ШИГЪРИЯТ

ТЫНМА. ҖАНЫМ! Җирне сагынып... Күккә мендем, Йолдызларга җиттем Йолдыз буранына уралдым. Җирне сагынып. Кире Җиргә төштем Уйлар урманында югалдым... Ни булган бу Табигатькә, Ни булган бу дөньяга? Йә кар катыш яңгыр ява, Йә яңгырлы кар яна... Ни булган бу Табигатькә, Ни булган бу дөньяга? Батмаска чыкканмы кояш— Елмая да елмая!.. Фирая ЗЫЯТДИНОВА—шагыйро, -Матур буласым килз», -Язгы ярсу-, -Мин Кояшка елмаям'’ Һ 6 китаплар авторы Казанда яши Фирая Зыятдинова Яшьлек Бер кыз килә КӨЛӘ-КӨЛӘ Чәчәкләр арасыннан. Күзләреннән чишмә булып Җылы нур ага сыман. Болын буйлап бер кыз килә. Унсигездә ул. Көлә... Мин дә елмаймакчы булам. Никтер елыйсы килә. Лк Боздай карашларны күрдем. Чыгармадым яшемне. Әрнүемне, сагышымны Күңелемә яшердем. Бер җылы күз карашыннан Күңел-елгам ташыды. Бер җылы сүз иелдерде Иелмәстәй башымны. Көн белән төн чиратлашып тора. Яхшы-яман белән донья тулган. Яхшысын да. яманын да татып. Берәм-берәм кешеләр дөнья куя. Мәхәббәт һәм нәфрәт ялкыннары... Кеше йөрәгенә бар да сыйган. Җир йөзендә бары бер нәрсәгә— Ялгызлыкка күнегеп булмый сыман. Тилмертмәгез гөлләрне! Сулар сибеп үстермәсәң. Гол кояшка үрләрме?— Сусыз калып сулмасыннар. Тилмертмәгез гөлләрне! Гөл чәчәге күләгәдә Ялкын булып дөрләрме? Гел кояшка карасыннар— Тилмертмәгез гөлләрне! Тыны-көне бетеп Йөгерә берәү— Узып барган Яшьлеген туктатмакчы! «Ду* китереп Урам себерә берәү— Дөньяны чистартмакчы... II гомерләр!.. Җирне ямьләп торган гөлне Давыл килеп изеп китә, һич 6> лмаса. яфракларын Берәм-берәм өзеп китә. Үтә гомер—сизелми дә. Сизелми дә үтә көннәр... Гел көрәш тә гел бәрелеш Ничек түзә нәфис гөлләр?!. Бирсә бирә Ходай: Кимендә өч шатлык килә рәттән. Тик... кайгысы да ялгыз гына йөрми: Иптәшен иярткән! Эссе җәйдән соң Снбәлн дә сибәли Көзге яш ыр. Ахры, болытларның сабыр савытлары Тулгандыр. Канатларын көйдерәсен белсә. Килмәс иде утны күрәсе дә— Бер күбәләк, янган утка кызыгып. Гел әйләнә учак тирәсендә... Баш очымда болыт куера Кысылыплар китә йөрәкләр: Тик чылатып кына үтәр микән. Кояр микән әллә чиләкләп?... Көньякка киткәндә Нигә болай бик ямансу әле? Күңелләрдә - сагыш? Туган якның моңсу көзен ташлап. Җәйгә китеп барыш... Болыт Болыт канаты тия дә Кояш нурын чылата. Шул бер кара болыт инде— Кояшны шул елата... Сорады бер Болыт назлы Гөлдән: —Нигә болай боек син һаман? Әйтте Гөлкәй, башын аска иеп: —Мин Кояшка гына елмаям. Кемдер яна көл булганчы. Кемдер бөтенләй дә янмый. Үзгәртергә маташмагыз— Ул бүтәнчә була алмый. м Үргә мендем, дип куанма,— Үр артында үрләр бар... Серен алдым дип юанма,— Сер артында серләр бар... .=& Акыллылар нык күбәйде. Хыялыйлар гына сирәк... Җирне ямьләп яшәр өчен Бераз «сәер» булу кирәк! А. Хыял бераз хәйләли дә. Бераз гына алдалый да. Тик нигәдер җиңелрәк күк Яшәү Җирдә—хыялыйга... Безнең урамда да бәйрәм булыр— Ап-ал таңнар атар,— Җырын, моңын чорлар чоңгылында Югалтмаса татар. А Бүтән нәрсә миннән эзләмәгез— Мин шигырьдән торам. Кояш тулы күңелемнең йортын Мин шигырьдән корам. Ап-ак кәгазь. Каләм. Кара. Күктә—Кояш, Җирдә гөлләр. Язлар әллә үтеп бара? Сабыр гына көтеп ята Ап-ак кәгазь. Каләм. Кара. Фирүзә Җамалетдинова ӨР-ЯҢА ӘКИЯТ Казаннан кайткач Синдә, Казан, булыр иде кебек Бераз гына җиңел сулап та... Кол Шәрифең уңда каршы алса. Чиркәүләрең кала сул якта. Синнән минем күңел аерылмаган. Киткән еллар сыймый дистәгә. Азаннарга оеп барган җаным Чиркәү чыңнарыннан сискәнә. Әллә ничек мин узасы юлга Шомлы карый кебек тәресе. Ә бәлки бу сукмак тарихларны Тыңлап, гыйбрәт алу дәресе?.. Их. студент чакта урамнарга Яшьлек булып керә идек без. Баумандагы чиркәү бинасында* Ераклыкка сикерә идек без. Казаннарда илем, дияр кемнәр. Тарихыңны ятлар учлагач. Сикереп кенә ерак төшеп булмый Канатланып җаның очмагач. Үзгәр! әнсең. Казан! Бик гүзәлсең... Тәреләрең арткан үзәктә. Бәргәләнә җаным... Килми калмам. Китә алмам куллар изәп тә. Без күбебез читкә сикергәнбез. Шактый читкә изге Казаннан. Илһам алыр Казан азаннан да. Бер узар күк язмыш язганнан. Фир^ ы /КАМАЛЕТДИНОВА яшь шагыйрә. •Утлы жил». -Яшен күшре» исемле китаплар авторы Ча.иыЛ1 яши Сагынганмын. Казан! Җырлап булмый. Елап булмый хәтта үкереп, һавалардан җиргә төштем әле, Җиргә төштем гүя сикереп... Дөнья матур! һ. Такташ Килен булып төшкән мәле кышның, Җил очырта ап-ак күлмәген. Мин үләрмен кебек иде кышта, Тунсыз көе тагын үлмәдем. Кул әрнесә, тешләремне кыстым, Җаным туңса, ирен тешләдем. .Ак карлардан учак тергезәләм— Килен булып бүген төшмәдем. Кышлар салкын диеп күпләр үтте, Ачы. усал, имеш, зәмһәрир. Ә язмышлар безгә ни язса да, Ни сызса да—үзе мөхәррир. Аһ, үзебез язар идек тә соң, Хаталанмас идек—гыйлем аз. Карлар ява, сибелеп карлар ява, һәр бөртектән ява күпме наз! ...Нәселгә бер түрәсе дә юк шул, Кул сузардай юк шул кеме дә. Дөнья матур! Кемгә рәхмәт әйтим икән кышның Килен булып төшкән көнендә?! 'КДУ студентларының физкультура дәресләре совет чорында спортзал итеп үзгәртелгән чиркәү бинасында үтә иде. Кемнәр бүген бриллианттыр .Алтын йөзек кашында? Бер фикере кирәк түгел Мең акыллы башның да. Моң ургый, ургый, агыла, Көзләрне теләк итен. —Иркенсең, дөнья! Үземне Тоям шыр җүләр итеп. Гармуннар тарткандай тартам Күңелемнең күреген. Ярылсаң да чикләп булмый Җыр җүләрнең иреген. ...Канунга көй язам, дисәң, Сугачаклар түбәгә. Түбәләргә суккан саен Сары йортлар күбәя. Ташлар сары, җыр саргаймый, Җырлар мәңге кипмәгән. ...Әлегәчә ничек йөрәк Шагыйрь булып типмәгән?! Юл кичүе Ашыгу дан юлда кешеләрне Ера-ера үттем бу төнлә. Кулын сузып теләнчеләр калды. Яшьләр калды зәңгәр төтендә. Чынлап калды сыра шешәләре. Кичүдәге кибет эчендә. Суык төндә их. арканы терәп Җылынасы дөнья мичендә. Газлы заман һәм төтенле заман. Авылда да мичләр сүтелгән. Безнең чынлык әкиятләргә күчкән, Әкиятн еллар үтелгән. Адымнарга тизлек күрсәтергә. Йөрәкләрдә очар ук ята. Кемне сыра, йә тәмәке кибете. Кемне теләнчеләр туктата. Сөйләнгән сүз. вәгъдә, мәгьнә, антлар. Яшьләр барсын төргән төтенгә. Илсезләр дә. җирсезләр дә сыйган. Өйсезләр дә сыйган бу төнгә. Кемгә эндәшсәм дә ишетмәсләр. Мин гади бер үтеп баручы. Бу кичүдән унга чыгып була. Сулга алып чыга бер очы... Бер акыллы затың бармы, дөнья, Уң һәм сулны аерып бирерлек? Иркен сулап өр-яңа бер әкият Тыңлыйсылар килә, бирелеп. Бизмәнче Базар юлы. Бизмәнче карт. Бии үлчәү телләре. Яфрак куып менгәнмени Ябык заман җилләре. Яшәгән дә сон кешеләр Үз хәлләрен белмичә. Бизмәнче картны күрмичә. Иң гаҗәбе үлмичә. Бар төрлесе. Җаны белән Бизмәнгә сыймаганы. Бар сыеп та сыйганлыгын Таныр|а кыймаганы. Күзләрен биетеп ала. Бизмәнче тере генә. карт Бу бәлки бар һөнәренең Җитмештән бере генә. Читләп үтә алмас аны Татар, урыс, чегәне. Картның юк менә бер кат та Түрәләр үлчәгәне. Ничек әйләнмәгән дөнья. Кемнәр галим булмаган. Түрәләр үлчәр бизмәннәр У йланып табылмаган... Тормыш кебек кайный базар. Бизмәнгә күзен салып. Чал тарихтай сакаллы карт. Үлчәнә гади халык ЮКА БОЗДА МИННӘН ЭЗ ДӘ КАЛМАС... Очыш Көтү-көтү болыт очып уза Черем иткән йортлар өстеннән. Шигырь тулы төннең уртасында Ым-ишарә көтәм мин синнән. Комсыз көннәрдән мин китеп барам. Ярлыкалырмын дип өмет итәм! һәм очам мин тупыл мамыгыдай, Бәхетемә тияр-тимәс үтәм. Вакыт Җәйнең сискәнүле сулышында Онытылып калган Вакыт тибри. Амфорада борынгы бер бөртек, Терелгәндәй, яктылыкка үрли. Мәңгелектә аулак иде юкса. Ни җитмәде икән ул бөртеккә?— Ул үзенә язган гомер юлын Тома караңгыда дәвам итә. Ж Алтын бөртек чүпли оча-куна Таңның ак кошчыгы таң алдында. Узган җәйнең яфраклары шавы Калган посып күңел ышыгында. Берсен-берсе тоймас хисләр оча, Җирдә тамырларга салкын иңгән. Орынмыйча хәсрәтле бу җиргә Оча тулган алма кара төндә. Ольга ЛЕВАДНАЯ—Казанда яшәүче рус шагыйрәсе. • Пройти заколдованный круг». -В ожидании снега живу» исемле китаплар авторы. Журналыбызда беренче тапкыр басыш. Хатын кыз Хатын-кызда нинди сер бар? Аны ни серле итә? Көче аның зәгыйфьлектә. Акылы тинтәклектә. Куллары - сынган канаттыр... Очмак булып уянган! ...Очыш ләззәтен тоя ул Түбән томырылганда. Юлларның яралмышы Ничек ярала бу юллар? Алар кая илтә? Җандагы шом кемгә китә? Ул шомны кем көтә? Яктылык һәм караңгылык Җанны дср селкетә. - Куаныч белән кайгы гел Чәбәләнеп бетә. Озатам кошлар төркемен... Алар бара сыман Гүяки җәннәт багына— Ходай тарафына. Ялвару Ялаарам: чум син хыялга! Ваклыклар онытылсын. Кышкы зәмһәрирдә туңган Күңел эрерлек булсын! Ялварам: ашык, гүяки Башлана гына гомер! Хисләр әле бөтен, камил!.. Ашык! һәм тылсым килер... Сайрар кош Сайрар кош сайрамый, елый... Ятлар аны балдаклаган. Тон карасы... мәңгелекме Кош төненә канат салган? Арыдыңмы, кошчыккаем, Ашкыш анда нртәгәңә? Җан ашкынган килеш син дә Картайдыңмы, көтмәгәндә? А Япа-ялгыз барам әле Шаулы төркем Уртасында... Оҗмахка юл Бар да сыман. ЮКА БОЗДА МНИИЭН 33 да КАЛМА). Оҗмахка юл Юк та сыман. Оҗмахка юл эзләгәнне Сакла, язмыш! Барсын, тансын! Иблисләрнең Күзләрен син Капла, язмыш! Өйгә кайтыр сукмагым Бөреләр керфек кыстылар... Кояш бигрәк якты. Үрелә шшырь юллары Җылы җәйгә чаклы. Шпаллы юл... качапоса Вакыт эзәрлекли. Эшләр гел генә уңмый шул... Арыдым. Хәл бетте... ж Буйсынып чит ихтыярга һаман бәхет өләшәмен. Күн чәчтем дә аз урдым мин... Бу җирдә мин ник яшәдем? Ходай кушканча була гел. Яхшыгамы, ямангамы? Көз килде. Яфрак коелды. Буш оялар ачык калды... Көз Диварлары саргайган йорт. Тәрәзәдә ватык өлге. Ташландык бакча—ялангач. Йорт җылыта һаман мине. Тәүбәсез бу язмыш өчен Акланулар миңа нигә? Күнәм шәфкатьсез язмышка. Өзеләм мин тулган чия... Таң ЗӨЛФӘТ тәрҗемәләре Иртәнге тымызык тынлык Саркый тәрәзәмнән. Сизәм, илаһи гарештан Миңа нидер иңгән. Сабыйларда үз-үземне Тоям, таныйм, тынам. Мәчетләрдә хур кошлары Чутылдаша сыман... ...Гади сүз тулы тормышка Кабат кайтам инде... Әгәр дә таң кайтса төнгә Шулай кайтыр иде... Гөмбәзләргә соңгы карлар Куна, бетә эреп! Шәһәремә шаукымлы яз Шулай килә кереп.

Реклама