгә Кабат кайтыр очен сибелгән? Үткәннәрен эзләп табар халык Киләчәккә кайтыр юллардан... Тарих безгә сәер сер калдырган: «Татар тугач, яһүд елаган». Кол булганчы... Кол булганчы көлгә әйлән .Ашларсың Туган җирне. Көл булганчы гөлгә әйлән— Ямьләрсең Туган илне. У Бәндәләрдән мең бәлаләр Сулкылдый Җирөянәкле Сөйгәннәрнең ирененнән Шул бәгырьне бер үбәргә күрә-күрә бәгыребез, аерылып, әзерме без? Туган йортта балан җыйганда Тәлгәш-тәлгәш баланнар— Квзге учак кузыдыр_ И гомерләр... Туган йорттан читтә Җылы эзләп узган гомерләр. Дастаннардан килгән мосафирның Башмагы күк тузган гомерләр. И Туган йорт... Акбүз биләвем син, Кабык арбам, Киндер бишегем! Әткәм-әнкәм күңеледәй һәрчак Ачык синең капка-ишегең. Туган йортта һәр тупылга кардәш, һәрбер өянкегә туган мин. Әнкәемә кайтып сыенам да Туган йортта кабат туам мин. Туган йортка кайтып дәваланам Җирсү дигән сәер хастадан. Сихәтләнгәч, дәрвиш-мосафирдай, Ник сәфәргә кабат ясканам? Беләм, әйе, соңгы сәфәргәчә Җылы эзләп йөдәр күңелем... Туган йортта көзге учакларның Кайнар кузын алдым үрелеп... Төнге идиллия Төн—гүяки арфа... һәрбер кылы Ай нурыннан аның үрелгән. Тынлык сонатасы аһәңенең Шавы килә галәм түреннән. Галәм түрләрендә шытып чыккан Чәчкәләре жәннэт багының. Без ауныйбыз шунда... Арабызга Тын соната керә агылып. Җәннәт чәчкәләре безне күзли. Диләр бутай: менә тамаша. Синең гүзәллекне көйгә салып Уйный арфа... Күзләр камаша. Карт һәм чабак Җилкәннәрдә җилләр черем итә. Калкавычка кунган төклетура. Кабанкүлдәй кадим каегында Йокымсырап ялгыз карт утыра. Каек төбендәге күлдәвектә Чәбәләнеп ята сыңар чабак. Сыңар чабак гүя соңгы өмет, Сыңар чабак гүя соңгы чара. Чабак чаклы гына соңгы өмет Бәргәләнеп ята күлдәвектә. Казан казнасының алтыннарын Юкка гына күлгә күммәдек лә?! Хан йөзеген йоткан картлач чуртан Капмый калмас кебек кармагына. Су кызлары табып бирер төсле Ханбикәнең алтын тарагын да. Сөйрәп чыгарыр күк албастылар Казаланган Казан байлыгын да... Йокымсырап утыра карт шулай Кабанкүлдәй кадим каегында. Җилкәннәрдә җилләр черем итә. Калкавычка кунган төклетура. Кала чыр-чуына оеп, ярда Чабак көтеп әнчек эт утыра. Имла ЧӨЙЛӘП язган балчык, ташка. Ташлар исән һаман да. Чөй язу булып эрегән Тояк эзе Далада. Иманына имам иткән Аннан Коръән имласын. Әлиф белән күккә язган. Күктә тапкан кыйбласын. Үле телнең имласын да Ят итмәгән, күрәсең, Яңалифчә язмак булган Үлемсезлек сүрәсен. Әлифләре киселгән дә, Хәлфәләре асылган. Ярый әле өмет исән: Кала гашка басылган... Аччы, туташ, ишегеңне... Заманча вариация —Аччы, туташ, ишегеңне, мин керэем, Керфегеңә кунып эрәем. Сою сүрәсенең аить-шәмаилен Күңел түрләреңә эләем. Аччы, туташ, кочагыңны, мин керэем, Җиләк иренеңнән үбәем. Башым куеп ак күбектәй күкрәгеңә, Кочагыңда килеш үләем. —Әллә шагыйрьме син, абзый кеше,— Әҗерен соң күнме түләең?.. Шахтер агай җыруы Үтте гомер күмер чабып, Чабалмадык атларда. Газиз башлар читтә йөрде. Ярлар калды ятларга. Үтте гомер... бәхет эзләп, Калды... өмет... аз гына. Безнең бәхетне таш басты Кара Дию базында. Үтте гомер... Тын кысыла, Читләрдә ят—һава да. Әй, җил, Туган җир һавасын Алып килче дәвага. Әй, җил, безнең сәламнәрне Илтче Туган илләргә. Сызгырып уз аулыбыздан «Шахта» дигән көйләргә. Сыздырып уз... Сызуларнын Үз сихәте бар аның. Исләренә төшмәбезме Ятка калган ярларның