Логотип Казан Утлары
Әкият

ОЛЫЛАР ӨЧЕН ИКЕ ӘКИЯТ

Аю көенә

Урман колак, кыр—күк дигәннәр бабайлар. Чыннан да, урманга керсәк, шылт иткән аваз да колакны торгыза бит. Ә ул көнне кем генә урманда булса да. гармун уйнаган кебек тавыш ыр ишетеп кайткан Гармуны да. кешесе дә күренми, ә чытырманлыктан ниндидер өзек-өзек көй чыга икән «Әкият!*—диярсез. Әкият шул. Әлеге гармунны урман аланында безнен авыл яшьләре калдырган Яшьләр уйнап-биеп күнел ачкач, дәррәү генә кузгалып, машиналарга төялешеп кайтып киткәннәр Гармун турында искә төшерүче булмаган. Шулай итеп, биек үлән арасында онытылып калган гармун. Бәлки әле юри качып калгандыр сәгатьләр буе уйнап тәмам арыган-алҗыган булган ул. Җилбәзәк гармун кырмыска түмгәкләре арасында ниләр кичергән булыр иле. аны шул тирәләп йөгереп баручы куян малае абайлап алган. Башта бик кагы курыккан, аннары йөгереп кайтып, күршедәге Тиен егетенә әйткән -Чикләвек абый' Авылдан килгән кишер малайлары безнен урманга бомба куеп калдырмадылармы икән?!*—дигән. Агачлар шаулавыннан—урман р;иносыннан көн саен шомлы хәбәрләр ишетеп торганга, хәтта Куян батасынын да уенда шул икән. Тиен әлеге аланга якынрак бер агач башына менеп караган. Анын бу тирәлә авыл яшьләре күнел ачканын әллә ничә мәртәбә күзәтеп торганы бар. шуна әлеге «бомба*нын гармун икәнен чамалап алган Хуш Тиен егете бик мут та, кызыксынучан да икән. Гармун кадәр Гөл наз ВӘЛ И Е ВА (1983}— Каюн гк>\ ют педагогия университетының чит те.шр '/юк у п.тсты студенты. • Тыным* китабы авторы. Татарстан Ялучшар берлеге агыасы гармун кулга төшкәч, аны уйнап карарга уйлаган. Гармуннан бик матур булып чикләвек ваткан, гөмбә кимергән кебек тавышлар чыккан. Тиенгә бу көй бик ошаган, әмма үзенең кичәдән бирле ач йөрүе исенә төшеп, туктап калган. Ул арада гармун тавышына карт Төлке килеп җиткән. Аның да авыл тирәсенә барганда гармун уйнаганнарын күргәне бар, шуны бер сыздырып карыйсы килә икән. Гармуннын кайсы гына теленә басмасын Төлке бабай, әтәч кычкырган, тавыклар кыткылдаган тавыш ишетелә, ди. Куян малае куркып хәтта як-ягына карана башлаган. «Әй, Төлке абзый, син гармун шыгырдата белмисен икән Әллә нинди ят тавышлар чыга»,—дигән Тиен, моны тынлап торгач. Карт Төлкенең ачуы килгән: «Үзең уйнаганны колагың ишетмәгәндер шул. Син шыгырдатканда бөтенләй дә көй чыкмый иде»,—дигән. Бәхәс зурга киткән, болар гаделлек эзләп Бүре өненә юнәлгәннәр Бүре дә. Тиен кебек үк ач, шуна бик ачулы икән. Чакырылмаган кунакларның сүзләрен юньләп тыңламаган да. Гармунны иснәштереп караган да: «Мин кипкән тирене ашамыйм, ясалма сөякне кимермим»,— дип. Талке белән Тиенне куып ук җибәргән. Артларыннан кычкырып калган: «Гармун бакасы ашарга—мине кытай яки француз бүресе дип белдегезме әллә?!*—дигән. «Әйдә әле, Аю агай янына барыйк. Гәүдәгә дәү булса да, ул мондый ук тупас түгел»,—дигән Тиен. Аю бу урманга тайгадан килеп адашкан, гел туган ягын сагынып моңланган, шуна күрә шактый юаш та икән Юаш булса да, урманның хуҗасына әверелеп, бөтен җанварларны үз тирәсенә туплап яшәгән ул. Аю агайны бигрәк тә юмартлыгы өчен яраталар, ди. Авыл умарталыгын басып кайткач, ул кечкенә генә урман күлендә бал әчетә, аннары шуның белән барлык җәнлек-жанварларны сыйлый... Шул күлдә яшәүче Баканын, әллә инде эчүгә сабышып, соңгы араларда көн-төн бакылдап ятуын да шул Аюнын юмартлыгыннан күрәләр. «Аю-әппәс, ялгызын гына моңаеп утырма әле»,—дип моны имән төбендә йокымсырап утырган төшеннән уятканнар. Аюнын кәефле чагы икән. Төлкедән алып гармунны бер тарткан,—күрекләрен өзеп чыгара язган. Үзе уйнаган җайга үкереп җырлап та җибәргән. «Урман—чытырман, закун—тайга!»,—дип, бала чагында ук ишеткән җырны сузган аю. Төлке белән Тиен, аның шулкадәр ямьсез үкерүен ишетеп, телсез калганнар. Беренче булып карт Төлке аңына килгән. «Авыл тирәсендә йөргәндә гармунчы аю дигәннәрен ишетеп калган идем. Ул син икәнсең ләбаса. Аю абзый! Бигрәк шәп уйныйсың, йоннарны кабарта!»—дигән. Тиен исә үзе уйлаганны әйткән. «Колагына аю баскандыр синең, Аю агай Гармун да түгел, аккордеон дигәннәре дә түгел, акырдиун ахрысы кулында, бигрәк иләмсез акыра»,—дигән. Аю боларнын сүзенә игътибар итеп тормастан, гармуннын телләре коелганчы, күрекләре теткәләнгәнче уйнаган. Икенче көнне, исләренә төшеп, авылдан килгән егетләр ялгыз имән төбеннән гармуннын өзек каешын гына табып алганнар Аю чыгарган көй исә, шул көннән башлап. Төлке тәкъдиме белән, урман гимны булып киткән, һәр таңда, нәкъ теге урыс әкиятендәгечә, сынган агач кәүсәсендәге йомычкаларны шангырдатып шул «гимн»ны уйныйлар да, урмандагы төрле җанварларны сискәндереп уяталар, имеш Шунын белән әкият тә бетәргә тиеш иде. Бер нәрсәне әйтергә онытканмын Икенче көнне Аю янына карт Төлке тагын килгән. «Син. җанварлар атасы, гармун уйнау белән мавыгып, Тиеннең ни әйткәнен ишетми калдың, ахрысы»,—дигән. Шул көнне үк Тиенне бөтен нәсел-нәсәбе белән күршедәге юкә урманына күчерергә карар чыгарганнар. Каен тузына язган беркетмәгә «үз теләге белән» дип теркәгәннәр. Чөнки юкә урманына күченеп китәргә ул үзе дә бик шатланып риза булган. Монарчы үз урманыннан читкә чыкканы булмаган шул Тисннсн Ул ате чикләвскнен юкәдә үсмәгәнен белми икән. Кардәшең Ишәк булса... Б ервакыт Татар авылына Ишәк кайтып төшә. Сыртында—ябык кына бер капчык, салпы казаклы башы да түбән салынган, ди. Ачыгудан, арып-талчыгудан Ишәкнен башы әйләнә, күз аллары карангылана Авыл урамына керү белән, анын борынын кытыклап солы исе килә, колагына' әллә нинди тавышлар ишетелгәндәй була Ашарга чакыралар, имеш тә. ул арада ниндидер ят ишәкләр «Мин ашыйм, мин. мин!» дип. утлык тирәсендә талаша ук башлаганнар икән Безнен Ишәк тә шул мәлне башын күтәреп, урысчатап: «И я!*—дип кычкыра «Иа. на'-—дип кабатлый ул: ач юлчыны онытып калдырмасыннар! Кинәт Ишәкнен каршысына ефәк яллы, сылу торыклы Ат килеп чыга. Анын беркайчан да ишәк дигән хайванны күргәне юк икән —Син кем буласын?—дип сорый гаҗәпләнгән Ат —Хәзерге көндә Ишәк.—ди Салпы Колак —Ләкин минем бабаларым сезнең нәселдән Кушаматыбыз да—«аттан азганнар*. Шул кушамат белән күпме интектерделәр!. —Хуш,—дигән әле һаман да аптырабрак торган Ат —Ә монда ничек килеп чыктын да ни кәсеп итеп йөрүен? Чыгышыбыз белән бу яктан. Татар авылыннан без. дип сөйли иде бабай Ат булуын оныта алмый интекте, бахыр... Заманалар үзгәргән чакта хуҗалары белән бергә әлеге Ат-бабам Урта Азиягә күчеп киткән 111\нта иш.<п калганнар Татар агай—бабамның хужасы яна шармарга җайлашып, милләтен алыштырган. Кырын карамасыннар дип. хәтта атын да ишәк дип яздырган Ишәк арасында яши торгач. Ат-бабакайнын оныклары инде чын ишәк булып туа башлаганнар Менә мин—бишенче буын ишәк бугай инде Без монда дуңгыз фермасыннан тизәк түккәндә, сез анда мамык ташыгансыз алайса! —Тормыш бер урында гына тормый шул. Соңгы елларда без яшәгән якларда тормышлар кыенлашты дип авыр сулый да Ишәк, сүзен дәвам итә Ризык эзләп, Ат-бабакаемнын бу авылдагы туганнары сыендырмасмы дип. кайтып барышым. Бәлки, без синен белән ерак туганбыздыр әле. булыш мина. Ат. башын чөеп, ялларын селки-селки. кешнәп көлә. — Нинди ризык, нинди эш булсын сиңа, җылы як иркәсе! Үземә дә сан юк. брат.-ди ул. көлүеннән туктап Аннары —Хәер... бәлки, кирәгебез чыгар әле: тракторлары ватык, ягулыкка да акчалары юк бит,—дип куя Чыннан да. авылда эш әкренләп атларга күчә бара Кин күңелле Ат Ишәкне кызганып, аны да үз араларына кертә. Шулай итеп, бергә эшли башлыйлар болар Ат сабанга җигелгәндә. Ишәк, надан булса да. анын күпме жир сөргәнен хисаплап тора. Ат йөк тартканда. Ишәк күчәр майларга дегет эхтәп күрше авылга китә Бер хәйләсен сизсәләр, икенчесен таба, кисәтү ясасалар—бөтенләй үк киреләнә башлый. Ат урынына эшләсә дә. Атнын үзенә солы түгел, салам бирүче дә юк Атка илтифат булмаганда. Ишәккә исләре китми, билгеле. Шунлыктан, бер көнне болар—-туганнан туган Ат белән Ишәк, печән эзләп, урманга китәләр. Кинәт каршыларына бер дәү карт Аю чыга. Боларны ботарлап ташларга сәбәп эхтәп, бәйләнергә тотына —Бу авылның минем алда бурычы бар,—ди Аю —Узган елны бал салымын түдәми калдырдылар,—ди Ишәк куркуыннан койрыгын күтәреп үкерә: —Үзегез күреп торасыз, мин—чит мәмләкәт хайваны! Атны да урман читендә генә очраттым. Гомумән, Татар авылына һичбер катнашым юк. Монда мин үзем дә тоткын хәлендә,—дип елый ук башлый, —Бурычлары бар икән. әнә. Ат җавап тотсын,—ди. Ат исә. акыллы күзләрен моңсуландырып, берни дәшми... Аю Атны алып кала. Ишәк исә, шулай җиңел котылуына шатланып, авылга кайтып китә. Икәүдән-икәү генә калгач, Аю Атка болай ди: —Йә, тынычлан, мин ишәк итен генә түгел, ат итен дә ашамыйм. Мина хезмәтче кирәк. һәм Ат. язмышына буйсынып, карурманда кала. Ә Ишәккә кайта-кайта уй керә. Ат абзарындагылар: «Нигә Атнын үзен генә карурманда, Аю кулында калдырдың? Үз тиреңне саклар өчен бездән ваз кичтеңме?»—дип сорасалар, нишләргә? Ялгызы гына ничек исән-имин котылуын аңлатырга туры киләчәк бит. Уйлый торгач. Ишәк хәйлә кора: «Ат мине карурманга явыз ният белән алып кергән икән! Аю белән берләшеп, мине харап итмәкче булган!»—дип сөйли. Ә Атнын туган-тумачаларын: «Ул, үзенең затлы- кыргыи нәселдән икәнлеген әйтеп, кешеләр кулында жәфа чигүеннән зарланды Аю аны урман киеге итеп таныды»,—дип алдалый. Ялганы шик тудырмасын өчен: «Ярый инде, кардәшлек хакына Ат мине Аюдан аралады»,—дип эзне адаштыра. Беркатлы ат кавеме Ишәккә ышана, анын батырлыгына, тугрылыгына соклана. Ә бичара Ат хыянәтче дип игълан ителә. . Сез әле бусын да әкият диярсез0 Ышанмасагыз, Фәлән районның Татар авылына барып карагыз. Андагы иң текә түбәле абзар—Ишәк абза- гызныкы булыр. Үзен күрсән. танырлык түгел, диләр: муенына затлы чылбыр аскан, тиресе ялтырап тора, симезлегеннән көчкә селкенә, имеш. Симерми ни. Ишәк бит хәзер атлар өстеннән зу-у-ур нәчәлник булган икән. ..Атлар аны үзләре сайлап куйган. Киләсе санда укыгыз: "Егет үзе чыннан да яшь иде, матур иде. озын буйлы, мускуллары да ташып тора. Әгәр аның башына ишкәк белән сукмасалар. ул өркеп калмас, барысын да як-якка чөеп кенә атар иде Яшь бит әле, тәҗрибәсе дә җитәрлек түгелдер, сугышырга да өйрәнмәгәндер.. Бу юллар Рафаэль Сибатның “Инабәт исемле фәлсәфи романыннан алынды. Ерактагы авылдан Азак диңгезенә балык эшенә килгән Мөхәммәт атлы татар егетенең гаҗәеп тормышы вә маҗаралары хакында сөйләүче бу әсәр белән әдәбият сөючеләр журналның май санында таныша башлаячак Укучыларга шулай ук Гөлчәчәк Галиеваның Өметләр өзелгәч" дигән яңа повесте. Газинур Морат, Булат Рәфиков, Рифә Рахман шигырьләре тәкъдим ителәчәк. "Әдәби тәнкыйть" рубрикасында исә “Татар әдәбияты тарихы "ның VI томы хакында галимнәребез һәм язучыларыбызның җитди сөйләшү йомгаклары урын алачак Гадәттәгечә, татар тарихына, бүгенге вәзгыятькә, сәнгатькә, йолаларыбызга багышланган материаллар да бай һәм кызыклы булыр дип көтелә