ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ШИГЪРИЯТТӘН БАШЛАНА

Сиксәненче еллар уртасыннан башланган хәбәрдарлык чоры әдәбият бетеменә дә гаҗәеп көчле тәэсир ясады Билгесез исемнәр һәм әсәрләр кайтты, озак вакытлар яшәп килгән концепцияләрнең и деспотик заказга барып тоташа торган «йомшак• яклары ачыктаначык күрсәтетде. Инде әдәбият тарихын бөтен тулылыгында аңлау мөмкинлеге ачылган кебек иде Ләкин.. бу зш алай бик ансат кына булып чыкмады Туксанынчы еллар ахырында, яна гасырга аяк баскан вакытта, хәт үзгәрде иске концепцияләрне кире кагу, яки •социалистик реализм* дигән миф белән кирәшүнен үзмаксат булмаганлыгын аңлау килде Чөнки янача эшләү юллары табылмаган, ә менә ярты гасырдан артык вакыт дәвамында тупланган гыйльми тәҗрибә алай тиз генә фәнни аренадан китәргә теләми икән! Инде тагын бер кат яна концепция кирәклеге, ләкин анын иске мирастан тулысынча баш тартып түгел, бәлки злгәргеләрнең эзләнүләрендәге уңышлы якларны файдаланып гамәлгә куелырга тиешлеге анланылды... Филология фәннәре докторы, галим һәм язучы Талгат Галиуллиннын •Шигъриятбаскычлары»дигәнянакитабынязылган хезмәт дип бәяләргә кирәк Исеме янында «әдәби тәнкыйть мәкаләләре» дигән аңлатма бирелсә дә. җыентык әдәбият тарихының ин актуаль мәсьәләләрен кон тәртибенә куеп язылган фәнни монография дәрәҗәсенә ия. Ул шартлы рәвештә аерылган ике өлешне әдәбиятны өйрәнү юнәлешләрен билгеләгән назари (теория) һәм шуны гамәлгә ашырган тарихи язмаларны берләш тера Әдәбият белемендәге бүген тәнкыйтькә дучар булган концепцияләр әдәби барышка иҗтимагый-сәяси яктан якын килүне таләп иттеләр Бүген инде әдәбият нын идеолог ик яки сәяси заказ белән генә барлыкка килә алмавын, анын үз эчке закончалыкларына буйсы нып. чорның әдәби ан үзенчәлекләренә таянып хәрәкәт итүен берәү дә кире какмый •Ләкин аны кайсы яктан тикшерү дөресрәк булыр соң?»-бу сорау исә ачык кала килә һәм менә Т Галиуллин әлеге мәсьәләгә үз карашын белдерә: ул әдәбиятны милли тамырлар һәм шартларга бәйле рөвеш гә яшәешне танып-бслү өлкәсе, милли үзаң һәм характерны сүз-сурәт ярдәмендә тергезеп күрсәтү сферасы дип саный Мәдәният тарихындагы күренеш ләрне менталь үзенчәлекләргә мөнәсәбәтлеТалгат Галиуллмм Шигърият баскычлары Әдәби тәнкыйть мәкаләләре Казан «Мәгариф» 2002 карык Китаптагы «Милли үзаң һәм шигъриятязмасы әлеге концепциянең асылын ук\чыга җиткерүе белән әһәмиятле. «Татар поэзиясе тарихын яңача еНрәнү мәсьәләләре» дигән икенче язма беренчесен дәвам итә һәм тәгалләштера Татар шигъриятенең аерым бер дәверләрен тикшерү эшендә кабул ителгән кайбер карашларга бәя биреп, автор үз концепциясенең төп кануннарын формалаштыра Беренчедән, галим озак еллар дәвам иткән һәм XX йөз башы белән 1917 алдан соңгы әдәбият арасында бернинди уртаклык юк. дигән караш балән килешмәвен белдерә: •ике дәвер әдәбиятларын чагыштырып караганда, тирәннән, астан агып яткан чишмәләрне, ерганакларны барлаганда, сурәтле фикерләүнең бернинди сәясәткә өстән иңдералгән хакимияткә бирешми торган үз эчке кануннары, уртаклыклары барын сиземләве кыен түгел». Димәк, милли әдәбиятның шушы эчке уртаклыкларын. күчемлелек-дәвамлылыгын күздә тотып өйрәнү кирәк Икенчедән, сәясәт басымы әдәбиятны «заманның шәүләсе, копы» дәрәҗәсенә төшерә Аның күтәрелеше исә теге яки бу халык әдәбиятында талантлар, алы әдипләр булу белән бәйле. Шуңа да әдәбият тарихын өйрәнү бәя бирүдән башка була алмый юкса төрле дәрәҗәдәге, төрле мөмкинлекләргә ия язучылар бер калыпка салыначак. Өченчедән. Тал тат Галиуллин моңа кадәр әдәбият белеме тарафыннан тискәре бәяләнеп килгән, ләкин күп кенә әдипләр иҗатына зур йогынты ясаган дини- мифалогик катламның, модернистик һәм шәкли эзләнүләрнең махсус тикшеренүләр объекты булырга тиешлеген дәлилли Шуның белән бергә автор «социалистик реализм» кебек зур күренешне соңгы вакытта уйдырма дип атауга да каршы чыга. Шулай итеп әдәбиятны бөтенлектә төрлелектә тулылыкта өйрәнү кирәклеге көн тәртибенә куела. 1995 елны язылган бу мәкаләдә мондый юллар бар: «Күнегелгән, куп тапкырлар тәкърарланган яссылыкларга ябышып яту. шигъриятне бик тар сәяси- җәмгыяви күзлектән чыгып кына бәяләү, карашлар төрлелеген кабул итмәү, бер фикерне канунлаштыру-әдәбият фәнен, тәнкыйтьне торгынлыкның жылы. тыныч, ипле ярларыннан ерак алып китә алмас. Үткәнгә тәнкыйди карашны «авантюра», «карьера артыннан куу» кебек текә сүзләр белән өркетү, мирасның абруен төшерү дип бәяләү чоры иртәмесоңмы үтәчәк. Безнең буынга насыйп булган өермәле вакыт туктаусыз алга хәрәкәтне, эзләнүне, уйлануны таләп итә Үзгәрмичә мөмкин түгел» Бу сүзләрнең дөреслеген вакыт инде раслады. Галим үзгәрү юлларын, әдәбиятны яңача өйрәнү юнәлешләрен билгеләүдә дә хаклы булып чыкты. Хезмәтнең «йөзек кашы*-егерменче һәм утызынчы еллар шигъриятен күзәтү- анализлау алеше-гапимнең нәзари фикерләрен гамәлдә сынау да булып тора. Бу эзләнүләр моңа кадәр укучыга аз билгеле мәгълүматларга таянуы һай. шуның белән бергә билгеләнгән вакыт аралыгындагы шигъриятне тулысынча калачлап алуы белән сокландыра. Т Галиуллин үзенен гыйльми өйрәнүләр объекты итеп сайлаган дәвер әдәбиятына бербөтен милли-әдәби ан җимеше дип карый, сәләтләре ягыннан төрле булган әдипләрне ул шушы яктан берләштерә Үзе тәкъдим иткән нәзари кагыйдәләрдән чыгып, автор татар әдәбиятындагы күчемлелекнең 1917 ел вакыйгалары белән өзелмәвен дәлилли Мәсәлән, ул елларда М Гафури, Г. Камал. Ш. Бабич кебек шагыйрьләр мирасында халык авыз иҗаты традицияләре чагылу игътибарга лаек. Хәтта моңа кадәр татар әдәбият белеме дәшми үтә торган өлкә: егерменче еллар әдәбиятында дини-мифологик мотивларның саклануы С. Сүнчаләй. Т Ченәкәй. Ә. Сәгыйди. Г. Харис һ. б. шигырьләре мисалында күрсәтелә «Егерменче еллар татар шигърияте (1917-1929)» дигән бүлек исә әдәбият белемендә ачык кала килгән берничә сорауга җавап бирә: Дәрдемәнд һәм С. 1^- миев кебек. XX йөз башында иҗатларының алтын чорын кичергән зур фигуралар инкыйлабка нинди карашта булдылар9 Ни өчен татар шагыйрьләренең бөтенесе диярлек 1917 елгы революцияне шатланып каршы алды? Бу дәвер әдәбиятына кайсы шәхесләр нинди өлеш кертте? Ул чорда татар шагыйрьләре нинди иҗат юнәлешләрен үз күрде, нинди алымнарга мөрәҗәгать итте? Заман җилләре татар сәнгатенә нинди яңалыкларалып килде? Үз фи керен беркемгә дә көчләп такмыйча, ләкин ышандырырлык итеп, галим татар укучысын шушылар хакында уйланырга чакыра, татар әдәбиятындагы бер этап хакында гына түгел, милли сәнгатьнең бүгенге хәленә сәбәп булган факторлар, мәдәният тарихыбыз турындагы нәтиҗәләре белән уртаклаша. Авторның аерым вакыйгалар хакында сүз алып барганда ШАМИЛ МОНАСЫЙПОВ укснүлдечынулы интонациягә мөрәҗәгать итүе укучының ла күнел кылларына кагыла Борчылырга мәҗбүр итәрлек фактлар ла күп Мәсәлән шушы чор әләбиятыннан К Әмири. Ә Сәгыйдн кебек аз билгеле авторлар ижатына бәя биргәннән сон автор, әдәбиятта беренче алымнарын ясауга ук. гражданнар сугышы вакытында башларын салган яшьиҗатчы- ларнын исемлеген китерә: В Жалат. К Кәрипое. Ш. Бабич. Ш Фидаи. И Йосфи. Д Гобәйди. Бамин (Бәлретлин Әминев) һәм башкалар Ин яхшы әсәрләрен язарга алгермәгән талантлы яшьләрнең сәясәт корбанына әверелүе башка бүлекчәләрдә дә игътибарга алына, татар әдәбиятының аерым бер дәверләрдәге торыш-үзгәреш- ләренә бүтенге караш дәвамлы рәвештә бара Галимнең үз халкы мәдәниятенә әдәби мирасына, фажигале язмышка дучар булган улларына хөрмәте, каләм тибрәткәндә үзенең татарлыгын һәрчак истә тотуы хезмәтнең буеннан-буена кызыл жеп булып сузыла Язмада егерменче елларда яңа алымнар ззляүтә багышланган кызыклы күзәтүләр бар һ Такташ. Г Кутуй. К Нәж ми. Сирин кебек авторларның символистик тәжрнбаләре. К Нәжмннен имажинизм белән мавыгуы. Г Кутуйның футуристлыкка дәгъва иткән әсәрләре, татар шагыйрыәренә А Блок өслүбенең йогынтысы күпләгән әдәби әсәрләр мисалында бәян ителә Гыйсъянчылык һәм романтизм күренешләренә дә авторның анык мөнәсәбәте күренеп тора Аерым алганда Ф Бурнаш шигърияте бирелә үзенә лаос бәяне алган Китапта Ю Фарсин. С. Кудаш. 3. Байчурина. Б Рәхмәтләрнең соңрак—X Туфан Ш Маннур. Ә Фәйзи. М Жәлил. Ә Исхак. Ә Крыймов. С Баттал. Ә Ерикәй. Д. Фәтхи. М Сөнлекле кебек шагыйрьләрнең әдәбиятка килү юлы. бу чорда нинди тема-мотиаларга мөрәжәгать итүе тикшерелә аларнын чор әдәбиятына керткән элешен ачыклау омтылышы ясала Т Га- лиуллин дәвер шигъриятенә әлләни зур алеш кертә алмаган, берничә әсәр белән чикләнгән авторларның да ижат индивидуальлеген шәхси мөмкинлекләрен, талант үзенчәлекләрен билгеләп-бардап бара. Шунысы кызык әдәбият белеме фәнендә 20-30 еллар әдәбияты мона кадар бергәрәк каралып, ул еллар уртак тенденцияләрне үстерә кебек кабул ителә иде. Т Галиуллиннын икс чорны аеруы исә алар арасындагы дәвамчанлыкмы да, һәр этап ның үз хасиятләрен лә бик төгал күрергә ярдәм ита Шагыйрьләрнең шәхси ижат дөньяларын ачу аша. чорның гомуми әдәби панорамасы, дәвер әдәбиятының уртак сулышы калкытып куела Егерменче еллар шигъриятен «эзләнүләр чоры»дип бәяләгән автор утызынчы еллар әдәбиятында да. «күзгә бәрелеп торган сыйфат сикереше* ясалмаган халда бик күп уңай яңалыклар әдәбият сәхнәсенә менде, дип белдера «Утызынчы еллар татар шигърияте» бүлек чәсе шушы чор татар әдәбияты каршында баш ию. аны реабилитацияләү кебек аңлашыла. Галим поэзиянең үткән тәҗри бөгә таянуын да. «кылычын-чүкечка мылтыгын-сукага. уракка, соңрак штурвалга алыштырган» лирик каһарман тудыруын да. заман алып килгән яналык ларга шунда ук шигъри сүз ярдәмендә мөнәсәбәт белдерүен дә уңыш дип карый: бер үк вакытта чор шигъриятенең бут сафсата, коры хәбәр, риторика белән мавыгуын да ачып сала Сайлаган мәсләгенә тугры калып. Т Галиуллин чорның зур сүз осталары-Х Туфан. Ш Маннур. Э Фәйзи. Н Исәнбәт. Ф Кәрим. М Жәлил. Ә Ерикәй. С. Хәким ижатларына әтрафлы анализ ясый. Шул елларда шигъри зәвыклары формалашкан яшь авторлар Н Дәүли. Ш Мөдәррис. Н Арсланов. Г Хуҗи. Ә. Исхак. С. Баттал- ларнын шигъри эзләнүләре һәм табышларын күз уныннан үткәрә Дәвер әдәбиятында эз калдырган М Вәдүт. М Гаяз. Ә Камал. К Вахит. М Әхмәтгалиенләрне дә онытмый. Нәтиҗәдә татар шигьриятенен шушы вакыг аралыгына җентекле, тирән анализ ясала Хезмәттә «татар әдәбияты поэзия лән башлана» дигән фикер берничә тапкыр кабатлана, алай гына да түгел, шушы гыйбарәнең дөреслеге исбатлана Шигърият феномены бөтен тулылыгында һәм тирәнлегендә Т Галиуллиннын фәнни фикерләү предметы булып торса да, поэзия хакында сөйләү биредә гомумән әдәбиятка бәя бирү кебек янгырый Автор шигырь ярдәмендә гомумән сүз сәнгате канунна рын ачыклый һәм тәкъдим итә шул кануннарга таянып аерым энжс бөртеклә- рен-әсәрлэрне анализлау эшен башкара шулар аша чор әдәбиятына ачкыч таба Т Галиуллин үз нәзари концепция сен тарихи материалда да «сынап карый» Китапнын ике бүлекчәсе Г Тукай шигъриятен өйрәнү мәсьәләләренә багышланган. Аларнын 6еренчесе-«Тукай һәм XX гасыр татар шигърияте» дигән язма-Тукай мирасын өйрәнүнең киләчәк юлларын барлый. Тукай фигурасын үзәккә куеп, үткән гасыр әдәбиятына тәнкыйди- уйланучан караш ташлый Ә инде «Тукай шигырмәрен яңадан укыганда...» дигән язма гасыр башында үз «шигъри мәктәбен тудырган» татар шагыйренең 12 шигырен янача «укып бирә», заманча шәрехли Менә *Кев»( 1906) шигыренә анализ: шагыйрьнең табигать сурәтен тергезүдә катнашкан алымнарын, образлылык тудыру хасиятләрен күзәтеп чыкканнан соң, әсәрдәге «и фәкыйрь милләт» дигән ачкыч-гыйбарәгә таянып, аның «халык, милләт язмышы турында ачынып, уйланып язган әсәрләр бәйләменнән» булуын исбат ита Милли менталь үзенчалекләргә нигезләнгән, эстетик һәм структураль анализ алымнарын кулланган матур бәя килеп чыга. •Казан вә Казан арты» (1912) шигырендә исә теп композицион алым булган антитезаның төрле яссылыкларда нинди максат белән кулланылуыннан чыгып, фалсәфи-сәяси шигырь икәнлеге ачыклана. Шәрехләүләр Тукай шигырьләрен яңадан бер кат укып чыгарга, бөек татар шагыйре мирасының үлемсезлек сәбәпләре, төрле заман укучылары өчен ачыла торган яңа мәгънә төсмерләре хакында уйлануларга этәрә Китапта башка төрле язмалар да бар. «Шагыйрьләр-изгеләр нәселеннән» дигән бүлекчә беренче карашка тәнкыйди- публинистик күзәтү булып тоела. Ләкин укый башлауга, бу язмада Галиуллин- прозаикнын үткен каләме, төгал сызыклар ярдәмендә образ тудыру сәләте үзенә жалеп ита Ике-өч сурәтләү чарасын, еш кына чагыштыру белән метафораны бер жөмлә эчендә «очраштырып», катлаулы сурәт ясый торган язучы шушы әдәби алымны бүген әдәбият мәйданында билгеле язучы- шагыйрьләрнен ижат портретларын тудыру өчен файдалана. Р Гаташ, Р. Харис, Г Рәхим, М. Әгъләмов. М Галиев, X Әюповларның холык-фигылен, дөньяга һәм кешеләргә мөнәсәбәт-фәлсәфәсен. иҗатларында дәвам иткән тормыш кредосын ачкан, аларнын шәхесен укучы күз алдына бастырган автор биредә шаян- жиңел. соклану һәм юмор катнаш интонация тапкан. Шуңа күрәалеге ижат портретлары аның үз каләмдәшләренә багышланган әдәби парчалар кебек тәэсир калдыра, Р Гаташнын «гел тәрбиядә генә яшәгән мыегы». М. Галиевнең «мөгез чыгаруы» кебек детальләр авторның жылы мөнәсәбәте эчендә ихлас кабул итела Т. Галиуллиннын 2002 елны «Мәгариф» нәшриятында дөнья күргән бу китабы турында күп сөйләргә мөмкин Әйе. «Шигърият баскычлары»—XX гасыр татар шигъриятен тулаем тикшергән хезмәт Биредә әдәбият белгечләре, укытучылар һәм тәнкыйтьчеләргә яңа методологик, фактик материаллар да. татар поэзиясе белән кызыксынучылар өчен уйландырырлык күзәтүләр да укырга яратучыларны ияртеп барырлык матур тел белән бәян ителгән үзенчәлекле фикерләр дә бар. Китапны кулына алган укучы анда милли мәдәниятебездәге «диссидентлар» хакында да, бүгенге шигъриятнең хәл-халәте турында да мәгълүмат табар. Татар әдәбиятындагы аерым шәхесләр яки аларнын кайбер әсәрләренә анализ да (мәсәлән, Ә. Рәшитнең «Мөхәммәдъяр» поэмасына), автор тукталган кайбер шагыйрьләр ижатын күзәтү дә укучының татар әдәбияты хакындагы белгәннәрен киңәйтер, тирәнәйтер. Китапта авторның үз халык-фигы- ле. тормыш позициясе дә көзгедәге кебек ярылып ята. Автор яңа фикер әйтү өчен моңа кадәр билгеле булганнарын кире кагу юлына басмый, һәр кешегә-үзе телгә алган шагыйрь, язучы яки галимгә-аның хәерхаһлы, хөрмәтле мөнәсәбәте күренә Әдәбият белемендәге бер генә табышны да кире какмыйча, галим киләчәккә гыйльми тикшеренү юлларын барлый, юнәлешләр билгели. Ул үз концепциясенә нигезләнеп, татар шигъриятенең аерым чорларына янача. заманча, жентекле бәя бирә.Чын галимлек әнә шундый буладыр ул...

Реклама