Тере комбайн

әйге челләдә, төн уртасында, авылда яшәүче знсм Габдрахман килеп керде Бүтән чакта иң кәттә кәчтүмен киеп килә иде Казанга Ксрын уңайга ук: —Менә монысы—ит. монысы—каймак, монысы-каклаган каз . -дип. бербер артлы кү-чтанәчләрсн суза иде Бу юлы тупсаны атлаганда ук күңелемә шом саллы Өстендә абзар-кура арасында йөри торган плащ, аягында абзар артына йөри торган тирән галушлар. башында әти мәрхүмнең яшьлегендә кигән эшләпәсе. Үзе керә тора, куркынган күзләре, ялт-йолт килеп, як-якны күзәтә Кулына тоткан нәрсәсе лә тешләгәннән сон яна туган ай сурәтендә калган коймак кисәге генә Сакал- мыегын атна чамасы кырмаган ахрысы—төрмәдән шылган качкын сыман! Эчемдәге уемны сизде диярсең: тирән генә сулыш алды да. коймак калдыгын авызына шудырды һәм шуны йотып җибәргәч, ярып салды -Ишсгеннс биклә, абый, качтым мин Алай-болай эзгә басып килмәгәйләре!.. Мине дә курку басты: —Төрмәгә тыкканнар идеме әллә?! —Хужырак, абый, хәтәррәк! Күрмәгәнемне күрсәттеләр мина бу жәйлә — Нәрсә булды? Тезеп сал. -Башта ашат Урманнар аша кача-поса килеп, ачтан үлә яздым Әнә, бер кафедан өч коймак сатып алдым Кесәмдә дә тиеннәр генә иде болыннан качканда Аш бүлмәсенә кергәч. Габдрахман. тыштан күрмәгәйләре дигәндәй, иң беренче »ш итеп, ябылып бетмәгән пәрдәне тартты Ә инде тамагы туйгач, ике-өч йомры чәй дә чомергәч. бәйнә-бәйнә сөйләп китте: - Авылдан качтым мин. абый Анда яшәр өчен хут калмады Үзен бсләссн. исчән чабуда мине үтә алган кеше юк авылда. Колхоз псрсидәтслс Нарат чокыры артындагы бәләкәй болынны берүземә бирде быел Габдрахман абый. ди. ин шәп печән шунда ди. башкаларнын чалгысын кертеп боздырасы килми болынны, ди. оста кулларын белән үзен генә чап әле. ди Шунысын да яшермәде күп өлешен үзенә алмакчы була икән печәннең Ник дисан. хезмәтчеләр яллап. Йөзгә якын сыер симерттер.* Ягъни, персональный фермасы да бар Чабьшасы печәннән үземә дә өлеш чыгармакчы бу Ярар, башлап җибәрдем эшне Чалгы үткен, күкрәк кин дигәндәй, чажлатып кына барам болынны Бер көн эшлим, ике көн Пакус арты пакус сузылып кала Кинәт артымда сөйләшкән тавышлар ишетәм. Безнснчә дә түгел, урысча ла түгел боларнын чөнгсрләшүс Ни күрим, икс джип килеп туктаган Килүчеләрнең күзләре Татәкә Хафиз малаедай бәләкәй генә бер кара чутырда Валлаһи, дип әйтәм. минем билдән дә юк монын буе Тешләре—ташкүлчим—авызына сыймагандай, алга чыккан - ыржаеп торалар Үзенен йөзеннән лә карарак күзлек кигән Ә өстендә ап-ак кәчгүм Атлавына, кыланмышына карасан. лөнья кендеге диярсең' Янындагылар бер дистәгә туладыр Район башлыгы да шунда, персидәтел дә. Ә сүзләрен бер тылмач теге якка да. бу якка да авыштырып тора Япониядән килгән икән теге хәчтрүш Мине күреп алды да япун. шырык-шырык көлә башлады —Нәрсә эшли бу кеше? Глава белән персидәтел ашлаталар мона — Печән чаба Малларга без печән, ягъни кипкән үлән ашатабыз -Сон. анысын беләм мин,—ди япун. тагын да ныграк шыркылдап — Без лә печәнсез яшәмибез Ну бит печәнне машина чабарга тиеш! Безлә газоннарны да машина белән кыркып, тигезләп торалар. Ә бу ниндидер таяк селтәп йори. Әһә, олы пычагы да бар икән әле таягының очында' Чабуыма карап-карап торды да япун, кече теле күренерлек итеп тагын көлеп жибәрде: —Ике якка да селтәнә икән, ни өчен пычагы берәү генә сон бу таякнын?! һәм ул ияген учына терәп торды да. кинәт кычкырып куйды: —Банзай. эврика! Яна ачыш ясадым' Китерегез тагын бер пычак. Анысын каршы якка беркетәбез Шулай итсәк, икеләтә күбрәк чабачак ул! Аңлап алды монын тел төбен персидәтел. Машина жибәртгереп. Сулагай Әхмәй вчен махсус ясатылган чалгыны китертте. Япун шуны сапнын уң ягына беркетте. —Яле. селтәнеп күрсәт! Нишлим инде, сулга селтәгәндә дә, унга селтәгәндә дә үләнне тигез кистерергә тырышам Икс адым китмәдем, япун тагы бер мәртәбә банзаен. ягъни «урра»сын яңгыратты «Худасай, хатимунди!» дия-дия куанды бу. аннары җитди генә сөйләп китте: —Безгә яшь чакта Россиянен фән һәм техника дөньясында Япониядән егерме биш елга артта калуы турында сөйлиләр иде галимнәр. Хак түгел икән! Кимендә йөз елга артта икәнсез. Гомер-бакый яшәп, шушы таякка ике пычак кую башыгызга килмәгән бит! Вай-вай! Ике җәпле чалгы белән чабып барам шулай, икенче көнне берьюлы дүрт машина килеп туктады. Килгән кешеләре дә бер көтү. Сөйләтүләреннән аңладым— болары әмрикәннәр икән. —Шушындый тамуггай челләдә башына кипке генә киеп эшлимени бу кешегез9 Нүжәли шунын башына кидерердәй махсус зонтик та уйлап таба алмыйсыз?!—диде берсе, тирләп-пешкән йөземә текәлеп торгач —Аннары, безнекеләрнең сүзенә колак салгач, бөтенләй аптырады,—Күләгәгә кереп ял итә дисезме7 ! Эш вакытындамы?! Сон. Алла коллары, башында зонтигы булса, күләгәсе үзе белән йөрер иде бит! Чапкан печәне дә ике өлеш күбрәк булыр иде. Бер сүз белән әйткәндә, шул көнне үк башыма бер метрлы эшләпә сыман нәрсә кидереп киттеләр болар. Ике япьле чалгыны ике якка селти-селти барам.. Башымда зонтик... Караңгы төшәр-төшмәстә тагын бер чирү килеп җитте болынга. Нимесләр икән Болары да. тегеләре кебек үк. Рәсәй җире сатып алырга йөриләр. Күз бәйләнә башлаган сәгать бу. Аруым да җиткән—тегеләрдә йомышым булмагандай, кайту ягына атлый башладым. Ун адым да китмәгәнмендер, нимесләрнен берсе персидәтелдән сорый: —Кая бара бу чалгычыгыз? —Өйгә,—диде тегесе тыныч кына —Карангы төшә бит инде. —Ничек инде алай9 !—дигән нимеснен күзе шәмәхә бәрәнгедәй булып ачылды — Төнлә эшләмимени9 Тәки бозып, ялкауландырып бетергән сезне социализм Фәкыйрьлегегез дә шуннан... Карангы имеш-ш-ш! Сон. майн Гот, аның маңгаена прожектор, һичьюгы фонарь булса да куя аласыздыр бит! Печәннәрегез чабылмый калса, малларыгыз да кимиячәк сезнең. Шундый хәлләр, абый. Жир турында закон чыккач, чит илдән агылган халыкнын. акыллы башларнын чуты-хисабы юк хәзер. Швейцариядән килеп төшүчеләрнең берсе тезелеп киткән пакусларымны күреп шаккатты: —Нишләп монын печәне җирдә ята? Бик унайлы җайланма уйлап табарга мөмкин бит, югыйсә! Бу кешенең артына тартмалы печән җыйгыч таксак, бер үк болында кат -кат эшләп йөрмәс иде ул. ...Берничә көннән, абый, болын буйлап мондыйрак сурәтгә бара башладым башта—зонтик, анын астында—прожекторлы тимер каска, кулда-ике чатлы чалгы, аркада—әлеге прожекторның аккумуляторы, артыма тагылып, волокушалы арба тәгәри Чабылган печән шул арбага төялеп бара... Теп-тере комбайнга әйләндерделәр бит чине, яптырмалахайлар! Җитмәсә, тамагы кипкән саен чишмәгә барып эш вакытын әрәм итмәсен дип. бер капиталист-галим билемә биш литрлы термос асып куйды. Тагын берәүсе. ашау өчен тукталып тору да килешә торган нәрсә түгел, ди-ди. иягемә сакалдай янчыксыман бер нәмәрсәкәй ябыштырды. Анын эчендә һәркайсы бер әбәтне алыштырырдай таблеткалар икән. Ашыйсым килгән саен, чаба-чаба барган хутка, әнә шул янчыкка телемне тыгып кына алам. Шундук бер таблетка ябышып чыга Элек бит без тирләгән саен яулык беләнме, жин беләнме мангайны сөртеп ала идек. һай. рәхәт булып китә иде мәгәр! Ә хәзер булмый-прожектор мишәйт итә Сузылып ятып арка турайтырга да әмәл юк—аккумулятор сырт сөяген суя Җитмәсә, эш дәрте артсын, барган җззреннан йокыга китмәсен, дип. капиталистик Кореядан килгән бер кысык күз колак эченә чикләвек хәтле генә нәрсә тыгып куйды Анысы миниатюр радиоалгыч икән Бер туктаусыз рок-музыка колакны яра Һе. «эле шундый әкәмәт тә таптылар: «эшлиме-юкмы икәнлеге ерактан ук ишетелеп торсын!» дип. бот арасына кынгырау астылар Кошлар сайравын да ишетеп булмады быел болында . Сонгы су эл әрен әйтүгә, чәчләре яртылаш чаларган кырык биш яшьлек сакаллы сабыем, ягъни энем, үкси-үкси елап җибәрде —Капиталистлар уйлап тапкан әнә шул цивилизация казанышларыннан тугарыл дым да ботыннан чыгып качтым, абый бәгърем Зинһар, шәһәрдән эш тап. ишек алды себерүче булып эшләргә дә риза Ике чатлы себерке белән ике катлы көрәк уйлап тапмаган булсалар ярый да бит инде түлке капитализмның акыллы башлары азанга күчеп, алыштырган фатирыма кереп урнашкач һәм дә ана җиһастар ташый ташый урнаштыра-урнаштыра мәшәкатьләнә торгач, туган көнем җиткәнне дә онытып җибәрә язганмын, ходавәндә! Бүген икән бит ул. бүген' Инде бүген дигәнмен лә киче житеп килә Туктале. мәйтәм, болай гына үткәреп жибәрү ярамас бер ике кеше белән булса да гөрләшеп алырга, шул кешеләргә кайда һәм ни өчен туганым турында сөйләп утырырга, үтемне котлатырга кирәк Тик менә кемнәрне чакырырга сон9 Сәгате-минуты җиткәч кенә кемне эзләп табасын яна урында9 Туктале! Кичә генә, мин ишеккә йозак куеп маташканда, карт белән карчык менеп килә иде баскычтан Әйе-әйе. күрше фатирга кереп киттеләр Саф татарча сөйләштеләр сыман Уйлап та тормыйча, шулармы чакырырга кирәк' Өйдәл«эрдер Картаеп беткән пенсионерлар кая китсен инде караңгы төшә башлагач? Шунысын ла истә тоттым адәм баласы күршесез яши алмый Оҗмах белән тәмугта ла кемнәрдер күрше булачак диләр бит әле Күрше ншекнен кынгырау төймәсенә бастым Шактый көттергәч, эчтә чыштыр мыштыр атлау, гамак кыру ишетелде — Кем бар анда9—диде хәлсез таныш Ишек ачылуга ук игътибар иттем башы йомыркадан яна чыккан карга баласының корсагына охшап калган шоп шома елтыр башлы агай икән күршем Артка чыккан терсәкле кулларына себерке белән соскы тоткан — һәй-с, яна күрше бугай шул —диде агай.—Узыгыз, әйдә, керегез.. Идән себереп йөри идем әле менә Залда, китаплар кәгазьләр өелгән өстәл янында, чәен болгага-болгата. карчыгы утыра Танышкач, мине гүргә дәште, буш йомрыга чәй агызды Карт исә, идән себерүен дәвам итте Гозеремне әйткәч, икесе өчен лә карчык жапап бирле: -Булмый, күрше, булмый' Бсзнсн бәйрәм итеп йөрергә вакытыбыз калмый Без—фән кешеләре Икебез дә диссертация язабыз Һәр минутыбыз кадерле бсзнсн Тәмам каушадым Башка сүзем калмагач, үзалдыма дигәндәй, әйтеп куйдым Мин бнт сезне лаеклы ялдагы пенсионерлар дип уйлаган идем Эш кешеләре икәнсез, алайса.... —Пенсиясен ун-унбиш ел алабыз инде анысы .—диде әби зарлы тавыш белән Пенсиягә чыкканчы дззссертаиия язарга мөмкинлек булмады—кандидатлыкка әзерләнеп үтте гомер Менә хәзер докторлыкны кайгыртабыз. —Темасын бик катлаулы дисез Ничегрәк атала сон? —Кэтлаулынын да теге ягында, энем «Терсәккә ни өчен йон чыкмый9» дигән темага яза картым Аны бит фәнни яктан фундаменталь югарылыкта исбатларга, төбенә төшеп анализларга кирәк! Шаяртып әйтә дип уйлап, чак көлеп җибәрмәдем Әмма, карчыкнзлн йончып беткән йөзен күреп, ирен очы белән дә елмаймаслык тәкать таптым үземдә Авызымны бнк үлчәп кенә ачтым —Әйе. өр-яна тема булырга охшый Мона кадәр ишеткән нәрсәм түгел - дигән булдым, җитди итеп Уп инде гомер буе шулай яшәде—үзенә тсмаларнын һәрвакыт авырын, катзэчзысын азлы Ярый әле гыйльми потенциалы зур Моза(|зфлр. кашнем, бәрөнгенсн эше бетсә, порошок салып, керләргә кайнар су агызып куй әле. яме Яшь түгел бит Терсәккә ни өчен йон чыкмый? икас. бик тиз оныта Диссертациясен до йөрәгеннән савып яза, бахыр. Нишлик сон. студент чакта ук үзебезне фәнгә багышлый башладык. Диплом эше япан чакта ук аспирантурага керү турында хыяллана идек. Менә шул уртак максат безне сабакташлардан ир белән хатынга әверелдерде. Тирән кереп киткәнбез гыйлемгә, хәтта бала булдыру кирәклеге хакында да онытып җибәргәнбез Чирләштерә башлагач кына һушыбызга килдек, энекәем Карале. Мозаффар, йокы бүлмәсендә юылган күлмәген эленеп тора. Үтүкләргә оныта күрмә. Иртәгә академиягә барасын бар -Аяк чалучылар да күп була диләр диссертаиия яклаганда .. —Кими баралар инде, картаялар, үләләр... Безгә каршы торучы, бездән көнләшүче галимнәрне әйтәм. —Аннары, җәлт кенә башын күтәреп:—Медицинаны. Әй. юк. анатомияне беләсезме әзрәк’—дип дәвам итте —Мәктәптә үткән идек,—мин әйтәм.— Онытылып беткәндер инде. Катлаулы фәннәргә кермичә яшәдем мин Мәгъфия чаным мина пешмәгән студентларга юнәлтелә торган сынаулы һәм кимсетүле карашы белән текәлде: —Фән ул, энем, адәм балаларыннан зирәклек тә, аналитик фикер дә сорый. Тапкырлык га кирәк гыйлем ияләренә! Менә үзегез әйтеп карагыз хәзер: кешенен ин күп тишекле әгъзасы нәрсә ул? һе. карале, ә? Тәки уйга салды бит бу мине. Фән тирәсендә фәлән-фәсмәтән дип кенә җавап биреп булмый икән ләбаса! Туктапе. тукта.. Тәк. тәк-тәк... Кулда тишекләр булмый. .Аякларымда да тишек-тошык күргәнем юк. Күкрәктә юк та юк инде... Корсакта’’ Әһә. бар икән бит! Тик менә кендек, фәнни тел белән әйткәндә, тишеклеләр отрядына керә микән ул? Юктыр, әйбәтләп бөкеләнгән бит. ягъни герметик ысул белән ябылган... Зиһенемне ярып үткән ачышымнан сискәнеп куйдым, утырган урынымнан сикереп тора яздым Баш икән бит ул теге әгъза, баш икән! Бәләкәй карбыз хәтле генә нәмәкәй булса да. иләк шикелле тишкәләнеп беткән баш! Бер үзенә җиде тишек, әттәгенәсе! Шул хакта әйткәч. Мәгъфия түтәем кул чабып куйды: —Менә бит. Сез дә фән дөньясына бер адым якынайдыгыз! Хәзер инде шул тишекләрнең берсе турында фикер әйтеп карагыз: ни өчен кирәк ул күз? —Күрү өчен! —Әйе. фән һәм гыйлемнән хәбәрләре булмаган кешеләр шулай диләр и. вәссәләм. Әгәр дә инде Сез бәләкәй генә галим булсагыз ла. һичьюгы мондый жаиап бирер идегез: «Күз—ул. яктылык ялкынсындыруын кабул итеп, нерн җепселләре аша баш миенә сурәтле хәбәрләр биреп торучы шарсыман мөһим әгъза.» Әле монысы гади итеп әйткәндә!.. Галимнәрнең җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә кирәк булуын, хезмәтләренең биниһая авыр икәнлеген шушы бер җөмләдән дә анлап була, әфәндем. Ә бит без шундый җөмләләр белән зур-зур китаплар язабыз, кешелеккә гигант хезмәт күрсәтәбез! Мәгъфия ханым, үз акылына үзе соклангандай, елмаеп торды да. ләззәтле хисләреннән кинәт кенә айнып китеп, тагын бер сорау бирде —Йәле, әйтеп карагыз: нәрсә ул борын’’ Бу юлы анынчарак жавап бирергә тырыштым. Күрсен бездә дә баш барлыгын1 —Борын ул тыштагы һаваны үпкәгә бер кертеп, бер чыгарып яшәү өчен бик тә мөһим булган тишек итек формасындагы әгъза. Фән диңгезендә гомер буе корабтай йөзеп яшәгән галимәнен күзләренә карагач, мин күзнен нәкъ менә шарсыман әгъза икәненә ныклап ышандым Тәмам түгәрәкләнеп беткән бәбәкләрендә шыр наданлыгымның сурәтен күргәндәй булдым Гаҗәпләнгән хәлдә тагын берничә мәртәбә күхләрен тутырып-тугырып карады да заманабызның акыл иясе, тыны бетеп кеткелди, дөресрәге, кыркылдый башлады —Итек сыман... Бер кертеп, бер чыгарып, кет-кет Нинди примитивлык! Ниһаять, тынычланды бу Аннары җитдилек белән аңлата башлады: —Бүтән җирдә сорасалар, тагын көлкегә кала күрмәгез. Болан дип жавап бирегез: «Борын ул резонатор һәм саклагыч функцияләре булган сулыш алу һәм ис тою юлларынын башлангыч өлеше». Дөресен әйткәндә, ачуым килә башлады Миндә дә горурлык һәм үз-үземне ярату бар... Шулай да елмаебрак сөйләшәм: ... — Ни өчен Сезгә «итек сыман» дигән сүз ошамады. Мәгъфия ханым Күзнен шар сыман булуы табигый саналса, борыннын да итек сыман булуы һәркемгә мәгълүм бит Астындагы тишекләрен бер кая да куеп булмый.. Фоналмлл КАТТАЛ Б> юлы галиме бер сулыштан кырт кисте: —Фән ул андый примитив һәм культурасыз әйберләр белән чагыштыруны каоүл итә алмый. Йөзе җыерчыклардан гына гыйбарәт булган чал чәчле галимәгә тагын бер сорау бирдем: —Менә Сез әйтәсез Шушындый катлаулы тел белән калын-калын китаплар язабыз, дисез... Кемнәр укый аларны’ -Ничек инде «ксмнәр»”-дндс ул. үртәлеп китеп-Гатимнәр укый — Ни өчен- ’ Үзләре дә беләләрдер бит инде башнын жндс тишекле икәнен Күз. колак, авыз, борын кебек әгъзаларның нәрсәгә яраганын да акламыйлар түгелдер — Бик яхшы беләләр, әлбәттә. Аклыйлар да. —Шулай булгач, ни өчен укыйлар'’ -Яна диссертацияләр язып, фәнни дәрәжаләр алу өчен Менә без. мәсәлән, инде белгәненчә. докторлык дәрәжәсе алу өчен язабыз. Без үлгәч, яна буын галимнәр дә шундый ук максат белән яшәячәк. Хезмәтләребезне укый-укый. исемнәребезне кабатлый-кабатлый язачаклар —Үз башлары белән генә язсалар, ярамыймыни’’ Тагын бер мәртәбә кеткелдәде карчык: — Сез бит. бәгырькәем гафу итегез, әлбәттә фәнни дөньяны белү түгел, диссертаииянсн ничек язылуын да күз алдыгызга китерә алмыйсыз Мин барында белеп калыгыз диссертация язу өчен фән кешесе кимендә ике диссертация укырга тиеш Шулардай цитаталар кнтерә-китерә. әле берсенең, әле икенчесенең фикерен йә кире кагып йә хуплап анализларга, полемикага керергә тиеш Менә шулай итеп, тырыша тырыша яза торгач, үзеңнен диссертацияң барлыкка килә. — Галимнең үз фикере керми, димәк- ’ —Ничек инде кермәсен ’1 Менә мин. мәсәлән, күзнен винтовка, автомат төзәүдәге ролен кин яктыртам, борыннын дары һәм химик кораллар исен, шулай ук хәмер исен сизү әһәмиятен анализлыйм, колакнын туп. бомба шартлавын ачыклауда мөһим әгъза икәнен анлагам . Аптырагач, җитмешен тутырып килүче, киләчәктә гыйлем дөньясында бер йолдыз булып кабынырга ашкынучы галимәгә тагын бер сорау бирмичә түзмәдем. —Ни өчен гел сугыш мөхитс турында сон фикерләрегез- ' —Монысын безнен илдә һәркем анлый Чөнки Рәсәйдә. нәрсә генә уйлап тапмасыннар, барысы ла сугыш файдасына булып чыга, Ул арада безнен янга кулына юеш чүпрәк тоткан карты килеп басты: — Мәгъфия бик тә хаклы, әфәндем Бу империядә бары тик армиягә, сугышка чут биреп торучыларның гына әзме-күпме кадере бар Мин үзем дә диссертациямдә •Терсәккә йон чыкмау сәбәпләрснен берсе—хәрбиләрнең күпчелек очракта, терсәк һәм тез ярдәмендә үрмәләп, тункасп хәрәкәт итүе», дип язам Ирләр, гомумән, күп гамәлләрен терсәккә һәм тезгә таянып башкаралар Атар янында утыра торгач, үземнен дә гыйльми фикер йөртер!ә күнечә баруымны тоя башладым Хәтта туган көнем дә. бирегә ни өчен керүем дә онытылып китгс. —Әйе. Сез хаклы. Мозаффар абый.—дидем мин —Шулай да... ни өчен диссертациягезнең исемен колачлырак итеп куймадыгыз Мәсәлән. «Терсәккә һәм тезгә ни өчен Йон чыкмый-1» Карт, йөзенә зирәклек галәмәте чыгарып, ләззәтле елмайды: — Юк. әфәндем, тез мәсьәләсе четерекле ул. Моннан чыккач, йокларга ятыр алдыннан, тезләрегезгә игътибар итегез әле Күпчелек тезләрдә бер-ике генә төк булса да йон очраштыра Монысын да фән югарылыгында исбатлап үтәм мин үз хезмәтемдә Жә. башыгызны эшләтеп карагыз әле: тезгә йон чыккалаунын галәмәте нәрсәдә дип уйлыйсыз? —Сон. нинди чалбар киюгә карыйдыр инде,—дидем, шактый гына баш ватканнан сон —Чалбар материалы йә шома, йә кытыршы була бит ул Шома чалбар киючеләрнең тезләре йонлы буладыр... Газимнәр, тәтелдәп утыручы сабыйдан көлгәндәй, парлашып кеткелдәделәр бу юлы Шулчак Мозаффар агай имән бармагын өскә күтәрде — Юк. күрше, артык самими жавап бирден син Төп сәбәп һаман да шул: ирләрнеи күпчелеге тормыш юлында бик еш тезләнә. Матур гына кинәеп. тирәнәеп барган мавыктыргыч әңгәмәне Мәгъфия ханым өзде Сискәнгән сыман калкынып куйды да. —Тункаю дигәннән. Мозаффар, карават асты юылмый калды бугай бит әле осзнсн. Онытып җибәрмик тагын' Мозаффар агай йокы бүлмәсенә тәпиләгәндә, үзем дә урынымнан кузгалдым Чыгар алдыннан —Сезнең белән әңгәмә кору мине бер башка үстерде, рәхмәт,—дидем Бу сүзләремне мин ихлас күңелдән әйттем. Ни өчен дигәндә, гомер, бигрәк тә гомернең картлык чоры турыңда иман утырттым үземчә. Фатирыма чыккач, сөйләп торган телевизор тавышын да басарлык итеп, болай дидем «Тыныч картлык бир. Ходаем! кирәкмәгән мәшәкатьләрдән, алдавыч өметләрдән, иллюзияләрдән сакла!» Бер-ике айдан соң карл белән карчык урынга егылдылар. Мозаффар агай диссертациясен яклаганда, бер академик. —Диссертация түгел, абсурд бу!—дигән дә. җиңен сызганып, терсәген күрсәткән, карасазар. беләген генә түгел, терсәген дә йон баскан икән теге хәерсезнең. Күзләренә ышанмагач. Мозаффар агай лупалар белән тикшергән тегенең терсәген, юри ябыштырмады микән, дип. тарткалап та караган Ләкин хак—чын йон икән! Җиде еллык хезмәтеңне җилгә очырдыкмы, картлач,—дип ыржаешканнар. Карт шундук аяктан егылган Фатирына ашыгыч ярдәм машинасы белән китереп, күтәреп керткәннәр Мәгъфия апаныкын, диссертациясенең исемен күрүгә үк. кире какканнар Әмма өметен өзмәгән әле. өзмәгән. —Гыйльми-фәнни юлымдагы көндәшләрем үлеп беткәч, барыбер яклыйм мин үз хезмәтемне!—дип ята. Мозаффар агайның да сәламәтлеге рәтләнә бара—мендәреннән башын күтәрерлек хәл кергән —Уйлый торгач, тагын бер ачыш ясадым, күрше. Шуңа таянып, яңадан язачакмын диссертациямне,—ди.—Мин аның исемен дә үзгәртәм хәзер. «Уч төбенә ни өчен йон чыкмый?» дип аталачак ул. Әллә аны кызганудан, әллә үзем дә фәнни логиканы аңлый башлаганга, фикерләшүне кирәк табам: —Оппонентларыгыз арасында уч төбенә йон чыккан кеше табылмаса ярый да бит Ни өчен, дисән. диссертацияләрне уч төбе белән түгел, бармак арасына каләм кыстырып язалар бит Димәк, уч төбенен ышкылмавы, шуннан файдаланып, аңда да шыпырт кына йоннар үсеп ятуы бар. Бигрәк тә хәзерге заманда! Галимнәр дә. белүемчә, компьютерда яза хәзер. Бармакның башы гына ышкыла дигән сүз бит бу. күрше... —Андый хәлнең булуы ихтимал инде, билгеле... Алай була калса, резервта тагын бер темам бар әле. «Аяк табанына ни өчен йон чыкмый?» дип аталачак минем диссертациям! Күңелемне кабат шик били башлады. Кем белә, бәлки бу дөньяда табанына йон чыга торган кешеләр дә үрчи башлагандыр. Күпме текә затлар машинада гына йөри хәзер. Подъезд төбенә кадәр утырып киләләр дә. лифтка басып, менеп китәләр, аннан сон кәнәфигә сузылып яталар. Әнә, Чечнядагы хәрбиләр, пуля тиюдән куркып, бәдрәфкә дә танкка утырып кына баралар икән. Хәер, ул кадәр сугышлардан сон. җимерелмәгән бәдрәф калды микән анда'' Кыскасы, табан мәсьәләсе дә бик шикле хәзер Уйларымны Мозаффар агай бүлде. Көрсенеп-ынгырашып алды да. фәнни фикерләренә кабат кереп китте: -һай. авыр инде, бик авыр фән әһелләренең хәле Бер-берсен кандидат дәрәҗәсендә калдыру, докторлыкка үткәрмәү өчен нинди генә этлекләр эшләми бу галимнәр. Гаделлек юк. энем, гаделлек... Мин тагын фәлсәфи фикерләр кочагына чумам. Әҗәл генә гадел, ахрысы, бу дөньяда, ул. дискуссиягә дә форсат калдырмыйча, үз кандидатларының барысын да фани дөньядан тигезлек һәм зур гаделлек белән алып китә Тик менә Исрафилошзарнын Әжәл кочагына да доктор булып керәселәре килә икән, гыйльми шуралар, комиссияләр ни өчен юл бирми аларга’ Әнә. ике өч көн элек кенә сыраханәдә бер язучы белән танышып кирем мин Аларла гуманизм икән, ичмаса! Үз союзларына язмаган һәм язмаячак картларны ла. мәкалә яки шакмаклап такмак сырлаштыргаи кешеләрне да. «ара тәрҗемәчеләрне дә кабул итеп кенә торалар икән Ана карап кына с»»™ары сүгелми дә кителми дә имеш: яза белгән язучылар яза торалар, гегедэре үз юбилейларын «ткәреп куаналар икән Ни эчен бу кешелекле инициативаны галимнәр дә күгәреп алмый9 Каян килә карт-корыга карата кансызлык.’ Бәлки шушы проблема үзе дә шәп кенә диссертация темасыдыр, ә?

Реклама