«ОЛЫГАЙГАЧ, БЕР ДОГА»

• БОРЫНГЫ МИФ ҺӘМ БҮГЕНГЕ ШИГЫРЬ* ЦИКЛЫННАН: РӘДИФ ГАТАШ ИҖАТЫ ТУРЫНДА «Ә нигә мәҗүси уйлар бу башта?» Т уксанынчы еллар уртасында Рәдиф Гаташ язган шигырьләрнең берсе әнә шулай—«Олыгайгач, бер дога», дип атала. Әсәрнең исеме тирән мәгънәгә ия: картая башлагач, Адәм баласы бу дөньяның бетмәстөкәнмәс мәшәкатьләреннән читләшергә мәҗбүр була, аны теге дөнья—Ахирәт борчый башлый. Безнең илдә, Русиядә һәм Татарстанда әлеге хәл берсүзсез аклана да: 70-80 ел буена сугышчан атеизм мохитында яшәгән халыктан тагы нәрсә таләп итәргә мөмкин иде соң?.. Гарәбстан тарихында Исламга, Коръәнгә һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә кадәрге чор Җаһилият дип атала: сүриялеләрдән гарәп теленә кергән җаһил— җәһел сүзеннән—надан, белемсез, укымаган дигән мәгънәне аңлата. (Бу очракта белем-гыйлем дигәндә, Коръәндә киң чагылыш тапкан дин гыйлеме төшенчәсе күз уңында тотыла, билгеле. Гомумән, гыйлем һәм галимнәр Исламда, безнең Русиядән кискен аермалы буларак, ифрат та югары бәяләнә!). Без дә, күрәсең, 70-80 ел дәвамында шул Җаһилият чорында яшәдек булса кирәк. Әле хәзер дә ул чоңгыл-баткаклыктан чыга алганыбыз юк! Ислам турында сүз башлагач, без мәсьәләнең әнә шул ягын да истән чыгармаска тиешбез... Ә инде Р. Гаташның әлеге шигыренә әйләнеп кайтсак, аннан саркып чыккан хис һәм фикер, чыннан да, көчле вә ышандыргыч яңгырый: Илаһым! Бу җанымны үзең Тугъры юлга салса идең!— Ул юл—шул: йолдызымнан гел Аерылмыйча, янса идем! Әйе, шигырь матур, өслүбле һәм җегәри куәткә ия. Әмма аның Исламга бернинди катнашы да юк! Мәгълүм булганча, безнең шагыйрьләрнең, барысын булмаса да, байтагысын—мәҗүсиләр дип атарга мөмкин булыр иде. Чөнки алар үз әсәрләрендә Ай-Кояш-Йолдызларга, Җир-Анага, Су-ДәрьяДиңгезләргә, Агачларга, Мәхәббәткә һ. б. бик күп «ияләр»гә табыналар. Бу— мәҗүсилек күренешләрен Ислам хупламый гына түгел, гомумән, рөхсәт итми. Р. Гаташтан китерелгән өзектә сүз нәрсә турында бара соң: «йолдызымнан гел аерылмыйча, янса идем!» Күрәсең, мәхәббәт хакындадыр. Сөеклесен йолдызым дип атау—Гаташ өчен типик күренеш, һәм шуны шагыйрь тугъры юл дип атый... Коръәндә тугъры юл берәмлеге шактый еш очрый. Һәм аның мәгънәсе дә ачык: тугъры юл—ул Аллаһы Тәгаләгә, Ислам-Иманга. Коръәнгә берсүзсез ышану һәм шунда чагылыш тапкан таләпләр нигезендә генә яшәү. Әлеге шигырьнең дәвамы тагын да әһәмиятлерәк: Хаҗда. Кәгъбә ташын үбеп, Ләйлә өчен «ауруын» — Сөюен мәңгелек ит дип. Мәҗнүннең ялваруын Исеңә төшерәм... Минем хәл Шуңа тиң. Тәңрем, бүген. Сәҗдәгә егылсам, хисем Әллә ул изге түгел? Шигырьнең төп мәгънәсен әлеге өзекнең соңгы юлы билгели булса кирәк. Лирик геройның дини гамәлләре: Хаҗ кылуы. Кәгъбә ташын үбүе, сәҗдәгә егылуы барысы да бер дога белән генә бәйләнгән: Тәңредән сөю хисенең тирәнлеген, мәңгелеген саклап калуын үтенү! Үзенең тирән мәхәббәтен Ләйлә— Мәҗнүн мәхәббәтенә тиңләү, һәрхәлдә шул фаҗигале мәхәббәт белән чагыштыру—Гаташ шигърияте өчен шулай ук гадәти күренеш. Тик китерелгән сүзләр уңаеннан бер-ике искәрмә дә кирәктер. Гаташ шигъриятендә Аллаһ исеменең төрле формалары китерелә: Алла, Аллаһ, Раббе. Илаһ, Хак, Тәңре. Бу исемнәрнең соңгы икесе Коръәндә юк һәм була да алмый. Чөнки Ходай— фарсы. Тәңре—борынгы төрки мифологиясеннән. Әмма безнең бүгенге шигърияттә, димәк -Р. Гаташ әсәрләрендә дә. китерелгән исемнәрнең кайсы гына кулланылса да. сүз тик Ислам һәм Коръәннән килгән Аллаһ турында гына бара. Шушы уңайдан икенче бер искәрмә дә килеп чыга: Җиһандагы бер нәрсәне дә Аллаһы Тәгаләнең «исенә төшерергә» ярамый, чөнки һәркемнең уй хыялларын, теләк-омтылышларын Ул үзе дә бик яхшы белә һәм беркайчан да онытмый! Гади кеше, мөселман—Аллаһы Тәгаләгә тик дога һәм гыйбадәт кенә кыла ала! Ислам тәгълиматыннан читкә чыкмаган нинди генә үтенеч белән булса да! Ә хатын-кызны сөю хисен, аңа булган мәхәббәтне Коръән дә, Мөхәммәд пәйгамбәр дә һич тә инкарь итмиләр. Дөрес, Исламда, бигрәк тә суфичылыкта мәхәббәт турында сүз кузгалса, тик Аллаһы Тәгаләне ярату гына күз унында тотыла. Ә инде мәхәббәт төшенчәсенең без аңлап-белгән мәгънәсенә игътибар итсәк, риваятьләр буенча, Мөхәммәд галәйһиссәлам бу дөньяда гыйбадәт кылуны, хушбуй-ислемайлар исен һәм гүзәл хатын-кызларга табынуны бар нәрсәдән дә өстен күргән. Рәдиф Гаташ илаһилаштырган мәхәббәт темасы әлеге шигырьнең алдагы юлларында да яңа төсмерләр алып дәвам итә: Әүвәл без—Син яраткан җан. Аннан соң—сөю колы,— Мәхәббәткә юл уза тик Бөек әмерең аркылы... Күренә ки. биредә дә мәҗүсилек рухы чагылмый калмый. Шагыйрь сөю колы дигәндә, гүзөл-сылу хатын-кызны ярату турында сөйли, билгеле. Ислам, Коръән, хатын-кызны яратуны инкарь итмәсә дә, сөю колы булуны рөхсәт итә алмый. Коръәндә кол сүзе тик ике мәгънәдә генә кулланыла: колбиләүчелек шартларында яшәгән гадәти кол һәм Аллаһы Тәгаләнең колы. Дин һәм дәүләт эшлеклесе буларак, Мөхәммәд галәйһиссәламнең даһилыгы да шунда ки. ул, ярты дөньяда таралган колбиләүчелек чорында илаһи бер дәрәҗәдә торган хикмәтле сүз белән чыгыш ясый: Адәм баласы Аллаһы Тәгаләдән башка беркемнең дә колы була алмый! һәм Пәйгамбәр үзенең һәрбер адымын әнә шул тирән эчтәлекле хикмәт нигезендә генә ясый! Рәдиф Гаташ шигырьләрендә дә кол сүзе ике мәгънәдә кулланыла: беренчесе, югарыда искәртелгәнчә—мәхәббәт колы. Әйтик, «1995тә язылган беренче юл» дип аталган дүртьюллыгында: «Җир, Күк әле имин бугай... Без дә бит Мәхәббәтнең шул ук—күндәм бер колы!»; Яки «Артык... ватылмыйча гына» дүртьюллыгында: «Кем ул әйтте:—Гаташ коллыкка төшкән!—хезмәт итә ярына, тирләп-пешкән». Үзенең дөньяви мәхәббәтен онытмаса да. кайвакыт шагыйрь шул ук сүзнең Исламдагы төп мәгънәсенә дә якын килә. Мәсәлән, «Күпме сынарсың, дим...» дүртьюллыгында ул болай ди: Үтми ник—сине сөюем газабы? Бәлки, җиңеллек китерер азагы? Тәңремдер—син! Ул да шулай бирә бит Яраткан колына—зуррак җәзаны... Тик шулай да шагыйрь биредә «көфер сүзләр* дә әйтеп ташлый: үзенең сөйгәнен «Тәңремдер син!» дип куя. Бу сүзләр Тәңречелек мифологиясенә дә, Ислам тәгълиматына да туры килми: Тәңрене дә, Аллаһны да беркем белән дә чагыштырырга, бигрәк тә тиңләштерергә ярамый! Җөмләдән, Р. Гаташ үзе дә моны бик яхшы аңлый һәм 90 еллар башында иҗат ителгән бер шигырендә түбәндәгечә яза: Тәңрем, ярамыйдыр ул—Кызга, Илаһ санап, баш ию? Потка табыну—бер гөнаһ. Бөек языктыр—Сөю? Шул юлга багышланган җан,— Рух түгел, хис ялчысы Түгелме мин?.. «Ә пәйгамбәр... булмам. Бигайбә!» Б илгеле булганча. Коръәндә «Шөгарә («Шагыйрьләр») сүрәсе* дә бар. Әмма бу изге Китап,—күрәсең, Мөхәммәд пәйгамбәрнең үзе дә, шагыйрьләрне өнәп бетерми. Моны ике фактор белән аңлатып була: 1) академик И. Ю. Крачковский фикеренчә, нәкъ менә Исламга кадәрге дәвердә—Җаһилият чорында гарәп шигърияте искиткеч югары, дәрәҗәгә күтәрелә. Җаһилиятне тулысынча инкарь иткән Ислам рухи яктан шул Җаһилиятнең аерылгысыз бер өлеше булган шигъриятне дә кабул итә алмый; 2) шагыйрь сүзе мәҗүси гарәпләрдә бик тә югары бәяләнгән: шагыйрь— димәк, табигатьтән өстен торган көчләр белән билгеле бер мөнәсәбәтләргә кереп, бу дөньядагы вакыйгаларның агышын да үзгәртә ала торган кодрәт иясе! Ягъни, шагыйрь сүзе мәҗүси гарәпләрдә, борынгы төрки-татарлардагы кебек, үз эченә мәҗүси кам, шаман, баксы, юраучы, чәчән, билгеле бер дәрәҗәдә сихерче мәгънәләрен дә алган. Ә күрсәтелгән даирәләр, бигрәк тә сихерчеләр. Коръәндә кискен кире кагыла. Исламның шагыйрьләргә мөнәсәбәте турында Рәдиф Гаташ «Шагыйрьләр язмышы» дүртьюллыгында болай ди: «Булмаганны сөйләп, җендәй, чүлләрдә Яши»—ди шагыйрь турында Коръән дә. Шигырьнең соңгы ике юлы тагын да көчлерәк яңгырый: ...Ә «булачак» юлында күпме шагыйрь Башы китәр—әйтмәгән пәйгамбәр дә. Шагыйрьне пәйгамбәр дип атау—күптән килгән традиция. Әйтик, А. С. Пушкинның да, М. Ю. Лермонтовның да «Пәйгамбәр» дигән шигырьләре бар. Шагыйрьне пәйгамбәр дип атау—димәк, аның үзен дә, шигъриятен дә бик югары дәрәҗәгә күтәрү, дигән сүз! Моны Р. Гаташ та бик яхшы аңлый. Әйтик, «Пәйгамбәр-шагыйрьнең биеклеге* дүртьюллыгында: Ул пәйгамбәр—шагыйрең сине күргән: Күккә аш, дип, рухыңа баскыч биргән; Шуны миңа да сузарсың дип көтәм— Онытмасаң Җирне... Син—шактый менгән! Рәдиф Гаташ та аерым шагыйрьләрне пәйгамбәр дип атый. Шулар арасында беренче урында бөек Тукай исеме тора, әлбәттә: Күптән вафат остабикә— Халкына пәйгамбәр затын Бүләк иткән изге Әнкә...— Аның исемен кабатлыйм! Борынгырак чор шагыйрьләренең дә кайберсен Гаташ шул ук дәрәҗәгә күтәрә. .Бөекләргә касыйдә, шигырендә ул түбәндәгечә яза: «Нәсими! Төрки пәйгамбәр! Син—пирем, хаким-шагыйрь*. Пәйгамбәрлекне гомумән югары бәяләп, шагыйрь башка пәйгамбәрләрнең исемнәрен дә читләтеп үтми. Шулар арасында төрки татар рухына иң якыннары, образлары безнең халык иҗаты фольклорда да, язма әдәбиятта да, бөек Кол Галидән башлап, киң яктыр тылганнары—Якуб белән Йосыф булса кирәк. Шагыйрь «Татар китабы.ндя язганча: Сөйлә, китап! Болгар чорларыннан. Тарихыңнан «аять» сөйлә, әйдә: Телгә килсен Якуб улы Йосыф, һәйкәл булып бассын Зөләйха. Шул ук Йосыф пәйгамбәр исеме, безнең рухнят өчен гадәти булганча, шагыйрьнең тагын берничә әсәрендә кабатлана. Мәсәлән. «Тарих яшендә, бәлки» дә: «Җавап бир: «Чын Нух гомере—җанында, Йосыф аһы хисендә— Күз яшендә!» «Лутилар бар» дүртьюллыгында ул коточкыч гөнаһлары өчен Аллаһ тарафыннан каты җәзага тартылган Лут пәйгамбәр кавемен дә искә Лут пәйгамбәр чорыннан—гөнаһлары... Ник күбәя шуларның тарафдары? Фәрештәңә дә тиярләр... Йа, Раббем: Шул гөнаһтан коткар без татарларны! Мәгълүм ки, төрки-татарларның иң яраткан илаһи затларыннан берсе— Сөләйман пәйгамбәр. Аның исеме фольклорда да, язма әдәбиятта да киң таралган. Р. Гаташ «Шул мизгелгә рәхмәт» дүртьюллыгында моны тагын бер кат раслый: Җанны тетрәткән илаһи мизгелне Озайтырга теләдем мин—сиздеңме? Күз алдында яшәрдем, егет булдым: Сөләйманны җиңгән Бөлкыйс идеңме? Гаташның бу сүзләрен укыгач та, Дәрдмөнднең түбәндәге икеюллыгы искә төшә: Сөләйманны җиңә Бәлкыйс аягы, Мисырның тәңресен —Муса таягы. Сүз биредә Муса пәйгамбәрнең тылсымлы таяк ярдәмендә Мисыр фиргавенен җиңүе турында бара. Бу хакта Коръәндә киң мәгълүмат китерелә. Ә инде әлеге шигырьләрдәге Бәлкыйс исеме белән бәйле сүзләргә билгеле бер аңлатма да кирәк шикелле. Ил башында торган патшабикәләрнең кайберсе турында Тәүратта да. Коръәндә дә тәфсилләп сөйләнә. Бу очракта сүз Царица Савская турында бара. Ул Көньяк Гарәбстандагы Сабея (Сәба) патшалыгының легендар. искиткеч сылу патшабикәсе була. Соломон патшаның (якынча б.э.к. 965-928 еллар) зур хикмәт иясе булуы турында ишетеп, ул, патшаны серле табышмаклар белән сынау өчен, Иерусалимга килә. Төрле легендаларда Сабея — могҗизалар иле, анда ком алтыныннан да кыйммәтрәк җәннәт бакчасында гыдай агачлар үсеп, кешеләр сугыш турында һичнәрсә белмиләр икән, диелә. Кайбер легендалар буенча, патшабикә кәҗә аяклы булган. Әнә шуны ачыклау өчен. Соломон аны хрусталь идән өстеннән узарга мәҗбүр иткән. Патшабикә әлеге идәнне су дип белеп, күлмәк итәген күтәргән... Шул ук патшабикә турында Коръәндә дә әйтелә: анда Сөләйман пәйгамбәр үзенең кешеләренә Түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә: «Җәмәгать, алар миңа буйсынып, үзләре килгәнче, кайсыгыз миңа аның (Бәлкыйснең—шул ук Царица Савскаянын—Ф. У.) тәхетен китереп бирә ала?» (27:38). Сөләйман пәйгамбәр сүзләренең үз сере бар: Сабея патшабикәсенең тәхете алтын белән көмештән ясалып, озынлыгы—80, киңлеге—70, биеклеге—30 терсәк булган. Аның аркасында урнаштырылган таҗ—энҗе һәм башка кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Әлеге таҗ—Сабея патшалыгының бөеклеге һәм җиңелмәс көче символы вазифасын үтәгән. Сөләйман пәйгамбәрнең шул тәхетне кулга төшерү нияте—Бер Алланың динен кабул итүдән баш тарткан патшалыкны юкка чыгару, дигән сүз. Тик Р. Гаташ шигыре көндәлек тормыш мәшәкатьләрен сурәтли һәм тарихи чынлыкка һич тә каршы килми: сылу хатын-кызларны яраткан Сөләйман, Бәлкыйснең әйтеп бетергесез гүзәллеген күреп, аңа чыннан да гашыйк була... Шушы уңайдан Р. Гаташның тагын бер шигыре турында бер-ике сүз әйтеп үтәргә кирәк: ул — «Җырлар җыры*ңны укыгач» дип атала. Дөрес, шигырьдә борынгы яһүдләрнең патшасы Соломон, Коръәндәге Сөләйман пәйгамбәр исеме дә юк. Хәлбуки, шигырьдә сүз Тәүратның аерым бер китабы дип саналган «Песнь песней Соломона» турында бара. Бу чыннан да мәшһүр китап хакында йөзләрчә тикшеренүләр, аерым китаплар язылган. Талантлы урыс язучысы А. И Купринның (1870—1938) «Суламифь» хикәясе әнә шул җыр эчтәлегенә нигезләнә. Р. Гаташ, әлеге китап белән танышкач, бер генә— тирән мәхәббәт темасына гына туктала: Милләт кызлары, ишетегез, Иртән сезгә ялварам: Уятыгыз Мәхәббәтне!— Бөек җыр көчен. Моң, Дәртне Алган ул кыз—Алладан: Балкысын халкым күгендә. Уятыгыз!—мин янам, У ятыгыз!—ялварам... «Мәхәлләгә яңа кием кидереп» М әкаләбездә күтәрелгән мәсьәләнең иң мөһиме—гомумән дин тәгълиматы турында да биредә берничә сүз әйтеп үтү кирәктер, мөгаен. Мәгълүм ки, дин, нинди булуына карамастан,—мәҗүсиме ул, Иудаизм, Христианлык, Ислам кебек халыкара диннәрме—барлык халыклар тарихында һәм көндәлек тормышында, һичшиксез, күп гасырлар буена җитди роль уйнап килгән илаһи бер күренеш. Башта дин сүзенең килеп чыгышы мәсьәләсенә тукталып үтик. Безнең эрага кадәрге X гасыр тирәсендә барлыкка килгән Зәрдөштлек—Зорохстризмның иң югары дәрәҗәле Алласы—Ахура Мазда. Аның гүзәл кызы Даэна исеме белән мәгълүм. Әнә шул кыз, Зәрдөштлек тәгълиматы буенча, бу дөньядан киткән кешеләрне кылдан нечкә, кылычтан үткен Чинват күпере янында каршылап, (Исламдагы Сират күперен искә төшерик!) аларны, бу фани дөньяда ничек яшәүләренә карап. Оҗмахка яки Тәмугка озатып торган. Зәрдөштлекнең изге китабы Авеста теленнән Даэна исеме фарсы теленә Дэн дэн рәвешендә килеп керә. Шуннан инде ул борынгы гарәп телендә дин формасын ала һәм Ислам динендәге халыкларга шул рәвештә тарала. Без дә биредә Ислам дине мәсьәләсенә генә тукталачакбыз, һәм тагын шуны истә тоту таләп ителә: безнең соңгы еллар шигъриятендә дә дин проблемасы мөһим урын ала башлады. Димәк, Р. Гаташта да. Аның «1912. Зәйтүнәнең Тукайга багышланган догасы *нда түбәндәге юллар да бар: Тик изгелектән яралсын ул җырлар. Пакьлектән: иманыгыз— уйларыгыз... Иң караңгы вакытыгызда да ташламаса иде Туганнан алып. Сезне саклап килгән моңнарыгыз! Мин сезгә ихлас теләкләр телимен: Сүрәдәй яңгыраса иде шигырь юлларыгыз,— Изге дин белән сугарыгыз! Шигырьнең соңгы сүзләре дә Ислам рухына бик якын: «—Амин,— димен... Зәйтүнәдер—чын мөселман атым минем...» Совет чоры тарихыннан бик яхшы мәгълүм булганча: коммунистларның төп идеологик бурычларыннан берсе барлык халыкларны үз диннәреннән 140 яздыру иде. Р. Гаташ та бу хакта ачынып яза. Әлеге гайре табигый күренешнең төп сәбәбе советлар илендә алып барылган сәясәт белән бәйләнгән, билгеле: Бутаган—дин, тел. илләрне сәясәт. Кайсы дөрес? Кемдә хаклык, йә. син әйт? Русиянең. димәк—Татарстанның да. 1930 — 1980 еллардагы язмышы матди яктан гына түгел, рухи яктан да коточкыч иде: дөньяның барлык илләрендә яшәгән диннәр тыелган! Илдә шәхес культы хөкем сөрә! Миллионнар атыла, үтерелә, сөргенгә жибәрелә! Гади кешеләр хәерчелекнең соң чигенә җиткән; беркем чын күңелдән ышанмаган идеология тантана итә! Без кемнәр соң? Ходайдан ваз кичкәннәр? Күңеленнән иман нуры киткәннәр? Шул ук фикер шагыйрьнең «Сыеныр соңгы урының» шигырендә дө кабатлана: Коръән—күптән күңел күзе сукырда. Дин—имчедә: бөти, сүз сәүдәсендә. Әнә шундый Җаһилият дәвереннән соң, табигый, ил коточкыч бер хәлдә калды. Шагыйрь әйтмешли, илдә хәзер «имансызлар базары» хөкем сөрә. Шушы уңайдан Гаташның «һаман күтәрелүче бер дуска* шигыренең соңгы юллары аерым бер әһәмияткә ия: Юк, син, әйдә шикләнмә, үс, имансыз чорга таян: Кем белә бүген: ни ялган. ни анда чынлык, җаным?! Мәгълүм ки. шагыйрь күңеле бик сизгер була. Нинди генә авырлыклар булса да. ул өметеезлеккә бирелми, рухлана, илһамлана, иҗат итә. Яңадан аякка баса башлаган Ислам дине дә соңгы унъеллыклар шигъриятенең диапазонын киңәйтте, эчтәлеген тирәнәйтте, әдәби-шигъри чараларын нык кына баетты. Шагыйрьләрдә иминлеккә, игелеккә, изгелеккә ышану арггы. Бу—Р. Гаташ әсәрләрендә дә ачыктан ачык сизелә, билгеле, һәм. әйтергә кирәк, шагыйрьләр, шул исәптән Р. Гаташ та, Ислам диненә зур өмет баглыйлар. «Сыеныр соңгы урының» шигырендә ул бу хакта түбәндәгечә яза: Хөррият кайда, дисәгез, мин әйтем: Ул—чын дин. дим. табынганның җанында! Бу заманда һәр нәрсә кисек, өзек, Өлгесе—бер Кадәр Хак кайчысында! Синең, кешем, бар соңгы сыеныр урының — Көт, ул соңгы Пәйгамбәр тавышында. Дин Исламга билгеле бер өмет баглыйсың икән, димәк, аның, хәлеңнән килгәнчә, мәгълүм шартларын да үтәргә кирәк: Аллаһның барлыгына һәм берлегенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең Хак Тәгаләнең рәсүле булуына ышану, ураза тоту, гыйбадәт кылу: биш вакыт намаз һәм дога; хәл кадәренчә хаҗга барып кайту һәм зәкят бирү. Әйе, боларның барысы турында да безнең хәзерге шигърияттә байтак язылган һәм язылып килә. Әмма шагыйрьләрнең төи өлеше шуннан ары китә алмый булса кирәк: 70-80 ел Җаһилияттә яшәгән кешеләрдән артыгын таләп итү килешеп тә бетми булса кирәк. Шуның белән бергә Исламның һәркем үти ала торган гади таләпләре дө бар: ул да булса, гөнаһ эшләр эшләмәү һәм һәрвакыт дога кылу, шөкер итү, киң күңелле булып, кешеләргә хәлеңнән килгән кадәр яхшылык эшләү, башкаларның күңелен күрә белү. Исламның әнә шул гап гади таләпләрен генә үтәгәндә дә, безнең бүгенге тормыш бөтенләй башкача булыр иде. Моны шагыйрьләр дә. шул исәптән Р Гаташ та бик яхшы аңлый. Дөрес, аның соңгы елларда басылып чыккан китапларында гөнаһ сүзе шактый еш кулланылып, дога —күп тапкыр сирәгрәк, ә инде савап сүзе ике генә тапкыр очрый. Мәсьәләнең әнә шул аспектына игътибар итеп карыйк. «Язмышларны тапшырдыкмы... Иблискә?» Ә йтелгән фикернең дөреслеген шагыйрь үзе дә бик яхшы төшенә һәм «Бу—сиңа кылган догам» (1997) җыентыгының керешендә «Чакыру» шигыренең түбәндәге сүзләрен китерә: Кайтыгыз, былтыргы карлар, Кайтыгыз, сезгә карыйм: Гөнаһсыз чакның карына Гөнаһлы исмем языйм... Шагыйрьнең шуңа якын фикере «Шәкерт бабамның яшел дәфтәрдә сакланган җыру»ында да кабатлана: ...Савап микән: «ураза*мын, сине уйлап, Ә Ходайдан читтә уем һаман ник? ...Гөнаһлымын, бәлки... әмма чарам юк! «Гөнаһ» дигәндә шагыйрь, күрәсең, ешрак гади, гадәти җир кызын яратуын күз уңында тота: Айнып, шашу булды «дәрес* азагы: Гөнаһ тәме җанда... Вөҗдан газабы... Шул ук рухтагы тагын бер бик тә үзенчәлекле мисал—шагыйрьнең «Яшерен, «гөнаһ*лы сөюебез өчен тост» дүртьюллыгы: Әдәп-әхлак «ирке» канат җәйгәндә, Ихлас җанны бик азлар санлаганда. Безнең сөю—пәйгамбәрлектер, Гаташ, Табигый хис—көлкегә саналганда?! Әйе, Исламның кырыс таләпләрен белгән хәлдә, Гаташ һич тә үзен идеаллаштырмый, мактанмый, шапырынмый. Тирәннәнрәк уйлап карасаң, аның бар гөнаһы да шул чын күңелдән сөю, ярату, мәхәббәт белән аңлатыла. Ә чын һәм тирән мәхәббәтне, искәртелгәнчә, Коръән дә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең үзе дә һич тә инкарь итмиләр... Тик шулай да үз «гөнаһ» ларының мәгънәсен шагыйрь тирәнрәк аңлый һәм аңлата кебек. Рәдиф Гаташның Ай-Кояш-йолдызлар, болыт-буран-давыл, ут һәм су көрәше шагыйре булуын без барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз. Бу хакта ул үзе дә кат-кат яза. Биредә без тик бер генә гыйбарәгә—ут образына тукталып үтик. Без—таш җаннар... бәлки, җансызлар иле? Ут-рух өрер бер пәйгамбәрме килеп? Шагыйрьнең шул ук гыйбарә белән бәйле тагын бер дүртьюллыгы бар: Ялкында булып бер, янып-чыныккан Курыкмый ул башкача инде уттан... Бүген яндырган ут—сиңа хисем ул! Су сибеп тик сүндерүеңнән куркам. Әмма шагыйрьнең ут образы белән бәйле иң көчле сүзләре «Тагын яндыра сихри көч* дип башланган шигыреннән алынган түбәндәге юллар булырга тиеш: Язмышымамы сөенәм?— (Уттан яратылганмы н!..) Үзем яндыра аламмы Йөрәкләрне? Янам—мин... Гадәттәгечә, Гаташның бу сүзләрен укыгач та, тирән уйга батасың: әйе уттан яратылу—ул әйтеп бетергесез зур дәрәҗә; димәк, үзең дә уттай буласың. Бу сыйфат Гаташның үзендә дә, шигъриятендә дә бар, әлбәттә. Тик кайбер янәшәлекләр генә уйландыра. Мәгълүм ки, Исламда, Коръәндә уттан яратьпган берничә зат бар: төтенсез уттан яратылган Җеннәр; алар теләсә нинди кыяфәткә керә ала; мифологик персонаж буларак. Җеннәрнең барлыкка килүе Адәм пәйгамбәрдән борынгырак чорга карый; алар ир-ат һәм хатын кыз женесеннән дә булалар; чүлләрдә, тауларда һәм урманнарда яшиләр; Җеннәрнең, кырык меңе. Коръәнгә иман китереп. Ислам дннен таратуга ярдәм итә. Тик тулаем алганда. Җеннәр. Шайтаннар белән бергә, боларның барысы да Иблис гаскәренә керәләр. Ә Иблис исә—саф уттан гына яратылган тәкәббер, киребеткән, горур бер зат. Адәм галәйһиссәламне бар кылгач, Аллаһы Тәгалә барлык җан ияләренә аңа—Адәмгә сәҗдә кылырга боера. Хак Тәгалә сүзен кире кагып булмый: жан ияләренең барысы да аның кушканын эшли. Тик Иблис кенә кискен баш тарта, һәм аның аргументы да бик көчле: нишләп әле мин—уттан яратылган зат ниндидер «кызыл балчык»тан ясалган Адәмгә баш ияргә, сәҗдә кылырга тиешмен?!—ди. (Адәм исеме татарчага «кызыл балчык* дип тәрҗемә ителә.) Ләкин Иблиснең әлеге адымын илаһи бер күренеш дип тә аңлатырга мөмкин: Коръән таләпләре буенча, мөселманнар Хак Тәгаләдән башка беркемгә дә табынырга, гыйбадәт-сәҗдә кылырга тиеш түгел. Димәк, бу очракта Иблис үзен мөэмин-мөселманнарча тота... Тик ничек кенә булмасын, әлеге адымы өчен Аллаһ Иблисне илаһи Күктән сөрә... Тулаем алганда исә. Р. Гаташ Иблискә кискен кире мөнәсәбәттә тора һәм бу хакта кат-кат яза. Без кемнәр соң? Ходайдан ваз кичкәннәр? Күңеленнән иман нуры киткәннәр?.. Буйсындык соң кайчан без Кара көчкә? Язмышларны тапшырдыкмы... Иблискә? Шуңа якын сүзләр шагыйрьнең «Күренде ул миңа якты рәвештә...* дип башланган шигырендә дә бар: Көләләр, дисәм, «Ул—кара фәрештә...» Ахры кергән тагын изге рәвешкә. Тагын Иблис менсә күккә— гарешка? Әнә шундый шикләнүләр белән бергә Гаташ, чын оптимистик рухлы шагыйрь буларак, киләчәккә тирән ышаныч баглый. «Җиңгәч...» дүртьюллыгында әйтелгәнчә: Заман «чир*е!—китә каләм шукланып. Гөнаһлы уй белән читкә укталып... Тыям аны: бүген. Иблисне кугач. Тордым хәтта үз-үземә сокланып! Бүгенге шигъриятнең заман рухы белән бәйле төп таләбе—хәлеңнән килгән игелек изгелекләрне эшләү—җәмгыятьне бүгенге мәхшәрдән алып чыгуның нигез юлларыннан берсе. Һәм хәзерге шигърияттә киң таралган әхлакый таләпләрнең дә берсе- доха кылу. Мәсьәләнең бу яссылыгы Р. Гаташ шигъриятендә дә чагылмый калмый. Бу хәл шагыйрь әсәрләренең исемнәрендә үк күренеп тора: «Бу—Сиңа кылган догам...», «Дога», «Олыгайгач, бер дога». Аерым шигырьләрдә инде дога сүзе тагын да ешрак очрый: «Җирдә сине яклау өчен Күккә ашсын догам», «Дога укыйм тезләнеп—күктә күзем... Өн ишетәм... валлаһи, синең сүзең!» әнә шундыйлардан һәм бу уңайдан шагыйрьнең «Бабичка бер вариация» шигыреннән бер өзек китереп үтү урынлы булыр сыман: Җырлады җан. уй-фикерлөрем ташты, Рәсүлемә вөхи килгәндәй булды. Арынды гөнаһ уеннан яшь хисем,— Гүя җаннан әнкәм догасы узды! Китерелгән мәгълүматлардан аңлашыладыр ки: Рәдиф Гаташ шигъри ятендә Ислам мифологиясе шактый киң чагылыш таба. Ә бит биредә сүз әлеге катлаулы мәсьәләнең тик аерым аспектлары хакында гына барды. Гаташ әсәрләрендә билгеле бер чагылыш тапкан тәкъдир-язмыш, сабырлык, рух- жан. нур, фатиха кебек төшенчәләргә, Әбелхәят суы. Күк калусы, Фирдәвес. Кәүсәр, Кәгъбә кебек саф мифологик категорияләргә, Адәм, Һаува, Кабил һәм Һабил. Дәҗҗал, Газраил, Газазил исемнәре белән бәйле үзенчәлекле һәм катлаулы сюжетларга без гомумән тукталмадык. Аларның барысын җентекләп өйрәнү—әлегә киләчәк бурычы булып кала бирә... 

Реклама