Логотип Казан Утлары
Фәлсәфи роман

ИНАБӘТ

II Беренче бүлек Алсу 1921 ел... —Уйнап-көлеп яшә. шулчак житди булырсың!—дигән иде Хөсни- мәрдән Мөхәммәт, дөньясына төкереп, уйнап-көлеп яшәргә генә уйлаган иде. шул елны ул... Әйе. шул елны ул... үлде. Үл-де... Ә үлемнән дә житди нәрсә бармы сон бу дөньяда9 «Бәлшәвикләр влачны алган ел*ны. Федорыч арба-тимерхутында Шөнгә кайтып егылган Мөхәммәтне әнисенең үлеме көтә иде Юк. әле ул кадерле, самими, игелекле, изге йөз ташка әйләнмәгән, ул әле коелган көзге каен яфраклары төсен генә алган иде Ул әле сарылыктан, мон- сагыштан, хәсрәт күлләреннән, кайгы күмерләреннән улына жылы караш саклап калдырган күхтәрен югалтмаган иде Күзләр дә югала микәнни9 Югалалар Кешенен үлеме алдыннан алар төссезләнеп юкка чыгалар.. Шул әнисе үлгән елны Мөхәммәт вафат буласы кешеләрне күзләреннән танырга өйрәнде Авырып хаста булып ятканнарны гына түгел, ә жир дөбердәтеп, дөп-дөп басып йөргәннәрне дә Андыйларнын күзләрендә мәэюс караш белән бергә әллә нинди иксез-чиксез сагыш-мон да. күзгә күренмәс, жанга сизелмәс эчке бер битарафлык та була. Болар барысы да диярлек тән-бәдән хәлсезлегеннән. чир-авырулардан килә, ә үлем битарафлыгы—жан чире ул... Әйе! 1921 ел иде... Үзенен каһәрле ачлыгы белән килгән ел... Мөхәммәтләр Нократнын аръягындагы урыс авылы Биктауда хәлле Ахыры Башы 4 санда генә кешегә яна лапас эшләп яталар. Эш бәясе—туйганчы ашау. Хәер, Мөхәммәт Биктауда үзенен туйганчы ашаганын хәтерләми. Әнә Заһидулла дунгыз салосын сугыпмы-суга, эшләгәндәй, җир җимертеп ашый. Керәшен Чәпчим Мәкчимне әйтәсе дә юк Бары Мөхәммәт белән Әхмәдулла гына чучка итен ашау түгел, иснәп тә карамый. Ярый әле хужаның бәрәңгесе бар, ипие мулдан булмаса да. алар үзләрен ач кешеләр итеп тоймыйлар иде. Әнә бит. авылдан китәр алдыннан гына ике кешене зиратка илттеләр. Ачлыктан шешенеп үлгән иде алар. Берсе эскерт төбеннән бер уч ашлык табып, кыш чыгып, инде бүртә башлаган орлыкларны ашаган. Ә аннан алдан- рак кына бер гаилә кайдандыр табылган ясмык оныннан ботка пешереп туйганчы, эчләре күбенгәнче ашаган. Ашаудан, кинәт күп ашаудан үлде алар. Ишектән кергәндә, кин жилкәләре сыймагач, ян белән борыла торган Гыйбадудза азе берничә көн генә элек хатынын тиргәп ташлаган: —Нишләп борчакны әрәм-шәрәм итеп өстәл өстендә калдырасыз? Үзе берничә саргылт-яшькелт түгәрәк нәрсәләрне кабып та йоткан. Сабыр-ипле хатыны мона жавап биргән: —Карале, синайтәм. ул борчак дигәннәрең кечкенәбез Хәлимәнең тәрәте иде ич. —Иппи-амать!—дип кенә әйтә алган Гыйбадулла. Ә алар—таза тормышлы кешеләр. Бу эрбәлүтсия. гражданнар сугышы әнә шулай таза тормышлыларнын да тез астына китереп сукты Шунамы Заһидулла, гражданнар сугышы солдаты, кызыләрмис: —Ник кенә бәлшәвикләр өчен сугышып йөрдем’! Болар безне ач калдырдылар ич,—дип сукрана. Коры суга салып пешерелгән борчак изелеп бетмәгәнме, яшь баланын ашказанында калырга теләмәгән, тавык йомыркалары кебек, кире шуып чыккан Шуннан сон Заһидулланың каты гына авырый башлаган кечкенә сенлесен салкын гүр йотты... Авылда эт, мәчеләр дә калмады бугай инде. Гыйбадулланың яшьтәше Баһави да үзләренең мәчеләрен суеп ашаган. Йомшак күпертмә йонлы бохар песие Ите генә шәптән түгел икән, сөяк тә сөяк, бу да сөяк... Зәйнә әнә Аяз муллалар чыгарып түккән бәрәңге кабыкларын жыеп пешергән. Икенче тапкыр шул юынтык су түгелә торган урынга килеп актарына башлагач, йорт хуҗасы хәзрәт тоткан моны: —Син нишлисен, денсез?! —Нишләгәнне күрмисенмени? Күзенне май бастымы әллә, дип акырган үз чиратында, сабыр канатын тиз сындыра торган Зәйнә. Хәзрәт тә кызу канлы, әмма ул бу урында тарткалашуны әдәпсезлек санаган, күрәсен. „ -Әйдәле. кардәш, минем белән. Мөэмин-мөселман халкына болаи килешмәс. Күнли мә гамь вә госса1 индирдин. Истикъбаль- хакына, илла истикъбалебез өмидсез түгел!-дигән Аяз мулла, кинәт кенә йомшарып вә Зәйнәне бик нык жәлләп. Теләсә, тук та ачның хәлен белә. Абыстай янына килеп кергәннәр болар. Өстәлдә, чабышкы аргамак кебек пошкыра-пошкыра, самавыр жырлап утыра икән, анын тирәсендә- үодәк бәбкәләре кебек чәчәкле-чуклы чынаяклар. № Аяз мулла шундый инде ул: утырып чәй эчкәннәр, Зәйнә, рәгшәт әйтеп кайтып китәргә җыенгач, бер чиләк бәрәнге тутырып биргән. Өйләре™ авызын колагына кадәр ерып кайткан Зәйнә ишектән керүгә үк: ренә авшын ко^гъ,^ бәрәнге кабыгы балалаган!-дип кычкырып * ИбӨРКәтек өй эче дерт!—итеп куйган. Бишек баласы Гафифә кычкырып елый угГбашлаган. Зәйнәнен ин олы улы, гражданнар сугышыннан яраланып кайткан Фәрхетдин, кинәт сикереп торган да. 'Гамь вә госса—кайгы, хәсрәт. •’И с т и к ъ б а л ь-киләчәк. —Ә™, каян урладык моны?—дип сораган. Кечкенәдән дөреслеккә омтыла торган булып үсте ул. Шуна күрә авыл халкы аңа бер генә кушамат такты: _ , , —Туры Фәрхи! Фәрхетдиннең намусы да Бәрхетдин!—дип тә җибәрәләр кайчак шаяртыбрак —Аяз мулла бирде —дин җаваплаган улына Зәйнә —Аяз мулла0 —Ие! —Белмим!—дип шикләнгән Фәрхи. —Белмисен,—дигән Зәйнә, кыза төшеп. — М\лла бирер микән° Мулла ала ул! —Син бөтенесен дәген бер чыбыктан сөрмә, жәме. Башка муллалар бәлки алыр, ә бу бирде Шуна дагын ул гади мулла гына түгел, ә Аяз мулла! Бәлшәвик булдым дигәч тә Анладынмы. малай0—дип, тавышын тагы да күтәрә төшкән Зәйнә —И-и-и. Раббым. көннәре чалт аяз тора, ник бер бөртек янгыр төшсен Үләннәр дә тишелде дә корып бетте,—дигән аларны сүзсез генә тынлап торучы Зөһрә, сүз сөрешен үзгәртеп -Аяз шул. ник бер болыт кисәге, —дип, аның сүзен җөпләгән Фәрхи -Корыга китте Корытыр бу болай булса безне,—дигән Зәйнә Ул болай да. үз хуҗалыгын үзе тартып баручы саналса да. ишле гаиләле, ярлы крәчтиян ич. Гыйбадулла. Гайнуллар әле хәлле генә яшиләр иде, тормышлары нык, эшкә батыр кешеләр Ә шулай да егерме беренче ел аларны да әйләндереп салды Яталар хәзер аркасына ауган бака кебек тыпырчынып.. Менә шул елны Мөхәммәт үлде инде... Түбәгә мендерелгән шактый юан бәбкә-кайчы ничектер ычкынып китте дә җиргә, корылып-төзелеп килә торган лапас астына су эчәргә дип төшкән Мөхәммәтнең башына: Шап' Дөнья кинәт караңгыланып китте. Кояш күзен йомды Юк, якты кояш Мөхәммәт өчен генә күзен йомды Чәпчим Мәкчим. Заһидулла, Әхмәдуллалар өчен түгел. Ул аларга һаман елмаеп карый иде. Нәрсә сон ул үлем? Үлеп барганда анын нәрсә икәнен уйламыйлар икән. Бары кеше үзенен билгесехлеккә очып баруын гына азмы-күпме аңлый икән. Ә Мөхәммәт Азак дингезе буенда бер тапкыр үлеп караган, дөресрәге, анын югалткан кеше буларак, бу юлы да үлем турында берни дә уйламады. Ах!—ул шулай дип әйтергә генә өлгерде бугай. Әмма башын кисеп узган бердәнбер кыска уй: «Беттем* —иде Әле ике көн элек кенә кызыл йөзле, җирән чәчле, ак керфекле Әндри хуҗа алларына көлә-көлә бер табак дуңгыз ите утырткан иде —Тьфү! Тьфү! Мин күрмәдем—җен күрде —диде Заһидулла. Чыраен сытып торса да, коты алынгандай кыланса да, үзе шундук бер симез һәм олы калжаны карчыга тизлеге белән эләктереп алды да, арыш ипие белән тиз-тиз чәйнәп, йотып та җибәрде. Тамак ач, корсак буш чакта, шәригатен бер читтә торсын Ни генә димә, шәригать тамак туйдырмый шул.. Мөхәммәт ана чыраен сытып карады. Заһидулла ни куәтле, гайрәтле кеше булса да. ничектер бөрешебрәк, кечерәебрәк калды шикелле. Бер көннән соң аларга керәшен Мәкчим дә кушылды -Менә керәшенгә дуңгыз ите хәрам түгел!—диде Мөхәммәт. Ә Әндри хуҗага ул болай диде: -Послушай. Иваныч! Если и дальше нас так будешь кормить. я уйлу —А как тебя кормить надо?—дип гаҗәпләнгән булды Андрей дигәннәре. -Сарык суй' Мөселман чучка ите ашамый,—диде Мөхәммәт, ана өстән аска карап. А-а-а Вот в чем дело,—дип тәрәзә пыялаларын зенгелдәтеп, рәхәтләнеп көлде Андрей. Аннан сон кинәт кенә житдиләнде дә: Мөхәммәтнең калын жилкәсенә дусларча кагылып: —Сделаем, браток.. Вот сначала работу надо закончить,—диде. Аннары почмактагы сурәт-нконага карап чукынып алды. —Господи! Каждому свое Андрейның ике чиләк су сыешлы казанында төшке ашка сарык түшкәсе салган аш кайный иде. Әйе. кайный иде... Әмма Мөхәммәткә сарык ите дша\ насыйп булмаган икән, чөнки.. Ашка керер алдыннан гына, башына юан һәм авыр бәбкә төшеп. Мөхәммәт үлде. Иптәшләре шундук эшләрен ташлап, Андрейдан озын арбага җигелгән ат алып, аны туган авылы Шөнгә, җиренә җиткереп җирләү өчен алып киттеләр Төштән сон кояш тагы да нык кыздыра башлады. Хәтта һава әлсерәгән эт теле кебек, үз .кодына дерелдәп тора иде шикелле. Эсседә хәле киткән кош-корт агач яфраклары астына поскан. Күктә кабартып куелган ястыклар— берән-сәрән ак болытлар күпереп тора. Сарапул күле ягыннан искән хәлсез жил алар тарафына килеп җитә алмый. Аяк астындагы ком тешләргә тиеп шытырдый. Арбада Мөхәммәтнең атыптай озын һәм зур гәүдәсе. Беркем берни дәшми. Бары Андрей гына атны кызулатырга теләп, еш кына чөнгереп, бахбаен әйдәкләп ала. Юл уртасында туктап, камыт бавын ныгытыбрак бәйләде, чөнки ашыгычлык белән ул аны аннан-моннан гына эләктереп куйган иде. Анын йөзе караңгы: бердән, эше тәмамланып бетмәде, икенчедән, шушы алып гәүдәле яшь кенә егетнен кинәт үлеп китүенә ул хәйран калган иде: —Яшисе дә яшисе бит әле ана... Ул арбага күз салды: өстенә чыпта ябылган Мөхәммәтнең гәүдәсе тәгәрмәчләр келтерәп барган көйгә селкенгәләп ала иде. Озын аяклары чыптадан чыгып тора, тупас ботинкалар кигәнгәме, әлеге аяк киемнәренең як-якка авышулары Андрейга коточкыч тоела, ул аларга күз салмаска тырыша, ат башына таба китә, әмма бахбай кызулый башласа, ана—симез кешегә комнан бару шулкадәр авырая ки, ул еш-еш сулап тагын арткарак кала —Ничек кенә Нократ буена барып җитәсе,—дип уйлый ул андый минутларда. Инде менә елга ягыннан күпмедер дымлы салкын җил дә исеп куйгандай булды Нократ ярына житәрәк күрделәр: бер акчарлак өстә- һавада әйләнеп-тулганып йөрде дә капыл гына суга ташланды, әмма., балык тирәнгәрәк чумып өлгерде булса кирәк, кош, берни дә эләктерә алмыйча, яна корбан эзләп, тагын югарыга күтәрелде. —Ашыкты —дип куйды тәбәнәк буйлы, юан бармаклы Әхмәдулла, башындагы түбәтәе белән мангай тирен сыпырып төшереп. Анын йөзе хәсрәтле, ул. ни сәбәптәндер, соңгы күнелсез вакыйгада үзен гаепле дә сизә иде. —Ие шул. Әз генә көтсә, балыкны эләктерә иде,—диде Заһидулла, кәзәкиендәге соргылт ком тузанын кагып. Ул ничек кенә булса да Мөхәммәтнең үлеме турында уйламаска тырыша, гүя әлеге авыр хәлне онытып тору кардәшенен үлемен ялганга әйләндерә. ' —Мин Мөхәммәтне әйтәм: үләргә ашыкты, дип. Ә син' Балык башы!—дип мыгырданды туганына карап Әхмәдулла, гомер буе капылт кына кешегә бәрелмәгән инсан. Сабыр да сына икән! —Ә мин кемне әйтәм?!—диде тиз ярсучан һәм шулай ук тиз басылучан Заһидулла.—Мать твою! „ „ —Ә син минем әнкәйгә тимә!—дип, тыныч кына әйтте Әхмәдулла - Онытма ҮЛ синен апан. Әниен ягыннан тәтә тиешле ул сина. -Энәгез әнә. карендәшләр,—диде аларны әрепләшүдән туктатып керәшен Мәкчим.-Чәпчим тәртәдән чыгып барасыз бит. Үлек янында ботый туарылырга ярамый. Миннән читенсенмәсәгеэ. Әндридән оялыгыз әзрәк. Ул, татарча анламаса да, йөзегез-күзләрегездән күреп тора ич. Юкса, чәпчим. Менә, чәпчим инде! Заһидулла бу сүзләрдән сон авыр куллары белән Әхмәдулланың җилкәсенә сак кына кагылды, ә тегесе анын кулын йомшак кына кысты Шушы ым-хәрәкәтләр белән туганнан ту ганнар .тәртә арасына керделәр. .Н\ бу карахтерны!—дип. эчтән генә үз-үзен сүкте Заһидулла.-Берәр мина ошамаган сүз яисә эш-гамәл булдымы, чырагач кебек чырт итеп кабынырга гына торам Тәртә усактан шул минем, аз гына бөктен яисә каердынмы, шырт итеп шартлый да сына. Менә. Мөхәммәт тә әйткән иде бит ана .Синең,—дигән иде. —Заһидулла, тиз кабынучан һәм артык горур булуың, алдагы тормышында күп кыеннар ашатыр әле».-дигән иде Шулаен шулай да Кыен ашамыйм, үземчә булмыйм дип. теләсә кемгә баш иеп. тез чүгеп яшиммени инде’! Мин кемнән ким? Яшәргә өйрәтмәсеннәр мине, чөнки барыбыз да—акыллысы, ахмагы да—бер генә тапкыр яшибез һәркем бер генә яши Менә, яна тормыш корабыз дия-дия. ачлыкка алып килеп терәделәр. Игенче ипи ашамый яшәсен әле? Көлке бит бу! Юк, еларлык хәл. Эх! Менә Мөхәммәт Яшь бит... Яшьтәш бит. Атлы арба Нократ ярына килеп җитте. Кешеләр генә түгел, ат га Нократка күз салды. Югыйсә, шаккатарлык берни дә булмады бит Яшь кенә булсалар да. гражданнар сулышында катнашып, шул афәтнен барлык газапларын кичергән Заһидулла белән Әхмәдулла өчен Нократ ярына басу, туган елгаңны күрү үзе үк бер рәхәтлек кенә түгелме сон? Түгел шул! Әнә, арбада кардәшләре Мөхәммәтнең алып гәүдәсе яга. Су буенда Әхмәдулланын яшерелгән завузной каегы' бар Галлар арасыннан анын койрык ягы гына күренә, ә борыны ярга ук күгәргелеп куелган, чиләк юанлыгындагы имәнгә чылбыр белән эләктерелеп. бикләнгән Мөхәммәтнең гәүдәсен дүрт ир ипләп кенә күтәрде дә каекка алып кереп салды. Әхмәдулла аркылы куелган ике такта утыргычны алып куйган иде Ята Мөхәммәт аста—чыпта, өстә—чыпта. Каек акрын гына, авыр гына кузгалды. Гүя өстен ә Ярмәкәй тавы кадәр йок зондын Арбадагы Әндри белән Мәкчим каршы якка—Биктауга юл алды... Мөхәммәтнен жяр идәнле, кош оясы чаклы гына кечкенә өе мәрхүм белән хушлашырга килгән карт-корыны, әби-чәбине, ир-атларны, хатын- кызларны, бала-чаганы сыйдырып бетерә алмады Ир-ат куе чирәм баскан шактый кин ишегалдында чүмәште, хатын-кызлар, яулык очы белән ирсн- авызларын каплап, урамда, капка төбендә торсалар, бала-чага читән буенда, кычытканга чагыла-чагыла, ниндидер тамаша көтә иде. Үлем алар өчен әле әллә нинди анлаешсыз ят нәрсә... Бераз чиггәрәк ике үсмер кыз шәйләнә. Дөрес, аларга әле күп булса унике-унөч яшь булыр, ләкин әлеге үсмер кызлар үзләрен «ыбыр-чыбыр» арасында тотарга теләмиләр, чөнки ниндидер эчке бер сизенү аларга бәдән и- тән үзгәрешендәге озакламый булачак күченешләр турында кисәтеп тора. —Нигә үлгән сон ул, Алсу?—дип сорый кызларның юантыгы, төскыяфәте белән бурят яисә якутка тартымы. — Нигә үлгән, дип Мөхәммәт абый бит Ул бит абыем Заһидулла белән Биктаудага урыска лапас эшли иде. — Беләм-беләм...—дип бүлде аны юантык —Безнсн Әхмәдулла абый да алар белән... —Менә шунда —дип башлаган иде очкын кара күзле нәфис-сылу гәүдәлесе, иптәше аны тагын бүлде: —Лапас өстеннән анын башына бүрәнә төшкән! — Мескенем —дип пышылдады сүзе өзелгәне, күзләрен йомып Шулчак аның йөзенә кара пәрдә кунып алгандай булды 1Завузной кае —«завузной» (завоз мәгънәсендә), йөк йөргү өчен Әйдә моннан китик, Бибинур!, —диде ул дус кызына кинәт, ирләр дә, хатын-кызлар да Мөхәммәтнең үлеменә бәйле хәлләр турында артык кычкырмый гына, ярым-йорты тавыш белән генә сүз куертып маташтылар. Әмма. Ни турында ничек кенә сөйләшмәсеннәр, берәр хәл-гамәл хакында ни генә димәсеннәр, күңелләрен барыбер кыен вә газаплы, сагыш-хәсрәтле авыр тынлык баскан. Әҗәл өй эчендә калдырып китә торган моңлы, жан өшеткеч кара корымдай, коры уй тынлыгы бу Йортта үле Мөхәммәт... Анын янында Аяз мулла, Гыйбадулла, Зәйнә, Гайнулла, Баһави. Чатанда тагын берничә карт-коры. Заһидулла, Әхмәдулла кебек яшьләр һәм урта буыннан берничә ир-ат кабер казырга җыенып йөри Тагын берничә хәллерәк-көчлерәк кеше аларга кушылачак, шуларны көтәләр Кулына җиз комганын тоткан Аяз мулла үлекне юарга әзерләнеп йөри. Менә анын карашы Мөхәммәтнең нәкъ мангай уртасыннан агып төшкән кызыл кан җебенә төште. Кан инде кипкән, ә эз калган. Хәзрәтнең тәне буйлап салкын бер дулкын узды. Гүя шушы кызыл җеп белән Мөхәммәтнең җанын суырып алганнар. Газраилдә—жепнен бер башы, икенче очына Мөхәммәтнең җанын эләктереп куйганнар. Аяз мулла, анын үлемен ишетүгә: —Иннә лилләйһи вә иннә ил әй һи рәжигүн1— дип укынган иде Хәзер менә ач вә хәлсез авыл хаткыннан азмы-күпме көче-дәрте калганнарын дәштереп алды —Көне бик эссе. . Тәне бозыла башлаганчы җиренә җиткереп җирләргә кирәк!—диде Хәзрәт үз өеннән алып килгән тастымалны ун кулына алды да, комгандагы суы белән чылатып, Мөхәммәтнең маңгаендагы кызыл кан җебен сөртеп алырга теләде. Үзе әллә ничек кенә төчкереп куйды. Аның челләдә салкын тигән кеше кебек төчкереп торуын тирә-юньдәгеләр аңлап бетермәсәләр дә. Аяз мулла монын нидән икәнен тиз чамалады. Тастымалны бит Асыл абыстай ана үз сандыгыннан алып бирде. Ә ул сандыкта сөлге- тастымал. мендәр-ястык тышлыклары, тәрәзә пәрдәләре, башка төрле бик күп чүпрәк-чапрак арасында көя даруы, нафталин, төрле ислемай-хушбуйлар белән бергә нашатыр спирты да бар Абыстай сонгысын мунчадан ис тиеп кайту та тота, чөнки ана еш кына мунча исе тиючән. Тастымалга, шешәсенең бөкесе ачылыпмы, мул гына итеп нашатыр спирты түгелгән иде. Хәзрәт ашыкмый гына Мөхәммәтнең маңгаендагы кан җебен сөртә башлады Шунда... Әйе. шунда... Ул кинәт кенә: —А-а-аһ-һ-һһ-һһ...— дигән әллә нинди газаплы, чәчләреңне үрә торгызырлык бер авыр аваз ишетте Аяз мулланың тастымалы бер кавымга үлекнен мангаенда туктап калды. Менә ул, үзе дә анышып ук бетмичә, тастымалын Мөхәммәтнең маңгаеннан аерды һәм... катып калды... Мөхәммәт әллә нинди бер тетрәнү белән бик авырсынып-авырсынып күзләрен ачты да керфекләре дерелдәү вә кашлары җыерылу рәнҗеше аша ана шактый ук текәлеп тора башлады. Менә ул күзләрен йомды һәм тагы акрын гына ачты. —Ин мөфтиме —дип пышылдады Мөхәммәт, иреннәрен чак-чак кына 1.СЛК.С1С11. —Әлгаязе билла!2—дип ычкындырды куркуы белән шаккатуы йөзенә бәреп чыккан Аяз мулла. Җиз комган җиргә тәгәрәде. Суы «болт!» итеп түгелеп китте. Хәтәр тынлык... Әллә нинди сәер хәл... Өй эчендәгеләр тораташ каттылар: мондый хәлне берсенен дә күргәне генә түгел, ишеткәне дә юк иде. Кемдер тышка чыгып йөгерде. 1 Иннә лилләйһи вә иннә иләйһи рәжигүн—берәр кеше үлгәндә яисә үлгәч әйтелә торган сүз. «Аллаһы бирде, Аллаһы алды» мәгънәсендә Әлгаязе билла—Алла сакласын. —Мөхәммәт терелде! Хәзер инде ишек алдындагы, капка төбендәге халык хәтәр бер аптырашта калды: —Үлгән кеше тереләмени0 Шул. теге дөньяда гына... Кеше туа да үлә. ә Мөхәммәт үлеп тагын терелде. Кабер казырга баручыларны тиз генә туктаттылар. Халык нишләргә белмәде, шау гөр килде Кемнәрдер Мөхәммәтнең өенә кереп чыкты. Зират ягыннан Заһидулла белән Әхмәдулла кайтып Мөхәммәт өенә атылдылар: — Кан кардәшебез! — Якын дустыбыз!! Мөхәммәт бик хатсез иде әле... Халык тарала башлады, бары читән тирәсендә бала-чага гына әвсре төере килә иде Заһидулла белән Әхмәдулла Мөхәммәтне сакларга калдылар Берәр сәгатьтән, кояш баерга өч уклау биеклектә генә калгач. Аяз мулла тагын бу йортка килде. Кулында-култыгында Асыл абыстай төреп җибәргән күчтәнәчләр иде Заһидулла белән Әхмәдулла Мөхәммәтне инде киендереп үз ятагына салганнар иде Әле күптән түгел генә ул яткан кабык чоланга чыгарып куелган. —Хәлен ничек9—дип сорады хәзрәт йомшак кына, гүя бу егет алып гәүдәле Мөхәммәт түгел, ә әле генә туган сабый бала. Мөхәммәт нәрсәдер әйтергә тырышып башын селекте. — Менә, абыстан сиңа бераз күчтәнәч җибәргән иде... Ашап ал. сина хәзер көч жыярга кирәк. —Рәх мәт!—диде егет. — Берәр җирен авыртмыймы? —Ба-аш әй-лә-ә-нә.. Ко-лак... шау-лый... — Бер дә аптырама, утә ул. үтәчәк ул!—диде дә Аяз мулла, аннары саубуллашып чыгып китте Ул килгәч, хәзрәткә хөрмәт йөзеннән ишек алдына чыгып торган Заһидулла белән Әхмәдулла тагын өйгә керделәр Алар искиткеч бу хәлне—үлү һәм терелүне—Раббынын хикмәте. Аллаһынын рәхим-шәфкате итеп кабул иттеләр, чөнки гражданнар сугышы еллары, ачлык аларнын иманнарын какшата төшсә дә. егетләр дәһрилек сазлыгына батмаганнар иде әле. Ә Мөхәммәткә килгәндә, алар анын һәр сүзен шундук үтәргә, һәр кушканын зшкә ашырырга риза иделәр. Ин мөһиме. Мөхәммәткә жан керү белән алар күкрәгенә оялаган кара таш та юкка чыкты. Ул кара таш егетләрнен йөрәк тирәсенә Мөхәммәт үлеменнән соң оялаган иде Аяз мулланың Мөхәммәткә күчтәнәч китерүе Шөн авылы халкын уятып җибәргәндәй булды: кемнең кабардай-йогардай нәрсәсе бар—шуны урын өстендә яткан Мөхәммәткә ташыдылар Мөхәммәтнең терелүен ишет кән Биктау урысы Әндри белән керәшен Мәкчим икенче көнне үк анын хәлен белергә килделәр Әндри теге көнне пешергән итен ни сәбәптәндер кар базында тоткан—шуны алып килгән Ит бераз бозланган һәм яшел кычытканга төрелгән иде. Керәшен Мәкчим дә бер тырыс каен җиләге алып килгән Менә шунда Мөхәммәт кан кардәшләре Заһидулла белән Әхмәдуллага. — Мине саклап ятмагыз.. Эшне бетереп кайтыгыз... Башлагач- бетерергә кирәк!—диде. —Сон. ни Бе-те-рер-без,—диде Әхмәдулла сузып кына. —Син бит әле авыру.. —Сине ничек ташлап китәсен?!—диде Заһидулла кырт кына Әмма да ләкин икәве дә соныннан бу кинәшкә күнделәр. Ята шулай ялгызы Мөхәммәт... Авыл халкы кергәләп-чыккалап йөри: һичъюгы төрле үләннәрдән төнәтмә китерә, тал һәм зелпе кайрысыннан ясалган саркынды кертүчеләр дә бар. Ә берсендә... Очкын кара күзле, нәфис йөзле бер үсмер кыз ана сөт кертте. — Исемен ничек синен?—дип сорый алды аны күрүгә тетрәнгән егет —Алсу —диде оялып кына ана читләтебрәк караган кыз ИНАБӘТ 1929 ел. Апрель ае... Өй кыегындагы төнге салкын элгән хәнжәр-бозлар, кояш ныграк жылыта башлауга, ычкынып китәләр дә, җирдәге соңгы кар өеменең йөрәгенә кадалалар. Басу -кырлардагы биниһая ак кар толыбы юкара, йомшый, изелә, сытыла башлады Беренче гөрләвекләр күренде һәм озак та үтми ташу атнасы оашланды Яшьләр. бала-чагалар боз агышын карарга Нократ ярына җыелдылар Кешеләрне йөдәткән кышкы киеренкелек, муенны буып торган тар яканың сәдәбе өзелгәндәй, шырт итте дә бәндәләр яныннан читкә шылды. Менә тышта чебен-черки, озынборыннар очып йөри башлады. Шул мәхлукларның яз аенда иң беренче күренүләре дә ни шатлык, ни манзара, ни тантана! Язны ин беренче чәчәкләр белән каршылаучы шомыртлар бөтен аклыгы белән шартлыйм дип тора, һәр шомырт агачы—ак таучык... Илаһым! Тереклегең—тере! Язлар бу, язлар... Кошлар артыннан «Шөн шахтерлары» туган авылларына кайтты. Шөн ягының шактый гына ирләре көзге бакча-кыр эшләре тәмамлануга, язга кадәр ялланып, Урал шахталарына эшкә китәләр иде Шулай йөри-йөри, кайберләре гаиләләре белән шунда төпләнеп тә калдылар. Алар үзләрен «Урал шахтерлары» дип атыйлар иде. Ә менә «көз китеп—яз кайтып» йөрүчеләр үзләрен «Шөн шахтерлары» дип атады. Уралда төпләнеп калганнар атарны исә «кошлар» дип кенә үртәделәр. Әлбәттә, көлеп... Әнә шул «кошлар»ны Пүләнкә олаучылары алган-булган күчтәнәчбүләкләре белән бергә Сасмак дигән авылга кадәр илтеп куя. Аннан соң атар. Сасмакта бераз сыйланып, биш чакрым араны җәяү генә тәпилиләр Ни сәбәптән җәяү кайталар? Югыйсә, олаучы урыс агайлар «бай шахтерлар»ны Шөннен нәкъ үзенә, кирәк икән, Мәчкәрә байлары салдырган, Аяз хәзрәт муллатык иткән күркәм мәчет янына, әле авылның абыйлы- энеле Сабир һәм Шакир бай Хәзрәтовлар элек тоткан өч таш кибет тирәсенә дә атып килеп куярга каршы түгелләр. Түләсеннәр генә! Юк шул! «Шөн шахтерлары »на әбәзәтелни өч татар авылын җәяүләп узарга кирәк. Гармун уйнап, жыр җырлап. Алган күчтәнәч-бүләкләрен күрсәтеп. Кигән яңа өсбаш, хром итек, матур кипкәне дә күрми калмасыннар. Баш киеме генә булса да, анысы кеше матурлыгының таҗы бит ул! Өч татар авылында күпме кызлар! Ә Мөхәммәт өйләнгәнме әле? Юк. Ольгадан соң хатын-кыздан курка ул. Яннарына аяк атламый. Якынрак килсә, шундук җен-пәригә әйләнерләр кебек. Әнә шундый хатын сөймәскә әйләнде ул. Баштарак үзенең башы шап итеп түшәменә тия торган жир идәнле хәерче өеннән оялып йөрде. Егерме беренче елны Биктауда лапас салганда башына бәбкә төшеп үлеп терелгәннән сон, берничә ел әтисе эшләгән су тегермәнендә ятты. Монда эшләү әтисе юлыннан китү генә түгел, ә Шөннен икенче тегермәнчесе Федорычка хөрмәт йөзеннән дә иде. Ә ин дөресе, халык бу эшкә күнүен сораган иде ич! Халык синнән сорый икән, димәк, син халыкка сыясың. Халыкка сыю—бу бит һәркемгә дә эләкми торган дан-дәрәжә, зур шөһрәт! Нәрсә дигән иде әле Хөснимәрдән агай, Хөснимәрдән фәиләсуф? —Мин халыкка сыйсам, халык минем җаныма сыя,—дигән иде ул. Халык сине үзенә сыйдырса, син халыкны җанына сыйдырырга тиешсен дә тиеш инде ул! Ә бит бервакьгг Хөснимәрдән агай Казанда авырып ятканда: —Мин күбрәк кешеләр турында уйладым, ә кешеләр үзләре турында гына,—дип тә ычкындырды. Ни сәбәптән болай диде авыру агае. Ә бит әле ул: —Кеше турында булганыннан, булдыра алганыннан да артыграк, күгәребрәк уйларга кирәк, ә без гел киметеп уйлыйбыз,-дип та әйткән юе Әй, Хөснимәрдән фәйләсүф! Раббым нигә сиңа гомерне жәлләп кенә биргән, ә?! Бер гаебең өченме? Ул «Гаебе—Олуг Гөнаһы» турында да сөйләгән иде агае Хөснимәрданнең шул кадәрле дә дөньяны танып-беләсе килгән ки. бервакытны ул теләге шундый да авыр-газаплы чиргә әйләнгән ки. фәйләсүф жиде көн. жиде төн ач-ялангач килеш салкын кар базында ятып Аллаһыга ялварган: —Хакыйкатьнен бер читен генә булса да ач мина. Раббым!—дигән Ул. шул сүзләрне һәр көн кабатлый-кабатлый. жиде килограмм, ягъни унжиде-унсигез гөрәнкә авырлыгын җуйган, ансыз калган чаклары да булган Әнә шулай үзенчә «Диоген бүчкәсе»ндә ятуының дүртенче көнендә бер аваз ишеткәндәй булган ул: — Кояш барында шәм яндырмыйлар! Бишенче көндә тәгаенрәк сүз ишетелгәндәй булган: -Мина Яна Пәйгамбәр кирәк түгел әле. Булганнары җиткән. Ә син Арадашчы була аласын! Алтынчы көнне ризасызлык яңгыраган: —Аздыгыз сез. кешеләр! Җиденче көнне Илаһи Кисәтү Иңрәгән. Әле мин сезгә тагын бер Туфан җибәрермен! Ул Кызыл һәм Зур йолдызлар арасыннан Дәвер Фәрештәсе белән килер. Моны алдагылар белер Онытмагыз, өч йөз алтмыш елга—Бер Кисәтү, өч мең алты йоз елга—Бер Туфан. Хөснимәрдән баздан сытылып чыкан. Үзе нәкъ Өрәк кыяфәтле икән' Шуларны да искә төшерде Мөхәммәт өч тагар авылы аша Шөнгә якынлашканда. Әнә Заһидулла—чая егет, артык тирән уйларга кереп тормады, һәр авылны шаулап-гөрләп узды, кызларга күз кысты. Очраган танышларын сыйлады, үзе дә сыйланды Тегеләр аны күкләргә чөеп мактадылар, исерә төшкәч үзләре дә мактандылар, гагын сый эләкмәсме дип. турыдан-туры ана ялагайландылар, әмма үхпәрен бик сак тоттылар: Заһидулланың йодрыгы төшсә, сине түгел—мунчаңны!—аудара да аудара инде ул. Аның белән бик чамалап сөйләшергә кирәк, егет бит. сугыш чукмары булудан бигрәк, бик тә туры кеше, бер генә ялганны да сөйми. Кызурак канлы булса да. саф жанлы ул. ачык күңелле, ярдәмчел һәм юмарт Әнә. Әхмәдулла да өйләнмәгән егет, шуна карамастан, акылы, сабырлыгы, төпле уй-фикерләре, хәтта салкын канлылыгы белән алдыра һәм шулар белән бик күпләрдән өстен тора. Ул былтыр яна йорт салды, быел өйләнергә йөри. Заһидулланың да күз атып йөргән кызы бар—Аяз мулланың гүзәл Заһидәсе. Кара син аны. ә? Заһидулла-Заһидә! Заһид-Заһидә! Чүт кенә Таһир-Зөһрә түгел, чөнки Заһид-Заһидә дигәндә бөек мәхәббәт геройлары Таһир-Зөһрә. Ләйлә- Мәжнүн. Хөсрәү-Ширин. Йосыф-Зөләйха искә төшә. Ә Мөхәммәтнен күз аткан, йөреп киткән бер кызы да юк! Хет үзенә сиздерми генә гашыйк булып йөргәне дә. Хәер, ничә еллар тегермәндә ятып... Тегермән күсесенә кызлар күз сала димени?! Бер җилпуч онга алданып, әтисе кебек гомер уздырды шунда. Ярый әле эчкече булып китмәде. Чәкәш. Өчнәвер урыслары тегермәнчегә хәмер белән сало да алып киләләр иде ич! Әмма Мөхәммәт, әтисе эчеп үлгәннән сон. биргән антына тугры калды. Хәмер белән салоны авызына алу түгел, якын да китермәде. Тәмәке тартучылар яныннан үзс китеп барды Һәр кичне йоклар алдыннан түшәгендә килеш кенә намаз укыды, ата-анасын. әби-бабаларын искә алып дога кылды Бу ничектер Мөхәммәтчәрәк дога-намаз иде. Өйне дә саллы ул. Бер үзе диярлек. Дөрес, бура күтәрү, чутлау- мүкләү эшләренә авыл халкы өмәгә килде. Өмәсез өй күтәрү ул вакытларда гөнаһ эш санала иде булса кирәк. Кешеләр авыр тормышны үзара ярдәмләшеп алып бардылар. Өмә шунын бер матур күренеше иде Мөхәммәтнең өе башкаларныкыннан зурлыгы белән әллә ни аерылмый иде урам ягыннан жиде аршин. бакча ягына таба унике аршин Хәер, егерменче елларда Шөндә жиле аршинга унике аршинлы алтыпочмаклы йортлар аллә ни күп түгел иде шул. Ә «тавык кетәгемдәй өйдә яшәгән Мөхәммәткә бу йорты хан сараедай тоелды Шуның өстенә, Шөндәгс барлык Йортлардан аермалы буларак, анын өй эче бер аршинга биегрәк иле. Авыл халкы, кыш җылырак булсын өчен дип, үз йортын тәбәнәгрәк итеп сата, нигездән җиргә үк тери, балчык белән күмә. Ә Мөхәммәт башта таштан шулай ук бер аршин биеклегендәге нигез салды, шуннан сон гына ышкы белән шомартылган матур бураны аның өстенә күтәрделәр. Әлеге йортнын тагы бер сере бар иде әле анын агачларын Мөхәммәт үз җилкәсендә ташыды. Әйе, аның өшәнгәнрәк бер бахбае да бар иде инде йортка агач әзерләгән чакта. Ләкин ул ал күчәргә салып бер бүрәнә алып кайтса, егылыр хәлгә җитә. Чегәннәрдән сатып алган иде ул аны. Алдап киткәннәр, каһәрләр' Тыштан ялтырап торса да, эчтән калтырап тора икән шул бахбай. Хет бүрәнәсе-ние белән үзен дә күтәреп алып кайт. Менә шуна ул аны интектереп йөрмәде, яшел үләнгә арканлап куйды да өйлек агачларны үз җилкәсендә ташыды. Урман каравылчысы Иван Федоров анын бүрәнә күгәреп урманнан килеп чыгуын күргәч, артына утырды, күзләре акайды, нигәдер борыны мышкылдады: —Как ты. Магомед?—дип кенә сорый алды ул,—Как ты без лошади?! —Так —дип, кыска гына җавап бирде Мөхәммәт. Анын көчен күреп таң калган, «чудо!» дип атаган каравылчы агач өчен юньләп акча да түләтмәде. Юкса Мөхәммәт Серафима карчыкнын изге бүләге—алмазлар утыртылган ике алтын йөзек белән!—түләргә карар кылган иде бит! Менә хәзер дә шул уе өчен оялып бара егет! Анын төшенә бүрәнә-бүрәнә балыклар кергән иде. Төшкә балык керү—байлыкка!—ди халык. Эшләп акча ала алмады ул, әмма болгар карчыгы Серафима Мөхәммәт Болгареевка бәя биреп бетергесез ике йөзек-бүләк калдырды Каян килеп эләккән ул Серафимага9 Әби әйткән иде: —Минем Теодор гайрәтле чагында юлбасарлар атаманы булды,—дигән иде. Дөрестер Димәк, бу йөзекләр урланган, шуңамы кулларны пешерә Мөхәммәт аларны ераграк яшерде Шулай үзалдына уйланып кайта егет Ә башкалар9 Шөннәр укымышлы, бай тормышлы, тырыш кына түгел: — Шөннәр—горур халык! Бу горурлык вакыт-вакыт мин-минлеккә кадәр барып җитә. Шөннәргә үз горурлыкларын кибеткә куеп, мескеннәргә сатарга да була. Аларга «татарье», «гололобый* дип кара, шундук мангаена берне алырсың! Бигрәк тә мондый сүзләр белән Заһидулла янына килмә инде, ачуыннан кызулыгы белән имгәтеп ташлавы да бар, чөнки ул «Татар» сүзен байрак итеп күтәргән: —Мин—татар малае Заһидулла!—дип кенә җиффәрә —Үз исемемне түбән төшерсәм дә. татар исемен түбән төшермәм!—ди. Сабантуйлар атавында аларны каршыладылар. Абыйсының муенына ташланган Алсу ялт итеп Мөхәммәткә карап алды. Егет тетрәнеп китте... Алсу чык бөртегедәй якты һәм кечкенә, ифрат хәрәкәтчән, тәненен һәр күзәнәгеннән көч, дәрт, терелек, сәламәтлек-саулык бәреп торган чем- кара шомырт күзле, һәрчак елмаюлы йөзле, ифрат сылу, зифа гәүдәле, нык бәдәнле, нечкә билле, бит урталары нәни чокырлы, тыгыз-калын балтырлы, вә мәнле бер кыз бала иде. Мөхәммәт аптырый калды: —Ничек аны бу көнгә кадәр күрми яшәлгән? Бер авылда яшәп9 Хәер, буе өч чакрымлап булган Шөннең Мөхәммәт югары очында, беренче су тегермәне ягында, ә Алсулар түбән очта купец Стахеевнын икенче су тегермәне тирәсендә яшиләр ич. Өенә кайтып егылган егетнең ике кулына бер эш кермәде. Кышын миче ягусыз гына чыккан өйнең һавасын алыштырасы, тузан утырган өстәлурындыкларнын өстен сөртәсе, тәрәзәләрне юасы бар, чоланны чистартасы, ишек алларын себереп куясы бар. Ә уйда Алсу гына... Анын янып торган күмердәй кара шомырт күзләре. Сабантуйлар тавында абыйсы Заһидулланың кочагына ташлангач, ялт итеп ана карап алуы. Күршеләреннән башка Мөхәммәтне юньләп каршы алучы да юк иде бугай.. Шулай! Туганнарсыз яшәү ачы суган булса, (ә ачы суганнын кабыгын әрчесән, елата!)—ялгызын яшәү, ялгызлык—мәнге тишелмәс сызлавык ул. Гел дә сынап торыр, йөрәкне әрнетер, жанынны ашар, күнеленне төшерер, барыбер тишелеп акмас! Шунамы. ул Алсуны уйлап. Әхмәдулла әйтмешли: —«Чашты* *Чистый чашты...* Чәе чәй. ашы аш булмады Йокысы качты «Чашты шул, чистый чашты»—төннәрен гел саташты. Әллә ниләр сөйләнде, йолдызларга карап утырырга ияләнде Ана инде хыялый төс инде, күзләре авыру кешенеке кебек елтырый башлады, урамнан узып киткән һәр кызга: «Бу Алсу түгел микән0*—дип күз ташлады Мөхәммәтнең ирләрчә йөз чалымнары ничектер нечкәрә төште, катгыйлык кимеп, нәзбереклек тә ана күчте Ул. чыннан да. авыру иде—Мәхәббәт чире килде ана. Гашыйклык—моннан да бөек авыру бар микән дөньяда0 ! Юктыр... Менә хәзер генә, үз гомерендә бер Чын Сөюгә тап булганын аңлады ул. Ольга белән булган ирле-хатынлы уйнаулар бөтенләй башка нәрсә икән Ул әле ярату—Чын Ярату!—түгел икән Күрәсең, теләгең булса, теләсә кайсы хатын-кыз белән бу «уен»ны уйнарга була, ә менә өзелеп сөйгән Берәү генә буладыр, мөгаен Хәтта «уен»дагы парыңа: «Мин сине яратам!»—дисәң дә. Болар барысы да ялган, күз буяу, ун минутлык ләззәт өчен мен утлы ялган сүзләр вулканы атылуы. Ун минут үтүгә, вулкан сүнә, түшәктә яткан гәүдәгә салкын караш, читләшү, хәтта аннан җирәнү туа Ольга белән яшәгәндә шуларны да тойды ул. чөнки ирләр үзе бирелгән хатын-кызны бик өнәп үк бетермиләр, тагылып йөргәннәрне яратмыйлар, муенга асылынганнарны күрә алмыйлар Ир-ат яулап алган Мәхәббәтенә баш ия. Бары шундый сөю генә ана жинү тәме, яшәү яме бирә. Чын гашыйклык кына ир затына көч-куәт. жегәр- ныклык, дәрт-дәрман, үзеңне сау-сәламәт тою алып килә ала. Шундый халәт анын жанында тагы бер унай сыйфат тудыра. Ул—Ждваплылык Хисе! Кемдер өчен үзенне жаваплы тою—менә нәрсә гаиләләрне, кешеләрне берләштерә Мөхәммәт бу хисне Ольгага карата бер генә тапкыр да тоя алмады Димәк, ул аны яратмаган... Шушы уйлар белән ярым саташып ятканда, аны байлар йортыннан әвәләнеп ясалган клубка җыелышка чакырдылар Ул белә иде иллә күмәкләштерү бара. Монын асылын авыл агае белән авыл апасы анлал бетермәсәләр дә. күмхужга кергән булалар, чөнки өстән кушалар бит. ә авыл куштаннары һәм ялагайлары: «Әгәр кермәсән...*—дип куркыталар Дөрес, күмхужларны ялагайлар һәм куштаннар оештырмады. Бу эшнен башында бәлшәвик-коммунистлар торды, чөнки коллектинлаштыру партиянен төп линияләренең берсеннән санала иде. Ә яшьләрдән комсомоллар бу эштә партия вәкилләренә нык кына булыштылар Ярлы-ябагай, ялкау- сөрхәнтәй. атсыз-чатсыз. хәерче-саилчеләр дә бергә кушылып эшләргә теләк белдерделәр. Ачлы-туклы яшәргә икән—барысына шул тормыш килсен, туклыкка ирешәбез икән—һәркемнен дә кулында ипи булсын! Хәер, бу тип кешеләргә «Тигезләү* дигән нәмәрсә ошый да ошый инде. Ул анын аңына нык сенгән: —Мин ач икән—күрше дә ипи күрмәсен, күкрәген киереп йөрмәсен Тук икәнбез икән—һәркем тук булсын... Таза тормышлылар күмәкләштерүгә шикләнебрәк карадылар Барысы булмаса да. күбесе Егерме Беренче Елгы Ачлыктан сон Заһидулла. Әхмәдулла. Гайнулла кебекләрнең тормышы мантый башлаган иде инде. Җыелышны район вәкиле Корнилов һәм гражданнар сугышы солдаты •билетлы бәлшәвик» Фәрхетдин алып бардылар. Фәрхи Мөхәммәтләр белән бер яшьтәрәк булса да. тормышлары азмы-күпме тернәкләнүгә, өйләнеп җибәрде: анын улы белән кызы да бар инде. Туры кеше булганга халык ин беренче ана ышанды: —Ул әйткәч—алдамас! Сөйләшүләргә күчкәч, ин беренче Баһави сүз алды: —Җегерме беренче жыл гына кире кайтмасын, мин күмхужага түгел күтхуҗага да риза! Мәче ите ашап карадым инде мин. Х&зык көлеште. Район вәкиле. Корнилов Фәрхетдингә борылып: «Это несерьезно!»—диде Шунда «серьезный» кеше сүз алды. Бу—сәләмә Габдрахман иде. Гражданнар сугышы солдаты. —Эрбәлүтсия атларында,—диде ул,—Миравуй эрбәлүтсиягә кадәр барып... —Конкретно9 '—диде Корнилов аңа кычкырып. —Кәнкрит әйткәндә, агайлар, бу калхуз дигәннәре кирәк инде безгә. Пример, жир генә эшкәртә башла. Сукалыйм, тырмалыйм дисән, сука белән тырма тагарга ат кирәк. Ат дигәннәре һәркемдә бармы соң? Атлылар да бар. атсызлар да. —Менә син!—диде залдан кемдер Борылып карадылар. Кем булсын инде—шул туры сүзле Заһидулла. Чая баш!! Түземсезрәк инде ул... —Тик кенә утыр, Корниловны бик фетнәчел, вак, әләкчән кеше диләр Иң мөфтиме: сәвиткә каршы уй-фикерләреңне эчкә яшер Ул калхуз дигәннәрен мин дә аклап бетермим әле—дип тиз-тиз генә Заһидулланың колагына пышылдады Мөхәммәт —Чыгып сөйлә!—диде Фәрхетдин Заһидуллага. Корниловның чырае качкан иде, маңгаенда җыерчык өстендә җыерчык. һәр җыерчыгы: «Ну, әйдә сөйләргә чык! Ни әйтерсен икән9»—дия кебек. — Габдрахман керер ул калхузга,—диде Заһидулла.—Эрбәлүтсия атларында мировуй пужар кабызырга йөрсә дә, анын калхузга бирер аты юк Менә бездә бер бия. ике эш аты Мин шуларны биреп калхузга кериммени9 Ә икенче берәүнең хуҗалыгында сигез аяклы атыннан башка берние юк. —Нинди сигез аяклы ат ул?!—дип, бүртенеп сорады татарчаны ару гына аңлаган, ярыйсы гына сөйләшә алган Корнилов —Үрмәкүч!—диде Заһидулла. Халык тагы көлеште. Мыскыллы авазлар да яңгырады. Моны Корнилов колхозга каршы төшү дип аңлады —Безобразие!—диде ул —Бу бит фетнә! —Безнен эш үгетләү Көчләмик. Халык үзе уйласын,—диде Фәрхетдин Корниловка җайлап кына. —Ә теге.. «Үрмәкүч» кем ул? —Гражданнар сугышы солдаты. Батыр солдат! Бик гайрәтле егет! —Күренеп тора Бераз куыгын киметәсе иде моның —Авылдашлар,—диде Фәрхетдин Зәйнәгытдинов утырган урыныннан аягына басып —Безнен эш—үгетләү. Әйе, мин колхозга керегез!—дим,— Менә бүген ин беренче булып үзем язылам Кемнәр икеләнеп тора икән, өенә кайткач, тагы бер тапкыр уйлансын. Монысы—факт! Җыелышка килгәнегезгә, рәхмәт! Халык Фәрхетдинне ярата иде, ана ияреп шактый кеше күмәк хуҗалыкка язылды, ә Мөхәммәтне колхозга тегермәне алып керде, чөнки тегермән колхоз милкенә кертелде. Районда ин беренче булып төзелгән Шөн колхозына «Кызыл шахтер» исеме бирелде, анын рәисе утырган кәнсәләрдә (Шакир бай йорты) зур гына көзге, ике шкаф тора иде Шкаф өстендә—шахтер лампасы ... Мөхәммәт тегермәнгә бара иде... Әйе, бара иде Әйе шул, ба-ра... Шунда... Килсә килә икән!—Алсу килә! Көлеп килә. —Исәнме, Мөхәммәт абый,—диде ул якты елмаеп. —Ни...—дип, тотлыкты Мөхәммәт. —Ипиен чиме?—Алсу матур итеп көлеп җибәрде. —Ин мөфтиме... -Бәрәч, безнен Мөхәммәт абыебыз мөфти дә икән әле... • И чукынчык кыз. үтерә бит бу!*—дип эчтән генә уйланып алды егет Ә үзе ордым-бәрдем сорап куйды: —Исемен ничек ате0 —Үпкәлим. Мөхәммәт абый,—дип иреннәрен матур гына турсайтты Алсу, йөзенә хәтта газаплы җитдилек тә өстәлде: «Исемемне дә белми.... —Бу сорауны моннан жиде-сигез ел элек биргән идең бит. Мөхәммәт абый! —Әйе Биргән идем... Ин мөфтиме, үлеп терелгән елым.. Кыз сискәнеп китте Мөхәммәт буталчык уйлардан, киреле-морылы сүзләрдән арынды: —Алсу, бүген кич тегермән янына кил әле! —Кызлар егетләр янына түгел, егетләр кызлар янына килә бугай. Мөхәммәт абый.—диде Атсу, аның очрашуга чакыруыннан кинәт туган шатлыгын яшерергә тырышып — Мин сезнең яктагы, түбән тегермән турында әйтәм... —Ул бит инде эшләми, анда он тартып булмас,—дип, тагы шаяртмак булды Атсу. — Мин уйнап әйтмим! Киләсеңме?—диде Мөхәммәт, анын шомырт кара күхтәренә туры карап Анлады. сизде, тойды Алсу: егет аңа битараф түгел. Юк. түгел! Атарны Сабантуй тавында каршылаганнан сон Алсунын йөрәгендә биниһая олуг учак кабынган иде инде Хәер, шул егерме беренче елны урында яткан Мөхәммәткә сөт керткәннән бирле, гади генә «Исемен ничек’’» сүзеннән сон кызнын кунеленә әллә нинди тынгысыз тынычсызлык керде. Ул егеткә туры карый алмый иде. аны күргән саен әллә ничек дәртсенеп китә Җәйләрен Нократ буендагы комлыкта, кышларын кар-бәс белән томаланган тәрәзә пыяласына Мөхәммәтнең рәсемен төшереп азаплана иде. Бу эш юктан маташу булмыйча, гашыйк кызнын җидти ижади зшс иде Өй мәшәкатьләре кимеп торган арада шулай жлн сусавын басу иде ул Бу өлкәдә ана сәләт Күкнең үзеннән сеңдерелеп, рәссамлык анын өчен гади нәрсә генә түгел, ә күнеленә оры булып ябышкан серле-тылсымлы. мистик галәмият, жан балкышы, рухи яктырыш, яшәүнең йөрәгенә ятышлы бер матур, рәхәтле-ләззәтле, очкынлы-ялкынлы ягы иде. Газаплы да, татлы да нәрсә ул Иҗат! ... Кич... Чикерткәләр чурлый, су буенда бакалар үзләренчә җыр суза. Тын. җылы, йомшак төн... Озак көтте Атсуны Мөхәммәт Менә агачлар арасыннан анын ак күлмәге чалынып китте. Кыз килеп җитүгә, егет аны күтәреп алды. Бераз куркынган Атсу анын таза-нык муенын чытырдатып кысты. Егет әйләнгеч юллар белән аны күтәргән килеш ярты чакрым атлап, капка төпләренә бастырып куйды: —Минем яныма килгәнен өчен бик зур рәхмәт! Икенче бүлек Шәрәфетдин И кенче көнне Заһидулланы районга чакыртып алдылар. —Син нәрсә, халыкны колхозга каршы котыртып йөрисен?—диделәр ана милиция бүлегендә. — Минем беркемне дә колхозга каршы котыртканым юк!—диде Заһидулла катгый рәвештә, үзенен хаклыгына нык ышанып —Ә җыелыштагы сүзләрен?! Районга китәр алдыннан гына Мөхәммәт аңа: —Анда авызына су кап! Монда ярый инде, үзебезнекеләр,—дигән иде —Онытма: озын телделәр кыска гомерле була. ИНАБӘТ _6 5 Шул турьша уйланып тора идс Заһидулла. —Ә кыелыштагы сүзләрен?!—дигәнгә сискәнебрәк китте. «Суын, суын—ярсыма, тыел! Сабырлык төбе—сары алтын, ә сабырлык өчен тыела белергә кирәк»,—дип. уйлап алды ул эчтән генә. — Мин җыелышта колхозга каршы бер сүз дә әйтмәдем,—диде ул сорау алучыга. —Ә нигә үзен колхозга кермисен? —Уйлыйм әле... — Кара аны. озак уйланма. Мин синең турында сорашып торырмын. Ә хәзергә азат, шулай да төрмә сагынып тора бугай үзенне,—дип озаттылар аны милиция бүлегеннән Куркыту-кисәтүләргә һәрвакыт җирәнеп караган Заһидулла борылып аларга бер «бик шәп сүз* әйтмәкче булган иде. тагы Мөхәммәтнең үгетләве исенә килде: —Сак бул! Тизәккә басма—исе чыгар, бүкәнгә типмә—аягын каймыгыр... Шул сүзләрне хәтеренә китерү аны коткарды да. чөнки тегеләр нәкъ менә аның ярсып китүен, каршы төшүен көтәләр иде. *Контра»га актив рәвештә көрәш алып баруларын күрсәтү өчен Заһидулла кебек «бер экземпляр* кирәк иде азарга. Әмма... Заһидулла тиз кызып китү-чән булса да. тиз генә басыла да белә иде. Аннан соң ул күңеленең бер чите белән боларнын үзенә тозак коруын сизде Сүзләрен бакыр булганда, дәшмәвең көмеш икәнен шундук анлады һәм. Мөхәммәт әйтмешли, авызына «су капты». Әти-әнисен дә хәтерләде: —Мине төрмәгә япсалар, алар нишләр? Шунда ук Заһидәсе дә исенә төште: —Ана өйләнергә йөрим бит мин. Инде ризалыгын да алдым. Аяз хәзрәт белән Асыл абыстай каршы кил мәсәл әр. Заһидулланың, төрмәгә ябылып, бераз акыл алып кайтуын сәләмә Габдрахман бик теләгән иде. Җыелышта барлык кеше алдында адәм рисвае итте ич Әмма дә ләкин.. Теләк күп вакытта теләк кенә булып кала шул, бик-бик күп теләкләр, эшкә әйләнми, тормышка ашмый шул! Югыйсә, кемнәр генә ни теләмәс тә нәрсәләр сорап теләнмәс! Тезләнмәсләр дә көчле теләккә буйсынып техзәнә. Заһидулланың районнан сау-таза килеш үз аягы белән кайтып килүе авыл халкын шатландырды. Ләкин бик күпләр бу хәлдән үзләренә сабак алдылар һәм телләрен тешләре артында бикләбрәк тоттылар: —Калхузга каршы сүз әйтергә ярамый икән. Бу сәвиткә каршы чыгу була. Монын өченме?! Заһидулланың исән-имин кайтуына әти-әнисе белән Заһидәдән кала ин сөенгән кеше Мөхәммәт булгандыр. Дөрес. Әхмәдулла белән Фәрхетдин дә шат иделәр, башкалар да кулын кысып ризалык белдереп уздылар. Ә Мөхәммәт аны тегермәненнән чыгып каршы алды: —Йә, ничек? —Су каптым! —Ин мөфтиме, вакытында тыелырга кирәк. Тыела белү—акыллылык билгесе. Тел теләсә нәрсә әйтү өчен, үзенә зыянга такылдау өчен бирелмәгән безгә. . Йә. ярый' Рәхмәт, акылыннан чыгып китмәгәнсең... Ул инде. Заһидулла кайтмый микән дип. берничә мәртәбә чыгып караган иде. Ә анарчы бер сәер-кызык хәлгә тап булды: тыштан тегермәнгә бер чебен очып керде. Алар монда болай да күп буталалар. Ләкин монысы башкалардан нык кына аерыла шома сыртлы, зәңгәрсу канатлы эре генә нәрсә Үзе чамасыз безелди, тавышы да шактый калын—төклетураныкы кебек. Менә УЛ. Мөхәммәтнең маңгаена утырды. Кулын күтәрә төшсә дә, үтермәде аны Мөхәммәт, чөнки шулчакта Заһидулла исенә килде. —Кит. чебен!—диде ул канатлы мәхлукка.—Олак бар. юкка тавышланып йөрмә... Чебен очып киткәч эченнән генә: —Ул да җан иясе бит...—дип. үз гамәленең дөреслегенә үзен ышандырды. 5. .к. У-. № 5 — Без Алсу белән, —диде Мөхәммәт Заһидуллага, милиция бүлегеңдә сорау алулар, янаулар турында сорашып иптәшенен саруын кайнатасы килмәде. -Нәрсә Алсу белән?—дигән булды Заһидулла хәйләле елмаеп —Йөрибез! —Йөрегез сон... —Йөрү дигәч тә... Мин аны бик яратам! —Менә рәхмәт'—диде Заһидулла көлеп —Көзгә өйләнешергә исәп.—дип куйды Мөхәммәт рәхәт елмаеп. —Алсу нәрсә ди? —Ул риза! —Әти-әни бу турыда беләләрме сон? — Юк әле Алдан ук белгертеп куясы килми Куркам: бәхетемнең бер чите кителер кебек. Ә син безгә ризамы?—дип сорады ул турыдан-туры. — Бер-берсен яраткан егет-кызга кем риза булмасын, ди? Сорап торган буласын тагы! Мөхәммәт кордашының җавабыннан бик тә разый калды, җанында ниндидер канәгатьлелек, күнел күтәренкелеге, әйбәт кәеф туды. «Да, кыз да утызда ...*—дигән ди берәү Мөхәммәт тә утызын тутырып килә иде инде. Хәер, егетләр өчен утыз яшь өйләнеп җибәрү өчен кулай вакыт ул Монысы яшьлек юләрлеге белән Ольгага өйләнү түтел инде. Монда Хөснимәрдан агай белән Мәхмүдбәк абыйнын үгетләве дә кирәк түтел. Дөресрәге: ул Ольгага өйләнмәде дә бугай, «гүзәл полячка* үте ана «өйләнде» кебек.. Заһидулланы милициядә «төснәтеп» кайтарганнан сон авылда икс вакыйга булып алды. Беренчесе: Фәрхетдин Зәйнәгытдиновны район үзәгенә эшкә алулары иде Аны җир бүлеге нәчәлнигы итеп билгеләделәр Колхозчыларны тагы җыелышка чакырдылар Менә шулвакыт сәләмә Габдрахман сайрап күрсәтте инде! Бу сүзне район вәкиле алдында әйтмим дисә дә. «эрбәлүтсия атлары» да ычкынды аның теленнән. «Денин-Сталин партиясе» дә калмады, «мировуй пужар»ны да өстәде. Ул алдан ук авыл советы рәисе белән партячейка секретарен «майлап куйган» иде. берничә ялагай белән куштаннарны да әзерләп-көйләп өлгерде. Габдрахман бар көче белән колхоз рәисе булырга омтылды һәм моңа иреште дә. Ә биз Фәрхетдин Корниловка: — Минем урынга тегермәнче Мөхәммәтне куегыз. Белеме дә җитәрлек, урысчасы да чарланган. Ин әһәмиятлесе: халык ана ышана, хөрмәт белән карый Туры сүзле, вөҗданлы кеше Тиктомалдан беркемне дә рәнҗетмәс.- дигән иде. тегесе анын сүзенә колак салмады. Яна рәисне сайларга район вәкиле буларак Фәрхетдин үзе килергә тиеш иле. ләкин ни сәбәптәндер авылына кайта алмады. Корнилов кыска гына: —Ул авырып тора.—диде. —Әле кичә генә күрдек, таза-сау иде бит. ничек өзлегеп киткән сон ул?—дип сорады кызыксынучылар. —Белмим Мин доктор түгел!—дип сүзне өзде Корнилов. Дөресе: ул «Туры Фәрхи»не өнәп бетерми иде Дөрес, хат ык Фәрхетдиннен «раюнный ләчәлник» булып эшләвенә риза булды, юкса унлап татар авылы булган Пүләнкә районында -югарыларак эшләүче» бер татар да юк. Хәер. Банат исемле бер кыз комсомолда эшли иде Инструктормы, инспектормы шунда. Алар Шөннән Пүләнкәгә биш- алты еллар элек күчеп киткәннәр иде. Әтиләре сәүдә эшендә.. Фәрхетдиннен үзен рәислеккә димләвенә анык берни әйтмәсә дә. бу эшкә күпмедер риза булса да. Мөхәммәт җыелышта «речь толкать» итеп тормады. Ә Габдрахманнын кайнар нотыгыннан сон: «Эшләсен әйдә' Бик атлыгып тора бит».—дип уйлады Шунын өстенә ул кордашынын эшкә казы икәнен белә иде Көч-жегәргә килгәндә дә бер дә сәләмә кеше түгел. Мөхәммәт белән Заһидулладан кала Габдрахман авылнын ин куәтле кешесе иде Кешеләрне үз артыннан ияртә белә, ә бу сәләт бик сирәк кешеләрдә генә була бит. Шунын өстенә командалык итәргә дә ярата һәм һәркемгә аерым «путхут» ясый да белә. Мөхәммәткә дә шундый, үзе әйтмешли, «путхут* ясады: —Син. корд ы й,—диде ул анарга.—Тегермән, пример, пулный худка эшләми инде ул Син, кордый, анда гына бикләнеп ятма, сине, безнен картларча әйтсәк, «лөчәлник» та итик әле. Син, кордый, пужарнайны кулына ат әле. Бер үзенә биш ат, ике ярдәмче, вә дә килеп, Хәбәч карт Ул. үзен беләсең, төнге каравылчы —Уйлап карармын,—диде Мөхәммәт сабыр гына. —Ә син уйлама, эшлә син! Без барыбыз да, пример, матур сөйлибез, матур итеп эшли генә белмибез. Ә пужарнайда эшләүнең нәрсә икәнен беләсен бит Бигрәк тә жәй пужар куркынычы арта. Ут белән судан берни катмый! —Шулай булгач, «эрбәлүтсия атларында миравуй пужар» кабызып торасы да юк!—дип. аны бик нык чеметте Мөхәммәт. Тегесе аңламаганга сабышты: —Сүз сүз белән, кордый. эш эш белән! Пример... —Рәис булып алгач. Габдрахман үзе белгән яисә ишеткән шактый гына рус сүзләрен кушып сөйли башлады: «пример», «наш великий вождь», «коллективизация», «срок», «задание», «устав», «партлиния» һәм башкалар шундыйлардан иде. Шулай итеп Мөхәммәт янгынчы булып китте. Дөресен әйткәндә, тегермәндә яту аны туйдырган иде инде: халыкның онлык ашлыгы чамалы, бүген кемдер килсә, иртәгә эт тә юк! Ятасын ялгызың, бары Алсу белән кичке очрашулар гына аның күңелен ача, киләчәккә өмет-ышаныч тудыра иде... Ә беркөнне... Авылдашының соравы буенча ул тегермәнгә он тартырга киткән иде. Капчыкка сокгы җилпуч арыш онын лар төбеннән кырып-себереп ятканда, ашыгып сулуы капкан Хәбәч карт килеп керде: —Ләчәлник!—диде ул шөбһәле йөз белән. —Нәрсә?—дип көлемсерәде Мөхәммәт.—Каланчадагы суга торган тимерен өзелеп төшкән мәллә?! —Юк!—диде картлач.—Пужарнайга мәет китерделәр. —Кайдан0—дип аптырый калды Мөхәммәт тә. —Нократтан агып килгәндә балыкчы Мәгъсүм күргән үзен. Суда ятып шешенеп-бозылып беткән инде ул... Тегермәнне бикләп янгын сараена ашыктылар. Ат жәймәсе капланган үлек бер караңгырак почмакта ята иде. Мөхәммәт жәймәне чак кына күтәреп анын йөзенә бакты һәм чүт артына утырмады: —Похмелкин? Генка... Муенында чиләк... Тимерчыбык белән бәйләп куйганнар. Чиләккә ком яисә таш тутырганнар, күрәсен .. Өзек-өзек көннәр тезелеп кенә килә... Нигә «өзек-өзек көннәр»0 Генка Похмелкиннын үле гәүдәсен янгын сараенын карангы почмагында күрү, бигрәк тә анын өстендә чебеннәрнең болыт булып кайнашуы, мәеттән килгән укшыткыч сасы ис, өстенә ат тире сеңгән пычрак жәймә каплап куелуы—коточкыч бер авыр сурәт булып Мөхәммәтнең күңеленә сытылып-изелеп керде. Шунын өстенә Генканын борыны маңгае белән тоташкан урында нык кына яньчелгән, сул чигәсе кангамы, балчыккамы укмашкан Похмелкинга башта авыр тимер әйбер белән сукканнар, аннан сон муенына чиләк бәйләп, шул чиләккә таш яисә ком тутырып суга атканнар Ольга Нократ буендагы бер авылда анын әшнәләреме шунда, әллә туганнарымы яши дигән иде ич. Генка Ольганы да бераз вакытка шул авылга алып китмәкче булган бит.. Ольга, Ольга... Ни генә димә, күпме генә фараз кылма, хет гөннәр буе томанлап ят. Похмелкиннын үлемендә анын кулы уйнаганы сизелә иде... Үчкә—үч. үлемгә—үлем! Ул бер үк вакытта фәрештә дә. шайтан да иде Ярата—чын күңелдән! Күрә азмый—бөтен йөрәге белән! Әнә Генка Похмелкинны интектереп үтергәннәр, газаплары үле йөзендә дә чагыла иде хәтта. Шулай тоелды... Азак диңгезеннән Казанга кайткач. Мөхәммәт һәрвакытта диярлек Ольга янында Похмелкиннын шәүләсен күрде Озаграк вакытка Казан урамнарына чыгып китсә, кайтып керүгә Ольга борчыла, борсалана иде. Теге әкияттәге дию кебек: —Адәм исе бар!—дип куярсың. Нигә ике дә уйламыйча, күзен дә йоммыйча Ольганы ташлап китте ул? Мөхәммәтне флигельдән әнә шул «Похмелкин исе» куа иде. Ул һәркөн, һәртөн диярлек Генканын рәттән генә булуын тойды Бу әйтеп бетермәслек авыр хәл булып, егет башын кая алып качарга белми йөрде Яшәдеме ул бу вакытта Ольга белән 1 Юк! Ул торды гына Ә яшәү белән тору, тереклек итү белән тормыш корып азаплану арасында зур аерма бар. Нәрсә дигән иде Хөснимәрдан агай—авыл фәйләсуфы? —Динебезнең биш баганасы булган кебек, яшәештә Кеше өчен нн кирәк биш нәрсә бар. Батар: 1) тән-бәдәннен исән-саулыгы. 2) жан-рухнын тынычлыгы, иманчылыгы. 3) гаилә ныклыгы; 4) тормыш иминлеге; 5) йорт-жир. милләтен бөтенлеге Похмелкиннын мәете Мөхәммәтнең жан тынычлыгын алды, рухына кара болытлар җыйды Азак диңгезендә аны ишкәк белән сугып үтерергә теләгән. Ольганың әтисе дворян Адам Азадович Василевскийны үтереп, гәүдәсен дуңгызларга тураклап салган кансыз, кабахәт, явыз бу кешенен мәете Нократ буйлап агып килгән дә -һич көтмәгәндә кара ямьсез истәлек, канлы хәтер булып анын күнеленә кереп утырды Куа-куа Мөхәммәт аны хәтереннән, һич кенә дә куып чыгара алмый. Шунамы төннәре йокысыз уза Шунамы көннәре әллә ничек өзек-өзек кенә тезелеп килә... Чирне дә куа ала чын ир. ә хәтерне—юк! Тышта елак, мәгънәсез, эчпошыргыч янгыр сибәләп куя да. нәрсәгәдер төртелгәндәй, туктап кала. Шул кинәт сибәләве белән йоклар- йокламас яткан Мөхәммәтнең хәтерен янарта. Гүя сүнгән лампага ут элә. Дөньяда яфрактай яшел, кардай ак. кояштай сары, комдай керән, күк йөзедәй зәнгәр. кандай кызыл яңгырлар да була. •Өйләнергә кирәк' Быел көзгә үк өйләнергә...»—дип уйлый ул. Күз алдына Алсу килеп баса һәм бар кара хәтерне юып төшерә. Ул татлы хыялларга чума Һәр янгыр—салават күперенең бер төсе ул Бары күрә белергә генә кирәк! Күңел күзләре белән.. Икенче мизгелдә ул Похмелкин турында уйлаудан арынырга теләп Заһидулланы исенә төшерә -Өйләнүгә. Заһидәсе белән азмы-күпме тормады. Вятка-Нократ аръягына, аюлар янына качты. Шунда йорт, каралты-кура житкерә дә үзенчә яши. имеш' Мин ирекле кеше. ди. Ничек яшисем килә, шулай яшим. ди. Габдрахманнар «мне не указ», ди. —Ялгышасын!—диде ана Мөхәммәт. — Нәрсәдә минем хатам?—дип сорады Заһидулла турыдан-туры. —Авылдан. . Халыктан аерылуыңда! —Габдрахман кубызына биергә кушасынмы? —Калхузда эшләп тә үз кубызына биергә була... — Нигә син үзен рәислеккә кермәден? —Халык сорамады ич! —Халык, халык, —диде ярсып Заһидулла —Калхуз рәисен сайлауны өч ялагай, биш куштан хәл итте. Менә сина халык! —Халык—кара сарык -дип тә өстә инде... —Анысына ук телем бармый, Мөхәммәт Шулай да халыкнын битарафлыгы, өркәклеге, куркаклыгына ачу килә минем Җыйнаулашып үз сүзен әйтергә жөрьәт итми Аны гел нәрсәдер тотып килә. Аныл агаен бигрәк тә. «Тимә миңа—тимәм сиңа!* Менә анын төп дога-аяте, тормыш кагыйдәсе, яшәү кануны. Коръәни сүрәсе. —Халыкка кагылма!—диде Мөхәммәт.—Ул болай да изелгән, тапталган. Егерме беренче елгы Афәт—Ачлыкны гына хәтерлә, ничек кырылды авылдашлар —Габдрахманнар «Әмрикә күчтәнәче* бүлеп яттылар,—диде Заһидулла ана каршы төшеп —Менә күрерсең, әжерен алачак әле ул, халык өлеше тишелеп чыгачак! — Йә, ярый!—диде Мөхәммәт аның белә килешә төшеп — Ин мөфтиме, Сугыш белән Ачлык кына булмасын' Менә дөньянын куркынычы шунда. Без барыбыз да гражданнар сугышын һәм ачлыкны уздык. Башка.. Раббым күрсәтмәсен! Нократ суы май аенда мул булып болыннарга жәелгән иде. Инде менә Көмеш Етга үз ярларына кайтты. Чәчү тәмам булып, кояш тагы да яктырак карый башлагач һәм ныграк кыздыра төшкәч, су басып узган болыннарда куерып яшел үлән күтәрелде, дистәләрчә күлләрдә балык калды. Дөрес, атар бармак буе чуртаннар, нәни генә елтыр бәртәсләр, олырак сәдәп кадәрле аттынсу кәрәкәләр генә әле. Көзгә үсеп житәчәкләр! Эссегә китеп, күлләр корымаса һәм батыкларны каргалар чүпләп бетермәсә Хәят- тереклектә яшәү өчен туктаусыз көрәш бара. Яшәү-үлем көрәше бу.. Авылда юа атнасы башланды... Яшьләр көчтән килгәнчә, хәле булганча ясанып-киенеп. Олы күл ягындагы болынлыкка җыелдылар. Мондагы юа! Хет чалгы белән чабып ал! Болынлыкта—чыр-чу. гармун моны, көлү тавышлары. Баштарак кызлар бер якта, егетләр бер читгәрәк торалар. Ике яклы «разведка» бара: кемнедер кемдер күзли, кайсыдыр икенче берәүгә сүз ката. Менә уеннар башлана: —Бу дөнья—уен-качкеләр дөньясы ул! Егет халкы күзенә төшкән кызларга сүз ката, биергә чакыра, таллар арасыннан Йөреп килергә тәкъдим ясый. Егет кыз алдында көязләнә, үзен «фырт»—булдыклы икәнен күрсәтә, бераз мактанып та ала, әмма дә ләкин күбрәк күңеленә кергән кызны мактый: —Бу дөнья—мактау-мактанулар дөньясы да әле ул! Бер төркем яшүсмерләр Мөхәммәт, Заһидулла, Әхмәдулла кебекләр алдында ачыктан-ачык ялагайлана, һәр сүзләренә колак сала, әйткән бер әмерләрен үтәргә әзер тора. Бу дөнья—үзара ялагайланулар да дөньясы бит әле ул! Ялагайлану—Мөхәммәтнең күрә алмаган нәрсәсе. «Ялагайлану— гаебенне юуунын. тормыш кууның, үзенә уңайлыклар тудыруның ин жиңел-жирәнгеч вә ансат-түбән юлы ул»,—дигән иде Хөснимәрдән агай.—Коллар юлы... Әмма анын өчен горурлыгыңны үтерергә кирәк, һәр ялагай—үтерүче ул. —Ялын-ялагайланма!—дип тә өстәде Хөснимәрдән агай.—Тезләнгән дә аягына баса ала. Ялагайлансаң да—яла якма! Яла ягу—ялагайлыктан да яман... Шулай булгач, Хөснимәрдәнчә: ялагайлыктан да түбән, начар, әшәке яклар да бар икән кешеләрдә Бәндә яманлыкта шайтанны да уздыра диләр бит! , _ Юа атнасында кызларның чабата, галуш. ак һәм төрле оекбашлары, алъяпкыч-яулыклары бизәлгән, егетләрнен ботинка, хром-кирза итекләре шыгыр-шыгыр килгән, күлмәкләре жилдә җилфердәгән, кепка-фуражкалары чәчне янга чыгарып кырын салынган була. Болынлыкта сабантуй да булып узды. Атна буе җыеннар китте... Ат-арбага төялгән, хәтта самавыр, табак, калак-кашыгын. иләк-чиләген дә алган кешеләр жыеннан-жыенга йөри башлады. Күбесе туган-тумачасына атап бара, шулай да күчтәнәчкә каклаган каз, бөтен ипи, көз җыелган чикләвек, киптерелгән шомырт, башка тәм-томын, берәр көнлек камыр ризыкларын алырга да онытмыйлар. Бу якларда җыеннар уза торган өч авыл бар Я мул җыены—«Черкиле җыен», бу җыен вакытында урман-саэлыклардан миллионлаган черки көтү? күтәрелә һәм алар бәйрәм итүчеләр өстендә җанлы кара бачыт булып биешеп торалар, күзгә, калак, борын тишекләренә кереп йөдәталәр Вахит җыены- «Базарлы җыен* Халык бу җыенга бәйрәм белән бергә сату-алу итәргә дә йөри Әйтик, арба артына картая башлаган сыерын да гага. Итлеккә суяр иде. жәй көне анын кадәр итне кар базында гына саклап булмый Сөт эчәм дисән. сыер урынына кәжә генә дә алмыйча булмый. Әнә ул үз-үэен нык яратучы ахмаклык хайваннын мөгезенә үк эленгән. Ул аларны сөзешергә дип тотмый, ә арка кашырга гына башында йөртә. Хәер, сөзешмәү—үзе үк шәп нәрсә ич. Кешеләр әнә мөгезсез дә сөзешергә генә торалар.. Мөхәммәт үз уйлары нан үзе көлемсерәде: —•Менә ахмак! Кәҗә турында фәлсәфә сатып утырган бул инде, ә?' Ашыра һәрвакыт башкаларны үзеннән ангырарак дип уйлый,—шулай дияр иде Хөснимәрдан агай» Шөн җыенын—«Мәчетле җыен»,—дип атыйлар иде. чөнки авылда ике мәчет булып, аларнын манаралары дәһрилек чоры килгәч тә киселмәде, бары Шакир һәм Сабир -бай йортыннан әвәләнгән клуб ишле Шөн халкы өчен тарайгач һәм искерә башлагач кына түбән мәчетне «яңа клу6»ка әйләндерделәр Ә 1850 елны Мәчкәрә байлары белән Шөннен Шакир һәм Сабир Хәзрәтовлар белән бергә салган югары мәчете, манаралы килеш калып, гасырдан гасырларга күчеп яшәде: бераз янартылып. түбәләре калайга алыштырылып. егерме беренче гасырга да күчте... Мөхәммәтнең мәйдан уртасына чыгып бил алышуга артык хирыслыгы булмаса да, көче-куәте ташып торган кеше буларак. Шөн мәйданында көрәшкә чыкты ул. Анын белән тартышырлык кеше авылда Заһидулла гына иле. ләкин ул көрәшкән кеше түгел. «Заһи» кул сугышына оста, менә анда Гыйбадулла улы—ай-һай! Мөхәммәтнең батыр калуын, чиккән сөлгеләр алуын ин горурланып күзәткән кеше Алсу иде Анын очкын күзләренең тагы да очкынланып куюын күрсәң! Егете көндәшен ипләп кенә салганда, үз-үэен белештермәстән кул чәбәкләп куюын күзәтсән' Ул әле «Көрәш» дигән рәсем ясаячак. Алсу үзен Күкнен җиденче катында итеп сизә иде. Җыеннар туктап, азмы-күпме узуга, аръяк болыннарга печәнгә төштеләр... «Бу дөнья—уен-көлкеләр, бәйрәмнәр дөньясы» дисән дә, бу дөнья, ин беренче—эш-мәшәкатьләр, туктаусыз хезмәт дөньясы да ул! Бигрәк тә авыл җирендә Авыл—эш. эш һәм тагын эш ул. «Эш* дигәнен бәндәне тотучы ау ул. Эш—мондагы халык өчен өлешенә тигән көмеше. Бу «көмеш»не алтынга да әйләндерә алмыйсын, ләкин аны бакыр итәргә дә ярамый' Ярамый—ач калуын бар Габдрахман Мөхәммәтне печән өстенә чакырды. Юк! Башкалар белән командалык иткән кебек тавышын бөердән генә чыгарып, акырып-бакырып тормады: — Мөхәммәт, кордый! Көннәр янгырсыз торганда печәнне кибәннәргә кертергә кирәк,—диде —Синен көчен-куәтен белән Пример Әйе' Әйе шул! «Синен көч-куәтен белән жинеп чыгарбыз» дип әйтә белде Һәр ханнын үз саны. ди... Тыңлады Мөхәммәт Ярдәмгә урманнан, аюлар яныннан Заһидулла да килде. Ул инде өсн җиткезеп бетергән, киләсе елга каралты-кураларны салып куям дип йөри иде. Аңламассың кеше холкын! Заһидулла белән Габдрахман бер-берсенә һаман сырт белән торалар, ә менә печәнчеләр арасында Гыйбадулла малае үзен чын калхузник кебек тота, жир җимертеп эшли Башкалар бер кибәнне әвәләп маташканда, алар Мөхәммәт белән икене салып куялар. Габдрахман да мыек астыннан гына елмаеп китә яннарыннан Чукынып китсен! Күмәк эш—түмгәк эш түгел.. Күмәк эш—чүлмәк эш1 Гөл чүлмәге. Авылдашлар белән печән чабу, чүмәлә тарттыру, кибән салу көз, кыш. я.» буена тансыкка әйләнә икән. Рәхәт иде монда Заһидуллага. Кнчкырын керәшен Мәкчим дә сугылып китә, алар якын-тирәдәге саега башлаган күлләргә чуртан тотарга баралар, аннан сон корымга каралган чиләктә ысландырып кына балык шулпасы пешерәләр. Заһидулла белән Чәпчим Мәкчим Мөхәммәткә сиздерми генә, агачлар арасына качып, берәр чәркә «чөгендер суы»н төшерәләр Мөхәммәт сизмәмешкә салыша, ә эченнән: «Мәкчиме Мәкчим инде, яшьтән үк сәүдәгәр Стаканов белән кучер булып йөреп, эчәргә өйрәнгән. Хәмердә пешкән кеше. Ә Заһи моны бит гражданнар сугышында гына каба башлаган. Бөтенләй тыелмас кеше дә түгел, кирәк чакта үзен кулга ала да белә. Нигә аңа бу челләдә шайтан суы?»—дип уйлый. Керәшен Мәкчим—шәп кеше. Ул сөйләшергә бик тә ярата, ифрат түбәнчелекле, ярдәмчел, бәндәчел инсан Анын ниндидер сөйкемле сөяге бар —Менә. Мөхәммәт энем, сезне сагынып килдем әле,—ди ул,—Чәпчим сагындым! Әндринен лапасын күргән саен син искә тешәсен. Шундый авыр бәбкә башына төшеп тә исән кал әле, ә?! Төшләремә керде ул бәбкә минем Гел сискәнеп уяна идем. Сискәнми кара! Чәпчим сискәнерсең. —Үз башына төшсә, тагы да ныграк сискәнер иден әле,—дип көлә Заһидулла.—Кеше башына төшкән, күрше ашына төшкән таракан гына ул... —Әй. карендәшләр. яратам бит мин сезне!—дип тагы рәхәт елмая «чөгендер суы >ннан бераз кызып киткән Мәкчим Ул бит куышлар янына кгиеп җиткәнче, ике җиргә туктап, аны йотып алган иде инде.—Әйдәде, кәефен дә шәп. «әче миләш»не жиффәр!—ди ана Заһидулла. — Һи. карендәшләр! Аның өчен бит... Ни...—дип кенә куя Мәкчим, хәйләкәр генә елмаеп —Әнә куышларда йокларга ятканнар инде, ә без миләшләп торырга тиешме? Юк инде, эш кешесе ял итсен. Анын моңа тулы правасы бар. Чәпчим бар! Ә син, Заһидулла, мине озата бар. менә шунда Онытма без Советлар Союзыныкы гына түгел, шул Союз үзе үк безнеке' Мәсәлән, чәпчим минеке! Мөхәммәт «менә шунда*>ны да аңлый: хәзер болар яшерелеп куелган җирдәге шешә төбен ялаячаклар, аннан соң куышлардан ике йөз адымнар киткәч. Мәкчим үз жырын башлаячак: Коелардин су алганда Төшеп калды чиләгем. Дөнҗа безгә ачы мшгәш. Кемнәр каба җшгәген?. Үзәк өзгеч көй бу. Сагыштан тегелгән моң... Аны шулай итеп дөньясында бер Мәкчим генә жырлый аладыр... Заһидулла белән Мәкчим юл чатындагы ике колачка сыймаслык юан карт тирәк'янына туктыйлар. Анын юлдан күренми торган ягында бер кеше сыярлык куышы бар. Ауга, балыкка йөргәндә, әлеге черек куышка Мәкчим кайбер әйберләрен яшереп тота. Менә хәзер дә ул әлеге куышка, үз өненә чумган аюдай, кереп тә китте һәм шешәсе белән бергә ипи һәм дунгыз салосын да тартып чыгарды. Мөхәммәт чучка маена җирәнебрәк караганга. Мәкчим салоны куышларга кадәр алып килми, шушында калдыра. Заһидулла ияләнде бугай инде, «чучка мае. фәлән-фәсмәтән» дип нәзберекләнеп тормый, «чөгендер суы»н йотуга, ялт итеп кабып та куя. —Бу арада эшти дә эшти. Иртә эшти, кич тә эшти. Эш ашап эшләр пешми!—ди. _ — Нәрсә ул эшти? Бер дә ашаган ризыгым түгел,—дип сорый Мәкчим. —Борчак'боткасы! Ашадым берчак, пешмәгән борчак... Мәкчим тәгәри-тәгәри көлә, үзе Заһидуллага бармак яный. -Жс герме беренче жылны онытма! Чәпчим онытма Эчсәң—башына алма, ашказанында кайнат! Ә пешеп җитмәгән борчак Заһидуллага сабый килеш үлеп киткән сенлесе булып күз алдына килә. Яшъли үлгәннәр—йөрәк ярасы азар Заһидулла Мәкчимне Бикгаута габа озатып китә. Куышлар тирәсеннән шактый ерагайгач, азар парлап сузатар: Дөнҗа безгә ачы мюәш. Кемнәр каба җигәген?. Ике кешелек куышларында берүзе генә булудан файдаланып. Мөхәммәт Алсуга дәшә: —Йокламадыкмы әле? Безнең куышка кереп утыр Синең белән сөйләшәсем килә .. Йоклыймы сон Алсу! Ул көтә бит. көтә Егетенең бер. юк. ярты гына сүз әйтүен көтә Әнә Бибинур да. йоклаганга сабышып, аларны тынлап яга. Белмимени Алсу, бик белә: -Бибинурның да Мөхәммәткә «кашыгы төшкән...* Ләкин ул шактый ук мин-минлекле кыз. бу турыда беркемгә дә сиздермәскә тырыша. Мөхәммәткә таба сузылган мәхәббәт җебен яшерергә маташа. Әмма... Күзләр бит алдый алмый! Азар барысын да тавышсыз гына кычкырып торалар. Мөхәммәт белән Азсу җитәкләшеп болын буйлап йөриләр. Ак томаннар эчендә әкияти затлар кебек алар. Төнге чык аяк киемнәрен юешли. Салкынча. тыныч, ипле, әллә нинди рәхәт, игелекле төн Куаклар арасыннан кинәт кенә йокылы кошлар пырхылдап очып китә. Батыш күле өстеннән аксыл-көрән пар күтәрелә. Гүя Батыш биниһая олы. галәмәт зур табак, аны пешеп чыккан кайнар бәрәнге белән тутырганнар Менә утыра пар чыгарып... Рәхәт иде бу күл янында. Азсу белән рәттән басып тору Мөхәммәткә әллә нинди ул тоймаган хыялый хисләр тудыра, исәрләндерә бара кебек. Алсуга да рәхәг иде Рәхәт! Рәхәт!! Рәхәт!!! Шушы минутлык рәхәт тойгысы өчен дә якты дөньяга килергә ярыйдыр Рәхәткә мәхәббәт тә кушылса, бу инде ләз-зәт! Тойгыларның да тойгысы, хисләрнең дә хисе.. Мөхәммәт Алсуны каз мамыгыдай җиңел генә күтәреп ала, сакланып кына маңгаеннан үбә Кыз бөтен жаны-тәне белән ана сыена, егетнең кыска итеп аздырган куе кара чәчләрен сыйпый. Мөхәммәт сак вә йомшак адымнар белән аны куышларга таба алып китә Төнгелеккә арбазарга бәйләп калдырган атларның берсе пошкырып куя Куыш халкы күптән йоклый инде. Егет кызны аягына бастыра һәм —Тәмле матур төшләр күр!—дип шалашына озата. — Рәхмәт!—ди кыз —Сина да матур төшләр!—Ул үрелеп кенә анын яңагыннан үбеп ала һәм. җитез тиендәй, куышы эченә сикерә. Табигатькә көз төсмерләрен ин беренче болындагы кибәннәр алып килә. Аннан соң басу-кырлардагы арыш, бодай, арпа, солы көлтәләре һәм шул көлтәләрдән ясалып-өелеп куелган сосланнар.. Тагы да соңрак, бәрәңгесе алынып, каралып калган бакчалар, саргаюга йөз тоткан агач яфраклары Әбиләр чуагы иде... Бакчазар өст шә, читән-коймаларда пәрәвез җепселләре. Әле кыш турында хәбәр иткән бер генә нәрсә дә юк. Бары тирә-юнь, табигать кенә ниндидер сәер моң эчендә йөзә Чишмәләр моңлырак челтериме шунда, елгалар сагышка манылып агамы Күктәге кинәт күренгән кара-кучкыллы болытлар нидер хакында кисәтәме. . Күзегә ни өннәр? Ни тавышсыз ораннар9 Ни алхәбәр бу9 Югалтулар табышымы әллә аерылулар сагышымы И. туган як! Нинди гүзал тнрә-ягың! Тәгалә ялга чыгып, жирнең иң матур урыннарын күрим дисә, беркөн Нократ буена килеп чыгар иде Шушыннан Галәмнен йөрәк тибешен тыңлар иде Ул. ... Мөхәммәтнең вакыт-вакыт, Хөснимәрдан агае кебек, танып-белүдә Хакыйкатьнең күпмедер өлешенә ирешәсе килә, Дөньяның бер читен генә ачып карарга омтыла-ашкына башлый Аны алда яна тормыш, зур үзгәреш көтә Быел көз алар Алсу белән кушылачаклар Хәзерге вакытта анын өчен иң әһәмиятлесе әнә шул! «Ин мөфтиме», дияр иде ул үзенчә. Хәер, алай дисәң, «иң мөфтиме» Хөснимәрдән сүзе ич! 1929-30 елларның унышы начар булмады. Ш\л көзге уңышта Мөхәммәт белән Алсуның туен уздырдылар. «Пир на весь мир» булмаса да. матур гына бәйрәм-мәжлес булды ул. Әлбәттә, •Кызыл шахтер» колхозы крәстияннары гармунга «Шахтер көен» тарттылар: Шахтур җегет күмер чаба Вак-вак итеп кисәген. Гәмерем булып, таш басмаса, Таииамам. җанкисәгем. Мөхәммәт кунакларга сиздерми генә Алсунын биленнән кочып алды һәм яратып күхтәренә карады, үзе шундук, корт чаккандай, сискәнеп китте: —Кызнын күхтәренә әллә нинди сүз белән әйтеп бетермәслек тирән сагыш тулган иде Нәрсә бу? Ни-нәрсәне аңлата бу монлы һәм әллә нинди эчкә яшерелгән караш'1 Төнлә алар зөфаф кичен уза алмадылар: —Бүген мина кагылма ...—диде Алсу сак кына. Егет тыңлады, кыз анын куенында, мәче баласыдай йомшак кына сыенып, мес-мес кенә килеп йоклады. Атна буе кыз аны тоткарлап килде. —Нәрсә сон бу?!—диде тәмам гаҗизләнгән Мөхәммәт —Мин бу дөнья кешесе түгел бугай... Ул эштән куркам мин...—диде чарасызлыктан Алсу.—Бәлки миңа хәмер эчеп карарга кирәктер? —Авызыңны йом! Гөнаһ бит бу! Сафлыктан, яшьлектән көлү...—дип бүлде аны Мөхәммәт ... Алар Заһидуллаларда сон өлгерә торган көзге алмаларны жыялар иде. Алсу көлә, чырык-чырык килә, Мөхәммәткә ымсынып-ымсындырып карый, карт алмагачның ботагы буйлап өскә таба үрмәли. Менә инде чери башлаган юан гына ботак сынып китә, Алсу аркасы, баш чүмече белән жиргә егыла һәм тынсыз кала. Күтәреп карасалар, башы—кара кан, ә алмагач төбендә үлем-мендәр булып очлы таш ята. Бу дөнья уен-көлкеләр генә дөньясы гына түгел шул, ул—үлем- җитемнәр. чир-авырулар да дөньясы Шуңа карамастан, хәтта кабер дә ике йөрәк арасында сузылган мәхәббәт жебен өзә алмый. Чын ярату һәрвакытта да бер генә буладыр, мөгаен. Хәер, алай дисән, Ярата Белү— Талант ич ул һәм бу талант һәркемгә дә бирелми. Дөрес, бик күпләрдә көтү булып яшәү теләге-хисе бар. Әмма ул кешеләрнең бер-берсен яратудан тумаган, ә борынгы заманнардан килгән саклану-оешу инстинкты. Пар- пар булып яшәү дә—инстинкт. Ә Ярату? Бу—Илаһилык. Мөхәммәт Атсунын каберен зиярәт итәргә һич бара алмады Югыйсә югары тегермәннән ерак идемени зират.1 ! Шөн елгасын басмадан чыгасың да яр өстенә күтәреләсең, тагын ике йөз адымнар үргә таба атласаң, мазарстанга юлыгасын. Әмма... Күрәсе килми Мөхәммәтнең анын каберен, юк!—Күрәсе килми Шул балчык өеме астында кызнын гүзәл йөзе, сылу гәүдәсе ятуга ул һич тә ышана алмый. Иргә чыгып та саф килеш китеп барган кыз иде ич ул. Зөфаф киченен дә ни икәнен белми мәңгегә югалды Алсу. Ул үлгәч, егет сулыкты, ябыкты, йөзенә сары иңгәндәй булды Ашаган ашы тамагына кадалды, эчкән чәеннән агу тәме килә кебек гоелды Мөхәммәт бервакытта да үтен хис кешесе итеп санамаган иле Менә сиңа, мә! Йә. кешенең күңел төбенә төшеп кем караган, ди?! Ә ул төптә ниләр генә юк Алар бит Алсу белән хушлаша да алмадылар: карт алмагачмын черек ботагы шартлап сынды, үлем бозлы кулын кызга салды. Ни үкенеч! Әллә ул үзенең бу дөнья кешесе түгеллеген чыннан да сизенеп яшәгәнме0 Шуңа бу фани дөньядан бакыена гөнаһсыз сабыйдай, керсез нарасыйдай китәргә теләгәнме? Нәрсә бирә сон бу аңа'* Аңлаешлы нәрсә гүтел. һич башка сыймый... Мөхәммәт күп уйланды, шуңа карамастан сүзсезләнгәннән сүзсезләнә барды Бары төннәрен генә үзалдына сөйләнеп ята торган булды: — Ник күпсендең аны бу дөньяда. Раббым? Алам дисәң, аның өчен мин җанымны бирергә дә әзер идем ич... Әмма... Кеше өчен кеше яшәргә мөмкин, ә бәндә өчен бәндә үлә алмый Үлем—һәркемнең үзенеке генә... Инде чын ир-ат булган Мөхәммәт үз тормышындагы барлык кыеклымыеклы якларны исенә төшерде: — Кем каргышы анын баш очында? Акча эшлим дип. Хөснимәрдан агайга ияреп, әнисен ташлап. Азак диңгезенә китеп баруы дөрес түгел идеме0 Әнисе рәнҗедеме ана? Ана рәнҗеше беркөн тормышында кара язмышка әйләнәчәк олуг бер үпкәләү, чамасыз ризасызлык, дөньяга сине китергән изге затның әрнү-газаплары, авыр кичерешләре ич... —Әллә үз гомерендә бары бер генә мәртәбә, әтисенең әнисен рәнҗетүен күреп, ата кешегә җикеренүеме? Соңгы вакытларда хәмергә ияләнсә дө. әтисе начар кеше түгел иде анын. Йомшак, яхшы күңелле, ипле кеше иде ул. Ә хәмер? Монысы—йомшак холкыннан. Бигрәк тә тормыш авырлыгыннан, ниндидер түбәнлеккә төшерә торган чарасызлыктан, һәркемнең ике җилкәсендә ике фәрештә утырса, казак һәм баш артларында өч шайтан утырыр, ди. Шул шайтаннар гел яманга котырта икән. Шайтан коткысы- гөнаһ боткасы • Без яшәгән саен яманлык чокырына төшә барабыз. Шулвакыт бу чокырга тагын да түбәнрәк төшмәскә ант бирәбез Күпмедер вакыт уза һәм карыйбыз: тагы шул чоңгылга төшеп барабыз икән бит! Түбән төшү җиңел икән Бары яхшылык-матурлык Тавына күтәрелү генә авыр. * Шулай дигән иде Хөснимәрдән агай... ••Ин мөфтиме», Мөхәммәт тә Алсу белән шул гауга күтәрелергә теләде. Рәссам-кыз матурлыкны күрмимени инде ул?! Мөхәммәтнең барлык омты лышы яхшылыкка таба иде! Эшлә яхшылык—көт явызлык,—диләрме әле9 Алсуны ул өзелеп сөйгән иде... Ә шулай да... Аны туйганчы назлый-иркәли дә алмады. Кыз әллә нинди тоткарлыкка керде, атна буе тән кушылуын тыеп килде. Нигә кирәк булган ана бу тоткарлану? Фәрештәләр анын колагына: —Син бу дөнья кешесе түгел, —дип пышылдаганнармы әллә? Сүндереп җиргә ташлаган бер бөртек шырпыга тормас кешеләр бар җирдә Похмелкин кебекләр.. Нигә дип бу дөньяга килә икән мондыйлар1 Атр белән ничек яшәмәк кирәк ди, ә°! Ин гажәбе: алар да бит кеше исемен йөртә, моны ничек аңларга? Борынгы грек философы Диоген юкка гына: — Кеше эзлим!—димәгәндер. Бу турыда ана. бер сөйләшеп утырганда. Ильяс-Хәлфә Хәзрәтов әйткән иде. Заһидулланың да тормышы буталып бетте әнә, бары Әхмәдулла гына бирешми Алсунын еллыгын уздыргач, Мөхәммәт өченче тапкыр бәхетен сынарга булды, ул өйләнергә карар кылды Әлбәттә, күзеңне йомып теләсә кайсы хатын-кызга өйләнү түгел иде бу. «Өйләнү—түгел сөйләнү».—дшән ИНАБӘ Т Тукай да. Кайда гына яшәмә, ир-атка хатын-кыз кирәк! Ул өйгә нур чисталык, пөхтәлек кертә, чиста кием-салым, тәмле аш-су булдыра Мөхәммәтнең өйләнергә карар кылуыңда тагы бер төп сәбәп бар иде менә Алсу үлгәннән бирле инде анын тирәсендә Бибинур бөтерелә. Чишмәдән суын да ачып кайтып бирә, идәннәрең юып, өен дә җыештырып чыгып китә Хәтта песигә сөт, эткә сөяк-мөяк тә алып килгәли... —Яраттымы ул Бибинурны? -Юк! Шулай булгач, ник аңарга өйләнергә карар кылды? —Яшәргә кирәк иде. яшәргә Ялгызлык—үтерә торган нәрсәләрдән Бибинур үзенә күрә генә түгел иде.. Андагы ул кирелек, тәкәбберлек! Ике-өч кешегә җитәрлек иде анын бу кире сыйфатлары Шул ук вакытта Мөхәммәт аңа кул селтәп тә карый алмады Ул күзләренең гел тартып торулары! Моңа адәм баласы түгел җеннен үзе дә, шайтан да түзә алмас... ’ Бибинур—үзе үк җен кызы иде бит! Башкорт хатыныннан туса да. Әнисе Җомабикә дә жомыкый түгел иде. Кыз Мөхәммәтне изалады, тилмертте, шашыну дәрәҗәсенә җиткерде, ә ин соңгы мизгелдә «алмасы*н каптырмый гына чыгып тайды. Егет тә аны «бушка* әүмәкләүдән туйды, шуна турыдан-туры: —Әйдә өйләнешәбез!—диде. —Алсу белән өйләнешкән кебек, бер атнагамы?—дип, йөрәгенә кагылды, ин изге хисенә тиде Бибинур. —Алсуга тимә! —Аны гына яраттың инде... —Яраттым—мәнге онытмам! —Мине яратмыйсын бит син, ә үзен әйләнәм дисең. —Яратмыйча да өйләнергә мөмкинлеген мин аңладым инде. Яши торгач, ир-хатын бер-берсенә ияләшә бит. Ин мөфтиме, ике арада суыклык кына тумасын. Ә болай, ошатам мин сине, бик ошатам. Бибинур егетнең «яратмыйча» дигән сүзенә үпкәләп китеп барды. ... Кыш җитте... Җир өстендә ак куяндай ап-ак кар ята Декабрь ае әле бу. кыш башы. Көннәр үтергеч кыска, төннәр өч торьт, өч ятып йокларлык озын. Кыш үзенен аклыгы белән күңел тынычлыгы да алып килә. Көз сугыласы көлтәләр сугылган, киптереләсе ашлык киптерелгән, алынасы бәрәңге алынган. Тагын нишләргә? Хәзер, колхозчы булгач, Урал шахталарына күмер чабарга китеп булмый. Ят үз өендә өнендәге аю кебек. Иртә белән кар көрисе, терлекләргә печән бирәсе барын бар да... Болар барысы да ярты сәгатьлек эш. «Кызыл шахтер» колхозы бу кышта атлар сарае салу өчен Бояр урманыннан агач кисәргә булды. Башта Габдрахман «лесник Әндри» янына барып кырт-мырт сөйләшеп карады:—Калхуз өчен... Партия линиясен тормышка ашырып .. Әмма вә ләкин... Үзе әйтмешли: —«Упшый язык» таба алмады.. Лесник: «Лес—народное добро».—дип кенә җавап бирде. Мөхәммәт белән Әхмәдулла Әндригә лапас эшләгән кешеләр, бер җаен табарлар әле дип, Габдрахман аларны Биктауга, урман каравылчысына юллады. Әндри шактый гына картая төшкән, әмма күзләрендә һаман шаян очкыннар, сүзләрендә—яшәү дәрте. —Сальиа или баранину?—дип шаяртты ул икесен дә кочаклап һәм өстәлгә таба этәреп. Матур гына сөйләшеп утырдылар, агач мәсьәләсе дә уңай хәл ителде. Әндри «урман патшасы» булып эшләгән соңгы ун ел эчендә нык кына котайган иде: яңа мунча һәм йорт салдырган, өй эчендә аерым өстәлдә патефон тора, ишек алдында—велосипед. Абзарда ат пошкыра, сарайда сыер мөгри. Кайтканда Заһидулланың Нократ аръягындагы йортына сугылдылар. Гыйбадулла улы әле яна гына авылдан килгән икән Мөхәммәтне коточкыч хәбәр көтә иде: —Бибинур агуланган... —Ничек? —Уксус эчеп.—диде Заһидулла анын күзләренә карап Беравык сүзсез тордылар . —Син ана кагылмаган идеңме?—дип сорады Заһидулла. —Уксускамы?— дип сорый алды Мөхәммәт Аның башы каткан иде, гүя баш мие урынына шыплап пычкы чүбе тутырганнар -Бибинурны «Кызны бозмаган идекме?» дип сорыйм мин синнән Көхзектә синен янда күп болганды ул... —Бибинур түгел. Алсуны да... -Нәрсә Алсу?—Заһидулла шикләнә-аптырый калды. Үлгән Алсулан көнләшә ул.—дип әйтә алды Мөхәммәт Әхмәдулла ана гына хас сабырлык белән сүзгә кушылмады, итагать- әдәп саклый белде. —Сон. үлгән артыннан үлеп булмый инде.. Өрпәк кар.. Атын Шөнгә өшәнгәнче куды Мөхәммәт Нократ өстенә килеп керүгә, күнелен моң-сагыш басты Дөньяда сагыш зоналары бар. моң кырлары бар. Жыр да шунда туа. Тумый икән, искә төшә Онытыла башлаган сүзләре-көе белән. Мөхәммәт тә: Дөнья безгә ачы миләш. Кемнәр каба җиләген ? —дип. чүт кенә җырлап җибәрмәде. Үз гомерендә кычкырып жырлап йөргәне булмаса да. Ул бит эчтән генә моңланып йөри... Шөнгә кайткач, әнисенен ай-ваена да карамастан. Бибинурны әле авыру килеш үзенә алып китте. Кызнын әтисе эштә иде Кич Аяз мулладан никах укыттылар һәм Мөхәммәт белән Бибинур бергә яши башлады. Урак вакытында тупырдап торган уллары туды. «Шәп вакытта, шәрәфле айда, урак өстендә туды. Шәрәфетдин кушабыз»,—диде Аяз хәзрәт. Каршы килмәделәр Бала Мөхәммәт белән Бибинурны иң якынайткан нәрсә булды. Бу яктан алар икесе дә улларына бик рәхмәтле иде Ул тугач, каралты- курала. абзар-сарайда мал-туар, кош-корт күзгә күренеп арлты Шәрәфетдин кечкенәдән каз ите ярата иде Каз шулпасы пешкән көнне ул канат яисә тәпи эләктерә дә шуны ялый-ялый урамга йөгереп чыга һәм янына җыелган малайларга: — Менә бүген ашка әнәй ярты каз салганые,— ди.—Туйганчы ашадык. Аллага шөкер, ит ашыйбыз әле Шул сүзләрдән сон янында бөтерелгән, утырып койрыгын селкеп торган этенә сөяк ата. Малайлар төкрекләрен ялый һәм көнләшеп: — Нишләрсең9 Каз ите ашаганнарның эте дә каз сөяге кимерә шул. — диләр. Ә аларны ирештерергә Шәрәфетдингә бир инде. Бәйләнә калсаң, ул төп кебек нык. үгез кебек таза, җитмәсә, кирәкмәгән озын буйлы. Ашауга ла таза иреннәрен чуп-чуп китереп, майлырак ризык булса, ун кулынын биш бармагын ялый-ялый, мыш-мыш килеп, рәхәтләнеп, тәм табып ашый Эшкә дә хәтәр булып чыкты ул. Бер тотынса, тәүлек буе эшләр, һич арымас Унҗиде яшендә үк өйләнде Шәрәфетдин Яссы-җәйпәк табанлы булуы сәбәпле, аны армиягә алмадылар. Шәрәфетдин мона шаккатмады ул бит солдат булырга түгел, ә сукачы булырга туган Җитмәсә—балта остасы Өйләнгәндә дә сузгалап тормады Гайнулларнын үзеннән өч-дүрт яшькә олырак таза гәүдәле кызларын алды да кайтты Гайнуллар ел саен кырык- илле баш каз асрый иде Кыпарыннан бигрәк, шул казларга өйләнде бугай Шәрәфетдин Бер башлангач, гомер ага да ага икән ул Гомер агышын туктатыр бер генә көч-кодрәт тә юк бу дөньяда. Гомер, сыналып килеп, бер мәңгегә сынар өчен бирелә. Җәйне көзнең сары яфраклары каплый, көзне кышның ак карлары, кышны язгы сулар-ташулар. Адәм баласы менә шулай дүрт фасыл эчендә бәргәләнә Аның өчен Бишенче Фасыл юк. Бу фасыл бәлки мәңгелек булыр иде Бишенче Фасыл—Үлем Еллар узган саен, җан яралары төзәлә төшсә дә, Мөхәммәт Алсуны оныта алмады. Ул аның хыялый мәхәббәте, яхшылык-матурлык Тавына менүдә мәңгегә аерылган юлдашы булып калды. Төшләренә еш керә иде Алсу, ләкин нарасый-сабый кыяфәтендә. Бары тавышы гына үзенеке иде һәм көлеп җибәрүләре аныкы. Гөнаһсыз сабый Үзе үк ниндидер изгелек. Бибинур гомер буе Мөхәммәттән көнләшеп яшәде. Ул инде күптән гүргә кергән Алсуны искә төшереп кенә көнләшеп калмады, ә авылның һәр хатын-кызын үзенең көндәше итеп карады Бу—анын чире иде. бавырын—үт куыгын зәгыйфьләндерүгә, йөзен саргайтуга алып барган яман гадәте булды. Көнләшү—холык авыруы бит ул. Тормыш ялгыш өстендәге ялгышлардан тора икән. Иллегә җитеп, балалары башлы-күзле булган кешеләр, гадәттә, борылып үткәннәренә карый. Ә анда—үкенечләр, үкенечләр, үкенечләр Яшьлектә үк хата-ялгышлыклар күп киткән. Нигә, япь-яшь кенә килеш, ике ирдән уңмаган Ольгага өйләнде Мөхәммәт'1 Беренче ире үз милләтеннән, үз ыруыннан булса, үч алу өчен хәйләләп, Похмелкиннын «ястыгы», хайвани омтылышлар чүпрәге булу нигә кирәк булган ул хатынга? Әй. Хөснимәрдән агай! Син бит авыл фәйләсуфы, дәрвиш, бер тапкыр да өйләнмәгән кеше иден. Нигә өйләндердең син мине Ольгага? Менә хәзер, илленең аръягына чыккач кына. Мөхәммәт сине анлады: —Син бит, төсе-кыяфәте, фәлсәфи акылы булган кеше Ольгага үзен гашыйк иден. Ольганың сиңа карамаячагын белдең дә, бу гүзәл хет үзебезнең егеткә булсын, дип. мине ана өйләндердең... Ә син, Мәхмүдбәк абый! Корыч куллы, батыр йөрәкле Кырым татары. Татарларның аерылып калган бер өлешенең асыл вәкиле. Син нигә мине Ольгага өйләндерергә тырыштың? Сине сөеп, кыядан елгадагы ташларга ташланган Алиян исенә төштеме? Ольганың минем өчен бәргәләнүләрен, атлыгып йөрүләрен күреп. —Кушылсыннар болар!— днденме. Ә минем йөрәккә карадынмы сон син?! Күрдеңме анда мәхәббәтярату чаткысын? Тормыш—төзәлмәслек ялгышлар... Әнә беркемгә дә баш имәгән, үземчә яшим дигән Заһидулланың тормышы буталып бетте. _ _ _ с Габдрахман үз башын үзе ашады. Ә бит беркатлы булса да, начар кеше түгел иде ул. Мөхәммәт Заһидуллага да әйтте —Анла син Габдрахманны. Ул бит революцияне байларны талау, юкка чыгару дип анлады. Ул бит Совет властен үзенә дә власть бирүче дип анлады. Ин мөфтиме, ул—яман кеше түгел! Габдрахманнын үзенә дә акыл өйрәтте: ___ —Син Заһидулла кебекләрдән курыкма, син Габдулла кебек кәрләләрдән курык' Менә күрерсен, ул синең башыңны ашаячак әле... Тыңламады Габдрахман, власть тотучыларга һәрвакыт ялагай, куштаннар ошый ич! Ә АЛСУ‘ > Их, Алсу, Алсу... _ „ Сине/ гомер яфрагыңны кем һәм ни өчен өзде сон? Нишләп мин сине саклый алмадым’ Нишләп’ Бу дөньядагы бердәнбер мәхәббәтемне. Мина багышланган рәсемеңне гамәлгә ашырмыйча китеп бардын син «Көрәш, дип атарга теләден син аны. Әнә болгар карчыгы Серафима әбидән мина ике алтын йөзек калды. Мин аларны истәлек итеп сакладым Азак диңгезе истәлеге итеп. «Үләр көннәрем килеп жлткәч кая куярмын?»- дидем Белмим але, белмим Белмәгәнне белмим дияргә кирәк! Бу—ихласлык Кешеләргә күп вакытта җитми торган нәрсә Без бит белмәгәнне дә беләбез дибез, белгәнне белмим дип кире кагабыз. Шундыйрак инде ул кеше холкы Мөхәммәт йорты алдындагы эскәмиядә уз уйларына батып утыра иде Шулвакыт кәнсаләрдә кизү торучы кыз йөгереп килде: -Мөхәммәт абый, сине калхуз рәисе чакыра! —Габдрахман малаемы?—диде ул. Ә үзе эченнән генә уйлап куйды: «Үз янына чакыртып «задание* бирмәсә. Габдрахман малае рәис булып та утырмас иде Хәзер төш җитеп килә. Әбәдкә кайтканда сүзен әйтеп китсә, теленә тилчә чыкмас иде әле. Юк. ул Мөхәммәт кебекләргә «задание» биреп, башкаларның күнеленә буйсыну чүпрәсе сала ич. Их, Габдрахман яшьти! Авылдан шәһәргә качкан бу малаең, сугыштан сон авылга кайтып, синен урынга баш булды бит». — һәр эшне бисмилладан башларга кирәк!—дигән иде Хөснимәрдан агай. Онытты бит бу сүзне Мөхәммәт, онытты. Ин беренче, ул Ольгага бисмнлласыз өйләнде. Аннан сон.. Өзелеп яраткан Алсуы белән зөфаф кичендә бисмилла әйттеме ул? Эченнән генә булса да Юк! Анын бит бу кызны тизрәк үзенеке итәсе килде, шул уй белән янды Кабаланды. Ольга белән булган ирле-хатынлы уйнаулардан сон үзен бик тәҗрибәле итеп санап. Алсуны бер алуда сындырырга теләп, ифрат ялгышты Ә Алсу артыгы белән тыйнак һәм саф иде. ул анын мондый дуамаллыгыннан курка калды. Телгә шома булса да. жаны белән инсафлы кыз иде бит ул. Шаклар катарсын! Куркуыннан йомгак булып бөтерелерсең! Монда синен җорлыгын «жукка-чур»га чыга да чыга инде.. Мөхәммәт алма вә карлыган бакчасы аша турылап кына идарәгә китте. Алмалар сары иде әле. ә карлыганнар «кара күзләре» белән ана карап торалар. Кагылмады Мөхәммәт аларга, бары идарәгә житәрәк кенә кызыл карлыганнан берничә бөртек өзеп авызына капты Керә-керешкә үк: — Габдрахман малае Мөхәммәт абыйсына тагын ни задание бирергә җыена’—дип сорады. Тегесснен ачуы йөзенә үк чыкты: —Мин—«Габдрахман малае» түгел!—диде. — Бәрәч. Габдрахманныкы булмый, кемнеке буласын сон син? —Әйе. мин—Габдрахман улы, ләкин минем үз исемем бар. -диде рәис төксе генә. —Беләм исеменнс — Белгәч, исемем белән ага! —Сине бит авыл халкы «Усал Баттал-дип йөртә Мин дә «усал» дигән кушаматыңны кушып әйтимме? — Ихтыярын—бәрәнге!— диде Батгал. аңа сөзеп карап —Тик мине «Габдрахман малае» дип. бала-чагага тиңләп атавыңны ташла! Мөхәммәт белән Баттал арасыннан кара мәче узган иде. Рәис яшь чагында Бибинурга гыйшык тотып, гик кыз гына ана борылып га карамады. Батгал колхоз рәисе кәнәфиенә утыргач, уракчы хатын-кызларны юл буенда сагалап торып, башак яисә уылган орлык алып кайтмыйлар микән дип. тикшерә иде Хатыннарның тәнен капшый-капшый тикшерүнен ин мыскыллысы Бибинурга эләкте. Берсендә күлмәген күтәреп, ыштан балакларына кадәр тикшергән, таза-калын ботларын сыпырыштырып алгач, түзмәде Бибинур. Мөхәммәткә бу турыда елый-елый сөйләде. —Әгәр минем хатыннын ыштан бөрмәләрендә тагын бер казынсан. кулыңны сындырам'—диде ир рәискә.—Шуны онытма. Габдрахман малае! Менә шул көннән китте инде Батталга «Габдрахман малае* дип кенә дәшү Дөрес. Мөхәммәтнең үзенен дә аңа исеме белән дәшәсе килә, әмма рәиснең аны кыерсытырга маташуы, үч алырга чамалап йөрүе, үгенен дошманы итеп күрүе ниче1стер ана үз исеме белән дәшүне тыеп килә иде. —Иә. рәис, әйдә ачуланышмыйк! диде Мөхәммәт килешүгә барып — Булган—онытылган. Үч саклау көчне югалта. Миңа ни «задание»ң бар? — Шпагинның уха ашыйсы килгән. —Шпагинның? -Әйе! —Шуннан? — Шуннан Минем Пальманы жик тә Пүләнкәгә барып Шпагинны алып кайт! Сез аның белән танышлар бит? —Танышлар да. дуслар да. сугыш вакытында мин бит заводта автомат цехында эшләдем. Аның «ППШ»асын ясадык. Шпагин безнен авылга да кайткалап йөрде. Сабантуйларны ярата иде ул. Тагын каз бәлешен.. —Синен Шәрәфетдинен Шпагин өчен махсус каз бәлеше пешергән, диләр Шул дөресме’ —Дөрес! Шәрәфетдин үзе дә каз дигәндә.. —Беләм. Аны юкка гына Каз Шәрәфетдин дип атамыйлардыр инде. Сөйләшү унай агымга керде. Баттал «Каз Шәрәфетдин» дип чеметеп атса да. Мөхәммәт моңа артык әһәмият бирмәде. —Каз икән каз! Таз Шәрәфетдин түгел ич... Патьма янгын сараендагы бишенче ат иде. Кызыл бия. Бик шәп чабышкы. Аннан туган Актай белән Каратай да бик йөгерек атлар. Пальманы Мөхәммәт татарчаташтырыбрак: —Пәлмән!—диде Аны улы Шәрәфетдин бик ярата. Пәлмән өчен Пүләнкәгә барып кайту уен гына: чыга да югала һәм бер-ике сәгатьтән сон кире кайтып та керә Шул ук янгын сараенда колхоз рәисенең җәйге тимерхут арбасы белән кышкы кошевка-чанасы да тора. Гадәттә, Баттал үзе ат җигеп мәшәкатьләнми, кирәк вакытта Мөхәммәтнең ике ярдәмчесеннән берсе бу эшне башкара. Рәис үзе эскәмиягә утыра да тәмәке төтәтеп, җигүле атны көтә. —Минем хатын авырып тора.. Бибинурны әйтүем. Үзем бара алмам инде. Баттал энем. Шәрәфетдинне генә җибәрермен. Бибинур исеме чыгуга, рәис каршы килә алмады, бары: —Үзең барсаң, солидно буласы иде дә...—дип кенә куйды. —Ә Шәрәфетдин миннән кай ягы белән ким? Ул да солидный егет!— диде Мөхәммәт ана. —Яшь бит әле ул. Бала-чага сыманрак. —Булыр яшь! Ул егерме бердә инде Өч бала атасы: ике кызы, бер улы бар. «Өч бала атасы» Батталнын бөеренә тиде. Ул бит, Бибинурга үч итеп, фронттан марҗа алып кайтты. Әлеге күзенә үк мутлык чыккан, тотанагы булмаган маржа-медсестра башта батальон командирының сөяркәсе иде, аннан корсак төшергәч, капитан аны үз яныннан куды һәм кызый «отчаянный татарин» Батталга елышты. Батталны батальонда чыннан да «отчаянный татарин» дип атадылар. Аларнын балалары булмады, Баттал мона бик кимсенде. Төшереп алган көннәрендә хатыны Зинаны җәберсетте, аек чагында: ,, —< Бу зина бәрәненнән нинди бала булсын! Монын күлендә парахут та баткандыр, целый батальон үткән монын өстеннән!».—дип уйланды Шәрәфетдин Пальманы тиз жикте, әбәдкә кайтып китмәгән Баттал янына керде: . — Районда башка йомышларыгыз юк идеме’—дип сорады Жавап кыска иде: -Юк! , —Ярый мин кштем. Пальма белән очам гына! —Тормышлар ничек?—дип сорады рәис Бибинур малаеннан. Бу чәнечкеле, төртмә сорау иде. „ __ -Аллага шөкер! Ит ашыйбыз әле,-диде тук чырайлы, таза гәүдәле, озын буйлы яшь ир көр тавыш белән. Бу аның дежур җавабы иде «Тормышлар барамы?»—дип сораучыларга Шәрәфетдиннең бер генә җавабы әзер иде: ^ —Аллага шөкер! Ит ашыйбыз әле... Өченче бүлек Алмазар Г еоргий Семенович Шпагин атаклы корал ясау остасы иде. Әле Бөек Ватан сугышына кадәр үк алар констрхктор Деггяров белән ДШК дип аталган эре калиберлы пулемет ясыйлар. Бу хәл 1938 елда ук була. 1941 елны Шпагин пистолет-пулемет уйлап таба. Шпагиннын «ППШ» дип аталган писголет-пулеметы совет солдатларының яраткан коралына әйләнә, конструкторга шул ук 1941 елны Сталин премиясе бирелә, ә 1945 елны ул Социалистик Хезмәт Герое исемен ала 1946-50 елларда аны СССР Югары Советына депутат итеп сайлыйлар. Менә шул елларда ул Шөн авылына килеп йөри башлый, балыкчы Мәгъсүм белән дуслаша. Вятские Поляныда, Шөн татарлары әйткәнчә. «Пүләнкә»дә Шпагин яшәгән йорт бүген дә тора әле. ул күптән инде музейга әйләндерелгән. Өй Нократнын текә ярында утыра, монда шактый тыныч, яр буйлап елга агымы уңаена китсән. әрәмәлекләр һәм урман башлана, конструктор бу урыннарга гөмбәгә йөргәләгән... Даны зур булса да. Георгий Семенович бик тә ипле, кешелекле, тыйнак, хәтта түбәнчелекле кеше иде. Шәрәфетдин килеп керүгә, ул ана бер генә җөмлә ипләде: —А. Шараф' Сын моего дру.а Мухамета. Увези меня в Шуни. Устал я. хочу поотдохнупгь. Пальма Шпагинны Шөнгә кош канатында алып килгәндәй генә итте. Пүләнкә тавын күтәрелүгә, кызыл бия туган як һавасын сиздеме. Шәрәфетдиннең дилбегә кагуын да көтмәстән Шөнгә җилдерде. Колак төбендә җил. Дүрт-биш чакрым узуга, авыллар... Мәтби, Чәкәш. Сасмак... Татар авылы Сасмакка кергәч. Шәрәфетдин Пальманы туктатты да урамдагы сиртмәле коедан су алып эчте. —Нихәлләр?—дип сорады таныш-белешләре. —Аллага шөкер! Ит ашыйбыз әле.. Шәрәфетдиннең күнел көрлегенә, көләчлегенә разый кешеләр анын җилкәсеннән кактылар —Маладич тә инде үзен! һич бирешергә исәбен юк. —Шушы яшьтәме?! —Ничә әле сина? —Егерме бер тула инде —Балаларын? —Өчәү! Ике кыз бер-бер артлы туды. Малай ике ел көттереп —Егет икәнсен! Быел көрәшергә исәбен бармы? —Көрәшкә мәйданга кем дә чыга ала. Минем исәп—батыр калырга! —Калачаксың да! Бу гәүдән беләнме? Сукага җигәргә була бит сине —Өметсез шайтан гына. ди. Ә без, Аллага шөкер, ит ашыйбыз әле! —Ярый-ярый Уңышлар сина. Шәрәфетдин! Шәрәфетдинне кайда да яраталар иле. ул зур гәүдәсе белән дә теләсә кайсы ярыкка сыйды. Күнел көрлеге, көләч йөз—менә нәрсә тарта иде кешеләрне Шәрәфетдингә Анын белән аралашу—үзе бер гомер Бераз беркатлырак булса да. ул чын ир-ат иде Ирләр янында да. хатын-кызлар янында да үз абруен һич төшермәде. «Мин—Мөхәммәт улы! Мин—татар малае!» Бу сүзләр ана зур горурлык китерә һәм ул үзенен буш кеше түгеллеген анлап яши бирде Гомумән, яшәүне ул гомерлек бәйрәм дип анлады һәм атады. —Безгә керәбезме’—диде ул Шпагинга. Шөнгә кайтып житкәч. —Сезгә дә керермен әле. Ә хәзер әйдә гурыдан-туры Максимга! —Балыкчы Мәгъсүм абыйгамы? -Да! Шәрәфетдин Пальманы түбән очка куды Мәгъсүм белән Георгий яшьтәшләр иде. икесе дә 1897 елгылар. Мәгьсүмнен йорты авыл очында. моннан өч Йөз адымнар Бәләкин утравына таба киттеңме—Нократ җәйрәп ята. Ә анарчы болыннар, дистәләгән күлләр. Ин зуры—Таллар авылы ягындагы Олыкүл. Комаяк, Торф, Сергей күлләре дә кечкенәдән түгел. Түгәрәк күл шактый тирән. Күлләрдә балык мыжлап тора. Бигрәк тә Камышлы күлдә. Комаяк та тирән вә чип-чиста сулы күл. Җәен бала-чага монда көне буе су коена егетләр ат йөздерәләр, кьплар-киленнәр кер чайкый. Күлләргә, Нократ куеннарына Мәгъсүм мурда сала. Мурда— чыбыктан үреп эшләнгән яисә нык-калын җептән үрелгән балык тоту коралы. Анын авызы киң генә булып, ул артка таба тарая бара. Балык керә торган тишеге 10-15 сантиметрдан артык киң булмый. Гадәттә мурдага чуртан, алабута, бәртәс, сыла балыклары керә. Башкалары да эләккәли. ... Балыкчы Мәгъсүм аларны капка төбендә көтеп тора иде. Колхоз рәисе Баггал ана Шпагиннын кайтасын алдан ук хәбәр иткән, күрәсен. —Исәнме. Георгий!—дип. Мәгъсүм аңа көрәк кулларын сузды. —Саумы, Максим,—диде Георгий. Ул инде Шөнгә кайткалап йөргәндә кайбер татар сүзләрен өйрәнеп-отып та алган иде. —Сина кунак килдем,—диде Шпагин ана елмаеп. Георгий Семенович— бөек конструктор, корал ясау остасы, даны илгә һәм дөньяга таралган мәшһүр инсан булуына карамастан, үзен кешеләр белән бик гади тота, уен-көлке яратучан. мактауларга бик хәйран калмый, егылып китми торган адәми зат иде. Чын ир-ат! Татарларга мөнәсәбәте дә ихтирамлы иде аның. Ул районда эшләүче Банат белән райком инструкторы Майтап Гайнетди- нованы да яхшы белә иде 1950 елнын апрель аенда Георгий Семенович Шпагинны ВКП(б)ның Киров өлкә конференциясенә делегат итеп сайладылар. Ул поездда «татарлар купесы>на туры килде: әнә Майтап Гайнетдинова утыра, янында яшь кенә татар егете. Үзе озын буйлы, таза малай. —О, Георгий Семенович!—диде аны күрүгә Майтап —Без бер купега эләккәнбез икән. Моны билгеләп үтәргә кирәк! Ну, мои татары,—дип елмайды Шпагин. Майтап тиз-тиз генә табын әзерләде. Теге таза егет сумкасыннан бер бөтен пешкән каз алды һәм аны, кискәләп-тураклап өстәлгә салды. Ашау ризыклары янына бер акбаш кунаклады. Монысы Шпагин күчтәнәче булды. Ул шома стаканнарга хәмер койды. Аннан утырган җиреннән торды —За тебя, Майтап!—диде Эчтеләр, капкалап алдылар.. Күпмедер вакыт узгач, Георгий Семенович таза егеткә елмаеп карады да. —Давай знакомиться! Как тебя звать'—диде. —На войне звали Гришей,—дип куйды егет. Шпагин тагьж елмайды: —Син мина татарча исеменне әйт. —Залялов Гаяз! —Вот и прекрасно! Очень красивое имя А ну-ка. выпьем за здоровье Гаяза! _ Икенчесен тотканнан соң егет тә батыраеп киле —1942 елда мин Төньяк Кавказда автоматчы идем. Сезнең «ППШ» мина бик нык булышты,—диде. Шулвакыт Шпагиннын аллә ничек кенә күңеле нечкәреп китте, күз төпләренә яшь бәреп чыкты Кинәт ул урыныннан күтәрелде:. Гаязны барып кочаклады, урыс гадәте буенча ике янаганнан үпте. Егет тә чүт елап җибәрмәде. Майтап аптырабрак кына кульяулыгын чыгарды. Георгий Семенович Шпагин да бик нык дулкынланган иде —Мин Шөндә үз кеше, Гаяз. Сина кунакка киләм әле. Сабантуй!а. диде ул егеткә. Шулчак6 Георгий Семеновичның йөзе яктырып китте, ул, күзләрен ^ЛГс^^^Г^национальное блкжо 6ялиш!-диде. — Бәлеш икән бәлеш! Пешерү—безнен эш. ашау—сезнен эш,—диде тәмам батыраеп киткән Гаяз. Киров шәһәрендә Гаязнын зур фоторәсемен Мактау Тактасында күреп, бераз тукталып торды Шпагин Аннан озак кына егетнең кулын кысты: —Игенче—ин бөек хезмәт иясе ул! Синен эшен жир шарында ин кирәк һәм данлы-мактаулы эш ул,—диде. Шөндә Шпагин үз авылындагы кебек иркен йөри, кешеләр белән һәрчак үзе башлап исәнләшә, хәлләрен белешә иде. — Балык бар. Максим9—диде ул Мәгъсүмгә. -Не идет рыба Ветер -дип. Георгийга зарланды Мәгъсүм, тегенен «татарча*сына үзенен «урысча»сы белән —Но ты. Георги Семеныч, не волнуйся. найдюм Много найдюм рыба! Патерпи немнужка... Мәгъсүмнен балык табасына ышанган Шпагин саф һава сулап киләм әле дип. бакча артларына китте Мәгъсүм балык тоту корагларын караштырып калды Хатыны аш-су әзерләп йөри иде. Чирек сәгать вакыт үтмәгәндер. Шпагин йөгереп диярлек кайтып килде: — Карале. Максим,—диде ул —Сезнен бакча артындагы Камышлы күлдә кыргый үрдәкләр' Ху-у-у! Егерме-угызлап булыр Берәрсен атып алыйм әле —һәм ул мылтыгын алып кире йөгерде Камышлы күл буенда ату тавышлары яңгырады Күпмедер вакыттан соң. үрдәк күтәреп, атаклы конструктор үзе дә күренде Авызын колагына кадәр ерган. Ну что ж!—диде ул — Если не будет ухи из рыбки, сварим-ка ее из утки —Шпагин үз-үзеннән бик канәгать иде. Үрдәкләрне чистартырга лапас астына кереп киткән Мәгьсүмнен хатыны аны үз янына чакырды: Кил әле. карт' Кара менә, нинди кыргый үрдәкләр булсын болар Чүрәкәй бит ул күгәрченнән аз гына зуррак, болар каз кадәр. Үрдәкләрне күргән Мәгъсүм дә аптырабрак калды. Әйе шул! Болар кыр үрдәгеннән бигрәк... — Энекәем!-диде хатыны. —Ни булды? — Безнен үрдәкләр ич болар Менә бит аякларында тамгасы да бар Үзем тамгалап куйган идем. Күршеләрнеке белән кушылсалар, аерып алырга дип... -Кычкырма, карчык! Мин дә сукыр түгел, безнен үрдәкләр икәнен күреп торам. —Шуннан? Йолкы, эчләрен ал да икесен дә Казанга сал! Шпагин—бик затлы кунак Синен улларын ул ясаган «ППШ» белән фашистларны кырдылар Кунакка безнен үрдәкләр икәнен сиздермә. Кара аны! Шпагин да тамгалы кеше, даны дөньяга таралган. Күңелендә ни үкенечләр булса да. кеше яше арта барган саен тыныч тормышка омтылып яши башлый Дөрес, олыгая башлаган, картаюга бер адым атлаганнар үткәннәрдәге булган хәлләрне кабартырга яраталар Теге яки бу вакыйгаларны хәтерләгәндә. Шөн халкы аны Шпагин Георгий Семенович исеме белән дә бәйләп әйтүчән булды -Шпагинны Югары Советка депутат итеп сайлаган елны мине -Кызыл шахтер» колхозы председателе итеп утырттылар. Башта районга беренче янына чакырттылар. Аристип Иванович Николайди мина әйтте «Колхохларнын хәле мөшкел: җигәр атлары калмады, сыерлар күтәрәмдә, чәчәргә орлыклары юк. Ачтан халык урлаша, яшьләр авылларны ташлап шәһәргә. Урал шахталарына качарга маташа. Колхозларга каты куллы председательләр кирәк! Сине «Кызыл шахтер»га куярга теләк бар. Алынасынмы шул эшкә9 —Алынам! — Кара аны. син-фронтовик, батыр солдат! Сугыштан лейтенант булып кайттык Бирешмә, махы бирмә! Үзенең рәислеккә утыруын шулай сөйли иде Баттал Габдрахманов. —Шпагин сайланган елны мин бер олау балык тоттым—дип искә ала балыкчы Мәгъсүм.— Әллә инде Олы күлнен бар балыгы кергән мурдаларга. Әле бит сит1 тә салган идем —Шпагннны сайлаучылар белән очрашуга мин алып кайттым,—ди Мөхәммәт —И Пальманың, кызулыгына шаклар катты инде ул. «Не лошадь, а машина!—ди — Ради бога не гони его,—ди. А то опрокинешь меня, Мухаммет»,—ди. Әй күңелле дә кайттык соң! —Шпагинны сайлаган елны кылупта бик тә әйбәт сату оештырганнар иде Шикәре-чәе, конфеты-прәннеге дисенме? Печенжә-клиндерләр дә булды, тозлы балык белән колбаса да алып килгәннәр иде. Акчаң гына булсын' Калхузда таякка эшләп, каян килсен инде акча?—дип тә сөйләнделәр соңыннан Шөн кешеләре. —Шпагин абыйны сайлаганда, миңа уналты гына яшь иде әле,—дип искә алгалады Шәрәфетдин дә.—Уналтыда гына булсам да, мин инде буй җиткән егет идем. Шул елны сабантуйда беренче тапкыр көрәшкә кердем, ә кичке уенлыкта Шәрифәне үптем. Бу үбүем дә беренче тапкыр иде... Шулай инде.. Шулай корылган! Кеше бер үк вакытта бүгенге һәм шулай ук үткәннәр вә киләчәк белән дә бергә яши. Бу ниндидер кодрәти, серле, тылсымлы, сихри Канун икән?.. Гомер узган саен, бигрәк тә балалар үсеп җитеп, башлы-күзле булгач, кеше күңеле тынычлыкка, ипле тормышка тартыла. Ул салмаклана, һәр сүзен үлчәп әйтә, һәр эшен уйлап эшли. Юк, бу әле сәлперәю-сүлпәнләнү түгел, ә бары тигез тормышка керергә тырышу гына, ә бит... Әйе! Ә бит вакытлар узган саен тормыштагы вакыйгалар да куера бара. Син инде шау-шулы, матавыклы, кычкырышлы хәл-мәлләргә, тавышлы гамәлләргә катнашырга да ашкынып тормыйсын, яшьләрнең кызып китүенә, әтәчләнүенә мыек астыннан гына көлеп карыйсын. Ә барыбер—юк! Икенче караганда, син үзен дә вакыйгалар уртасында икәнсең бит! Шаулыйсын, бәхәсләшәсен, үз фикереңне башкаларга да сеңдерергә тырышасын, дөреслегеңә инандырырга маташасын. Илле яшен узгач, Мөхәммәт тә тыныч тормыш бусагасына баскан кебек булган иде. Пальманы янгын сараенда тугарып кайткан улы Шәрәфетдин ана дәште. —Әти, сине Мәгъсүм агай да, Шпагин абый да бүген кичкә кунакка чакырдылар. „ —Сон, улым... Әниең чирләп тора ич. Йортында берәү авырып ятканда, кунакка бару дөрес нәрсә булыр микән? Иң мөфтиме, әниен рәнҗер бит миңа... 1Г1 —Рәнҗемәс, әти! Без өйдә бит.. Мин дә, килене Шәрифә дә аның янында ич... Балалар да: «Әби, әби»,—дип, өзелеп кенә торалар. Әнә бит иң кечкенәсе дә әбисе янына үрмәләргә маташа —Ярый инде Төшеп менәрмен сон.. Ин мөфтиме. Георгий Семеновичны үпкәләтмәскә кирәк. Үзе бик кешелекле, бәндәчел ич1 —Әти белеп тор: кунакта бүген Герой Фәйзи һәм анын белән Мәскәү- дән кайткан, сугыш узган яшь подполковник та булачак икән. Өс-башын- нын рәтлесен ки! Сакал-мыегынны төзәт. Урамга көзгегә карап чык. Тормышыбыз. Аллага шөкер! Ит ашыйбыз бит әле... Мөхәммәт улына бик тә яратып карады: —Әле егерменең аръягына гына чыкса да, бераз беркатлырак булса да акыллы ич Шәрәфетдин! Тәртип-тәрбияне дә белә. Балалары да, заказ белән эшләнгәндәй, бер-бер артлы гына тудылар. Ел саен диярлек бер 'Сит— русча сеть сүзеннән, балык тоту коралы сабый' Әле беренчесе имидән аерыла алмый, икенчесе әнисенен имиенә ябыша Хәер, миендә сөт күп. булыр-булмас арык сыерын бер якта торсын' Өч бәбәен берьюлы имезсә дә. сөте бетә торган түгел... Мөхәммәт киенеп-ясанып урамга чыкты һәм Мәгъсүмнәр йортына атлады. Өйдә хужанын хатыны гына иде. ул: —Ирләр бакча ягында, шунда чыгып тор. Мөхәммәт, мин хәзер Ашны өлгерттем инде, балык шулпасын гына пешереп бетерәсем бар Мәгъсүм -Кара аны' Ватыгын изелеп бетмәсен!*—дип. кисәтеп чыгып китте Утыны каен бит. хәтәр яна! — Черегрәк усак өстә, аның ялкыны йомшаграк,—диде Мөхәммәт Бакча ягына чыгуга, аны Георгий Семенович Шпагин кочаклап алды —А. чой друг Мухаммет!—Бу сүзләр башкатарнын да Мөхәммәткә булган карашын бер карышка югары күтәрде. Мәжлескә җыелучылар шактый иде Ин беренче, ана Шөннән китеп. Гәрәмәчи шахталарында эшләп, шунда төпләнеп калган Хәсән Хөснетдинов сүз катты. Мәгъсүмнең яшьтәше һәм дусты. Ул: —Дөресме. Мөхәммәт? Сине Азак диңгезе буенда балык сөзеп йөргәндә, ун потлы якорь күтәргән, диләр. — Мин ул якорьны ике мәртәбә күтәрдем. Тик ул ун потлы түгел иде. ә тугыз потлы Бер пот артык булса, мин аны бәлки күтәрә дә алмаган булыр идем,—диде Мөхәммәт —Ничә яшьтә иден син ул вакытта'* —Унҗиде тулып, унсигез белән бара идем... -Мин дә күтәрдем тугыз потлы якорны.— ди Хәсән —Тик ул вакытта мин 24 яшьтә идем инде —Дөрес әйтә Мәгъсүм белән Хәсән яшьтәшләр һәм иптәшләр Әнә шуңа да балыкчы аны да кунакка чакырган. Алар икесе Мөхәммәткә кадәр авылнын ин куәтле егетләре булганнар Ә Хәсәнгә килгәндә. үл түксан кешедән бер үзе тугыз потлы якорь күтәргән. Бәхәскә кереп шулай итеп тугыз потлы якорь күтәрүчеләр Шөнлә икәү булып чыкты —Син безнен Шөн батыры!—дип аның кулын кысты Җәләлетдин угылы [аяз Җәләл ов. Мөхәммәт белә: бу таза куәтле егетнең аны сабантуйда көрәштә бик егасы килгән иде Батыр исеменә лаек булу һәр көрәшче өчен изге вә рәхәтле омтылыш ул. әмма мондый егетләр Мөхәммәт тарафыннан мәйданда гел арка сөякләренә сылана килделәр. Тирә-юньдә, чыннан да. аны күтәреп салырдай кеше Гаяз гына иде. Каяндыр бик таза киндер чикмәнле ар килеп чыкты-чыгуын Мәйданда ул бар көрәшчеләрне кырды гына, тик Мөхәммәткә каршы тора алмады. Торып кара! Герой Фәйзи дә ана үз итеп кулын сузды. Ул. Советлар Союзы Герое булса да. үзе тәбәнәгрәк буйлы булгангамы, әллә бу ир-атнын чамасыз куәтле ир икәнен белгәнгәме. Мөхәммәт алдында күпмедер дәрәҗәдә югалып кала иде Көч властьтамы яисә беләктәме, ана кешеләр һәрвакыт хөрмәт илә карый... Алмагач төбендә утырган колхоз рәисе Баттал Габдрахманов та ана үз итеп кул бирде, йөзенә төче елмаю чыгарды Башкалар хөрмәт иткәндә, бар. күрмәмешкә салынып утырып кара син! Әле бит монда колхоз председательләре җыелышы түгел, ә бөек ату коралы ясаучы Георгий Шпагин утыра, аларнын авылдашы Шөн егете Фәйзрахман Сабиров та Мәскәүдән кайткан Ул Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исемен азган кеше, сугышта ук батальон командиры, капитан дәрәҗәсендәге офицер булган. Хәзер ул. әнә. майор погоннары таккан, янында бер подполковник хәрби дә утыра. Анысы ни урыс, ни хохол. ни поляк шунда Исеме Адам бугай, фамилиясе Азадович кебек. Белорус яисә югослав-ссрбмы сон ул? Белмәссең! Буталды бу сонгы елларда милләтләр!! Аты-ат түгел, чаты чат Яһүд токымыннан берәү Иван Иванович Иванов булып йөри, паспортына карасан. милләте- «урыс» дип язылган. Өйгә ашка кергәнче әлеге подполковник шыпырт кына Мөхәммәт янына килеп басты: —Сезгә минем сүзем бар иде,—диде. Шактый гына акцент белән сөйләшсә лә. подполковник татарча шактый шәп сукалый иде. —Сез кайдан. Татарча ничек шулай әйбәт сөйләшәсез?—дип сорады үз чиратында Мөхәммәт тә, сорау биреп. Үзе ул дертләп китте, күнеле айкалды бу сөйләшүнең юктан түгеллеген бөтен жаны белән сизә иде Шул ук вакыт йөрәге тулы сораулар, шик-шөбһәләр... Анын әллә кай төшләре авыртып киткәндәй булды. — Мин тугыз яшькә кадәрле Казанда бер татар карчыгында тәрбияләндем.—диде подполковник. —Сезне кем дип белик? Исем-атыгыз?—дип сорады Мөхәммәт Анын бу хәрби кеше белән бәйле серне тизрәк чишәсе килә иде. Хәйран яисә коточкыч хәбәр булса булсын, дөреслек кенә өскә калкысын! — Мин Адам Геннадьевич Азадович булам... —Туган ай-елыгыз?— диде Мөхәммәт, кабаланып һәм шактый ук әсәренеп. — 1918 елның 22 июне... —Әтиегез кем'.’ —Генка Хмелев дигән кеше бугай.. —Әниегезнең исемен хәтерлисезме? —Ольга. . Милләте белән полячка.. Хәтта поляк татарларыннан бугай әле ул —Син—минем улым! Син Адәм Мөхәммәт улы Болгареев буласын,— диде Мөхәммәт ана турыдан-туры Шулвакыт хужабикә кунакларны өйгә чакырды: —Прашу дамуй! Мөхәммәт белән яшь подполковник нишләргә дә белмәделәр. Сүз иң хәтәр җирендә өзелде бит. Подполковник берьюлы ике ут эчендә калды: Кехг ул? Кем?!—Адам Геннадьевич Азадовичмы? Әллә... Менә бу анын алдында торган пәһлеван ир әйткәнчә: ... Адәм Мөхәммәт улы Болгареевмы? Подполковник буй-гәүдә, йөз төсмерләре белән дә үзенен Мөхәммәткә нык кына охшаганын күрмәде түгел, күрде. Ул бер-бер артлы папирос суырганда. Мөхәммәтне нык кына күзәтте Ниндидер эчке хис, сизенү- тоем—менә шушы җиденче сизгер хис көче аңа ул күзәткән кешенең аңа якынлыгын, хәтта бик тә якынлыгын сөйли иде кебек. Әле Герой Фәйзи Сабировка ияреп кайтканда ук ана каяндыр иңгән алхәбәр бу авылда сәер ачышлар, сискәндерерлек яңалыклар буласын пышылдап өлгерде ич! Менә беренче ачыш вә хәтәр яналык: —Ул Адам Геннадиевич Азадович түгел икән, ә Адәм Мөхәммәт улы Болгареев исемен-атын йөртәсе икән бит! Болай булса, паспортыңны алыштырырга да туры килмәгәе әле... Шуна карамастан, ачыклыйсы-барлыйсы урыннар да күп. Бу мәһабәт ир белән анын әнисе кайда һәм кайчан очрашканнар? Бәлки, алар арасында ниндидер мәхәббәт тә булгандыр? Подполковник ин беренче шушы сорауларга җавап табарга тиеш иде Казанда аны тәрбияләп торган татар карчыгы ана әнисенең Ольга исемле полячка булуы, анын Генка Хмелев дигән бер бәндә белән Нократ буендагы бер авылга китеп баруы турында сөйләгән иде. Ә анарчы... Ольганың бик тә озын буйлы, көчле-куәтле, матур-таза яшь бер татар егете белән флигельдә яшәп ятуын да яшермәде Әби сүзләренә караганда, малай шушы яшь егетнен улы булырга тиеш. Аламны тәрбиягә дә ул татар кешесе улы булганы өчен генә алган икән. Хет бисмилланы белеп үссен, дип .. Соныннан мәскәүле Азадовичлар Адамны ничектер Казанда эзләп табалар һәм Русия башкаласына алып китәләр. Ольганы үзләрендә Генка Похмелкин белән 1917 елны ук күргәнлектән, ана Геннадьевич дигән ата исемен бирәләр Ә менә фамилияне үзләренекен куялар: —Азадович! , , _ Адам хәрби училищеда укый, аннан офииер булып чыга, Ватан сугышында катнаша, күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнә. Кунаклар сон гына таралдылар... Ике үрдәк салып пешергән токмачлы аш. балык шулпасы аларга иркенләп утырырга мөмкинлек бирде. Хәмер дигәне дә чиләге белән иле дигәндәй.. Мөхәммәттән башка һәрберсе диярлек кыза төште —Ничек син. Мухаммет. ничек син аракыдан тыела аласын’—дип сорады Шпагин. —Мин аны гомеремә авызыма алмадым! —Ә бу зәһәр сыеклыкка нәфрәтен кайдан1 —Минем әтием тегермәнче иде Минем яшьләрдә эчеп үлде ул Аракыга нәфрәт шуннан Теләк-нәфсем дә юк ана... —Фронтта булып, сугыш газапларын күрсән. тотар иден дә син аны'- дип чеметте Баттал. Мөхәммәт анын күзенә батырып карады: — Мин сугышнын башында ук алындым.—диде.—Тик ул вакытта безнекеләрне немеатар көненә атгмыш-житмеш чакрым куа килделәр. Кайда безнекеләр, кайда немецлар? Шуларны белергә дә вакыт булмады. Ул вакытта фронт дигән нәрсә дә юк иде әле Сугышның башында утка кергәннәр дә батыр йөрәкле солдатлар иде Аларнын күбесе кырылып бетте, шактые авыр яралар алды Ул вакытта беребез дә орден-медальләр турында уйламадык —Ул Батгалнын ике-өч сугышчан орден тагылган түшенә карай аллы —Әнә шуна башларын сугыш башында ук салганнарга тиешле орден- медальләр жинүче булып кайтканнарга күбрәк тагылды. Авыр тынлык урнашты... һәркайсына әллә ничек унайсыз вә җайсыз иде. Берәү дә ни «ык», ни «мык» димәде Ә шулай да... Шулаен шулайдыр да... Әнә. Мөхәммәт үзе дә сугыштан исән кайтты ич! Яраланып Сосновка госпиталендә ятты да Витские Поляны заводынын ату коралы ясау цехында эшли башлады. Бу эшкә аны сугышта бер кулын терсәктән өздереп кайткан майор Николаили кодалады: —Сине сугышта бу гәүдәң белән беренче ата юша ук атып үтерәчәкләр,— диде \л ярым шаярып —Үзен бер фашистны чәнчелдердең, ди. Ә менә син заводка эшкә күчсән. йөзәрләгән гитлерчыларны юк итәрлек корал эшләрсең. Монысы ил өчен зуррак файда булыр. Тынлады Мөхәммәт грек Николаидины. алар бит Азак диңгезендә бер әртилдә эшләделәр. Аристин Ивановичның ул вакытга жандармнардан качып йөреше булган. Соныннан ул—революпия солдаты, гражданнар сугышында—кызыләрмис, кызыл командир. 1942 елнын февралендә Мөхәммәтне хәрби госпитальдән чыгардылар һәм ул турыдан-туры районнын хәрби комиссары майор Николаили янына китте. Юк. ул комиссарга ялагайланып тормады, бары бу хәлендә үзенен фронт өчен саулыгы житәр-җитмәс икәнен аңлады Аннан соң майор китергән дәлилләр дә саллы иде бит: -Фронтта син бер фашистны чәнчелдерерсең, ә заводта син ясашкан «ППШ»лардан йөзәрне кырырлар! Майор Николаили ана заводтагы хәлне дә аңлатты: —Онытма! Эш авыр анда Икешәр смена куганда аягүрә йоклаучылар да бар Ашау җитмәүдән, кан азлыктан станок янында егылучылар да юк түгел Ә ничәмә эшче кысылып-бәрелеп имгәнде, гомерлек инвалид калды. Урам буйлап югары очка таба атлаганда, ин ахырдан баручы Мөхәммәтне Адам көтеп алды: —Сезгә, әгәр армаган булсагыз, бер-ике сорау бирер1ә мөмкинме? — Рәхит ит. -Ул: «Рәхим ит. улым!*—димәкче иде. Әмма тыелып калды Нидер тотты. Адам үзе дә ана «әти» димәде бит. —Сезнен әни белән мөнәсәбәтләрегез ниндирәк иде9—дип сорады подполковник. -Без анын белән Азак диңгезе буенда очраштык. Шунда 1917 елнын сентябрь башында өйланештек. Ләкин без Ольга белән ике ай гына ир- хатын булып яшәдек. —Шуннан? Мин сезнең улыгыз буламмы? —Әйе! —Ә Геннадий Хмелев? -Геннадий Хмелев түгел ул, ә Генка Похмелкин _ ^ни белән аларның мөнәсәбәтләре ничек иде сон?—дип сабырсызланыбрак сорады Адам. —Бик катлаулы иде,—диде Мөхәммәт акрын гына —Нишләп? —Синең әниең Генка Похмелкинны үтерергә йөрде.. —Ник?—диде аптырап подполковник. ^ л - ~Мөхәммәт әллә ничек кыенсынып калды. —Әйтегез! Ни авыр сүз булса да. мин түзәрмен.. Миңа дөреслек кирәк! —Иң мөфтиме—дөреслек., —дип куйды Мөхәммәт.—Генка Похмелкин синең бабаңны, Ольганың әтисе Адам Азадович Василевскийны үтергән. Алар беравык сүзсез генә атладылар. Бер кавым сүзсез тору үз уйларыңа ч\мып, кайбер фикерләргә килү өчен кирәк иде.—Ә мин отчество итеп анын исемен йөртәм?! Вот зараза!—диде кинәт пошаманга төшкән, ачуы йөзенә чыккан подполковник.—Димәк, мин бабам исемен йөртәм. —Бабаң исемен... —Отчеством Мухамметович булырга тиешме? —Минем улым булгач, шулайрак инде,—дип елмайды Мөхәммәт, аңа сак кына карап. —Фамилиям? —Әниең ягыннан синең фамилияң—Василевский. —Әтием ягыннан? —Анысын да әйттем инде: Болгареев! Үзең сайла... Алар тагын тын гына атладылар... Еракта, карасу-зәңгәр урманнар артында тан беленә башлаган иде инде. Кайбер әтәчләр саташып кычкырып та куялар. Шулай да дөньяда үле тынлык әле... —Соңгы соравым,—диде подполковник,—Сез минем әнигә яратып өйләндегезме? Мәхәббәт булдымы сезнең арада? —Дөресен әйтимме? —Да, дөресен! —Мин ул вакытта яшь егет идем әле. Мәхәббәтнең ни икәнен дә белмәдем. Хатын-кызны ярату соң гына килде миңа... —Аңладым!—диде подполковник хәрбиләрчә кыска гына итеп —Әти!— диде ул Мөхәммәткә —Мин паспортны алыштырачакмын. Чын әти исеме белән чын фамилиямне куйдырачакмын. Киләсе елга хатыным белән кайтырга рөхсәтме? Татарчага да яхшылап өйрәнермен —Әтисе янына улы кайтмыймыни инде! Әмма... КГБда эшләүче Адам билгесез сәбәпләр аркасында үлеп киткән Паспортын алыштырырга да рөхсәт бирмәгәннәр ана. Шулай итеп, гомерендә бер тапкыр күргән беренче улын ата мәңгегә югалтты. һәрбер кабер зират жире өстенә яңа жөй, күңелгә тирән жәрәхәт алып килә Бер жәрәхәт юылып-төзәлеп бетми, икенчесе чират көтә Бибинур үлем хәстәрен күрә башлады: кәфенлеген барлады, мәетне өйдән алып чыгып, укыласы аять-сүрә укылып, кузгалып китәр алдыннан хатын-кызларга өләшәсе яулык, кулъяулыкларын санап куйды. Уе тыныч, хәрәкәтләре сабыр иде анын. Соңгы вакытларда шинебрәк калган гәүдәсен дә шактый жинел йөртә, ашау үтмәү чире калын-таза кул-беләкләрен, бот- балтырларын, мендәр-мендәр күкрәкләрен шактый ашаган иде инде. Көннәр- нен берсендә ул ашказаны авыртуга чыдый алмый уянып китте һәм тан атканчыга кадәр үлем турында уйланып ятты: —Шушы гәүдәмне кара туфракка, кызыл балчыкка күмеп куйсыннар азе ә9 Хәйран нәрсә бу һич башка сыя торган хәл түгел' Ә бит Әйе. ә бит үлем—чарасызлык ул. Ул килмәсенгә бер чара да юк Капка төбеңә килеп басса, әҗәлне ин усал эт белән дә куып җибәреп булмый Мөхәммәткә алкән улы Адам күңел җәрәхәте калдырып киткән иде. менә хәзер Бибинур өчен чамасыз борчыла башлады ул: -Чагыштырмача яшь бит әле Кырыкны узганына кайчан гына'" Җир җимертеп эшләгән, эшләгән кебек ашаган Бибинурның шулай тиз хастага калуына, үзе күрмәсә. ышанмас та иде. Әллә яшьлек юләрлеге белән серкә эчүе ашказанына зур зыян салганмы сон? Эчүе дә—үләм дип иде бит Бибинурның үләсен кырык көн алдан сизенде Мөхәммәт. Бер төндә хатыны саташып: —Йә. Алла! Китәсе дә бар бит Әзерләнергә кирәк.—диде Иртәгесен ир хатынына сиздерми генә аның йөзенә күз төшерде Тулы, янып торган кызгылт битләр саргая төшкән Ә күзләре Азарда битарафзык. чарасызлык, ахырын белән килешү . Һәм—эчкертен мон-сагыш. хәсрәт билгеләре, боегып калу, өметсез караш Бибинурны гүргә иңдергән елны Мәскәүгә китеп барган Георгий Семенович Шпагин да вафат булды. Ул да карт түгел иде әле, илле биш яшьләрдә генә... «Халыклар атасы* Иосиф Сталин исә 1953 елның март башында миллионлаган «базазары*н ташлап китте, фанидан бакыйга күчте. Монысын ил ин зур кайгы итеп кабул изге: — Бөек юлбашчыдан башка ничек яшәрбез дә нишләрбез? Кем кая алып барыр безне? Әмма вә ләкин... Патша тәхете буш торамы? Юк! Аңа менеп, артын салып утырырга теләүчеләр бихисап. Тик ул тәхет башкаларга бәхет китерәме сон? Шул ук елларны сугышта билгесез югалган Фәрхетдин Зәйнәгытдинов турындагы хак сүзләр дә Шөнгә кайтып иреште Волхов сазлыкларында чолганышта калган азеге политрук, дошманга әсир төшмәс өчен, пистолеттан үзен-үзе атып үтергән. Туры Фәрхи һич икеләнеп тормаган, үз чигәсенә туп-туры терәп аткан... «Дөньяда яшәүче кешеләр саны кадәр үлем бар,—ди иде Хөснимәрдән агай.—һәр кешенен үлүе бер үлемне үтерү дә але ул Үлеп тә кеше Үлемне жинеп китә...* Шәп сүхзәр! Хәтәр сүзләр! Әмма, әмма вә әмма Беркем дә үлемне жинәм дип үлми бит Үлем—чарасызлык ул. Айга менеп тә аннан котылып булмый! Әҗәл—котылгысыз бер көн, соңгы бер мизгел. Тик тормыш иткәндә беркем дә үләр өчен яшим дип тормый Яшим әле, ди. —Яши алганча яшик! Үлем безнен эш түгел. Килер, беренче тапкыр һәм сонгы кат анын белән күрешербез,—дигән иде бервакыт ошбу дөньянын михнәт-газапларын да, рәхәт-ләззәтләрен дә шактый татыган Заһидулла Ул туры, инсафлы, дөреслекне ярата торган кеше, әйтсә—хагын әйтер Ялагайлану, куштанлыкның ни икәнен дә белмәде.. Бибинурнын үлеменнән сон Мөхәммәт хатын-кыздан нык кына читләште. Ә болай ул иллене узган үз жегәрендәге ир-ат иде әле. Әмма анын башына бер вәсвәсазе уй-фикер кереп утырды —Хатын-кыз минем белән бәхетле була алмый Мин бәлки шәп ирдер дә Ә бәхет түшәктә генә ятмый шул! Хәер, мин үзем дә хатын-кыз белән тулысынча бәхетле була алмадым Бәхет китердеме мина Ольга белән тору9 Юк! Ин яраткан кешем Алсудан да минем жанымда тирән кичерешләр, авыр үкенечләр, әрнү-газаплар, мәнгелек күңел җәрәхәте генә казлы ич Ләкин мин яраттым' Ин мөфтиме, сөю—гыйшыклык, мәхәббәт ич! Әгәр минем йөрәгемә Алсуны яраткан кадәр нәфрәт өелсә, күптән атом бомбасы булып шартлар идем инде Бу шартлаудан башкалар башына кара ташлар коелыр иде бит. Ә болай... Ак күңел, пакь күңел белән яшик әле. Соңгылыкта Соңгы Нокта көтә сине. Ә хәзергә—өтерләр, өтерләр, өтерләр... Иң мөфтиме, әнә бит оныклар үсеп килә. Аларның балигъ булганын, үз тормышларын корып җибәрүләрен дә күрергә кирәк! Бу дөньяга шуның өчен дә киләбез түгелме? Жал. бик жал. Олы улы Адам үлгәннән соң, аның хатыны алар белән араны шундук өзде Адамнын балалары булдымы икән? Юктыр... Алар турында бер сүз дә әйтмәде ич. Нилектән үлгән? Герой Фәйзи авылга тагын кунакка кайткач: —Радиациядән, —диде. Мөхәммәт авыр башын аска иде.. Кеше кайгы-хәсрәтләргә, моң-сагышка гына уралып яши алмый. Елның һәр фасылы аның күңеленә әллә нинди үзгәрешләр, жан ачышлары, сәер омтылышлар, кичектергесез теләкләр алып килә. Бигрәк тә яз! Яз айлары вакыт-вакыт мәхәббәттә акылдан язу аклары булып, шаулап-гөрләп бәреп керә Март әле ул кыш белән булышып, шарт-шорт килә. Ә апрель... Апрель—чын мәгънәсендә яз кызы инде ул! Март—ир-ат. Апрель—хатын-кыз. Мөхәммәт сабырланырга маташкан иде, зур теләкләрсез генә яшәргә уй корган иде. Бигрәк тә жомга көннәрендә тынычланырга уйлады ул: —Җомга Күзләреңне йом да намаз укы... «Мин гөнаһлы!»—дип, башына тукы.. Күңелендә галәмнең үзе кадәр бушлык. Догалар белән тутыр аны. Менә беренче язгы яңгыр... Апрель ахыры янгыры... Әллә нишләтте ул Мөхәммәтне. Кинәт бәрде, ямьле-тәмле, рәхәтле- ләззәтле, хәтта аңгыратырдай яңгыр Мондый көчле яңгыр—искән җил, аккан болыт кына, агачларда ямь-яшел яфраклардан шыбырдашып коелган елтыр су тамчылары гына Әмма бер гомер ул. Безнең кыска гына гомеребезнең тылсымлы бер мизгеле. Бу мизгел сине жан йокысыннан уята, рухына меңәрләгән шәмнәр элә... Төштән сон кояш чыкты. Тыкырыктан өелеп су төште Яңгыр кайдадыр катып калган кар-бозларны да жебетеп-изрәтеп ташлады. Мөхәммәтнең йөрәге бәргәләнә иде: —Матурлана дөнья, чибәрләнә, һай! Беренче язгы янгыр җаныңның йозакланган урыннарын ачарга ачкычлар алып килсен әле. Борылыш ачкычлары! Нәрсә бу, нәрсә?! Яшәүгә чакырумы?! Табигать-хәяткә кушылып китәргә өндәүме? Борылышлар, борылышлар .. Нократ та әнә борылып-борылып ага. Аның һәр борылган урынында яна манзара ачыла. Гомер дә шулай борылып-бормаланып ага түгелме? һәр борылма артында—яна вакыйгалар, көтелмәгән хәлләр, бер күрмәгән кешеләр белән танышу яисә дистә еллар элек күргәннәр белән кабат очрашу. Күкләрдә магнит давыллары булса, кеше җанында мәхәббәт-нәфрәт давыллары... ... Ә элек күргәннәр белән кабат очрашу дигәндә, Мөхәммәт күңелендә бер тетрәндергеч вакыйга булды. 1944 ел... , _ Сугыш бетүгә таба бара. Мөхәммәт ул вакытта һаман да әле Вятские Поляны ату коралы ясау заводында эшли иде. Шул вакытта ул Серафима карчыкның ана бүләк ителгән бриллиант кашлы алтын йөзекләрен, «Фронт өчен!»—дип. дәүләткә тапшырды. Бер дә икеләнмичә генә Монын өчен ана аз гына акча да бирделәр, азык-төлек алырга да ярдәм күрсәттеләр. Мөхәммәтнең күптән тозлы балык ашыйсы килеп йөри иде. Тимер юл вокзалында буфет бар. Менә шунда вакыт-вакыт сугыш чоры өчен сирәк булган азык-төлек тә сатыла иде. Вокзалга товар вагоннары таккан поезд тукталган. Шыксыз, кара вагоннар. Кайберләреңә кечкенә генә тәрәзәләр уелган, алар тимер рәшәткәләр белән капланган. Менә шул тәрәзәләрнең берсеннән Мөхәммәт сак кына, хәлсез генә аваз-тавыш ишетте: —Мөхәммәт энем... Анын аяклары калтырады: «Кем бу? Бик тә таныш тавыш ич Кем булыр?» Ул тавыш килгән тәрәзәгә текәлде: анда ап-ак чәчле, озын ак сакаллы, йөзе җыерчыкланып беткән, бик бетәшкән бер карт тора иде — Мөхәммәт, мине таныйсыңмы син? -Юк' —Мәхмүдбәк бит мин Азак дингезен искә төшер... —Мәхмүдбәк абый!—Мөхәммәт тетрәнеп китте. —Монда Вагоннарда һава җитми, сусызлыктан интегәбез Кырыла халык... —Сез Сезне ничек9—кенә дия алды Мөхәммәт — Безне Кырымнан сөрделәр Сталинның приказы буенча Булдыра алсан, син безгә бер шешә генә су алып кил Йотымлап булса да. бүлешеп эчәр идек Мөхәммәт агачлар арасыннан пычранып беткән шешә тапты, ерак булмаган йорт янындагы коедан су алып, аны яхшылап юды да эченә су тутырып, рельсләрдәге кара вагоннарга таба йөгерде. Әллә каян гына автоматлы сакчы пәйда булды: —Стой. кто идет? Стрелять буду! Тимер рәшәткәле тәрәзәгә омтылган Мөхәммәтнең шешәсен кулыннан тартып алды ла рәшәткә кырыендагы ташка бәреп ватты: —Нельзя! А ты уходи отсюдово! Они—враги наши... Они—враги народа Мөхәммәт тозлы балыгын да онытты, буфетка кереп тормыйча, вокзалдан шәһәр ягына китеп барды Ул төнне йоклый алмады Тетрәнүләр төне иде ул Ничек инде Мәхмүдбәк ана дошман булсын9 ' Бердәнбер атын сатып Мөхәммәт өчен жылым штрафын түләде, алар белән гел дус яшәде Гомумән. Мәхмүдбәк беркем белән дә дошманлашып йөрмәде ич! Похмслкинны да дошман итмәде Аннан сон тулы бер халыкны дошман дип буламы?! Аны туган җиреннән, туган иленнән куган кеше—менә кем дошман! Мөхәммәт хәзер дә—Сталин үлгәннән соң да. бернәрсәне аңлап бетерә алмый: — Ни вөҗданы, ни ояты белән ул Рузвельт. Черчиль белән очрашуга Кырым конференциясенә бара алган? Бер кеше, хәтта ул «бөек юлбашчы» булса да. бөтен бер халык кадәр халыктан кирәгрәк, әһәмиятлерәк, югарырак, файдалырак, мәгънәлерәк, бөегрәк була аламы? Ничек халыкны луган җиреннән аерып чит-ят якларга куып җибәрергә җөрьәт иткән ул? Йөрәге таш булганмы анын9 ' Ин бәгырьсез адәм дә бу эшкә барырга тиеш түгел бит' Туган җир. туган ил. туган як дигән төшенчәләргә карата бер канун да бар ич: —Кайда яшәргә теләвен халык үзе генә әйтә ала! Ә тираннарның халыкка карата үз кануннары.. Сабантуйлар вакыты килеп житге Шәрәфетдин көрәшкә бик җитди әзерләнде. Ундүрт яшендә атлар чабышында ул Пальма белән беренчелекне яулаган иде Узган ел көрәшкә чыгып икенче урынны алды. Дөрес. Шөндә икенче урын, икенче батыр дип сөйләшмиләр, батырга егылган кешене, ягъни батыр күтәреп салган сонгы көрәшчене монда «батыр асты» дип йөртәләр Батырын батыр да. ну—«асты» шул! Батыр астында калган кеше, мактаулы булса да. рәхәт исем түгел! Башта, гадәт буенча, бала-чагалар көрәште, аннан зурраклар, егетҗиләннәр Атлар чабышы узгач, барлык уеннар уйналып, бар төр ярышлар тәмам булуга, алар мәйдан уртасында икәү генә калдылар Мамадыш-Вахит якларыннан килгән тельняшкалы матрос һәм Шәрәфетдин. Матрос аннан бер башка тәбәнәк булса да, гәптән юан чыккан. Мондыйларны Шөндә «аркылысы-буе бер» дип кенә җибәрәләр Шәрәфетдин аңа хас беркатлылык вә хәйләсезлеге белән «Мин бу матросны салам да салам инде»,—дип уйлады Шуңа ул сөлгеләр белән билне урауга, матросны җан көченә үзенә тартып китерде һәм Күтәреп кенә алыйм дигәндә, матрос әллә ничектер шуышып кына анын киң җәелгән аяклары арасына кереп китте дә Шәрәфетдинне күтәреп, шапылдатып яшел чирәмгә әйләндереп салды. Анын хәтта борыныннан кан китте, алдагы көрәш вакытында берәү анын дәү генә борынына башы белән төшкән иде. Мәйдан шаулады, шау-гөр килде: —Хәрәмләде!—диде кемдер. —Юк. чиста салды!—дип каршы төште икенчесе Шәрәфетдиннең көндәшләре, аны өнәп бетермәгәннәр: —Чыгып кит мәйданнан! Булды бит инде, тагын ни көтәсең9—диделәр Бигрәк тә Карсак Габдулла нык тырышты. Ул озын буйлы, куәтле кешеләрне бер дә сөйми иде. шуларны күрүгә җене кузгала иде анын: —Йөрмәсеннәр әле телеграмм баганасы кадәр буйлары белән. Әллә кем булып! Башкалар белән тигезләү өчен аларның башларын кисәргә кирәк' Халык сабыр гына утырган Мөхәммәткә борылып карады: —Мөхәммәт, чык уртага! Әйдә, көрәшеп кара —Киленнәрнең батырга дип чиккән сөлгеләрен читкә җибәрикмени?! Аның янына килеп утырган улы канлы борынын сөртеп, гаепле кеше сыман башын иде дә чиксез әрнү вә оялу белән: —Булмады, әткәй!—диде —Ашыктын, улым! —Мин аны.. —Көрәштә һәр көндәшенә хөрмәт белән карарга кирәк! Ә син... —Алырмын да салырмын дигән идем. —Салырсың, бар! Кеше бит ул. бодай капчыгы түгел. —Тормышлар ничек. Шәрәфетдин?—дигән булды алар яныннан читтәрәк утырган Габдулла авызын ерып.—һаман да ит ашыйбызмы9 —Көрәшкә чыгам диеп бер тәкә ашап бетердем, ну, пазурга калдым,— диде Шәрәфетдин. Карсак Габдулланың сүзләренә төшенеп җитмәгән Шәрәфетдин үзенә хас беркатлылык, хәйләсезлек, сафлык, ачыклык белән әйтте шул Кемнәрдер хихылдашып маташты. Батырны ектырырга йөрүчеләр аз түгел! Шунда Мөхәммәтнен тәкате корыды: —Бир әле. улым, сөлгеңне!—диде ул. Мөхәммәт мәйдан уртасына чыгып басты. Кулында—улынын каны сөртелгән сөлге Җиләнен салып читкәрәк куюга матрос шүрләп үк китте Ун ел сабантуйларда батыр катып, анын мондый бүрәнә мускуллы, юан беләкле көрәшче ир затын очратканы юк иде әле. Бу бит әкәмәт, бу бит—тау! Шул, аяк чатып ексан гына Йә бот арасына кереп аударсан гына инде —Гадел көрәш!—диде ана Мөхәммәт. —Хәрәмләшүгә кергәнем юк әле,—дип кисте матрос. Бу көрәшченең хәйләсен белә иде ул: кешегә юри билен бирә дә. теге алам дигәндә генә, көндәшен күтәреп алып, җиргә китереп сала. Мөхәммәт сөлгенен очларын тегенен корсак астыннан ук шытырдатып кысты менә хәзер селкенеп кара! Матрос бер аягын җирдән аерып янгарак атларга гына теләде, Шөн батыры аны һавага ук күтәреп алды. —Салыйммы9—диде ул аңа. —Юк! Ул аны аякларына төшерде, ипләп кенә. Мөхәммәтне батыр итеп күккә ‘чөйделәр, «рәхмәт булдырдың!», «маладич», «картая белмисең икән әле» —диделәр Ин шатланган кеше, әлбәттә, улы Шәрәфетдин иде — Мине пазурдан коткардың! Рәхмәт, әткәй!—диде ул ана. Нү. маладич та инде үзен! —Сннен батыр каласыларын алда әле. бер дә борчылма, улым,—диде ана Мөхәммәт. Бу батыр калу Мөхәммәтнең авылда абруен тагын да күгәрде Анда үз-үэенә ышаныч туды, ул әллә нинди өметләр белән яши башлады, яшәүгәтормыш итүгә үҗәтләнебрәк тотынды. Нәрсә дигән иде әле Хөснимәрдан агай? —Песи булып яшәсәң дә, ү-зеңне бер генә көн булса да арыслан итеп той! Бу яз. бу сабантуй ана яшәү дәрте китерде, әллә нинди сихри көчләр индерде Ә бит ул, иллене узгач, гомерем ачлә ни калмас инде дигән тәшвишле уйларга килгән иде, чөнки якын кешеләренең үлеме аның йөрәгенә тирән яразар ясады Гомумән, белгән-аралашкан, бер табактан ашаган кешеләрнең үлеп китүен, кинәт кенә мәңгегә югалуын Мөхәммәт авыр кичерә иде Әле чагыштырмача яшь кенә килеш әтисенен. әнисенең. Хөснимәрдәннен үлемен күрү—аның күңеленә жәрәхәт өстенә жәрәхәтләр өйде Нәрсә-нәрсә, ә үлем башта ана табышмак булып килде, ә соңыннан ул да бу котылгысыз канунга буйсынды, авылдагы үлем-житемнәргә бераз гына булса да ияләнә төште. Ә мона тулысынча битараф булу юк та юк инде ул! Үлем—ин Бөек Сер ул... —Яшәү—Олуг Мәгънә!—диде бервакыт ана авыл фәйләсуфы Хөснимәрдан агай —Үлем—Мәгънәсезлек Кешенен бу фани дөньяда тормыш итүе—Мәгьнәнен Мәгънәсехтеге ул... Азак дингез буенда анын бу сүзләрен аңламаган иде Мөхәммәт, менә ярты гасырдан артык яшәгәч кенә төшенде. Ә шулай да Мәгънә өчен яшәргә, булсынга эшләргә кирәк. Барысын да мәгьнәсехлеккә китереп терәү—үзе үк хата фикер.. Сонгы вакытта баш миен бораулап торган сорауларга җавап эзләп шактый талчыккач. Мөхәммәт бу уйлардан котылу юлын бер генә нәрсәдә күрде: —Эш кирәк' Ике кулга бер эш. Ахмакка әнә бар да шакмак. Ә акыллы нидер эшләргә, ин мөфтиме, нидер төзәтергә тиеш. Кара уйларга чумып, үз-үзенне жимереп күпме утырырга була. Әнә, өй мичен янартып салырга кирәк, мунчаның аскы ниргәләре чергән—алыштырырга яисә күтәртеп таш кыстырырга! Колхоз эшеннән арынган араларда ул Кәжә үзәнендә кирпеч сукты, тимер мичтә аларны яндырды. Мондагы үзле кызыл балчык бер түгел, йөхләрчә өйлек кирпеч сугарга җитәрлек идс Җәй уртасы.. Инде аргы як болыннарга печәнгә төшәргә дә күп калмады. Бәләкин утравында. Кәримулла атавында, Кәжә үзәне каршындагы таллыкларда котырып бөрлегән өлгерде. Эштән бушый алган хатын-кыз, бала-чагасын ияртеп, бөрлегәнгә йөрде Бу якнын сыи-нигъмәте жир өстендә үсә! Мөхәммәтнең дә кирпечләре сугылып—яндырылып беткән. Менә сонгы арбаны төяп кайтса. Нигәдер Шәрәфетдин күренми әле. Ул килгәнче дип. Мөхәммәт тә якын-тирәдән бераз бөрлегән капкаларга булды Аннан соң оныкларга «мәм-мәм» җыярга. Эченә әрекмән яфрагы салып, бер кәләпүш алып кайтсан, «бабай, бабай*,—дип, тез өстеннән төшмәсләр Куелыкка кергәч... Әйе, кергәч... Ул бер хатынга очрады һәм «бөрлегән капкаларга» дигәнен лә онытты Яшькелт күлмәге өстеннән ак түгәрәкләр төшерелгән зәңгәрсу алъяпкыч япкан, ак яулыктан чигеп торган колагына көмеш алкалар элгән, аягындагы галушлары елкылдап торган «кәртинкә* хатын иде ул. Яше егерме биш- утыхтардан артмас Алъяпкыч баулары белән кысылган нечкә бил, йомры беләкләре, яулыгыннан ишелеп торган кара чәчләре, уймак ирене, нәфис ияге, хәтта кулындагы тырысы да аны искиткеч гүзәл итеп күрсәтәләр иле Бер кавымга Мөхәммәт тораташ катып калды Хатын да аны күрүгә куркынып китте бугай, тел тибрәтеп бер сүз дә әйтә алмады Торалар читтән-митгән генә, астан карашып. Ә шулай да хатын чаярак зат икән: —Мөхәммәт абый, мин бу таллыкта адаштым. Безнен Таллы авылына кайтырга юлны ничек табасы икән?—диде ул иргә матур гына күз сирпеп. Күз сирпеше әллә нинди тылсымлы. —Син минем исемемне каян беләсең, сеңлем?—дип сорады кинәт кенә җылынып киткән Мөхәммәт Ул чәч төбенә мул булып тир бәргәнен сизде. —Абый! Сез бит быел сабантуйда батыр калдыгыз. Ә батырларны бала-чага да белә. Рәхәт булып китте Мөхәммәткә. Ул инде шушы хатын белән ниндидер яктырыш, якынлык киләсем күңеле-жаны белән сизә, тоя иде. Ниндидер алхәбәр, серле күзаллау бу турыда анын башына тукып килде һәм менә, әлеге гүзәлне күрүгә ул моңа тулысынча ышанды. —Әйдә, күрсәтәм юлны,—диде ул хатынга. Алар таллык буйлап киттеләр... Ни хикмәт: анын аяклары һич тә юлга таба түгел, ә таллар эченә, куелыкка алып баралар иде Нәрсә бу? Ни могҗиза? «Нү!»—улы Шәрәфетдин әйтмешли. Мөхәммәт бер генә нәрсәне ачык анлады, әгәр бу «кәртинкә хатын»ны юлга алып чыга икән, әлеге гүзәл зат аның өчен мәңгегә югалачак. Ә моны ул теләми, юк!—теләми, чөнки ошбу зат аның сонгы ымсынуы, йөрәгендә бер мизгелдә кабынган ахыргы Олуг Хисе. Анын сонгы вакытларда боегыбрак яшәве нәкъ менә шушы хатындай үз пары булмавыннан килә икән! —Абый, сез мине кая алып барасыз?—дип сорады гүзәл зат. бераз курка төшеп һәм «син»нән «сез»гә күчеп. —Исемен ничек синен, сенлем? —Нәфисә. —Нә-фи-сә... Бик матур исем! Җисеменә күрә икән исемен дә... Карале, ирен бармы синен? Хатын дәшмәде. Аннан: —Бар иде... Күптән түгел генә вафат булды,—диде. —Нәфисә, чык мина кияүгә! Мин сине бер күрүгә бик ошаттым!— дияргә мәҗбүр булды ир. Мөхәммәт «яраттым!» димәкче иде дә, бу олуг сүздән үзе үк оялды: «Иллене узгач, җилле сүзенне дә төптән уйлап әйт...» ...Кирпеч сугарга киткән Мөхәммәт авылга «кәртинкә хатын» алып кайтты. Унике ел ир белән торса да, Нәфисәнең беренче иреннән баласы булмаган икән. Язга ул тупырдап торган малай тапты «Зарсыз бала булсын!»— дип, ана Алмазар дип исем куштылар. Гәүдәле, чибәр бала иде ул. Җиде яше тулыр-тулмаста мәктәпкә укырга керде Алмазар. Бу балага ин шатланган кеше Шәрәфетдин булды бугай: —Кара инде безнен әткәйне! Минем балаларыма энекәш булырлык малай ясап куйды бит, ә?! Нү! Аллага шөкер, ит ашыйбыз әле! Алмазар үсә төшеп, буй җитә башлагач, Шәрәфетдин, әтисе йортыннан аерылып, башка чыкты. Ана йортны бергәләп салдылар. Алмазар Болгареев. Казанда төзелеш институтын тәмамлап, Шөнгә кайтты һәм авылда беренче булып ике катлы кирпеч йорт салды. —Иске йорт та нык иде әле...—диде ана Мөхәммәт. Ике ятажлы кирпеч йорт! Байларча түгелме? —Иске йорт дия-дия, искечә яшәмик, әткәй! Бер төзегән гомерлек булсын, оныкларга да калсын,—дип кенә куйды улы. Дүртенче бүлек Кайту 2001 елнын гыйнвар башы... „ Авылнын йөтьяшәр карты Мөхәммәт йортында бәйрәм, тантана- юбилей. Кунакларның саны йөзгә якын иде, һәрхәлдә тирә-юньгә, сала- калаларга илле пар кунакка чакыру җибәрелде Бергә укмашып-туганлашып беткән Болгарееатар. Жддөновлар, Хәзрәтоазар нәселе Казанда да күп. Мәскә^дә дә бар. Бу нәселдә хәзер үзбәк, казакъ, рус. немец, фин. швед, француз каннары да бар Япон, гарәпнеке дә юк түгел. Бер азәрбайҗан кияүләре дә бар әле... Гомумән... Чит милләт ир-атларына кияүгә чыккан вә канны яңарткан әлеге нәсел кьгзларын санап китсәкме?! Әле санаганнарга тагын ким дигәндә ун милләт вә килен өстәргә булыр иде. Казанда әнә яһүдкә чыккан чыбык очы кыз туганнары юкмыни’! Әмма... Болгареевлар. Җнләновлар. Хәзрәтонлар—ин беренче, татарлар! Әйе. чын татарлар' Татар була алганнары Хет тагар була белгәннәре Йәисә татар булырга тырышканнары Татар булырга исәп тотканнары. -Мин татар!»—дия алганнары. Калганнары, бер урыс кияү әйтмешли: — Шелуха! Татарчазап җибәрсән. җиргә төкереп ташланган көнбагыш кабыгы инде Орлыгын ашау өчен төкреккә кушып чәйнәлгән көнбагыш кабыгы Ята әнә җирдә, аны кем дә таптап китә, аны чыпчыклар да ашамый, чөнки ул—орлыксыз... Орлыксызга әйләндерелгән кемсәләр күпме әле ул татарда?' Бихисаптыр Һәрхәлдә санын беркем дә төгәл генә белми... Мөхәммәтнең өч улы. бер кызы гына булса да. оныклары икеләтә артык инде Шәрәфетдин балалар санын бишкә җиткерсә. Алмазарнын ике кыз. бер улы туды Икенче кыз белән сәеррәк хәл дә килеп чыкты әле Мөхәммәт, улыннан, килене янына барып кайтуга, сорап куйды: —Кем9 —Кыз... — Икенчесе малай булыр дип көткән идем... —Мин дә көттем дө.. — Бабайга малай кирәк! Ата кеше әллә ничек нәүмизләнгәч. Алмазар әйтте: -Кибете бикләнмәгән ич әле, әткәй! —Нәрсә-нәрсә? Бала чыга торган кибеткә йозак эленмәгән әле дим... • Нү!»—дияр иде Шәрәфетдин —Кара минем бу малайны, хатыны, рус теле укытучысы Зоя әйтмешли, «обрахзы сөйләшә* «Кибете биклән мәгән » Шәп сүз бу. билләһи! Бикле һәм биксез әйберләр күп ул дөньяда. Шул төнне үк анын төшенә икенче онычкасы керде. Әле кичә генә дөньяга килгән, бабасы бер тапкыр да күрмәгән нарасый: — Бабай!—диде, ана фәрештәләр йөзе белән карап —Нигә син минем малай булып тумаганыма үпкәлисен әле? Коты чыкты Мөхәммәтнең -Юк. юк. балам! Мин сина бик разый, эш кыз йәисә малай туудамыни'' Ин мөфтиме, игелекле бала бул! —Син мина рәнҗемисенме, бабай?! —Юк. балам Зинһар үзен мина рәнҗемә... Йокысыннан кычкырып елап уянган иде ул вакытта Мөхәммәт Әнә хәзер ул бала Казанга консерваториягә укырга керде инде. Теле юньләп ачылганчы җырлап йөри башлаган сабый бит ул! Әнисе—керәшен кызы Зоя да матур җырлый. Ә икенче онычкасы төс-биткә каплаган куйган Мөхәммәт инде! Вәт әкәмәт! Мөхәммәт тора-тора да үткәннәргә кайта, үз уйларына кайта. Әйе! Кешеләр китү белән генә түгел, кайту белән дә яши Кайтулар. . Гомерлек кайтулар... Үзенә, дененә. халкына, туган җиренә кайтулар Мәнгелектән килепмәнгелеккә кайтулар. Туган көненә бер ай кала ана район гәҗитеннән яшь кенә бер корреспондент кыз килгән иде Анын турында очеркмы, мәкаләме язарга. Сорауларны күп бирде —Бабай, сез тәмәке тарттыгызмы? -Юк! —Аракы эчтегезме? -Юк' —Димәк, шуңа күрә озак яшәгәнсез... -Юк' Кыз аптырап калды: —Ә озын гомерле, таза-сәламәт калуыгызга нәрсә ярдәм итте?—дип кабатлап сорады. —Инабәт,—диде бер сүз белән карт. — Ина-бәт‘.’ Бу сүзне мин аңламыйм. Гарәп сүзе түгелме ул? — Инабәт—яшәүгә өмет югалтмау, кешеләргә гомерлек ышаныч саклау, тормыш итүдә үҗәтлек ул Дөньяга яратып карау, сөенә белү, иманлы булу, рухи тынычлык Кыз бабайны аңлап бетерә алмады: «эчмәдем—тартмадым, начар гадәтләрем булмады, саф һавада күп йөрдем, яраткан ризыкларым—яшелчә, җиләк- жимеш иде» дисә, бу сүзләрне кем дә аңлар иде, ә бу карт авыз тутырып —Гомер буе ит ашадым, яратып ашаган ризыгым—балык иде,—дип тора. Вәт. сина бабай, өйлән давай! Әле бит ул шаяртып алырга да ярата, төртмә сүзләр ычкындырырга да күп сорамый. Әмма әдәпле кеше! Әлеге кызга Мөхәммәтнең әйтәсе тагын бер сүзе бар иде: —Озак гомер итәсен килсә, көнләшеп яшәмә, кешегә үч тотма, эчле булма, хөсетләнмә! Дошманыңа да үлем теләмә! Комсыз булма! Әмма вә ләкин.. Андый кешеләр дә озак кына яшиләр ич. Мисалга, Габдулланы гына алыйк. Җитмеш яшендә паралич суккач та. ун еллап урын өстендә ятты, бары 1997 елның башында гына якты дөньядан китте. Әле бит караватында ятканда да, үләр көннәре якынлашкач та, сораган ди: —Теге карт тәре катмадымыни әле? —Кемне әйтәсен?—дип сораган анын күләгәсенә әйләнгән хатыны. — Кемне булсын? Мөхәммәтне әйтүем... Ул бит миннән унҗиде яшькә зуррак. Мина кадәр беренче булып катса, ни булган инде, ә! Ә жук. жук! Габдуллага бәйле бер вакыйга анын хәтеренә нык кына уелып калган Сиксәненче еллар башы иде.. Үзе дүрт ел буена эшләгән янгын сараен сагынып, Мөхәммәт шул тирәләргә килгән иде Ярмәкәй тавы астындагы бура кадәр ташларга озак кына карап торды. Көчле агымлы торба-чишмәдән кушучлап су эчте. Бу гади су түгел иде, ә нефтьчеләр бораулап та җир мае чыкмаган, минераль чишмә булып, ашказаны авырткан, буыннары сызлаган кешеләр аны ераклардан килеп алалар. Шул вакыт ул янгын сарае тирәсендә ниндидер тавыш ишетте Шул якка барса.. Әйе, барса! „ . Анын Шәрәфетдине карсак Габдулланы бер кулы—(ә ул кул—ипи көрәге!) буып алган да атлар караучыны әллә ниләрдән ваз кичтерә. —Нү! Конюх короткорос! Моннан сон атларның фуражын урламам, диген... Габдулла гырылдый: —Урл-ла-мам... —Минем жизнәм—дуңгыз дин! —Дун-нгы-ыззз... —Мин үзем дә хайван дип әйт! —Ха-ай-ва-ан... —Шәрәфетдин абый, дип өстә! Габдулла мышкылдый, гырылдап ала: —Шәрә... „ —Мин мунчада түгел! Нигә урамда шәрә калырга. —Шәр-рә-фетдин аб... бый... — Менә шулай! Аллага шөкер, ит ашыйбыз әле!—Шәрәфетдин карсак Габдулны се-ттәп чирәм өстенә ата. Тегесе сикереп тора, өстен аннан-моннан каккатап. агачлар арасына таба йөгерә. Мөхәммәт түзә атмый, авызын кулы белән каплап, күзләреннән яшь чыкканчы үзатдына көлә Аннан сон, посыбрак торган җиреннән чыгып, улынын җилкәсенә кулын сала: —Үтерә илен бит. улым! —Бер хайван үлүдән... —Тизәккә басма, исе чыгар —Алдыйлар үзләренә кагылмасларына расчут ясап яшиләр дә Нү! —Дөрес! Әмма да ләкин бер пешекләүдән генә акыл-тәртипкә килми шул атар —Пешекли белсән. тәртип ишеген тиз табатар, әткәй!—диде үз сүзенә вә ате генә кылган гамәленең хаклыгына нык кына ышанган Шәрәфетдин Ана һәрвакытта үз-үзенә ышану хас. «Тәртип ишеге...» Оҗмах ишеге шул тәртип ишегеннән башлана түгелме"’ Ишекләр, ишекләр Ничәмә-ничә ишекләр узды Мөхәммәт үз гомерендә. Керде чыкты Китте-кайтты... Ул Егерменче Гасыр башы ишеген ачып килгән иде бу дөньяга, менә Егерме беренче Гасырныкын үзе өчен мәңгегә ябып китәсе катлы Килү һәм китү.. Алар икесе дә кешеләр өчен үкенечле булмаска тиеш! Үкенечләр өчен яшәү инсан күгәрә алмаган ин зур көенеч түгелме? Шунын өчен якты дөньяга килүнең ни хәсияте бар соң?! Бу үзе хәрамдыр, изге-кыйммәтле гомерне санга сукмау, кадерен белмәү, хәкарәт итүдер Ә Мөхәммәт яшәүнсн кадерен, тәмен-ямен яшьтән үк белде, елыйсы чакта көлде, саулыгын саклады, көнен вә үкенечләр китерер гамәлләрен дә матур эшләре белән аклады Үзе әйтмешли, «иң мөфтиме», ул бер генә жан иясенә дә зыян салмады. Теге гәҗиттән килгән кыз аның турында ару гына мәкалә әвәләгән иде Булдыра икән бит. чукынчык! Мөхәммәт аны ничектер баласытып утырган булды бит ате Хәзер менә шул эшенә читенсенә. Хәтта оялыбрак та китте әле Мәкалә ярты бит булып чыккан, фоторәсемен дә урнаштырганнар Билләһи, күнеле булды карт юләрнен Югыйсә, һәрнәрсәгә шаклар катып утыра торган чаклары да узып киткән иде инде. Ә шулай да... Ә шулай да... Сине мактасалар, бу мактау күңелгә сары май булып ята икән! Йөрәген дә дәртлерәк тибә башлый, жанын рәхәтләнә, рухын тагы да яктыра төшә Шул гәжитне күтәреп Шәрәфетдин дә килеп керде: Әткәй. данын районга таралды Өлкә гәҗитендә дә бу язманы бастырабыз дип торалар икән. Нү! лиде ул Шәрәфетдиндә—Бибинур холкы, әтисенең төс-кыяфәте Менә әкәмәт! -Ә хәзер әйдә мина кунакка! Безне каз бәлеше көтеп тора,—диде улы ана яратып карап. Кешеләр юньсезләнә икән, атлар да тешләшә, сыерлар сөзешә башлый Соңгы елларда Мөхәммәт кошларны күзәтергә ярата Ил базар мөнәсәбәтләренә күчкәч, кешеләр психологиясендә генә түгел, кошларнын үз-үзләрен тотышында да шактый үзгәрешләр барлыкка килде. Әйтик, сыерчыклар элеккеге кебек яз башында авылларга өелеп-өелеп күп кайтмый һәм сандугачлар да өздереп-өздерсп сайрамый Югыйсә, былбылларнын алхәбәрчеләре ич алар.. И сайрый, и сайрый! Дәрт-моң сыерчыктан... Канттеп шуңардан Гиреае абзардан Могроп сыер чыккан Каргалар элеккечә үк каркылдый, тик бу каркылдауда ниндидер дау- таләп итү өстенә әллә нинди оятсызлык та бар: —Кар’ Кар! Кар' Яңа урыслармыни Чәүкәләр элеккегә караганда шактый ук юка-сыек Тавышлары да көзге Нократта хәлсез дулкыннар чыйпылдавы кебек: —Чыек Чыек.. Чыек Бу авазларда әллә нинди мон-сагыш... Саесканнар усалрак чыркылдый. Элек атар йорт тирәсенә берәрләп кенә китә иде. хәзер, бүгенге көн сукбайлары кебек, ике, өч, хәтта дүртәүләп йөриләр. Безнең хатык саесканны үз йортының яисә лапасының түбәсендә күрсә —Әһә! Безгә кунак киләчәк!—дип юрый иде. Хәзер болар икешәрләпөчәрләп койма тактасында чыркылдап утыралар—бер түгел, ярты кунак та юк. Кунакка йөрешүләр дә бетте, һәркем әкәм-төкәм кебек, үз йортына бикләнде. Руслар саесканны -сорока-воровка» диләр. Мөхәммәт мона быел тагын бер кат инанды: июнь башындагы сабантуйлар вакытында этенә дип. ипи калдыклары, сеңерле-итлерәк сөякләр салып, савытны ашый-ашый күбенеп беткән маэмаеннан читкәрәк куйган иде. шуның яртысын ташып бетергәннәр, чукынчыклар! Ипие ипи инде, ә сөяк нигә кирәк булган аларга? Саесканнар эт түгел ич инде сөяк кимерергә, әллә аларнын да этләшүеме бу?' Туганнар да чипыәшә. Эреләр дә бетләшә. Саесканнар этләшә— Суз әйтмәссең тешләсә... Авыл тирәсендә карлыгачлар ояламый инде, яр карлыгачлары керәшәләр дә Нократның текә ярларына йөзләрчә оялар ясап, шуңа атылып кереп, атылып чыгып йөрмиләр. Нократта балык беткәнме.. Ә менә тәлитүт-селкенчәкләр авылда кабат күпләп пәйла булды Шома-зифа буйлы, елгыр гәүдәле, кара-ак түшле, озын койрыклы, көрәнсу төстәге бу ике канатлылар. теләсә кайда хәзер. Бүгенге эшмәкәрләр кебек Бер чыпчыклар гына элеккечә чыркылдаша. «Чыпчыклар кебек чыркылдашып яшәгез».—дигән Гайса пәйгамбәр дә. Чыпчыклар»—гади халык... ...Алмагачта сандугач сайрый. Ах! Мөхәммәтнең йөрәге өзелеп төште.. —Мин дә шигырь белән уйлый башладыммы?—дип шаккатты ул. Нәрсә дигән иде Хөснимәрдән фәйләсуф? Болай диде: —Инсани Затнын Шигырь белән Уйлый башлавы Камиллек дәрәҗәсенә ире_шеп килүе ул... „ Йә. Алла! Йә. Алла! Йә. Алла! Бу сүзләренә Хөснимәрдән агай, җиде көн ашамыйча-эчмичә карангы вә тирән суык базда шәрә килеш Хак Тәгаләгә ялварып ятканда ирешкәнме9 ! Нәрсә дигән иде әле тагын авыл фәйләсуфы9 «Дөньяда башта Караңгылык белән Яктылык бергә кушылган булган. Бөек Кодрәти Көч Аларны Аерган...* • Нур—Аллаһы. Кара Төртке—Иблис»,—дип тә әйтте ул. Бервакытны Мөхәммәтнең килене Зоя ниндидер галим язган бер китап алып кайткан иде. Анда «моннан ун менме, ун миллионмы еллар элек материя белән электромагнитик дулкыннар бергә кушылган булган» дип язылган иде Кызыксынып укып утырган булса да.—ә анын килене йортка кызыклы китаплар ташый!—әлбәттә. Мөхәммәт бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмыйча җәфа чикте, шуна карамастан. Материя-Караңгылык. Электромагнитик Дулкыннар—Яктылык дигән нәтиҗәгә килде. Хөснимәрдән шәкерте ич! «Нү^—дияр иде олы утлы Шәрәфетдин. . Нәрсә дигән иде әле Шәрәфетдин теге карсак Габдулны янгын сарае адлынла бер кулы белән буып алганда? Әйе. болай дип сорады —Син. Карсак, кыслаларнын кайда кышлаганын беләсеңме? —Жук. —дип гырылдый теге. —Ә кыслаларнын сызгырганын ишеткәнен бармы? —Жу-ук. Ә жук! — Жук син. Карсак! Калаксыз бәндә. Сызгыруны да ишетмисен Ну! Ишетмисен, ә 9 Нү! —Ие. ни? Ә жук... Жук инде!—ди Габдул —Жукка мин үзем дә тук. Аллага шөкер, ит ашыйбыз әле! Әйе' Күр—нәрсә әйтер, ишет—ни күрсәтер?!—дигән иде Хөснимәрдан агай. Ә бу вакытта Мөхәммәт угылы Шәрәфетдин Болгареев немец жизнәсен каз шулпасы белән сыйлап утыра иде Вольдемар Финк—Идел буе немеиы. тау кадәр кеше. Ифрат эшчән. Шөн халкы ана бер генә кушамат такты: —Мачтур' һәр эшкә мачтур бу чукынчык нимеч! Әйе' Вольдемар һәр эшкә оста, мастер кеше иде. Бер генә эштән дә жирәнмәгән. һәр нәрсәгә кулы ятып-ябышып торган Шәрәфетдин бу әзмәвергә бераз көнләшеп карый, салып алгач, аны оскыртырга ярата. —Җизни, ә җизни? —Әү!—ди Вольдемар, көрәк кулларын өстәл астына яшереп, юкса икесен бергә өстәл өстенә куйса, тәлинкә, кашык, чәнечке, пычак, чынаякларга урын калмый да диярлек. Дәү бу куллар! Вольдемар Финк Шәрәфетдиннең «җизни» диюенә үлә дә китә инде, берсендә шул сүздән сон кызып китеп. -Их кайнеш!*—дип. кысып кочаклаган иде. малаеннын күзе чәшкә кадәр булып акайды, сөякләре шыгыр-шыгыр килде, көч-хәл белән тын алды «Сара апа ничек чыдый икән моңа?-»—дип кенә уйлый алды ул.— Кеше түгел бит бу, үгез. Чистый үгез инде менә. Нү! Вольдемар Финк урысчаны үз туган теленнән яхшырак белсә, татарчаны урысчадан да яхшырак белә иде Алар бит Мөхәммәт белән озак еллар тимерчелектә эшләделәр. Вятские Поляны заводында «секретный сейфлар* мәнгегә бикләнеп калса, Вольдемарны чакыралар—ача да бирә чукынчык нимеч! Шул эшенә бер яшнек сыра, ике савыт аракы, тозлы балык, ун гөрәнкә колбаса төяп кайта да очраган бер кешене сыйлап йөри. Халык көлә: —Демар, Лемар' Хет колбасаңны хатыныңа калдыр инде... Демар—Вольдемар, ат кебек көчле—куәтле кеше, үгездәй таза немец, рәхәт елмая: —Сарам өчен минем мәңгелек колбасам бар! Уллары Роберт. Валера. Юра. Рудольф. Петя Шөндә татар мәктәбен тәмамладылар да элеккеге Союз буенча таралып беттеләр, бары ин олылары Роберт кына Германиягә күченеп китте. Яһүдәгә өйләнгән Бик шәп торалар. ди... —Җизни, ә жизни?!—ди Шәрәфетдин. —Әү!—дип рәхәт елмая Вольдемар — Нигә син безнен Сара апага өйләнден?—дип оскырта аны Шәрәфетдин житди кыяфәт белән —Син бит немец, берәр немка тапмадыңмыни, татар кызы Сарага өйләнмәсән, ә? Вольдемар тагын да рәхәтрәк елмая һәм һәрвакыттагы кебек бер үк сүзләр белән жавал бирә: —Үз гомеремдә татарлардан да шәфкатьлерәк, миһербанлырак, ярдәмчелрәк кешеләрне очратмадым,—ди,—Менә сездә өй бурасын өмә ясап күтәрәләр, үлекне бөтен авыл җыелып соңгы юлга озата, үз бәрәңгесен алып бетергәч, күршесенә булышырга керәләр, янгын чыкса, тирә-яктан шундук җыелып сүндерәләр... Иә, әйт инде, кайнеш. ничек яратмассың бу халыкны?! Ә Шәрәфетдин нишли? Ат булып кешни. -Нү. жизни! Маладич нимеч син. жизни! Җизни урыснын жизнь сүзеннән бугай ул Нү. жизни! Синен белән булганда яшәү теләге тагын да арта... .Кешеләрнең ин алама вә гөнаһлы яклары—үз нәфесләрен һәм теләкләрен вакытында тыя алмауларында. Әнә шуннан инде бар юньсезлекләр башлана. Ә бит... Дөньянын нигезләре бәндәләрнең теләкләре кабул булмауга корылган. Әгәр инсаниятнең бар теләкләре тормышка ашып барса, жирдә туфан калкыр, гарасат кубар, мәхшәр туар иде. Әле болай да... «Не!*—дияр иде Хөснимәрдан агай. Бу—чама хисен югалтмау дигән сүз. Булганына шөкер кылып яшәү. Кирәктә—әйтәсен әйтеп, кирәкмәгәндә—дәшмәү... Ни гаҗәп! Шәрәфетдиннең бар теләкләре дә тормышка ашты бугай. Ничек алай? Ул бит бервакытта да күктәге йолдызларга үрелмәде, бәхетен читтән чәлдермәде, чама хисен һич югалтмады, булмаганга—юкка күз атмады. «Бу дөнья—сый-хөрмәтләр, мәжлес-рәхәт күрмәкләр дөньясы»,—дип уйлады ул. Әнә бит: кичә туганнан туган Сара апасы белән немец җизнәсе Вольдемар Финкларны сыйлады, бүген каз бәлешенә кияүләрен чакырды. Белә ул: «һәркемнең үз чираты, вә дә килеп, үз өлеше!» Әмма!—башта ин зур хөрмәт Әтигә—Мөхәммәткә! Аннан туганнарга, җизнәләргә һәм дә килен-кияүләргә... Нишләсен белә Шәрәфетдин, монын өчен кемне эшләтәсең һәм нишләтәсен дә чамалый-анлый ул. Чамалый белү, алдан сизенү, аяк астында булачак коены тою кирәк. —Матри аны!—диде ул аш салып маташкан хатынына сырышып,— Матри, Шәрифә! Бу кече кияү ниндирәк кешедер, чуртым белсен Нү! Сыенны жәлләмә, төпчек кызыбыз алдында оялырга туры килмәсен. Кире өйләренә кайткач, кече кияү: «Сездә адәм рәтле сыйлый да алмадылар»,— дип багалмабызны тәпәләмәсен Казанга пулный бер каз сал, вак- төякләреннән бәлеш пешер. Каз бәлеше! Аны атаклы конструктор Георгий Семенич Шпагин да бик яратып ашый иде. —Беләм лә!—дип, бер сүз белән аның нотыгын кисте Шәрифә, бүрәнә беләкләрен сызганып куеп. Шәрәфетдин хәтта бер адым артка чигенеп куйды Әле картайгач та тазалыгын җуймаган карчыгы әллә аның белән көрәшергә телиме? Юк икән! Әнә бит тагы телгә килде, бу юлы йомшак кына дәште:—Ә син, карт, бар, кибетне әйләнеп кил. Хәмереңне, үзен әйткәнчә «пыяла самавыр»ларынны кирәк санаганча алып кайт. Тик чама хисен югалтма! И сыйладылар да инде алар олы һәм кече кияүләрен. Читтән килгән кече кияү сорап та куйды. —Көн саен каз боты! Сездә... —Нү!—дип көлде Шәрәфетдин —Бездә казлар дүрт ботлы! Нәфисә, матур яшәп, матур үлде. Дөресрәге, үлгәнчегә кадәр диярлек матурлыгын җуймады, аны оныклары, туганнарының балалары «Матур әби», «Алма абыстай» дип кенә йөрттеләр- Инде җитмеш бишкә житкән карчык булса да, анын Йөзен җыерчык басмады, ияге алга калыкмады, күрүе дә начараймады, ишетүе дә әйбәт иде, ә күзләрендә җылылык һәм сизелер- сизелмәс очкыннар Ин гаҗәбе: берничә урт тешеннән башкалары барысы үз урыннарында элеккеге кебек җемелдәп утыра бирделәр Тешләренең шулай озак саклануына ышанмаучылар да булды: —Протездыр ул. Ясалма тешләр... —Юк. үз тешләрем,—диде Нәфисә —Протез куйдыру—авызлык кигән ат булып яшәү ул. Элек тешләремне каты күмер белән агарта идем, соңыннан шүткә-паста белән... Әйе, Нәфисә, матур яшәп, матур үлә оелде. Үләренә кырык-кырык биш көн кала, ин беренче, бу турыда Мөхәммәткә белдерде: —Карт, мин авырып торам бит... —Сизенәм, карчыгым.. Үтешле чир булсын. —Юк, Мөхәммәт.. Безне мәңге аерылу көтә... Ни дияргә дә белмәде Мөхәммәт, юатырга теле бармады. Нәфисә сабый түгел Булнис. врачлар дип тә тормады, чөнки үлем алдында шул ук докторларның көчсез икәнен белү өстенә. килгән әҗәлне аларнын куып жибәрә атмаячагын да әйбәт аклый иде ул Капка төбенә Әжал килсә, аны ин усат эт белән дә куа алмассын! Кырык өч ел бергә яшәгән хатынына йомшаграк, иплерәк, ягымлырак сүзләр әйтәсе килде, хәтта бу авыр хәбәрне уен-көлкегә борасы итте —Нинди аерылу ди әле ул. Нәфисәм? Менә мин синнән егерме бер яшькә зуррак, ә һаман да аерылулар турында уйлаганым юк! —һәркемнең үз гомере Хәтерлисенме, син мина ни дигән идең'’ Кеше өчен яшәргә була, әмма кемдер өчен үлеп булмый, һәркемнең үз үлеме бар... Хөснимәрдән агай сүзләре Нәфисәне жиде кат ап-ак кәфенгә төреп, өстенә хушбуйлар сибеп. Бибинур янына күмделәр Бибинурны кайчандыр Алсу белән рәттән җирләгәннәр иде... Хәтерендә Мөхәммәтнең, хәтерендә: Алсу каберен аршын ярым, ике аршын казып төшүгә, ташлык китте. Гүя Алсуны аласы гу-рне таш ишек белән каплап куйганнар Ирләр кабернең бу урынын бик авыр үттеләр, чөнки кәйлә-көрәккә караганда монда ломнар күбрәк эшләде. Авыл халкы таш чыгудан куркып, бу урында башка кабер казымады, ә менә 1953 елны Бибинур вафат бугач, ире анын Алсу белән рәттән җирләнүен теләде. Җыелган хатык зиратта бәхәскә кереп тормады. Мөхәммәт әйткән урынга кабер казыды һәм—ни гаҗәп'—анда ташлы урын аз гына иде Нәфисәне дә Алсу. Бибинур белән рәттән гүргә иңдерделәр. Анын өчен казылган кабердән таш бөтенләй чыкмады Мөхәммәт бу урында тагын бер каберлек урын күреп, анысын үзе өчен киртләп-киртәләп куйды Алсу белән Бибинурнын бура-чардуганнары күптән череп беткәнлектән. Шәрәфетдин белән Алмазар өч кабер өчен бер зур чардуган ясаттылар Алар аны күгәрмәс алюмин-цинк таяклар, калайлар. «стойка»лардан эшләткәннәр иде. ике ел узуга, бу күгәрми торган чардуганны сүтеп, башы- аягы белән алып киттеләр Кемнәр’ Төсле металл җыеп сатучылар! Алар бит электр линиясендәге километр-километр алюмин чыбыкларны да кисеп алып китүдән тайчанмыйлар Әзер товарга күбрәк акча гына булсын. Бу хәбәрне ишеткән Мөхәммәт, ялгыз гына калып, кычкырып елады: —Зиратка кереп әрвахлар өстендәге чардуганны сүтеп алып китсеннәр әле1 Кая барабыз’ Туфан җибәр шулар өстенә. Раббым! Йә җанымны ал! Мондый хурлыкны күрмәс идем Юк. туфан бар кешелек өстенә ул. инсаниятнең яхшы һәм матур адәмнәре дә җәфа күрәчәк бу туфаннан Явыз-яман, имьсез-чорсыз адәмчекләргә бу дөньяда ук берәр җәза булмас микәнни. Раббым? Әнә илне талау, завод-фабрикаларны «бакыр тиен»гә сатып җибәрү, алтын запасларын күтгләп чит илләргә озатуны дәүләт-хөкүмәт әһелләре башлап җибәрде, бу Бурлык Вирусы инде күпләргә күчә бара. Аларга да Алланын кәһәре төшмәс микәнни1 ' Юкса, шагыйрь әйтмешли —Юктырсын ла. Алла!—дип куюын да бар. Ә монысы тагы да зур имансызлыкка. денсезлеккә. дәһрилеккә, манкортлыкка, урлау-талауга. җимерүгә-үтерүгә, дөньяви янгынга, тоташ фәхешлеккә, кешедән хайванга әйләнүгә илтәчәк. Хайванизм... Кешене хайванлаштыру... Коммунизм төзибез дип. җитмеш ел буена лаф орган илгә хайванизм яный... Балык башыннан кортлый, ди. Хайванизм да башлыклардан башлана •Озак яшәдем,—дип уйлады Мөхәммәт —Әмма гомерем ахыры борчулы сораулар юньсезлеккә аптыраулар, киләчәкне күнелсез юрауларга гуры килер дип кем уйлаган'* Заһидулла сөйләгән иде... Ана Малмыж мулласы әйткән ич. колхозлар төзелә башлаган елларда ук әйткән: «Бу әле көчләүләрнең башы гына дигән —Анын икенче дулкынында безне алырлар, без югалырбыз,—дигән —Болары ярый әле. тик бу гасырнын ахырын да кара төстә күрәм мин,—дигән Шунын өстенә туачак гасыр башы да өметле күренми»,—дигән. Шәрәфетдин белән Алмазар тагын яна чардуган ясаттылар. Бу юлы тимердән Яшел төскә буяп та куйдылар. Яталар Мөхәммәтнең хатыннары бер өй-чардуган астында Алсу, Бибинур, Нәфисә Озакламас, Мөхәммәт үзе дә монда килеп урнашыр.. Үзе урнашмас, әлбәттә, алып килеп урнаштырырлар Галәми кануннар шуны куша, бары тик шуны ..Шәрәфетдин белән Ал мазар теге «төсле металл» егетләрен яхшы гына «төснәткәннәр» икән. Чыгышлары белән Шөннән булмасалар да, татар егетләре бит! Кая бара татар! Татар алга таба нинди юлны тотар'’ Инде бүген татар зиратына кереп, чардуган сүтеп йөргән татар егетләреннән ни көтәргә? Милли таркаулык күбрәк картларда түгел, ә яшьләрдә күренә бит. Әмма яшьләрсез киләчәк—өметле киләчәк түгеллеген кем дә белә. Уфтана Мөхәммәт, бик тә уфтана. Әнә бит Нәфисә вафатыннан сон аларнын Алмазар белән арасы да суынып киткәндәй булды. Нәрсә бу? Әнисенен йөзгә җитә язган әтисеннән алдарак үлүенә ризасызлыкмы? Әллә элеккерәк сызлавыкмы?.. Ул «сызлавык»ны да яхшы хәтерли Мөхәммәт Алмазар Казанда укыганда ук яратып йөргән керәшен кызы Зояга өйләнергә җыенуын әйткәч һәм аның хәер-фатихасын сорагач, Мөхәммәт тиктомалдан гына «киртә җимереп ташлады»: —Шушы гәүдәң, төс-кыяфәтен белән үзебезнең мөселман кызын таба ал малынмы? Алмазар артык туры булуы өстенә кискенрәк тә кеше иде: —Ә син. әти. беренче хатынына ничек өйләнден? Муенындагы тәресен күрмәдеңмени? —Беренче хатыным Алсу минем! —Әйдә, әткәй, хагын сөйләшик: синен унҗиде яшендә үк өйләнгән беренче хатынын Ольга! Ул синеке! Имәндә икән чикләвек! Кеше төкереген күрмә, изүеңә маңка төшкән, диләрме әле! Хак сүзләр! Йә. Алла! Яшәп-яшәп тә акыл керми безгә... Әллә озаграк яшәгән саен ул акыл дигәннәре, челләдәге ялгыз- аерым күл кебек, гел саега бара микән? Алай дисән, каян килә бу әллә нинди уйлар? Алар бит акыл-ми эшчәнлеге... .. Әйе шул. Ольганын тәресе муенында иде. Ә Зоя такмый аны. Алга таба киленен яратып, үз итеп өлгерде Мөхәммәт, Зоя бит кайбер яклары белән Алсуны искә төшерсә, гәүдәсе, төс-кыяфәте, бигрәк тә холкы-гадәтләре Нәфисәне күз алдына китереп бастыра иде. Зоя ана йомшак-бәрхет тавышы белән: —Әти. әти —дип кенә торды. Чиста-пөхтә булды, йорт эшләреннән бер дә чирканмады. Тагын ни кирәк! Эх, карт юләр! Унжиде яшьтә Азак дингезе буенда «поляк гүзәле» Ольгага өйләнүеңне «яшьлек юләрлеге» дип атасан, инде картаеп беткәч, төпчек улыннын керәшен кызы Зояга өйләнүенә каршы төштен Акылсыз дип кем әйтмәс сине! Бик акыллы, тәкъва мөселман булсан, әнә кызыңны татар егетенә сакларга иде! Ә ул мәктәп бетерүгә, бер мафиоз урыска кияүгә чыкты «Яна урыс»ка. Кияү анын Нәфисәсен «теша Анфиса» дип кенә йөртте, кызы Алсуга «Анна» дигән исем кушты, ә Мөхәммәт анын өчен «деда», «старый» иде. . Мөхәммәткә кызнын гамәле сау тешнен сызлавы булып тоелды. Алмазарнын ике катлы кирпеч йорты. . Иорт тирәсендә дистәләгән машина «Мерседес», «Волга», «Жигули». «Ока.лар һәм бер авгобус. Монда берьюлы өч бәйрәм уздырырга җыеналар: —Мөхәммәт 2001 елнын гыйнвар башында ун дистәсен тутырды! —Алмазар белән Зояның көмеш туйлары алар шәп яшәделәр һәм яшиләр Алмалар Зояга: «Жаным!*—дип кенә торды «Жаным* дигән җүнле иргә хатын-кыз ярты жанын бирә —Төзүче Атмазар белән укытучы Зоянын хезмәт стажы да егерме биш елдан узып китте Әле үзен быелгы хисап-сайлау җыелышында «Нократ» авыл хуҗалыгы әртиленә рәис итеп тә куймакчылар икән. Биек түшәмле кунаклар затында сигез өстәл «П* хәрефе рәвешендә тезелгән. Атар өстендә—сый-нигьмәт, төрле-төрле кабымлыклар, «Баллысу*, «Боржоми». «Шөн* сулары Пычаклар, кашык, чәнечкеләр юеш-коры, салкын-эссе. симез-арык, төкле-шәрә кулларнын үзләренә кагылуларын көтеп яга Хатын-кызлар мондый мәҗлесләрдә, өстәл артына утырганчы ук. әллә каян килә торган күпсүзлелеккә, такылдыклыкка дучар булып, бер-берсенен күлмәк-костюмнарына күз салып, алтын йөзек, алкаларына үзләренчә бәя биреп, верандада туктаусыз гәп куерталар. Ирләр бакча ягында, лапас артында сигарет көйрәтә Һәркайсынын йөзендә олуг мәҗлесләр, затлы кешеләр, югары түрәләр җыелган истәлекле очрашулар, бүләкле бәйрәмнәр. Мактау кәгазьләре, орден-медальләр бирелә торган утырышлар алдыннан була торган сәеррәк зчке бер тантана. Кунакларны йортка чакырдылар. һәркем тезеп куелган йомшак төпле урындыкка үз урынын чамалап чүмәште Түрдә Мөхәммәт, анын ун ягында Атмазар белән Зоя, сул кул якта хатыны Шәрифә белән Шәрәфетдин. Алардан ерак та түгел, берничә зуррак түрә, күкрәкләрен киереп, аркаларын йомшак артлы урындыкларга герәгән Мөхәммәт мондый күп кешеле мәҗлесләрне өнәп бетерми иде, шуңа ул шактый гына дулкынланды, ап-ак кыска чәчләре төбенә тир бәрде, урындыгында да иркенләп һәм ипле генә утыра алмады, боргаланды, борсаланды, борчылды Кемдер, түрәләрдән берәү булса кирәк: «Бабай сүз әйтсен әле!»— дигәч кенә, әлеге мәжлеснен гади бер ашап-эчеп утыру гына түгел, ә тантаналы вә кирәкле, әһәмиятле һәм кадерле бер җыелып утыру икәнен аңлады. Уллары ана икесе икс яктан карадылар: —Сөйлә, әткәй! —Ни әйтим'’ Бер сүз әйтү өчен дә бер гомер яшәргә кирәк. —Үз сүзенне әйт!—диделәр уллары. — Калдымы икән бездә үз сүзем дигән сүз? — Менә син әйтсән, калган була!—диде кискенрәк, яшьрәк, бераз тәкәбберрәк Алмазар. —Зарланма, әткәй, ит ашыйбыз әле. Аллага шөкер!—дип көлде бераз беркатлырак, әмма ачык җанлы, инде җитмешен тутырып килсә дә, һаман да көр күнелле калган Шәрәфетдин. Мәҗлестәшләр. Мөхәммәт һәм анын ике улынын сөйләшүләрен ишетмәсәләр дә, болар арасында ниндидер бәхәс бара бугай диеп, бераз сагаеп калдылар. Шунамы хәл киеренкерәк төс алгандай итте. Мондый чакта җитәкче агайлар «дилбегәне үз кулына алуны* мәгъкуль күрәләр —Сүз бирелә,—диде районнын хакимият башлыгы.—Сүз бирелә Шөн авылынын атаклы кешесе, илле ел тегермәндә эшләгән, дүрт ел янгынчылар башлыгы вазифаларын үтәгән йөзьяшәр Мөхәммәт абзый Болгареевка. Монда инде бернишләп булмый Мондый вакытта ык-мык килеп тора алмыйсын. Мөхәммәт.бераз бөкрәя башлаган озын гәүдәсен күтә- реп.аягына басты Аны беренче күрүчеләр аһ итте: — Мондый озын буй мәжлестәгеләрнен берсендә дә юк! —Карале, ә! Картка йөз тулган инде, ә кыяфәтенә карап сиксәннән артыкны бирерлек түгел! — Пәһлеван бабай бу! Мөхәммәт бераз уйланып торды: —Озак яшәсәм дә, аз сөйләрмен,—диде ул. ниһаять Анын бу сүзләрен кул чәбәкләп каршы алдылар: —Картта акыл да нык икән әле. Әйтә белә бу бабай... —Ашау эшне калдырмый, ашамау эшне калдыра,— дип дәвам итте Мөхәммәт — Шулай диеп моннан сиксән еллар элек Азак диңгезе буенда балык сөзгәндә әйткән иде мина Хөснимәрдан агай. Ул дәрвиш, илгизәр, фәйләсуф кеше иде. Оланнар! Бүген безне зурлап җыелгансыз икән, ашагыз- эчегез, уен-көлкеләргә урын бирегез, бер-берегезне мактагыз һәм мактаныгыз! Ялагайланмагыз гына... Бер гасыр башыннан икенче гасыр башына күчеп яшәгән кеше буларак, тагы бер киңәшем бар: үзегезне яклый алыгыз һәм халыкка терәк булыгыз! Бары үз-үзләрен яклый алганнар гына халыкка да терәк булачаклар. Монысы—бабайлар сүзе. Әмма... Хәрәм байлыкка омтылу— кешене акылсызландырып кына калмый, ә, ин беренче, анын милли анын томалый —Яңа гасыр киләчәк... Кансыз озынборын кан эчүдән шартлап үләчәк... Бу—Мал мыж мулласының яшьтәшем һәм авылдашым, якын дустым Заһидуллага әйткән сүзләре. Шушы урында тукталып, ул берәм-берәм ике улына да карап алды һәм дәвам итте: —Ә хәзер үз сүземне әйтәм. Аннан беравык кына тын торды һәм, тирән сулап, өстәде: —Мәче булып туган—мәче булып яши, эт булып туган—эт булып яши. Кош кош булганга оча, гөлчәчәк гөл булып үсә. Каен наратка әйләнми, имәннән өрәңге ясап булмый. Без татар булып туган—татар булып яшик! Сак булыйк—халыкларга бертөсле битлек кидерү бара... Тагын. . —Барыбыз да бер нәрсәне онытмыйк. Кешелек Хәтере: Мәхәббәт, Яхшылык, Матурлыкны да, Нәфрәт, Яманлык, Мәкерне дә һәрвакыт истә тота. «Ничек теләдем шулай яшәдем вә киттем дә бардым, миннән сон дөньясын ник туфан басмый», дигән бәндәләрне дә Ждвап һәм Жәза көтә. Монда булмаса—тегендә .. Мин үз сүземне әйттем, оланнар! —Вот так да!—диде район хакимияте башлыгы, тел шартлатып һәм шаккатып Ул бу «яшен яшәгән карт»тан мондый сүзләр көтмәгән иде. — Минем әткәй үзе фәйләсуф ул!—диде Мөхәммәтнең аркасыннан кагып Алмазар. Анын күз төпләренә яшь бәрде. Бераз кырысрак улыннан моны көтмәгән Мөхәммәт үзе дә йомшап китте. Мәжлескә җыелганнар гөрләтеп кул чапты. Картның алдына бер фужер шампан шәрабе куйдылар. —Шушы яшькә җитеп эчмәгәнне!—диде ул көлеп. —Әйттең, әткәй!—диде Шәрәфетдин аны яннан кочып.—Аллага шөкер, ит ашыйбыз! Халык гөрс итте... Мәҗлестәшләр елмаю-ялагайлану, көлү-мактау, уен-мактанулар аша Ашауга вә Эчүгә күчтеләр... Мәжлес гөрләде: кемдер нидер сөйләде, кайсындыр нигәдер сүзеннән туктаттылар, икенче берәүне көчли-көчли «рич» әйттерделәр, тыйнаграк урында утырган «мокыт»ка күпме сорап та сүз әйтергә ирек бирмәделәр Мөхәммәт арыды, мондый шау-шулы мәҗлесләр өчен түгел иде инде ул. Юк, түгел! Һәрнәрсәнен үз вакыты бар: яшәү—яшьнәүнең дә, үлем— сүнүнең дә... Ул акрын гына торды да үз бүлмәсенә кереп ятты Кичә алар олы улы белән мунчада чабынып-юынып чыкканнар иде Ин башта «бабай бабайны» чапты. Шулай диде Шәрәфетдин, гомер буе дежур сүз итеп җанында йөрткән «Аллага шөкер, ит ашыйбыз әле»,—дип тормады _ Ят, әткәй, ләүкәгә... Йә, Раббым! Бабай бабайны чапсын әле, диде. Нү!—дип тә куйды әле. Әз-мәз суынып алыйм, сулуны яхшыртыйм дип, алгы якта утырып торды Мөхәммәт Шунда күкрәгендә нидер шырт итте. Карт йөрәген тотты, анын *^е^вьру|^шкан жаннын жебе өзелә башлады бугай»,—дип уйлады УЛ Шәрәфетдин мунчадан аны җитәкләп алып кайтты, җылы чәй эчерде. өстснө шып юрган салып йокларга яткырды. Шул йокы ана тагы ниндидер яшәү көче кертте бугай Иртән ул аякларында таза гына йөри иде инде Юкса *Киту шушыдыр*.— дип уйлый башлаган иде. Ан томаланган идс бит Акыл китте. — Шагыйрьләрдә Акыл тайпылышы була, аларда Ан Илаһилыгы!— дигән иде Хөснимәрдан агай. һе. Акыл тайпылышы, ә... Ишек шакыдылар: — Керергә мөмкинме? — Керегез, кер!—диде Мөхәммәт. Бүлмәгә тәбәнәк буйлы, чәче мангайдан коела башлаган, бөркет борынлы, матхр йөзле, зур күзле кеше килеп керде. • Кырым татары Мәхмүдбәк!— дип уйлап куйды Мөхәммәт—Гәүдәсе генә җыйнаграк. Тагын—сөйләшү үзгәрәк» .. -Мин Казаннан! Шагыйрь Мәлик Әгъләм булам!—диде кунак - Татарнын татар булып калган шагыйре! — Ишеткәнем бар Кайсыдыр журналда рәсемен белән шигырьләрең бар иде. -Рәхмәт сезгә, бабай! Сез милли иман, милли идеябез сүзләрен әйттегез! — Милли иман, милли идея сүзләренә төшенеп җитмим,—диде Мөхәммәт. —Халкыбызның үз кыйбласы, якты киләчәге өчен көч салу, тырышу ул!—диде шагыйрь —Ә!—дип куйды карт —Хөснимәрдан агай аны «татарлык» дип атый иде. • Бер дә үзгәрмичә, бертөсле торган кешеләрдән куркыгыз, болар— таш йөрәклеләр»,—дигән иде Хөснимәрдән агай. • Йә. Алла! Мин дә менә һич тә селкенмичә, бертөсле ятып торам ич. Әллә мин дә. әйе'—Мин дә таш йөрәклегә әйләнеп барам микән?*—дип. шыр җибәрде карт Аннан сон ул. урынга ягкач. «теге якка чыгып йөргәләүләр»гә ияләнеп китте: әз генә черем иттеме, анын жаны бакый дөньяга барып кайта. Бу •барутар* гадәттә төш күрү рәвешендә. Әмма да ләкин. Хикмәт бит төш күрүдә генә түгел иде. чөнки шушы төшләнеп-саташып ятулар вакытында ул ниндидер бүлмәгә килеп керә һәм инде күптән үлгән ата-бабаларын. әни-әбиләрен очрата, алар белән сөйләшә, фикер алыша Кайвакыт сүзсез генә утырым торалар. Шулай бер «теге якка чыгып киткәч», ул дистәләгән кешеләр арасында Хөснимәрдәнне дә очратты һәм «бәлшәвиклар влачны алган елны» ук үлеп киткән агасыннан сорап куйды: —Хөснимәрдән агай, бу нинди бүлмә сон? —Үлгәннәр белән исәннәр очраша торган урын бу,—диде тегесе. —Ә кайда ул әлеге урын?—дип сорарга җөрьәт итте ул. Хөснимәрдәннсн җавабы кыска булды: — Исәннәр өчен—Күктә, үлгәннәр өчен—Җирдә... Нишләп Хөснимәрдән агай анын төшләренә еш керә икән? Кайсы ягы вә нәрсәсе белән анын күңеленә шулай тирән һәм матавыклы булып кереп калды ул? Югыйсә озын гомер юлында ана әллә кемнәр очрады ич! Араларында зур тәэсир калдырып, күнелгә мәңгегә уелганнары да юк түгел Нигә Ольга анын төшенә бер дә кермәде? Нигә анын эзләре дулкын- су юган комдагы тамга-билгеләр кебек юкка чыкты? Әллә Ольга, үз хыянәтеннән үзе куркып, анын исенә дә килмәде, хәтер түренә дә кереп карамады микән? Ә бит... Кырым татары, батыр йөрәкле һәм кыю Мәхмүдбәк анын төшләренә еш керде, исенә гел төшкәләп торды Берсендә хәтта үзенен Алиясе белән теге Сәләхир елгасы буенда күрде ул аларны. Алия елгага ташланган «Ташлама»кыясын да күрде. Ә бит Сәләхир елгасы белән «Ташлама» кыясын үз гомерендә бер дә күргәне юк иде. Шулай булгач, кайсы дөнья чын сон? Син яшәп ятканымы, әллә төшләргә кергән теге дөньямы? Ул бит яшь чагында төш күрүгә бөтенләй әһәмият бирми иде: төш күрүләр дөньясы түгел, ә өннәр дөньясы кыйммәтлерәк, кадерлерәк, газизрәк күренә иде ана. Иртән уянгач, төшемме бу. өнемме дип тә ятмады: «Уянгансың икән, тор!»—дип. бисмилласын әйтеп, аякларына басты. Алсу да еш керде аның төшләренә. Ин авыры: анын карт алмагачтан егылып төшеп, баш чүмече белән җирдә яткан ташка бәрелеп, харап булуы иде... Их, Алсу, Алсу! Синсез хәзер дә ямансу... Күңелемдә нинди авыр хисләр, кырып та ала алмаслык кара кайгы капырып киттең син. Мин үз гомеремдә бер генә затны да шулкадәр сөймәдем. Ольга—яшьлек юләрлегем иде, Бибинур—ничарадан бичара чагымда башым әйләнеп, рухи авырып йөргәндә бер терәк булды, ә Нәфисә минем йортыма үз аяклары белән килеп кергән хатын. Аны да яраттым, ләкин үземчә. . Дөресен генә әйтәм, Алсу: «Мин аларнын берсен дә хурламыйм. Ничек дигән әле борынгы бабаларыбыз? «Өлешемә тигән көмешем»,— дигәннәр! Әнә, мина Азак диңгезе буена килеп төпләнгән сиксән яшьлек карчык Серафима әби дә гашыйк булган ич. Үзенен гомерлек ире Теодорга охшатып. . Мин өмми—белемсез кеше түгел, укырга артык зур хирыслыгым вә жан ихтыяҗым булмаса да. тормышны, тулы гасыр яшәп, тәҗрибәләрем аша аңларга тырыштым. Бу дөньяда минем кадәр озак яшәгән кеше үзе үк бәхетле инде ул, шуна мин Яктылыктан Караңгылыкка бер дә борчылусыз, аптырауларсыз, күз яшьләремне коймыйча, хәсрәтләнмичә, ипле бер иркенлек белән күчәм Дөрес, элегрәк мин бу гәүдә-тәнемне ике-өч аршин җиргә тыгып куюларына эчке каршылык белән яшәдем, бу гамәлдән куркып та йөрдем. Аллага шөкер, хәзер мин бу яктан да тынычлык, иллелеккә ирештем Ә бу үзе үк гүзәл нәрсә, матур вакыйга. «Шулай яшәп, шулай китсән иде дөньядан» дигән сүзләрне гомер буе күңелемдә йөрттем Бөек шагыйрь бит аларны барыбыз өчен әйтеп калдырган. Яшәүдән туеп китеп тә булмый, әлбәттә. Бу—Аллаһы алдында да. халык алдында да. балаларың, туганнарын алдында да зур гөнаһ. Адәм батасы дөньяга елап килсә дә, елап-сыкрап китәргә тиеш түгел! Чөнки китү—үзе үк Бөек Күчеш ул. Ана битарафлык, чарасызлык, күнел төшүләр, кәефсезлек белән дә карарга ярамый дип беләм. Һәрхәлдә, сонгы елларда шулай томанлап яшәдем Томанлаулар Хакыйкатькә алып бара Яшьлегемдә Азак дингезе ярларында, суларында да булдым. Картлыкта да Азак Дингез була. Ул—китү... ... Каргнын хәле бик киткәч, Казаннан кунакка кайткан табиб Талипны, профессор Хәзрәтовны чакырдылар. —иә. бабай!—диде ул керә-керешкә елмаеп.—Сәламәтлегең әйбәттер бит9 Ир булсан. чиргә ирек бирмә! —Кияү кеше елмаеп-көлеп кенә сөйләшә Үзе ифрат ягымлы. Шуның өстенә барлык Хәзрәтовлар кебек чибәр! Булса да булыр кеше, әмма монын кадәр булмас' Мөхәммәтнең хәле хәл түгел иде инде, хәлле кеше урын өстендә ятамыни. , „ , _ —Хәл бер мәлне көтә,—диде ул фәиләсуфлар гыйбарәсе белән, сүзләренә күпмедер дипломатия дә кыстырып. —Ә нинди мәл ул?—дип кызыксынды табиб Талип. —Кайтам... —Кая?—дип аптырады табиб. —Теге дөньядан килдем, шул дөньяга «Кайтам». Табиб атаклы профессор Хәзрәтов, сискәнеп китте. —Юк, юк. Што син, бабай Никак, кайтмыйсын әле. Ә безне, врачларны, кая куясың? Без сине терелтәбез. Син, никак. нык бабай бит. Тагы ун ел яшәрлек энергиян бар Менә кыйммәтле яхшы дарулар алып килдем Шул арны ла кабып җибәрсенме Никак. шәп дарулар Все будет отлично! Син бит безнен авылда ин озак яшәүче Син але рекорд куясын бездә озак яшәү буенча Никак! —Рекорд куяр өчен яшәмиләр,—диде карт. — Риза Никак. но согласен.. Карт дәшмәде. —Ә шәп дарулар? Алар бит. никак,—диде Талип. —Ин шәп лзру—һава,—диде карт Тагын шәп дарулар: тәмле чәй. чишмә суы. җиләк-жимеш. яшелчә, татар бәлеше, өчпочмагы, чәкчәге, токмачлы тавык ашы. ат ите. казылык, күзикмәк, дурчмак —ул санап арды —Но,—дип каршы төште профессор—Синдә чир бар. Син бабай, никак. авыр\ Синнән чирне куарга кирәк Никак. куып чыгарырга! —Чирне мин тирләп тә чыгардым .. Сулыш чыгарып га чыгардым Әнә. Чыкмый Торганы кергән! «Теге якка йөргәләүләр*.— дигән иде. . Әйе. дигән иде Хөснимәрдан агай Азак диңгезе буена балык сөзәргә барганда. Әй. ахмак чак! Әй. тиле яшьлек! Үзен дөрес, сүзен-уен дөрес булмаган чаклар! «Теге якка йөргәләүне» Мөхәммәт ул вакытта гап-гади генә итеп, акча эшләргә читкә чыгып эшләп йөрүләр дип кенә аңлаган иде бит. Бүгенчә әйтсәк—«шабашка!* Ә «теге якка йөргәләүләр*—хәтәр нәрсәләр икән ул. Ин беренче бу «йөргәләүләр»—үткән көннәренә, яшәлгән елларына кайтулар икән ич! Ә икенчесе Монысы тагын да серлерәк һәм күпмедер дәрәҗәдә куркынычрак та. Бу—төшләрендә булса да «теге дөньяга кереп-чыгып йөрүләр» икән! Йәисә шул ук төшләрендә кемнәрнеңдер (әлбәттә—үлгәннәрнең!) сиңа «кайтып- китеп йөрүләре» Йә. Алла! Исәннәрнең «Кайтулары» була инде Ә менә... Үлгәннәрнең «Кайтулары» Менә бүген дә Хөснимәрдән агай төшкә керде. 1917 елны, «бәлшә- викләр нлачны алган сәнәдә*, вафат буган сәяхжан. дәрвиш... Ниләр диде сон ул ана'' Менә ниләр: —Тыштан—боз. эчтән—ут бул! —Тыштан—куян, эчтән—арыслан бул! —Тән хәрәкәтен Жан хәрәкәтенә туры китер! —Талант Күктән бирелә .Аны исраф итмә! —Тудыңмы—Яшә! Үлем—синен эш түгел.. —Тайпыл-тайпылма: Яхшылык та. Явызлык та үзеннән... —Тап һәм таны бер хәрефтә Бөек Сүз башы ята. Ишет һәм аңла: бер авазда—Даһилыкка ирешерсең... Нишләп катлаулы сөйләште ул? Фәйләсуф булгангамы? Кич якынлаша Ургылып-ыргылып караңгылык инеп килә —«Сизенәм: мин Вакыт аша үтеп барам, ә Вакыт минем аша уза тора...»—дип уйланды Мөхәммәт «Инабәт» дип язган иде Хөснимәрдән агай үзенен дөнья йөреп вә күреп, майланып-каралып беткән блокнот-дәфтәренә Мин Инабәтнен— Өмет. Ышаныч. Инану икәнен беләм, анын һәркемдә Яшәү Көче. Яшәү Үҗәтлеге тудырганын ла беләм Юкка гына йөз ел яшәдеммени мин?! Ә менә Хөснимәрдәннен «Не»сы белән «Инабәт*нс ничек аңларга? «Не»—Яктылык һәм Караңгылык, шулай булгач. «Не* фани дөнья һәм бакый дөнья дигән төшенчәне дә үзенә ала. Инабәтне лә «Нс* белән аңлатырга була Бу—дөньядагы бәхетенә, яшәячәк матур көннәренә, алдагы гомеренә өмет тотып, ышанып яшәү генә вөҗдан иркенлеге, намус хөрлеге, күнел көрлеге китерми әле ул дию. чөнки әлеге хәл хәятта ярты бәхет кенә Тулысыңча бәхетле булу өчен Аллаһы һәм Теге Дөньяга да өмет итеп, ә тәгаене ышанып-инанып яшәргә кирәк. Шул очракта үлем гади бер күчешкә—елгада каекта бу ярдан теге як ярга чыгуга—гажәеп бер Яктырышлы Гармоник хәл-халәгкә әйләнә.. Нәрсә дигән иде әле Хөснимәрдан Фәйләсуф? —Тап һәм ганы: бер хәрефтә Бөек Сүз башы ята. Ишет һәм анда: бер авазда—Даһилыкка ирешерсең Таптым һәм таныдым: —Караңгылык, «Йо»—яктылык. Ә «Не» үзе нәрсә сон ул? Ул бит «Эн» һәм «Йо» авазларыннан гына тора. «Эн» һәм «Йо»° Энйо' Энйо. Дөнья «Йә, Раббым! Тулы Дөнья дигән аваз—аһәң түгелме соң бу?»—дип уйлый алды актык сулышын алган Мөхәммәт Ахыр сүз Хөрмәтле укучы! Бу әсәрнең яртысы 1978 елның октябрь-ноябрь айларында язылган иде. Шуннан соң ул егерме дүрт елга якын китап шкафында тузан җыеп ятты. Мин аны быел Яңа гасыр килү белән кузгаттым, чөнки, гомер булганда, узган гасырдагыны бу гасырда күтәреп карау, язганыңны кабат язып чыгу бер дә начар эш түгелдер, дим. Менә бу эшне дә очладык... Әмма бу гади очлау гына түгел, ә, дүрләп-дүртләп очлау? Нәрсә ул дисезме? Шушы «Инабәт* романы белән минем, ягъни Рафаэль Сибатның, ♦Кайту* тетралогиясенә соңгы нокта куелды, димәк ул тәмамланды. XX һәм XXI гасырлар кисешендә-күчешендә язылды ул романнар. Геройлары да— гасыр кешеләре. Аларның өчесе ошбу дөньяда озак кына гомер итеп китәләр. Габдулла сиксән яшькә кадәр яши, Заһидулла—туксанга, ә Мөхәммәт йөзгә үк җитә, һәр образның—үз идея нагрузкасы, эстетик эшләнеше, эмоциональ тәэсире, әдәби көче, дөньявилыгы, типиклыгы, кире яклары бар. Шунысы да кызыклы: «Кайту* тетралогиясенең аерым романнары өч журналда басылды: «Исабәт» — «Казан утлары*нда (№№ 11, 12, 1997ел), «Атлар рәнҗеше» — «Идел*дә (№ 10, 11, 1999 ел; № 5, 2000 ел), «Ялгызак* — «Казан утлары*нда (№ 4, 5, 2000 ел). Ихтирам белән иң яхшы теләкләрдә калып: Рафаэль Сибат.