Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОМАННАРГА ЕЛЛАР КҮМЕЛДЕ...

Исем белән туга, эше белән Ватан уячи кеше йөрәген. Н Ддүли У ртак шатлыклар-хәсрәтләр. табышлар-югалтулардан тыш. аның да. минем дә үзебезгә генә хас. бер-беребезгә мәгълүм булмаган кичерешләр дә күп үткәндер йөрәктән Кырык дүрт елдан артык бергә гомер киченгән. Әмма безне берләштергән хисләр, фикерләр гомер урталарына житкәндә икебезне бер жан. бер тән итеп яшәтте, нинди тетрәнүләр дә безне аера алмады. Ибраһим белән мин университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый баш лавымның беренче аенда ук белеш булдым. Бу—1947 ел. Дүрт кенә ел злек оешкан булса да. бүлектәге әдәби түгәрәкнең даны киң таралган. Аның утырышларына университетның башка факультетларыннан. Казанның башка вузларыннан әдәбиятка омтылучы һәм үз телебездә аралашырга теләүче яшьләр жысла иде Бу уку елындагы беренче жыелышка группабыз белән килдек Безнең белән бергә укучы кече лейтенант Мәхмүт Хөсәенов шигырьнең асылы турында доклад ясады Аның янында берничә егет утыра иде. Түгәрәк житәкчеләредер болар дип уйладык. Утырыш тәмамлангач, шул егетләрнең берсе минем яныма килеп «Сез кем. кайдан?»-дип сораштырды, үзе белән таныштырды-оченче курс студенты Ибраһим Нуруллин икән. Без укырга кергәндә бүлектә әле дүрт кенә курс бар. штатта бер укытучыкафедра мөдире доцент Рабига Афзал кызы Хәкимова һәм лаборант, безнең Яна Бистәдәге атаклы Исмәгыйль доктор кызы Зөлфә Усманова эшлиләр иде. (Залфә искиткеч чибәр, нәфис кыз. мин аны сугыш елларында шәһәребездә барган • Багдадский вор» фильмының төп героинясына охшага идем Аннары ул Булат Гыйззәтуллинга кияүгә чыкты.) Штатта торып укытучылар булмаганга, түбән курсларга житәкчелекне фронтовик студентлар алып бара. Алар бездән 5-6 яшькә алкәнрәкләр. киеп йөргән шинельләре, гимнастеркалары күпмегә житдирәк. тәжрибәлерәк икәнлекләрен күрсәтеп тора Ибраһим-шу.ларнын берсе һәм иң хөрмәллеләреннән. Ул безнең группаның кураторы булды Дөрес, ул шинельдә гимнастерка да киеп йөрми, әмма дәрәж.ке-зур Тукай исемендәге стипендия ала иде. аннары Сталин исемендәгесенә лаек булды Мин аны бернинди икеләнү, шөбһәләнү белми торган, үзенә һәм киләчәгенә ныклы ышаныч белән яши торган кеше итеп саный идем Яшьлегемдә миңа игътибар иткән беренче егет булгангамы, ул елларда кызлар һәм малайлар аерым мәктәпләрдә укыганга монарчы егетләр белән якыннан аралашырга да туры килмәде, мин Ибраһимны очратканда дулкынланам Аңа олы итеп, буй җитмәслек шәхес итеп карыйм Менә хәзер Ибраһимның ул чактагы көндәлекләрен актарганда, гажәплә Ибраһим. үзенең үткәне турында язганда, үзен бизәмәгән эш-гамәлләрен яшерми Менә бер мисал парашютчылар түгәрәгенә йөргәндә аларны мехчылар клубы ишек алдындагы вышкадан сикерергә алып баралар «Вышка артык биек тә түгел,—дин яза ул,—28 метр гына Малайлар менделәр дә сикереп төштеләр, минем йөрәк җитмәде, сикермичә кайтып киттем» Мин дә аны бизәп күрсәтергә хакыйкатькә хыянәт итеп матурларга уйламыйм Ул гомере буе вакыйгаларны ничек булган, шулай яктырту өчен көрәште. Нәкъ менә көрәште. Үзенең табигатеннән килгән йомшаклыкларны җиңеп, вәзгыять таләп иткәнне кыла алган кеше хөрмәткә күбрәк лаеклы Иң зур җиңү кешенең үзен-үзе җиңүе бит Болай гына кирәк булганда тәбәнәк вышкадан да сикерә алмаган Ибраһим сугыш вакытында, гамәли мәҗбүрият килеп тугач. 71 метрлы вышкадан, беренче үк булмаса да. икенче булып сикергән Чөнки ил дәһшәтле, аяусыз, канлы сугыш зчендә ә ул—солдат, ул—комсомол, сугышчан һәм сәяси хәзерлек отличнигы, шул халәте аңа куркуын җиңәргә көч биргән Мин ана 1975 елда Совет Армиясе көне белән котлавымда түбәндәге юлларны язганмын: «Сине чыдам, батыр, кыю кешеләр көне белән котлыйм һәм сине шундыйларның берсе дип саныйм. Син тумыштан ул сыйфатлар белән мул итеп бүләкләнмәгән булсаң да. акыл белән аларны үзендә тәрбиялисен. Монысы тагын да мактаулырак». Ибраһим гомергә уз-үзе белән көрәшеп яшәде. Кайчакта холкы-табигате җиңә кайчакта—ихтыяры. Әмма көрәш туктаусыз барды. Анын шундый кеше булып җитешүенә нәрсәләр сәбәп булган, үзен-үзе тәрбияләргә кирәклекне аңлаткан шартлар ниндиләр. моңа аны нәрсә этәргән-бу сорауларга җавапны бала чагыннан, туып үскән гаиләсеннән, ата-анасы мохитеннән эзләргә кирәк дип беләм. Сабыйлык төш кеби улыр. Г. Кандалый И браһим Нуруллин 1923 елда туган. Әтисе-укытучы. әнисе гади хатын, авылның иң чибәр кызларыннан булган. Ибраһимның әнисе дә әтисе дәхалле гаилә балалары Әнисенең нәселен. Бикчуровларны. кара байлар дип йөрткәннәр Нәселләрендә укымышлылар булмаган. Әтисе ягыннан бабасының тормышын Ибраһимов болай сурәтли: «Аның өе урамга перпендикуляр итеп салынган алты почмаклы, калай түбәле зур өй иде. Киң ишек алды лапас, сарай, келәтләр белән уратып алынган. Урыс капканың урам ягында тимер ишекле таш подвал бар иле. Авылыбызның тегермән буасы булганлыктан тирәнәйгән, киңәйгән кечкенә елгасы буенда бабайның «путаш заводы» бар иде. Ул «завод» дигәнең ындыр табагы кебек мәйданчыктан һәм зур казаннан гыйбарәт булганы хәтеремдә калган. Фәкыйрьлеге һәм балаларының күплеге белән авылда беренче урынны тоткан Гайфук бабай өнә шул завод өчен җәен-кышын өй борынча йөреп, кал җыя иде. Соңрак бабайны кулак ясап хокукыннан мәхрүм иттеләр, малкәтен алдылар. Шушындый гаиләдә туып үссә да Ибраһимның әтисе Зиннәтулла мал җанлы, байлык юнәтүче кешебулмаган. Мәдрәсәне тәмамлагач, укытучы булып эшләгән. Әнисе Нәвал бик җитез иде. «Безнең тормышны әни алып барды».-дия иде Ибраһим Аларның авыллары Парау бик матур табигатьле урында Якында гына зур урмандачикләвек. кура җиләге, карлыган: икенче яктагы Чирмешән буендагы Киерче болынында җиләк, юа. балтырган үса Әни урман-балын байлыкларын җыярга бик оста иде. Аннары ул тегүчелек белән дә шөгыльләнгән, колхозда эшләгән, биргәнен дә бирмәгәнен дә өенә ташыган, гаиләсенең тамагын туйдырган Ә әтисе—күбрәк җәмәгать эшендә Нурулла бабай, инде сукырайган булса да. мал-малкәтен алалар, ә улы коммунизм турында лекцияләр укый, берничә фикердәше белән коммуна оештыра. Менә шушы тормышка ике төрле караучы кешеләр-бер яктан, эшчән, гаярь, мал булдыручы бабасы һәм әнисе, икенче яктан, иҗтимагый тормышны, җәмгыятькә хезмәт итүне үзенең яшәеш рәвеше иткән әтисе.. Аларның рухи варисы булган Ибраһимның да холкы каршылыклы, беренче карашка берберсе белән сыеша алмый торган сыйфатларга ия иде. Тормышы һәм иҗаты аның шул фикерне раслаучы хәлләргә бай Ул еш кына әйткән сүзенә кылган яки кыла алмаган гамәленә үкенә иде. Хәтта «Үкенечләрем» дигән махсус парча да язды. Ул вакыттагы тәртипләр шундый булган: укытучы әтисен аяе бер авылга, әле икенчесенә бик еш күчереп йөрткәннәр Зирекле Куакта 7 сыйныфны тәмамлагач. Ибраһимны әтисе Маләкәскә рус мәктәбенә бира Әмма бик ншьти (44 яшендә) әтисе кара сары авыруыннан үлеп киткәч. Ибраһим башта Чаллыда, аннары Казанда анисенен знесе Харис абыйларда торып укый. Казанда мех техникумына керә Совет хакимиятен никадәр генә яманласак та. ул заманда тормыш никадәр авыр булса да, бүген тарихта исемнәре калган һәм калачак күп кенә татар балалары нәкъ менә совет тудырган шартларда белем алып, олы юлга чыкканнар. Техникумда укыганда Ибраһим тулай торакта яшәгән, нинди түгәрәк зшләсәбарысына да йөргән, музыкага сәләте зур булмаса да. кыллы уен кораллары оркестрына да катнашкан, мандолина, скрипкада уйнарга өйрәнгән, «музыкант» буларак техникум кысаларына гына сыймыйча, филармония оркестрында уйнаган, хәтта «филармония артисты» дигән таныклыгы да булган. «Җәваһирә Сәләхова безнен оркестрга кушылып жырлый иде».—дип сөйләгәне хәтеремдә Ул але тагын парашютчылыкка ла әзерләнгән Бу түгәрәккә кабул иткәннәр икән, димәк, ул бик сәламәт булган. Бер Ибраһим гына түгел, барлык иптәшләре дә белемгә омтылып, жанлы тормыш белән яшәгәннәр Ибраһим алардан бәлки әдәбиятны артык яратуы белән генә аерылып торгандыр. Кете яшьтән үк күп укый, һәр язучынын исемен белә үзләрен күрергә хыяллана. Ике тапкыр ул мондый бәхеткә ирешкән дә Берсе Ульяновск алкәсс Яна Мылыклы районы Әбдери авылында укыганда була. Аларнын мәктәбенә Сахаб Урайскнй килә Техникумда укыганда Матбугат йорты тирәсендә ул аны тагын очрата, ләкин эндәшергә базмый Икенчесе Лопатинода (хәзер-Волжск) яшәүче туганнарына барганда поездда Муса Җәлил белән бер вагонга туры килә Ул аны рәсеме буенча таный һәм барып житкәнче анын янында кайнаша. Әлбәттә инде, сүз ката алмый Ибраһим тартык, карарсызрак малай булган һәм гомеренең азагына кадәр анын ул сыйфатлары сизелеп-сизелеп ала иде Ибраһим техникумда укыганда Яңа бистәдәге мех комбинатының безнен өй каршындагы фабрикасына практикага йөргән. Бәлки, мин дә аңа очраганмындыр, әмма үзеннән алты яшьләр кечерәк кызчыкка ул карамый да үткәндер. 1941 ел. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган көннәр. Комсомол райкомыннан килеп, техникумның IV нче курсында укучылардан: «Үзегез теләп сугышка китәсезме?»-дип сорыйлар «Китәбез»,—диләр яңа гына үсмерлектән чыгып килүче егетләр Ибраһим парашютлы десант гаскәрләренә дләга Алар Мәскәү янында өйрәнүләр үтәләр, аннары мондый гаскәрләрнең тиз генә кирәк булмаслыгы ачыкланыпмы, ашыгыч монтажлык чыгыпмы, аларны жәяүле гаскәр ясыйлар. Себертә куылган Идел буе немецларының ташландык авылларына күчерәләр. Ибраһим Сталинград фронтында Әстерхан юнәлешендә сугышка кергән Дулкын-дулкын булып жәелгән ком калкулыкларын менә-төшә бара торгач алар немецлар урнашкан окоплар каршысына ук килеп чыгалар. Немецлар ара-тирә минометлардан атып куялар, ә безнекеләргә житәкчелек итүче, ниндидер сугышчан хәрәкәтләргә өндәүче бер командир да юк. Шунда сәяси һәм сугышчан хәзерлек отличнигы комсомол Ибраһим Нуруллиннын йөрәге түзми, бер иптәшен үгетли дә алар пулеметларын окоптан чыгарып куеп, немецларга ата башлыйлар Менә Ооларнын башта бер ягында, аннары икенче ягында мина ярыла Өченчесе болар өстенә төшәргә тиеш Кире окопка чумарга туры килә Шуки. Калмык агирааренла Яшькүл районында барган һежүм вакытында. Ибраһим һәм Розашна Нуруллиналар 1951 ел 1942 елның 20 ноябрендә Ибраһим каты яралана. Сул аягының тубыгы мина кыйпылчыгы тиеп чәрдәкләнгән. Санитарлар аны палаткага урнашкан кыр госпитале кырыена китереп салганнар. Яралылар күп. Ибраһим көн буе диярлек ялан кыр өстендә яткан Көз. салкын, исән аягының бармаклары өшегән Санитар булып йөрүче, элек үзе белән бергә хезмәт иткән Чухванцев фамилияле солдат килеп чыкмаган булса, балки ул күп кан югалтудан һәлак та булыр иде. Аны танып алгач. Ибраһим булышуын үтенә тегесе күгәреп алуга, аңын югалта һәм шуннан соң гына табиблар кулына аләга Ибраһимның сугышта аяксыз калуы турында уйлаганда, аның малай чагы хатирәсе итеп сөйләгән бер хәл исемә төшә Мәктәпләрдә безне. Алла кж. дини хорафатлар зарарлы, болар-капитализм калдыгы, дип тәрбияләделәр. Ә өйдә әби-бабайлар дога өйрәтәләр. Бу ике төрле тәрбиянең чарпылышы да еш булып тора. Бервакыт малайлар арасында. Алла бармыкжмы. дип бәхәс китә Ибраһим аягы белән җиргәтибә-тибә менәәгәр булса, аягымны җир упсын. дип кычкырган. Ун ел үткәч, аның аягы Әстерхан даласы туфрагына күмелеп калган.. Аннары-бер ел буе госпитальдә Бер кисәләр аягын. Төзәлми. Тагын кисәргә кирәк Ә авыртуны баса торган дарулар юк икән. Павел Корчагинны идеалы иткән Ибраһим Нуруллин табибларга әйтә: —Кисегез әйдә местный наркоз белән генә түзәрмен Ә ул наркоз сөяккә үтми бит! Сөяк авыртуын киметми! Шуннан Ибраһимны ыңгырашырга яратучыларга үрнәк итә башлыйлар. Әмма авырту аның үзәгенә үткән булырга тиеш, чөнки соңыннан аз гына авыртудан да курка иде. Ә сызлану, тән газаплары аны гомере буе эзәрлекләде, һава торышы алмашынган вакытларда яисә ниндидер безгә билгесез сәбәпләрдән инде кисеп алынган аягында үтә чәнчү башлана, тәненә сеңгән егерме өч мина ярчыгының кайсы да булса берсе вакытвакыт кузгалып куя. Нишләптер ул сызланулар күбрәк кичкырын. төнгә каршы башлана, әмма шундый газаплары хакында ул бер кемгә дә сөйләми, мин генәбеләм. хәтта балалар да анышып житмиләр иде. Мондый авыртулар вакытында да. зур кайгылар, борчулар булганда да аның өчен төп дару-китап. Ә андый чаклар күп. бик күп булды... Госпитальдә дә ул бик күп укыган. Добролюбов. Чернышевский. Писаревларның әдәбият турындагы әсәрләрен шунда өйрәнгән. Лев һәм Алексей Толстойларның. Шолоховның, татар әдипләреннән Шәриф Камалның әсәрләрен кайта-кайта укыды Ә балай ул татар әдәбияты дөньясында күренгән һәр яңа әсәр белән танышып барды, нинди дә булса бер өлгереп житкән мәсьәләне җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итәргә азык биргәннәре турында бөтен даирәне селкетеп ала торган мәкаләләр язды. Егетлек кош кеби улыр. Г. Кандалый М енә егермесен тутырган яшь егет ике култык таягына таянып туган авылына кайтып төша Ибраһимны туган-тумачалары кунакка алалар. Андый мәҗлесләрнең берсен Ибраһим үзе кичергән үкенечле хәлләрнең берсе итеп сөйли иде. Кунак табынына итле токмач шулпасы килә Госпиталь ризыгыннан тәмам гарык егет (әнисе дә бәрәнге-катыктан артык нәрсә белән сыйлый алмый) ашны бик яратып, туйганчы ашый. Аннары каз ите тутырылган табак килеп утыра. Ах. тәмле, әмма инде урын юк. Бер елдан соң көзен әлеге Йосыф абыйлар Ибраһимны тагын кунакка дәшәләр. Бу юлы инде алданмыйм дип. ул ашны чак кына капкалап утыра. Соңыннан ит чыга чыгуын, ләкин инде узган елгы кебек табак тутырып түгел сай савытта берничә кисәк кенә Ибраһим аны-моны абайлап алганчы, ул кисәкләрне дә эләктереп бетерәләр. Тагын үкенеп кайтып китәргә туры килә Монысы көлке. Ә житдие ничек? Шул елны ук (бу 1943 ел булырга тиеш) Ибраһим мәктәптә эшли башлый. Элек аңа башлангыч сыйныфларны бирәләр. Бер көнне мәктәпкә иртәрәк килсә 7 нче сыйныф малайлары өйгә бирелгән мәсьәләне тактада чишә алмый азапланалар. Ибраһим, кызыксынып, яннарына килә мәсьәләне чишеп бирә Моны читтән генә күзәтеп торган директор яшь укытучыны бүлмәсенә чакырып алада, битәрли башлый «Ничек шулай зшләден. ә чишә алмаган булсан?! Укытучының абруе турында уйлирга кирәк».—ди Ибраһим көлемсерәп кенә куя Ул математикадан көчле Шуннан соң директор, моңарчы үзе алып барган математика, физика фәннәрен аңа биреп, югары классларны укытырга күчерә Укытучы буларак Ибраһим үзе лә малайларча мавыгып эшли, дәресләрне кызыклы, күңелле итәргә тырыша Моның бер алымы—'тәжрибәләр ясау. Спиртовкасыз тәҗрибәләр уздырып булмый, ә спирт юк. Яшь укытучы аптырап калмый, әнисенең бәрәңгесен төйи дә күршедәге Сакчы исеше чуаш авылындагы спирт заводына китә Ярты литр спирт бирәләр, тәжрибәләр ясарга мөмкин Электр звоногы ясап күрсәткәндә укучыларның гажәпләнүләре! Әнә шулар һәм китаплар, ижади хезмәт Ибраһимның авылдагы яшәешен бизи Шунда ул беренче хикәяләрен яза. аларны •Совет әдәбияты - журналына юллый. Шунда ул беренче тапкыр хикәясе басылып чыкканны күрү бәхетенә ирешә Эш һәм хезмәт кенә тормышны түгәрәкли алмый Яшь егет бит әле ул. Күңеле мәхәббәт тели Көндәлегенә «Йөрәк мәхәббәтсез яши алмый», дип язып куйган Хат аша бер кыз белән таныша, фоторәсемен ала. Егет күкеле фотодагы кызны хыялы белән бизи, аны акыллы итеп, нәфис, нәзакәтле итеп күрә һәм. ниһаять, күңеле түзми, аның янына үзе китә Кызганычка димме, бәхеткәме-кызның тагын бер сөйгән егете кайдандыр кайтып төшкән була Ике егетен очраштырмас өчен, икесенә дә игътибар бирер өчен кызнын нинди тапкырлык күрсәтүен һәм хәйләләр коруын көлке итеп Ибраһим үзе «Мәхәббәтләрем» исемле парча да язган иде 1945 елнын көзендә Ибраһим инде—Казан дәүләт университеты студенты Укырга ул ашкынып, үз алдына махсус бурычлар куеп килә Аның планы мондый философияне, рус. көнбатыш, татар әдәбиятларын, әдәбият теориясен ныклап үзләштерергә бер повесть я зарга, пианинода уйнарга һәм биергә өйрәнергә Ул хәтта тимераякта шуарга тырышып караган Ул елларда катоклар эшли иде. аларда тимераякны алып торырга да була, алар яшьләрнең күңелле һәм мәдәниятле ял урыннарыннан санала иде Көндәлегенә язганча, ул тимераякны кигәндә үз алдына. • Шуа алырмынмы инде?».—дип куйган. Янындагы малай аңа: «Маресьев очкан ла әле*.-днгән Тимераякта шуа алмаса ла. велосипедта йөри иде. Үэенен аяксыз булуына кимсенгәнме ул? Баштарак кимсенгән булырга тиеш «Кзйон үзәгендә» хикәясе үзен шул хисләрдән коткарырга теләп язылган кебек Көндәлекләрендә дә берәр матур кы зга күзе төшеп, тегесе илтифат итмасө: «Нишләп инде ул минем шикелле тәбәнәк, ябык, аксак егетне сайласын»,—кебегрәк жөмлаләр очрый Күңелен саф. гамәлләрен күркәм итү өчен Ибраһим студент елларында, бигрәк тә берен чеөченче курсларда укыганда, нык тырышкан. Күркәм сыйфатларга ия иптәшләренә сокланган Техникумда укыганда андый кеше-Хәй Газизов. Габделхәй Газнэов үз алдына зур максатлар куеп, шуларга тайпылышсыз омтылып яшәгән Ул чакта безнең идеал Ленин иде Габделхәй дә ил өчен, халык өчен тырышучы гадел, акыллы булырга теләгән «Лениндагы сыйфатларны үземдәбулдырачакмын»,-дигән 23 яшендә Ленинградны саклап сугышканда һәлак булмаса. ул совет режимының сүзлә игълан иткән кыйммәтләреннән нык читләшкәнен, әлбәттә аңлар иде. Ә университетта Ибраһимның сокланганы-Фазыл Фассев. «Фазыл,—дип яза ул.-искиткеч сафкеше дәртле ялкынлы. Урман кебек табигый, оурман шәһәр паркла Рыннан матуррак- Фазылның әйткән сүзләрен көндәлекләрендәеш китерә Берсендә Фазыл, партия жыелышыннан чыккач -Мондый жыелышлардан чистарып чыгасың ..-дигән Группадагы кимчелекләр тикшерелгән җыелыштан соң: «Бөтенесе өчен дә үземне гаепле сизәм.,-дигән Ә бервакыт әйткән: «Незаметный тормыш белән торасым килә» —Ник?—дип сораган Ибраһим. ■ Янып-көеп яшәү бик авыр Бөтенесе турында да борчыласың, бөтен җирдә үзеңне җаваплы сизәсен» Ә безнен арада Фазыл үзен бер дә җитди тотмый иде. Ул кызларны кочакларга, алар белән шаярырга ярата Ә ул заманда кызларга егетләрдән кочаклату килешмәгән, мөмкин булмаган зш һәм сөйгәне белән генә бик яшерен генә зшләнә иде. Ибраһим гомере буе Фазылны бик югары куйды Татар бүлегенең 50 еллыгы уңаеннан язылган «Юл башы, исемле истәлегендә: «ул чакта ук инде (ягъни студент сгларында-Р Н ) Фазылның даһилыкка якын торган талантка ия булганлыгы сизелә иде».-лигән сүзләр бар. Соңыннан да кайберәүләргә сәләтле, намуслы, хаклык өчен көрәшәләр. днп сокланды Мәсәлән. Альберт Яхинга. Мөхәммәт Мәһдиевкә Әгъдас Борһановка 1946 етдан Ибраһим язучылар даирәсенә керә башлый, җыелышларга, төрле секцияләрнең утырышларына йөрү белән генә чикләнмичә алар белән шәхсән аралаша, үте белән таныштыра 1946 елның 30 апрелендә проза секциясендә хикәяләрен укыгач. Атилла Расих. Гаврила Беляев. Фатих Хөсниләр аның әсәрләрен, башкаларга иярми, ү-з тавышы бар. дип бәялиләр. Әмма төшенкелек аһәңе сизелеп тора, дип тәнкыйтьлиләр дә Шуннан соң ул нәфис әдәбиятның асылы турында ныклап уйлана башлаган. «Язучы булу өчен иң әһәмиятле, иң типик кешене күрә белү кирәк Алар, җанлы кеше кебек, үзләре хәрәкәтләнсеннәр, аларны теләсә ничек тартып йөртеп булмасын. Үз язганнарымдагы фальшны яхшырак сизә башладым Димәк, минем йөрәгем сизгеррәк була бара-. (1946 ел. 1 июнь) «КмчәК. Нәҗмидә булдым. Ул киң күңелле кеше икән. Бераздан ике кызчык килделәр Алар рус мәктәбеннән. 6 нчы сыйныф укучылары икән. Кызлар-әрсезләр Алар К. Нәҗмидән үзе турында озын итеп язып бирүне сорыйлар. Аларга сбор өчен К Нәҗминең биографиясе кирәк икән. К. Нәҗми биргән брошюрадагы биография кыска икән. Нәҗми гаепле елмая. Аның эше күп. ләкин ул баш тарта алмый. Кызлар һаман «наступать» итәләр, карточка сорыйлар. К. Нәҗми карточка эзләп йөгереп йөри. Ниһаять, кызлар китәләр. С. Әдһәмова көлә: «Сөйләштереп оныттырдык үзләрен»,—ди. Ул иреннәрен матурайтырга тырыша. Анын йөзендә элеккеге матурлыгы сакланган. К. Н алы кеше булса да. бераз мактанмый булдыра алмый. Ләкин ул мактану бик мөлаем. -Туган ил. туган ил».—дип әллә ничә тапкыр кабатлады. Ахырдан шкафларын ачып җибәреп. -Туган ил» өчен җыйган материалларын күрсәтте» (1948 ел. 15 декабрь) Ибраһим матурлыкны, нәфислекне сизә һәм бәяли белә иде. Табигать яме дә анын күнелен тибрәндерә хатын-кыз матурлыгына да битараф калмый иде. Егет белән кыз буларак, без аның белән 1947 елның октябрь азакларында очраша башладык. Театрга барган идек. Нинди спектакль икәнен хәтерләмим Ул чакта егет белән кызның күрешүләре театрга, кинога (күбрәк кинога) бергәләп бару рәвешендә уза иде. Шуннан соң Ибраһим көндәлегенә: -Күңелемдә күкрәгемдә гомумән, тормышымда, яктылык хасил булды Ул—Розалина образы Менә шундый яктылык булганда яшәү җиңел, сулу иркен. Бу яктылык астында үзеңнең максатларыңны ачыграк күрәсең, бу максатка ирешү өчен ул сиңа көч бирә Ул акыллы булырга тиеш. Мин театрга чакыргач, аз гына да боргаланмады... Менә ул күренде. Йөзе нормаль булмаганча җитди, җитди генә түгел, ә киеренкелек чагылган, хәтта газаплану сызыклары чыккан кебек» (26 октябрь 1947 ел). Ничек төгәл аңлаган ул минем халәтемне. Мин үземнең кыяфәтемне яратмый идем, көзгегә карарга курка идем. Анын бу чакыруы да ялгыш кына булгандыр, хакыйкатьне күреп алгач, бу эшенә үкенер, дип уйлый идем. Хәзер Ибраһимның көндәлегеннән үзем турында язылган бу юлларны уку мина бик рәхәт булды Димәк, гомере буе мин ана яктылык булып тоелганмын. Вафатына ике ел кала язган котлавында да «Син минем өчен яктылык нуры»,-дигән. Безнең очрашулар өзетгаләп торса да. ул дүртенче курста мина тәкъдим ясады. Әмма мин икенче курста гына укый идем, гаилә корырга әзер түгел идем әле. Без 1951 елда өйләнештек Ибраһим инде— аспирантурада, мин дүртенче курсны тәмамлап киләм. Ул гаилә кору эшен кичектерергә ярамаганны аңлап, тормыш итәргә яраклы кешене хистән битәр акыл бетән эзләп алды Ибраһимның ныклап миңа күңел беркетүенә Сафа Сабировның да йогынтысы булды, ахры. Ул мине Сафаларга алып барган иде. алар белән бергә Казансу буйларында йөрдек, мин су янында Сафанын кызлары белән әвәрә килдем. Сафа үзе гел әйтә: «Ибраһимга сине мин бирдем».—ди. 6 апрельдә безнең Яна Бистәдәге өебездә әни кечкенә генә туй мәҗлесе уздырды Безнең якта туй гадәте-беразашап-эчкәч. табынга бал белән май чыгаралар Монын ике хасияте бар. Яшьләрнең гомере муллыкта үтсен һәм татлы булсын, дигән теләк белдерү, икенчесе-бал-май чыккач, кунаклар бүләкләрен (акчалата дип күздә тотыла) шунда куелган тастымалга салалар. Без андый «иске» гадәтләргә буйсынмыйбыз, беэ-яшьләр. яңалар. Бу йоладан баш тарттык. Без Зур Вахитов урамында Каюм Мостакаев өенең түр бүлмәсендә яши башладык. Каюм Мостакаевның исеме әдәбият һәм журналистика тарихы белән шегылыишучансге маплун. Ул яиилегенди Тукайны. Фатих Әмирханны хурм белгән зыялы яшьләр даирәсендә кайнаган. газета-журналларга язышкан Ибраһим ШУЛ заманнар турында анын белән озаклап сөйләшеп утыра нде_ Мнн килгәндә Ибраһимның бөтен байлыгы бер язу өстәле һәм китаплар иде Тартимер каранаты. урын-жирпәре университет тулай торагыннан алынган Сснслесс Гатләр белән яшәсәләр дә өстәл-урындык. савыт-саба. кашык-пымак-Каюм абыйларныкы Хәтеремдә мин аларга төшкәнемнең икенче көнендә үк кашыклар пычак һәм тәмәке савыты алып кайттым Мин ул вакытта, укуым өстенә 35 нче мәктәптә китапханәче булып эшләгәнгә бераз акчам бар иде Урын-жирне миңа кайсысын әни. кайсысын апа-жингәләрем юнәттеләр Тагарактыр, үтүктер кебек әйберләрне әниләргә барып алып торам Яңа Бистәнең Зур Ямаш урамында торсалар да. миңа адым саен күршеләрдән сораута караганда, аларга барып кайту жиңелрәк һәм рәхәтрәк Хәерче булсак та. күңелле яшәдек үзе Өйләнешкәч тә 1951 елның Май бәйрәменә безгә кунакка, ике яшьлек кызлары Йолдызны алып. Мәрьям белән Жәмил Гыйльмановлар килделәр. Җәмил белән Ибраһимның дуслыгы әтиләреннән мирас булып калган Әтиләре икесе дә укытучы, фикердәш, сердәш булганнар. Җәмил Ибраһимнан ике яшькә кечерәк, университетка да сонрак кергән Анда беренче килгән конне үк мактау тактасында Сталин стипендиаты Ибраһим Нуруллинның рәсемен күргән Шунда ук ү-зенә сүт биргән мин дә шушы дәрәжәгә ирешермен һәм иреште Алар менә шулай гел ярышып яшәделәр Зур мәсьәләләрдә генә түгел, вак төяк нәрсәләрдә дә алар арасында һәрвакыт әнә шундый бер-берсеннән уздырырга тырышу сизелә иде. Бу алар шахмат уйнаганда аеруча күзгә ташлана иде. Җәмил бик озаклап уйлап кына йөри. Ибраһим аны ашыктыра -Йоклатасын бит инде. Җәмил.-ди Җиңеп чыгучы көр итеп тамагын кырып куя. шаян сүт белән жиңелүчегә төрттереп ала. Җәмил дә үчен кайтара Безгә килгәч. Ибраһимны алып бетен өйне әйләнеп чыга: «Ник бу яндыргычнын чыбыклары чыккан килеш тора'' Хатыныңны ток сукканны көтәсеңме9 Ник бу ишегең ябылмый9 Ник пычагын үтмәс, ник. ник. ник? » Ибраһимның кулыннан ватылганны төзәтү кебек эшләр килсә лә өйдәге хәлләргә әлләни игътибар бирми иде шул Җәмил Гыйльманов сабыр, тыныч табигатьле тирәнтен уйлап эш итә торган кеше иде Андыйларны. ил агасы булырдай, диләр Ибраһимның аны алко коми тстынын идеалогия секретаре итеп куясы килә иде « Менә ул анда булса, кешеләрнең язмышлары гайбәт буенча түгел, гаделлек белән хәл ителер».-дия иде. «Татарстан коммунисты» журналында редактор. Фәннәр академиясе филиалының тарих секторы мөдире сыйфатында да Җәмил Гыйльманов барлык хезмәткәрләренең зшен, тормышын унайлату өчен кулыннан килгәнне эшләде. Җәмил сәяси нисбәттән четерекле мәсьәләләрне хәл итүдән качмады, болай эшләнсә өстәгеләргә ошамасын яхшы белгән хәлдә үз фикереннән чигенмешс. ил. халык тарихын бозмыйча, фәнни дөреслектә чагылдыру өчен куп көч куйды Фәндә һәм сәясәттә иштирак итүенең башында да. соныннан да ул шундый булып калды • Коммунист Татарии» журналында баш мөхәррир чагында Ә Борһановнын жәнжаллы мәкаләсен чыгарды Анда автор Октябрь революциясенең жинүендә херлар кебек вак буржуаз партияләрнең дә әһәмияте зур булды, дигән фикер үткәрә Ә бу.-бО нчы елларда, херларны хыянәтче, сатлык дип сүккән заманда, гаять кыю фикер иде. Татар мәдәнияте һәм әдәбияты мәсьәләләрен хәл иткәндә дә Җәмил кыю һәм батыр булды Моңа Ибраһим белән аралашу, сөйләшү-бәхәсләшүләрнсн лә йогынтысы булгандыр, дисәм, шаять хата булмас. Чөнки Тукай. Әмирхан һәм. гомумән. XX йяз башы әдәбияты, мәдәнияте белән женләнгән Ибраһим булган жирдә татар мәдәниятенең мөһим вакыйгалары һәм шәхесләре турында сүз чыкмый калмый Ибраһимның мәсьәләне тирәнтен аңлап һәм белеп бәян игүе Җәмилнең дә ул чсч> турында Ххбәрдарлыгын арттыргандыр, ул хәлләргә игътибарын юнәлткәндер Җәмил минем дә шәхсән дустым, ышанычлы кешем иде. Өйдә яки эштә ниндидер четерекле мәсьәлә буенча киңәш кирәккәндә мин йә әнигә йә Җәмилгә бара илем Бу әле Җәмил белән Ибраһим һаман бер-берсе белән килешеп, уйнап-калеп кенә яшәделәр дигән сүз түгел Әйттем инде. Җәмил—тарихчы, рәсми оешмада эшли. димәк.-сөясәтче. рәсми хакимиятне яклый Ул Сталиннан да баш тартмады. Хрушевны да яратты. Берчакны ана ниндидер конференциядәме, тарихчылар форумындамы Никита Сергеевичның үтен тыңларга туры килде. Шуннан инде ул аны аеруча мактый башлады Ибраһим Хрущевның һәр эшен тәнкыйтьли, күп сөйләвен яратмый Ятучылар һәм әдәбият тормышына катыша башлагач, аеруча сеймәс булды Берчак. Җәмилләргә куна килгәч, бәхәс шуңа барып җитте ки. төнге сәгать икедә Ибраһим мине пырылдатып алып чыгып китте. Торабыз тукталышта «Йа-дим,—эш өчен бернинди әһәмияте булмаган бәхәс аркасында дустың белән аерылышасыңмы инде0» Үзенең дә эче поша Кире борылып кердек. Җәмилләр дә бик борчылганнар иде. алар да шатланды Ибраһимның иң якын, көндәлек аралашып яшәгән дусты белән таныштырып һәм үзенең холкын аңларга ярдәм итә торган мисаллар белән мавыгып алгарак кереп киттем Яңадан безнең тормыш итә башлаган чакка кайтыйк але. Ул чагында сабакташ дусларыбыз да күп: Фәния белән Рашат Гайнановлар. Наилә белән Зәет Мәҗитовлар. Алмазия белән Фазыл Фасееалар. Сания белән Яхъя Халнтовлар-безнең шикелле үк яшь гаиләләр. Бары Рәкыя белән Зыя Мансуровлар гына бераз ал кәнрәк. Атна саен диярлек кемдә дә булса җыелабыз. Мондый җыелулар балаларыбыз тугач та дәвам итте. Аптырап тормыйбыз, баланы юрганга төреп күтәрәбез дә китәбез. Ирләребез яңа язган әсәрләрен укыйлар, фикер алышалар, бәхәсләшәләр. Иркенчелек, тәнкыйтькә кем дә үпкәләми. Барыбыз да тигез, кеше бүлмәләрендә яшибез, ашаганыбыз ипи дә бәрәңге, бәйрәмнәрдә винегрет та селедка. Бер-беребездән көнләшү але юк Сүз-гаиләнең матди хәленнән яки кемнең дә булса дәрәҗәсеннән күпсенү турында. Соңрак нәкъ менә шушы нәрсәләр яшьтәшләрсабакташлар арасын суытты, бөтенләй аермаса да. элекке ихласлык шактый кимеде. Сабакташлардан тыш. бездә ул чакта Сафа Сабиров. Каюм абыйның дусты, әдәбият белгече Мөхәммәт ага Гали. Ибраһимның авылдашлары еш булды. Мәскәүдән кайтышлый Әдип Маликовның кунып чыкканы хәтеремдә Аның бик дулкынланган, хисләре ташыган чагы иде. Яраткан кызы Саҗидә турында илһамланып Ибраһимга сөйләгәне истә калган Ибраһим кунаклар алып кайтырга бик ярата. Кунак килсә өстәлгә шәраб кую тиешле санала башлаган чак. «Три семерки» дигән шәраб бик модада иде. Ибраһим берәрсен ияртеп кайтып керә ә минем табынга куярга юньле нәрсә юк. Күршегә чыгып чабам, әҗәткә алып кибеттән ризыклар китерәм. Ә бит әҗәтне түләргә кирәк' Бер көнне Ибраһимга әйттем: «Син кеше ияртеп кайтып керсәң, мин чыгып китәм Теләсәң ничек сыйла!»' Шуннан сон беркадәр тыелды. Ә кунак чакыру гомер-гомергә анын ин яраткан эше булды. Дуслар белән дә туганнар белән дә гәп корып утыру-анын өчен дөнья рәхәте. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк. Ибраһим минем туганнарымны үзенекеләр кебек үк якын күрде, яратты. Ә минем туганнарым күп Без сигез бала идек. Аеруча ул минем әниемне хөрмәт итте. «Акыл иясе безнең әнкәй».-дия иде. Ниһаять, безнең беренче кызыбыз Гүзәл туды. Аны бала тудыру йортыннан алып кайткан көн Ибраһимның иң бәхетле көне булды. Ул аны бик көтеп алды. Еш кына «Ник тумый инде?»-дип куя иде. Ләкин без яшәгән шартларда бала үстерү җиңел булмады. Баланы коендырырга, чүпрәкләрен юып киптерергә кирәк Ә өйдә бик салкын Карл ы-бозлы юлдан чнләк-көянтә белән су ташырга, ашарга әзерләргә иртән баланы башта әниләргә илтергә аннары эшкә чабарга кирәк. Кич мин баланы әниләрдән алып күгәреп кайтып керәм, көне буе өйдә эшләп утырган Ибраһим уку залына дип чыгып китә Аспирантураның өченче елы китте, диссертация яза. Соңыннан баланы яслегә биргәч, хәл тагын да кыенлашты Бала бик еш авырый башлады, ә авыру баланы караган көннәр өчен больничный түләмиләр. Мин бик ябыктым . Аспирантураны тәмамлаганда Ибраһимның диссертациясе әзер иде инде. 1954 елнын II февралендә ул аны яклады һәм беренче зур хатаны шунда ясады Диссертация яклагач, банкет үткәрмәде. Ул принципиаль рәвештә «Ни өчен але мин кемнәрнедер үземнен шатлыгымны уртаклашырга чакырырга тиеш0 '—диде. Дөрес без бик ярлы илек Ибраһим ярты ставкада гына ассистент, хезмәт хакы 550 сум Бүлмәбезгә аена 300 сум түлибез. (Без Каюм абыйлардан киткән идек инде.) Кечкенә балабыз бар Ибраһимның әнисе бездә яши. Әмма банкетның гамәли әһәмиятен аңлаган булсам, ничек тә тырышкан һәм Ибраһимны күндергән булыр идем Ибраһим үзе дә бу кыланышның нәтиҗәсе нинди буласын белмәгән. Якуп ага Агишев соныннан аңлаткан «Галимнәр дөньясына яклау вакытында түгел, банкетта керәләр* Хәзер һәркемгә мәгълүм хакыйкать безгә килеп җитмәгән шул Ул чакта диссертацияләр яклау юк дәрәҗәсендә татар теле һәм әдәбиятыннан профессорлар бөтенләй юк. кандидатлар да бармак белән генә санарлык Ә истәлекле ул көндә 11 февральдә без Краинии урамындагы 7 нче йорт кухнясының ул чакта үзебез яшәгән, такта белән бүленеп алынган яртысында Җәмил Гыйльмане», чуаш егете Петр Константиновлар белән дүртәүләп, пилмән белән сыйланып бәйрәм иттек. Ибраһимның кандидатлык диссертациясе *К вопросу о развитии идейнозстетических и лнтературных взглядов Г Тукая» дип атала иде һәм ул аны рус телендә язды. Ул чакта тормышны чак кына җиңеләйтеп җибәргән нәрсә-Ибраһимның әдәбияттагы беренче уңышы булды. Мәгариф министрлыгы балалар өчен язылган хикәяләргә ябык конкурс уздырды. Ибраһимнын балалар өчен язылган хикәяләре бар иде Сюҗетларны минем знеләрем һәм сеңелләрем биреп торалар Шунда Ибраһи мның «Эш беткәч уйнарга ярый • исемле хикәясе беренче бүләккә лаек булды Аспирантураны тәмамлагач. Ибраһим татар теле һәм әдәбияты кафедрасында (ул чакта кафедралар бүленмәгән иде әле) ярты ставкада эшли башлады. Хезмәт юлы беренче адымнарыннан ук шактый катлаулы, авыр булды. Моңарчы ул университетның мактаулы, абруйлы студенты, башта Тукай, аннары Сталин исемендәге стипендиат үз группасында укучыларның күбесеннән һәм белеме, һәм сәләте ягыннан бер башка өстен Беренче курста укыганда ук университет студентларының фәнни хезмәтләре конкурсында диплом белән бүләкләнгән. «Совет әдәбияты- дигән калын журналда хикәяләре басылган, татар теле һәм әдәбияты бүлегенең җитәкчеләреннән дисәң дә була. Алар-Фазыл Фасеев. Рашат Гайнанов. Әхәт Ннгьмәтуллнн, Әхмәт Юныс—бүлекнең иҗтимагый-сәяси яшәешенә тон би радар. Диссертациясен бик яраттылар, бертавыштан үткәрделәр. Үзенә ихтирам белән карауларына күнеккән Анарда бәлки бераз һавалану да булгандыр. Студент чакта әдәби түгәрәкләр утырышларында берсен-берсе аямыйча тәнкыйтьлиләр, бәхәсләшәләр Зур лөнына. язучылар, галимнәр даирәсенә чыккач та ул шул гадәтне кутандыр Хәер, принципиаль булу, иманы хакына туры сүз әйтүне ул намус бурычы санады, бу аның яшәү кагыйдәсе иде. гомере буе ул шундый булды Мондый кешене беркайда да колач җәеп каршыламыйлар Тәнкыйть конфет түгел. һәм менә ул-кафедрада укытучы Ассистент кешегә артып калган, моңарчы хуҗасы булмаган фәннәрне тапшыралар Аеруча ул вакыттагы татар бүлеге шартларында Рабига апа вафат иде инде. Мөднр-Хатип Госман. Ибраһим Хатип Госман белән студент чакта ук нәзари теоретик семинарда бәхәсләшкән. Студент башы белән укытучыга (ул чакта Хатип Госман педагогия институтында эшли иде әле), танылган язучыга каршы чыгып бәхәсләшүе, хатта өстен дә калуы, әлбәттә инде, ошамагандыр Кыскасы. Хатип Госман Ибраһимны өнәмәде. Ибраһимга беренче елында ук борынгы әдәбият, халык авыз иҗаты кебек моңарчы ана аз таныш курсларны бирделәр. Ул фәннәр буенча дәреслек түгел, хәтта программа да кж. Икесе бергә 70 сәгатьләп лекция 1952 елда Ибраһим «Новыи мир» журналында татар хикәяләре турында мәкалә чыгарды, шуны фәнни зш планының үгәлеше дип тәкъдим итте Хатип Госман риза булмады, фәнни эш планын үтәмәгән И Нуруллинны факультетның партбюросы утырышына куйды Янәсе, акча өчен мәкалә язган. Мәскәүдәге иң дәрәҗәле калын журналда мәкало чыгару ның әһәмиятен аңлаган партбюро әгъзалары Хатип Госман белән килешмәде. Ибраһимга шелтә белдермәде, фикер алышу белән чикләнде 1955 елда безнең гаилә өчен гаять әһәмиятле һәм шатлыклы өч зур вакыйга булды икенче кызыбыз Миләүшә туды, безгә бүлмә бирделәр (Язучылар берлегеннән) һәм Ибраһимнын -Эш беткәч уйнарга ярый* исемле хикәяләр китапчыгы чыкты Язучылар берлегенә Ибраһимны 1953 елда кабул иттеләр. Анын «Рәхмәтулла абзый- -Ана хисләре». «Район үзәгендә» исемле хикәяләре 1944-45 елларда «Совет әдәбияты журналында басылган. 1948 елдан башлап шул ук журналда дистәләрчә м.жалә-реиензияләре дөнья күргән Язучылар берлегенә керүе анын тормышында иң каршылыксыз үткән беренче адым (икенчесе-диссертация яклавы). Ул үзе бик шатланды. Яхшы хуш Фатир мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк. Сталинның, язучылардан калган фатирларны язучыларга гына бирергә дигән күрсәтмәсе бар иде. Хатип Госманга Маяковский урамында яңа салынган йорттан фатир бирелгәч, аларнын Лобачевский урамындагы бүлмәсен Я аучылар берлеге Ибраһимга билгеләде Без күченәсе көнне (ул вакытта без Кремлевекий урамындагы барак сыман ярымподвал өйнең бер бүлмәсендә 250 сум гүләп яши идек), мин яңа туган кызыбыз Миләүшәне күтәреп иртәдән үк Хатип абыйларга килеп утырдым. «Төрпе хәл булуы мөмкин, балаңны алып кил».—диделәр, һәм бу бик акыллы киңәш булып чыкты. Чөнки безнең кулда әле ордер юк. Барпык җитәкчеләр Верховный Совет сессиясендә ордерга кул куярга кеше юк Берлекнең ул чактагы секретаре Газиз Иделле белән Ибраһим көн буе чаптылар, бары тик сәгать кичке бишләр тирәсендә генә кемнәрдер аркылы кул куйдырып, ордерны алып кайттылар. Ул арала район Башкарма комитеты үзләрендә чиратта торган кешегә бу бүлмәгә ордер биргән. Алар кием шкафы һәм тагын нәрсәләрдер алып йорт алдына килеп басканнар. Мин Гүзәлне яследән алып кайтып ишекне ачкач, бәреп кермәкче булдылар, мин ишекнең ике яңагына таянып аларны тоткарладым, ул арада бүлмәдәге берничә ир килеп тегеләрне кысрыклап чыгардылар. Шуннан алар. Хатип абыйлар але күчеп китмәгән булсалар да. безне фатирга кертмиләр, дип милиция чакырганнар. Нәкъ Газиз Иделле белән Ибраһим кайткан чакка милиция килде. Милиция хезмәткәрләре Газиз Иделле белән бергәләп барып карасалар, тегеләрнең өстәлдә чәй табыннары да җыелмаган килеш тора икән Алай да алар китмиләр, көч белән кермәкчеләр. Шуннан Ибраһим бер төркем студентлар алып килде. Студентлар ике якка тезелеп бастылар. Бер ише безнен машинага төяп китергән әйберләребезне алып керә икенчеләре шул машинага Хатип абыйныкыларныкын чыгарып төйи. Саташтырып берсе чыгарып куйганны икенчесе алып керүләр дә булгалады Әмма без бүлмәгә кереп утырдык. Соңрак нинди зур фатирга күчсәк та ул бүлмәне алганда кичергән шатлык булмады. Үзе зур-20 квадрат метрлы, ишектән керүгә аш өстәленә барып төртелмисең, аңа кадәр әллә ничаклы барасың Үзе биек. Түшәме 5 метр ярымда. Зур тәрәзә балкон Хатип абыйларның бик зур-буе 2 метр, иңе 70-80 смлы кием шкафы бар иде. Яна фатирга сыймас, дип. аны безгә калдырып киттеләр. Икенче көнне Хатип абый шкафны алырга дип килде. Ләкин Ибраһим шул ук төнне аны икегә ярып китап шкафлары иткән иде инде. Чөнки шатлыктан төн буе йоклый алмаган идек. Шкафка аләрлек алләни киемнәребез юк. ә китапларны урнаштырырга кирәк Бу бүлмәдә яшәгәндә тормыш вакыйгаларга бай булды. Болар үзләре дә СССРда зур үзгәрешләр барган еллар. XX нче съезд. Сталинның шәхес культын фаш итү. Дудинцевнын «Не хлебом единым» әсәрен йотылып укыган чаклар. Шушы бүлмәдә яшәгәндә безгә Себердән. «Сталин санаториеннан» Мәҗит Рәфыйков кайтып төште Ябык, авызын ачса, үпкәсе күренә Бездә ул күпме яшәгәндер, бер аймы, икеме Шул тирә Ибраһим аңа Язучылар берлеге аша ниндидер тәрҗемә (Горький әсәрләрен бугай) табып бирде. Ул көндез китапханәдә эшләп утыра, кичләрен Ибраһим белән шахмат уйныйлар. Мәҗитне университетта укыганда кулга алган иделәр. Ибраһим «Мәҗитнең башы ник Себер китте» дигән парчасында ул тарихны язган иде. Мәҗит эше буенча Ибраһимны Черек күлгә чакыргач, ул: «Юк. Рәфыйков дошман түгел, кимчелекләргә эче пошып кына сөйли»,—дигән һәм үзенең фикерен протоколга үз кулы белән язып куйган Мәжит ул язуны үзе дә укыган, шуңа күрә якын дусты итеп безгә кайткан Чыннан да. ул вакытта шаһит итеп чакырылучылар арасында тагын кем шундый егетлекне эшли алды икән. Мәҗит белән Ибраһимның дуслыклары гомер буена барды. Аларның туган көннәре дә бер-бер артлы Мәҗит 17 апрельдә туган. Ибраһим-18енда Шуңа күрә озак еллар буе икесенең бәйрәмен бер итеп бездә үткәрә идек. Бу гадәт Мәҗит буйдак чаклардан башланды. „ „ Бу бүлмәдә яшәгәндә безгә Уфадан Хәсән Сарьян килеп төште. Хәтеремдә аны каршыларга төшкән Ибраһим вагондагы урын-җирләре һәм эчкән чәйләре өчен дә түләп алып менгән иде. Ул да берничә атна яшәде кебек. Фатирга күчкәч тә гаиләсен Уфадан алып килгәнче еш килә иде. кунып та кала иде. Кешеләр арасында чиста мөнәсәбәтләр булуын аңлый алмый торган вак җаннарның гайбәте араны бозды. Ибраһим кулыннан килгәнчә кешеләргә ярдәм итәргәярата. шуннан рәхәтлек таба иде Авылда укыткан чакта алып барылган көндәлегендә шулай дип язылган да .Их пәхәг тә сон кешеләргә ярдәм итү.. Зәет Мажитовка шак кына алкән укытучы вазифасын бирми тордылар. Ике бала булгач та. фатирала алмыйча, тулай торакның бер бүлмәсендә яшәп интектеләр Ибраһим ике очракта да ректорга кереп хәлне аңлатып ярдәм итте. Хәтта Җәмил Гыйльмановка да булышты але ул. I әрчә Җәмил сәяси-нжтимагый мәгънәсендә Ибраһимнан абруйлырак та булгандыр Алар уллары әйләнеп оныклары тугач та ике бүлмәле хрущевкада шак яшәделәр Җәмил үзе өчен тырыша торган кеше түгет иде Фәннәр академиясенең Казан филиалында сектор мөдире үзе Хезмәттәшләре үгетли торгач, фатир сорады һәм ана Икенче Горкидан фатир бирделәр. Үзенең аягы авыртуга, хатыны Мәрьям йөрәк авырулы булуга карамастан, ул риза булды Китте Ибраһим шәһәр Башкарма комитетына Аңлатты, сөйләде, һәм аларга Татарстан урамыннан торак бирделәр Ибраһим тормышның базарга, кибеткә керосинга бару кебек чүп-чураманына катнашмаса да. «глобаль» эшләрне, миңа әйтмичә сюрприз итеп үзе башкара иде. Шулай ул телефон куйдырды, телевизор алды Телевизор әле бик а сларда гына Кичен барлык күрше балалары (коммуналкада биш гаилә яшибез) безгә кереп идәнгә тезелешеп утыралар, иртәгесен ата-аналары зарлана, суык тидергәннәр Безнең бүлмә бик салкын була иде шул Ятыш-торыш бакларча, өстәбашта юкарак, дигәндәй, шул бүлмәдә торганда Ибраһим пианино алды Янәсе без балаларны заманча тәрбиялибез, мәдәнилекнең үзебез ала алмаган билгеләрен аларда булдырабыз. Көйгә-монга сәләтләре булса да. озак укымадылар. 4-5 сыйныфны гына тәмамладылар. Музыка мәктәбенә балаларны әби-бабалары АИТӘКЛӘП йөртә Ә бездә андый мөмкинлек юк Гүзәл Гоголь урамындагы балалар бакчасыннан Горькнй урамындагы I нче музыка мәктәбенә үзе генә барып йөрде. Сәләтләре бар иде. тырышлыклары җитмәде. Ә башлангыч музыкаль белемнен зыяны тимәде. Үзләре хәзер канәгатьләр. Безнең бу елларда чагыштырмача тернәкләнеп китүебезнең сәбәбеИбраһимнын «Аның йалдызы» исемле пьесасының академия театрына кабул ителүе. • Тукай Петербургта» пьесасының «Совет әдәбияты» журналында чыгуы. «Аның йалдызы» пьесасын ул 1955 елда беренче тапкыр Гаграга Иҗат йортына баргач язды. Моны искә алуым шуның өчен-ул анда үзбәк язучысы, соңыннан Үзбәкстан компартиясе Үзәк комитетының беренче секретаре булган язучы №шит Рәшидов. Рәсүл Гамзатовлар белән таныша Икенче елны Перед ел кинода. «Тукай Петербургта» пьесасын язганда, төрек язучысы Назим Хикмәт белән танышып, якыннан аралаша, аларнын бергәләп төшкән фотолары да бар. Ьп язмышка упкв белдермибез. Н Дәули И браһим өчен 1955—1962 еллар арасы иҗади шатлык-омтылышлар белән бергә икеләнүләр, эзләнүләр чоры булды Нәфис иҗат һәм фән арасында калып, кайсысына өстенлек бирергә икәнен аныклый алмый изаланды 1961 елда ул бер елга гүләүсез отпуск та алып каралы Сугыш инвалилы буларак 43 сум пенсиясе бар иде. чин *Я лкын»да эшли идем, анда хезмәт хакы ла зуррак, гонорары да күбрәк, артык аптырамадык үзе. Ибраһимның жаны әдәби әсәрләр язу ягында Пьесалары өстенә ул Тукай турында хикәяләр циклын башлап җибәрде «Язгы үрләр» исемле повесть өстендә эшләде Тик бу өлкәдә унышсызлыклар еш кабатлана башлады «Аның йоллмзы»н Галнөсгар Камал исемендәге академия театры кабул итте—куелмады Аны сәхнәләштерергә тиешле режиссер Ширияздан ага Сарымсаков театрдан китәргә мәҗбүр булды Ә Ибраһимның әсәре халык театрында гына куелды Уриикий исемендәге клубта куелганда тамашачы күп җыелган иде үзе •Тукай Петербургта» пьесасы рус телендә телевизион спектакль рәвешендә телевидениядән күрсәтелде Ул вакытта тапшырулар бары тик турыдан-туры гына алып барыла иде Тукай ролен күренекле артист Провоторов уйнады Ул гәүдәсе, кыяфәте белән Тукайга бер дә охшамаган булса да. шагыйрьнен холкын, кичерешләрен тулы аклап башкарды һәм без аны Габдулла Тукай дип кабул иттек •Тукай Петербургта» пьесасын унивсрситетнын драма түгәрәге дә әзерләде һәм аны академия театрының ул чактагы бинасында күрсәтте Хәтеремдә Гатаулла Баязитов ролен бугай-Миркасыйм Госманон. Джаконданы-Кояш Тимбикова. Гукайны Рим Кәримов уйнаганнар иде Хешәг аткәеенда икеләнүләр фен файдасына тәмамланды Гыйльми ЛЮМЦГМР өстенлек бирү тормыш шартлары бетен тегаенленле. вакыйгалар куерышы шул ютны санларга мәҗбүр итте. 1960 елда язучылар өчен махсус йорт салдылар. Ибраһим шуннан фатир сорады Сугыштан аяксыз кайткан кеше, ә йорт университетка да. берчеккә дө якын урнашкан. Горький урамының Татарстанга чыга торган чатында Ул вакытта берчек рәисе Афзал Шамов иде. Берлек фатир бирергә риза булмагач. Ибраһим партия шәһәр комитетына мөрәҗәгать итте, аннан Нуруллинга фатир бирүне таләп иттеләр Фатирны Ибраһимга ул йорттан түгел. Зәки Нуридан бушаганны. Ленин районыннан бирделәр. Язучылар берлеге каршысында анын хален катлауландырган тагын бер вакыйга булды. Алтмышынчы елларда Сталинның шәхес культын фашлау нәтиҗәсендә туган фикер иркенлеге безнең әдәбиятта, минем күзәтүләрем буенча. Равил Фәйзуллин кебек яшьләр иҗатында нәфис әдәбиятны, аеруча шигъриятне, яңа баскычка күтәрсә «Рәшә». «Ике буйдак». «Язгы авазлар». «Саз чәчәге- кебек укучыны уйландыра торган, чын мәгънәсендә нәфислек белән язылган әсәрләр туса да. теге яки бу әдәби күренешкә бирелә торган бәһаләр нисбәтеннән әллә ни зур үзгәрешләр күзәтелмәде, идеалогик дилбегә фикерләрне нык тезгенләп тотты Ибраһимнын ачы тәҗрибәсе шуны күрсәтә 1937 елда нахакка Себергә куылганнардан Галимҗан Нигьмәти аклангач, исеме халыкка кайтарылгач, анын әсәрләренең җыентыгын төзүне Ибраһимга тапшырдылар. Ул үзенә хас таләпчәнлек һәм тырышлык белән анын әдәбитәнкыиди. тарихи мәкалатәрен җыйды, искәрмәләр эшләде. Ибраһимнын фи керен чә Г Нигъмәтинең иң көчле мәкаләләре Г. Тукай иҗатына багышланган. Г Нигьмәти иҗат иткән 20-30 елларда әдәбият белемендә вульгар-социологизм методы хөкем сөргән Шул метод белән эш иткән галим Тукайны вак буржуа шагыйре дип саный. Чөнки Тукай авыл халкы, крестьяннар турында яза. ә крестьяннар вак буржуа катламына карый. Татарстан китап нәшриятынын җитәкчелеге Нигьмәти мәкаләләренең ул урыннарын сызып, кыскартып чыгару ягында. Ибраһим моның белән килешми беренчедән, китап, башлыча, галимнәргә һәм укытучыларга, әдәбият тарихы белән кызыксынучыларга юллана, тиешле аңлатмалар бирелгәч, мәсьәләне дөрес аңларлар, икенчедән, мондый жыентык тагын кайчан чыга әле. Мәсьәлә партия алкә комитетында каралды. Нәшрият һәм Язучылар берлеге җитәкчелегенә берүзе каршы торган Ибраһим җиңелде, җыентыкны төзүдән баш тартты, искәрмәләрен бирмәде. Шуннан соң 8 ел буе нәшрият Ибраһимның китапларын чыгармады. Ибраһим журналда чыккан хикәяләрен җыеп. 19&0 елда нәшриятка тапшырды. Эчке рецензияләрне Ибраһим Гази белән Гази Кашшаф язганнар, унай бәяләгәннәр, чыгарырга тәкъдим иткәннәр. 1961 елның 25 гыйнварында нәшриятның художество советында аны чыгару мәсьәләсен карыйлар һәм 10 мартында Ибраһим түбәндәге җавапны ала: чыгыш ясаучылар «тупланган хикәяләрдә заман темасы, бүгенге зур эшләр белән тулы тормыш сулышынын сизелмәвен, авторның актуаль мәсьәләләрдән читтә торуын әйттеләр». Китабы кире кагылу, пьесасы кабул ителеп тә куелмый калу, фатир һәм Г Нигьмәти унаеннан килеп чыккан тәмсезләнү Ибраһимның рухын төшерде, шул ук вакытта барасы юлы турында ныклап уйланырга мәҗбүр итте. Профессиональ әдип булып яшәү мөмкин түгел. Шулай итеп. Ибраһим фән юлын сайлады. Тукай турында зур әсәр язу хыялы да анын күнелен фәнни эшкә бәйли. Тукай яшәгән заманның эченә керү, аның рухын тоеп тәмаман күзаллау өчен, бөек шагыйрьнең үз тормышын өйрәнү белән бергә аның янәшәсендә яшәгәннәрне да аерым алганда Фатих Әмирхан. Галимҗан Ибраһимов. Сәгыйть Рәмиев ул чагында кычкырып әйтергә ярамаса да. Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесләр белән мөнәсәбәтләренең нечкәлекләрен, аларнын көнкүрештә һәм иҗатта чагылүларын белергә кирәк Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырган жспедиииягә ияреп 1959 елда Тукайның туган якларында йөреп, шагыйрьне азмы- күпме белгән анын турында ишеггкән кешеләр белән очрашып, истәлекләрен язып алып кайтты, ул якларнын үткәнен һәм бүгенгесен күзәтеп очерк язды Тукай яшәгән заманның сулышын тою өчен Ибраһим күп вакытын архивта үткәрде Татар крестьяннарына, зыялыларына, мөктәп-мәдрәсаләренә карата алып барылган с\д материалларын өйрәнде. Рус һәм башка халыкларның атаклы кешеләре турында язылган әсәрләрне укыды Аеруча аңа Ю. Тыняновның «Кюхля . А МоруанынБальзак турындагы «Атаклы кешеләр тормышы .сериясендә чыккан әсәре ошый иде 11. .к. у.«м5 Шулай итеп, алтмышынчы еллар уртасында ике юл чатында торганда Ибраһимның тажрибө биштәрендә нәфис әдәбиятка нисбәтән байлыгы—Эштән соң уннарга ярын* китапчыгы, ике пьесасы. Тукай турында берничә хикәясе, дистәгә якын сатирик һәм башка хикәяләре. «Совет әдәбияты »нла һәм үзәк журналларда басылган зур һәм житди мәсьәләләр күгәргән унбишләп мәкаләсе. газеталарда чыккан берничә дистә эреле-ваклы язмалары бар иде. «Комедия калке капчыгы түгел». «Тормышчан сюжетны яклап» кебек кин нәзари (теоретик) карашларга нигезләп язылган мәкаләләре редакция биштәрендә Баларны нәфис әдәбият белән гыйльми эзләнү алкаләрен берләштерүче дип карарга мөмкин Шулай да. профессиональ язучы булып яшәргә мөмкинлеге юк Университетта эшләү фәнни-тикшеренү алып баруны таләп итә Ул якта—Тукай эстетикасы» китабы, үзе укып торган курслар буенча берничә программа, ел саен фәнни йомгаклау конференцияләрендә ясала торган докладлар Ул елларда татар әдәбияты тарихы буенча бер доктор—Мөхәммәт ага Гайнуллин гына булгандыр, мөгаен Хатип Госман әле якламаган. Гали Халит Ибраһимнан сон яклады Докторлыкка омтылу, профессор булу буй җитмәслек зур эш булып тоела иде. Ибраһимның докторлык диссертациясенең темасы укыту барышында, лекцияләр курсының нәзари (теоретик) концепциясен эшләү процессында туды Үзе шәйләгән закончалыкның башка төрки әдәбиятларга, аеруча әзәрбәйжан. үзбәк, казакъ әдәбиятларына да хас икәнен ачыклау аны бурычының калачлы һәм әһәмиятле булуына инандырды. Ул бик таләпчән укытучы иде Яшьләрдә ул фикерләү куәсен үстерү өчен тырышты Ана имтиханны бер керүдән генә тапшыра алмаучылар еш булды. Аеруча читтән торып укучылар арасында Укытучының ниндилеге турында хәбәр студентларда буын нан-буын га күчә Кайберәүләр анардан куркып бөтен китапны күңелдән ятлап киләләр Мона анын жене чыга Укытучы буласы кеше бит яки инде укыта да торгандыр, анлал сөйләсен, мәсьәләнең асылына төшенсен Апастамы. Балтачтамы командировкада вакытта минем ирем Нуруллин икәнне белгәч, бер хатын исс китеп: «Ничек торасыз анын белән, бик усал кеше бит ул?*-дигән иле Юк. Ибраһим усал түгел, таләпчән иде. Ә өйдә ул минем эшемә катышмый Ашау-эчү. кием-салым, өй җиһазларын һәммәсен үзем алам. Ул елына бер көнне генә аш-су тирәсендә кайнаша—8 Март көнне. Иртүк тора, табын әзерли, аннары балаларны уята, өчәүләп тезелеп туш көйләп минем янга киләләр, чәчәкләр, балалар үзләре ясаган рәсемнәрен, кәгазь кәрзингә тутырып • 5* *4*ле билгеләрен бүләк италөр. Елның өч көнсндә-8 Мартта һәм 5 майда (Матбугат көнендә), минем туган көнемдә Ибраһим миңа чәчәк бүләк итми калмый иде Хатта инде параличланып үзе йөри алмый башлагач, гомеренең соңгы елларында да. 1993 елның 5 маенда без Сосновый Бор дигән шифаханәдә идек. Шунда да ул. горничный хатыннан үтенеп, кар бетүгә баш калкыта торган вак кына зәнгәр умырзая чәчәкләре китергән иде. Соңгы маенда чәчәк юнәлә алмагач, яшел яфраклы бәйләм бүләк итте Дошманнардан үзем сакланырмын, Дусларымнан Ходай сакласын Халык мәкале И браһим белән Хатип Госманиның мөнәсәбәтләре вакыт-вакыт шактый киеренке булса да. А. Яхин кафедрага мөдирлеккә килгәнче, ямьсез төс алмады Төп бәхәс кафедрада фәнни зшнен юнәлеше хакында барды Хатыйп Госман борынгы әдәбият белән мавыга, борынгы текстларны табу, эшкәртү белән шөг ыльләнә Ибраһим фикеренчә бу Фәннәр академиясе хезмәткәрләре эше. ә вузда укытучылар дәреслекләр һәм башка уку әсбаплары язарга гисш. 1977 елда «Советская Татария* газетасында (27 май саны) «Кто напишет учебник» дигән корреспонденциясе дә басылды. Сүз уңаеннан, ул язмага күп хатлар килде, рус кешеләре язлы: нигә кирәк ул үлеп бара торган халыкка дәреслек, русча укысыннар! Дәүләт нәшрияты Киташларымны чыгармый, дип. Ибраһим кул кушырып утырмалы, университет нәшриятында, офсетта фәнни хезмәтләре дөнья күрде Ике кисәктән торган «XX йөз башы татар әдәбияты тарихы буенча лекцияләр курсы» (1962-1964). «Шәриф Камал иҗаты» (1963). «Тукай иҗаты» (1964) һәм ул вакытта факультетта вакыйга тудырганы-20 табаклык «Егерменче йөз башы татар әдәбияты* (1966). Иң җимешле елы—1964. Ул елны аның өч китабы дөнья күра Алда әйтелгәннәрдән тыш. ниһаять. 40 яшьлеге уңаеннан, нәшрият Ибраһимның •Образлар дөньясында» исемле мәкаләләр җыентыгын чыгарды. Ибраһим күп эшләде, бик күп эшләде. Көн саен иртән алтыда йә алтынчы яртыда ух тора, кием шкафы түбәсенә асылына-асылына гимнастика ясый, салкын су белән коена. Аннары алма бәлешедер, ешрак, әлбәттә печенье сыман нәрсәләр белән куе итеп чәй эчә Эшкә утыра. Сәгать тугызга кадәр кузгалмый эшли. Бу гадәте ялда Иҗат йортларында да үзгәрми. Лекциягә барасы булмаса. иртәнге аштан сон да төшкә кадәр өстәл янында. Төшке аштан соң бераз йоклап ала да дөньяга, кеше арасына чыгып китә Күрәсе кешеләрен күрә Матбугат йортында шахмат уйный. Күбрәк «Чаян» йә «Казан утлары» редакциясендә уйныйлар. Күп эшләве, студентлар өчен кулланма әсбаплар язуы Хатип Госманда Ибраһимга галим буларак ышаныч һәм хәтта беркадәр ихтирам да уятты бугай. Ул аның университет басмаханәсендә китаплар чыгаруына комачауламады, нахак бала якмады Бервакыт мин дә офсетханәдә татар журналистикасы буенча әсбап чыгармакчы идем Менә берзаман әйтәләр: «X. Госман чылтыратып: «Тизрәк чыгарыгыз»,—дип. үзәккә үтте, ә хәзер килеп алмыйсыз». Ник Хатип абый минем әсбап өчен тырыша икән, дип аптырасам. Ибраһимның да шунда бер язмасы ята икән, ул шуның турында кайгырта икән. Нуруллин белән Нуруллинаны буташтырганнан Кафедра мөдирен гаять бизи торган сыйфат бу. Хатип абый Ибраһимны кеше буларак өнәп бетермәсә дә («Киребеткән, ничек торасың шуның белән?»-дигәне бар), ул аның фәнни казанышларын инкарь итмәде, комачауламады Бу Ибраһим докторлык диссертациясе яклаганда бик ачык күренде. Ләкин әле докторлык диссертациясен яклауга барып җитәсе бар. Бик озак роман күрми торган татар әдәбиятында илленче еллар башында Кави Нәҗми белән Гомәр Бәшировнын романнары чыккач, алар хөкүмәт һәм укучылар тарафыннан бик югары бәяләнгәч, елга ерылды Бер-бер артлы калын- калын романнар чыга башлады, повестьлар күбәйде. Ибраһим көндәлек әдәбият һәм тәнкыйть белән даими танышып бара иде. «Казан утлары». «Вопросы литературы». «Дружба народов» журналларын бер дә калдырмый укый. Әсәрләрне укыган саен бер нәрсә эчен пошыра—озын языла, мәгънә ягы саерак. Шуның сәбәпләрен эзли торгач. «Кыскалык турында» дигән мәкалә язды. Ул мәкаләнең язмышы турында уйлаганда. Нәби Дәүли сүзләре искә килә Ул. «Мин җирдә калам» китабын бүләк итеп, түбәндәге сүзләрне язган: «Дустым Ибраһим Нуруллинга. Сугышта давыл аша юл яручыга Тормышта таяк белән дә тугры баручыга». Алтмышынчы елларда Ибраһим «яшь галим», «яшь язучы» чикләрен үтеп, спылар дөньясына керде Яшәү рәвешебез дә беркадәр үзгәрде. Әмма ял рәвешебез яшьләрчә калды. Мәҗлесләрдә -Без яшь але. яшьлек өчен күтәрик бокалларны» дип җырлыйбыз. Яшь ич але без. Ибраһимга кырык юк. миңа утыз тулып кына киткән. Балаларыбыз мәктәптә генә укыйлар. Безнен күз алдында Идел киңәеп. Казансу елгасы Кремль янына ук килеп җитте. Төшке аш вакытында Матбугат йорты янында гына туктаган троллейбуска утырып барып, су кереп киләбез. Идел үзенә дәшә Менә без Җәмилләр белән уртагыннан катер сатып алдык. Машинаныкын икегә кисеп ясалган ике цилиндрлы стационар моторлы Балалар, дуслар белән Казансу өстендә җилдерәбез генә Ьл саен ял вакытында кая да булса барырга тырышабыз. 1959 елда балалар белән пароходта Уфага сәфәр кылдык Анда Нәҗип Әсәнбаеаларда булганыбыз. Зариф Бәшири белән очрашканыбыз хәтеремдә Зариф Бәширинең котылып кайткан еллары иде Истәлекләрен яза икән Ибраһим белән Тукай турында озаклап сөйләшеп утырды. Алтмышынчы елда шикелле, без Зәет Мәҗитовлар белән ике гаилә булып, отпуск вакытында Иделдәге Алтын атау дигән атауга чыктык Утрау бик кечкенә бездән башка һичкем юк Көндезләрен балыкчылар гына тукталып китә Аларда ике малай бездә ике кыз. Палаткалар кордык. Без. ваемсызлар, аны-моны уйламадык Зәет акыллырак булды. Анын ау мылтыгы бар икән, шуны алган. Җәмилләрнең Белка исемле этләрен дә алырга күндерде. Төнгә ул янына мылтыгын куеп ята. ә безнең аяк очына балта сала Ибраһим сыңар аяк белән торып балтаны кулга алганчы, буласы эш була инде үзе. Тик балта шулай да тынычлык бирә Ялыбыз хәвеф-хәтәрсез үтте. 1Г ИШЛЛННА НУНУЛЛИНА Кичләрен учак. ягып. Идел ярында утырвбыз. Көн буе өзлексез искән җил кичен тына Тулган айның шәүләсе Идел өстенә көмеш юл суза, без йә җырлашып, и ә сөйләшеп рәхәт гизәбез Күңел тыныч, яшәү ямьле. Ибраһим бик еш Казанга кита Шәһәр Башкарма комитетына фатир артыннан йөри Менә иртәгә кил. менә берсекөнгә кил. дип йөртәләр дә йөрталәр. Борчакны мин барган идем, иртәгә ордер ал ы рга килегез, диделәр Барып карадык фатирны Үзе биек, үзе зур Коридорыннан ат җигеп үтәрлек Беренче кат Без беренче катта яшәүне начар дип белми идек Хәер, хәзер дә кырык ел яшәгәннән соң да. мин анын начарлыгын күрмим. Фатир алганда да. хәтта литфондтан Иҗат йортына юллама алганда аа. шифаханәләрдә дәвалану вакытларында да Ибраһимның сугыш инвалиды булуы зур ярдәм итте Алтмыш дүртенче елда сугыш инвалидларына ярты хакына «Запорожец» машинасы сата башладылар. Соңыннан аны бөтенләй бушка бирәләр иде Сигез йөз сумга машинаны алдык та. обкатка үтмәвен дә исәпләп тормыйча. Ибраһимның энесе Наил яшәгән С алагыш авылына киттек Исәбебез-олар белән бергә Кама буенда чатыр корып яшәү Күңелле яшәдек Тирәякта беркем кж. СУ коенабыз, кояшта кызынабыз. Кама өстенә карап утырабыз, кәрт сугабыз Гүзәл белән Миләүшә күбәләк, кырмыска кебек бөҗәкләрне күзәтәләр, су буенда комнан сарайлар салалар. Кичләрен учак ягабыз Дөнья борчуларын онытып, рәхәт диңгезендә йөзәбез Аш-су учак өстендә әзерләнә Киленебез Мәрвәнсн әнисе Зәйнәп колагын мич ашлары, банырсак пешереп китергали. Ибраһим белән Наил кармак салалар Кайчакта берничә балык та зләга Ибраһим гомер буе балыкка йөреп тә ун-унбиш балык тотты микән. Хәер, берчакны минем знем Булатка ияреп чыгып, тирәннән ала торган кармак белән беләк буе өч корбан алып кайткан иде Аннан Барҗыга Юныс Әминеаләргә барулар, алар белән якындагы күлдән кәрәкә сөзеп уха пешерүләр, аларда кунак булулар, сөйләшү-калешүләр матур төш кебек кенә Юныс аганың хатыны сөйләгән бер көлке истә калган. Юныс ага берчак хатыны янында «Карчык, бәрәңге алып менимме?»-дип сырпалана башлый. Бер шулай, икс. өч Хатыны гаҗәпсенеп һәм нәрсәдер сизенеп, базга төшеп караса, бәрәңге арасына аракы шешәсе яшереп куелган икән. Кайтыр ютта чыктык Салагыштан күпме генә киткәнбездер, машинабыз бармый башлады. Авыл шоферлары машиналарны бик яхшы беләләр. Кардан валынын ниндидер шөребе төшеп калган икән, рәтләп җибәрделәр Инде кайтып җитәбез дигәнлә-тагын бала—генератор моторга энергия бирми Тагын-бахел Авылга ерак калмаган, аккумулятор хисабына барын җиттек Шоферлар кирәкле подшипникларны табып төзәттеләр, кемнәрдер безне өйләренә чакырып чәй куеп сыйладылар Нинди күркәм заманнар булган. Ул елларда авыл халкы гаять мәрхәмәтле һәм мәнле иде. Ибраһим, башы төрле уйлар белән тулгангамы, бик таркау, онытучан иде Өйдә һәм барган җирләребездә анын таягын, күзлеген эзләп үткәргән вакытны җыйсак, ничә көннәр җыелыр иде икән'’ Төрле җирләрдә ул калдырган таякларны, папкаларны, каләмнәрне, машина көпчәгенә һава өрдергәндә кырыена куеп, шуннан кияргәонытып таптанып ваткан күзлекләрне җыеп өйсәң, бер йөк машинасы булыр Машинаны гараждан чыгаргач, капкаларын шар ачык килеш калдырып китүләр, вакытында карамыйча төрле детальләрен югалтып юлда туктап калулар. Берчакны машинасының картерыннан маен алыштырам дип агызып бетереп, янасын салырга онытып китеп көн буе йөреп кайткан Җәмил әйтәдер иде: «Ибраһим кулында да йөргәч, бу «Запорожец» бик яхшы машинадыр?»-ди иле.