Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ТАРИХЫБЫЗ ТУЛЫМЫ?

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫ.НЫҢ \1 ТОМЫ БАСЫЛЫП ЧЫГУ УҢАЕННАН Мансур Вәли: Бик үк еш булмаса да, рухи-мәдөни тормышыбызда күңелле яңалыклар күренгәләп тора. 2001 елда «Раннур» нәшриятында басылып чыккан «Татар әдәбияты тарихы »ның VI томы —әнә шундый вакыйгаларның берсе булды. Менә хәзер безнең алдыбызда шул китап ята. Аның күләме дә шактый гына -34 басма табак текст. Китапта күрсәтелгән санга ышансак, тиражы да бәләкәй түгел—20 мең данә. Без бүгенге «Түгәрәк өстәл» сөйләшүенә әнә шул саллы хезмәт дөнья күрү уңаеннан жыелдык. Әйдәгез, ихластан фикер алышыйк, үзебезнең тәэсирләребез белән уртаклашыйк. Беренче сүзне бу томның җитәкчесе һәм фәнни редакторы, филология фәннәре докторы Флүн әфәнде Мусинга бирәбез. Флүн Му син: Элекке СССРдагы иң тирән тамырлы һәм күптән танылган әдәбиятларның берсе булса да, татар әдәбияты тарихын фәнни өйрәнү шактый катлаулы процес ска әверелде. Монда совет чоры идеологиясе, бигрәк тә ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елгы 9 август карары өстәмә кыенлыклар тудырды. Шун лыктан байтак вакытлар безнең тарих өлешчә генә өйрәнелеп киленде. Аны тулаем колачлап яктырту мөмкинлеге бары 1960 еллардан соң гына туды, һәм әнә шул шартларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар әдәбиятының күптомлы тарихын язу планлаштырылды. Башта фундаменталь характердагы бу хезмәтне биш томда башкару күздә тотылган иде. Алтмышынчы еллар уртасында булачак биштомлык әдәбият тарихының план-проспекты эшләнеп, киң әдәби-фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерелде һәм кабул ителде. Әлбәттә, бу план-проспектта әдәбият тарихын язу концепциясе нигездә шул чор рухында иде. Алга таба әлеге тарихны язу буенча эш җәелдерелде һәм аңа безнең төп фәнни көчләребез тартылды. Шундый гомум тырышлык белән әлеге биш томлык хезмәт сиксәненче еллар башына нигездә төгәлләнде, һәм шул вакытта әдәбиятыбыз тарихын биш томда гына яктырту белән чикләнергә ярамаганлыгы ачыкланды. Чөнки план проспектта да, язылган томнарда да әдәбиятыбыз тарихының алтмышынчы еллардан башланган яңа, мөһим һәм хәтта «яңарыш» дип атарлык чоры өлешчә генә искә алынган иде. Бу яңа чорны мөстәкыйль рәвештә, аерым томда яктырту ихтыяҗы туды, һәм бу эш эшләнде дә. Әмма узган гасырның 60-80 елларындагы әдәбиятыбызны яктырткан бу алтынчы том идея-теоретик яктан алдагы томнар рухында язылды һәм сиксәненче еллар ахырында нигездә эш төгәлләнде. Әмма ул вакытта инде бу томны шул хәлендә дөньяга чыгару үзен акламаячак дип табылды. Бердән, анык ндеологик яктан заман таләпләренә җавап бирмәячәге ачыкланса, икенчедән, бу томда әдәбият тарихын XX йөз ахырына кадәр яктырту кирәк дип табылды. Нәтиҗәдә том өстендә эшләү туксанынчы елларда да дәвам ителде. Башта авторлар үзләре язган бүлекләрне кабат карап, яңартып чыктылар. Аннары том редколлегиясе 60-90 еллар әдәби хәрәкәтен эзлекле һәм бербөтен процесс итеп күз алдына бастыру юнәлешендә редакцион эш башкарды. Әлбәттә, бу эш дәвамында хезмәтне элекке елларның тенденциоз карашларыннан һәм бәяләреннән арындыруга һәм гомум әдәби хәрәкәт, аның аерым тенденцияләре, күренешләре, конкрет язучылар иҗаты хакында объективрак фикер йөртүгә дә дикъкать ителде. Азат Әхмәдуллин: —Иң башта бер мөһим фикерне әйтеп үтик әле. Без бу «Тарих»ның үз вакытында чыгып калган алдагы биш томы турында «искергән», «кичәге көн җимеше» дигән кебек сүзләрне күп ишеттек һәм ишетәбез. Ләкин асылда дөрес булган бу бәяләр белән килешкән хәлдә дә, әлеге томнарның әдәбият белемебез өчен алга таба бер зур адым булуын танырга тиешбез. Чөнки кичәге ндеологик һәм эстетик принципларга нигезләнгән булсалар да, бу томнарда күпгасырлык әдәби мирасыбыз тупланып бирелгән иде. Аерым язучылар турындагы мәгълүматлар. аерым әдәби әсәрләр хакындагы фактик материаллар, һәр тарихи чордагы әдәби процесс буенча әйтелгән фикерләр күп яктан үз кыйммәтләрен бүген дә саклыйлар. Аларны туплау-җыйнауга караганда бүгенге көн күзлегеннән карап аларга бәя бирү, әлбәттә, чагыштырмача җиңелрәк. Әмма моның өчен безгә яңа һәм ныклы бер концепция эшләргә кирәк. Флүн Муси н: Билгеле, әдәбияттагы яңарышны дөрес ачу бурычы фәнни тикшеренү методологиясенә дә игътибар бирүне, аңа да билгеле бер үзгәрешләр кертүне сорый. Без бу томда элекке еллардагы сыйнфыйлык принцибыннан күпмедер арынып, әдәбиятны тарихилык принцибына нигезләнеп һәм милли юнәлтелгән рәвештә өйрәнүгә дикъкатьне арттыра төштек. Әдәбиятыбызны күпмилләтле совет әдәбиятының аерылгысыз бер өлеше итеп караудан аны милли мөстәкыйль сүз сәнгате дип аңлауга күчә башладык. Алтынчы томда бу юнәлештәге беренче эзләнүләр һәм күзәтүләр, әдәби тарихыбызны яңартып язу өчен күпмедер нигез булып тора алалар. Әйтергә кирәк, мондый эш башланды инде. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге XX йөз әдәбиятыбыз тарихын яңартып язу эшенә тотынды. Безнең милли идеологыбыз Г. Исхакый XX гасыр әдәбиятына түбәндәге вазыйфаны йөкләгән иде: «...без башка халыклар кебек әдәбият белән идарә кылыну гасырына җиттек. Моннан соң безнең халкыбызның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күренәчәктер. Әдәбиятның халкымызның киләчәге өчен зур файдасы булачак вә (ул) халкымызга юл башчысы булачактыр*. Әйтергә кирәк, узган гасырның беренче елларында Г. Исхакый әдәбиятка йөкләгән мондый гомуммилли вазыйфага XX йөзнең соңгы елларында кабат дикъкать ителә башлады һәм Ә. Еники аны, безнең заман ихтыяҗларына туры китереп, болай шәрехләде: «Русия империясендә яшәүче татар халкын бөтен бер милләт итеп саклау, аларның милли мәнфәгатьләрен тулысынча тәэмин итү—әдәбиятыбызның иң изге бурычы*. Узган гасырның башында һәм ахырында ике олы классигыбыз шул дәвер татар әдәбиятына йөкләгән әлеге миссиянең әдипләребез тарафыннан ничек үтәлүен ачу XX йөз әдәбиятыбыз тарихын яңартып язуның төп максатларыннан берсе булырга тиеш. Азат Әхмәдуллин: VI томда әдәбиятны яңача күзаллау күренә. Бу—әдәби процессның үзәгенә яңа төр, сәнгатьчәлек ягыннан камилрәк әсәрләр куелуда гына түгел, ә социализм чорында иҗат ителгән әсәрләр арасында шул вакыттагы идеология кысаларында булып та, гомумкешелек идеалларын чагылдыра алганнарын алгы планга чыгаруда да күренә. Заманында дәррәү рәвештә нефть темасына. КамАЗ проблемаларына ябырылган татар әдәбиятының табышларга гына түгел, ә югалтуларга да дучар булуы ачыктан ачык әйтеп аңлатып бирелә анда. Томның баш мөхәррире профессор Флүн Мусин язган, шул чор әдәби хәрәкәтенә багышланган бүлекнең яңача һәм тирән булуын да күрсәтеп үтәргә кирәк. Мин аны хәтта киләчәктә язылачак әдәбиятыбыз тарихының булачак концеп цнясенә кереш дип тә карар идем. Әдәби процесска, жанрлар торышына караган (проза Ф Мусин, поэзия Т. Галиуллин, драматургия Н. Ханзафаров) бүлекләрдә дә яңа концепция чаткыларын күзәтергә мөмкин. Мәдинә Маликова: Бу китапның дөньяга чыгуын, әлбәттә, хупларга кирәк. Һәм без, язучылар, аны тарату, әдәби җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен тырышырга тиешбез. Бездә ел саен дистәләгән яңа әсәр дөньяга чыгып тора. Бу агымнан иң кыйммәтлеләрен, иң мөһимнәрен сайлап алу, әдәбиятның ярты гасыр эчендәге үсеш тенденцияләрен фәнни нигездә яктырту җиңел эш түгел. Китапның авторлары алга куелган бу максатка ирешкәннәр. Минем уемча, бу китап шул чор эчендә иҗат ителгән әсәрләрнең киләчәк язмышында бик мөһим роль уйнаячак. Монда кертелгән, анализланган һәм югары бәяләнгән әсәрләр, мәдәниятыбыз хәзинәсенә рухи байлык булып өстәлер, ярты гасырның әдәбияты шуларга карап бәяләнер. Мәгълүм ки, әдәбият турындагы тәүге төшенчәләр иң элек мәктәптә бирелә һәм күпчелек өчен ул төп нигез булып кала да. Ә мәктәп дәреслекләренә, һичшиксез, менә шушындый китапларда югары бәяләнгән, аерым алып анализланган әсәрләр кертеләчәк. Димәк, алар үсеп килгән буынның күңеленә дә кереп калачак. Биредә телгә алынмаган яисә санап кына кителгән әсәрләрнең язмышы турында болан дип кистереп әйтеп булмый. Бу урында галимнәрнең җаваплылыгын искәртеп китәргә кирәк. Минем иманым камил, узган чорларда туган бик күп әдәби җәүһәрләр тарих көле астында күмелеп калганнардыр, чөнки аларны күтәреп алып, халыкка күрсәтүче булмаган. Бу чорда да шундый ук хөл кабатланмас, дип ышанып әйтеп буламы? Әйтик, бу томда Рафаил Төхфәгуллинга, Аяз Гыйләҗевка аерым бүлекләр багышланган, аларның иҗаты әдәбиятның агымыннан аерып алып күрсәтелгән. Моңа алар, әлбәттә, бик лаек. Шул ук вакытта Мөхәммәт Мөһдиев иҗатына багышланган аерым бүлек юк. Хәлбуки, егерменче гасырның икенче яртысында Мөһдиев иң күренекле прозаик иде. Бу хәл тиешенчә уйланып җитте микән һәм фәнни нигезләнде микән? Язучыларны да үз иҗаты хакында җитди уйлануларга этәрә бу китап. Әйтик, аерым бүлекләр багышланган исемнәр арасында хатын-кыз исеме юк. Ярты гасыр эчендә бер генә татар хатын кыз язучысы да аерым алып анализ ларлык, чорның әдәби тормышында әһәмиятле урын алырлык иҗат итә алмаган... Моңа уфтанырга гына кала. Хатын-кызлар әдәбиятка үз бизәге, үз сүзе, үзенең рухи байлыгы белен киләләр, аларны ир-ат алыштыра алмый. Шуңа күрә аларның бөтен көчләренә иҗат итә алмавы, талантлары ачылмавы әдәбиятны ярлыландыра, аның үсешен тоткарлый. Хәер, бу нәтиҗәне беренче чиратта язучылар үзләре һәм аларның оешмасы булган Язучылар берлеге ясарга тиеш. Әдәбият тарихы ул—безнең көзгебез, әгәр анда чагылган бик күп ир-егетләр арасында бер генә хатын-кызның йөзе дә чагылмый икән, монда галимнәрне гаепләү дөрес булмас. Азат Әхмәдуллин: Мин бераз аңлатма биреп китим әле. Бу томны әзерләүчеләр түбән дөгеләргә таянып эш йөрттеләр. Беренчедән, томга монографик бүлекләр итеп иҗатлары инде тәмамланган, матур сүз сәнгатендә чын мәгънәсендә эз калдырган язучылар кертелде. Икенчедән, әлегә исән-сау булган, әмма инде әдәбиятыбызда үз сүзен әйтә алган, бүгенге әсәрләр арасында аерылып торган иҗат җимешләре булган язучылар урын алды. Аларны сайлап алуда коллектив фикере, әдәби тәнкыйть фикере төп рольне уйнады. Барлык язучыны да «Әдәбият тарихы«на кертеп бетереп булмый икәне барыбызга да аңлашыла. Шулай да игьгибар иткәнсездер, бүгенге мөһим әсәрләрнең күпчелеге күзәтү характерындагы бүлекләрдә тегеләйме-болаймы урын алды яисә чагылды. Бу сүзләрне мин. мәсәлән, үзем яхшырак белгән драматургик процесска караган бүлеккә карата ныклап әйтә алам. Монда бер генә драматургның да сәхнәдә куелган пьесасы онытылмаган, хәтта яшь буынның уңышлырак әсәрләре дә күз уңында тотылган. Әлбәттә, драматургиядә бу җәһәттән эш җиңелрәк, әсәрләр саны йөзәрләп кенә санала. Прозада, бигрәк тә шигърияттә исә эш катлаулырак. Боларда әсәрләр саны меңәрләп исәпләнә, авторларның исемнәрен генә санап чыгу да күп урын алыр иде. Шуңа да монда сайлап алу принцибы зур роль уйный. Менә монда инде тарихчы галимнең эрудициясе дә, гыйльми принциплары да, хәтта кайчакта шәхси симпатиясе яки зәвыгы нинди булу да бик мөһим. Әгәр дә бүгенге тәнкыйть сүзләрендә шул соңгылары истә тотылса, без, том авторлары, аларны кабул итәбез. Без бүгенге сөйләшүдән үзебез өчен киләчәктә эш йөртү өчен нәтиҗәләр ясарлык мәгънәләр дә эзләп утырабыз. Чөнки Г. Ибраһимов исемендәге институтның әдәбият белеме бүлеге XX гасыр әдәбияты тарихын иңләп алган яңа зур хезмәт язуны планлаштыра. Бу—әдәбият гыйлеменең хәзерге торышыннан карап, бүгенге югарылыкта язылган, концепциясе яңа булган тарих булыр. Безнең бурыч: анда 6 томлыктагы кимчелекләр кабатланмасын иде. Бу концепция буенча эшләнгән хезмәттә, ихтимал, материалны бирү формасы да үзгәрәк булыр. Әйтик, бүлекләргә бүлү, монографик бүлекләрне бирү мәгънәсендә. Бәлкем кайбер язучыларның мирасын чагылдыруны иҗади мәктәпләргә берләштереп бирергәдер? Фәрит Бәширов: Мин Азат абыйның сүзен дәвам итим әле... Әйе, булды, бу томны бөтенләй чыгармаска диючеләр дә булды. Өр-яңадан эшләү идеясен куәтләүчеләр дә аз түгелләр иде. Бастырмый калу иң җиңел юл анысы, әлбәттә. Ягъни, китап та юк, проблема да юк! Әмма, XX гасырның икенче яртысындагы татар әдәби хәрәкәтен эченә алган бу том бүген кирәк! Укучыларга, укытучыларга кирәк, гомумән, әдәбият тарихыбыз белән кызыксынган һәркемгә кирәк! Күпме фактик материал, әдәби-мәдәни байлыгыбыз хакында никадәр мәгълүмат тупланган бит анда! Шуңа да, фикерле укучыбыз ул биниһая материалны аңы. заманча карашы аша уздырып, үзе нәтиҗә ясар дигән нияттән чыгып, хезмәтне нәшер итәргә кирәк табылды. Тагын шуны да әйтү зарур: томның әһәмиятен аңлаган, укучы ихтыяҗына гаять сизгер булган «Раннур» нәшрияты китапны заманы өчен зур тираж белән бастырып та чыгарды. Ә инде кемнәр белән карап, төзәтеп чыгарга дигән уй үзеннән-үзе төшеп калды. Безнең өр-яңа том төзерлек башка галимнәребез юк, янәдән шул авторларга мөрәҗәгать ителде, һәм, шушы китапны чыгаруда турыдан-туры катнашкан кеше буларак икърар итәм: галимнәребез һич сыкранусыз үзләре язган бүлек-өлешләрне кабаттан җентекле күздән кичерергә риза булдылар. Шәхсән мин үзем атарга, бу иҗтиһадлары өчен тиен дә акча түләнмәгәнлеген белгән хәлдә, фәкать китапның кирәклеген аңлап фидакарьләрчә эшләүләре өчен чиксез рәхмәтлемен. Хезмәтнең дөнья күрүе баштан ук ниятләнгән алты томлыкның төзек бөтенлеген саклау хакына да кирәк иде. Табигый ки, бу том, яңа таләпләр нигезендә иске идеологик штампларны тәнкыйть күзлегеннән тикшереп «сөреп* чыгуга карамастан, кимчелекләрдән азат түгел. Чөнки сипләнгән йорт һич кенә дә яңа йортка дәгъва кыла алмый. Аннан килеп, кайбер бүлекләрнең авторлары (Г. Аху- нов, Ф. Миңнуллин), шул җөмләдән баш мөхәррир Н. Г. Юзиев та—инде мәрхүмнәр. Алар язганнарга тоталь ревизия ясау ирексездән бакыйларның рухына кагылу булыр сыман тоелды. Шул рәвешле, китапны бар «минуслары» белән басмага тәкъдим итү максатка ярашлы дип табылды. Аннары бу томнан янә шуның өчен дә баш тартып булмый иде, чөнки ул соңгы чор татар әдәбияты белән таныштыручы бердәнбер фәнни хезмәт ролен үти. Китапта 60-90 еллар әдәбиятының проза, поэзия, драматургия кебек асыл төрләрендә үсеш-табыш күренешләре белән беррәттән. кыенлыкларга, эзләнү процессларына да дикъкать бирелә. Хезмәт әлеге юнәлештә җитди мәсьәләләр күтәрә һәм аларны чишү юлларын тәгаенли. Бу исә, үз чиратында, алдагы тикшеренүләрдә дә, шул уңайдан, татар әдәбияты тарихының яңа томнарын әзерләүдә дә (әйтергә кирәк, бу эш инде бара) ныклы таяныч булачак. XX гасыр ахыры әдәбияты сыйфат ягыннан да, тармаклану җәһәтеннән дә милли әдәби-мәдәни тормышта үзгә урын били. Аны үзләштерү, эчке хасиятен ачарга омтылу бүгенге әдәби процессны аңлау, алга таба фикер йөртү өчен дә ныклы нигез әзерли. Ро за Хафизова: Татар әдәбияты тарихының VI томын кулга алдык. Куанычлы вакыйга. Димәк, язган әсәрләребез таркалып, югалып калмый, тарих битләренә теркәлде дигән сүз. Табигый ки, балалар язучысы буларак, мине китапның балалар әдәбиятына караган өлеше кызыксындырды. Бу томда балалар әдәбияты тарихына багышланган күләмле генә мәкалә урнаштырылган. Мәкалә 60-90 еллар әдәбиятын эченә ала. Авторы Фатыйма Ибраһнмова. Автор көченнән килгән кадәрле бу чор әдәбиятын барларга, аңа бәя бирергә тырышкан. Мактауга лаек гамәл. Әмма 30 еллык балалар әдәбиятын шушы бер мәкаләгә кысрыклап кертергә тырышу, нинди генә күзлектән карасаң да. мантыйкка сынмый. Бу мәкаләдә балалар әдәбияты хәтта жанрларга да бүлеп каралмаган. Барысы бергә—проза, поэзия, драматургия... Анда балалар язучы ларының исемнәре, аларнын кайбер әсәрләре (60-70 еллар тирәсендә язылганнары) телгә алынган, билгеле. Әмма аларга җәмгыятьнең үсеш тенденцияләре белән бәйле рәвештә төпле анализ җитенкерәми. Белгәнемчә, ул елларда балалар язучылары гына түгел, иң дәрәҗәле өлкән язучыларыбыз да балалар өчен әсәрләр язуны үзләре өчен мактаулы эш итеп санадылар. Нәкый ага Исәнбәт, Гомәр ага Бәширов, Нәби ага Дәүли, Ибраһим ага Сәлахов, Мөхәммәт Мәһдиев һ. б. язучылар югары сыйфатлы әсәрләре белән балалар әдәбиятын баеттылар. Миңа калса, безнең 60-90 еллардагы балалар әдәбияты язылган әсәрләрнең саны, аларның эчтәлеге, үзәккә куелган проблемаларның төрлелеге ягыннан чагыштыргысыз бай булуы белән аерылып тора. Бер мәкалә генә 30 еллык балалар әдәбиятының торышын тиешенчә чагылдыра алмый. Риф ә Рахман: Алтынчы томлыкның чыг-уы—зур шатлык, әлбәттә. Шуңа да карамастан, ул күңелдә яшәгән борчуларны арттырды гына. Мин үзем китап белән танышуны «эчтәлек»тән башлыйм. Шул битне ачуга ук йөрәк кысылып куйгандай булды. Турысын әйтим: галим-голяманың, монографик планда анализлау өчен, авторларны сайлау принцибыннан канәгать калмадым. Сүзне поэзиядән башлыйк. Алтмышынчы еллар шагыйрьләрен уяткан, дөнья әдәбиятында үз урынын алырлык шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов иҗаты аерым тикшерелмәсен әле! Әгәр без ничәдер унъеллыкны бергә анализлыйбыз икән, ничек инде җитмешенче-сиксәненче еллар прозасыннан М. Мәһдиевне калдырырга мөмкин?! Аның турында XXI гасыр әдәбиятында язарга җыенмыйбыздыр лабаса! Шундый сораулар бихисап. Күләм арта дип уйлаганда, бәлки әдәбиятны чагылдыруны тагын да кыскарак аралыкка калдырырга кирәк булгандыр. Ә нигә аерым авторларга бирелгән бүлекләрне кыскартмаска?! Бәлки, әдәбиятның үзен кечкенәрәк аралыкларда өйрәнергә кирәктер? Гомуми характердагы язмаларда, әдәбиятта әллә ни эз калдырмавына карамастан, әдәби мирасы зур булмаган яисә хәзер инде язудан бөтенләй туктаган авторлар мактап телгә алынып, әдәбият йөген ныклап тартып баручыларның исеме дә аталмау шулай ук борчый. Мин үзем М. Әгъләм, Л. Шагыйрьҗан, М. Галиев һәм башка авторларга— урынны, ә инде мактау обоймасына кергәннәрне яңадан карап чыгу, йә үзгәртү өчен вакытны кызганмас идем. Ә бит әле кычкырып торган талантлы күпме шәхес—гел тибәрелүдә! Фән, әдәбият дөньясына тирәнрәк узган саен, гаделлек нең йә бөтенләй торгызылмавын, ә сирәк кенә очракта бик соңга калып торгызылуын күрәсең, төшенкелеккә биреләсең. Кызганыч, бер үк иҗатка, бер үк каләм иясенә әдәби җәмәгатьчелек белән фәнни җәмәгатьчелекнең карашы еш кына кискен аерыла. Гөлчәчәк Галнева: Татар әдәбияты тарихының VI томы дөньяга чыгу үзе бер тарих. Ул күптәннән көтеп алынган зур вакыйга. Анда аерым бүлек итеп бирелгән язучыларның, иҗатларына проза буенча —Р. Сверигин, Ф. Хатипов, Ф. Миң- нуллнн, Ф. Мусин, поэзия буенча— Н. Юзиев, Г. Ахунов, Р. Мостафнн, 3. Рэмиев. драматургия буенча—А. Әхмәдуллин, әдәбият фәне һәм тәнкыйть буенча Н. Юэиевлар тарафыннан язылган җитди анализлар зур игътибарга лаек. Рәхмәт яусын үзләренә, бакый дөньяга күчкән мәрхүм Нил Юзиев һәм Фәрваз Миннуллиннарның урыннары җәннәттә булсын! Яңарыш та сизелә бу томда, әмма иске фикерләрдән дә арынып бетә алмаган. Бу томның, күптән язылган булуын искә алып, өстәмәләр кертелергә тиешлек турында, ни өчендер, кереш өлешендә дә бер сүз дә әйтелмәгән. Анда мин мондый юлларга тап булдым. «Үзенең бөтен иҗаты белән кадерле мирасыбызга әйләнгән Нил Юзиев хакында махсус бүлекчә бирү кирәк табылды*. Ә бүлекчә дигәннәре—искиткеч талантка ия булган, ифрат та тырыш һәм үтә дә эшчән булган мәрхүм галимебез Нил Юзиев турында кыска гына белешмәдән гыйбарәт. Томның проза бүлегендә ул елларда актив иҗат иткән Фәнис Яруллин турында бер генә җөмлә дә бирелмичә, аны бөтенләй игътибарсыз калдыру аңлашылмады. Аннары, хатын-кыз язучыларыбызның берсенә дә аерым бүлек бирелмәгән. Авторларыбыз андый игътибарга лаек булырлык хатын-кыз язучылар юк дип әйтергә теләгәннәрме? Зиннур Мансуров: Нигезе зур булган әдәбиятның тарихы да зур. Дөресен генә әйткәндә, теләсә кайсы әдәбиятның «тәрҗемәи хәле»н җәмгысе 3 меңнән артык биттән торучы аннал-елъязмаларга сузып та булмый. Бу уңайдан без халкыбызның биниһая зур талант көче, аның зур әдәбияты, зур әдипләре белән хаклы рәвештә горурланып яши алабыз, һәм, әлбәттә, форсаттан файдаланып, бу уникаль хезмәтне әзерләгән Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, бигрәк тә томнарны эшләгән галимнәр төркеменә, язучыларга, шулай ук нәшриятләргә ихлас рәхмәт белдерәсе килә. Алар чын-хак тарих язу өчен бик үк җиңел булмаган төрле шартларда, тиешле матди әҗер алуга да өмет итмичә һәм хәтта юньле-башлы рәхмәт тә ишетмичә, тау кадәр «кара эш»не, татар халкы тарихына бер саллы өлеш рәвешендә керерлек бик тә кирәкле гамәлне фидакарьләрчә башкарып чыктылар. Әмма күчеш елларының очын-очка ялгау елъязмачыларга беркайчан да җиңел бирелми. «Татар әдәбияты тарихы»ның соңгы томында да авторларның ике ут арасында калуы сизелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, әдәби хәрәкәтнең яктыртылышы искечә фикерләүдән әлегә арынып та бетә алмаган. Китапның иң зур кимчелеге, мөгаен, әнә шуннан гыйбарәттер. Чын хакыйкатьне ачу юлындагы байтак киртәләрне җимергән «үзгәртеп кору*га да инде ике дистә ел чамасы вакыт үтеп бара. Өр-яңа гасырда яшибез. Татар әдәбиятының 60-90 еллардагы үсешенә, инде әйткәнемчә, бераз гына читтәнрәк караш ташларга да мөмкинлек булды. Әмма совет идеологиясенең ген-зиһен күзәнәкләренә сеңгән тәрбиясен алай ансат кына үзгәртү мөмкин түгел шул. Безнең һәммәбез дә шушы мәктәптән: әлеге елларда иҗат иткән каләм ияләре дә, аларның язганнарын бәяләүче әдәбият галимнәре дә... Ничек кенә булмасын, китапның туганда ук бераз «искерә» төшүен мин алай ук калкытып куймас идем. Тарих язу кебек четерекле эштә андый хәлләр еш күзәтелә. Үзебезнең фикерләү калыпларын ничек кенә бәяләсәк тә, әдәби хәрәкәт агышын нәкъ менә без теркәп калдырырга тиештер. Мондый вазифаны киләчәк буын вәкилләренә йөкләп булмый бит инде, гәрчә алар «саф, ачык күзләр белән, чын аң белән» эш итәргә өметләндерсәләр дә. Аңлашыла ки, ил- халыклар тарихында төрледән-төрле хата-ялгышлар хөкем сөргән кебек, әдәби елъязмаларда да хакыйкатькә бик үк туры килмәгән шәрехләүләр булырга мөмкин. Минемчә, иң мөһиме—яктыртыла торган әдәби хәрәкәт турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү, милли традицияләр дәвамлылыгын ачып күрсәтү, яңа тенденцияләрне тоемлау... Шул ук вакытта әдәбият тарихы гомум үсеш юлыннан тайпылу очракларын да гадел рәвештә чагылдырырга тиеш. Менә шундый хезмәт бүгенге әдәби җәмәгатьчелек өчен дә, киләчәк заман укучылары өчен дә файдалы булачак. Әдәбиятыбыз тарихының әлеге яңа томында боларның барысы да бар дип уйлыйм. Рабит Батулла: Бу сөйләшүдә катнашучылар төрле сүзләр белән бер үк фикерне әйттеләр: -Әйбәт китап чыккан... кирәкле китап. Ләкин анда җитешсезлекләр күп... Исемнәре санап кителүдән узмаган шәп шагыйрьләрдә, исемнәре бөтенләй китапка кермәгән язучылар да моңа үпкәлидер, әлбәггә. Китапта үз әсәрләрем турында фикер әйтелмәгәнгә мин һич тә үпкәләмим, чөнки искергән ысул белән макталганчы, яңа ысулда сүгелүең мең өлеш артыграк. , Әдәбият фәне, тәнкыйть ул яңа шәхесне ачарга яки мәгълүм әдипнең без белмәгән якларын бәян итәргә тиеш. Шуны эшлиме безнең әдәбият галимнәр? Рәшит Әхмәтҗан, Зөлфәт. Мөдәррис Әгъләм. Лена Шагыирьҗан кебек шагыйрьләрнең халык моңнарына таянган әсәрләренең, хис аша зиһниятка тәэсир итүе, ә Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Фәиз, Ләис Зөлкарнәйләр, Җәүдәт Сөләйман. Рөстәм Сүлти кебек шагыйрьләрнең ассоциацияләр аша халык күңеленә узарга омтылулары турында язарга да язарга, юкса. Боларның һәрберсе диссертациялек мәүзугъ. Сиксән ел буена турысын әйтергә ярамаганда татар шагыйрьләре, бигрәк тә алтмышынчы еллардан башлап, әйтергә теләгәннәрен тел төбенә, астарлы сүзгә яшереп, читләтеп, кактырып-суктырып иҗат итәргә дучар иде. Өстеңдә кылыч асылынып торганда шулай кылмый, кая барасың? Кырык ел шул юнәлештә иҗат ителгән әсәрләрнең тел төбен ачып салу—галимнәрнең, тәнкыйтьчеләрнең бурычы. Рәшит Әхмәтҗанның музыкага, симфонияләргә тиң иҗаты, аның асылы, иҗат ысуллары турында да җитди хезмәт күренми шикелле. Лена Шагыйрьҗан кебек кантарлы куәгө ия шәхеснең иҗатын толыкманы белән кем өйрәнеп ята? Рәдиф Гаташның лирикасы үз галимнәрен көтеп ята. Разил Вәлиев белән Марсель Галиев икесе дә олпат әдип, аларның каләме бар жанрларда да иркен гизә. Инде үзләре остаз, инде үзләре күпме шәкерт тәрбия кыйлган шушы әдипләргә әдәбият тарихчылары аерым бер том багышламаса, XX йөз татар әдәбияты тулы канлы булып күренмәс! Алтынчы китап исә, гомум сүзләр, иске гыйбарәләр белән язылган мәка ләләр белән тулган. Язучыларның, әдипләрнең, шагыйрьләрнең җанлы иҗади образлары китапта күренми. Әлбәттә, күп хезмәт түгелгән, язылганнары да ярыйсы, әмма алга таба әдәбият фәне коры фәнни мәкалә белән түгел, җанлы сүз белән җанлы иҗат турында сөйләргә тиеш. Зиннур Мансуров: Минемчә, бу томның шигърияткә багышланган өлеше уңышлы чыккан. Төп мәкаләнең әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллин тарафыннан язылуы бик табигый. Ни өчен дигәндә, аның соңгы берничә дистә елда шигърият өлкәсендә иң нәтиҗәле эшләүче галимнәребезнең берсе булуы һәркемгә мәгълүм. Шагыйрьләребезнең һәрбер әсәрен ул исемләп беләдер шикелле. Үзе генә дә бер шигъри энциклопедия чыгарырлык мәгълүмат туплаган, шигъриятебезне теләсә нинди мөнбәрләрдән тәкъдир итәрлек шәхесебез! Әдәбият галиме Нил Юзиевнең шагыйрьләр Гамил Афзал һәм Шәүкәт Галиев турындагы аерым мәкаләләре дә чын иҗат портретлары таләпләренә җавап бирә. Аларны укыганнан соң үзалдыңа янә әйтеп куясың: Нил абый һәрвакытта да яңача фикерләргә омтылучы, тирән һәм масштаблы итеп уйлый белүче, югары интеллектлы, шигъри җанлы галим дәрәҗәсендә кала алды һәм анда күп кенә әдәбият белгечләрендә күзәтелгән «катып калганлык» беркайчан да булмады. Минем карашымча, авторлар даирәсен төрләндерү җәһәтеннән язучы Гариф Ахуновның шагыйрь Равил Фәйзуллинга багышланган мәкаләсен урнаштыру да акланадыр. Чынлыкта иҗат серләрен җаны-тәне белән тойган әдипләрнең үз каләмдәшләре турында язуы әдәби тәнкыйтьнең бер кызыклы тармагы рәвешендә инде күптәннән яшәп килә. Бу табигый күренешне йөз чөермичә генә танырга һәм күмәк хезмәтләргә һәртөрле авторларны активрак тартырга кирәк. Әдәбиятыбыз турындагы төп тарихи белешмәне язганда принципиаль карашлар төрлелегенә ирешү бик мөһим. Югыйсә китапта бер үк авторлар еш кабатлана, ә мондый хәл үзеннән-үэе чикләнгәнлеккә китерә. Таләпчән укучыга китаптагы кайбер мәкаләләрнең урыны-урыны белән тарих-елъязма стиленә бик үк туры килмәве дә сизелгәләп куядыр. «Әллә соң алар әдәбият тарихы өчен махсус язылмаганмы икән?» дип көрсенергә мәҗбүр буласың. Ничектер, башка уңай белән эшләнгән докладларны «кайчы һәм келәй* ярдәмендә ашлау-сипләү очраклары да булгандыр кебек тоела. Кайбер авторларга энциклопедик кыска-тыгыз бәя бирү осталыгы җитеп бетми. Теге яки бу каләм иясенең кайтышрак әсәрләрен яки китапларын аның уңышлары рәтендә санап үтүләр дә күзгә ташлана. Аерым әдәби жанрлар буенча язылган махсус бүлекләрдә (шул исәптән кереш мәкаләдә дә) шушы тарихи вакыт аралыгында әдәбиятыбыз казанышы булып танылган кайбер яңа әсәрләр һәм, әлбәттә, аларның авторлары, шулай ук яңа тенденцияләрнең төсмерләнүе ничектер телгә алынмаган. Гомумән, күзәтүләрдә соңгы биш-алты ел, кай очракта хәтта дистәгә якын ел ни сәбәпледер төшеп калган шикелле. Нәкъ менә шушы чорда киң танылуга ирешкән зур шагыйрьләребез Роберт Әхмәтҗан, Рәшит Әхмәтҗан, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Рәдиф Гаташ, Зөлфәт һ. б. ларга багышланган бүлекчәләр бирү дә елъязманың офыкларын киңәйтебрәк җибәрер иде. Полиграфик яктан шактый әйбәт эшләнгән басманы күренекле әдипләрнең фотосурәтләре белән бизәү дә кирәк булгандыр. Сүз дә юк, тормышның үзе теләсә нинди тарих дәреслегеннән күпкә баерак, гыйбрәтлерәк булган кебек, әдәбиятның җанлы хәрәкәте дә елъязмаларның тар кысаларына сыешып бетә алмый. Әмма әдәбиятыбыз тарихының VI томы авторлары, барыбер, үз максатларына ирешкән дип саныйм. Һәрхәлдә, бу китапта һәр каләм иясе үзен туган йортында кебек хис итәдер. Ә инде искечә фикерләүдән котыла алмауга килгәндә, бу мәсьәләне кыска вакыт эчендә генә хәл итеп булмый. Бозылуга дучар ителгән җирне, туфракны эшкәртеп торгызу өчен дә озын-озак еллар дәвамында эш алып барырга кирәк. Рухны «реставрацияләү» өчен дә шактый вакыт таләп ителә. Ә әдәбиятны чын сәнгатьчәлек күзлегеннән чыгып өйрәнү эшен методологик принципларны бергәләп яңартудан, алмашынып торучы идеологияләрдән мөмкин кадәр азат булган уртак концепция әзерләүдән башлау хәерлерәктер. Татар халкы, әйе. китаплы халык. Безнең әдәбият тарихы китабы да зур әдәбиятыбызга лаек булырга тиеш! Рифат Сверигин: Татар әдәбияты тарихының алтынчы томында минем дә «бер тамчы балым» бар—шуңа күрә авторларының берсе буларак та мин аның дөньяга чыгуына сөенәм. Ә бит аны югалтуыбыз да бик мөмкин иде! Ул «соң булса да, уң булсын» дип укучыларга җиткерелде. Кайберәүләргә хезмәт чыннан да бераз искерә төшкәндәй булып тоелырга мөмкин: «безгә моннан 15-20 ел элек әйтелгән фикерләр нигә кирәк инде?» диючеләр дә табылыр. Минемчә, монысы кирәгеннән артык сагаю булыр иде. Чөнки авторлар элеккеге мәкаләләрен яңабаштан карап, яңартып чыктылар. Әмма шунысы бар: бу галимнәрнең берсе дә конъюнктура җилләренә карап принципиаль концепцияләрен җиңел генә үзгәртә, алмаштыра торганнардан түгел. Хәтта бу материаллар хәзер «бераз искергәнрәк икән» дигән очракта да безнең әлегә альтернативабыз юк—хәзерге әдәбиятка бәйләнешле материалларны ян ача яисә шушы дәрәҗәдә бергә җыеп, туплап яктырткан башка басмалар әлегә эшләнмәгән. Шуңа күрә, әлеге алтынчы том «менә бу—яңа гасыр татар әдәбияты» дип китап сөючеләр кулына тоттырырлык бердәнбер китап булып кала бирә. Укытучылар, югары уку йортлары студентлары өчен дә бик кирәкле һәм уңайлы кулланма ул. Әлбәттә, алга таба әтрафлырак, масштаблырак эзләнүләргә күчәргә кирәк. Мәсәлән, «Хәзерге әдәбият тарихы*ның өч томлыгы яисә биш томлыгы дип фараз итик. Шул вакытта әдәби хәрәкәт тә, агымнар да, әдипләрнең иҗатлары да тулырак ачылыр. Безгә, ниһаять, әдәби күренешләрне фәкать социаль-сәяси күзлектән яисә конъюнктурага туры китерергә тырышып анализлау чиреннән котылырга кирәк. Әдәби әсәрләргә эстетик җәһәттән якынлашып, алардагы сәнгатьчә гүзәллекне бәяләү, образлы фикерләрне авторның әдәби осталыгы, кулланган стиль- сурәтләү чаралары белән, тормыш күренешләрен үзенчә художестволы итеп яктырту осталыгы белән бәйләнештә аңлату, анализлау—беренче чиратта әнә шулар җитешми бүгенге әдәбият фәненә һәм әдәби тәнкыйтькә. Димәк, әлеге өлкәдә эшләүчеләрдән эстетик хәзерлекнең аеруча камиллеге, фикер кыюлыгы, аерым очракларда аның оригинальлеге, эрудиция сорала. Чынбарлыкта исә, әлегә боларның күбесе яхшы теләкләр дәрәҗәсендә генә кала бирә. Әдипләрнең индивидуаль иҗат стильләрен тикшерергә алынучылар да. нигездә, лингвистик анализдан ары уза алмыйлар. Шушы уңайдан, бүгенге әдәбият гыйлеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә тарала һәм көчәя башлаган бер күренеш яисә тенденция турында да әйтеп үтәргә уйлыйм: хәзер кайбер галимнәребез татар язучыларының аерым әсәрләрен дөнья әдәбиятындагы күренешләр, хәрәкәтләр, агымнар, методлар яктылыгына куеп карарга, аңлатырга тырыша башладылар. Бу—гомумән алганда, игътибарга һәм мактауга лаеклы күренеш. Моның шактый кызыклы һәм матур үрнәге булып миңа Йолдыз Нигьмәтуллинаның рус телендә яңа гына дөнья күргән «Запоэдалый модернизм» в татарской лнтературе и изобразительном искусстве» / Казань: иад. •Фән». 2002. исемле китабы тоелды. Шәхсән мине галимәнең дөнья әдәбияты һәм сәнгатендә туып, яшәп килә торган яңа күренешләрдән хәбәрдарлыгы сокландырды. Төп проблема һәм кыенлыклар үзебезнең татар җирлегендә туган әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә барлыкка килә башлый. Чагыштырып анализлау эшенә җөрьәт иткән бүтән галимнәребез гадәттә бер аякка аксый башлый, яисә дөнья әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә аларның атыш бирешләре бик чамалы була, яисә, киресенчә, анысын үзләштерәм дип азапланганда яңа милли әдәбияттагы сәнгати-эстетик үзгәрешләрнең асыл мәгънәсе һәм структур үзенчәлекләре игътибардан читтәрәк кала. Бәлки менә шуңа күрә яшь тикшеренүчеләрне модага кереп килүче, әмма эчтәлекләре күпләргә бигүк ачык булмаган ялтыравыклы терминнар ныграк кызыксындыра торгандыр, һәм менә шуннан соң инде татар әдипләре әсәрләреннән көчәнеп, тырышып, модернизм яисә постмо- дернизм күренешләрен хәтерләткән элементлар табып, аларны бөтендөнья әдәбиятындагы шаукымнарның татар әдәбиятына килеп җитүе, аны баетуы, дип аңлатулар китә... Әмма, дөресендә, әлегә шул терминнардан ары китү юк— биркалар белән уйнау-шаяру гына бара. Дөрес, ялтыравыклы терминнар белән белер-белмәс шаяру алтынчы том авторларына хас түгел—инде олыгаеп килүче бу галимнәр гомерләренең калган өлешләрендә «бозылырга» өлгермәсләр дигән нык өметтә калабыз. Әдәбият тарихының яңасын башка, яшьрәк галимнәр язарлар. Аларга югарыда әйтелгән куркыныч янамасын иде. Моннан котылу чарасы бер генә дөнья әдәбиятындагы процессларны бик яхшы белү өстенә, туган әдәбиятыңдагы кызыклы һәм бүген барлыкка килә торган күренешләрнең үзләренә генә хас оригиналь якларын җентекләп өйрәнү һәм шуларның эчке образлы мәгънәләрен укучыларны ышандырырлык итеп аңлату, төшендерү чараларын эзләү. Ә монысы— терминнар белән туп чөеп уйнау түгел. Бу—бөтенләй башка әйбер. Фәрит Бәширов: Шәхсән мин үзем бүгенге утырыштан какәгатьмен: фикер алышу нигездә конструктив төстә барды. Язучылар, гомумән, кызык халык бит алар! Алар белән әңгәмә-бәхәс кору—үзе бер гыйбрәт. Гомер бакый әдәбият галиме белән язучы арасында күзгә күренмәс киртә яшәп килде һәм алга таба да яшәр инде ул... Язучы—хис кешесе, галимнең төп кыйбласы—акыл, фикер дөньясы. Бүгенге сөйләшү—моның ачык мисалы. Томга карата әйтелгән тәнкыйть сүзләренең күбесе «обоймага» кергән әдипләр иҗатына «чамадан тыш киң урын бирелүенә» юнәлтелгән иде. Башта аңламадым. Аңлаттылар. Баксаң, «обойма» дип һәрвакыт игътибар һәм хөрмәт үзәгендә булган язучылар күздә тотыла икән. Алай... «Хуш...»,—дип әйтер иде мондый очракта Әмирхан ага Еники. Соң. җәмәгать, ул әдипләр бит иҗатлары белән әдәби процесста танылуларын талантлары, тырышлыклары һәм үтә актуаль проблемалар күтәреп шуларга җавап эзләүләре, чишелеш юлларын күрсәтә алулары аша яулап алган шәхесләр, ләбаса! Югарыдан төшерелгән күрсәтмә нигезендә сайлап алынган затлар түгелләр! Әдәбият белеме иң әүвәл мәсьәләгә төрле яклап килүне, комплекслы өйрәнүне таләп итә. Бер көнлек уңышлар түгел, ә еллар дәвамында әйдәп баручы көч булган, вакыт сынавын узган иҗатлар үзәккә алына икән—бу нинди хилафлык ди? Керегез сон «обоймага», раслагыз каләмегезнең ныклыгын — килер хөрмәт тә. аерым игътибар да, махсус өйрәнүләр дә. Ә хәзергә—бигайбә! Шуңа да мин томның төзелеше дөрес дип саныйм, әдәби процессны билгеләүдә сайлаган мәсләге отышлы дип таныйм. Ә бәхәс-сөйләшү оештыру, һичшиксез, кирәк нәрсә. Үз кабыгыңа бикләнеп кенә фикер йөртә килсаң, мүкләнә башлавыңны СИЗМИ дә калуың бар. «Хакыйкать бәхәстә туа», диләр бит. Бергә-бергә уйланыйк, эзләник. «Ничек эшләмәскә иде» дигән тәнкыйть белән бергә «алга таба нн рәвешле эшләргә» дигән сорауны ешрак бирик. Җавап эзлик. Кыйблабызны ачыклыйк.