Безнең календарь

Нәҗип Думавиның тууына 120 ел Н әҗип Думави—егерменче гасырда (анын беренче чирегендә) татар дөньясында шактый ук зур яңгыраш алган әдипләребездән. 1905 елның бәрәкәтле тәэсирендә ачылган матбугат-әдәбият мәйданына килеп, үзенен шигъри әсәрләре, хикәяләре, повестьлары, публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнаша, халык арасында популярлык казана ул. Сәйфи Кудашның «Хәтердә калган минутлар» китабының 1959 елгы (Казан) басмасында шундый бер фотосурәт бар: анда Сәгыйт Рәмиев. Мәжит Гафурн. Нәҗип Думави. Сәгыйть Сүнчәләйләр утырып, ә Зариф Бәшири—басып тора. Гыйбрәтле бу сурәт 1916 елда, Уфада, «Тормыш» газетасы редакциясендә алдырылган: Думавиның, яраланып, беренче бөтендөнья сугышыннан котылып кайткан чагы.. 3. Бәшири каяндыр Шәркый Төркестаннан килеп чыккан.. Калганнары—Уфада яшәүче әдипләр. Җитди карашлар, милләт язмышын, аның киләчәген күз аллаудан гаҗиз—арган, акыллы йөзләр Гасыр башы әдипләренең фаҗигале, уйда да күпне кичергән, каршылыклы язмышлары монда да чагылмыйча калмаган, әлбәттә.. Нәжип Думавида да бу шулай. Нәҗип Сибгатулла улы Тахтамышев-Думави 1883 елнын 19 маенда Чистай өязе (хәзерге Аксубай районы) Яңа Дума авылында туа. Башта авыл мәктәбендә укый, аннары Казанга килеп, андагы мәдрәсәләрдә белем ала. рус классларына йөреп, русча да укырга-язарга өйрәнә. Ин мөһиме, үзлегеннән күп һәм гомер буе укый, өйрәнә һәм бу анын әдәби, фәлсәфи эзләнүләрендә дә чагыла... Нәҗип Думави озак еллар мөгаллимлек итә— башта. 1902-1905 елларда, казакъ далаларында, Чистайда. Уралда, 1908-1911 елларда исә атаклы Буби мәдрәсәсендә укыта. Буби мәдрәсәсе туздырылгач, ул да кулга алына. Төрмәдән чыккач тагын укыта—Рязань өлкәсенең Вәрәки авылыңда хәлфә була... 1906 елда рус-япон сугышында, 1915 елда империалистик сугышта катнаша (сугыш темасы анын күп шигырьләренә дә үтеп керә). Октябрь инкыйлабын ул Чистайда укытучы булып каршылый, 1921 елга кадәр шунда мәгариф өлкәсендә эшли. 1921 — 1925 елда туган авылында мулла булып тора. 1925 елда ул—Дагстан педагогия техникумында укытучы була, ә 1927 елдан Үзбәкстанга китеп. Сәмәрканд өлкәсендә яши. төрле урыннарда культура-агарту йортларында эшли, мөгаллимлек итә. 1933 елда (5 май) Булунгур шәһәрендә вафат була. Нәҗип Думави иҗаты—шактый бай һәм каршылыклы. Беренче рус революциясе тәэсирендә мәйданга чыккан шагыйрь әүвәл Акмулла тәэсирендә мәгърифәтчелек (бу турыда бер мәкаләсендә Г Тукай да әйтеп үтә) юнәлешендә, аннан социаль каршылыкларны ачкан реалистик рухтагы шигырьләрен яза, революцион-демократик поэзия тарафдары булып таныла (*Себер». «Тавыш» һ.б шигырьләре)-, реакция елларында исә романтик алымнар белән мәхәббәт шигырьләре, гомумфилософик уйланулар, мистика мотивлары белән модернистик характердагы шигырь-поэмалары языла. Соңрак, имперессионизмга якын торган сурәтләр өстенлек итә Балалар өчен шигырьләре исә гади һәм халыкчан. Шул ук вакытта Н Думави проза әсәрләре дә яза: анын «Болгар кызы Тойгы туташ» һ. б күп популяр хикәя-повестьлары бар. Шулай ук әдипнен татар әдәбиятында шәрекъчылыкны яклап язган полемик чыгышлары, татар әдәби хәрәкәтен үз чорына бәйле яктырткан язмалары аны алдынгы карашлы әдип итеп таныт езнен көннәрдә н думаВи иҗаты турында М Мәһдиев, Р. Гайнанов, Р Ганиева 3 Рәмиевләрнен җитди хезмәтләре дөнья күрде Әдипнен 100 еллыгына Татарстан китап нәшрияты анын «Тормыш сәхифәләре» (төзүчесе, баш сүз язучы-Р Ганиева) исемле калын китабын дөньяга чыгарды Гариф Галиевнең тууына 100 ел Г ариф Галиев бөтен гомере буена диярлек авыл тормышын якыннан күзәтеп, авыл тормышындагы һәр процессны үз күзе белән күреп һәм шуннан иҗатына илһам алып яшәгән өдиплөребезнең берсе. Аны әдәбиятыбызда авыл җырчысы, авыл язучысы дип тә атыйлар. Гариф Закир улы Галиев 1903 елның 10 маенда элекке Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волосте (хәзер Татарстанның Азнакай районы) Урман ай авылында вак сәүдәгәр гаиләсендә туган. 1910 елның җәендә, әтисе кинәт кенә үлеп киткәч, жиде яшьлек Гарифны Бәйрәкә авылы мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Ул анда 1918 елга кадәр укый. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң шәкертләр, мәдрәсә каршында һәвәскәр драма түгәрәге оештырыи, тирә-як авылларда спектакльләр куен йөриләр. Яшүсмер Гариф иң актив “артистларның" берсе була. Ул 1918 елның көзендә Бөгелмә шәһәрендә ачылган өч еллык укытучылар семинариясенә кереп укый башлагач, әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, рухи омтылышларына азык таба. Ләкин 1921 елгы ачлык афәте Г. Галиевкә семинарияне тәмамларга мөмкинлек бирми, ул, соңгы курста укуын ташлап, туган авылына кайтырга мәҗбүр була. Анда авыл Советы секретаре булып эшли, бер үк вакытта, волость җир комиссиясе члены буларак, крестьяннар һәм авыллар арасындагы һәртөрле җир низагларын, җир дәгъваларын хәл итү эшләренә дә катнаша. Шул чорда I'. Галиев Казанда чыга торган "Крестьян гәзите”нә языша башлый, үзенең авыл тормышына караган кыска-кыска очеркларын, хәбәрләрен бастыра. Кызыл Армия хезмәте вакытында да хәбәрләр язудан туктамый, соңрак хикәяләр дә яза башлый. Мәскәүдә чыга торган “Эшче” газетасының 1925 елгы ноябрь санында аның “Вәли ничек кызылармеец булды" исемле беренче хикәясе дөнья күрә. Башка хикәяләре дә шул газетада басылып чыгалар. Армия хезмәтеннән кайткач Гариф Галиев бер кыш туган авылында, 1927-1928 елларда Азнакай урта мәктәбендә укыта. Ул елларда Мәскәүдә нәшрият кооперациясендә хезмәт итүче язучы Мәхмүт Максуд, яшь авторның “Эшче"дө басылган барлык хикәяләрен туплап, 1927 елда “Кызыл Армия хикәяләре" исемле җыентыгын бастырып чыгара. 1928 елның көзендә Г. Галиевне Бөгелмәдә чыга торган "Сабанчы" газетасы редакциясенә җаваплы секретарь итеп эшкә чакыралар. 1930 елның декабреннән Казанга күчеп килә. Авыл хуҗалыгы идарәсенең матбугат органы булган “Колхоз газетасы" (элекке “Крестьян гәзите”), "Советлар канаты" газеталары. “Колхоз бригадиры” журналы редакцияләрендә җаваплы секретарь булып эшли. Утызынчы еллар дәвамында Г. Галиевнең әдәби иҗат эше аеруча активлаша. 1931 1941 еллар эчендә язучының тугыз китабы дөнья күрә. Алар арасында “Фамилиясез кеше", “Бибкәй аланы" кебек заманында популярлык казанган повестьлар һәм очерк җыентыклары бар. 1939 елда Гариф Галиевне Язучылар берлегенә кабул итәләр (рекомендациянең берсен М. Җәлил бирә). Бөек Ватан сугышы башлангач, Г. Галиев 1941 елның августыннан 1946 елның апреленә кадәр армия хезмәтендә була: “Кызыл сугышчы" һәм “Кызыл Армия" фронт газеталары редакцияләрендә җаваплы секретарь булып хезмәт итә. Хәрби заданиеләрне үрнәк рәвештә үтәгәне өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, "Варшаваны азат итү өчен", "Берлинны алу өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соңгы елларда Г. Галиев “Кызыл Татарстан" газетасы редакциясендә очеркист, элекке “Колхоз бригадиры" журналы яңадан чыга башлагач, 1949 елның августыннан 1958 елның маена кадәр, журналның җаваплы редакторы булып эшли. Г. Галиев балалар әдәбиятында һәм драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның дистәдән артык бер пәрдәле пьесасы бар. Аларның күбесе үзешчән сәнгать коллективлары тарафыннан күп мәртәбәләр сәхнәдә уйналган. Гариф Галиев 1985 елның 22 мартында Казанда вафат булды.

Реклама