ХӘТЕР МИЗГЕЛЛӘРЕ

Гел янәшә йөри Гэнаһ белән савап. Бөтенесе өчен Бирәсе бар җавап. Фәнис Яруллин Ү з-үзен белән көрәшүдән дә авыррак тагын ни бар икән бу дөньяда? Менә бүген дә, инде ничәнче тапкыр, Талия хәтта үз-үзен күрә алмас дәрәжәгә җитеп, үтә катгый карарга килде. Ана әйтәсе үпкә сүзләрен тагын бер мәртәбә күңеленнән кичерде. «•Касыйм абый,—диячәк ул ана—инде күптәннән күңелемне бертуктаусыз борчып торган берничә соравыма сездән җавап ишетәсем килә Яшьлегемнең ин гүзәл елларын, кыз баланын иң зур байлыгы саналган сафлыгымны сезгә бүләк итү бәрабәренә ни-нәрсәгә ирештем сон мин? Егерме сигез яшемә җитеп, шушы буй-сыным, чибәрлегем, булганлыгым белән ни ирем, ни балам... Минем дә, нәкъ сезнең хатыныгыз шикелле үк, хәләл җефетле булып, бала сөю ләззәтен татыйсым килә. Бу—минем сезгә әйтергә теләп тә, әйтергә кыймый йөргән күптәнге хыялларым. Киләчәктә мине^ни көтә. Бер генә мәртәбә булса да уйлап караганыгыз бармы бу хакта һич юктыр, дип уйлыйм. Сезгә бит бары үз рәхәтегез генә кадерле в мин... жүләр бит мин. Яшьлегемә, артык беркатлылыгыма күрәдер инде, шәпәрнен үзәгендә нинди матур ике бүлмәле, өстәвенә чит ил җиһазлары Фа™Рым бар, дип йөрдем. Бактын исә, алар барысы да «служебныи» гына икән бит. Җитте, бик җитте... хл калерсе} минем ечсн киләчәге өметсез булган мәхәббәткә ™ ИНе ИЭ ашка ^ кэ йә һич югы яшем утызга җиткәнче үз гаиләмне корып җибәрергә мөмкинлек бирәсез. Гөлчәчәк ГАЛ И ЕВА-ялуч*. . Туаик. штабы а.тары Ярылар брррег, аръшы. КашнЛ,, Мин бит авылга әнием янына да кайта алмыйм. Мәктәпне тәмамлаганга н ел тулган кичәбезгә дә кайта алмадым, оялдым Сезнен сөяркәгез булып иләвемне укытучыларым да белә икән. Җитте, бик жигге! Моннан ары... һәммәсе дә бетте*.—диячәк ул ана. Кырт кисеп, өздереп әйтәчәк! Әмма дә, ни чикмәттер, эшкә килеп үзен күрүгә һәм аның наз тулы ягымлы тавышын ишетүгә, барлык үпкә сүзләре, әитерсен лә, жилгә очалар иде... Беркөнне, аны командировкага озаткач. Талия эштән иртәрәк китте. Ничектер шулай, тукталышта трамвай көтеп торганда, каршы яктан кемнеңдер үзенә текәлгән күз карашын абайлап алды. «Шул кадәрле дә таныш йөз, кем булыр икән бу?—дип уйлап кына өлгерде —Талия, әллә танымыйсын да инде? —Үләм, Хәмит, син түгелме сон бу? —Әйе, Талия, мин бу—мин! Тик үлә күрмә, күпме көттем мин бу очрашуны,—дип, Хәмит Талия каршысына ук килде, һәм:—Савап булсын, күрешик әле,—дип, кулларын сузды. —И-и-и, Хәмит, үзгәрепләр дә карагансың инде, малай! Танырлык кынамы соң... нинди чибәр! Тәмам егетләр солтанына әйләнгәнсең бит, әй,—дип Талия аны кочаклап ук алды —Каян килеп чыктың әле син монда? Бу якларда ни эш бетереп йөрисен9 Мин сине Самарада яши дип ишеткән идем. Ашыкмасаң, әйдә, читкәрәк китеп, бераз сөйләшик әле. —Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләрме әле? Синен белән очрашуны, һич югында читтән генә булса да, үзенә бер туйганчы карап калсаңые, дип күпме еллар көттем бит мин. Узган елны мәктәптәге унеллыгыбыада күрешербез, дип тә өмет иттем Никтер кайтмадың Ә бүген менә көтмәгәндә, һич истә-оста югында. Кем уйлаган... Их, нигә бу очрашу моннан биш ел элек булмаган икән? —Нишләп алай дисең әле. Хәмит? Тегесе бу сорауны колак читеннән генә очыртып, туры килгәндә әйтеп калыйм инде дигәндәй, ничәмә еллар күңелендә йөрткән, әйтелми калган серләрен ачарга ашыкты —Мин бит, Талия, синең мәхәббәтеңне яулар өчен ниләр генә эшләмәдем. Сыеграк буй-сынымнан кимсенәсеңдер дип, спорт белән шөгыльләндем. Актык тиеннәремне түләп бассейнга йөрдем. Самара авиация институтының кичке бүлеген тәмамладым. Эшләгән заводымда танылган белгечкә әйләндем, конструкторлар бүлегенә мөдир итеп билгеләнүгә дә ирештем. Боларнын барына да синен өчен, синен хакка тырыштым. Менә бит ул—саф мәхәббәтнең көче! Гәрчә синнән бернинди җылылык тоймасам да, киләчәктә үземне барыбер яраттыра алырмын дип ышандым. Ни генә булмасын, рәхмәтем зур сина, Талия. Бер кызык вакыйганы исенә төшерим әле. Хәтерлисен микән, чыгарылыш кичәсенә бер атна кала ничек итеп мине кимсеткәнеңне? Хәтта -Хәзер үк якаңнан өстерәп әниең янына алып барам»,—дип янаганыңны? Шул сезнен күрше Сәлимгәрәй юньсезнен сүзен тынлап кына хур булдым бит ул чакта Ул мина, сер итеп кенә, кызларның нинди егетләрне яратулары турында әйтте. Аерата безнең тәкәббер Талия кебекләре, дип тә җиббәрде. «Егетнең, ди, чүт-чүт кенә тәмәке, чүт- чүт кенә аракы исе килгәнен, чүт-чүт кенә нахал булганын яраталар алар»,— ди, бит малай Мин, җүләр. шуна ышанып, бабайнын тәмәкегә сасыган күлмәген эчтән киеп куйдым. Дөрес, бер илле грамм тирәсе «чеметеп» тә алдым. Синен клубтан кайтканынны капка төбегездә көтеп тордым. Сәлимгәрәй киңәшен тотып, кисәк кенә үзенне кочаклап алдым Хәтерлисенме9 Аннары күкрәгенә үрелмәкче булдым. Чүт-чүт кенә нахал булам имеш... Шунда с-и-и-н анысын үзен дә хәтерлисендер инде Шундый итеп янагыма чалтыраттың, ярый, анысы черт с ним инде. Әмма шулчак нәфрәт тулы күз карашыннан йөрәгемнең телгәләнеп киткәнен гомеремдә дә онытасым юк. Менә шуннан сон, «артык юаш шул мин»,— дип йөргән Хәмитен нишләде дип уйлыйсын? Талия рәхәтләнеп көлә-көлә —Беләм инде, беләм... Сәлимгәрәйнең әнисе икенче көнне безнең әнигә болай дип сөйләгән: «Төннә белән безгә, нигәдер, коточкыч ярсып Хәмит килеп тә керде, прәме безнен алда. Сәлимгәрәйне кыйнарга да тотынды Көчкә аерып алдык. Хәмитне әйтәм. чичти котырганые Араларыннан нинди кара мәче үткәндер, шайтан белсен, ә ничек дусларые бит үзләре»,—ди икән. —Әмма да дөрес сөйләгән икән Сатыйга апа, рәхмәт төшкере! Ни өчен кыйнаганымны аңладыңмы инде? —Аңладым, Хәмит, хәтта кирәгеннән дә артык аңладым шикелле Сине тынлап бар дөньямны оныттым. Шушы кадәр матур итеп сөйләргә каян өйрәндең әле син. ә? Элек син минем янда бөтенләй телсез кала иден бит. — Их. Талия. Талиякәй, артык яраттым шул мин сине, ә син артык горур булдың Оялганмындыр, күрәсең. Әни дә мине кечерәк чагымда: «Бигрәк юаш шул син. балакаем, бу кадәрле дә үземә охшарсың икән»,- дип сөя иде Авылыбызда ике Хәлимә булып, шуның берсе—безнен әни бит инде. Анын да кушаматы юаш Хәлимә бит. Тик менә соңгы вакытларда бавырына зарлана башлады әле. Хастаханәгә салмый булмас, ахры, ябыгып та китте Карале, Талия, нишләп соң әле без урам чатында торабыз? Вакытың булса, бәлки, якындагы берәр ресторанга кереп утырырбыз ә? Сине очрату шатлыгыннан, һаман үз хәлләремне сөйлим дә сөйлим Минем бит синен хәлләреңне дә беләсем килә. Дөресен генә әйткәндә, яраткан ярын була алмасам да. якын дуслар булып кала алабыздыр бит, әйеме? Талия анын бу сүзләреннән аерата җанланып, алдын-артын уйлап та тормыйча, Хәмитне үзенә чакырды. Үз өендә тынычлап сөйләшен утырырга мөмкинлек барында, нигә ате рестораннарда кеше күзенә чалынып йөрергә’! Җитмәсә, эштән иртәрәк китәсе булгач, әнисе янына кайтып килүне сылтау иткәнен дә йөгерек кенә уйлап алды Бигрәк тә шәп әле: телефоны да, фатиры да тынычлыкта булачак... Ике катлы эшләнгән затлы ишекләрне ачып керүгә, тиз генә тирә- юньгә күз сирпел алган Хәмит «аһ» итте. «Авылда сөйләгәннәре әллә дөрес микән?»—дип уйлап куйды ул. Талия аны зал бүлмәсенә уздырып, монын кулына фото-альбом тоттырды да. бераз кабалана төшеп, аш бүлмәсенә ашыкты Ул арада Касыимнын халатларын, урындык аркасына эленгән галстугын, ваннадагы кырыну җайланмаларын тиз генә юыласы керләр багына тондырды. —Хәмит, өстәлне монда гына көйләсәм, гаеп итмәссеңме1 ’ -Ни сөйлисең, минме инде ул гаеп итә торган кеше? Әйдә, үзем дә булышыйм,—дип күчтәнәчләрен күтәреп аш бүлмәсенә чыкты «Ярый әле биш йолдызлы әрмән коньягы белән бер торт алганмын*.—дип сөенеп куйды Хәмит Чәчәккә дә исәп бар иде дә, кесәдәге мөлкәтиен юллык кына калганын чамалап, ул уеннан кире кайтырга туры килде. Үтешли генә ул йокы бүлмәсенә дә күз төшерде. —Сөбханалла! Яшәгән урынын оҗмахларга тин икән, малай! Кайларда эшлисен, нинди хезмәтләр башкарасын? Сер булмаса. бәлки сөйләрсең. Ничек бу җәннәттәй тормышка ирешә алдын? —Зур табышлы бер фирмада директор сәркатибе мин. секретарь хезмәтен башкарам Эммадә яратмыйм шул сәркатип дигән сүзне Телебезгә сәркатип, мөхәррир, мәхкәмә, җөмһүрият, тагын әллә нинди «ханәләр* өстәгән булдылар. Аннары, татар телен дәүләт теле дигән булабыз бит инде Менә безнен фирмада бөтен эш кәгазьләре дә гел урыс телендә генә. Эш барышы ла шул телдә. Ярый әле, урыс теле укытучыбыз Любовь Сергеевна, җелегебезгә төшсә-төште, әмма урыс грамматикасын нык '> зләштертте. рәхмәт яусын үзенә. Ә менә нинди зур белем!ә ия иде бит инде безнен Фатыйма апабыз—татар теле укытучыбы I 1 Фатыйма Җәләлиевнанын безнен күңелләргә салган алтын тел байлыгы яшәештә куллану таба алмыйча гаҗизләнә. Син моны Самарада ныграк та тоясындыр әле Их. ләмиг. ана телебез әнә шулай сүнеп бара түгелме сон? V, -Талия’ син артык читкә киттен әле. Китапча сөйләргә өйрәнгәнсең. Үзен турында сөйлисе урынга мина тел турында лекция укырга тотынлын. —Сөйләсәң дә, сөйләмәсен дә, Хәмит, син ирешкәннәргә үк ирешә алмадым, билгеле ВУЗларда уку миңа тәтемәде инде Үзен беләсең, безнен тормыш җиңел булмады. Мин тууга, юк кына чирдән, табибларның гаебе белән әтием япь-яшь көе гүр иясе булган. Бабайдан калган йорт-җир тузды Әни башка кияүгә чыкмады Мәктәптән сон ул минем тизрәк эшкә урнашып, акча эшләвемне теләде. Шуннан мин Казанда сәркатипләр хәзерли торган курска укырга кердем. Анда инглиз телен өйрәнү мәжбүри куелган иде Хәзер тәрҗемәче булып та эшлим. Синең шикелле үк танылган белгеч булмасам да. фирманың көзгесе бит син, дигән булалар инде үземне. Менә мин дә мактана беләм, име? Еш кына чит илләрдә дә булырга туры килә. Безнен фирма күбрәк Англия белән бәйле. —Да-а-а, малай, мактанырлыгын да, горурлан ы рл ы гын да бар икән, әй! Чын күңелемнән котлыйм! Синең өчен бик шат! Кайбер классташларның синең турыда сөйләгәннәре, һм-м... Карале ай-йай, малай, бүлмәң саен телевизор, транзистор, залында нинди кыйммәтле музыкаль үзәк, тузан җыйгычына кадәр Америкада эшләнгән. Тузанны суга җыюга көйләнгән икән. Ә менә бу аш бүлмәңдәге ялтыравыклы табадыр, кәстрүлдер—алары да безнекеләр шикелле гади генә түгелдер инде? —Кызык, ничек син шул арада барын да күреп өлгерден әле, ә? Син мине торган саен гаҗәпләндерә барасын бит әле Әйе, Хәмит, бу савыт- сабалар тозсыз, сусыз, майсыз, бик тиз пешерүгә көйләнгән, «иептер» дип атала. Менә мин сиңа тавыкны күз алдында гел үз тәме, үз тозы белән генә, тиз генә пешереп сыйлыйм әле. Талиянен тавык тураган, бәрәңге әрчегән, гаҗәеп табалар арасында чуалган йөгерек, матур куллары Хәмитне бөтенләй әсир итте. Беравык ул. хәтта сүзсез калды. Аллаһыбыз бирим дисәме?!—Өеп бирә икән.. Искиткеч чибәр төс-бит, зифалардан зифа буй-сын. булганлык, җитезлек—кара син аны. кулы-кулга йокмый бит Болар бер кешегә күбрәк түгелме сон9— Хәмит шулай уйланып утырган арада, Талия табаларны уттан алып өстәлгә куйды. —Хәзер алар пешүләрен өстәлдә дәвам итәчәкләр,—диде ул. —Гаҗәп бит, ә! Әкият бит бу. Хатыннын туган көненә алып бүләк итәргә кирәк әле миңа да,—диде Хәмит. Татия ирен чите белән генә елмаеп куйды, җай гына кунагының эш хакы белән кызыксынды. —Аллага шөкер, хезмәт хакым зур минем. Син сәер генә елмаисан да, савыт-саба алырга гына җитәр, дип уйлыйм. Премияләрен дә кушсан, аена биш-алты мен тирәсенә баса. —Юк, дускай, эш акчада гына түгел. Шулай да, өч-дүрт айлыгың китә дә китә инде. Савыт-саба—йорт әйберсе. Туган көн бүләгенә, бигрәк тә яоаткан хатынын өчен килешеп бетмәс, дип кенә уйлавым. —Әйе. минем өчен кыйммәтрәк икән шул. Ә син үзен ничек алалдын сон боларны, эш хакын шулай зурмыни? Хатын-кызга нинди мәгънәсез сооаулар бирә бу, дип гаепләмә тагын. Н _һич юк. Ә эш хакым сигездән алып ун меңнәргә кадәр җитә,— лиле Талия Хәмит гаҗәпләнүеннән хәтта сызгырып ук җибәрде, диде '^И и и дускай, «мина ВУЗлар тәтемәде», дип уфтанып утырган буласын тагы... Ниемә хәҗәт ул сиңа? суласын ™ ^ ялгышасын. Безнен фирмада КХТИдан килгән егетләр, ппоизводство бүлеге ачып, нинди генә могҗизалар тудырмыйлар. Заманнын базар шартларын шулкадәр оста файдалана беләләр Менә шулар чит ил белтечёшре белән фәнни телдә сөйләшәләр. Ә тәрҗемәгә минем теш үтеп шуннан икенче тәрҗемәче чакыралар Киләсе елга, инде сон булса ^ КХТИга керергә хәзерләнәм, егетләребез дә булышырга гына торалар үземә.—Хәмит менә, икебез өчен генә әзерләнгән сый-хөрмәтем-дип, Талия кунагын табынга чакырды.-Инде үз күчтәнәч-сыек белән мәжлесебЕЗНе йвык^Г—Гестәл янында аларнын икесенә дә бик рәхәт иде Күрәсен, жянел генә бушатылган беренче чәркә коньяк та үз ялкынын өстәми калмагандыр. —Эх, Талия, безнен болай очрашу нигә генә хотя бы биш елга элегрәк булмады икән? —Бу фикереңне инде икенче мәртәбә кабатлыйсын. Ни әйтергә телисен сон син? Бәлки, аңлатып бирерсең.—дип әйтеп кенә өлгерде Талия. Кинәт кисәк кенә телефон чылтырады. Икесе дә сискәнеп киттеләр. —Кирәкле кишер яфрагы түгелдер әле. җавап биреп тормыйм,—диде хужабикә. акланган сыман итеп. Шуннан сон Хәмит, нәкъ биш ел элек. Зария исемле кызны очратып, ана гашыйк булуы, аннары исә шул кызга өйләнеп, бер ул. бер кыз үстерүләре, үзенен Зариясе белән бик тә бәхетле булуларын сөйләде. —Чын күңелдән котлыйм үзеңне! Гомерен буе бәхетле бул. Хәмит, син ана лаек!—диде Талия. Ә үзе. никадәр тырышса да. күзләренә инә барган монсулыкнын торган саен тирәнәя генә баруын яшерә алмады. Аерата анын улы белән кызы турында сөйләгәндә бәхеттән балкып торган йөзен күреп тору кызнын йөрәгендә үлә дә катлаулы авыр хисләр тудырды Бу минутларда ул: «Кара инде, юньсез, кайчандыр үземне үлеп яратып йөргән егетнең бәхетеннән көнләшеп утырам түгелме сон?*—дип тә уйлап куйды. Юк. һич юк ниһаять, үзеннсң дәвамын-балаң булганда гына шундый зур бәхеткә ирешергә мөмкин икәнлеген бөтен жзны-тәне белән аңлап, үткән тормышына үкенү хисләре иде бу Биш-ун минут үттеме-юкмы. йә Раббым. яңадан!—Яңадан телефон чылтырый, өзлексез чылтырый гына бит, каһәр суккыры. Тәмам түземлеге беткән Талия: *Уф-ф-ф. барыбер алмыйм, бетмәс монда... рәхәтләнеп сөйләшергә дә бирмиләр*.—дия-дия телефон аппаратын ванна бүлмәсенә үк олактырды. —Карале. Хәмит, баягынак син мәктәптә очрашу вакытында кызларның минем хакта нидер әйткәннәрен ычкындырганыен Нигәдер ул турыда сөйләмисен әле — Мин бит аларнын берсенә дә ышанмадым. Талия. Ә менә бүген, күрешүебездән сон. күңелемдә, хәтта инә очы кадәр дә шикләнүләргә урын калмады. Бәлки үзен дә ишеткәнсеңдер әле. имеш син—инде ничәмә еллардан бирле, дүрт бататы, олы гына яшьтәге бик тә бай бер бизнесменның сөяркәсе икәнсен Сыйныфташларыннан берсе белән дә аралашмыйсын, хәтта мәктәптәге очрашу кичәсенә дә кайтырга теләмәгәнсең. Укытучылар да «Кемне-кемне. әмма Гатияне мондый түбәнлеккә төшәр дип көтмәгән идек» -дип әйтеп әйтәләр ди Ышанмадым Әрләшеп тә беттем әле үзләре белән Кадрия белән Сәхрәгөл «Безнен Хәмит һаман шул фәрештә икән әле*.—дип көлгән булдылар Ну Сәлимгәрәй бирде кирәкләрен «Җитәр сезгә гайбәт сатырга Котыртмагыз Хәмитне, лутче. яхшы чакта туктагыз! Үзегезне бәргәләп ташларга да күп сорап тормас ул. Кем-кем. мин бик яхшы беләм анын карахтерын -—ди Үзе мина елмаеп күз кыса Син ишеткәнсеңдер инде анын авылда мәчет салдырып йөргәнен Себердә алтын чыгара торган жирдә эшли икән —Әйе-е. Сәлимгәрәй барыбызны да шаккатырды ул. молодец! Рәхмәт инде... —Нигә? •Мине яклап чыкканын өчен, рәхмәт. Шулай шул, кеше теленә бер эләксән. элеп тә аталар, селкеп тә салалар Хәерле булсын И-их. Хәмит дускай, шул матур мәктәп елларын әз генә булса да кире кайтарып булса икән, ә —дип, оялуыннан Хәмитнен йөзенә күтәрелеп тә карый алмыйча, авыр сулап куйды Талия Каршында утырган шушы мәһабәт егетен ташып торган саф хисләренә үзе дә, шундый ук хисләр белән җавап оирә алмаса да. хөрмәте зур иде ана. Менә бүген дә. үзе турындагы дөрес сүзләрне Хәмит авызыннан ишетү һай авыр, үтә дә авыр булды ана Күкрәк читлегендә туган эсселе-суыклы дулкыннардан йөрәге бәргәләнде, сулкылдап сукты «Әйе. Хәмит, синен һәрчак сокланып жан атып йөргән. горурлардан горур кызын шундый түбән жан булып чыкты шул... Син ишеткәннәрнең һәммәсе дөрес»,—дип әйтергә көче җиткән булса, бәлки ждны болай ук кыйналмас та иде Тик ул дустының хәтта заман бозыклыклары да йогынты ясый алмаган саф, самими күңеленә җәрәхәт салудан курыкты. Үзенен дә тиздән нәкъ җырдагыча, ялгышны төзәтеп, язмышны үзгәртеп яши башлаячагына күңеленнән генә соңгы мәртәбә мөһер басты Хәмиткә эчтән генә, үзенә булган ышанычы өчен рәхмәт укыды кыз. Алга таба бернинди чигенүләргә дә юл куймаячагына туган ышанычы күңелен тынычландырып җибәрде аның. Ниһаять, ул кунагының күзләренә туры карарга көч тапты: —Бу юлы тостны мин әйтәм: матур киләчәгебез өчен, Хәмит! —Мен риза... Нәкъ шул вакытта ванна бүлмәсендәге телефон яңадан аваз салды. Бу юлы хуҗабикә телефон трубкасын күтәрергә булды. Касыймдыр, дип шикпәнмәсә дә. ванна ишеген эчтән ябып сөйләшәсе итте. Әмма трубкадан бернинди дә җавап ишетелмәде. «Сәер, кем шулай кич буе мина табышмак ясый икән?». Кунак та китәргә ашыга башлады. —Юк. юк, Хәмит, хәзер вакыт та соң, анык кына барып кунар урынын да юк шикелле. Әнә, берүзеңә бер бүлмә, йомшак диван, ят та йокла!—диде хуҗабикә,—аннары көлә-көлә:—Мәгәр миннән курка калсаң, залның ишеге эчтән бикләнә Шөкер, синен миннән, минем синнән шикләнерлек урыныбыз юк. Ашыкмыйк әле, әйтелә башлаган тостым да, әнә. телефон аркасында, ярты юлда өзелеп калды. Үткән гомер ничек булса да үтте инде. Аздагы матур, бәхетле киләчәгебез өчен тутыр әле чәркәләрне,—дип, Талия җәһәт кенә өстәлне тәртипкә китерде. Шулай матур гына сөйләшеп, бер-берен тыйнак кына кысташып күпме утырганнардыр. . Менә бервакыт кисәк кенә, әйтерсең лә, көчле давыл белән ишек ачылып та китте һәм... һәм ачуыннан шартларга җитешкән Касыйм болар чөкердәшеп утырган бүлмәгә килеп тә керде. Анын күз карашыннан үтәли тишәрдәй булып атылган дәһшәтле уклар ин әүвәл Хәмиткә төбәлделәр. —Моны ничек аңларга, нәрсә бу, Талия? Кайчаннан бирле син мин өйдә югында, минем кыйммәтле сыйларым белән нинди ирләрне үзенә ияләндерә башладың? Бу көтелмәгән күңелсез хәлдән Хәмит югалып кала язды. Аннары исә үзен кулга алып: —Гафу итегез, миңа китсәм яхшырак булыр,—дип, мыштым гына урыныннан кузгала башлады. —Дөрес, синен монда кирәгең юк, алдыннан артын ямьле,—дип Касыймның кычкыруына да карамастан. Талия кунагын җибәрмәде. —Беркая да китмисен, Хәмит. Вакыт та сон инде, аннан барып кунар урынын да юк бит әле синең,—диде ул. тавышын көрәйтеп. —Әле ул монда куна калырга да тиешмени? Ике тәкә башын бер казанга сыйдырмакчы буласынмыни? Ай-һа-а-й... Әнә. безнен офисның ял бүлмәсе бүген буш тора, китсен шунда. Хәзер мин дежурныйны кисәтәм,— дип, Касыйм Кадыйрович түш кесәсеннән телефонын тартып чыгарды. ’ —Алай булса, мин дә монда калмыйм,—дип. Талия кырт кисте —Ну и ну-у, сезнең эшләр шуңа ук барып җиттемени? Шулайдыр шул.. Тикмәгә генә телефонын ваннага кереп качмагандыр. . ' —Касыйм Кадыйрович, туктагыз! Сез ни өчендер бүген исерек, мәгәр, аек булып шушылай кылансагыз, мин сезне тынлап та тормасыем. Тыныч кына табын янында утырып сөйләшүгә ни җитәр,—дип. Талия, тавышын йомшартып өстәл яныннан аңа урын күрсәтте дә. тиз генә тәлинкә-кашык, чәркә-чәнечкеләр тотып әйләнеп тә килде.—Мондый очракларда адәм рәтле җүнле кешеләр сүзне танышудан башлыйлар. Хуҗабикә буларак, бу вазыйфаны үз өстемә алыйм әле. —Касыйм Кадыйрович, таныш булыгыз: сезнен каршыгызда Самара авиазаводының конструкторлар бүлеге мөдире Хәмит Нәбиуллин. Ул минем авылдашым, унбер ел бергә укыган сабакташым, сыйныфташым. Хатынын бәхетле иткән ир дә. улы белән кызы өчен жанын ярып бирердәй әти да әле ул -Ниһаять. Талиянен әле рәсми, әле ипле-ягымлы янгыраган тавышы ике ирне дә ипкә китерде, тын калдырды—Инде килеп. Хәмит дус. сездә таныш булыгыз: бу әфәнде безнен фирманың генераль директоры Касыйм Кадыйрович . өйләнгән, нәкъ сез ишеткәнчә, дурт кыз баланың әтисе Мине үзенә сәркатип итеп эшкә алган кеше дә—ул була инде Әмма, нн кызганыч, бүгенгә кадәр мин аны бөтенләй дә белмәгәнмен икән Инде хәзер, шушы танышу хөрмәтенә, чәркапәрне тутыр але. Хәмит. Ә сез. Касыйм Кадыйрович. гадәттәгечә, үзегезнен «кыйммәтле» эчемлекләрегезне генә эчәрсездер бит1 ’—дип Талия зур гына бер шкафнын ишеген ярсу беләнрәк ачып жибәрде—үзегез сайлап алыгыз, аларнын барысы да үз урыннарында, нәкъ үзегез кунганча. Бу шкафнын ачкычын моннан сон үзегездә генә тотсагыз бигрәкләр дә яхшы булыр. Шкаф бүлемнәрендә чит ил эчемлекләренең ниндиләре генә юк франиуз коньяклары, шампаннары. «Мартини» дигәннәре, инглиз ~ Виски оәре. берничә капта калай савытлы алман һәм чех сыралары, тагын тагын аътә ниләр Шешә тартмаларының бизәкләре дә күз явыңны алырдай. Уйламаганда-көтмәгәндә генә боларны күреп шаккаткан Хәмит: «Вот это да-а-а!»—дип ычкындырганын сизми дә калды Аннары исә үзенен бу беркатлылыгыннан унайсыхланып та куйды бугай әле. Моңарчы өстәлгә күз дә салмаган көенчә, сөйгәненә бер гөнаһсыз гаеп ташлаганын аклаган Касыйм ни әйтергә дә белмәде. Әле генә көнчелегеннән күхзәре тонган, тагын әллә нинди әр-хур сүзләре яудырырга жыенган. үтә дә гасабилыгы чигенә җиткән ир бөтенләй сүзсез калды Йөзенә, муен тирәләренә кызыл таплар бәреп чыкты. Хәмит аны кызгана ук башлады. —Бу очрашуыбыз ямьсезрәк килеп чыкса да, Касыйм Кадыйрович. нишләмәк кирәк, үткән эшкә салават, дигәндәй, онытыйк барын да Талия, син танышу хөрмәтенә дип матур гына тост әйтә башлаганыең бугай, дәвам игәсеңме әллә?—дип. арада туган киеренке хәлне төзәтергә тырышты —Чыннан да. безнен кызлар ялгышмаган, фәрештәләргә тин икән бит син. дускай Тик канатларын гына күренми Ә менә бүгенге бу очрашу, аерата минем өчен, күптән кирәк булган Үз бәһасен үзе белмәгән хатын- кызмын. кайчан булса да. күзләре бер ачылырга тиештер ләбаса, һәр икегезгә рәхмәт' Тостым үз көчендә кала. Бу очрашу, танышу хөрмәтенә!—дип. Талия чәркәсен алды. Касыйм да түзмәде, телгә килде: Бу арада көнләшүдән йөрәгемне тырмаган төрле шик-шөбһәләр берсе артыннан берсе килеп кенә торды. Миннән башка да тагын кемендә булса бардыр, дип уйлый горгач. үземне шушы хәлгә төшердем дә инде мин. гафу ит мине. Талия. «Курыкканга куш, койрыгы белән биш» дигәндәй. Хәмитне синен сөяркән дип кабул иттем бит. гафу итегез Чыннан да бик ямьсез килеп чыкты, черт возьми Хәмит, әгәр булдыра алсан, син мине чын ирләрчә аңларга тырыш инде, яме. Талия—минем өчен алтын бәһасе Аннан башка яшәүне мин күз алдыма да китерә алмыйм,—дип. Талияне кочаклап үп мәкче булды Касыйм. Кунагы алдында унайсыз хәлгә калган хужабикә исә мөжлссне түгәрәкләүгә борды. -Вакыт бик сон инде, берегезгә иртүк аэропортка, икенчегезгә аналихлар атырга поликлиникага, ә мина эшкә барырга кирәк Касыйм Кадыйрович. сез Хәмит белән йокы бүлмәсендә кунарсыз. Ирләрнен мона риза булмауларын ишетүгә, дилбегәне үз кулларына алган хужабикә сүзен бик кыска толы: Хәзер сезгә урын жәям дә, үзем залга кереп ятам. Ә сез үз жаегызны үзегез карагыз.—дип чыгып ук китте Касыйм ятырга ашыкмады Хәмитне үзе яраткан кыйммәтле эчемлекләре белән сыйлады да сыйлады Икесе дә шактый нык иГрГләр Вәләкин бу төн һәр өчесендә лә анып тә-« нп у > дә авыр тәэсир калдырды Ашкыныйк без, сөю серен саклап, Онытмыйча Аыаһ вәгъдәсен. Җир астына төшеп ятканда да Яшәвеңнең җуйма мәгънәсен! Лена Шагыйрьжан Иртәнге чәй вакытында хуҗабикә өчен һич көтелмәгән сөйләшү булып алды Касыймны озаткач та, Хәмит сүз катты. —Талия,—диде ул —Әгәр ачуланмасаң, мин сина димче булып карарга уйладым әле Минем хатынның туганнан туган абыйсы бар. Үзенекен итә торган үзсүзле, әмма да акыллы, уңган-булган, Сембер мишәре. Бездән ун яшьләр тирәсе өлкәнрәк—Ахияр Абдуллин атлы кеше. Казандагы бер заводта баш инженер булып эшли. Хатыны белән унике яшьлек кызы узган ел Киевтан очып кайтканда авиакатастрофага эләгеп һәлак булдылар. Ел тулмыйча өйләнү турында ишетергә дә теләмәде. Күптән түгел генә мәрхүмнәрнен ел ашын үткәрделәр. Ниятләп торган кешесе дә юк шикелле. Аллага тапшырып, үзегезне таныштырып карыйм әле. Килешеп китсәгез, мәйле, һич үкенмәссең, мәгәр, барып чьпсмаса, бигайбә. Лаеш ягында, нәкъ Кама буенда ике катлы йорт салдырганнарые, быел иномарка машина алды, үзе бик әйбәт йөртә Минемчә, Касыймыңнан мен өлеш артык... —И-и-и, канатсыз фәрештәм, син дә-мин теләгән белән генә түгел бит әле ул. Андый акыллы, бай мишәрләрне әллә кайчан иярләгәннәрдер инде.. Димче булып, бәлки, туганлашып китәрбез дисенме?—дип елмаеп, Талия үзенен ризалыгын сиздергәндәй итте. Бу сөйләшүдән соң ике көн буена Хәмиттән хәбәр көтте ул. Ни булса да, Касыйм кайтып җиткәнче хәл ителсен иде дип теләде. Гажәп бит, бер күрмәгән, белмәгән кешене ашкынып көтә башлады. Ә хәбәр юк, мөгаен, барып чыкмагандыр, дип күңелсезләнеп тә алгалады. Ә менә көннәрдән-беркөнне. кичке сәгать бишләр тирәсендә, кабул итү бүлмәсенә төз гәүдәле, озын буйлы, чем кара чәчле, шомырттай кара күтле, заманча киенгән бер ят кеше килеп керде. Талиягә сөзеп карады да, татарча исәнләште. —Йомышыгыз Касыйм Кадыйровичка булса, ул хәзергә командировкада, тагын өч көннән кайтачак,—дип, Талия өстәлдәге кәгазьләрне жыя башлады. —Юк, мина ул кирәкми. Сез Талия буласызмы? —Әйе, нәкъ үзе,—дип никадәр генә тыныч күренергә теләсә дә, кыз кинәт каушап калуын яшерә алмады.—Сез әллә Ахияр Абдуллин дигән кешеме'’—дип, әйтергә бөтенләй тиеш булмаган соравын да ычкындырып ташлады. —Әйе, нәкъ үзе. Бу җавапны ишеткәч тә, ана—өстәл арасыннан чыгар-чыкмас торган сәркатипкә, урындыгын капшап, тизрәк утырып өлгерү зарур иде. Югыйсә, тез буыннары хәлсезләнүеннән чайкалырга торган гәүдәсен сөрлегеп китүдән саклауның бердәнбер чарасы шул иде. Ахияр да кызның хәлен анлады булса кирәк: —Мин чыга торыйм. Сезне машинада көтәрмен. Эшегезне тәмамлагач, чыгарсыз,—дип берни булмагандай тыныч кына ишеккә юнәлде. «Йа, Раббым. шунын кадәрле дә җитдилек, шунын кадәрле дә тынычлык каян килгән бу кешегә?! Мин икәнен белгәч тә, керфегенең ник бер бөртеге селкенсен, таш кыядай тик басып торды,—дип уйлап куйды Талия. Әле, ничектер, бу кешедән куркып та калды шикелле. Ул көнне Ахияр аны Камал театрына чакырды. Кыз шатланып риза булды һәм: 2. .к. У • №5 РВЛЧОЧЭК Г.У1НКВЛ -Белмәдегезме, бүген нинди спектакль бара икән?—дип сорады. -Туфан Миннуллиннын «Сөяркә-се бугай. Сөяркә сүзен ишетүгә, Талия эсселе-суыклы булып китте. Ахияр авызыннан беренче көнне үк бу сүзне ишетү анын ү »енә төрттергән кебек янгырады Нинди уй белән атып килде ул аны монда * Очраклылыкмы б>. ахтә башкачамы0 Ни кадәрле генә ачыкларга тырышса да. күңелендә туган бу сораулар җавапсыз катды. Әмма спектакльнең барышы, аерата азагындагы Әнисә белән Хәбирнең мәнгегә аерылышу минутларын авыр кичерсә дә. Талиягә спектакль бик та ошады Төп каһарманнары нәкъ ул теләгәнчә үт язмышын үзе хәл иткәнгә ошады Сәхнәдә ике сәгать буена үзен карап утыргандай булды ул. Мона кадәрге яшәү рәвешеннән канәгатьсезлеге тагын да тирәнәя төште Спектакль тәмам халык кул чаба. Ә Талия «Бу әсәрен аркылы биргән сабагын минем кебекләрне уятыр, уйландырыр әле».—дип. эченнән генә язучыга рәхмәт укый иде Әгәр дә Ахияр, минем үткән юлымны белеп, бу спекгактьга махсус алып килгән булса да. ул бит аның олы акыллы кеше булуын гына күрсәтә, дип. азактан нәтижә ясады ул Алар һәр көнне шулай очрашуларын дәвам иттеләр Ә шимбә көнгә кичен Ахияр кызны Кама буендагы йортына куна чакырды. Озын юлнын буеннан-буена жәйге табигатьнең гүзәллегенә сокланып, машина эчендәге искиткеч уңайлыклардан ләззәтләнеп, бигрәк лә Ахиярнын үз-үзенә нык ышанган горур кыяфәтенә карап туя алмыйча бара торгач, сәгать ярым вакытнын узганын сизми дә калды Талия. Инде бакчага килеп кергәч, тәмам исе китеп тан калды. Әйтерсең лә. ул төрле-төрле чәчәкләр диңгезенә—оҗмах бакчасына килеп эләкте Салмак кына искән җил белән дулкынланып утырган бу искиткеч матур чәчәкләр, әйтерссн лә. башларын ия-ия. гүя аны шушы гажәеп гүзәл, искитмәле сихри дөньяга чакыралар. —Сөбханалла! Сөбханалла' Бу чәчәкләрне кем утырта да. кем генә шулай матур итеп үстерә икән?!- дип. Талия чиксез соклануын белдерде —Алар хатыным белән кызымнын миңа булган сонгы бүләкләре, күпъеллык булгач, һәр язын үзләре шытып чыгалар—дип «акланды» ир- Миннән фәкать су сибеп, чүпләрен утап торуны гына сорыйлар Ышанасызмы, мәгәр, төрле сәбәпләр белән озаграк су сибелми торылса. йә хатыным, йә кызым «сусадым*.—дип. су сорап төшемә керәләр. Мина ал арның жаннары шушы чәчәкләрдә калгандыр кебек тоела. Икесе дә чәчәкләрне үлеп яраталарые Язмыштырмы инде... алар юк. ә мин исән.. «Ул фажигага ничек тарыдылар сон алар? Читен булса да. сөйләгезче»,- дигәндәй. кыз сораулы карашын иргә юнәлтте -Киевта минем бертуган апам яши Узган ел анын илле яшьлек юбилеена өчебез дә. бераз булышырбыз, дип. алданрак килдек Иртәгә юбилей дигән көнне мине срочно заводка чакыртып алдылар, ә алар калды... Югыйсә, өчебез дә бергә бетәсе булганбыз да бит -Ахияр, тамагына тыгылган төерне йотып җибәрергә теләгәндәй, беркавым дәшми торды, аннан сүзен дәвам итте —Ярый. Галия, ачуланмагыз инде Менә шушы чәчәкләрне күрү белән, ихтыярсыздан. авыр, үтә дә авыр истәлекләргә уралам. Сезнең дә күзләрегезне яшьләндердем Хәзер ин яхшысы—мин чәчәкләргә су сибим, ә сез жинелчә генә капкалап алырдай ни дә булса әзерләрсез Кайда ни барын күрсәтим дә...—дип. хужа кунагын култыклап йортка алып керде. —Менә монысы суыткыч.—дип әйтә башлауга, Талия: —Сез. барыгыз, көттермәгез чәчәкләрне, сусаганнар алар, туфраклары да кипкән Ә мин монда үзем җайларга тырышырмын.—диде Ахияр чыгып китүгә, үз рестораннарыннан алган өчпочмакларын, гөбәдияне җылытырга куйды, чәй куеп җибәрде Суыткычтай яшелчәләр табып, тәмле генә салат ясады. Төрле кабымлыклардан табын көйләде кеше. «Тукта әле. кунагым аптырап калмады микән, ярдәм итми оулмас».—дип шыпырт кына өйгә керсә Бөтен өйгә таралган тәмле камыр ризыгы исләреннән, үтә дә зәвык белән бәйрәмчә көйләнгән өстәлне күрүдән ләззәтләнеп, күзләрен йомды. Бер йомды, бер ачты —һа-ай. рәхмәтнең рәхмәте яугыры! Йортыма ямь керттең, җанымны тынычлыкка, җәрәхәтле күңелемне шатлыкка төрден Ни арада өлгерден. ә ммн ярдәмгә кереп киләм тагы,—дип. ир кунагын беренче мәртәбә кысып кочаклады. «син»гә күчкәнен сизми дә калды Хужа. Касыймнан үзгә буларак, табынга шәраб-мазар куймады. Кунак та күчтәнәчкә алып килгән «Мускат»ына кагылмады, аның үз сумкасында ятканын да сиздермәде Ахияр түземсезлек белән (нык кына ачыккан да булса кирәк) парлары чыгып торган кайнар өчпочмакка үрелде, бер үк вакытта, дивардагы газизләре сурәтләнгән фоторәсемгә кисәк кенә күтәрелеп караганын сизми дә калды. Хәер, бу анын инде ел буена гадәтенә әйләнгән эчке халәтенең бер чагылышы иде Кирәк бит. сурәттән ана өчпочмаклар белән тулы таба тоткан гаҗәеп мөлаем хатын-кыз һәм шул табага үрелгән биш-алты яшьлек күбәләктәй кыз бала карап тора иде. Алар: «Без дә пешердек, безнекен дә ашап кара»,—диләр иде кебек. Талия әллә нишләп китте, хәтта өчпочмагы кулыннан төшеп китә язды. Төшәр дә шул... Өстәвенә: «Тәмле булсалар да. Сәриям пешергәннәргә җитеп бетмәгән икән»,—дип тора бит әле. Талия, уңайсызланып, аларны үзе пешермәгәнен, фәкать рестораннан гына алганын әйтергә мәҗбүр булды. Ярый әле. үз хатасын үзе анлап. хужа гафу үтенә белде. —Бары да үтәр. Талия, үпкәли генә күрмә инде берүк, мине анларга тырыш., әгәр булдыра алсан. Кайбер гамәлләрем, сүзләрем гел ихтыярсыздан килә дә чыга шул... Әйе. бу кешенен йөрәк җәрәхәте бик тирән булып.аннан һаман да кан саркып торганын бөтен барлыгы-вөжүде белән анлау кирәк иде шул әле Талиягә. Йорт бүлмәләре белән танышып йөргәндә Талиянең гаҗәпләнүләре арта гына барды һәр бүлмәдә хатыны белән кызынын төрле кыяфәтләрдә төшерелгән фоторәсемнәре эленгән, аларнын берсе дә кабатланмый. Менә ул үз бүлмәсендә көзге каршында бизәнеп утыра, икенче рәсемдә бала имезә, кызларынын бүлмәсендә икесе гимнастика ясыйлар. Яна елга чыршы бизиләр. Ә йокы бүлмәсендә кыска гына төнге күлмәктән, урын жәя. Башын борып (рәсемгә төшерүче иренә караптыр) бик тәэсирле генә итеп елмайган Наз тулы күзләрендә мәхәббәт ташкыны .. Менә атар Ахиярның кабинетына килеп керделәр: өстәл өсте тулы кәгазь, ниндидер схемалар, графиклар, тагын әллә ниләр Диварнын буеннан-буена—газихтәренен чәчәкләр арасында, дингез буенда, машиналары янында төшкән фоторәсемнәре... —Менә шушы бүлмәдә мин дүрт елга якын эшемнән аерылмыйча кандидатлыкка диссертация яздым. Максатым—очкычларның очу тизлеген арттыру. Моннан өч ел элек докторлык диссертациясен яза башлаганыем. Әмма бер ел элек булган очкыч һәлакәте үз канатларымны каерып атты менә. Инде, бу искиткеч катлаулы эшне башкарып чыга алуыма хәзер ышанып та бетә алмыйм. Зато бездә төгәл фәннәр өлкәсендә эше булмаган төрле хөкүмәт, төрле партия җитәкчеләре тиз генә кандидат та булалар. Кандидатлыкларын юып йөргән арада докторскийлары да өлгерә. ВАКта да атар тиз расланатар. Бу эшләр үзләреннән башка кемгә, ни өчен кирәктер, билгесез. Карале, мин сүз белән артык мавыгып киттем ахры. Әллә ниләр сөйләп ташладым бит. әй. Мин бит килү белән мунча якканыем. әллә кайчан өлгергәндер инде. Әйдә, карап чыгыйк әле. Бездә кунакны мунчага беренче кертәләр. Арканны юарга үзем керермен,—дип Ахияр кунагына борылып күз кысты. Талия ни дияргә дә белмәде. Әллә шаяра, әллә уены-чыны бергәме? Әллә инде кызны сынап каравы гынамы? Шулайдыр әле... Талия дә хәйләкәр: ишетмәмешкә салынгандай дәшми калуны кулайрак күрде. Ә менә су сипкәннән сон тернәкләнеп киткән чәчкәләргә сокланмыйча мөмкинме сон'1 ' Мунчага бара торган сукмак ике яклап үскән чәчәкләрдән бөтенләй тараеп калган икән Аларнын хуш исенә жаннар ләззәтләнә, кинәнә, рәхәтләнә Эчми исерү дигәннәре менә шушыдыр инде ул. Кичкә таба тагын ла көчәя төшкән җил белән алар Ахиярның аякларына, балтырларына уралырга җитешеп чайкалалар, әйтерсең лә. әнә шулай хуҗаларына өзелеп сагынуларын белдерәләр Мунчанын ял бүлмәсенә килеп керүгә, аларны зурайтып эшләнгән фоторәсем каршы ахды. Ләүкәдә әниле-кызлы чабынып утыралар Авызлары колакка җиткән, шаркылдап көләләр дә шикелле Икесенсн дә битләре- кызарып пешкән алмадай Әнисенең тулы, тыгыз күкрәкләре мунчага кергән кайсы гына ирне ымсындырмас, ай-һай!!! Бераздан ян диварда чөйгә эленгән өч мунча халатына, һәм аз гына читтәрәк эленеп торган өч мунча сөлгесенә, алар белән янәшә шулай ук өч чөйдәге пляж киемнәренә Талиянең күзе төште Бөтен җирлә тәртип, төгәллек, пөхтәлек. Барын да анлады шикелле, шулай да. Ахиярга берничә сорау бирмичә булдыра алмады ул. -Ахияр абый, кеше мәрхүм булганнан сон. гадәттә, анын гел искә төшереп, кайгыларны янартып тора торган әйберләрен ераккарак алып куялар Ә сездә киресенчә Болай акылдан язарга да мөмкиндер бит? — Юк. Талия, фәкать шушылай яшәү аркасында гына мин үземне ялгыз тоймадым. Жансыз булсалар да. аларнын төрле кыяфәтләрдәге фоторәсемнәре, үзләре элеп калдырган өс киемнәре, хәтта өйдә кия торган башмакларына кадәр ел буе мина көч биреп тордылар. Әмма ләкин гомер буе болай—үз-үзенне алдап яшәүнең мөмкин түгеллеген дә бик яхшы аңлыйм мин.—дип өзгәләнеп әйтеп куйды Ахияр. Агна буе көн саен очрашып та. бергә йоклау турында хәтта шаярып га сүз чыгармады ул. Бу хәлгә аптырый ук башлаган Талия: «Хәмит әйтмешли, чүт-чүг кенә нахал булса да. һич тә гаеп түгел инде үзе. Нишләптер артык җитди шул Сәламәт ир кешегә бер ел буе хатын-кызсыз ничек түзмәк кирәктер'1 Әллә инде бушангалап алыр өчен кеме дә булса бар микән?»— дип уйлап куйгаласа да. ул көнне йокы вакыты якынайган саен тынычлыгын җуя барды ул. «Алай-болай тәвәккәллеге житә калса, ана ничек жавап бирергә, табигатем теләгәнчә кыюланыбрак китсәм, күп кенә сәркатипләргә хас булган җилбәзәктер дип (болай да сәркатипләр турында тузга измаганнарны гел сөйлиләр бит), тыйнак булам дип бөтенләй җансыз ятсан. кая инде ул минем Сәриямә җитәргә дип нәтиҗә ясавы да мөмкин бит».- дип уйлап кына бетерүе булды, Ахияр аш бүлмәсенә килеп тә керде, бер сүз дә әйтеп тормыйча, кунагын кулларына күтәреп, икенче каттагы йокы бүлмәсенә ашыкты Талия «Ниһаять!»—дип чак кына ычкындырмады Шулай да Ахиярның колагына. Сәрия ишетмәсен тагын, дигәндәй пышылдап кына: -Төшерегез, мин бит җиңел түгел, үз аякларымда да бара алам»,—дип иРнен яңагыннан йомшак кына үбеп алды. Бу хәлләрдән сон кая инде ул кызны кулдан төшерү! Ике баскычны бер сикереп, йокы бүлмәсенә очты гына егетен! И. хатын-кызнын чуардан чуар җаны, вакытында оста гына хәйләсен дә кора белә, мәгәр шулай кирәк икәнен тойса, егетнен бөтенләй гайрәте чикмәслек итеп кенә, каршылыгын да күрсәтә белә. Әйе. инде тәмам сүнеп барган ирне дә уятырлык көчкә ия бит син! Күрәсең, табигать үзе үк анын жанын шулай камил итеп яраткандыр. Күзләрен әле ачарга да өлгермәгән Талия, кисәк кенә айнып киткәндәй Сәриянен бу бүлмәдәге рәсемен күз алдына китерде һәм ашыгып диварга төбәлде. Шөкер, дивар буш иде Ана рәсемнәрнең төрлесе төрлечә тәэсир итте Аерата авыр эз калдырды. Сәрия сурәткә себерке күтәреп төшкән, әйтеөсен лә УЛ I азияне куа. нәрсә белән куа диген әле! Мунча себеркесе белән куа Касыйм шикелле, теге хәлләрдән сон. монысы да йоклап киткән 6уга»1 дип уйлап, борылып Ахиярга карады. Карады да имәнеп китте Талия Ахияр тавышсыз-тынсыз гына елый иде. — Ни булды? Моңа мин сәбәпчеме? —Гафу ит. жаным, мин бит сине йоклап китте ахры, йоклаган көе йокласын, әйтәсе сүзләремне иртәгә әйтермен әле дип уйлаганыем. Гажәп- ләнмә дә, борчылма да. Бу—минем Сәриям белән бөтенләйгә хушлашуымнан, ә сина рәхмәтле булуымнан гына аккан күз яшьләре. Кешеләргә шактый кырыс күренсәм дә, күңелем йомшак шул минем, Талиякәй. Чыннан да, син бик тә хаклы, еллар буе үлгәннәр белән рәсемнәренә карап сөйләшеп гомер итү акылдан ук яздырмаса да, психиканы какшатырга бик мөмкин. Минем бу газаплы, фәкать сагыну, юксынулардан гына торган яшәвемне үзгәртсәң, бер син генә үзгәртә алырсың. Язмышымны сина тапшырам Әгәр дә син риза булсаң. Мина икенче тормыш бирер өчен Аллаһы Тәгалә бәлки сине юллагандыр, ә Хәмитне үзенең илчесе иткәндер, рәхмәт төшкере Әйдә, иртәгә Хәмиткә чылтыратабыз, яучы икән, ахырга кадәр яучы булсын инде. Язылышканда шаһит булуын да сорарбыз,—дип, Талияне наз тулы күкрәгенә кысып, жавап көтте Ахияр. Көтеп-көтеп тә бер жавап та ишетә алмагач, ул. кинәт кенә, бөтен жанын вә тәнен чолгап алган көчле дәрт белән Талиянен түгәрәк алма кебек тыгыз күкрәкләрен, янып торган битләрен ярсып-ярсып үбәргә тотынды, ә кыз. ни өчендер, йөзен яшерергә тырыша иде.. «Кисәк кенә нигә үзгәрде соң әле, һич аңламассың бу хатын-кызны»,— дигән йөгерек уй белән ир баш очындагы төнге утны кабызды. Талиянең бите буйлап мөлдерәп аккан күз яшьләрен күреп, гажәпләнүдән беравык бөтенләй сүзсез калды. Бераздан үзен кулга алып, назлап кына аның күз яшьләрен сөртә-сөртә, әллә инде юатмакчы булыпмы, әллә инде, ике арада туган киеренкелекне шаяртуга әйләндереп, җайлап җибәрергә теләдеме: —Син дә кемең белән булса да хушлашмыйсындыр бит?—дип сорап куйды. Ә бит. чыннан да, бу шулай иде. Ихтыярсыз аккан күз яшьләре— күбрәк көтелмәгән шатлыктан да тудылар түгелме сон? Мондый вакытта ничек инде, бер дә уйламыйча гына, ашык-пошык кына жавап бирә алсын икән ул?! Касыйм белән сөйләшүнең үтә дә авыр булачагыннан да, Ахиярның артып ашкан җитдилегеннән, назлы сүзләргә үтә саранлыгыннан куркып калудан да иде анын бу халәте. Касыймның һәрвакыт Талияне күкләргә чөеп мактаган сүзләрен, сүз арасында кушып җибәрә торган такмакларын сагынырга калса, нишләр ул? Күз алдымнан китәсе юк Талдай зифа бушарың. Ах, бәгърем әйтче миңа, Кемдә икән уСиарың ? —ди иде бит ана Касыйм. Ул килгән чакта Талия елмаеп каршы алса: Кояшым син, аем син, Бар дөньямны нурга күмгән Сихри алсу таңым син, —дип башлап жибәрә иде.. Шикәрем син, балым син, Сөеп туймас ярым син, Жаннарымнан артык күргән, Иң кадерле парым син. —дип. битләреннән, иреннәреннән үбә-үбә дәвам итә иде... Ә Талия «Нәрсә син, хатынын өчен чыгарган такмакларыңны саташып китеп мина сибәсеңме0 Рәзе мин синең парын? Их, син. Касыйм Кадыйрович, шулай алдап-йолдап, тәмле сүзен, такмакларың белән сыйлап яшь гомеремне суларга саласын бит, дип, шаярулардан узып, монаеп кала башласа: Куп моңайсаң, бәгырькәем. Саргаерсың, сулырсың. Түземлекләр бирсен сиңа. Барыбер парым булырсың.— дип киләчәктә бергә яшәү турында Касыйм үзе үк хыяллана башлый иде. Ахияр белән аралаша башлаганнан сон. Касыймның күбрәк гәмле теленә, наз тулы күз карашына, шаянлыгына гына алданып яшәгәнен анлады Талия. Чыннан да. хатын-кыз колагы белән, ирләр ашказаны белән ярата дип юкка гына әйтмиләрдер Үзе дә бит Касыймның күңелен күреп, аны куандырыйм дип. тәмам аш остасына әйләнеп бетте. Әмма, кайбер сөяркәләрнең: «Мин законный ирләре белән торган хатыннардан бәхетлерәк яшим әле»,—дип сөйләгәннәрен ишеткәләсә дә. ышанмады Ул инде үзен күптәннән җимешсез калган ялгыз агачка тиңли башлаган иде. Төпле гаиләсен кора алмыйча, фәкать сөяркә генә булып яшәвеннән канәгатьсезлеге, аерата сонгы вакытларда. үз-үзен күрә алмау дәрәҗәсенә китереп җиткерә башлаган иде инде. Ә бүген, ниһаять. Хәмит әйтмешли. Касыймнан мен өлеш артык булган ир солтаны ана тәкъдим ясый Нәрсә бу. бәхет түгелмени? «Йә. Раббым' Чиксез шөкер' Алдагы көнемдә дә рәхмәтеңнән ташламыйча, ахырын да хәерле ит!» Шул рәвешчә үз шикләре, үз өметләре, үз хыяллары белән уйланып ята торгач. Талия фәкать тан сызыла башлаганда гына йоклап китә алды. Иртәгесен уянып киткәндә янында Ахияры юклыгын күреп «Йә. Раббым. йокы чүлмәге икән дип әйткәндер инде*.—дип уңайсызланып кына аска төште Ахияр анда да юк иде Аскы ишек төбенә кадәр ачык, кояш яктысыннан күзләр чагыла, ә тышта коеп янгыр ява иде Янгыр аегында кулларын югары күгәреп басып торган Ахиярны күреп. Талия ана агылды. Гөнаһларымны яңгыр суы белән юарга нигә мине дә чакырмадын? Ә мин сине өй буйлап эзләп йөрим тагы Кая гына барып төртелмим, анда Сәрия күзләре Әйтерсең лә. алар мина үпкәлиләр Нинди гөнаһ турында сөйлисең син? Әнә. табигать үзе дә безне иртәдән үк кояшлы яңгыры белән котлый Күпме көтте халык бу яңгырны! Каршындагы салават күперен генә күр син!!! Шул кадәрле дә ачык җете төсләрдән чигелгән бу могҗизаны күргәч, Газия «Сөбханалла! Абау җаным, бигрәкләр дә матур ич!» -дип. сабыйларча шатланып соклануын белдерде. Бу гаҗәеп матур салават күпере безнең язмыш юлларын тоташтыру өчен тугандыр ул Бу гүзәлләрдән гүзәл иртәне Сәриям белән кызымның безгә биргән фатихасыдыр дип тә юрыйсым килә минем. Кешеләр күк калусы ачылганда теләк телиләр, ди. Әйдә, без дә җылы янгыр астында, салават күперенә карап теләкләребезне ирештерик әле Аллаһыбызга. Мин телдән әйтим, ә син «амин!» дип тор яме.-дип Талиясен ярым кочаклап ниләр генә теләмәде, хыялланмады Ахияр! Хәере белән бергә кушылып, матур гаилә корып җибәрүләрен, аннан гомер буе бер-беренә тугры булып, тигез мәхәббәт белән яшәүне дә, шушы йортны тутырып бала-чага бирүне дә сорады Шул чак Талия: «амин!* дип әйтәсе урынга Монда сыймасатар, шәһәрдә өч бүлмәле фатирын да бар бит әле. аны да ятим итмәвен сораган көе сора инде, яме.-дип әйтә куйды Шаяртуын гына булса да. рәхмәт үзенә. Мин моны синен вәгьдән дип каоул итәм Бел аны мәгәр мондый шартларда бирелгән вәгъдәләрдән чигенә калсак. Раббым безне кичермәс Йә. чыннан да вәгъдәме’’ Вәгъдәсен вәгъдә Әмма куркам. Сез бит мине һәрчак хатыныгыз белән -гыштырып яшәячәксез Ә мин Сәрия апа кадәр үк булдыра алмасам... п......... к, бер берләрен кабатлый алмыйлар Тугрылыкта Сәриямә охшаш була алсан-минем өчен ин кыйммәтлесе шул —Ул яктан тыныч була аласыз. куябыГинле°Т Т1ЛИЯ' БМа" бУЛГаЧ |мгьлалэР пс ™чек итеп беркетел —Сез дигәнчә булсын, мин барына да риза. —Әйдә, башта безнен Кама «диңгезендә» су коенып менәбез. ~Абау жаным, шушы яңгыр астындамы? Болай да җепбөртексез булдык оит инде,—дип, ботларына сыланып беткән халатын сыпыра-сыпыра, Талия чыркылдап көлеп җибәрде. —Аның кызыгы да, ләззәте дә менә шунда инде!—дип, ир һаман үз сүзен куәтләде. —Юк. юк. Сез миннән башка гына йөзеп менегез, ә мин чәй кайнатыйм, үзегез әйтмешли, капкаларга берәр нәрсә әмәллим. Ахияр риза булмады, кунагын җитәкләп, җилтерәтеп дигәндәй су буена алып төшеп тә китте. —Ахияр абый, мин бит йөзә белмим, яр кырыенда гына чупырдыйм инде шунда. —.Аптырама, үзем өйрәтермен,—дип суга ук алып керде ул аны һәм кулларына йөзтүбән яткырып йөзү алымнарына өйрәтә башлады. _ Менә тагын кайда икән ул рәхәтлек... Су эчендә ялангач тәннәренең бер-берләренә кагылып китүләре, аннары Ахиярның колач салып йөзүенә, йөзгән чакта уйнап торган мускулларына карап сокланулары әйтеп бетергесез ләззәт бирде Талиягә. Ул көнне алар рәхәтләнеп ял иттеләр. Су коендылар, Каманың диңгезләргә тиң мәһабәтлегенә сокланып көймәдә йөрделәр. Көндезге аштан сон Казанга кайтырга килешкән булсалар да, икесе дә бик теләп, дүшәмбе иртүк китәрбез дип, тагын бер кичкә калдылар. Бу—икенче уртак төннәре— мәнге онытылмаслык булгандыр, мөгаен. Талия дә, кичәге шикелле: «алай булсам, болай булсам» дигән шикләнүләрен, тартынып торуларын бер читкә атып, назга наз белән җавап кайтарды. Тик тан алдыннан гына, күргән төшеннән уянып китә алмыйча, «Ахияр абый» дип кычкыра башлады. —Талия, саташасын ахры, уян тизрәк,—дигәч кенә: —Йә, Аллам, ярый әле төшемдә генә икән...—дип күргән төшен сөйләп бирде —Ачык капкадан кешни-кешни, иллә дә матур бер колынчак килеп керде Ай сымак кара кашкалы, үзе ап-ак төстә. Мин сокланып кулларымны сузуга, син: «Кагылма, тешләп алмасын, күршеләрнеке ул, ялгыш кергәндер, үзләренә кертим әле»,—дип алып чыгып киттен. Мин көтәм дә көтәм. Ә син юк та юк, инде курка башладым. Бервакыт колагыма: «көтмә, теге ак бүре аны үз оясына алып китте»,—дигән тавыш килде. Мин сине чакырып кычкыра башладым. Сине бүреләр ашагандыр дип куркып, калтырыйм. Ә үзем өнемдә беркайчан да әйтмәгән: «Нигә минем авызым ашка тисә, борыным ташка тия»,—дип, өзгәләнепме өзгәләнәм икән. Син уятмасан, белмим, күпме азапланган булырыем. Әле дә йөрәгем чыгарга җитешеп тибә. —Талия, нигәдер, мин үзем төш күрмим. Саташуын гына булгандыр, кер куеныма, йом күзләреңне, назлап йоклатыйм әле үзеңне,—дип, Ахияр аны тынычландырырга тырышты. Талия эшкә„гадәттәгедән иртәрәк килде. Озакламый ишектә Касыйм да пәйда булды. Йөзе борчулы, күз төпләре шешемсерәгән Бөтен килеш- килбәте, кыяфәте белән кайгы-хәсрәт кичергән кешене хәтерләтә. Күз карашында да күнелләрне айкап алырдай монсулык. тирән үпкә чагыла. Әле монарчы аны беркайчан да болай мескен хәлдә күз алдына да китерә алмаган сәркатип бөтенләй каушап калды. «Бу кадәр үзгәреш минем аркада гына түгелдер, бер-бер хәл, бәлки, командировакасы унышсыз булгандыр»,—дип уйлады Талия. Шулай да, үзен тыныч тотарга тырышып: —Кайтуыгыз белән Касыйм Кадыйрович! Ни өчендер борчулы күренәсез, әллә юлларыгыз уңмадымы?—дигән булды. —«Борчулы күренәсез» имеш. Ну артистка да инде үзең! Надо же, гаепле икәнен белә торып . Теге чакта да мине төп башына утыртып шаккатырганыен,—дип тезеп китте тегесе—Каян килә сина шунын кадәр көч? Хатын-кызга табигатьтән бирелгән шул ул хәйләкәрлек... Әйт әле дөресен, мина үч итеп, егетне бераз биетеп алыйм әле, дип кенә өйгә кайтмый йөрдекме’ Кичә мин туры сиңа кайтып төштем. Өй буш, хәтта записка да юк Шуны аңладым: мине көтмиләр Бүген иртә белән дә сугылып карадым, опять шул ук хәл. Кайларда йөрден? Пычаксыз суясын бит. беләсеңме шуны... Нәрсә генә дисәң дә, яратам бит. Яратам, үлеп яратам. Киләчәктә барыбер бергә булачакбыз! Бераз кызларымны аяш бастырыйм, дип кенә азапланам бит Мәскәүдән бер җылы хәбәр дә алып кайттым әле. Тиздән Думада ирләргә күпхатынлылык хокукы бирүче закон кабул ителәчәк икән Ул законнары барып чыкса, Алла боерса, качып- посып йөрисе булмас, полный законный хатыным булырсың —Касыйм Кадыйрович, безгә бик җитди сөйләшергә кирәк —Алла хакы өчен, туктат, матурым, бетер бу үпкәләп йөрүләреңне' Күп сүз нинди сүз диләр әле1 ’ Фатирны сина күчерү турында барлык документлар эшләнелгән. Тәртибен *5»лелек булса, фатир белән охрана өчен түләүне фирма үз өстенә алыр. Йә, килештекме, гүзәлем, калганын бүген эштән сон. өйдә сөйләшербез, куна киләм. Сагындым, үлеп сагындым. — Юк. Касыйм Кадыйрович, юк, юк!—дип кырт кисте кыз. Әллә инде болай тиз генә килешүнең чыннан да мөмкин түгеллеген анлапмы. әллә инде көтмәгәндә генә хезмәткәрләренең килеп керүеннән шикләнепме. Касыйм аны үз кабинетына чакырды. һәм... һәм ишекне эчтән бикләп үк куйды Тәмам тәкатен җуйган ир Талияне кочагына алды. «Сагындым, өзелеп сагындым, бәгърем»,—дия- дия, ул кызны шашып-шашып үбә башлады. —Касыйм Кадыйрович. тынычланыгыз, сабыр гына урыныгызга барып угырыгыз әле Сезгә -Талия дә дулкынлана иде, бераз тын алды,—кайчан да булса мине дә тыңларга кирәктер бит инде. Мин дә сезгә өр-яна бер хәбәр әйтергә телим ләбаса. — Йә, әйтеп кара...—Ир сагаеп калды. — Мин тиздән кияүгә чыгам... Бүген кич безгә очрашу мөмкин түгел — Нәрсә-ә-ә? Касыйм, нишләргә дә белмичә, затлы күн көрсиенә гөрселдәп барып утырды Нәкъ шул вакытта, көтеп кенә торгандай, кайсысыдыр ишек шакыды Кич. Тып-тын бүлмә Ике арада авыр сөйләшү бара. Касыйм кызнын теләген андый да кебек Әмма аны үз кулыннан да ычкындырасы килми Киләчәккә корган хыялларын, өметләрен тәмләп-илһамлап тасвирлаганнан сон да, кызны үзе белән калырга ризалата азмагач, соңгы чарасын сынап карамакчы булды. “Талия, тормышта ирешкән барлык уңышларыңны, моңарчы алып килгән зур хезмәт хакы-премияләреңне әллә үз казанышларың гына дип уйлыйсынмы син ’ Әниеңә авылда бер дигән ой. мунча салганда, сыер азганда түккән акчаларым да онытылды булса кирәк. Инглиз телеңне камилләштерү, компьютер үзләштерү өчен лә, чит илләрдәге сәяхәтләрен өчен дә күпме долларлар очканын, ай-һай, тиз онызтын бит. кызыкай. Кемгә эләккән бу бәхет, дип яшисе дә яшисе урынга, ашаган табагына төкерәсен түгелме Югары белемен дә булмаган көенчә, бу базар дөньясына ии* оиГаРДЫ сине Әнә - үзен белән бергә сәркатипләр курсын тәмамлаучыларның кайсысы гына ирешә алды икән әле бу дәрәҗәгә ә9 ' Бик 1А^ЛСРһ МӘГӘР б/ 1са Яшәгән Фа™рын Фатирын тулы байлык. . Күпме 6елм,, -^Раган &ша шул Ярар чыксан-чыгарсын инле. белмим ^ таН кемне гсн . да сина шулай булмас, дип әйтә алырлытын бармы9 Ьулса да була икән адәм базасында түземлек! Талия дә түзде, сонгы чигенә җиткәнче түзде, тыңлады. Бүлдермәде, бөтен эчен бушатырга мөмкинлек бирде ул ана. —Барысы өчен да, бүгенге вәгазегез өчен бигрәкләр дә зур рәхмәт,— диде ул аннары.—Рәхмәт: шул оятсыз, ерткыч базар дөньясына керү өчен юл ачучы кеше булдыгыз. Нәкъ заманча иттереп япь-яшь, саф кыз баладан Үзегезгә сөяркә ясадыгыз. Әле ул гынамы—йөккә уздыртмас өчен алтыннан спираль ясаттыгыз Аны куйдырту өчен зур тәҗрибәле гинекологны ялладыгыз. Бары да. бары да заманча... Бала тудырырга да хакым юк иде. >н елга якын мин бит сезгә рәхәтлек бирүче җан иясе генә булдым. Ә үз хатыныгыз узган берсен тупырдатып таба торды, һәр балагыз туган саен өегездә генә түгел, фирмада да зур тантана ясалды. Минем шул чаклардагы кимсенүләрем, газаплы кичерешләрем өчен түләп бетерерлек хакның булуы да мөмкин түгел. Менә ни өчен мин, сез биргән оҗмахтан баш тартып, үз кулларым белән үз оҗмахымны булдырып, шунда үз балаларымның тәгәрәп үсүләрен телим. Ярый, сезнен ул хыялларыгызга алданып калдым да ди, бала тудыра алу чорым үтеп беткәч, ниемә хаҗәт миңа андый тормыш?! Дәүләт якласа, күп хатынлыкка да өметегез бар икән әле... Касыйм абый, бәгърем, рәнҗемәгез... аңлыйм, сезгә дә җиңел түгел, ә миңа тагын да авыр Иремә ярарга тырышып яшәү һич кенә дә җиңел булмаячак. Үтә житди кеше ул. Бер ел элек өзелеп сөйгән хатынын, кызын югалткан. Әле ул һаман да алар рухы белән, алар дөньясында, алар тудырып калдырган тәртипне саклап яши. Ана сезнең дә, минем дә байлык кирәкми, үз мөмкинлекләре дә җитәрлек. Ул да, нәкъ минем шикелле, өе тулы нарасыйлары булуын тели. Ничәмә еллар спираль йөртүем аркасында, балага уза алмасам, ул риза булмаячак,—дип, ниһаять Талия мөлдерәп торган күз яшьләренә ирек куйды. Хәзер инде аерылышуның котылгысызлыгын тәмам аңлаган Касыймның да күңеле тулышты. Талия исә, бераздан үзен кулга алып, битендәге күз яшьләрен сөртеп адды да, сүзен дәвам итте: —Менә шуңа күрә дә, мөмкин булса, хәзергә үз эшемдә калып, фатирым да вакытлы гына булса да, үз исемемдә сакланса, тынычрак булырыем. Аллаһы кушып, бары да уңай килеп чыкса, ул фатирның безгә кирәге дә булмас, дип уйлыйм. —Талия, нигә әле булачак киявеннен кем икәнен әйтергә теләмисең?— Үзен кулга алган ир дә гәпне тыныч кына дәвам итәргә тырышты —Кинәт кенә, көтмәгәндә ул гөнаһсыз җанның гүр иясе булуыннан куркам.. —Аңлатыбрак сөйләсәнче... —Аңламыйсыз имеш... «Махсус эшләр» башкару өчен шакалларыгыз бар ич... —Алай... Менә мина, мәсәлән, аны түгел, сине юкка чыгару күпкә җиңелрәк түгелме сон? Сөйләвең буенча, ул кеше дә эшмәкәр булса кирәк. Ничек инде мин үземнен. фирмамның бик күп серләрен белгән һәм ун елга якын үзем үстергән кешене, ансат кына, икенче эшмәкәргә тоттырып җибәрим ди. ә?! Ул бәндәнең сиңа өйләнүендә башка интереслар да ятмый микән әле. Шулайрак тоела. —Бик нык ялгышасыз, Касыйм Кадыйрович. Ә мин үзем өчен алай бик курыкмыйм да. Мина кулыгыз күтәрелмәячәк бит сезнен Мәгәр, ялгышсам, анысына да үкенмәм. Ачысын да. төчесен дә, бик күпләргә эләкмәгән «оҗмахын» да татыдым. Тик үз баламны сөю, күкрәкләремнән аны имезү ләззәтен татымый калуым гына кызганыч булачак... Яна тормыш... Баш әйләндергеч тизлек белән бөтерелеп чоңгылга кереп киткән йомычка шикелле, Талия дә санап бетергесез, исәбе-хисабы булмаган мәшәкатьләрдән торган яңа тормышына башы-аягы белән кереп чумды. Ир хатыны белән сөяркә арасындагы күз алдына да китерә алмаган аермалыкны тиз татыды ул. Җитмәсә, иңде ел буе бөтен эшне үзе башкарырга күнегеп беткән ирдән, үтә унган хатын булып күренү өчендерме, барын да үз өстенә алды. Ир затына, билгеле ки. шул гына кирәк тә инде үл. Әмма Ахияр өчен бу бәһалап бетергесез ярдәм булды Эшендә, вакыт җитмәү сәбәпле бераз бушый төшкән дилбегәне ныклабрак тартырга да, докторлык диссертациясен өр-янадан башлап җибәрергә лә мөмкинлек туды. Өендәге мәшәкатьләре никадәр күп булуга да карамастан, эшенә һич зарар китермәде Талия. Беркөнне, һич көтмәгәндә, анын эш бүлмәсенә әнисе килеп керде. —Әни. нишләп йөрисен, берәр яман хәл юктыр бит? -Юк ла. менә бер тешем төннәр буе үтереп сызлый башлады Итмәгән им-томым калмады, аспиринның да бер файдасы тимәде. Йокларга ятуга, әй, тотына, минсинайтим, чыдый торган гына түгел, суыртып алмый булмас. Аптыраган-жөдәгән. мичкә артын терәгән, дигәндәй. кая барыйм инде, сина килдем, үзен кайтмыйсын. . Шул арала, ачык ишектән күреп калган ахры, хуҗа кунакны үз кабинетына чакырды. Шактый озак сөйләштеләр. Соңыннан, Касыйм Талия янына чыгып: —Хәзер әниеңне үз рестораныбызга алып барып сыйлыйсын, аннан минем теш табибыма күрсәтәсең, бары да килешенгән Машина ишек алдында, күпме кирәк, шулай файдаланыгыз. Синең урынга монда Света казып торыр,—диде. Ишектән чыгуга, әнисе: -Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аңа әз булыр Бөтен дөньясына бер генәдер ул Ә син, мина да әйтми-нитми, шушындый игелекле кешене ташлап, кияүгә чыгарга җыендыңмы? Әллә инде никахсыз-нисез генә чыгып та өлгердеңме? Әниеннен хәер-догасын да гел пүчтәккә саныйсын инде, име0 Начармы-яхшымы, хәләл сөтемне имезгән, япь- яшьтән тол казып, яңадан кияүгә дә чыкмыйча, сине саклап үстергән анаң бит мин! —Әни, бәлки әле ул минем булачак киявемнең кем икәнен дә беләдер. Нигә белмәсен, белә! Фәрештә күк, әүлия күк кеше бит ул! Хатыны белән баласын ташлаган Абдуллин Ахияр дигән кеше ди, дажы карточкасын да күрсәтте. Бик матур бер машина янында икегез басып торасыз. Бел аны. үзенә әйтә күрмә, сина әйтмәскә кушты Раббым мине, тешемне сызлатып, монда җибәрмәсә, кияүгә чыкканыңны белми дә каласым булган икән. Син яшерсәң дә, Касыйм барын да белеп тора Кызым, ялгышма, бәхетле башыңны бәхетсез итмә, Касыймны да рәнҗетмә,—дип каты гына әйтеп куйды. Галия акбурдай агарып китте, хәлсезләнеп, барган җиреннән туктап калды. Тиз генә Ахиярга чылтыратып: «сак була күр*—дип кисәтәсе килде анын. —Әни, син бүген, нишләптер, артык гайрәтле күренәсең, әллә үзенә сөйләп кенә түгел, салып та бирдеме? —Юк ла дөрес, сыйламакчы да булганые, бүльнискә барасымны әйткәч, сумкама гына салды.. Бик һәйбәт дару, алай-болай тешен сызлый башласа, йә булмаса, нык кына арып китсәң, берәр рүмкә эчеп куй, файдасы зрә дә күп диде, рәхмәт төшкере. —Әни,—диде торган саен гаҗизләнә барган кызы,—бәлки әле ул сина акча да биргәндер, ә син үзенне кимсеткәнне дә аңламыйча, анын йөзенә карап, рәхмәтләреңне укый-укый, менә шушы кулларын белән алып та куйгансыңдыр9 Мин синең нәфесеңне яхшы беләм... — Биргәннең битенә бакма диләр, нишләп алмаска ди әле, алдым шул. Хәзер авылда акчасыз, бигрәк тә аракысыз нишләп тә булмый. Жир сукаласы, утын-мазар, печән-салам ап кайтасы булса да, каралты- кура төзәтергә дә—бәлүтен бармы гына диләр—пуллитр дигән сүз икән ул. Ярый ла син. уч тутырып акча аласын, ыристаранда гына ашыйсын. таксиларда гына йөрисен. Ожмах шикелле фатирында китап укып, телевизор карап, түшәмгә төкереп яткач та... Менә шуларны ташлап китеп карале, бүре булып уларсың. Ярар, чыксан да чыгарсың инде, фатихамны да бирермен. Мәгәр Касыймны ташласаң, мәңге риза-бәхил түгел. —Әни. аңламыйм мин сине. Кайчанга кадәр шул акча колы булырсын икән инде?! Укытучы булырга теләдем, хәерче буласың киләмени дидең, каршы төштең. Әнә. Кадрия институтка кереп. Казандагы инженер егеткә матур итеп, бетен гореф-гадәтләрне жиренә житкереп. кияүгә чыкты Ә син ул чакта минем күз яшьләремне бөтенләй күрмәмешкә салындың Һаман сөяркә булып калуымны хуп күрдең. — И. балам, ул чакта да «без—без инде, без—шөшле түгел»,—дип күпме аңлатырга тырыштым, тәки аяламагансың икән. Кадриянен әтисе үзе укытучы, үзе ушлыи. үткен кеше булды Ә мин кем? Әнә. югары белемле укытучы Кадрия белән Сәхрәгөлең, бик беләсең килсә, хәзер базар чилнуклары. Инженер ире эшсез калып эчә башлаган. Чилнуклар үзе акчаны шәп сугалар икән. Ирен эчүдән туктатыр өчен машина да алып биреп караган. Ә теге җүнсезе. исерек баштан утырып, каядыр бәрелеп челпәрәмә килгән, үзе бүлнистә ята бугай. Кадрияң балаларын әниләренә кайтарып ташлады. «Машина беткәнче, исерек тәресе дөмеккән булса икән ичмаса».—дип зар жылыйлар. Сәхрәгөлләр дә адәм хуры булып беткәннәр, аерылыштылар. Төркиядә ниндидер төрекләр белән танышканнар ди алар. Килгәндә боларны гел каршы алып, густинса дигән жиргә урнаштыралар да. шунда төне буе гүләйт итәләр икән. Икенче көнне товар алышып, самалютка кадәр озатып та куялар икән ди. Кемдер бу хәлләрн тегеләрнең ирләренә тишкән ди. Бөтен бәла- каза шул көнләшүдән киткән ди Хәзер синең гайбәтенне чәйнәп йөрүләре дә, әнәтерә шул. синнән көнләшүдән генә бит ул. Касыйм күк берәүнен сөяркәсе булырга ничек кенә риза булырларые әле. Базарда жәй булса— кара-чутыр чегән хатыннары төсле каешланып, кышкы суыкларда—тунмас өчен дип ярты стаканны жиббәреп. мих бәяләй кигән кулларын суккалыйсуккалый, көннәр буе тыпырдашып торалар бит, бичаралар. Менә бу заман нишләтте бәндәләрне, хатын-кызны харап итте. Гыйбрәт түгелме бу сина° Авыл тулы. Казан тулы гыйбрәт хәзер. Ә син., «кияүгә чыгам, бала табам»,—дип кычытмаган жиренне кашып йөрисен шунда. Баласы да пычагыма кирәк, кем рәхәт күргән алардан... Түзмәде Талия: —Әни.—диде,—җитте, тукта! Син дә шулай әйткәч инде... Үзен кем рәхәтендә яшисен сон? Нигә йөрәгемне шул кадәр телгәлисен? Син бит тудырган балан өчен түгел, акчасына, байлыгына кызыгып, чит бер кеше өчен тырышасын. —Нишләп чит кеше булсын ди әле ул. Мин аннан күргәнне берәү малаеннан да күрми. Шыңгырдап торган йортлы, мунчалы итте, сыерга тиендерде. Әнәтерә. әле бүген дә: «мин сине мәңге ташламам»,—дип нишләргә белми тора. Кемнән күрәм мин мондый хөрмәтне? Менә син. бердәнбер балам булсан да, анан яшәгән авыл жулын бөтенләй онытып бетерден... —И. әни. укытучыларымнан. Фатыйма апа белән Любовь Сергеевнанын күзләренә күренергә оят. Алар бит икесе дә минем өчен гел тырыштылар. икесе дә: «үземә алмаш булырсың»,—дип өметләнәләрие. Мәктәптәге очрашу кичәсендә мине чәйнәгәннәрен үзең дә ишеткәнсеңдер әле? — Мина берни дә әйткәннәре юк әле, сина гел сәлам әйтергә кушалар Менә Сәлимгәрәегез маладис ичмасам, икесенә дә бүләккә төсле телевизор апкайткан. Сиргиевнага болай дип әйтеп әйткән ди «Үзәк бәгырьләребезгә төшсәгез төштегез, әмма дә урысларның үзләрен дә сатып жибәрә торган итеп урыс телен өйрәттегез, рәхмәт сезгә»— дигән ди. Сиргиевнагыз шунда җылап та җибәргән ди. Бәк авыр яшиләр алар, кызым. Яртышар ел буе шул бәп-бәләкәй зарплаталарын да ала алмый тилмерәләр. Качып йөргәнче, лутчы бер кайтып хәлләрен белеп, күңелләрендә саклаган рәхмәтләреңне үзләренә әйтеп килсәң, бер изгелек булырые. —И. әни-и... —Касыйм чалдырган корбаннан өлешне аларга зуррак итеп бирәм. ничек кенә рәхмәт УКЫП алалар әле. Укучыларыннан башка бер кешеләре дә юк бит аларнын. Яшьтән үк безнен авылга килеп, кеше почмагында яшәп, күпме балаларны кеше иттеләр. Инде пенсиягә чыгар вакытлары да җитеп килә. Тәки шул кеше почмагында ялгыз калдылар. Шундый зур белемле асыл затлар картлык көннәрендә сәдака карчыкларына әйләнеп баралар бит. әй... -Бик дөрес әйтәсең әйтүен, әни Менә шуна күрә мин аларга күренергә дә оялам. Алар тудырган изге хыялларыма хыянәт итеп, оҗмахларга тин тормышта сөяркә булып яшәүне сайладым бит. Бу газиз жаннарнын да гаилә корып, үз бататарын тудырып яшиселәре Килмәгендерме’ Безнен авылда кем барые соң азарга тин? Гомер буена, ялгышып та. ник бер яманатлары чыксын Бәлки, гел әнә шул киләчәккә өметләнеп яшәгәннәрдер инде, бахыркайлар Хатын-кызның ана булу вакыты кыска, һай, бик тә кыска бит ул. әни. — И-и, базакайгынаем. әллә мине берни дә аңламый дип беләсеңме син? Түлке ир буласы кешеңне бер дә мактамый бит Касыйм, һич кенә дә ышанмый ул тора алуыгызга, кире кайтачак ул, ди. Ә мин ул вакытта колач жәеп каршы ала алмам ди. Хараплар гына итә күрмә инде үзенне. гомер буе үкенерсең. Әни. дим. пичекләр генә итеп аңлатыйм соң мин сина: менә син мина әни булган шикелле, Касыйм да кызларына әти кеше. Әгәренки ул кызларына алай-болай минеке күк язмыш киләсен сизенсәме? Актык мөлкәтеннән мәхрүм калса-калыр. моңа һич тә юл куймас. Йә, кайсыгызга үз баласы кадерлерәк икәнен аңлыйсыңмы? Ә син мине янадан кая зтәрәсен ’ Тагын нәрсә житми сина? Авылда халык егылып эчә диләр, әллә син дә.. Әллә ансат кына килгән муллык нәфсенне тагын да күпертә генә барамы ‘—Талия, үзе дә сизмичә, әнисенә тавышын күтәрә башлаганын аңлап, тыела төште.—Югыйсә, балаңнын зарына әз булса да колак салырыен Элегрәк син мондый ук түгелиен бит Йә. дөресен ГСНВ чгг әле, менә бүген күпме акча бирде ул сина? — Күпме дип инде ул әйтмәде, мин санап тормадым, бер канвиртны сумкама шудырды шунда,—дип сумкасын кызына сузды Шәргыя. Талия. «Абсолют* дин язылган швед аракысын күргәч, ни дияргә дә белмәде, башын гына селкеп куйды. Әнисенә бу «дару»нын алты йөз сум торуын әйззсәч. тегесе, шаккатып -китчәле. булмаганны»,—диюдән башка сүз тапмады Кызынын конверттагы биш кисәк менәрлекләргә карап: —Әни. жаным. боларнын барын да үзенә кире кайтарыйк,—дип әйтүе генә булды, әнисе жәһәт кенә сумканы тартып та алды. —Хәзер менә, көтеп тор. яме' Мин аны урлап та. сорап та алмадым Мине хөрмәт итеп үзе бирде Бер кулга эләккәнне кире бирергә мине жүләр дип белдеңме әллә'.’—диде ул. Талия исә әнисенә Ахиярны мактады. Анын бик яхшы кеше икәнлеген, тормышы-көнкүреше дә искитмәле шәп булуын сөйләде. Касыймның мәкерле ялганнарын дәлилләп, әнисенең күзен ачарга теләде ул. Чыннан да. ана кызы сөйләгәннәрне сабыр гына тыңлады, тора-бара күзгә күренеп йомшарды да. Кайтыгыз, кызым, кайтыгыз! Ичмасам, авыл халкы алдында йөзебез юылыр, ак булыр Шундый зур кешенен кызымны сорап кайтуы минем өчен дә олы дәрәжә түгелмени ‘ Менә дигән итеп никахын да укытырбыз. Азлаһы боерса Мишәрләр—алар, кызым, үтә лә дини кешеләр, сынатырга ярамас Тулке кайтасы көнегезне мина хәбәр итегез. Берүк Касыймга сиздерә күрмә Ялганнары белән башымны әйләндергәне өчен, үз күчтәнәчләре белән авылында бер дигән мәжлес үткәрим әле, Аллаһы боерса. — Юк. әни, юк-юк, Аллам сакласын! Касыйм Кадыйровичнын ул күчтәнәчләрен, бер җае белән, үзенә кайтарып бирергә кирәк! Июльнең уттай эссе көннәре иде. Ахиярлар күбрәк Кама буендагы йортларында яшәделәр. Ниһаять, түземсезләнеп көткән көннәре дә килеп житте. Никах мәҗлесенә Ульяннан әти-әнисен, ә Самарадан Хәмитләрне чакырды Ахияр Авылда үткән бу ике көн барысы өчен дә гомер буе сагынып сөйләрлек вакыйгага әйләнде. Беренче көнне никах мәжлесе, икенче көнне исә язылышу булды Талия үзенә шаһитлыкка яраткан укытучысын, сыйныф җитәкчесе Фатыйма Жәләлиевнаны, ә Ахияр, билгеле инде, Хәмитне сайлады Язылышу мәжлесенен түрендә Ахиярның әти-әнисе белән Фатыйма Жәләлиевна һәм Любовь Сергеевна утырдылар. Талия үз куллары белән аларнын иннәренә ак мамыктан челтәрләп бәйләнгән Ырынбур шәлләре япты Шундый ук шәлне Зариягә дә бүләк итте ул. Хәмит белән Талиянең кабынып китә алмаган мәхәббәт тарихын яхшы белгән һәм әле шунын өчен борчылып та йөргән укытучылары бер-берләренә серле генә итеп карап алдылар. Бу карашларда үкенечкә охшаган чалымнар да ярылып ята иде. Аңлаган кешегә, әлбәттә.. Ахияр да. сонга калмагаем тагын, дигәндәй, ашыга-ашыга Хәмиткә алтын җепләр белән чигелгән, үтә дә затлы вә дә кыйммәтле түбәтәй киертте. — Нәселебезгә гадел, акыллы кияү булып кына керүең җитмәгәнне,— диде ул шаяртыбрак,—инде изге күңелле яучы булып, ел буе туктаусыз янган хәсрәт утымны сүндерүче дә булдың, рәхмәт сиңа! Талиямнең теләкләренә кушылам. Зария сенлем, бу авыл халкы сине үз итеп, яратып кабул иткән икән, абыең буларак, мин моңа туганнарча шатмын. Инде мине дә. кияү итеп шулай кабул итсәләр, сиңа да зур шатлык булыр ул. Иншалла!—шулай диде Ахияр. Бу сүзләргә, бик теләп, аның әтисе—кода да кушылып китте: «Изге күңелле кешегә Раббым гел изгелекләр генә кели. Хәмит киявебез шындый кеше булды, шөкер. Алар Зариябез белән икесе нәсел шәҗәрәбезнең матур гына яна ботагын үстереп киләләр. Алда да шылай тырыш булсыннар! Амин! Ахиярыбыз үстерә башлаган ботакны, ни кызганыч, бер ел элек, җил-давыл сындырды да ташлады. Аның урынына менә бүген сындырды яна ботак шытып килә, Аллаһынын хәерле сәгатендә булсын! Ахияр улым, Талия кызым, без әниегез белән сезгә, шыл шытып кына килүче нәсел ботагыбызның мул җимешле булуын келибез. Сезнен задача—Хәмитләрне куып җитеп, узып китәргә!»—дип шаяртып та алды. Талиянен әнисе кияүне дә, аның әти-әнисен дә бик ошатты Касыймның: «әшәкеләрдән-әшәке Ульян мишәре»,—дип мыскыллавын исенә төшереп, «Болар кадәр затлы, мәһабәт кешеләрне ничек дип, шулай әйтергә кирәк? Сокланып туйгысыз кешеләр бит, югыйсә»,—дип сөенеп бетә алмады ул. Тик шулай да, күңеленең бер почмагында үзе дә аңлап бетермәгән бер тынгысызлык ояларга маташа иде кебек. Юк-юкта ишегалдына, капка тирәләренә дә күз салгалап ала. Иә Касыйм үзе, йә шымчылары (кияүне дә артыннан күзәтеп, кәртечкәгә төшерүчеләр шулар диде бит) ямьле көнемнен ямен ала күрмәсеннәр тагы, дип борчылды ул. Өстәвенә, кызынын сөйләгән төше дә тынгы бирми. Ышана ул төшләргә. Аларны шактый ук дөрес юрау сәләте дә юк түгел үзендә Әйе, юрый белеп юрасаң, алда ни көткәнен шул төшләр сиздерә дә инде. Ире белән кайнатасы вафат булыр алдыннан күргән төше дә ни буласын әйтте дә бирде бит әнә. Шуннан сон анын төшләргә ышануы тагын да көчәйде. Күрше-күлән дә күргән төшләрен юратырга дип еш кына ана керә башлады, бигрәк тә яшь-җилкенчәк. кыз-кыркын йөри Талиягә дә уз сүзен, үз юрамасын тәфсилләп бирде ул. -Кызым, төшенә кергән колынчак—бала булырга охшый. Ул казыйны -күршенеке»—дип. кияүнең азып чыгып китүе һич кенә дә ошамый әле мина Ничек кенә булса да, бер ел буе хатынсыз торган бит Шул кадәр вакыт сәламәт ир кеше, кем белән булса да бушанмагандыр, дисенме'’ Нәкъ менә син шул төшне күргән төнне читтә берәр баласы тумады микән анын? Әгәренки дә шулай була калса, үзен әбәзәтелнс сиздерәчәк әле ул хатын, сиздерәчәк! Әле ничек кенә сиздерәчәк! Ахияр- нын үлеп база яратканын да белсә, мондый ир солтанын ычкындырмас өчен әллә ниләр кылуы бар Хатын-кыз гел оятсызлана бара хәзер, заманасы шул. дип кенә җибәрәләр. Берүк сак була күр, кызым». Шулай диде ана әнисе Шулай диде дә. кызынын болай да тынгысыз-пошаманлы күнеленә янә тәшвиш салды. Фирманың эше гөрләп барды. Зур табыш китерә торган бернича яна тармак ачылды Касыйм үзен күкнен жиденче катына менеп җиткәндәй хис изге Киләсе Дәүләт советына депутат булып сайлану чараларын да күрә башлады ул. Әмма боларның берсе дә Талияне югалтудан туган сагыш, кичерешләрен баса алмадылар. Ул әле һаман да күңелендәге өмет чаткыларын сүндерә алмый интекте. Һәр иртәне, кабинетына узышлый, кызның үзенә карамыйча гына: —Өшәнерсең, тулганырсың. Кайтырсың кулларыма.— дин такмаклап үтүләрен дәвам итте. Кайчакларда аның Талияне ярсып сөясе, иркәлисе килә иде. Ә кайчакларда ул нәфрәтеннән шартлар дәрәжәгә житә... Талия дә күзгә күренеп үзгәрә башлады. Ябыкты, күз төпләре көеп китте Моңарчы иннек-еөрмәне бар дип тә белмәгән кыз нык кына бизәнергә кереште Артык бизәнгән кызларны өнәмәгән Касыйм исә. карап-карап йөрде дә. түзмәде, көннәрдән беркөнне әйтә куйды: —Ташлале шул битләреңне акшарлауларыңны. Элеккеге чибәрлегеңне кайтару өчен сиңа макияж түгел, ял кирәк. Ял җитми сиңа. Минем белән яшәгәндә барыня—балерина күк йөри идең. Бар кеше дә минем күк түгел шул ул. Кияүгә чыкканыңа ай да юк. панимаеш ли. бөтенләй төс салдын Әле бу—башы гына, битләрен кара тут белән тулгач нишләрсең икән? Ул чакта инде макияжыңны килосы белән сыласан да ярдәм итмәс... —Ул чактамы? Ул чакта мин җиргә тагын да горур басып, алар минем ана буласымны белдереп торучы изге тамгаларым, дип куанып йөрермен! Касыйм Кадыйрович, әйдәгез, минем битләремне дә. Алла бирсә, анда күренәчәк кара тутларны да калдырып торыйк әле. Минем сезгә бер соравым бар. «Фирманың табышы күпкә артты*.— дидегез Кичә без акча алдык. Ә минем эш хакым шактый кимегән. Моны ничек аңларга? —Вазифан кечерәйде бит. —Ничек кечерәйде сон әле ул? —Элек син секретарь плюс тере сөяркә идең, ә хәзер—коры секретарь. ягъни сәркатип кенә.—дип шаркылдап көлеп җибәрде Касыйм - Монысы инде гел чиста, үзегезгә тиеш булган эш хакыгыз, иптәш сәркатип —Ә иремә ничек аңзатыйм? — Нәрсә, акчаңны да саный башладымыни инде? Ну. дает.. молодеи!—дип көлемсерәде Касыйм —Әй. сезнен белән сөйләшеп буламыни, —дип. кул селтәп. Талия кырт борылып ишеккә юнәлде. -Ярый, ярый, чәпчемә, шаярттым гына. Киләсе айда аерманы алырсың. Әмма шаяртсам ла, җанкисәгем, мин сиңа чын хакыйкатьне әйттем. Ачулансаң, ачуланырсың. Талия, минем синнән өметемне өзгәнем юк але.. Фәридә Кудашева да үзәкләре өзелеп җырлый бит, син дә ул җырны яратып җырлый идең. Хәзер миңа калды җырларга... Белам, син кайтмыйсың, шулай да. Кайтырсың шике ие тоела... —Касыйм абый, сез өегездә дә шулай җыр сүзләре белән сөйләшәсезме'.’ Мин кияүгә чыкканнан бирле җыр сүзләрен бигрәкләр дә еш әйтә башладыгыз, нәрсә бирә сон ул сезгә? —Их, бәгырькәем, җыр-шигырь яратканыңны беләм бит, җырлый да. тыңлый да беләсең. Ә өемдә дүрт кыз бала, үзе дүрт балага торырлык теща-әби. плюс хатын—менә сиңа алты хатын-кыз, әле җитмәсә мәчебез дә кыз җенесеннән бит. үзем белән буладыр җиде жан Җыр кайгысымыни анда?! Синең өчен генә бит ул алар! Инде аны да тыймакчы буласынмы? —Касыйм абый, тыйганга карый торган кешеме инде сез? Мине бик уңайсыз хәлдә калдырасыз бит. Болай ярамый инде. Иремә дә ишетелүе бар. Әгәр дә. бәхетсезлегемә, Ахиярдан аерылып китәргә туры килсә, мин сезгә инде кире кайтмаячакмын, шуны һич онытмагыз. Шул кичтән башлап Касыйм, авыр булса да, Талиягә шигырьләр кушып сөйләвен туктатып, үзен гел салкын, рәсми тотарга тырышты. Августның урталары җитте. Ниһаять, атна буе диярлек койган янгыр да туктады Көн гаҗәеп матур булып ачылып китте. Күк йөзе зәп-зәнгәр, ник бер болыт кисәге күренсен! Кояшның кыздыруы да июльнекеннән һич тә ким түгел. Табигатьнең шушы сихри тәэсиреннән дәртләнгән Талия бакчада җир җимертеп эшләде дә эшләде. Ахияр аны хәтта кисәтергә мәҗбүр булды. Соңгы көннәрдә хатынының үз-үзен белми, шатлыктан очынып йөрүләрен ир эченнән генә юрап та куйды. «Аллаһы кушып, бәбигә узып йөрми микән? Шулай гына булсачы, йә Раббым! Дүшәмбе көнне Талия эшенә дә очып килгәндәй килде. Икенче катогы бүлмәсенә менгәндә ике баскычны бер итеп кенә атлады. Ачык ишектән хуҗасын күреп алгач, бераз тыйлыга төште үзе. Җылы гына исәнләштеләр. Талиянен кәефе күтәренке булуын сизеп алган Касыйм түзмәде, бераз шаяртып аласы илле: —Син бүген ишектән килеп кергәндә—«Кояшым син, аем син»,— дип әйтерлек идең, чак кына түздем. Шатлыкларын Урал таулары шае дип әйтимме? —Мина һаман аягүрә йокымсырап йөрергә димәгәндер бит инде? —Яна тормышына тәмам ияләшеп беттең бугай, ә? —Касыйм Кадыйрович. без сүзгә кереп китсәкме... Аллам сакласын! Лутчы эшкә тотыныйк —дип, Талия үрли башлаган гәп колмагын кырт итеп өзеп ташлады Ләкин шатлык дигәне, һай кызганыч, бик кыска вакытка гына килгән икән шул. Кисәк кенә үзендәге үзгәрешне сизүгә, коелып ук төште ул. Күзләреннән ихтыярсыз кайнар яшь бәреп чыкты. Көне буе күнеле күтәрелмәде. Касыйм да сәркатибендәге бу кискен үзгәрешне сизми калмады Тик ул аны үзенчә анлады. Ике аралары шәп түгел ахрысы, ничек итеп кенә бу кызган саламга ут төртеп, дөрләтеп җибәрәсе икән дип, сөенеп тә куйды әле . Күңелендәге өмет очкынын янә кабызып җибәрде бу хәл. Озын-озак уйлап тормады, үз рестораннарында утызынчы августны бәйрәм итәргә җыенганнарын әйтте дә, Талиягә ире белән парлап килергә кушты. Ахияр белән якыннан танышасы килүен дә сиздерде Әмма бу чакыру астында нинди мәкер ятканын сизмәде шул Талия, һай, сизмәде... Фирманын рестораны кала >ртасында. Болак буен ы н ин жайлы матур бер җирендә урнашкан иде Нәкъ көндезге унике тузганда кунаклар җыелышып беттеләр, нишләптер. Талияләр генә күренмәде. Менә бераздан, сонга калып булса да. Талия дә килеп җитте Хатыннын монсу йөзен, уйчан күзләрен күреп азган Касыйм тиз генә анын янына килде дә. һәр сүзенә рәсми төс бирергә тырышып. —Нигә үзен генә, парлап чакырганыек бит?—дип. салкын һәм кырыс кына сорап куйды —Ахияр игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерде, килергә риза да булганые. югыйсә. Туганнан туган абыйсы вафат булган. Ана бүген Ульянга очарга туры килде.—Таз ия дә салкынга салкын гына җавап бирде —Әйдә, безнен янга т\ргә уз. Сезнен өчен урынны махсус шунда каздырганыем— диде Касыйм. —Юк. юк. Касыйм Кадыйрович. мин монда гына утырыйм але,- дип, Тазия сак кына ишек янындарак торган урындыкка килеп утырды Гәрчә бәйрәм мәҗлесе бик күңелле барса да. ул монда үзенә ямь таба атмады Гасабилы күңеле бар вөҗүде белән каядыр алгысына иде Кая- үзе дә белми .. Тизрәк бу шау-шудан ычкыну, котылу кирәк иде ана Жаны шуны таләп итә иде Соңгы вакытларда кереп чыгарга да вакыт тапмаган, хәзер инде гел үзенеке саналган фатирына ашыкты ул. Бәйрәм нән сон анда кайтуын Ахияр хупламаса да. телефоннан сөйләшкәндә •ярар инде, үзенә кара*.—дип сүлпән генә ризалыгын бирде Хатынын үпкәләтүдән куркып кына ризалашты бугай. Тәмам кыза барган кунаклар Талиянен киткәнен сизмәделәр дә. Йортына килеп җитү белән үк дулкынлана башлады ул. Ишеген ачуга, эчтәге ят караңгылык, бушлык, тузан исе авыр тәэсир уятты. Ул тиз генә калын пәрдаләрне тартып, бөтен өйгә кояш нурлары белән жан өрде Тузан суырткычын да эшкә җикте. Кайда гына ояламаган бу тузан, дымлы чүпрәккә дә эш табылды. Тәрәзәләрне ачып җибәрүгә, бүлмәләр җиләс һава белән тулды. Эш беткәч, һәр бүлмәдә бераз утырып, шундагы җиһазларга карап жанына рәхәтлек алды ул. Бүлмәләрендәге һәр көзге каршында тукталып, үзен күзәтергә дә онытмады. «Үз өеңә кайткач, чибәрләнеп киткәнсен түгелме сон*.—дип елмайган булды, ул. Кызуланып эшләүдән битләре алсуланып китүне үзенчә юрады. «И, көзгеләрем минем, сез лә сагынгансыз ахры.яклашасыз бит. геге йорлтагылар битемдәге алсулыкны яшереп, күз төпләремә күләгә төшереп күрсәтәләр», -дип көзгеләре белән дә сөйләшеп алды. Аннары исә чистарткач ялт итеп калган савыт-сабаларын күзләре белән иркәләде. Шулай, бөтен хужалыгын барлап чыккач: «Сез барыгыз да. чыннан да, минекеләрме сон? Мәгәр Ахияр абыегызга ярый алмасам. кайтыр-егылыр урыным була алырсызмы4 Үзен ташлап киттен бит әле безне, дип үпкәлисездер инде Ахияр абый бик тә әйбәт кеше бит Анын йортында да яшәргә яратам шул. Ай-Һай. нәфесен бигрәк зур. дисезме4—Ул әнә шулай үз-үзе белән рәхәтләнеп сөйләшеп йөрде. Аннары күңеленнән: «Җитәр, жүләрләнәсен бугай инде Хәзер үзен юын. чистарын да. бисмиллаңны әйтеп, белгән доганны укы Кылган гөнаһларын өчен тәүбәгә кил, Аллаһынын ярлыкавын сора. Менә шуннан соң инде үтенә бәби җибәрүен телә».—дип җиңел адымнар белән ванна бүлмәсенә юнәлде. Талиянен бәйрәм мәҗлесеннән ничек, кайчан китеп барганын Касыйм үзе дә сизми-күрми калды Анын бүген аерата монсулыгы. юк юкта йөрәкне телгаләп алырлык итеп үзенә карап куюлары ирнен күз алдыннан китмәде, чын мәгънәсендә бәгырен сулкылдатты. Стадионда барган кониерт та күнелен жәлеп итә алмады анын. Өенә дә кайтасы килмәде Фәкать тугызлар тирәсендә генә, тән сакчысын ияртеп, өенә кузгалды Юл унае булмаса да. аяклары, ихтыярсыздан. элек Талия торган тыкрыкка борылды «Ярар, тәрәзәләренә булса да карап үтәрмен*.-дип уйлады ул. Берзаманны, йә Раббым, үз күзләренә үзе ышанмады: урам ягында! ы тәрәзәләрдә ялт иткән ут! Нәрсә бу? Йорт басучылармы? Фирмада! ыларның берәрсенә әллә ачкычын биргәнме Талия? Алай икән, нигә миңа әйтмәгән’ Нишләргә? Кирәк чагында ачкычы да юк бит анын. һай. мур кыргыры! Ни булса да булыр, дип, Касыйм ишек кыңгыравына басты Җавап юк Тагын басты. Тынлык.. Милиция чакыртырга кирәк, дип уйлады ул. Шулай да, өченче мәртәбә шылтыраткач, Талиянең эчтән: «Кем ул?»—дигән тавышы ишетелде. —Талия, син үзең генәме? Кайтышлый тәрәзәңдә ут күргәч, без, аптырап, Саша белән тикшереп карасы иттек,—диде Касыйм, гаеплерәк тавыш белән.. Ишек ачылып китте. Талияне күргәч, шатлыгы эченә сыймады Касыймның! Хәер, ул шатлыгын яшереп тә тормады. Тик куркудан, бу көтелмәгән очрашудан ап-ак булган Талия генә тынычлана алмады. —Тәмам котымны алдыгыз бит. Касыйм абый. Сез Сашадан калмагыз инде, бергә килдегез, бергә китсәгез яхшы булыр ие,—диде ул, калтыранган тавышын басарга тырышып. —Саша кайта торсын. Синең белән ачыклыйсы бер соравым бар әле. Җавабыңны ишетү белән китәрмен, курыкма,—диде Касыйм Сашаны озатып керүгә, Талияне каршысына утыртты да, сорауларын яудыра да башлады бу: —Соңгы көннәрдә нигә бик күңелсез йөрисен әле син? Ни булды? Бүтен аерата хәсрәтле идең. Монда ни өчен кайттың? Әллә начар торасызмы? —И-и, Касыйм абый, сезнең мең соравыгызга җавабым бер генә— балага уза алмыйм бит... Мәгәр мин бала тудыра алмасам, ул риза булып тормаячак...—дигәнен сизми дә калды Талия. —Йә, шуннан дөнья бетәме? Борыл да кайт үз «оҗмахыңа», берни дә югалтмыйсын ич! —Берни дә югалтмыйм, имеш. Мин бит урманда түгел, кешеләр арасында яшим, кешеләр арасында эшлим. «Иргә ярый алмады, ана сөяркәлек кенә төс»,—дигәннәрен ишетергә теләмим, хурланам. Сез шуны аңлыйсызмы? Тугры ирнен тугры хатыны, күп балалы газиз ана булып, балаларымны намуслы, иманлы итеп тәрбиялисем килә. Ни өчен бу өйгә кайттыммы?—Әйе, шушындагы байлыкны, хатын-кыз өчен уңай җайланмаларны сагынып кайттым. Куана-куана җыештырып, барына да сокланып туя алмадым. Сезгә дә рәхмәтләр укып, шушында узган матур көннәрне искә алып утырдым. Түзә алмадым, хәтта шкафтан алып, үз гомеремдә беренче мәртәбә, сездән башка, бераз гына коньягыгызны да эчеп куйдым. Менә шуннан соң, бу «ожмахны» сагыну хисләрем капма- каршыга әйләнде дә куйды. Узган матур көннәр, дидем... Матурыемы сон алар? Дүрт кыз бала үстерүче ананын рәнҗешле күз яшьләре белән катнаш төннәр матур була аламы? Минем балага уза алмавым да шуларнын рәнжеш-каргышлары түгел микән әле? Аннан сон, менә бу байлыклар мина тиешме сон әле? Нигә мин монда үземнен яраткан, мина белем биргән укытучыларымны чакырып кунак итә алмыйм? Ә менә Ахияр абыйнын йортына мин аларны рәхәтләнеп чакыра алам. Анда мондый роскошь юк. Йомшак мебельдән башкаларын барын да үз куллары белән ясаган ул. Зур эшләр, төзелешләр булса, барлык туганнары бергә җыелып эшлиләр, дуслыкларына сокланып туймассың. Түземлеге төкәнгән Касыйм: —Синен ирең дәүләт эшендә атнага ике көн ял итә. Безнең ишеләргә аның бер көне дә эләкми,—дип сүз кыстырды.—Син менә шушы фатирынны, мондагы әйберләреңне бик зур байлык дип саныйсыңмы? Чын байлыкны әле синең күргәнен юк шул. Аны син түгел, шактый зур табышлы эшкуар булсам да, минем дә күргәнем юк. Бездәге салымнар эшкуарны талауга көйләнгән. Ә хөкүмәт тирәсендә оялаган түрәләр дәүләт милкен җайлап кына, чүп кенә бәягә үзләштереп, 3. .К. У-. « 5 хәзер инде престижный фатирларынын. өчәр-дүртәр катлы коттеджларының санын да белмиләр. Әле ул гына да житми. чит илләрдә виллаларын булдыралар Чит ил банкларындагы долларларының да исәбе-хисабы юк Балалары хатыннары кибетләр, даруханәләр, ательелар, рестораннар, барлар, тагын тагын әллә ниләр тоталар. Шуларның һәрберсенен үхләренә аерым шоферлары белән джип машиналары бар. Шәһәрнең ин җайлы урыннарындагы жирләрне тиз генә үхләренә алалар, шунда ук нидер төзеп куалар да, эшләрен дә ачып җибәрәләр. Ә безнең ише гади эшкуарның төшенә дә керә алмый бу жинел мөмкинлекләр. Начар гына җирне алу өчен дә шуларнын учына акча төртә-төртә еллар буе чабасын Ә син фирма кичергән бөтен авырлык, киртәләрне белә торып... Их. Талия Талия Үзеннекеләрне генә алыйк, гомер буе колхозга бил бөгеп, күпме салымын түләп, җимерелергә торган өйдә яшәгәннәр. Сыер тоту турында хыяллана да алмаганнар. Кем сон аларның хыялларын тормышка ашыручы, ә? Ә үзенә инглиз телен өйрәнергә кем мөмкинлек бирде’ Киләчәктә сине югары белемле итүне дә фирма үз өстенә алмадымы’ Инде үзенне КХТИга да хәзерли башлаганнарые бит Гафу ит. Касыйм абый, коньягын да күңелемне кузгатты бугай. Барысы өчен дә рәхмәт. Үзегезне дә. әни белән мина кылган яхшылык- ларыгызны да беркайчан да онытмабыз. Бик еш искә алам мин сезне. Касыйм абый, сагынып искә алам. Яратканмындыр, күркәсең. Алар әнә шулай, хатирәләрне янарта торгач, гөнаһ шомлыгына каршы, төн узганын сизми дә калдылар. Ниһаять, октябрь ае Талиягә зур сөенечләр китерде. Әле көннәр ул чаклы суык булмаса да. имчәкләренең аерым гына туна башлавына һәм имчәк башларынын төсе үзгәреп, каралыбрак китүенә сәерсенми кала алмады ул. Моны Ахиярына да әйтеп карарга булды. Ә анысы бу хәбәргә сөенгәнен белдереп, серле генә елмайды. «Аларны туңдырырга ярамас, каяле. үзем һәйбәтләп җылытыйм әле»,—дигән булып хатынын кочагына алды һәм колагына: «Мин ул үзгәрешне, сина сиздермичә генә. Аллага шөкер, дип күзәтеп йөри идем инде»,—диде Көннәр үтә торды, карындагы бәби үзен торган саен ныграк сиздерә барды Ул казнын баш-аяклары һәм эчке дирбияләре белән пешкән шулпалы бәлеш таләп итү дисенме, алма катнаштырып тозланган кәбестә дисенме, әлү кагы. мичкә тәгәрәткән бәрәңге, тагын тагын әллә ниләр... Әти буласы кеше көне-сәгате белән барын да табып торды. Талия корсагын матур күтәрде Косып маташулары да бер-икедән артмады. Төскә-биткә дә әллә ни үзгәрмәде Гәүдәсе дә матур гына түгәрәкләнеп килә. Ахияр аны күбрәк һавала йөртергә тырышты Инде туачак сабыйга исемнәр лә эхти башладылар «Малай икән - Булат исемле куярбыз»,—диде әти буласы кеше. «Кызга— Назлыгөл кушарыем. Син бит гахтәр яратасын, аларны шулкадәрле дә иркәләп-назлап үстерәсең, кайчакларда көнләшеп тә куям Бу исемне дә синсн хөрмәтеңә дип эзләп тапканыем»,—диде булачак әни кеше. Менә беркөнне. Аллага тапшырып. УЗИ аппаратыннан карату өчен консультациягә киттеләр. Ахияр машинада калды. Һәм ул, килгән-киткән һәр авырлы хатын-кызны күздән үткәреп, һәрберсенә үзенчә соклана торды «Авырлы хатын-кыздан да мәхәббәтлерәк беркем юктыр бу дөнья да».-дип. соңыннан нәтиҗә дә ясап куйды ул. Әнә, берсе көчкә атлап килә. Йә. Раббым. тау кадәрле корсак, бер генә түгелдер, мөгаен Яше дә шактый күренә Барган җиреннән эчен тоткалап, туктап-туктап та ала. тыны житми ахры Өсте-башы да әллә кем түгел «Ходаем ярдәм итсен инде бу бичарага».-дип анысын кызганып калды ул. Икенче берәве—яшь кенә, корсагы шактый күренә. Йөзе нигәдер саргылт, әллә бавыры авырта микән'’ Ишектән чыгуга туктап калды. Туктады да, менә сина мә. хикмәти Хода! Кесәсеннән тәмәке белән шырпы чыгарды! Вәт жүләр. әллә тартырга маташа иңде... Әйе. бөтен фасонын китереп, тәмен белеп тартучылар шикелле суыра да башлады бу. Ахияр түзмәде, машинасыннан чыгып, ана таба атлады: -Нишлисез сез. әй. үзегезне кызганмасагыз, туачак балагызны кызганырыегыз. ташлагыз тартуыгызны! — Кахое ваше дело? Не лезьте, что мне делать, я сама знаю, не маленькая Если ты такой хороший. отвези меня в ресторан и угости,— дип хихылдап көлеп җибәрмәсенме кызыен! Ахиярның аягыннан башына кадәр күз йөртеп, оятсыз, мыскыллы карашын ташларга да тайчанмады, җир бит Б> хәлне һич көтмәгән Ахияр бөтенләй әллә нишләп китте, башына зур күсәк белән тондырдылармыни.. — Их. син юньсез, татар булмасаң—бу кадәр хурланмасыем. Милләтнең җан көеге бит син. Туачак балаң сиңа харам бит,—дип кенә әйтә алды ул. —Харам. харам он мне совсем не нужен. Наша Татария ведь богатая. будет воспитывать! А если не хотят. пожалыста, тогда американцам отдам. От них я за него и сама кое-что буду иметь. по-нят-но? Нәкъ шул вакыт, язгы кояштай, йөзеннән көлтәсе белән нур сибеп чыгып килүче хатынын күргәч, ире барын да онытып, анын каршына ашыкты. —Ахияр абый, жаным! Сөенче, сөенчегә ни бирәсен?! Йә, әйт инде, нәрсә бирәсең? Монын кадәр сөенечне күтәрә алырсыңмы икән, белмим. Егылып китсәң мин тотып кала алмам. Аякларыңа ныклап бас. яме!—Әйе. бу минутларда Татиянен шатлык тулы күзләреннән, дөрестән дә. тирә-юньгә көлтә-көлтә нур сибелә иде! — Ни теләсәң дә бирәм. тизрәк әйт кенә. —Син. кем дип әйтсәм, бик тә каты сөенериең. ә? —Әллә Булатмы? —Әйе. Ахияр абый, малай диделәр. Назлыгөлне икенче килгәндә бирербез, ә бу юлы Булатны атып торыгыз әле диделәр. Ахияр. Татияне күгәреп алып машинага килеп җиткәнче үбә-үбә барды Биттә үбелмәгән бер генә урын да калмагандыр, мөгаен Машинага кереп утыргач ул: «Ходаем мина башта күтәрә алмаслык кайгы биреп сынады. Шөкер, сынмадым, сыгылмадым, җибәргән кайгы- хәсрәте өчен ялгышып кына да аңа тел-теш тидермәдем, ризасызлык күрсәтмәдем. Хәзер менә рәхмәтен иңдерә, башта сине җибәреп гаиләмнең яна нигезен садаы. Инде гаиләм тулы булсынга ир бала бирә,—дип шатлана-сөенә тезеп китте ул. Ә күзләрендә яшь тамчылары җемелди иде Бу—кичергән бәхетсезлекләрен җинү шатлыгы белән алмашка туып килүче бәхетенен катнаш яшьләре иде. Шатлыгы эченә генә сыеп бетәрлек булмаса да. Ахияр хатынына күз тиюдән куркып, бу хакта беркемгә дә чишми торырга карар кылды. Мона Талиясен дә ризалата алды шикелле. Әмма кайсы гына хатын- кызнын карынында ир бала йөртүе белән горурланып мактанасы килмәс икән9 ' Талия дә. бу олут сөенече тел очыннан ычкынырга гына торса да. түземлеген ике көнгә җиткерә алды. Ике көн буена анын йөзеннән елмаю бер генә минутка да югалып тормады. Хәер, теле белән әйтмәсә дә. күзләреннән сибелгән очкыннар, йөзеннән бөркелеп торган якты нур. беренче көненнән үк. аның эчендә, яшерә алмаслык, олылардан- олы шатлыгы барын болай да кычкырып тора иде анысы. Бу хәбәрне беренче ишетүче фирманың хисапчысы Тамара булды, ә анын кушаматы— сер тотмас үрдәк. Аяз көндәге яшендәй, жәен яуган кардай. Касыймга да килеп житге бу янатык. Күңелендә сүнәр-сүнмәс кенә пыскып торган өмет учагына, әйтерсен лә зур бер чиләк бозлы су ордылар... Нишләргә дә белмичә, бер мәлгә ул бөтенләй югалып калды. Аннан, кабинетыннан чыгар-чыкмас. сәркатибенә күз төшерде. Анын бөтен бүлмәгә нур чәчеп. 3* тыныч кына эшләп утырганын бераз карап торгач, ишекне бәреп ябып, кәнәфиенә барып утырды һәм. уйга калды. Нишләп оныта алмый ул аны’ Күрәсен, кырык җиде яшенә җитеп, але беркемне дә болай яратканы булмагандыр шул Хатынына да яратып түгел, мәҗбүри генә өйләнде бит ул. Исерек чакның ямьсез бер кыйссасы гына булган очрашудан арына азмады ул чагында егет Дөньяга туачак бер гөнаһсыз жанны ятим итәргә намусы күтәрмәде Аннары исә китте.. Бер-бер артлы китте кызлар, китте кызлар Ә менә бөтен мәшәкать-борчулардан онытылып, ләззәтләнеп ял итеп азу фәкать Талия янында гына була иде шул. Юк. азарны ятак кына берләштермәде. Икесенен дә шигъри мон. жыр белән тулган күнелләре дә. күп нәрсәдә уртак фикергә килә алулары да һәр очрашуларын бизи, тулыландыра, үзенчә мәгънәле итә иде Талия анын өчен, һәр битен ачкан саен ташлый азмый укый торган тәмле китапка әйләнде Әйе' Укыган әсәрләре турында сөйли башласа. Касыйм аны «артистлар да шулай сөйли азмый бит».—дип рәхәтләнеп тынлый ндс Ник кенә рөхсәт итте икән сон ул ана кияүгә чыгарга? Ник кенә үзеннән базага уздыру чарасын.күрмәде? Чукынып китсение кеше сүзе' За то мазае туган булырие бит. Барысын да азып, эшкуар дусты Рафаэль шикелле Гонконгка гына китәсе иде. Күпме чакырды бит аны дусты, әнә. гөрләп эшләп ята хәзер. Андагы салымны безнеке белән чагыштыра торган да түгел икән, ничек ул баемасын... Ташкын булып арта барган үкенү хисләренә, чыдый алмыйча, хәтта үз-үзен белешмичә: «Их. син—дурак!»—дип дәү йодрыгы белән өстәленә шундый итеп китереп орды Касыйм Кырыйда гына торган сулы бәллүр кувшин идәнгә очты, чәлпәрәмә килде. Бу үтә дә кискен-сәер тавышларга сискәнеп киткән Талия кабинетка атылып кереп: —Ни булды. Касыйм Кадыйрович? Агарып га киткәнсез... Агарырсын монда...—Сонгы вакытта шактый ук чал ингән чигәсенә таянып уйга талган ир әллә көлә—әллә сулкылдый иде шунда ... — Калдырыгыз—мин жүләрне кал-ды-ры-гыз! Бөтенләй кайтып китсәгез, яхшырак та булыр. Иә—хушын,и — Гафу итегез, сау булыгыз.—дип Талия тизрәк моннан таю ягын карады., һәм икенче көнне үк. декрет ялына кадәр гүләүсез ял алып, эштән китеп тә барды. Көткән вакыт якынайган саен, Талиинен тыйгысызлыгы да арта барды Баламны зәгыйфьләндермичә генә тудыра алырмын микән? Нинди акушерка туры килер икән? Имезергә сөтем булыр микән?—Әнә шундый, берсеннән-берсе борчулырак сораулар бимазалады аны. Гәрчә табиблар килгән саен тынычландырырга тырышсалар да. хатынның үз туксаны- туксан иде. Май урталарыннан сон Талиянын корсагы чүпрәсеннән унып. күпереп күәсеннән ташырга торган камыр төсле, күзгә күренеп зурайды Ә майнын сонгы иртәсен ул шактый кәефсез каршылады. Кисәк-кисәк әле эче. әле биле авыртып китүдән «ай*, «ай» дип куйгалады. «Ни гажәп. үзе тиз ычкындыра тагы Нишләп икән? Әллә ярамаган берәр әйбер ашадым микән0*.—дип тә уйлап куйды. «Бәлки тулгак дигәннәренсн башлануы шулайдыр Яшен шактый булса да. бигрәкләр дә бернәрсә дә белмисен шул әле*.—дип үзен-үзе дә битәрләп карады Ахиярнын каушап киткәнен күреп «Карале. Булатың нишли, әле билемнән, әле эчемнән чеметә генә бит Әтиенә әйтәм бит. дигәч туктый үзе тагын. Күп тә үтми, шундый да авырттырып тагын чеметә башлый, шаян».—дип шаяртып алырга да көч таба иде үзе. Батасын тудырган вакытта да тешләрен кысып түзде «Мина башкалар шикелле сабырсызланып акырырга ярамас Чөнки мин бу баланы Раббымнан үзем ялынып сорап аюым бит Иә. Раббым. мин ничек тә түзәрмен, баламны сау-сәламәт итеп кабул итсәние!»—дигән сүзләрен, хәле кыенлаша барган саен кабатлады да кабатлады. Ниһаять, тан алдыннан бала дөньяга килде һәм шунда ук бөтен бүлмәне яңгыратып җылап җибәрде. Йә, Ходаем! Шушы сихри тавышны өчен күчме хыялланды бит ул. Ничекләр итеп шөкрана кылмыйсын! Кай вакытларда өнисе дә: «Шушы кадәр ашкынып бала теләвең хәерлегә микән...» дип куркыткалап куя иде. Кендек әбисе кулында җемелдәп торган зәңгәр күзле, түгәрәк йөзле тупыр-тупыр килгән улын күрүдән ташыган хисләрен язын бетереп кенә булмас, мөгаен. Шул татлы хисләрдән ике күзенә мөлдерәп яшь тулды: үзе көлде, үзе елады. . һай, мең газаптан соң туган татлы вә ләззәтле бу мизгелләр. - Ярты сәгать саен телефоннан чылтыратып торган Ахиярга аптырап оеткән бер шәфкать туташы: «Телефоныгызны гына әйтегез, без үзебез хәбәр итәрбез».—дип кенә котылган иде. Инде ниһаять, вәгъдәләрен онытмыйча, нәкъ сәгать өч тулганда бу шатлыклы хәбәрне Ахиярга ирештерделәр Шуннан соң гына кызының тугач та төшергән фоторәсемнәрен. үзалдына сөйләнә-сөйләнә, җыйнап алып куйды. «Менә кызым, кара күзем, без синең белән икәүләп төне буе эненнен таза-сау булып тууын теләп утырдык. Ниһаять, әле генә син калдырып киткән фани дөньяга Булат энең туды. Синең бу матур рәсемнәреңне мин ана да күрсәтермен әле. Бераз үскәч, ул да безнен белән, туган көннәрендә синең каберенә килер, чәчәкләр китерер, син бит минем бердәнбер апам булгансың, дияр. Аллаһы боерса! Эх, балакаем минем, белсәң иде үзәкләрем өзелеп сагынганымны, «Кара күзем, карлыгачым»—дип сөя идем үзенне. ә син: «Әтием, бәгърем, мин сине бик яратам шул»,—дип елмаеп муеннарыма сарыла идең»,—ул әнә шулай һәр фоторәсемне үбә- үбә өстәл тартмасына салып куйды. Үзенен күзләре мөлдерәмә яшь иде. Өзгәләнеп кызын сагынудан һәм беренче малае туудан ургылып чыккан шатлык белән катнаш сагыш яшьләре иде алар. Дивардагы фоторәсемнәрдән күзәтеп торган Сәриясе: «Без дә сине бик сагынабыз да. нишлисең, язмышыбыз шулай булган... Ә син борчылма ул кадәр, хәзер алар икесе дә изрәп, бик тәмләп йоклыйлар. Бар, син дә йоклап ал»,—дия кебек иде. Баланы Кама буендагы йортта көттеләр. Сембердән әби белән бабай берничә көн алдан килеп өйне җылыттылар, мунча яктылар, чәчәкләргә мул итеп су сиптеләр. Талия яраткан шулпалы бәлешне пешерергә әзерләнделәр. Авылдагы әбисенен дә сынатасы килмәде Бала өчен үзе сырган атлас юрганын, киезен, мамык мендәрен, үзе пешергән чәк-чәк. бавырсакларын һәм каклаган казын да кушып, такси белән килеп тә җитте Каршысына каударланып чыккан кода белән кодагыйны күргәч, анын йөзеннән сибелгән шатлык нурлары бөтен Кама буен яктыга күмәрлек иде шикелле. —Аллага шөкер, сезнен дә килгәнегезне ишеткәч, сөенечем эчемә сыймады. Кияүне дә борчып тормыйча гына, икесенә дә суприз ясыйсым килеп, туры монда килдем. Беренче оныгымны сезнен белән бергәләп каршылыйсым бик тә килде. Өйләнешкән көннәреннән үк кызымны зурлаганыгыз өчен Раббым үзегезне дә зурласын! Машинадан алган бүләк, күчтәнәчләрне күреп —И-и, кодагый жаным, син бигрәк зурдан купкансың ич, рәхмәт төшкере! Каклаган казыңны күргәч, киявен егылып китмәсә ярый инде...— дип кода әйтә башлауга, кодагый, аны бүлдереп:—Чыннан да Ахиярымның болай ук яраткан ризыгын белмим мин Анын белән корсаклы чагында каклаган каз дисәләр дә, шундук авызымнан сулар килерие, ул гынамы, калтырана ук башлый ием. Тугыз ай буена ашадым мин каклаган казны Әтәләре бетә-бетешкә табып кына торды. Бәрәңге белән каклаган каз ашап, артыннан кара әпәй белән биш-алты чынаяк куе сөтле чәйне эчеп кәк итеп йөри торганыем. И-и, безнең дә барые бит яшь чаклар... Хәзер менә. Аллага шөкер, оныкларыбызны көтеп алабыз. Күп тә үтмәде, өзлексез машина кычкыртуын ишетеп, кода- кодагыйлар дәррәү капка ачарга йөгерделәр. Машинадан бала күтәреп, авызын колагына кадәр ерган Ахияр чыкты. —Өгәй. ата хакы зур булса да. шөкер, син инде күп оныкларынны беренче булып кулына алган кеше. Мин бүген улымны түземсезлек белән беренче оныгын көткән дәү әнисенә бирим әле!—диде ул тантана белән Шәргыя куенындагы оныгыннан күзләрен дә ала азмыйча иң бәхетле мизгелләрен кичерде. «Йә. Ходаем! Сабыемны да рәхмәтеннән ташлама?»- дип, мөлдерәмә тулы шатлык яшьләренә ирек куйды. Кодалары үзен кочаклап алганнан сон гына биемилласын әйтеп, оныгын кода кулына тапшырды Өйгә азып кереп үз караватына салгач, аны бишәүләп сырып аздылар һәм һәркайсы. базага карап, үзенчә, тын гына уйга казды Беренче булып кодагый сүз башлады —Рәхмәт. Талия, үзем өч бала тудырып, үземә ник берсе охшасын Бары да әтиләре төсле: озынча йөзле, кап-кара чәчле, шомырт кара күзле булдылар. Ә бу бала, сөбханалла, күзем тимәсен, мина охшап, түгәрәк йөхзе. зәнгәр күзле булган бит. —Әнәй. чәчләре бөдрә, ияге безнен малайныкы төсле матур гына батып торган туганнар да булмады микән безнен нәселдә?—дип сорап куйды Ахияр. — И-и. улым, кем хәтерләп бетергән инде аны. Ә-ә-ә, секлен Мәсхүдәнен улы бөдрә чәчле бит Димәк Булатыбыз безнен якка тарткан, балакаем. —Мәсхүдәнен ире үзе бөдрә чәчле бит,—диде Ахияр. Бишектәге бала әле бишкә төрләнә, диләр. Мин үзем дә түгәрәк йөхзе. зәнгәргә охшаганрак яшькелт күзле бит Бәлки әле ул минем якка да тарткандыр.— дип Талия сүзсез генә уйга калган әнисенә борыл ды —Әни. Булатны бүген әнкәй белән бергәләп, сез коендырырсыз инде, яме Мин карап, өйрәнеп торырмын, үзем тотынырга куркам әле,—диде Кара син аны. читтән карап торып кына өйрәнмәкче. Үзең катнашмый өйрәнеп булмый аны. Бүген минем белән, ә иртәгә кайнанан белән бергә коендырырсыз Мина иртүк китәр1ә кирәк. Өйдә күрше Зөлкамал карчыкны гына калдырганыем.—дип Шәргыя эшне үзенә кирәгенчә җайларга уйлады. Мунчага кереп бикләнүгә үк Шәргыянен беренче соравы болай булды: —Кызым, кияүнен Касыймны күргәне бармы? —Анык кына әйтә алмыйм шул. әни. Балан кемгә охшаган, дип уйлыйсын? Кияү шикләнгән төсле күренде мина Әллә инде, балакаем —Син дә йөрәгемне бозма инде, ичмаса. Шикле шикләнер, чикмәнен бөркәнер, дигәндәй, әллә ниләр юрап утырма әле монда... —Юраганым юш кына килә күрмәсен инде берүк. Кияүне бигрәкләр дә яратканыем шул Кодалар да сокланып туя алмаслык кешеләр бит Шөкерләр итеп кенә яшисе урынга, нишләпләр генә ялгышып китген икән сон. базакаем? -И-и, әни. кияүгә чыгып. Касыймны ташласан, рихз-бәхил түгел дип баштук кем әйтте син! Нәчәльник хатыннарының күбесе сөяркә тотазар икән, дип тукып торучы да син түгелме соң?! Онытмагансындыр әле. унтугыз яшемдә үк. Касыйм абый сиңа өй салып бирергә вәгъдә биргәч, ашка чакырганнарые дип, безне кич буена ялгыз калдырып чыгып киткән әни кеше—син түгелме сон? Бабаем исән булган булса, янымнан кич буена түгел, бер минутка да китмәгән булырые Каян килгән ул сина шул кадәр акчага, байлыкка хирыслык? Инде ул чир мина да йокты бугай. Ә менә үзен хәзер мине гаепләргә маташасын.. 6вхсте Б „в,а и Т^ И" Нт^НЛереП1< ' ренеп матурайды. Ана булу башласа, әниләргә генә хас итеп тәмләп кенә ачуланган булды. Их, күңеленең бер читен кара мәче тырнагандай тырнап торучы шиге дә булмаса. Ахияры да соңгы вакытта салкыная төшкән күк шул. Эше дә бик авыр, соңгы вакытта заказлар юк, эш тә юк. Салымнар арта бара, эшчеләрнең ризасызлыгы үскәннән-үсә, дип борчыла ул Каян килеп настроение булсын.. Болай да җитди кеше, өстәвенә, төннәр буе докторлык эше белән утыра, чыдаган башына рәхмәт инде»,—дип үзен-үзе юатып та куя Талия Әмма өйдә бала мәшәкате арта барса да, иренә булган игътибарын һич киметмәде ул Ризыкларны да тәмлерәк итеп, төрләндеребрәк әзерләргә тырышты Кайбер көннәрне аяктан егылырлык булып арыса да, чыраена чыгармады, зарланмады, түзде. Беркөнне, һич уйламаганда, Ахияр Талиянең өстенә әйтерсең лә боздай салкын су койды—яңалык әйтеп ташлады: —Бу якшәмбедә фирмагыздан сезне котларга килергә җыеналар,— диде ул. Безне димәде, сезне диде.—«Сәгать уникеләргә килеп җитегез, су коенырсыз, чын авыл мунчасында парланырсыз, рәхәтләнеп ял итеп китәрсез»,— дип чакырдым Булат та исәйде, матурайды, хәзер аны кемгә дә күрсәтергә була. Минем заводтан соңарак килерләр, Алла боерса... Бу хәбәрдән Талия тәмам каушап калды. —Ничек—«сезне»? Кемне—«сезне»?—диде ул, сагаеп. —Булат белән сине инде, билгеле... «Ә нигә: «безне»—дип әйтмисең?»—дип сорарга бик талпынса да, дәшмәде Талия, авызына су капты. Ниһаять, якшәмбе җитте. Килделәр. Касыйм, Тамара, хәзерге сәркатип Света балага затлы төргәкләргә төрелгән кыйммәтле уенчыклар бүләк иттеләр. Талиягә ял акчасы итеп, итле мен сум акча да китергәннәр. —Бик зур акча бит бу... Ул үзе шактый ким көтә иде,—дип куйды Ахияр. —Анын электән калган акчалары да барые,—диде хисапчы Тамара, ә үзе тиз генә директорга карап алды. Аннан өчесе дә чиггәрәк торган база арбасын сырып алдылар. Бәби кунакларның әле берсенә, әле икенчесенә. зәнгәр күзләрен җемелдәтеп, елмая башлады. Бераздан исә кычкырып ук көлеп җибәрмәсенме малаең! Кунакларны тәмам әсир итте, бит әй, боларга сүз әйтергә дә форсат бирмичә, тыпырдап торган аяклары белән кагылып киткән уенчыкларның чылтырауларына кушылып чыркылдый да чыркылдый гына бит... —И-и, улым, син бүген бигрөкләр дә арттырасын әле, күз тияр дип тә тормыйсың. Матур апайларны күрдем, дип куанасын инде, име, егет кеше шул син. Көннәр буе диярлек бер үзен шул. Әтиең эштә, әниеңнең йорт мәшәкатьләре исәпсез,—шулай дип, Талия килешле итеп кенә Ахиярына карап алды. ^ Гадәттә, бәби котларга килүчеләр мондый вакытта: «Кемгә охшаган.», «Кай җире кемнеке9»—дип шау-шу килеп алалар. Гаҗәп, бүген андый хәл булмады, әмма дә барыбер «Сөбханалла!»ны күп әйттеләр, билгеле. «Сер тотмас» Тамара исә берничә мәртәбә әле Булатка, әле директорына мәгънәле генә карап алгалады. Ә Света, астан гына, Тамаранын касыгына тагын да мәгънәлерәк итеп төртеп куйды Беренче булып баланы Тамара кулына алды, мактый-мактый сөйде. Шул вакыт кызык хәл булды. Касыйм балага каршы басып, иреннәре белән чөңгерә башлады. Ә сабыйның куллары Касыймның күзлегенә кагылды һәм күзлек җиргә очты. Ьу хәлдән күңеле тулышкан ир яшьле күзләрен яшерә алмады Беркавемнән сабыйның куллары тагын аңа таба^сузылды. Бу юлы баланы кулларына алмыйча булдыра алмады Касыйм. Иә, Раббым, бер-берсенә карап торган зәл-зәнгәр күзләр, түгәрәк йөз, матур гына батып торган иякләр... Болар гына җитмәгән—икесендә дә бөдрә чәч. Әле генә Тамара кулында очынып торган малай, инде хәзер Касыймның күкрәгенә сеңеп беткән диярек. тыныч кына тик ята. Ниләр уйлап ята икән бу. ә? Хәер, озакламый анысы да билгеле булды ирнен күкрәген, кендек турын, бар вөҗүден рәхәт җылытып, кайнар агым җәелде, һай. яна туган үз сабыеңның гөнаһсыз-илаһи вә газиз исеннән дә ләззәтлерәк ни бар икән тагын бу җиһанда, йә?! Касыйм, базаны яратып, күкрәгенә кысты. Бу хәлдән каушап калган Талия тиз генә: -Касыйм Кадыйрович. бирегез әле үземә, аргандыр инде, базакаем,—дип. кабазанып. улын кулларына алды. Әле ярый бу минутларда яннарында Ахияр юк иде Ни вакызта киткән ул? Бераздан хужл кунакларны агзы-гөлле чәчәк түтәлләре уратып азган мәйданчыкта көйләнгән өстәлгә чакырды. Табындагы сый гаять мулдан иде Әмма элек Талия пешергән тәмле ризыкларны ашап туя азмаган Касыймнын тамагыннан бүген бер тәгам ризык үтмәде. Күңеле дә күтәрелмәде. Котлавынын да сүзе сүзгә ятмады, өчле-тугызлы гына килеп чыкты Ул тизрәк китү ягын карады. Кунакларның тиз китүенә хужа да канәгать калды. —Мин бераз үз эшләрем белән утырыйм әле. Бала йоклаганда син дә ял итеп аз,—дип өйгә кереп үк китте. Саф һавада база изрәп йоклый Тик менә әнисе генә жанын талкыган борчулы уйлар өермәсеннән арына алмады. Кунаклары белән бергә булган вакытнын һәр мизгелен күз алдыннан уздырды ул. Касыймнын: «Чакыруыгызга зур рәхмәт*.—дип китүе аны үтә дә шикле уйга салды «Димәк ки. Ахияр абый үзе чакырган булып чыга түгелме сон? Ә ни өчен, нинди максат белән?*. Төнге уникеләрдә бала имезергә уянган Талия, янында ире юклыгын күреп, аптырап калды Коридорга төшкән ут шәүләсен күргәч кенә •Әле һаман язып утыра икән—дип уйлап, тынычлана төште. Шулай да янына кереп чыгасы итте Ишекне ачуга, ут яктысында, кәнәфиендә утырган җирендә йоклап киткән ирен күреп, жәлләп үк куйды. Күзе, ихтыярсыздан. өстәлгә төште Анда Булат белән кызы Гөлнаранын бер айлык вакытларында төшерелгән фоторәсемнәре ята. Талия тагын күнелсеэ уйларга уралып, ничек килеп керсә, шулай әкрен генә, аяк очларына гына басып чыгып кизте. Шул көннән башлап. Ахияр анын йокы бүлмәсенә кермәс булды. Эшеннән дә сонарып кына кайта башлады Кайтуына Камада су коенып ала. Аннан тиз генә кичке ашын капкалый да. кабинетына кереп, фәнни эшенә утыра. Электәгечә өйгә шатланып кайтып керүләр, хатыны пешергән ризыкларны мактый-мактый тәмләп ашап, көлешә-көлешә сөйләшеп утырулар Кая кизте ул бәхетле чаклар?! Матур төш шикелле генә калдылар Монарчы бәхетле-тату гына барган тормыш. Касыймнар килеп киткәннән сон. икесе өчен дә тоташ газапка әйләнде. Тиздән, бик тиздән икесе өчен дә авыр сөйләшү булачагын да. араларында кара мәче булып сөекле баласы ятканын да чамалый иде Талия. Көннәрдән беркөнне Ахияр эштән иртәрәк кайтты һәм хатынын каршысына утыртып, сүз башлады: —Талия, минем сезгә салкынаюымның сәбәбен ачыкларга теләмисеңме? —Төп хезмәтен лә авыр, анын өстенә. җитмәсә, нинди зур фәнни эшен бар. сине борчыйсым килми. Үз жаен белән, вакыты җиткәч, үзен аңлатырсың әле.—дигән булды хатыны. Мин иртәгә эш буенче Самарага китәм. Аннан туры Мәскәүгә очачакмын Канчан кайтып җитүем дә билгесез Юлга чыкканчы, берничә соравыма жавап ишетәсем килә. Талия, син кайчаннан бирле ике тормыш белән яшисен? Ахияр абый, мин бер генә,—Талиянен тавышы калтыранып китте.— Син корган тормышта гына яшим бит. — Мәгәр алай булса, нигә бала минеке түгел? Талия өчен авырдан авыр, ин авыр, хәтта дәһшәтле, әмма күптән көтелгән сорау иде бу. Бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте Чәч төпләреннән башлап бармак очларына кадәр кызыша башлады «Нишләргә Ничек җавап бирергә? Җылап җибәрмәсәм генә ярарые, сабырлык бир бер Аллам!»—дип теләде ул. — Касыйм безгә килгәч тә, баланы күрү белән, үз баласы икәнен шундук таныды бит,—дип һөҗүмен дәвам итте ир. Үзең дә күреп тордын Светанын Тамарага ни өчен төртеп куйганын да күрден... Мәгәр син: «Юк, ялгышасың»,—дип расларга телисең икән, (мин мона шат кына булырыем) һәммәсен дә ДНК анализы аркылы ачыкларга мөмкин. Әгәр дә син риза булсаң, безнең веналардан алынган кан ДНК анализы өчен Мәскәүгә җибәрелә Мәгәр син каршы булсаң, мин бу анализны ясатуга фәкать суд аркылы гына ирешә алам. Уйла, кайсын сайлыйсын? Талия телсез калды. Әле анык мондый ДНК дигән анализлар турында ишеткәне дә юк иде. Бер мизгелдә кеп-кечкенә нарасыенын кан тамырына энә белән керүләрен, үзенең суд каршында басып торуларын күз алдыннан \ддырып. әле агарды, әле күгәрде ул. Шулчак бала уянып тавыш бирмәсә, кем белә бит аны: нинди карарга килгән булырые... —Баланы беразга имезми тор, җанны тынычландыра торган тамчыларны күбрәк тамыз да, кайнаган җылымса су белән эчеп җибәр. Аннары баз белән сөтле чәй эчеп куй, миңа да яса, Булатны минем белән каздыр, үзен ничек тә тынычланырга тырыш,—диде Ахияр, ниһаять, тавышын йомшарта төшеп. —Минем кичке ашка дип пешергән пылавым бар, бәлки ашап та алырсың,—Талиянен дә күңеленә бераз җылы йөгерде, ул улын үз кулына азмакчы булды. —Пылауны үзенә дә сал, син аны тәмле итеп әзерлисен, аша тынычлап кына. Ир балага ир кеше кулын тоеп яту кирәктер дә инде ул... Тыныч кына ята бит әле, җыларга да исәбе юк шикелле. Иренең балага да, үзенә дә йомшарып, игътибарлы булып китүе, үлән тамчыларына караганда, шаять, мен мәртәбә шифалырак булгандыр Сүзсез генә шактый озаклап ашадылар. Аш артыннан кайнар чәй эчтеләр. Ир белән хатын арасындагы бу унайсыз, авыр тынлыкны ара- тирә гөнаһсыз сабый гына: «ү-ә-ә—ү-ә-ә», «гы-гы-гы» дип үз телендә бозгалап куя иде... Иртәгесен Ахияр аларны, үзе югында яшәргә җайлырак булыр дип, Казандагы фатирына алып кайтты. Әмма киткәндә: —Мин кайтканчы ныгытып уйла! Касыйм белән дә сөйләш. Мәгәр, шикләнеп, баладан баш тарта икән, ул да ДНК анализын ясата ала. Анын мөмкинлеге миңа караганда күпкә зур. Әгәр дә бала аныкы икән, мин бу хыянәтеңне күтәрә алмаячакмын. Акча шкафта, кирәгенә тот, аптырап ятма,—диде дә, үпмичә генә саубуллашып чыгып та китте Самарада ул Хәмитләрдә тукталды. Беренче кичне үк: «Урам әйләнеп керик әле»—дигән булып чыгып киткән ирләрне көтә-көтә, Зария тәмам борчуга төште. Ахияр хатынының ике тормыш белән яшәвен. өзелеп көтеп алган тәүге малаенын да сөяркәдән булуын әйткәч, Хәмит үз колакларына үзе ышанмады: —Юк, юк!—диде ул өздереп. Мөмкин түгел! Хаталанмыйсын микән? Көнләшүдән генә түгелме? — һай, шулай гына булсае да бит. Юк шул, үзең беләсең бит инде, мин бервакызта да шикләнүдән генә нәтиҗә ясый торган кеше түгел. — Шулай да, бик ашыкмале син... Кырт кисмә! —Башта Ходаем, иң газиз кызым белән сөйгәнемне салкын гүргә салып, ачы хәсрәтен биреп сынады. Инде бераз тынычлана төшеп, бу хатынымның сөяркәсеннән туган баласын минем кулларыма салып сынавы нигә кирәк булды икән? Озак уйландым инде мин бу турыда, җавабын да таптым шикелле Күрдем дә-гашыйк булдым, дип кенә кабаланып өйләнергә унсигез яшьлек егет түгел, кырыкны тутырып килүче ир ләбаса. Җиде кат үлчәгәч кенә кисәргә кирәклекне кем-кем, мин дә бе тмәгәч Талиягә мин бүтән ышана алмыйм Ышанычын югалткан хатын белән яшәү—ул инде тормыш түгел, үзенне күрәләтә тәмуг газапларына салу гына...' Сонгы салам бөртегенә тотынуын чамаласа да, түзмәде Хәмит, әйтә куйды: —Яратасын бит син аны. Яратасын! —Шул яратуым хакына гафу итәм икән, бу инде минем сынуым булачак. Сәриям белән Гөлнара кызым мине гафу итмәячәк —Ахиярның тавышы калтыранып китте. Үзе өчен кадерле булган бу исемнәрне телгә алуы авыр иде ана. бик тә авыр иде —Гомерем буе ул изге жаннарнын бәддогасына дучар булырга теләмим. Читен мина. Хәмит, бик тә читен. Йөрәкне бернишләтеп тә булмый икән шул. яраттым бит. Хәмит, яраттым, сина рәхмәтләр укый-укый яраттым Авырга узганнан сон хәтта Сәриямә тиңләштерә башлаганыем бит. жүләр.—дип йөзе буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөртеп атлы ул. Хәмиткә бу сүзләрне тынлап тору, бигрәк тә Талиянең бер ир до гафу итә алмаслык хыянәте турында ишетү авыр иллә дә читен һай. читен дә булды Ләкин ул бу мәлдә янә шунысын да бик ачык анладьг үзенә якын бу ике жанны элек ничек итеп димче һәм шаһит сыйфатында жинел генә кавыштырган булса, хәзер инде эшне зур фаҗигага җиткермичә генә, артык катлауландырмыйча аларнын аерылышуларына ярдәм итү дә анын өстенә төшәчәк. Хәмит, бер атналык ял алып авыру әнисенен хәлен белеп килергә шеш иде Ахиярны Мәскәүгә озатуга, машинасын кабызып, туган авылына юл тотты. Юл унаеннан Талиягә керде. -Кем дип торам, и-и. минем канатсыз фәрештәм икән,—диде Талия, анын килүенә шатланып Ахияр абый Самарага киткәние, сезгә кермәдеме'’ -Минем авылга кайтыш, әнинен хәле әйбәт түгел. Сезне дә авылга апкитмәкче булам. Ахияр әле бер атнасыз да кайтмас. Хәзер миңа кимендә бер сәгать йоклап алырга кирәк Булатыбыз кайда сон әле? Күрәсем килә үзен. —Ул лоджияда йоклый. —Ярый алайса, машина сезнен тәрәзә каршында, бераз күз салгала, яме. Сөйләшәсе сүзләр байтак, әмма сонрак. Талия, ни дияргә дә белмичә, сәерсенеп калды. «Нәрсә булса да. жүнлегә түгелдер бу Хәмит ниндидер шомлы хәбәр алып килмәде микән*.—дип тә уйлап куйды. Шулай да, авылга кайтасы килә иде анын. «Ахияр өйдә югында бигрәк әйбәт булыр»,—дип кирәк әйберләрен хәстәрләп тә куйды. Хәмит сүзне каян башлап җибәрергә дип интегеп утырганда, ачык лоджиядан база елаган тавыш ишетелде. Ана кушылып, үч иткәндәй, аш бүлмәсендә чәйнек тә сызгырып жибәрде. — Бар әле, Хәмит, арбасында килеш кенә Булатны аш бүлмәсенә азып кил Киткәнче бераз ашап- эчеп алырбыз,—диде Талия Үзе янына ят абыйнын килеп басканын күреп, бала елавыннан туктады Хәмит ана карап-карап торды да: «Ахияр ниемә дип коточкыч зур акчазар түгеп. ДНК ясарга уйлый икән? Кемнеке икәнлеге бодай да күренеп тора бит инде .«—дигән уйдан туганы өчен жаны телгәләнде .Аннары Талия ишетерлек итеп: «Сөбханалла! Күз тимәсен, бигрәкләр дә матур егет икәнсен!»—дип куйды Ана кешенсн күңеленә бик хуш килде бу сүзләр Ә хуш килмәслекләре алда иде әле.. —Их, Галия, мин сиңа ничек ышанганыем бит...—дип, ниһаять, Хәмит күңелендә җыелганын чыгара башлады. —Ә син, болай да коточкыч хәсрәт кичергән Ахияр абыйга бер ир дә күтәрә алмый торган өр-яңа ачылардан-ачы хәсрәт ясагансың. Ә мине нинди хәлдә калдырдың? Бу сүзләрдән сон Талия бер кызарды, бер агарды, тик тел тибрәтеп сүз әйтерлек көч тапмады. Ахиярның үзенә биргән бәясен ишеткәч кенә телгә килде ул. — Юк. Хәмит, дөрес түгел, кияүгә чыккач бер мәртәбә, бары бер мәртәбә генә ялгыштым. Ул Ахияр абый Ульянга киткән көн, утызынчы август, мөстәкыйльлек алуны бәйрәм иткән көн иде. Шуннан шул, бәйрәмнән соң үз фатирыма кайтып кундым. Тәрәзәдә ут барын күреп, сон гына Касыйм абый килеп керде. Күрәчәгем булгандыр инде, каршы торырга көчем җитмәде. Ник кенә бардым шул мөстәкыйльлек бәйрәменә?.. —И, Талия, причем монда мөстәкыйльлек бәйрәме, үз мөстәкыйльлегеңне саклый алмагач. Түзмәде хатын, мөлдерәмә тулган күңеленә ирек куеп, елап җибәрде. —Җә иңде, җә, хәзер безгә юлга кузгалырга вакыт. Син, шулай да, кая киткәнеңне әйтеп язу калдыр Ахиярга. Ул минем монда керәсемне белмәде. Бәлки әле гафу итеп, сезне кайтып та алыр, кем белгән... Ярата бит ул сине Ишетәсеңме? Я-ра-та Талия бераз уйланып торды да, кәгазь-каләм алып яза башлады. Әмма бетмәс-төкәнмәс күз яшьләре, коеп яуган яңгыр төсле туктый алмый, өзлексез акты да акты. Каләм карасы белән түгел, күз яшьләре белән язылган хат иде бу Берничә сүзгә сыеп беткән, әмма бер йөрәккә сыеп бетә алмаслык коточкыч фаҗига ята иде бу хатта... Ахияр абый! Без әни янына авылга киттек. Сиңа барысы өчен дә рәхмәт, зур р-ә-х-м- ә-т' Гафу итмэсегезне беләм, шуңа күрә сорамыйм да. Тик мин син уйлаганча ук бозык кеше түгел... Соңгы сәламем белән Талия. Кызы белән оныгын күрү шатлыгы эченә сыймады Шәргыянең. Иртә таннан кичкә кадәр, ару-талуны белмичә (аягы җиргә тимәде!), пешеренде-төшеренде. чәйгә чакырылмаган күрше-күлән, туган-тумача калмады Кая гына барса да. көтү куамы, кибеткә төшәме, сөт тапшырамы—телендә гел оныгы булды, аны мактап бетерә алмады. Талия үз хәсрәтен әнисенә сөйләргә базмады. Аның бу чиксез бәхетле көннәрен кара болыт каплавын теләмәде. Көтмәгәндә йөрәгенә кара кайгы салып, әнисенең кояштай балкып торган йөзен саргайтасы килмәде. Авылда болай да кешенең төрлесе бар: көнчесе дә, гайбәтчесе дә хәттин ашкан «Шәргыянең бүртсе улый... Кызы турында төрле гайбәт таралганда койрыгын кысып кына йөргәние, хәзер тәмам әллә кем булды. Көн дә кунак жыя. Тоташка оныгы белән мактануыннан гарык булырсын, билләһи».—дип, әнисенең зарыгып көтеп алган шушы бәхетен дә күпсенүчеләр табылды. Талия бер ялгызы гына эчтән янды, көйде, шулай да, өметсез шайтан дигәндәй, үзе көн дә Ахиярдан хәбәр көтте. Кызынын моңсуланып киткән йөзен күреп, ана да шөбһәләнми калмады анысы. Әмма тупырдап торган оныгын күрүгә, анын «ә-гье», «әвбс»ләрен ишетүгә, шик-шөбһәләре шунда ук төпсез чиләктән аккан су кебек юкка чыга иде. Августнын урталары якынлашып килә. Көннәр шулкадәрле дә күркәм-матүр. кояшлы тора Кыска гына вакытлы яңгырлар юл тузанын басып агачларны юып, һаваны сафландырып җибәрә. Көзнен якынлашып килүен белдергән бер генә чалым да күренми әле. Авыл табигатенең 44 гедчечак гллииц үзенә күрә бер төрпе гүзәллеге Талиягә Кама буйларын, андагы чәчәкле сихри бакчаны, мунча кыегына оялаган пар күгәрченнәрнең чөкердәшкән- гөрләшкән, үбешкән вакытларын Ахияр белән бергәләп карарга яратуларын торган саен ешрак исенә төшерә. .Андагы ике катлы йортның кояшы бүлмәләрендә аерата корсаклы чагында, гел кадер-хөрмәттә булып, ханбикәләрчә генә йөргән көннәрен үзәкләре өзелеп сагына ул... Шулай бер кичне, тәмам эче пошуына чыдый алмыйча, ул ишегалдына чыкты, рәшәткә бхендагы эскәмиягә килеп утырды. Битләрен назлап тын гына жил исте Жанына рәхәт төнге авылның саф һавасыннан күнеле хушланып китте Талиянен. Авыл тып-тын. Көне буе эшләп арыган халык изрәп йоклыйдыр Тик бик еракта, авылның теге башында ук булса кирәк, бер эт өргәләп куя. ни җитмидер... Абзардан кырт-кырт итеп сыер күшәгәне ишетелә Бу авазлар төннен тынлыгын һич тә бозмыйлар, киресенчә, тагын да тирәнәйтәләр генә төсле. Әнә. түбән очта, илаһи тынлыкны ертып, кемдер гармун уйнап җибәрде Бераздан ана җыр кушылды, сүзләре әлегә аңлашылмый. Жыр якыная барган саен, сүзләре дә ачыклана төште Ялгыз каеннардан ялгыз Иттең бит җаныкаем Кем өчен монлана ул? Ялгыз калуында кемне гаепли'’ Шул «ждныкаем»нын өй түреннән җырлап үтеп йөрәген басамы? «Ә миңа сон нишләргә кала?*—дип. түзә алмыйча, ачыргаланып елап җибәрде Талия. «Сабыр ит. күтәрелеп мина кара, мин дә гомерем буе ялгыз йөзәм бит Елаганынны ишетеп, сина иптәш булыйм дип. кара болытны куып җибәрдем әле менә, йөзенә генә түгел, күнеленә дә яктылык сибим әле бер», дигәндәй, күктә түп-түгәрәк тулган ай пайда булды. Әгәр сукмакта энә ятса, ул да күренерлек бу яктылыкка тан калып. Талия күккә бакты. Күзләре чагылудан куллары белән битен каплап, күз яшьләрен сөртеп атлы Чыннан да. тынычланып та китте шикелле. Чү' Колагына машина тавышы ишетелде түгелме сон? Әйе, әйе. машина! Тыкрыктан алар урамына керде бугай Әйе шул' Менә капка турына килеп тә туктады.. Кем булыр икән бу. әй?! Талия хәтта үзен-үзе белешмичә «Ахияр абый, җаным'»—дип кычкырып капкага ташланды, калтыранган куллары белән капка биген ача алмыйча азапланды. Ә үзе «Хәзер, хәзер. Ахияр абый, хәзер ачам!- дип тәкрарлавын дәвам итте. Ниһаять, капка ачылды, Талия баскан урынында тораташтай катып калды. Каршысында авызын колагына кадәр җиткереп елмаеп, күнеле күтәренке чакларда гына шигырь юллары белән сөйләшергә ярата торган Касыйм берни булмагандай, басып тора, ә үзе. бар дөньяны яңгыратып, такмаклый: Йөрәгемнең януларын Сизсәң дә. сигчәсәң дә Ятларга калдыраммы соң9 ! Сөйсәң дә. сөймәсәң дә. Син минеке, үземнеке. Сөйсәң дә. сөймәсәң дә! Шулай диде дә бу. аптырап калган Талиясен кайнар кочагына кысты Шундый итеп кысты ул. хәтта сөйгәненең җан авазы белән ыңгырашып җибәрүе дә каяндыр кысылып кына чыккандай булды. —Улым ни хәлдә9 Авырмыймы, үсәме? һаман да шулай матурмы9 Әмма Талия дәшмәде. Жавап ишетелмәгәч тә аптырап тормады Касыйм, гадәттәгечә көр тавышы белән бөтен ишегалдын янгыратгы: —Син нәрсә, үпкәләдеңме әллә? Тиз генә кайталмадым шул, эшләрем күбәеп китте бит Ә син Ахиярны түгел, мине көтәргә тиешиен ләбаса. ~ Мин берни дә акламыйм Ахияр абый әллә сина да барып җиттеме9—дип. Талия дә. ниһаять, авыз ачып сүз әйтә алды — Ник, Хәмит берни дә әйтмәдемени? — Нәрсә әйтергә тиеш иде соң ул? —Сиңа килгәнче, ул бит башта миндә булды. Ахиярның Самарада сөйләгәннәрен барын да мина сөйләде —Ә мина, ни өчендер, бу турыда берни дә әйтмәде ул. Касыйм абый, син монда улыңны күрер өчен генә кайттыңмы? Ишег&чдындагы машина тавышына сискәнеп уянган Шәргыя, кунакны күргәч, үз күзләренә ышанмыйча «Бә-тәч, бу ни бу, өнемме сон, әллә төшемме?»—диюдән битәр берни дә әйтә алмыйча ык-мык килеп, әрле-бирле йөренде. —Әни. тынычлан әле, яме. Лутчы чәеңне куеп жибәр. Болай син агу ашаган таракан шикелле инке-тинке киләсең, соңарак барын да анларсын,—дип. ике арада туган киеренкелекне көлкеле-шаяруга борып жибәрмәкче булды Талия. —Ни-нәрсәдер дип шикләнгәнием шул аңы. И, бала, бала... Тагы ниләр күрәселәрем, ишетәселәрем бар икән... Йә, Ходаем, рәхмәтеңнән ташлама инде берүк... Касыймның бала арбасы янында улына йотлыгып-йотлыгып карап, анын уянуын түземсезлек белән көткәнен сизгәндәй, Булат, әле имү вакыты җитмәсә дә, тыпырдап уянып китте. Кулларын Касыймга таба сузып, «Нәрсә карап торасын, ал инде мине»—дигән сыман, аякларын терәп гәүдәсен күтәрмәкче булды. Әти кеше аны кулларына алып бөдрә чәчләреннән, кечкенә генә булып чокырланып торган иякләреннән үбә башлады. Ә нәние әтисенен һәр үбүенә елмаеп туя алмагандай, елмая да елмая. «И, улкаем. Ходаемның бүләге бит син мина! Ачынып үкенгәннәремне ишеткән бит ул. Ходаем, мен шөкер ана! Ниемә хажәт ул безгә ДНКлар. име. улым. Беренче күрүемдә үк таныдым ич мин сине, кадерлем. Чүт кенә «Улым, бәгърем» дип кычкырып җибәрмәдем ул чакта, да... Ә син, балакаем. «Күрегез ул бит минем әтием, аның күзләре тулы яшь, сез дә күрегез әтиемнен күз яшьләрен»,—дигән сыман күзлегемне алдын да атгын. Хәмит абыен килгәнче ниләр генә уйлап бетермәдем мин. —Ир. әнә шулай, улынын күзләренә карап, ана эч серен ачты. Аннан ул баланы әнисенә бирде: —Бу чибәр егет ашап алсын, ә үзең мине тынла. Без тиздән Канададагы Квебек дигән шәһәргә барып урнашачакбыз. Анда минем Зиновий исемле яһүд дустым эшли. Ул мине үзе дә күптәннән чакыра иде инде. Мәскәүдә очрашып сөйләштек, мин ана ике фатир табып куярга куштым, берсе сезнен өчен, Алла боерса. Фирмадагы капиталның алтмыш биш проценты минеке, урынбасарларымның ин ышанычлысы Соловьев белән эш итәм. Баш бухгалтер кайбер операцияләрне эшләде инде. Сиңа бер дә куркып торасы юк, телен бар, бергә-бергә эшләрбез. Ахиярныкыннан да яхшырак тормышта яшәрсен әле, менә күрерсең. Анда салымнар бермә-бер аз, бизнесменнарга, аерата читтән килгәннәргә, дәүләт үзе ярдәм итә. Тел өйрәнү өчен акчаны да дәүләт ел буе үзе түли икән. Шул акчага полный яшәп була, хәтта бер мәртәбә туган иленә кайтып килергә дә җитә ди. Үзләре белән өлкән яшьтәге әти-әтиләрен алып килсәләр, аларга пособиеләр дә каралган ди. Анда кешенен кадере зур икән шул, бездә генә бит ул кешене фәкать талау чыганагы итеп кенә күрәләр. Шәргыя апа, син алай борчылма әле, бик сагынсаң, бик саргайсаң, түзәр хәлен калмаса, чакыртырбыз Донбаска дигәндәй, безгә килеп, рәхәтләнеп торып китәрсен Фирма белән дә эшне дәвам итәчәкмен, шулай булгач үзебез дә кайтып йөрербез. Талия, сиңа ирен белән аерылышуны ничек тә тизләтергә кирәк булачак, икен дә риза булганда, аны тиз хәл итәләр. Мина иртәгә, өч-дүрт көнгә, Мәскәүгә китәргә кирәк. Хәзергә сез монда калып торыгыз. Мәскәүдән кайтуга, сезне үзем килеп алырмын. Бу сүзләрдән сон, читгәрәк утырган Шәргыянең күзләрен яшь томалады. Кызын чит-ят илләргә җибәрергә ризалашса да (риза булмый 4ф нишләсен инде), әмма күңелендәге ниндидер шомлы тынгысызлык күз яшьләре белән генә чыгып бетә алмады. Йөрәген әрнетеп торган бу шом төн буена да үтмәде. Әллә инде ана күнеле нидер сизендеме?.. Иртәгесен Касыйм чыгып киткәч, бала ллганны-салганны да белмичә, үксеп-үксеп еларга тотынды Йокы вакыты житеп йокламады, имү вакыты житеп иммәде Баланын туктый алмыйча үксеп елавы Шәргыянең болай да әрнеп сулкылдаган йөрәгенә шом өстенә шоч гына өстәде... Касыйм киткәннән сон узган берничә көн. җырларда җырланганча: •минуты ай. сәгате ел» шикелле, бигрәкләр дә озак тоелды Талиягә. Инде илаһи монга чумган айлы төннәрдә, җаннарын көйдереп ала торган газаплы уйлары белән бер ялгызы калу аерата авыр булды аңа. Менә беркөнне, төш вакыты узар-узмаста, урамда машина тавышы ишетелде Ниһаять. Шәргыяләр турысына җиткәч, кычкырта да башлады бу Көтеп-көтеп зар-интизар булган Талия очты гына... һәм бөтен тавышына: —Хәзер ачам. Касыйм абый, ай-йай. көттереп тә карадың инде,- дип зур капканы ачып җибәрде Каршысында шофер Мидхәтне күреп: «Үзенен вакыты булмагандыр инде. Ярар, машина җибәргәч тә рәхмәт»,- дип уйлап куйды Ул арада машинаның арткы ишегеннән чыгып килүче кеше Кемне-кемне, ә менә аны!—һич тә көтмәгән иде ул. көтү түгел, ике ятып бер төшенә керүен дә теләмәгән. Касыймның хатыны—Камәрияне күргәч, әллә нишләп китте. Бер мизгел эчендә ни генә уйлап өлгермәде, нинди генә фаразлар кылмады, хәтта куркып та калды... Камәриянең кара янган йөзеннән, хәсрәтле дә. шул ук вакытта ачулы да күз карашыннан Талия сискәнеп, акбурдай агарынып китте һәм. их- тыярсыздан. артка чигенә башлады. —Эх, бернәрсәңне тыя алмаган оятсыз җан . җир бит, себерке! Дүрт баламны ятим калдырдын ич. -Көтелмәгән кунак дөрестән дә бик ачулы иде. ул ярсый-ярсый Талиягә таба атлады — Камәрия апа. кеше көлдермик, әйтәсе сүзләрегезне өйгә кергәч тә әйтеп була канә Нишләп алар ятим калсыннар ди. ул мине генә гүгел. сезне дә алып китәм диде бит —Талия аны тынычландырмакчы булды. —Әйе. китте шул. китте, бөтенләйгә китте. Бары да синен арканла, тик син б... аркасында гына харап булды ла. Иргә дә чыкканыен лабаса . Юк, икән, җитмәгән икән, ирен генә сиңа аз булган күрәсең, сөйрәлчек, директорыңнан бала табып ятмасыен. фахишә —Мине нинди генә әр-хур сүзләр белән кимсетсәгез дә түзәрмен. Ни булды'.’ Анык кына әйтсәгезче! Нәкъ шул вакыт, өйдән баланын ярсып елаган тавышы ишетелде. Талия өйгә ашыкты Камәрия дә. чакырганны да көтмичә, анык артыннан атлады. Баланы күрүгә, якындагы урындыкка килеп лапылдап утырды да елап җибәрде. Сүзсез генә елады да елады ул. Бу вакытта анын Талиягә булган нәфрәте дә. ачуы да. җылы суда эрегән боз сыман юкка чыкты Үзе дә карарга кызганыч, бер мескен хәлгә төште Шулчак Мидхәт Талия янына килеп, әкрен генә: Моннан бер атна элек, сездән кайткан чакта Касыйм КадыИрович машинасы белән бәрелеп һәлак булган Яна бистә зиратына күмдек. Сез Казанга кайткач, каберен үзем күрсәтермен,—диде Бу коточкыч хәбәрдән Талия чайкалып китте Әйтерсең лә. күсәк белән башына китереп ордылар Чигә тамырлары шартлардай булып сулкылдарга тотынды. Күнеле тулышты, кычкырып елап җибәрүдән тыелып кала алса да. иреннәре дерелдәвен туктатырга көче җитмәде. Баланы төшереп җибәрүдән куркып, аны калтырый башлаган куллары белән арбасына салмакчы булды. Көндәшенен хәлен сизеп, Камәрия баланы үз кулына сорап алды да зәп-зәңгәр күзләрен җемелдәтә-жемелдәтә тупырдап яткан балага текәлде. Шулай шактый озак карап торганнан соң, йомшак кына итеп аның бөдрә чәчләреннән сыйпады, бармаклары белән матур гына батып торган ияк уентысын сыпыргалап куйды. Ниһаять, телгә килде: — И, сабып, сабый, үкенечкә туган гөнаһсыз сабый, әти булган кешен дә юкка гына өзгәләнмәгән икән шул. Бигрәкләр дә нәни Касыймым булгансың икән бит -дип түзә алмыйча, янә кайнар яшьләрен түгеп алды ул —Үз кызларының ник берсе, хет әз генә булса да, аталарына охшасын, дүртесе дә—беткәнче үзем . Шәргыя капкадан керүгә, ишегалдындагы машинаны күреп, каушап китте. «Йә Аллам, Касыйм кайткан ич. Шулай иттереп китеп тә барырлар микәнни? дип уйлады ул. Аннан каударланып өйгә керде. Кунакларны таный алмаудан гаҗизләнеп, күзләре белән һаман Касыймны эзләде Талиянең: —Әни, бу—Камәрия апа, Касыйм абыйның хатыны була,—дип таныштырды Талия. Аның шулай диюе булды, ул хәтта үзен-үзе белешмичә, Камәрия кулыннан баланы тартып та алды. һәм... кызына шелтәле- кисәтүле караш ташлап, бер сүз дә әйтмичә, бала белән өйдән чыгып ук китте —Безгә хәзер синен белән бик җитди сөйләшү кирәк,—дип сүз башлады Камәрия—китәсе көнне Касыйм кая барасын әйтмәсә дә, төнлә өйдә кунмаячагын яшермәде, борчылып көтеп тормасыннар, дигәндер инде. Мин дә төпченмәдем.. Аның монда булганын Соловьевтан гына белдем. Тик ул минем бүген монда килүне белергә тиеш түгел. Монда килүемнең төп сәбәбе—кайбер нәрсәләрне ачыкларга теләгәннән генә. Беренчедән, машина йөртүдә осталарның остасы булган кеше ниндидер күттер асты баганасына ничек итеп килеп бәрелергә мөмкин? Монда кайткач, анын нервысында уйнап, Канадага китәргә риза булмадын мәллә? Әллә машинасы төзек түгелиеме? Иртә белән сәгать ничәдә, нинди настроение белән чыгып китте? Китәр алдыннанмы, йә кичтән Соловьев белән сөйләшмәдеме? Сөйләшсә, нәрсә турында сөйләшкәнен хәтерлә. Сонгы көннәрдә Соловьев үзен бик сәер тота башлады. Касыйм фирмадагы өлешенең күбесен күчертте, дип бара, мәлгунь. Бу турыда Касыйм сина берәр сүз әйтмәдеме0 Фирмага хәзер баш бухгалтер итеп читтән килгән кешене алдылар, тегесе үз теләге белән каядыр киткән имеш. Кая киткән— беркем белми... Әллә аны да.. —Әйе, иртән сәгать жидедә ул Соловьев белән сөйләште. Авылдан сөйләшкәнен, берәр сәгатьтән юлга кузгаласын әйтте. «Банктан күчерәсе акчага әзерләнгән документлар баш бухгалтерда. Әйтегез үзенә, беркая да китмәсен. Мин Мәскәүгә киткәнче хәл итәсе эшләр бар, әбәд вакытында эшкә кайтып житәм».— диде Монда нервы бозылырлык берни дә булмады, киресенчә әле, бик тә, бик тә шат иде ул. Төнне, бер мәртәбә дә уянмыйча, әйбәт йоклады. Машинасы да төзек, нәкъ сәгать сигездә, отличный настроение белән чыгып китте,—диде Талия. _ Менә нәрсә: Соловьев милициягә Касыймның кайда булганын белмәдем дигән Миннән дә сорадылар, мин дә шулай дидем. Минем Сотовьевтан шикләнүем тагын да артты хәзер. Болай булгач, милиция монда да килер әле. Ә сина мина сөйләгәннәрнең барын да түкми- чәчми сөйләргә кирәк булыр. —Касыйм Кадыйрович нишләптер Соловьевка артык ышана иде шул. Берничә мәртәбә кисәткән чакларым да булды югыйсә. Бүген мин да сезнен белән кайтыйм әле булмаса... й —Кайтып кайда тормакчы буласын? Иренә кайта алмыйсың, ул Касыймга телефоннан: «Извини, үз балаңны үзен кара в добавок, сөяркәңне башка кияүгә бирмә, үзеңдә генә тот».-диде. Икенче телефоннан ужм гашлап тордым, үз колакларым белән ишеттем шулай дигәнен, үзем тынлап^ 6у кадарен ук кетмәга„ием,-диде Талия, үзе комачтай кызарып чыкты. -Ә ул синнән Касыйм малаен көттеме икән сон’ Монда, жаныкаем. бәйрәм ашы кара каршы булган шул инде —Камәриянең тавышында каһкаһәле тантана чалымнары бик анык тоемлана иде Кайтып керергә минем үз фатирым да бар ич... — Һе. бар иде дә.—хәзер юк инде менә!—Соловьев аны яна килгән главбүчына биргән -Ә-ә?! Кием-салымнарынны зур тартмага тутырып, эшләгән җирендәге үз шкафына китереп куйганнар... - Бәлки мина турыдан-туры Соловьевнын үзенә барырга кирәктер? —Анысын үзен чамала.. Тик безнең белән түгел Безне хәзер бергә күрергә тиеш түгелләр. Алла сакласын, мин котырткан диярләр. Хәзер, жаныкаем. үз жаенны үзен кара инде... •Жә. беттеме сүзен?*—дигәндәй. Талия көндәшенә карады. Әмма тегесенен сүзе бетмәгән иде әле. башлана гына иде. Син бик яшь чагыннан ук нремнен сөяркәсе булдың. Мин барын да белеп, сизеп яшәдем.—дип дәвам итте Камәрия —Әмма Касыймны өзелеп яратканга күрә, аны югалтудан куркып, мин сезгә комачауламадым, тавыш та чыгармадым. Ул минем сабырлыгымны, өйдә үзенә тиешле тәрбия кылуымны бәяли белде. Кызларымны үлеп яратты, алар өчен берни дә кызганмады Мине дә яратты, дип әйтә алмыйм анысы Тик шулай ла. һәрвакыт мин анын хөрмәтен тоеп яшәдем, шунын белән дә үземне бәхетле санадым Чөнки ул. башкалар шикелле эш урынындагы мөмкинлекләреннән, байлыкларын нан файдаланып, һәр итәк артыннан сөйрәлеп йөрүче ир түгел иде Фәкать сине генә яратты Син иргә чыккач, һай. ничек күңелсезләнде ул Җыр, шигырь сүзләрен ятлауларын да ташлады Инде шул халәтенә күнегеп, тынычлана башлагач кына, жыеныбы знын бәхетсезлегенә. син тагын өр-яңадан анын башын әйләндердең Никадәр гөнаһсыз җаннарны харап иттен Иреңә искитмәле борчу, хурлык китереп йөрәген җәрәхәтләдең. Сабыена «зинадан туган» дигән хурлыклы тамганы салдың. Яратып кабул иткән атасыннан аны ла мәхрүм иттен Үзеңне кызганмыйм, әле ирен лә табарсың, кемнеңдер сөяркәсе дә будырсын. Әмма дә балан жәл. Үги әти ничек кенә яхшы булса да. үги—үги инде ул Әниенне дә кызганмыйм, һәр ананың үзе тәрбияләп үстергән җимешен үзе татып карамый хәле юк —Әнә шулай диде ана көндәше Ниһаять, эчендәгесен чыгарып бетергәч, Мидхәткә: «Кабыз маши- нанны. киттек*.—диде дә. чыгып та китте Талия нәрсәдер әйтергә теләде анарга Тик булдыра алмалы, теле көрмәкләнде. «Әни» дип кычкырмакчы булды, әмма бугазына нидер утыргандай, тавышы чыкмады. Үзенә карап еламсырап торган улын күргәч, йөзе яктырып киткәндәй булды. «Ачыккансыңдыр шул. бәгырь кисәгем, кил. имезим үзенне . »—дип әйтмәкче иде дә әйтә алмады Ул сабыен кулларына алып күкрәгенә кысмакчы булды, гаҗәп, бу ни бу. ун кулын күтәрә алмады Япь-яшь башына өелеп килгән ачы хәсрәт, бертуктаусыз бәгырен телгәләп торган үкенү-газап вә өзелгән өмет хисләре Талияне тораташка әверелдергән иде... 

Реклама