ӨЧ ХАЛЫКНЫҢ ӨЧ ШАГЫЙРЕ

(Кол Гали, Әхмәди, Дүрбәк) Ө ч халыкның өч шагыйре» дигәндә без мөселман милләтләренең һәм дәүләтләренең хәзерге бүленешен күздә тотып хөкем йөртәбез. Югыйсә. XII. XIV, XV йөзләр әдәбияты турында сүз йөрткәндә бердәм кануннар нигезендә үскән уртак әдәби барыш аңлашылырга тиеш. Югарыда исемнәре аталган шагыйрьләрдән Кол Гали—XIII гасыр Идел буе болгар-татар шигърияте вәкиле. Әхмәди—XIV гасырда яшәгән госманлы шагыйре, Дүрбәк исә—XV гасыр Урта Азия шагыйре Ягъни аларнын һәркайсы төрки мәдәниятнең мәгълүм төбәкләренә карый: Идел буе, Кече Азия, Урта Азия. Хәзерге сәясиәдәби төшенчәдә аларның берсе—татар шагыйре, икенчесе—төрек шагыйре, өченчесе исә үзбәк шагыйре хисаплана. Аларны эзлекле эчке багланышлар бердәмлегенә уртак Йосыф—Зөләйха темасына язылган дастаннары берләштерә. Бу тема Мөселман Көнчыгышы әдәбиятында дөньяга «Коръән» иңгән дәвердән бирле эшкәртелеп килсә дә, төрки әдәбиятларга бары XIII гасыр башыннан гына килеп керә. Гарәпләрдә, мәсәлән, ул *Тәфсир*ләрдә яктыртыла, фарсыларда «Кыйссасел әнбия» китапларында бәян ителә Шигъри дастан рәвешендә аны беренче тапкыр Фирдәүси (X гасыр) ижат дәрәжәсенә күтәрә. Анарчы Йосыф пәйгамбәр хакындагы хикәят рәвешендә эшләнеп килгән сюжетка фарсы шагыйре «Йосыф вә Зөләйха» исемле әсәр яза. Шул рәвешле «Коръән»дә һәм «Тәфсир»^ яисә «Кыйссасел әнбия»ләрдә аз вакытка чагылып үткән хатын сурәте әсәрнең Йосыф белән тиң каһарманына әйләнә Ана башлап «Зөләйха» исемен биргән автор да Фирдәүси булган. Фирдәүсидән сон фарсы әдәбиятыңда XI йөз һират шәехе Габдуллаһ Әнсаринен гаять бай эчтәлекле һәм бик күп төрле мәгълүматны эченә алган «Әнисел мөридин» әсәре барлыкка килә. Аннан соңгы гасырларда ижат иткән барлык авторлар да төп чыганак буларак шушы әсәргә таяналар. Йосыф сюжетына, дөресрәге Йосыф-Зөләйха сюжетына, Мөселман Көнчыгышында нәүбәттәге шигъри әсәрне XIII йөз башы төрки шагыйре Кол Гали ижат итә. Анын «Кыйссаи Иосыф» дастаны 1233 елның 12 маенда Иделнең түбән агымында угыз-болгар-кыпчак мохитендә тәмамлана Шушы көннән Мөселман Көнчыгышы әдәбиятының бәрәкәтле сюжеты төрки мәдәниятнең дә үз малына, үз байлыгына әйләнә. Заманының олуг фикер иясе Кол Гали үзенен әлеге әсәре белән язма культурасы элек-электән килгән төрки халыкларны, төрки шигъриятне алдынгы дөньянын гүзәллек һәм гаделлек идеалын эзләү һәм үзләштерү хәрәкәтенә китереп куша. Төрки кавемнәр әлеге әсәрне, аның сюжет һәм эчтәлек байлыгын зур рухлану белән күтәреп алалар, һәр гасырда шул сюжетка берничә әсәр язылу һәм аларнын саны XX гасырга 40 ка җитүе шуны күрсәтә Мөселман Көнчыгышында Йосыф-Зөләйха сюжетын яратып һәм ин күп кулланган әдәбият та төрки әдәбият дип әйтә алабыз. Шунлыктан, бу хакта фикер йөрткәндә, үзеннән-үзе «Төрки Йосыфнамә» дигән төшенчә туа. Төрки Йосыфнамәгә нигез салучы Кол Гали сюжет эшкәртелешенә нинди яналыклар алып килә сон'’ Бу сорауга без. чагыштыру нигезе буларак Фирдәүси поэмасын күз унында тотканда, төгәлрәк жавап бирә алырбыз, мөгаен Фарсы шагыйренен әсәре исә *Тәфсир»ләрдә. «Кыйссасел әнбия»ләрлә тупланган мәгълүматка таянып язылган Ә ул мәгълүматлар, үз нәүбәтендә. «Тәүрат»тагы шәрехләүләргә барып тоташа «Тәфснр*ләр дигәндә, иң әүвәл Табари «Тәфсир»с (IX гасыр) нигез чыганак булган Фирдәүси, шушы чыганакларда яктыртылганча, әсәрнен үзәгенә ата-утыл мөнәсәбәтен куеп. Йосыф-Зөләйха мөнәсәбәтен сюжетнын ярдәмче сызыгы рәвешендә алган. Әсәрдә Йосыф туганнары барысы да исемнәре белән бирелә. Поэманын яналыш шунда ки. әсәрнен мәхәббәт сызыгы Йосыф белән Зөләйханың никахы белән очлана. Каһарманның Зөләйхага өйләнгәнче җариядән ике баласы тутан була. Кал Гали сюжетны төрки дастаннар калыбына кора. «Әнисел мөридин*дәге мәгълүматларны санлап алганда да ул дастан схемасына туры килгән вариантка туктала Мәсәлән. Зөләйханы Йосыфка төштә күреп гашыйк булган кыз итеп сурәтли Каһарманнын ана өйләнгәнче бернинди балалары хакында сүз юк Кол Галичә. Йосыф белән Зөләйханың бергә гомер итүләре нәтиҗәсендә 12 углы туа. Шул ук өлгене шагыйрь анын бер анадан туган энесе Ибнейәмингә дә күчерә анын да 12 утлы туа Шагыйрь бу санны, сюжетнын унике кардәш хакында булуын истә тотып, башка вакыйгаларга бәйле рәвештә дә куллана. Әйтик. Йосыф 12 ел зинданда ята Кодсс бәге Йосыф белән барган сәүдә кәрванын 12 менле гаскәр белән куа чыга һәм башкалар Әсәрнен стиль-өслүб ягы да төрки дастаннарга тарта. Ул тоташ диалогка, ягъни кара-каршы әйтешкә корылган. Шагыйрь каһарман сурәтен эшләгәндә дә дастан каһарманы өлгесенә гаяна Мәсәлән. Мисырда сату вакытында мөнадиләр анын ун сыйфаты арасында бер мөһим үзенчәлеге итеп тән куәтен атыйлар: Л/гтынчы: шып йорәшү һәм һәйбопиү. Кырык ирдән к уәт и иртүк имди Магик бирешмәү сыйфаты да дастан каһарманнарына хас Югарыда телгә хлынган 12 менле гаскәр, кәрванны куып җиткәч, сугышчылар Йосыфның бер күз карашыннан өч көнлек йокыга тала. Каһарманның зинданнан чыкканда үзенең тоткын иптәшләрен азат иткәнче үз азатлыгыннан баш тартуы «Дәлә Коркыт» дастаннарындагы каһарманнарнын (Бамсы-Бәйрәк) затлы гамәлен хәтерләтә. Йосыфнын агасы Йагькуб сурәтендә дә Дәдә Коркытны хәтерләткән үзенчәлекләр бар Әйтик, анын үзе өчен кабер казучы фәрештәләргә юлыгуы һәм тере килеш кабергә кереп ждн бирүе Дәдә Коркыт хакындагы әфсанәләрдән алынган Шагыйрь әсәргә гомумән, гөрки үзенчәлек бирергә тырышкан Мәсәлән. Зөләйханын Йосыф чәчләрен толымлап үрүе төркиләрдәге ирләрнең затлы нәсел билгесен чагылдыра Каһарманнарнын 12 шәр углы да борынгы гөрки каганнардан таләп ителгән беренче сыйфатнын ныклы ир токымы—угылларга ия булырга тиешлеген чагылдыра Әсәрнен аеруча мөһим төрки үзенчәлеге анын шигъри шәкелендә чагыла дастан баштан азып азаккача төрки дүртьюллык белән язылган Анын бу сыйфатын төрек әдәбияты тарихчысы Васфи Маһир Кожатөрк аеруча соклану белән билгеләп үтә « шгк (1оп1ик1егу1е тагтггл готап тевег пе воге! о1игтив*' Шигырьнең строфикасы Әхмәд Ясәви Сөләйман Бакыргани әсәрләре кебек үк 12 шәр иҗекле дүртьюллыклардан гора, ягъни Идел буе шагыйре халык шигыренә таянып эш ггтә Слрофхллр калыбы, кафияләшү принцибы бик борынгы төрки шигырь өлгесенә туры килә Мәхмүд Кашгари «Диван-ында андый үрнәкләр күп Күз алдына китерү өчен -Кыйссаң Йосыф»тан менә бер үрнәк: Нан зәгыифи хикмәт таба сән иандыргьи. Пвндү хикмәт аиытмага сән кандыргьи. Садрим ичрә мәдәд шәмгыин сән иандыргыл, Хәтеримни сән мөнәүүәр кылгш имди Шагыйрь, илһам сорап, илаһияткә шулай мөрәҗәгать итә. Код Гали әсәре укымышлы төрки дөньяга тиз тарала. Шәһри Болгарда дастан язылуга уртача бер кеше гомере узгач (60 ел). Йосыфнын кече углы «Мамил- исемени кабер ташы куела. Болгар тарихында шушындый жиде таш билгеле. Әсәрне шул ук гасырда Кече Азия шагыйрьләре күтәреп ала. Шәийал Хәмзә. «Кыйссаи Йосыф» текстын бик аз гына үзгәртеп, композицион яктан үзенчә яңартып, аны гарузга күчерә Шул ук гасырда төрек әдәбиятында янә бер «Йосыф вә Зөләйха» дастаны языла. Сүлү Фәкыйһ дигән шагыйрь, текстны бик нык үстереп, эпизод һәм вакыйгаларны психологизм белән сугарып, алардагы драматик башлангычны көчәйтеп, гаягь кызыклы һәм зур күләмле әсәр иза Сүлү Фәкыйһ вариантында эзлекле рәвештә бер нәрсә күзгә чалына: шагыйрь даимән Кол Гали һәм Шәииал Хәмзә йогынтысында калса да. анлы рәвешгә алардан ераклашырга тырыша. Мәсәлән. Мисырда Йосыфнын базар игъланчылары санап киткән сыйфатларының урынын алмаштыра. Әйтик, Кол Галидә беренче сыйфаты итеп каһарманнын гүзәллеге (Әүвәл улдыр: кадди йахшы зариф үзлү) телгә алынса. Сү.лүдә милли чыгышы (... бу гыймранилыр) беренче урынга куела. Аннары шагыйрь һәр сыйфатны шәрехли һәм аларга фәлсәфи төсмер өсти. Мәсалән, угланның гүзәллеген сәүдәгәр шулай тәкъдим итә: Трал улдыр ки, лшахәпиу ула Һәм сөзи дәхи хәләуәтлу ула Йохса кэнду хуб сөзи суук Кыйммәти бир куз ола ануң куук (Гузэл улдыр ки, кайсы нгьииы була. Һәм аның сузе тапны була, Юкса шулай да була: узе матур, сузе салкын. Аның бәһәсе дә гади бер шәулә Яки өреп к упертелгән куык була.) Шагыйрь персонажларның исемен, әсәрдәге вазифасын үзгәртә. Кол Галидә, Фирдәүсидәге һәм Әнаридәге кебек үк, базар игъланын мөнадиләр башкарса, Сүлүдә— сәүдәгәр үзе башкара Анын исеме дә Кал Галинен сәүдәгәре Малик Дугыр (фарсы чыганакларында: Малик Зәгар) булса. Сүлү аны Малик ибне Сафрага әйләндерә. Урта гасыр төрек әдәбиятында сәлжүк шагыйре Шәййад Хәмзәдән башланган шигъри ярыш, ягъни нәзыйрә традициясе, Йосыф сюжетын эшкәртүнең күпгасырлык үсешендә куәтле бер этәргечкә әверелә. Әсәр эчтәлеген һәм формасын камилләштерү хәрәкәте Хәмдигә (XV йөз) һәм Ташлыжалы Яхъяга (XVI йөз) чаклы дәвам итә Бу темага композицион һәм шигъри тел җәһәтеннән иң камил, эчтәлек ягыннан ин гүзәл әсәр—әлбәттә. Хәмдинең «Йосыф вә Зөләйха»сы. Композицион төзеклек, психологик эчтәлекнең тирән эмоциональлеге һәм метафорик телнен галилеге, гомумән, төрки шигърият үсешендә мөһим бер этап хасил итә. Шагыйрь үз чорынын барлык гыйлемнәреннән хәбәрдар булып, үзенен метафораларын шул эрудициягә нигезли. Менә бер мисал: Багласа бир нигәрә бези (һи Иши кундән кунә улур мушкил Әгәр ашаса нәкьду виса.1 Гыйшкдан карз (нур мәлали хәйа,и (Йөрәк безне бер гүзәлгә багышса. Эше көннән-көнгә мөшкел булыр. Әгәр кулда кавышуның тотарлык ма,ш бушаса. Хыял зарыгуы гыйшыктан бурычка алыр.) Күренә ки, Хәмдинең метафорик теле Низами теленнән дә катлаулырак һәм зәвыклырак. „ Әмма Шәййад Хәмзә белән Сүлү Фәкыйһтән сон «Йосыфнамә»нен кинәт Хәмди югарылыгына ирешүе шигъриятнең үсеш мантыйгына туры килми. XV йөз шагыйре бу әсәренә керешкәндә, төрки «Йосыф вә Зөләйха»лардан тирән канәгатьсезлеген искәртә. Ул Фирдәүси белән Җам и дастаннарына гашыйк. Әмма төрки шигъриятнең өч гасыр дәвамында үзе эшләгән сәнгатьчәлек алымнарыннан, сюжетны төрләндерү барышында туплаган сыйфатлардан баш тартырга яки читкә китәргә мөмкин түгел. Хәмди шуна таяна һәм шуларны үстерә Тик ул ничаклы даһи булса да. Сүлүдән сон ук мондый феноменаль сикереш ясый атмас иде, арада күпер булып торырлык бер шагыйрь һәм бер әсәр сорала Аннары бер XIII йөздә өч дастан языла да, бөтен бер XIV йөз буш кала. Сюжетка һәм темага 144 мөкиббән киткән төрек шагыйрьләренең бөтен бер гасыр дәвамында шуна битараф качулары мөмкин түгел. һәм ачар битараф качмаган да XIV йөздә Әхмәди исемле шагыйрь шушы темага гаять оригиначь әсәр язган. Кызганыч ки ул әсәр төрек әдәбияты тарихчыларына билгеле түгел ХВЭЦИВ анын бердәнбер ку.чъязмасы Татарстан Фәннәр акачемнясенен Тел ә.ьи>ин1 һәм сәнгать институты мирасханәсендә саклана. Ул безгә злекке Ленинград >ниверситеты профессоры мәрхүм Габдрахман Таһиржанов китапханәсеннән күчте Ана исә галимнең атасы хәзерге Апае районы Морзалар авылы мулласы мәрхүм Таһирҗан хәзрәттән мирас булып калган. Кулъязманын әүвәлге һәм соңгы сәхифәләре юкка чыккан Ул зәңгәрсу төстәге XVIII йөз рус кәгазенә язылган. Калган тексты яхшы сакланган Без аны җентекләп тикшергәч, төрек шигъриятендәге «Йосыф вә Зөләй.х;т»лар арасында үзенен кануниятле урыны булган гүзәл әсәр дип таптык. Әхмәди Кол (алидән башлап Сүлү Фәкыиһкәчә үсеш дәвамында тупланган сәнгатьчә казанышка таяна, сюжетны яктыртуга зур яңалыклар агып килә һәм шунысы кызык ки. Хәмди дастанында анын әсәреннән килгән йогынтыны, эзләрне аермачык күреп була. Без башта шагыйрьне Әхмәди Гермияни түгелме икән, дигән идек. Профессор Таһиржанов га шундый гоман белдергән иде Әмма төрек әдәбияты тарихларында һәм энциклопедияләрдә Әхмәди Гермиянинен андый әсәр язуы мәгълүм түгел Әхмәди Аккоиунлу түгелме, дигән шик тә туды Истанбуддан анысынын кулъязмасын алдырып тикшердек—ул да булып чыкмады Без өйрәнә торган шагыйрь бөтенләй башка, монарчы билгесез калган Әхмәди дия алабыз Анын әсәре—ялгыз төрек әдәбияты тарихын гына түгел, гомумән, урта гасыр төрки шигъриятен тулыландыра һәм бизи торган ндкяр Чөнки ул урта гасыр төрки шигъри үсешенең уртак нигез һәм кануниятләренә таянып мәйданга килгән һәм үзеннән соң төрки мәдәниятнең төрче төбәкчәренләге шигъри үсешкә йогынты ясаган. Шушы гүзәч дастан төрки Йосыфнамә тарихына нинди аналыклар алып килгән сон? Анын төп яналыгы Шәййад Хәмзә һәм Сүлү Фәкыйһ әсәрләрендәге Кол Таланен тарту көченнән ераклаша бару омтылышын сындырып, янә Кол Галигә якынаю ихтыяжын гамәлгә ашырудан гыйбарәт Йосыф сюжетында ин тәэсирле эпизодларның берсе—каһарманның коллыкка сатылгач, юлда ана кабере өстендә елавы Мәшһүр шәркыятьче һәм төркнягче галим Е Э. Бертельс Фирдәүси әсәрендәге еглау эпизодын сәнгатьчә ин көчле урыннардан санын «ШашИрь момын белән гаять читен мәсьәләне хәл иткән,— ди ул —Үзенең дәрәҗәсе белән буй җитмәслек каһарманны укучыдан кызгандыруга ирешкән». Әйтергә кирәк ки. ана кабере янында еглау мотивы борынгы Сүрия шагыирыәренлә. хосусан йәһүднләрнен «Агада» әдәбиятында ук эшләнгән Кол Гачннен бу эпизодны эшләүдәге төп я нал ы гы —балан ы н зарын бирү белән чикләнмичә, слаунын диачогка корылуында да. Ягъни шагыйрь гасвирынчл. Йосыф анасына «әлләре азаклары баглу» булуыннан, кардәшләренең үзен коллыкка сатуларыннан зарлана Гүреннән ананын да кызгану (әсиркәү) сүзләре ишетелә. Бу ачым борынгы төркиләрнең Орхон-Енисәй мәрсияләрендә теркәлгән ягуларны хәтерләтә Аларда сүз. кагыйдә буларак, мәрхүмнәр исеменнән әйтелә (• каганымдай, булунумдан адырыллым»). Диалог ананын утлы очен илаһияттән коткару соравы белән төгәлләнә Авторның шушыннан сонгы үз сүзләре Кол Гачидә лә. Әхмәдидә дә бер үк төсле: Бу муиаҗт ирди ахыир ник-у нәҗт Вирди Раббим солтанәти таҗ-у тәхт, (Бу мннәҗэт ахырдан рәхәткә һәм азатлыкка алып килде. Раббым патшашк, таҗ һәм тәхет бирде ) (Әхмәди) У' ионаҗәт Йосыфа дугри улди. Таҗ-у тәхт вә солтанат улди имди (Кол Гали) _ Дастанмын хиссияткә бай һәм тәэсирле вакыйгаларыннан зинданда интегүче Иосыфнын тәрәзәдән Кәнган гарәбе белән сөйләшүен ачыйк. Кол Гали бу сөйләшүне әкият һәм дастаннардагы кебек метафоралы табышмакка кора Табышмаклы сөйләм үзенен асыл тамырлары белән борынгы төркиләрнең кыз ярәшү йоласына, дипломатия, солых төзү һәм шомчылык теленә барып тоташа. Татарларда афористик жанрларнын күренекле белгечләре Нәкый Исәнбәт белән Хуҗиәхмәт Мәхмүтов шулай саный Кол Гали дастанында Йосыф, зиндан тәрәзәсеннән күрен, гарәп сәүдәгәренә шулай сорау бирә: Йосыф әйдер Кәнгандәм кәхурмусэн, Анда бер каба агач 6е,хүрмүсән. Чәүрәсендә бутаклари белурмусән, УI бутаклар ун ик ич у тамам ичди? Әй дврига. на йыракдур Канган иш. Фиркать әһле кемсәләрә дәшәр йули. Га.ш дәвам ши исдукча Канган йиш Ул йигачдан хәсрәт кукси кә.хүр имди Гарәб әйдүр:«Аңладым бу сүзүңни. Белдем, фәһем ойләдем бу разыңни. Валәкин дыңшйурмән бу сүзеңни. Бу иш ичрә на хикмәт вар'.'»—дәйур имди •Каба агач дидекең Йагкуб дорыр. Унбер угли хезмәтендә хазыйр дорыр. Ун икенчи •Йосыф» адлу гаиб дорыр. Хакыйкатьдә ани корд йиди имди... Андан бирү йарли Йагкуб калди хәйран. Аглайуб зари кылур модам гөрйан Йосыф гамин күңхундән һич кидэрмәз. Үгүтләб кемсәнең угтин алмаз. Йосыф диүб тагташлир аглар имди» «Каба агач* метафорасы Дәдә Коркытка баглы угыз дастаннарыннан алынган булырга охшый. Ягъни «нәсел агачы» дигәнне анлата. Менә шушы ук сөйләшү Әхмәдидә ничек бирелгән: АҺ дэрига. ул йигаҗ бицрми сән. Аеш ауракыйн фәһем кыйлурМи сән. Аһ дэрига. йил исдукчә Кәнгани Мушк. ганбәр ку ки кәлүр бил ани... Айди гарәб: *Фәһм идәрем сүзиңи. Ликин гаҗәб таң кагурм узиңи Каба йигаҗ дидүкиң Йагкуб нәби Унбер угли хидмәтидә бар аби Ун икенҗи гаиб улан Йусуфи Курд йийүбтүр һич хсуричаз күз суфи... Бәндү вә нәсихәт аңа кыйлмаз йари Наләсидин таги таш агхар бари ' (Аһ кызганыч, ул агачны беләсеңме. Аның тамыр-яфраююрын күзалламыйсыңмы. Аһ кызганыч. Кәнган җихе искәндә. Мөшек -ганбәр исе килә, бел аны Гарәп әйтте: «Сүзеңне төшенәм. Ләкин гаҗәп, таң кашмын үзеңә Биек агач дигәнең—Йагькуб нәби. Унбер угхы ата!харына хезмәт итә Уникенче-юкка чыккан Йосыфны Бүре ашады—һич кипмидер күз суы... Киңәш һәм үгет аңа дүс түгел. Аның аһ-зарыннан барлык тау-ташлар елый ) Китерелгән өзектә Кол Галидән алынган метафора (каба агач-биек агач) һәм гыйбарәләрне биредә аерымачык күреп була. Конкрет текстта уртаклык уфтану ымлыкларына чаклы туры килә («Аһ дэрига») Төрки Йосыфнамә тарихында Әхмәди олуг бер яналыкчы булып күз алдына Әхмәди Йусуф вә Зөләйха Татарстан Фәннәр академиясе Тел. әдәбият һәм сәнгать институгынын кулъязмалар фонды 39. № 3881. С. 75 а-б. (Гарәп язуында.) баса. Ул үзенә кадәрге өч йосыфнамәчеләге тасвирнын композицион алымын бөтенләй янача кора Тегеләрләге диалогик хикәяләүдән ул өр-яңа композицион корылыш ясый Диалоглардагы аерым персонажлар сөйләмен бүлеп алып, аллрдан монологлы бүлекләр төзи Шул рәвешле ул. Каз Газигә. Шәййадка һәм Сүлүгә хас өслүбне таркатып, диазогик сөйләмне монологик сөйләмгә әверелдерә һәм андый кисәкләрдән «Сөэале шаһи Таймус». «-Ждвабе хәзрәти Йусуф галәйһис сәлам». «Жавабе Зөләйха* кебек бүлекзәр эшли Йосыф сюжетынын барлык төрки төрдәшләрендә дә лирик башлангыч зур урын аза Кол Газидә, мәсәлән, әсәрнен кереше һәм хәтимәсе. Йосыфның ана кабере янында еглавы. Зөләйха монологы кебек кисәкләрдә лирик эмоциональлек күзгә бәрелеп тора. Әхмәди, мондый өлешләрнең сәнгатьчәлек жәһәтеннән зур мөмкинлекләрен төшенеп, азарны лирик жанрлар калыбына сала һәм әсәргә тулаем көчле эмоционазь яңгыраш бирә Әнтик. тирән психологик очракларда Зөләнханын туры сөйләмен газәл рәвешендә бирә «Газәле Зөләйха, кебек бүлекләр әсәрдә байтак очрый Шагыйрь башка жанрлар үзенчәлегеннән дә еш файдалана Мәсәлән. Рәййаннын: Йосыфка йомшаграк бул. дип Зөләйханы үгетләве «Касыйдәи шаһи Рәййан* дип бирелә. Әмма эпик хикәяләрнең азагы сөенечле тәмамланса, автор аны мәдхия итеп, моноримлы (бер кафниле) монолог рәвешендә бирә Менә Йосыфның атасын каршылау вакытында әйткән сүзләре: Мархаба. эй тохте шаһым, мархаба. Мархаба. ай бахте шаһым, мархаба. Мархаба, ай афитабым. мархаба. Мархаба. ай маһитабым. мархаба. Мархаба. ай дтда зарым, мархаба. Мархаба. ай мурги зарым, мархаба. Мархаба. ай булбул зарым, мархаба Мархаба. ай гулфидарым. мархаба” (Хуш ктдең. ай шаһ тахтем. хуш ктдең' Хуш ктдең. ай ша/иык бахтем, хуш килдең! Хуш тидең, аи кояшым, хуш ктдең! Хуш ктдең. ай ай ба.шышым. хуш ктдең! Хуш тидең, ай куңел зарым, хуш ктдең! Хуш килдең, ай зарым кошы, хуш килдең! Хуш ктдең. ай бьибьи зарым, .хуш ктдең! Хуш ктдең, әй куңе.1 гтем. хуш килдең!) Бу гимнда каһарманның шатлык тантанасы гына түгел, ата белән угылнын азакка сузылган фирак лрамасы да гомуми метафорик шәкелдә чагылыш тапкан Ә гегс тираданың гали аһәне сәламлау гыйбарәсенең мисраг башында һәм азагында ү ггэрешсез килүе нәтижәссндә хасил була Һәр мисраг үргасында бары метафора рәвешендәге рзгторик эндәш кенә яңарып бара Шунар охшаш тираданы үзәк өзгеч трагик янгырашта каһарманнын анасы каоере янында еглау эпизодында күрергә мөмкин Аһ дэрига. ктды анам, ал фи рак. Ибнейамин. Дина—нәтам. алфирак. Аһ дэрига. чакдим рәнҗи, алфирак. Тәңре биргэй вэсли гәнҗи. алфирак. Аһ дэрига. утса иы/-ай. алфирак, Собхишами һиҗрани. ваи алфирак' (Аһ кызганыч, ктды анам—хуш сау бул! Ибне Йэмин, Дина ктды—ниииим инде, хуш сау бул! Аһ кызганыч, рэнҗу чиктем—хуш сау бул! Тәңре бирсен яңа кавышу—хуш сау бул! Аһ кызганыч, утса ел-ай хуш сау бул! Квн-твн утар айры!уда.—вай. хуш сау бул! һәр ике тирадада мөкәммәл музыкаль ритм янгырый Зөләйханың аерым газәлләрендә шагыйрь шигырь үлчәмен төрләндерә. Әхмәди Йусуф вә Зөләйха. -С. 136 а Каһарманнарның, аеруча Зөләйханың эчке кичерешләрен аларның монологы аша төрле лирик жанрлар калыбында бирү дастанны психологизм белән баета, персонажлар язмышындагы драматизмны тирәнрәк ача һәм тулаем хикәяләүне яңартып тора, сафландыра Әхмәдидәге композицион корылышны тагын да камилләштереп Хәмди куллана Ул да персонажларның диалогик сөйләмен монологик сөйләмгә әйләндереп, аларны аерым бүлекләр итеп бирә Монологлар, мәсәлән. «Хнтабе Рубил». «Хитабе Шәмгун*. «Хитабе Ляви». «Хитабе Йәһүдә* рәвешендә яңгырый Шушындый һәр бүлектән сон «Җавабе Йусуф» дигән бүлекчә килә Йосыф сюжеты төрки мәдәниятнең һәр өч төбәгендәге сәнгатькәрләрне кызыксындыруда дәвам итә XV гасыр башында тимериләр дәүләтенең бер үзәге булган Бәлх шәһәрендә Дүрбәкнең «Йосыф вә Зөләйха» дастаны иждт ителә. Бу уңайдан гаять мөһим бер үзенчәлеккә игътибар сорала. Шагыйрьнең «ЙосыфЗөләйха» сюжетына алынуы төрле төбәкләрдә охшаш тарихи шартларга туры килә. Әйтик. Кол Гали Идел Болгарстаны өстенә магул яулары янаган бер дәвердә ижат итә. Әсәр, кардәшләрнең үзара низаглашуын гаепләп, илне, халыкны, дәүләтне бердәмлеккә туйлау вазифасын башкарган. Галимнәр, хосусан Галина Горбаткина. Шәййад Хәмзә дастанында Сәлжүкләр дәүләтенең үзәкләшкән хакимиятен ныгыту турында кайгырткан, ди. Мондый тарихи-иҗтимагый актуальлек Дүрбәк дастанында аеруча үткен чагыла Шагыйрь аны тимериләрнен тәхет өчен үзара сугышлары чорында камалыштагы шәһәр шартларында ижат итә. Табигый ки. әсәр кардәшләр ызгышын гаепләп язылган Шагыйрь шушы камалыш чорында «Коръән» белән янәшә фарсы телендә нәсер белән язылган «Йосыф кыйссасы»н укуы хакында һәм янындагы дусларының «төрки телдә» шигъри әсәр ижат итәргә киңәш бирүләрен әйтә. Үзбәк галиме мәрхүм Иргәш Рөстәмов шагыйрь телгә алган фарсы нәсеренең Абдуллаһ Әнсаринең «Әнисел мөридин» әсәре икәнлеген исбат итте Дүрбәкнен «Йосыф вә Зөләйха» дастаны композицион төзеклеге, шигъри теленең камиллеге һәм сюжет корылышының җыйнаклыгы белән аерылып тора. Үзенен сәнгатьчә эшләнеше ягыннан ул шул ук XV гасырда ижат ителгән Хәмди дастаны белән бер югарылыкта тора. Әсәрнен бер үзенчәлеге шунда ки. күпчелек «Йосыф вә Зөләйха»лардан аермалы буларак, бу дастан Йосыфнын атасы Йагкуб белән күрешү эпизодында, сөенечле, тантаналы рухта тәмамлана. Югыйсә. Әхмәдидән башка барлык «Йосыф вә Зөләйха»лар каһарманнарның вафаты белән тәмамланып моңсу яңгыраш ала. Дүрбәк әсәрнен мондый апофеозы аша ватандашларын һәм замандашларын якты киләчәккә ышануга һәм оптимизмга юнәлтә. Бер үк гасыр шагыйрьләре Дүрбәк белән Хәмдинең композицион корылыш җәһәтеннән бердәй җыйнаклыкка һәм төзеклеккә ирешүе икесенен дә ниндидер уртак әсәргә үрнәк итеп таянулары хакында сөйләмиме? Текстларны чагыштыру нәкъ шундый нәтижәгә китерә. Иң әүвәл Дүрбәк әсәренең үзенчәлегенә, сюжетның башка төрдәшләре янәшәсендә күзгә ташланган яңалыгына тукталыйк. Үзбәк шагыйре әсәр үзәгенә. Фирдәүси. Абдуллаһ Әнсари. Кол Гали һәм Хәмдигә кадәр ижат иткән төрек шагыйрьләре кебек үк. ата белән угыл мөнәсәбәтен куйган. Сюжетның мондый корылышы «Коръән- һәм «Тәүрат» бирелешенә туры килә. Ә инде «яңалык» дигәндә. Дүрбәк Йосыф сурәтен, бүтән бер шагыйрьдә дә булмаганча, кешелек йомшаклыгына ия каһарман итеп яктырта. Мәсәлән. Зөләйха белән никяхлашкач. Иосыф кәләшенен үзенә карата суынуын бик авыр кичерә Хатын, кайнар мәхәббәтен бары Аллаһыга юнәлтеп, иренә битарафлык күрсәтә. Йосыф гаҗизлектән Аллаһыга ярсу сүзләр белән эндәшә: һәр нә Зуләйха чәкиб ирди бәла Кыйлма аны иңдек мәни сән мөбтәла Лөтф кыйлыб гурумә илт, йа рәхим. Ничә чәкәин бу азаби элим. (Зөләйха ничаюш бәла чиккән булса. Аның кебек мине дә бәлагә салма ' Кызганып, мине гуремә ит. йә рәхим. Ничек чыдыйм бу газапка?.') Зөләйханы үгетләү өчен ул анын янына Рәййанны җибәрә Ансы ла ярдәм итми Шул рәвешчә, ул—хатын кырык ел эчендә күргән гыйшык гамен кырык көн эчендә күрә Кайчандыр Зөләйханы сабырлыкка өндәгән пәйгамбәр, сабырлыгын җуеп. Тәңрегә: «Иә җанымны ал. йә Зөләйха белән каныштыр!»— дип ярсый МОНДЫЙ мотивлар элеккерәк шагыйрьләрдә булырга мөмкин түгел иде. Дүрбәк—үз чоры шагыйре Анын каһарманнары гамәлендә Низамкнен «Ләйлә вә Мәҗнүн*е дә. Котбнын «Хөсрәү вә Ширин*е дә. Хәрәзми һәм Сәйф Саран тирикасынын кайнарлыгы да чагылыш таба Дүрбәк Зөләйхасы, мәсәлән, Йосыфка «Күзем нәркизе Зөһрә күзе кебек чәчәк атсын*.—дип эндәшә Ягъни әсәрдә Шәрекънен «Таһир-Зөһрә* дастаны эзен дә абайлап була. Төрки «Йосыфнамә» гаилә мәсьәләсендә Кал Гали эзеннән бара, ягъни анда бер мәхәббәткә корылган бер хатынлы гаилә идеясе үткәрелә. Бу мотив Дүрбәктә дә үзгәрешсез кала Янә бер гаять мөһим үзенчәлек шунда ки. төрки • Иосыф-Зөләйха»ларда Йосыф Мисыр мәлиге Рәййаннын төшен юрауга ук падишаһ (солтан, шаһ) дип игълан ителә. Тәүратта ул фиргавенның вәзире була. Фирдәүсидә башта—вәзир, аннары падишаһлык ала Төрки шагыйрьләр кульминацион бу мәсьәләне фольклор рухында, хосусан тылсымлы әкиятчә хәл итәләр Ягъни читен мәсьәләне чишүгә, каһарман тәхеткә утыра Кол Галидә Рәййан Йосыфка. «Падишаһлык бәндән сәна лайык дорыр. жөмләнез анын әмрин дотын имли».—ди. Тәхет тапшыру формуласы нәкъ фольклорча янгырын Дүрбәк Йосыф сурәтен зшләгәндә дә. дини чыганаклардан һәм шигърияттәге үз элг эреләреннән аермлты буларак, каһарманны Йагъкубнын иң кече углы игеп бирә Юкса атанын ин кече углы Ибнсиә.мин санала. Үзбәк шагыйре монда да тылсымлы әкиятләрдәге «кече угыл» мотивына таяна. Әсәрдәге аерым эпизодларның бирелеше һәм күп кенә шигъри юллар гаҗәп дәрәҗәдә Әхмәдине хәтерләтә. Мен.» шушындый бер очрак. Күзләре күрмәс булган Зөләйха хезмәт күрсәтүче кыхтардан Йосыфны элек бер очраткан җиргә итүләрен сорый Нияте Йосыф баскан эз ту занын чәчләренә һәм күзләренә сибү була Шунда Йосыфны очраткач, ул болай ди: Имди кышың сухтаи дазга назир. Бузди иушң батһси шамсу канар. Са6р\ тахаммш сани кыазди тиз Сүзиң иди шаһду шакарзһн зазиз IКойган җанга бер күз сазыгыз, Кояш һам ач инзеңа каз булды' Чыдаш ык һам сабырлык сине газиз кььзды. С)-зең баз—ш и кардан тапиырак иде ) (Әхмәди) Сухтазар шзина сазгыш назир Бузди йузиң бандаси зиамсу камар Сабру тахамму.з сани кыазди азиз Сүзиң ирур зиаһду шакардин .зазиз- (Койганнарга бер күз саз. Кояш һам ай йвзеңэ каз булды Сабырлык һәм чыдашык сине газиз кшды. Сүзең баз—шикардан тапиырак ) (Дүрбәк) Әхмәдидәге гыйбарәләр («Сәбру тәхәммил сәни кыйлли азит») Әнсарилән атынган Әмма шагыйрьдән болай сүзгә-сүз күчерү гаеп эш түгелме? Урта гасыр шигъриятендә мондый контаминация еш очрый һәм ул гаеп саналмый Иосыфнын Зөләйханы юату сүзләре белән дә шундый ук хәл Сабыр илә табкайсан ахир бу морад Бшиң ба за гамь йигэн аибитта шад' Әхмәди Йусуф вә Зөләйха 5 -94 а Дурбек Юсуф ва Зулайхо. Тошкснт, 1959. С —106. Әхмәди —5 —94а (Сабыр белән табарсың ахырдан бу морадны. Ггчь йоткан, шлбәттә. бу лыр шат ) (Әхмәди) Сабр бшлә тапкасән ахир мурад Гамь иигән адәм бу.лур. әлбитто. шад (Сабыр белән табарсың ахырдан бу морадны. Гамь йоткан әдә.ч бу.лыр әлбәттә шат) (Дүрбәк) Күзәтүләребез тагын да дәлиллерәк булсын өчен йәнә зуррак бер өзек китерик. Шул ук вакыйганың дәвамыннан менә мондый кисәккә күз салыйк: Там күнки/үм йарайа сәбти нәмәк Үртэнур аһим утллдин нуһ фәләк, У шбу и ире барди ул хулсми лиаһ КАЛЛЛО ЛЛди у шул йирә Йусуф борай Алди анллң урнидин хак гобар Сачтлл анлл башллна би хуиштә бар Ушбу йллрллң сурда йузин йүзинә Аг/аиубән ту.лдуруб хак күзинә Лор иди кем туфрак имәс бу гуиә Жан дил илә күзләримгә тутиа. (Саф күңелем ярасына тоз сипте. Аһым утына дөрләр иде тугыз кат күк... Илаһның хөкче белән ул шушы җиргә барды,— Ул җиргә Тугры Йосыф килә иде Аның урыныннан тузанлы туфрак алды. Үз-үзен белмәстэн аны башына сипте. Шушы җирнең йөзенә йөзен куйды. Елый-елый күзенә тузан тутырды Әйтте: «Бу гүя туфрак түгел. Ә минем җаныча, йөрәгемә һәм күзләремә тутия (Әхмәди) Тоза жарохат үзә сипти намак Үртэнур аһим утидин нуһ фәләк Йитди уша.л лөхзә бә әмри и./аһ Анда ки Йусуф туруб ирди бәраһ Алди уша/ йир йузә туфрак.ларин Сачти ушал ләхзә башига барин С үртәр иди йузин и ул йиргә зар Йиглар иди зар чу абри баһар Дир иди: Бу туфрак ирүр гүлле Жону күнгүл күзигә чун тутийе • (Дүрбәк) Бу ике шагыйрь әсәрләреннән китерелгән үрнәкләр текст жәһәтеннән тулысынча диярлек туры килә Кафияләр, ритм, сүзләр үзгәрешсез диярлек кабатлана Фәкать аерым гыйбарәләр генә бераз үзгәртелгән. Күзгә күренеп торган мондый тәнгәллек очраклы була алмый Әхмәди тапкан һәм Дүрбәк кабул иткән мотив һәм төшенчәләр Зөләйханың гажиз халәтен, анын күргән чиксез михнәтләрен, язмышыннан арса да. сынмаган холкын калку итеп чагылдыралар. Алар ханымнын ярсу, тыелгысыз, чигенмәс характеры мантыйгына бик ипле ятыша. Әлеге өч шагыйрь әсәрендәге эзлекле багланышларны күздән кичерү берничә ныклы нәтижә ясарга нигез бирә. Беренчедән, төрки мәдәниятнең һәр өч төбәге: Идел буе. Урта һәм Кече .Азия уртак әдәби тормыш белән яшәгән Берсенең сәнгатьчә казанышы шундук икенчесенең дә казанышына әйләнгән. Икенчедән, мондый тыгыз алмашу гомумән әдәби үсешне тизләткән. Әсәрдән-әсәргә камилләшү бик кыска вакыт эчендә урта гасыр төрки шигъриятен зур казанышларга алып килгән. Кол Гали Идел буе әдәбиятында Котб (XIV йөз) өчен. Дүрбәк—Нәваи өчен. Хәмди Фүзули өчен жирлек әзерләгән, ә үзара исә логик рәвештә берсе икенчесе өчен камилләшү мәйданын хасил иткән. Кол Гали—Шәййад Хәмзә. Сүлү Фәкыйһ. Әхмәди өчен жирлек әзерләсә. Әхмәди Дүрбәк һәм Хәмди өчен жирлек әзерләгән Өченчедән, үзара тыгыз һәм бәрәкәтле багланышлар нигезе булып уртак әдәби тел хезмәт иткән. Ул әдәби-шигъри барышның уртак кануниятләрен булдыруга китергән. Дүртенчедән, урта гасыр төрки шигъриятендәге назирә хәрәкәтенә куәтле этәргечне төркиләр дөньясына бәрәкәтле, гүзәл сюжет алып килгән XIII йөз башы Идел буе шагыйре Кол Гали ясаган. Дурбек.

Реклама