БАКЫЙ УРМАНЧЕ— СӘХНӘ БИЗӘҮЧЕ ОСТАЗ

Б акый Урманченын рәссам һәм гомумән ижатчы буларак калдырган мирасы шулкадәр бай һәм күпкырлы ки. аларны тар кысаларга гына кертеп карау мөмкин дә түгелдер, мөгаен. Әйтик, анын ижатынын сәхнә бизәлешенә керткән үзенчәлекләре турында гына фикер йөрткәндә дә. барыннан да элек остазнын майлы буяулар белән эшләгәндә сихри тылсымга ия булуы, графика, сынлы сәнгать, монументаль-гамәли сәнгать чараларыннан чын сәнгатьчеләргә хас булганча урынлы куллана белүе хакында сүз алып барырга тиеш булыр идек. Монын өстенә тагын Бакый Идрис улы Урманченын этнография, халык ижаты, музыкасы, көнкүреш мәдәнияте өлкәсендә дә тирән белемле, зур белгеч икәнлеген китереп кушсак, аның караш-омтылышларынын нинди ерак дәрьялардан башлануын аңлау әлләни кыен булмастыр, шәт. Менә шушы сыйфатларыннан чыгып кына булса да без олуг рәссамыбызны сәхнә бизәү өчен яратылган бер зат, хәтта ки бу талантны ана Ходай үзе бүләк иткәндер дип әйтә алыр идек. Чыннан да. киемсалым, декорацияләрнең эскизларын ясаганда гына түгел, аерым портретларында, натюрмортларында да ул дөньяны олы бер сәхнә итеп күз алдына китерә иде булса кирәк, шулай булмаса. анын һәрбер әсәреннән ниндидер халыкчан назиклык һәм тамашага охшаш якты рух сирпелер иде микән сон?! Дөрес, театрда һәм театр өчен ул күләм ягыннан әлләни күп эшләгән рәссамнардан санала алмый Ләкин рәсем сәнгате белән кызыксына башлаганнан бирле мине бер сорау бимазалап килде, дисәм, ялгыш булмастыр, ахрысы.—нигә шундый остаз, кем әйтмешли, корифей була торып та Бакый ага Урманче сәхнә бизәү эшенә чын-чынлап алынмады микән? Эзләнә торгач, бу соравыма төгәл жавапны театр белгече Хәсән ага Гобәйдуллин мәкаләсеннән таптым кебек Мөхтәрәм театр тарихчысы Б. Урманченын ижатын күзаллап, мондыйрак нәтиҗәгә килә: «Без спектальләрнен ижади кыйммәте турында сүз чыкканда, актер уенын гына күз алдында тотабыз. Ә декорацияләрнең эшләнеш осталыгын бөтенләй онытабыз. Театрлар, әйтик. Б Урманченын талантыннан бөтенләй файдаланмыйлар Бик тә кызганыч, әлбәттә» Ләкин шуны ассызыкларга кирәк, сәхнә дигәндә мин театр сәхнәсен— декорацияләрне генә күздә тотмыйм Анын әле тагын бик күп башка аспектлары да бар Мәсьәлән. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 1986 елда Бөтенсоюз конкурсында жинеп чыгуында да Бакый аганын хезмәте әйтеп бетергесез зур булды. Табигатьтә бер нәрсә дә юктан бар булмаган кебек, бу очракта да шундыйрак хәл бБйб1941М сурәтләрен күз алдына китереп танга катасын Әйе Ьакый ага Урманче халыкның борын-борыннан килгән көнкүреш мәдәниятен, халыкнын киенү-ясану үзенчәлекләрен нечкәләп тойган булган икән шул! Шул ук вакытта, халык традицияләренә рәссам үзенчә, әмма заманча яна төсмерләр дә өсти алган, болар исә үз чиратында ана бөтенләй кабатланмас сәхнә кием-салымы үрнәкләре тудырырга ярдәм иткәннәр Бу урынла тәгаенләп шунысын әйтеп үтәргә кирәк булыр беренче татар театр профессиональ рәссамнары Мәэмүн Сютюшев белән Мортаза Абдуллин 1922— 1929 елларда нәкъ менә анын кул астында беренче тәжрибәлэрен ясыйлар Уйларга кирәк. 1954 елда аны юкка гына Ташкентта яна гына ачылган театр-художество институтына рәсем һәм сынлы сәнгать буенча укытырга чакыртып алмаган нардыр. Сүз дә юк. Бакый Урманче инде бу чорда ук Урта Азиянен сәнгатькярлэр Б Урманченың У Гаджибаковның «Аршин иш шан- даирәсендә танылып өлгероперосына ясаган эскизы гән була Җитмәсә. У Гаджибәковнын «Аршин мал алан* операсына ясаган эскизлары да (Казакъстан), гәрчә ул сәхнәгә куелу -бәхетенә* ирешмэсә дә, заманында бик зур кызыксыну уята. Әле ул моннан сон да—угызлап еллар дәвамында—белгечләрнең күз унында була. Анын күп кенә эшләре. Казакъстаннын танылган рәссамнары Ненашев. Назыйров. Тансыкбаев һәм Чарномский әсәрләре белән берлектә. 1944 елда Шэрекъ мәдәнияте музеенда (хәзерге Шэрекъ халыклары музеенда) урын ала Алар 1959 елда Мәскәүлэ үткәрелгән Казакъстан әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә һәм 1967 елда Бөтенсоюз театр рәссамнары күргәзмәсендә дә күрсәтелеп, зур уныш казаналар Шушы уиайлан тагын бер нәрсәне искәртеп үтү зарур әлеге эскизлар «Творчество* (М . 1959. N 2) журналында һәм -Художник театра» (Советский художник. 1969. N 164) альбомында да бастырылып чыгарылдылар -Творчество- журналында Ф Сыркина бу хакта менә нәрсәләр дип яза «У Гаджибэковнын -Аршин мал алан* пьесасына ясаган Урманче эскизлары гадәти тормышның бер манзарасын тасвирлый Анын декорациясе, катлаулы булмаган бер бетен корылманы тәшкил итеп, ул сүтү жыю очен унайлы булуы, актерлар уенына кыенлык тудырмавы белән аерылып тора- Монда урынлы бер сорау туарга мөмкин сәхнәгә куелмаган әсәр турында нигә шулай кызып кызып буза куптарганнар сон? Күрәсен биредә Шэрекъ дөньясында заманча, ягъни Европача сәхнә сәнгате туып килүе һәм әлбәттә, эскизларның югары сәнгать әсәре дәрәҗәсендә эшләнүе сәбәпле булгандыр (хәер мәкалә авторы да бу хакта ачыктан ачык билгеләп үтә) Алай гына дисән. бу сыйфатлар—талант осталык мәсьәләсе бер Бакый Урманчега гына хас күренеш түгел ләбаса Әллә ул шушы эшләре аша заман сулышын, башкаларга караганда да. тирәнрәк вә калкурак тоя алганмы9 Безненчэ икенче төрле чамалавыбыз дореслеккэ якынрак торалар сыман тоела • Аршин мал алан* пьесасы—ул чорларда рус декоратив-гамәли сәнгате белән Шэрекъ традицияләре бергә тоташкан, халыкчан тематиканы янача һәм осталарча файдаланган ин укышлы эсэрлэрнен берсе булды Сәнгать белгече И Бандуилова билгеләп үггкәнчә. -гуашь белән генә ясалуына карамастан, әлеге жинел. шаян табигатьле эскизлар чынлап та сәнгать үсешендә зур әһәмияткә ия- (Бандуилова И Г Основные вопросы развития театрально-декоративного искусства Казахстана —М. алай ук әһәмияткә дә ия түгелләр Безне бу очракта эскизнын сәнгати кыйммәте кызыксындыра, ләбаса Әйе, безне биредәге классик корылманың бербөтенлеге. анын сәхнәгә яраклаштырып эшләнешеңдәге табигыйлеге хәйран калдыра һәм барыннан да бигрәк рәссамның төс-төсмерләр табу-файдаланудагы осталыгына, сәхнә күренешләре аша үткән тормыш сурәтен бүгенгегә бәйләп бирүдәге маһирлыгына игътибар итми мөмкин түгел Шәрекъ рәсем сәнгатеннән—Урта гасырлар миниатюраларыннан, архитектурасыннан, халык мәдәниятеннән сөзеп алынган барлык тәэссоратлар декорацияләрнең һәм кием-салымнын бизәкләрендә ачык чагылыш тапкан Әйе, декорация орнаментларга бай һәм тоташ бер затлы жәймә- ковер буларак кабул ителә. Биредә хәтта әйбер-предметлар да орнамент-бизәкләрнен дәвамы булып тора. Музыканың эчке хасиятеннән килә торган дәртле һәм якты аһәңнәр рәссамга ачык буяуларны еш һәм мул кулланырга мөмкинлек биргән Шушы максаттан чыгып, рәссам эре төс-бизәкләрне дә жете төсләр каршылыгында сурәтләргә омтылган. Шул рәвешле сал кынча зөмруд-яшькелт, ачык-фирүзә, кояшлы-саргылт, көйдерердәй кызгылт төсләр балкышы спектакльнең гомуми бизәген тудырырга мөмкинлек бирәләр, ана җан өрәләр. Мондый алымны рәссам кием-салымны ижат иткәндә дә яратып куллана. Бизәкле киемнәргә «төренгән» артистлар үзләре үк—киемнәре белән үк сихри тамашаның жанына әверелеп китәләр һәм алар бизәкле, тантаналы декорация арасында югалып калмыйлар. Композицион яктан караганда. Б. Урманче әлеге әсәрендә Шәрекъ орнаментына, анын да казакъ халкына хас үзенчәлегенә таянып эш итә Ә Казакъ орнаменты, мәгълүм булганча, форма-өслүбе ягыннан, әйтик, фарсыларныкына караганда, эрерәк кимәлдә була, анда вак-вак бөрчекле бизәкләр кулланылмый диярлек (Искусство Казахстане—М.: Искусство. 1970.—С 26).Шуна күрә дә геометрик һәм үсемлекләрнең форма мотивлары буенча ясалган орнаментлар (һәртөрле борма-борма бизәкләр, меандралар, очарга канатларын җәйгән кошлар, «төрек кыярлары», агачлар, үләннәр, яфраклар һ б.) тигез агышлы ритмнар агышында һәм бер-берсенә ярашып торган киңлек түрендә хөкем сөрәләр Алда танышып үткән Казакъстан театр-гамэли сәнгати белгече И Бандуилова Б Урманченын бу спектакльгә фирүзә күк фоныңда үсеп утыручы агачлар, ботакларында сайрашып утырышкан кошлар сурәтләнгән пәрдә эскизы тудыруын да язып үтә Ә кипариска кунаклаган кошларны сурәтләү—фарсы миниатюраларының яраткан алымы булып тора «Агачта җилфердәп утыручы ике кош сурәте төшерү борынгы һәм урта гасырлар рәсем сәнгатенә гомумән хас күренеш Кипарис үзе поэтик традицияләр һәм, гомумән, гадәти тормыш күзлегеннән чыгып караганда да Яшәү агачы буларак күзаллана Яшәү агачынын ябалдашларына кунаклаган Ике кош сурәте—ул кешенең дөньяга килүе һәм никахлашу, гаилә кору мотивларын гәүдәләндерә (Шакуров Ш. Искусство и тайна—М Алатейа. 1999.—С. 177). Әсәрнен гомуми тукымасыннан—чәчәк атып утыручы бакча күренешеннән шул нәрсә аңлашыла, лабаса: II бүлектә Әскар—төп персонажларның берсе, сөйгән ярын чәчәккә тинли: элегиянең III бүлегендә исә. Гөлчәһрә үзенен халэте-рухиясен сандугачлар ташлап киткән тын бакча белән тиңләштерә. Шул рәвешле пьесаның геройлары бәхетләре өчен көрәшергә һәм авырлыкларны җиңәргә сәләтле икәнлекләрен раслыйлар: чөнки алар бер мәгълүм төшенчәне җаннары белән тоялар—«чын, олуг мәхәббәт күкләрдә генә туа шул ул» Шул нәүбәттән, эскизда читлектәге кошның сурәтләнүе дә бер дә юкка түгел—ул хатын- кызнын хокуксызлыгы турында сөйләүче символик мәгънәгә ия. Сүз дә юк. «Аршин мал алан»—музыкаль комедия һәм музыка анда төп урынны да алып тора. Шунлыктан Б Урманче декорацияләрне ижат иткән вакытта, беренче чиратта, әсәрнен әлеге үзенчәлегенә игътибар итәргә мәҗбүр була Бу очракта, музыкаль әсәрне бизәгәндә, рәссамнын бербөтенлеккә ирешүе, эре-эре бизәкләр куллануы, монументаль-гамәли чараларны кин куллануы үзен-үзе аклый да инде «Аршин мал алан» пьесасына модерн стилендә ясалган әлеге эскизлар әсәрне сәхнәләштерү өчен шулкадәр жайлы-унайлы булыр иде. аларны гамәлгә ашыру да бернинди кыенлыклар тудырмас иде дә Шиксез ки, ул фольклор әсәрен декорация сәнгатенә төреп бирүнен гүзәл бер үрнәге булып торуына карамастан, нишлисен, язмыш дигәнен мәсьәләне башкачарак хәл итеп куя шул Рәссам икенче бер әсәрен—К Тинчуриннын Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында сәхнәләштерелгән «Беренче чәчәкләр» (режиссеры—Г Йосыпов) пьесасына ясаган эскизларын бөтенләй башка юнәлештә эшли Биредә «Аршин мал 10. .к. У . м 4 алан-дагы кебек күзләрне камаштырырлык томансу, ачык монарньш ээе дә юк Спектакльдә бара торган драматик вакыйгалар рәссамнан тирә-юньне карангы вә соры төсләрдә сурәтләүне таләп иткәннәр Билгеле, режиссер шәкертләр тормышыннан алып язылган, революциягә кадәрге Казан шәһәрендә барган вакыйгалар турында сөйләүче әсәрне мулла гаиләсендә тәрбияләнеп үскән, шул чорнын рухын яхшы тойган рәссам—бу очракта нәкъ менә Б Урманче бизәргә тиешлеген ачык күз алдына китергән булса кирәк Шулай булмаса. ул әле янарак кына кайтып төшкән рәссамга мондый да жаваплы эшне ышанып тапшырган булыр иде микән? Әмма ничек кенә булмасын, рәссам сәхнә бизәлешен драманын тулаем эчтәлегеннән, эчке агышыннан чыгып башкарган. Театр белгече Р Игламов бу хакта мондыйрак фикер үткәрә: «Беренче чәчәкләр» спектаклендә К. Тинчуриннын 20 еллардагы башка музыкаль-драма әсәрләреннән аермалы буларак, сәхнә белән тамашачы арасына күпер салу таләп ителми Шуна күрә дә “Беренче чәчәкләр»дэ вакыйгаларның салмак агышыннан чыгып тормышчанлык хтетикасын алга сөрүче театр тарафдарлары яратып кулланган алымны—(аны -дүртенче стена» алымы дип атап йөртәләр}—куллану кулайрак була Нәтиҗәдә, рәссамнын бу хезмәтенә беркадәр иллюстративлык һәм натуралистик чишелешләр хас Әйткәнебезчә, күпмедер күләмдә беркатлырак юнәлештә хәл ителүенә дә карамастан, композиция сэхнәнен төрле урыннарына бик жайлы итеп урнаштырылган (мәдрәсәләрнең эчке атрибутикасын тәшкил итүче) сәкеләр, түшәмне «җилкәләрендә» күтәреп торучы баганалар, шәп-шәрә тәрәзәләр, баскыч, караңгы гына ут чәчеп торучы сукыр лампа, шүрлектәге китаплар, самавыр, бауга эленгән күлмәк-ыштаннар шэкертлэрнен көнкүреш мохитын тудыралар Шул рәвешле спектакльнең «тышкы агышы» белән персонаж каһарманнарның хиссеми-психологик кичерешләре бергәләп үрелеп китә Әсәрнен драматик өслүбе вакыйгалар агышын калкурак итеп күрсәтү өчен ягъни пронстранство-мохит сурәтен тудырганда, рәссам соры-төссез буяуларны күбрәк кулланырга мәжбүр булган: куе яшел, соры шәмәхә төсләрнен сыек яктылык аша гына тамашачыга барып ирешкән тәэсире өметсезлек вә гәжиэлек тойгыларын тагын да арттыра төшәләр Әйе, сэхнәнен барлык ярыкларына кадәр билгесез курку хисе посып утырадыр сыман тоела Сүз дә юк. Б Урманче тасвирлаган көнкүреш сурәте ул чордагы шәкертләр хәятыннан алынган бер кыйпылчык кына, әлбәттә Ләкин шушы «кыйпылчыкта» да рәссам яшәешнен эчке каршылыкларын ачып бирә алган, безненчә сәхнә «сурәтендә» шәкертләрнең киләчәккә булган өмет чаткылары да. бушка үткән кадерле вакытлары өчен үкенү хисләре да чагылыш таба сыман (мәгълүм булганча, шәкертләр мәдрәсәләрдә ун-биш ел гомерләрен уздырганнар, э алда тормыш арбасы кай якка алып китәр, берА Тинчуринның *Беренче чвчәкюр» слектак/енә декорация эскизы (1959 ел) карашлардан да бераз читләшеп (ул автор ремаркаларыннан -баш тарта»)1 , режиссер ягына авкша тошә һәм шушы карангы «базга» да тереклек нурлары өстәргә ниятли Идәнгә—кулдан сугылган палас-жәймаләр җәеп куя, баксан—китаплар да тәртипләп жыеп куелган икән, бауга эленгән керләрдә чиста-пөхтә. мин синайтим. «Баз»дигәнен дә бөтенләй үк баз түгел икән бит, ул идәннән, тыштан—тәрәзәләрдән төшкән яктылык аша сизелер-сизелмэс өмет чаткылары белән өретелгән икән лә Шушы унайдан минем өлкән яшьтәге, мөхтәрәм артисткабыз Рәшидә ханым Жиһаншина белән булган бер әнгәмә хәтеремә төшә. Кыскасы, шул әнгәмә барышында ул зур дулкынлану белән элеккеге вакыйгаларда китапларның, бигрәк тә дини басмаларның чиста-пөхтә урыннарда саклануы, Коръәни Кәримнен исә ашъяулыкка гына төрелеп йөртелүе хакында бәйнә-бәйнә сөйләгән иде Кара сана, мәдрәсә күренешендә дә шушындый ук лейтмотив шәйләнә түгелме сон? Бер-ике деталь аша да рәссам әсәрнен рухына янача укылыш төсмерләре кертеп жибәрә. безненчә Ни кызганыч, спектакльнең башка бүлекләренә ясалган эскизлар сакланмаган. Үз вакытында Хәдичә ролен башкарган Рәшидә ханым сөйләгәннәргә караганда. Исхак морзаның кунак бүлмәсе, мәдрәсә күренешеннән аермалы буларак, яктымул итеп җиһазланган булган Шулай ук персонажларның кием-салым эскизлары безнен көннәргә кадәр килеп җитмәгән Ләкин шул чорлар түреннән безгә килеп ирешкән фотосурәтләргә карап хөкем йөрткәндә, кайбер каһарманнарның ничегрәк киенеп йөргәннәрен чамаларга мөмкин Татар кешесе, анын да зыялы катламы гасыр башында Ауропача. әмма милли төсмерләр белән баетылган модада— көяз дә. инсафлы да итеп киенеп йөргән. Хатын-кызларнын башында— энже-мәржэн белән чигелгән калфак Өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар исә, калфак өстеннән ак төстәге шәльяулык та бөркәнеп җибәргәннәр. Өсләрендә—бөрмә итәкле озын күлмәкләр; төрле асылташ, алтын-көмештән эшләнгән төймә, балдак, беләзекләр белән бизәнүдә гадәти бер күренеш саналган Аякта—читек, кәвеш Ирләр дә көяз, төз буйлы—өстә «тройка» костюм, утыртма якалы ак күлмәк: муенда—галстук яки күбәләк. Башта—чигелмәгән, әмма матур итеп каймалган бәрхет түбәтәй Кыскасы, тарихи яктан гаделлеккә туры килсен өчен. Хәдичә образын ул. гаилә архивында сакланган фотодан күчереп тегелгән күлмәктән башкара Журналда шул фото бирелгән

Реклама