Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР

зып утыра торган кәгазьләренең жилфердәп куюына сискәнеп, дежур xnpypi башын күтәрде—ишек ачылып киткән икән. Эш белән мавыгып, шакуны тагын ишетми калгандыр инде —Керегез! Ишектә мамык шәлгә төренгән хатын-кыз күренде Табиб алдындагы журналын ябып куйды. Керүче—киләсе атнага операция билгеләнгән авыру иле. Узыгыз, утырыгыз.—диде табиб.—йә. ничек хәл иттегез сон? Кыз. ин элек, зур зәнгәр күзләрен мөлдерәтеп, табибка карады, бераздан башын түбән иле Дәшмәде Табиб та көпе Операция ясарга тиешле габиб янына авыру кеше сон сәгатьтә юкка гына килеп кермәс һәм мондый сәер диагнозлы авырулар—бигрәк тә. —Берничек тә —дип. тонык тавыш белән сүз башлады кызый,-берничек тә хәл итә алмадым... — Юкны сөйләмәгез инде!—диде табиб, урынлык аргына таба ава төшеп Монын ишеләрне генә күп күргәнлектән, юктан аргык мәшәкать гудыра дип. анын кызыйга ачуы чыга башлаган иле -Хатын-кызны белмәсәм иде мин. кырык була аларнын -дип кызмакчы иле дә. авырунын озын керфекләре очына эленгән яшь тамчысын күреп, тыелып калды. Торып, өстәл тирәли әйләнеп килде, тамагын кыргалап. шкафтан авыру тарихын алды, баскан жмрдән генә актара башлады Менә бит. акка кара белән язылган: әгәр бу хәлендә, ягъни гыйффәтле килеш, авыруга операция ясасан. анын гомерлеккә бала таба алмый торган булып калуы бар Табиб, папканы кире урынына куеп, авыруга тагын күтәрелеп карады. Тал чыбыгы кебек нәзек кенә бу кыз бала кызганыч иде ана —Шушындый кыен вакытларда ярдәм итәрлек бер генә якын кешен да юкмыни сон? НУРЗИЛӘ (Нурзилә Нотфуллина)—яшь язучы. -Кашлы балдак- исемле китап анторы Казанда яши Я — Минс аңларлыгы юк —Кызның тавышы зәгыйфь кенә, ишетелер- ишетелмәс кенә чыкты Мина шушы килеш кенә операция ясагыз, зинһар. . Юкны сөйләмә инде, сеңлем1 Артыннан йөрүчесе, ярдәм итүчесе юк дигәч тә син Без. врачлар, меңнән бер бөртек кенә өметне дә яшәтергә тырышабыз бит' Табиб, моны юатырлык тагын нәрсә әйтим икән, дигән сыман авыруга карап алды Кызыйда өмет дигән нәрсәнең тамчысы да сизелми, алай гына да түгел—бусы табиблар арасында яхшы фал саналмый—ул бөтенләй битараф иде кебек Шушы сүхчәрне әйткән минутта аның күзләре буп-буш иде. Кешене өмет яшәтә Операциясенең каглаулылыгы өстенә. савыгырга бөтенләй ышаныч булмау хәлне кыенлаштыра гына бит, дип уйлап алды табиб. —Әгәр мин булсам ’-Хирург бу сорауны кычкырып әйтүен сизми дә калды, анын бу сәер пациентка бик тә ярдәм итәсе килә башлаган иде —Әйе. әйе. син бу очракта минем вариантны ничегрәк итеп күзаллыйсың? Мондый тәкъдимне көтмәгән кызның болай да зур күзләре теннис шары кадәр булган иде. Ул нәрсә дип тә җавап кайтарырга белмәде. —Белмим —дип. бераз сүз әйтерлек хәлгә килде ниһаять. -Бар. сеңдем, белгәч керерсең.—диде табиб, журналын кабат кулына алып. Анын тагын ачуы чыга башлады.—Әмма иртәгә иртәннән дә калма! » * ♦ Кабырга астына китереп төрттеләрмени—Илфар кинәт кенә сискәнеп уянды, шундук торып утырды, ялан аяклары салкын идәнгә тию белән йокысы да бердән ачылып китте Төшенең ахыры әллә өнгә әйләнгән инде—теге кызый янында ята икән. Тик нигә сон анын иңбашлары калтырый? Әллә елый ук инде . Аны юатып маташырга вакыты юк. ирнең үтереп эчәсе килә иде Бер башмагын аягы кармаланып тапты, икенчесе каядыр олаккан, ахрысы Эзләп тормады, ялан аягын боздай идәнгә тидермәскә тырышып, сикергәли-сикергәли. кухняга чыкты. Чәйнек авызыннан гына эчү кебек алама гадәтенә тугры калып, берәр стакан чамасы чөмергәч, чәйнеген газ плитәсенә шап тиеп утыртты да урындыкка чүмәшеп, «уф!» дип куйды Әмма шундук сикереп торып йокы бүлмәсенә тәпиләде—кызыинын ник балавыз сыгып ятуын беләсе килә иде аның. Гадәттә. Илфарның бергә үткәргән төйнән сон янындагы хатын-кызга карата бернинди хис-тойгысы калмый, шундук суына иде Иртән елыймы ул. көләме—анысы ирне кызыксындырмый, калганы анын өчен чүп кенә. Бер үк хатын-кыз белән икенче тапкыр йоклаганы булмады аның. Бәлки, бу көнгә кадәр өйләнми йөрүе дә шул сәбәптәндер? — Йә. ник бәбәгеңне юешлисен инде тагын?—диде ул мөмкин кадәр йомшак булырга тырышып, башмагынын икенче сынарын диван астыннан алырга маташканда. Жавап ишетелмәде Илфар, янына утырып, кызнын беләгеннән сыпырды, кулын тотып алып, иреннәренә тидерде Тегесе ни кулын тартып алмады, ни иркәләүгә охшаш бу хәрәкәткә жавап бирмәде. Иргә бу ошамады, әлбәттә Үпкәләгән булып дәшми-тынмый гына торып китәр дә иден—бердән, әле бик иртә. юньләп яктырып та бетмәгән, икенчедән, бүген—ял көне Телефонын да кичтән үк өзеп ятты, димәк, эшенә чакырып бимазаламаячаклар, дигән сүз Әмма йокы да качкан Ул кабат диванга сузылды да. горурлыгын бер читкә этәреп, жәймәгә чорналып беткән кызны кочагына алды. —Гөлмәрьям! Йә инде, бер сүз булса да әйт? Кыз башта күзләрен ачты, озын керфекләре гөлгә кунган күбәләк канатларыдай җилпенеп алдылар. Күзе артыннан авызы да ачылды. —Сүзем юк... Ирнен күнеленә кинәт кенә якын булып киткән бу бер көнлек хатынын сөйләшгәе барысы да яхшы булачак Мин гел шулай, операциягә кадәр өч көн аллан бер теш күрәм. Бүген дә мина шул төш керде. Сеилимме Кыз давал итеп керфекләрен генә тибрәндереп алды Имеш, кыя читендә үк нәзек кенә бер агач үсеп утыра икән Анын үлән сабагы кебек сыгылмалы ботагына бер кошчык оя корган. Шул уймак кадәрле генә ояда яңа канат чыгара башлаган бердәнбер кош баласы калган. Ул. ад читенә тәпиләре белән тотынып, упкынга тәгәрәп төшәргә тора икән. Мин исә. техтәремне. кулларымны каната-канага, кыяга үрмәлим, менеп җитеп, теге нәни кош баласын кире оясына төртеп кертергә ашыгам, имеш Менә гел шулай әгәр кошчыкны оясына этеп кертә атсам—операция уңышлы уза. авыруым савыга Әгәр, мин менеп җиткәнче, кошчык кыядан төшеп китсә - нн начары, димәк, пациентым операция өстәлендә үлә дигән сүз Бүген мин кыяга кошчык упкынга ычкынганчы менеп өлгердем. Бу—яхшы фат Илфар. шул урында туктап, җинел сулап куйды Тик ул төшенең ахырын сөйләп бетермәгән иде.. Кызга ул башкача сүз катмады Төшенең дәвамын уйлап ята торгач, кочагындагы хатынының иңнәренә сибелгән чәчләренә битен куеп, кабат йокыга талды. Ул уянып киткәндә тәрәзәдә кояш иде инде Илфарның кочагында җәймәсен катдырып. кыз да юкка чыккан. Аш бүлмәсендә бик тәмле булырга тиешле ризыкнын күңелле генә лебердәп кайнаганы ишетелә. «Әни килгән, ахры».-дип уйлап алды ул. канәгатьләнеп Әнисе гел шулай, ял көнне иртүк килеп, малае торганчы берәр тәмле әйбер пешереп куярга ярата Аннары инде, өстәл янына утырып, ялгызлыкның бер дә файдалы әйбер түгеллеген, күптән инде башлы-күзле булырга кирәклеген ипләп кенә, ризыкка кушып, улына сеңдерә башлый Шулай игкәч. ниһаять, башына барып җитәр, дип уйлыйдыр инде бичара ана. Әмма ашалган ризыкнын һич тә баш тарафына китмәгәнен белми микәнни9 Әнисе килеп уята башлаганчы дип. тиз генә торып, юыну бүлмәсенә шылды Илфар Йомшак халатына төренеп, күңелле көн сыз1ыра-сызгыра кухняга килеп керсә, аптырап китте анда әнкәсснен эзе дә юк. Анын чуар алъяпкычын бәйләп тәрәзә янында басып торучы —Гөлмәрьям иде Әни кайда сон'.’—дип соравын сизми дә калды Илфар. Мин беркемне дә күрмәдем.-диде кыз тонык тавыш белән. —Ә нинди тәмле әйбер пешердең?—Илфар, песи сыман сузылып, һаваны иснәп алды һәм. җавап кәгеп мәшәкатъләнмәстән, нәкъ менә шулай тиеш кебек игеп, өстәл янына кунаклады —Тизрәк бүлеп бир инде мина, үлеп ашыйсым килә: Кыз никтер куырылып куйды, дәшми генә, өлеш тәлинкәләренә пешергән ризыгын матурлап салды Бу—кызыл, сары, яшел төсләрен пешкәч тә югалтмаган, тутырылган татлы борыч иде. Бер-икесен пешә-пешә чәйнәп йоткач, ирнен бәясе кыска булса да. катгый янгырады —Шәп! Көмеш кашык белән стакандагы чәен болгатканда, болай кана сорыйсы да итте: —Ә син минем нәкъ менә шушы ризыкны яратканны каян белден9 -Мин үзем яратканны пешердем.—диде кыз. пышылдап диярлек. Аз сүзлелеге өстенә. ул, никтер. Илфарга күтәрелеп тә карарга кыенсына иде. —Ә ничек пешерергә уйладың? — Белмим... Илфарнын кызны сөйләштерергә тырышуы бернинди дә нәтиҗә бирмәде Анын җаваплары «әйе», «юк», «белмим» кебек «тирән эчтәлекле» сүзләрдән гена тора иде. Гөлмәрьямне өенә озатып куйгач. Илфар чәчәкләр күргәзмәсенә китеп барды Анын чәчәкләр яратуын белгән хезмәттәшләре дә, пациентлары да берәр сәбәп белән дә. сәбәпсез дә хирургларына гөлләр китерәләр иле. Бүген дә ул бер бәйләм лаләләр сатып алгач, гадәтенчә өенә кайтып китмәде, яз һавасын сулап урамнар буйлап йөрде. Аннары кинәт борылып Гөлмәрьямнең фатирына китте Ишек кынгыравына чыккан олырак яшьтәге апага. Гөлмәрьямгә тапшырырга кушып чәчәкләрен тоттыргач, баскычтан төшеп барганда, карале. кызнын исемендә дә гөл сүзе бар бит. дип уйлап, бу ачышына бик канәгать калды. ..Операция уңышлы үтте. Икенче көнне Гөлмәрьям күзләрен ачуга, тәүге күзе төшкән әйберсе чәчәкләр булды. Сарылы-кызыллы таҗлары киртләч-киртләч булып торган мондый лаләләрне беренче тапкыр күрүе иде әле кызнын. бу яз хәбәрчеләренә күзләре талганчы карап ятты ул. —Сиңа бу чәчәкләрне докторың үзе китерде!—дип сөйләнә-сөйләнә ишектән шәфкать туташы килеп керде, «үзе» дигән сүзгә аерым басым ясап, җөмләсен пациент янына килеп баскач га бер кабатлап алды. Бу сүнәргә авыруның әлләни исе китмәвен күргәч, аптырап, капельницасын рәтләгән булып, кызга тагын бер кат карап килде. Хастаханә тарихында беренче тапкыр булган мондый хәлгә гаҗәпләнмәгән кеше кем икән, диде бугай. Илфар исә көн саен Гөлмәрьямгә чәчәкләр китерде. Тегесе рәхмәтен керфек сирпүе. күз карашлары аша җиткерә иде. Торып йөри башлагач, табиб аның белән берничә тапкыр сөйләшеп анлашырга тырышып карады, тик юкка— кыздан юньлебашлы бер җөмлә дә алып булмады. Илфарның горурлыгына тия иде бу хәл: аның артыннан чабып йөрүче хатын-кызлар күп. әлбәттә, ләкин базда үскән бәрәңге сабагы кебек нәзек һәм ап-ак чырайлы шушы кызый сина карата битарафлык күрсәтеп маташсын имеш? Кызнын хәле яхшырганнан-яхшыра барды. Хастаханәдән чыгасы иртәдә ул, табиб янына кергәч, соңгы көннәрдә үзендә тойган сәер үзгәреш хакында әйтмәкче булган иде дә. Илфарның карашын күтәрә алмыйча, күзләрен яшерде һәм. бары рәхмәт кенә әйтеп, ишеккә борылды. Анын әйтелеп бетмәгән сүздәре калганлыгын сизенсә дә, барлык ирләргә хас булган ваемсызлыгы сәбәпле. Илфар аны тиз онытты Тормышы бер эздән- тәгәрәде дә тәгәрәде. Яше барган саен, нәрсәнедер үзгәртү хәленнән килми иде инде аның. Төн уртасында өзгәләнеп чылтыраган телефон тавышына, гадәттәгечә, йдкылы-уяулы җавап ишетелде: —Килиммени? —һәм тизрәк, доктор!—диде дежур табиб.—Ашыгыч операция кирәк! Машина хәзер килеп җитәр. Кичәге мәжлеснен шаукымы башыннан китмәгән иде әле. Суыткычтан бер кисәк боз алып килде дә. тәрәзәдән карап машина көткәндә, аны әле чигәләренә, әле күз төпләренә тидергәләп. шактый гына рәткә кереп өлгерде. Баласы операция белән алынырга тиешле хатынның Гөлмәрьям икәнен таныгач, ир шундук айныды. Табибның кулы автомат рәвештә үз эшен башкарса, башы, тырышып-тырышып. беренче операциянең кайчанрак булганын хәтерләргә маташа иде. Җиде ай! Сигезенчесе яна башланган! Кан басымы артык югары булу сәбәпле, башкача юл юк. дигән иде бит дежур врач ашыгыч операциягә әзерләнгәндә. Димәк, менә шушы минутта кулларына алган бу кашык кадәр генә нарасый— аның үз улы?! Табиб, җавап көтеп. Гөлмәрьямгә карады. Әмма ананың хәле чиктән тыш авыр иде. Нәзек кенә тавыш белән еларга маташкан баланы янындагы шәфкать туташына биреп, хирург, өлгер хәрәкәтләр белән киселгән урынны текте дә калган эшне ярдәмче табибларга калдырып, малаен карарга китте. Бокстагы төрле яшәтү аппаратларына тоташтырылган сабыйдан үз чалымнарын эзләп маташты. —Нишләп суламый сон бу?—дип. шундагы сестраларны аптыратты. Тегеләре: «сулый ул. сулый, болай булгач, яши инде, моннан кечкенәләрне дә терелтәбез әле»,—дигәч, тынычланган кебек булып, кабат Гөлмәрьям янына керде. .. . Ул арада анага кан салырга кирәклеге беленде. Илфар, тагын берәр ярдәмем тимәсме дип. бераз көтеп торган иде дә. инде хәлләр җайланып килә, дигәч, озатучы машинаны да көтмәстән. өенә тәпиләде. Коридордан -һавага тотынып» акрын кына атлаган хатынның йөзендә утырып калган күздәреннән генә элеккеге Гөлмәрьямне таныды Илфар Ике кулы белән анын иннәреннән тотып, бары бер генә сорау бирде ул. —Бала минекеме?—диде. 90 ____________________ —------------------------------------------------------ нтила Хатын, раслап, баш каккач, аны сак кына кочагына алды һәм. иреннәрен колагына ук терәп: -Ник аны монарчы әйтмәдең?—дип пышылдады. —Белмим —диде Гөлмәрьям. аннан да шыпыртрак тавыш белән Хастаханә бүген иртәдән үк гер итеп торды. — Кара син аны. мыштымны, өйләнгәнен дә. баласы туганын да шушы көнгә кадәр әйтми йөргән бит!—дип аптырашты хезмәттәшләре. Йөгерә-йөгср» хирургларына чәчәк ташыганда Илфарның исә. шәфкать туташы кулыннан тере төенчекне үрелеп алуга, никтер, келт итеп, сигез ай элек күргән төше исенә төште Аның үзенә сәер тоелган ахырын шактый гына уйлап га йөргән иде әле. Теге вакытта төшендә ул. кош баласын оясына утыртырга үрелгәч, кире уйлап, нәни канатларын жәеп учына сыенган жан иясен, төшеп китмәсен өчен икенче кулы белән каплап, үзе белән алган иде бит Сөембикә кыйссасы әхетен бер йомарлансамы” Язмышыңа, керпе сыман, энәләре белән төртә дә тора икән ул... Мөселман балалар бакчасы тәрбиячесе Сөембикә туташның бәхет гөлен кайчан кырау сукты сон әле? Әти-әнисе юл һәлакәтенә очрап, дәү әнисе кулында калган каһәрле төндәме’’ Әллә давыл чыгып, дәү әнисенең сәҗдәгә киткән тавык кетәклеге кадәр генә өе ишелгәчме’’ Бер бәхетсез—гел бәхетсез. Тагы да калдым ятларга... дип көйли торган иде мәрхүмә дәү әнисе. Кызнын исенә еш төшә бу жыр. Менә бүген дә. озын күлмәк итәкләренә урала-чалына өенә чапкан Сөембикәнең күзендә яшь булса, телендә шул жыр сүзләре иде. Яңгыр коеп яуганда тәрәзәдән аккан гөрләвек сыман, күз яшьләре кызнын битләреннән бертуктаусыз тәгәриләр һәм мөселманча бәйләгән яулыгының ияк астында гына тукталыш ясыйлар... Дәү әнисен җимерекләр арасыннан көч-хәлгә җыештырып җирләгәч, коточкыч кайгыдан агарып каткан Сөембикәне бу хәсрәтле дөньяда берәр атна чамасы дарулар белән генә тоттылар Аннары, бераз рәткә кергәч, ул теләсәтеләмәсә дә. үз шәһәренә китеп барды Кайчандыр ул туган баракны инде шактыйдан жир белән тигезләп, кешеләрен фатирларга таратканнар Биредә жан асраган һәр гаиләгә фатир тиеш булса да. Сөембикә ише ятим-үксезләр күптән жан исәбеннән сызып ташланган. Тоткасы-терәге булмаган кыз бу буталчык хәлләрнең очына чыга алмады, әлбәггә Җепнең очы адәм түгел, шайтан да таба алмаслык итеп чуалтылган иде. Шәһәрдәге балалар бакчасында эшләү өчен диплом кирәк булып чыкты Сөембикә укырга керә алды тагын, институтның тулай торагына да урнаштырдылар үзен, әмма стипендия кебеге ашарга да җитми иде Йомшак күңелле әбекәе белән үсүнен файдасыдыр инде, ана телен камил белүе өстенә. изге карчыкнын кич яткач йоклап киткәнче ятлата торган догалары да кызыйнын жанына онытылмаслык булып кереп урнашкан. Шуларның барысы ярдәмендә мөселман балалар бакчасына нянечка булып урнашу кыенлык тудырмады Әмма хезмәт хакы аз. стипендия белән кушканда ашарга җитсә дә. өсбашны рәтләү хакында уйларга да бирми иде Укуны тәмамлауга, кыз институт тулай торагыннан артты һәм ана шундук яшәр урын кирәк булды Анысын бакча мөдире чагыштырмача җинел хәл ипс ерак та түгел ниндидер бөлгән заводның тулай торагы бар иде. шуннан «карават» табып бирде Бүлмәдәшләренең берсе—укытучы иде. икенчесе исә кайда эшләвен әйтеп мәшәкатьләнмәде, кичтән китә дә иртән кайта, Сөембикәнен аны рәтләп күргәне дә юк Укытучы кыз икс ставкага эшли, кич кайта да дәфтәр тикшереп, план Б язып төннәр буе утыра. Үзе дә ике смена «сөреп» кайткан Сөембикәнең (ул хәзер тәрбияче тә. нянечка да), еш кына сөйләшергә дә кешесе булмый иде. Шулай «күңелле* генә яшәп ят канда, әлеге серле хезмәт башкаручы кызның фатирга китүе мәгълүм булды. —Сөембикә!—дип. беренче тапкыр ачылып дәште ул бүлмәдәшенә —Кайчанга кадәр кеше балаларының артын сөртеп, чүлмәк түгеп яшәргә җыенасың син'’ Эшләгәнең шушы тимере кәкрәйгән караватыңа гүләргә дә җитми бит! — Нишләргә киңәш бирәсең инде.’—дип сорауга сорау белән жавап кайтарды кыз. Дөресен генә әйткәндә, ул бер кысага кереп кенә барган тормышын үзгәртергә курка иде —Әйдә, минем белән. Синең фигураң да ярыйсы гына, укыганда биюгә дә йөрдем дип сөйләгән идең бервакыт Гомерең үтә бит бала-чага көе көйләп. Беркая барганын, бернәрсә күргәнең юк. Ашаганың да—шул бакчадагы сыек манный боткасы Анысы, мин үзем дә шундый тормыштан чак-чак котылып киләм әле Шулай да. нәкъ менә сиңа ярдәм кулы сузарга булдым, чөнки син ул кадәр үк өметсез түгел. Мин моны теге укытучы булып туганга әйтеп тә мәшәкатьләнмим, барыбер колагына кермәячәк, чөнки ул Ленин сызган туры юлдан мәктәбенә бара да кайта, бара да кайта. Шулай биредә үлеп тә китәр.. Сөембикәнең бу озын кереш сүзне тыңлап бетерергә түземлеге җитмәде, бүлмәдәшен бүлдереп, үз соравын кыстырды: —Нәрсә тәкъдим итәсең сон? —Мин эшли торган төнге клубка биючеләр кирәк!—дип ярып салды кызый, туры сорауга туры җавап, дигәндәй.—Хуҗа инде шактыйдан бирле сайлана, килгән бер озын ботлыны бора да чыгара. Рухы туры килми, ди. Ул нинди рухтыр инде, башка нәрсәсе булса, бер хәл иде... Йә. барасыңмы? Сөембикә дәшмәде Моның ишеләрне ишеткәне бар иде аның. Биш вакыт намаз укыса да (мөселман бакчасында шунсыз булмый!), замана кызы бит ул. —Әгәр сине анда эшкә алсалар, акчаң да чагыштырмаслык дәрәҗәдә күп булачак.—дип дәвам итте бүлмәдәше. Сөембикәнең дәшми торуын кыюсызлыкка чутлап,—өс-башынны да карарсың, юньлерәк ризык ашарсың, өстәвенә, бу тараканлы обшагтан котылырсың... Әле син монда тора гына башладың, белмисендер, кышын күренми башлый ул мыеклы җанварлар, батареялар җылытмый, таракан катырырлык суык була. Чакрымга сузылган коридорның теге башындагы юынгычта да. бердәнбер бәдрәфтә дә су бозлана, ишектән үтеп булмый Сөембикәнең бер дә көләсе килми иде. Үз-үзеннән көлсенмени ул! Әмма нишләргә сон?! Кинәт кенә анын күңелендә ике «мин» әйткәләшә башлады. «Мондый форсат тагын кайчан чыга, әллә барыйм микән?»—дип икеләнде «мин»нең әле аңлар әле мине дәү әнием...» Сөембикә, авыр сулап, бүлмәдәшенең күзләренә карады. Ул да. ятимә кызның күңелендә барган тарткалашны анлаган сыман, тынып калган иде. -Мин риза, -диде Сөембикә, кинәт кенә карлыгып калган тавыш белән. Шуннан китте инде тормыш тәгәрмәче капма-каршы якка тәгәрәп! Кызны ин шаккатырганы баш түбәсенә чүкеч белән суккандай тәэсир калдыручы шашкын музыка булды. Беренче кичтә үк шул музыка сихеренә тышауланып. Сөембикә хужа алдына килеп басканын сизми дә калды. Тегесе, симез күзләрен тагын да кыса төшеп, бераз кызга карап горды да. —Алам!—дип кинәт бармак шартлатты -Читлек эчендә биерсен Курыкма. генә туганы. •Дәү әниемнен рухы рәнҗер, өйрәткән догалары башыма каргыш булып явар».—дип каршы төште үз «мин»е. «Төнге биючеләрнең барысы да фахишә түгелдер минем дә кешечә яшисем килә бит . »—дип челтерәде яна «мин», көчәйгәннән-көчәя барган тавыш белән. «Дәү әниемнен рухы рәнҗер...»—дип пышылдады иске «мин», җиңелә баруын тоеп. «Икенче сменада гына калып булса да тәрбияче булып эшләрмен,—дип тынычландырды аны яна «мин» — Намазларымны да калдырмаска тырышырмын. бездә сиңа бармак белән дә орынучы булмас. Кызга тәжрибә белән бергә осталык та килде. Сөембикәне карарга дип клубка махсус йөрүчеләр ишәйде. Бии-бии, чишенә-чишенә. биленәчә калын толымлы бодай саламыдай чәчләрен дә таратып салганлыктан, читлек эчеңдәге кызнын шәрәлеге күзне вәсвәсәләндерүче утлар яктырып киткәндә генә чагылып ала. Әмма тән төсендәге ике нәзек баудан гына тегелгән эчке киемен барыбер салмый Сөембикә һәм. читлектән чыгып, залдагы ир-атларның тезенә дә утыра алмый Читлектәге кызлар залга төшеп, ирләр алдында бии башлауга, сүнеп янып торган утларның караңгылана төшүен чамалап кына тора да. чыга да сыза читлектән Күрми дә калалар Сөембикәнең хәйләсен Ләкин күрмиләрме соң' Иң элек, хуҗа кисәтү ясады. Янәсе, залга төшсән ни булган, бап абзыйларның трусигына меңәр тәңкә кыстырырга атлыгып торганнары да бар. имеш Сөембикә аны-моны дәшми генә аска карап торды Тора-бара Сөембикә иске бер тиен сыман шомарды Хәзер инде анын - торып торырга» дип бер елга алдан түләп куйган уңайлы фатиры, анда кирәкле бөтен әйбере бар Бакча тәрбиячесе хезмәтен генә ташлый алганы юк. Стриптизерша булып гомер буе эшли атмасын чамаламый түгел кыз. Әмма төнге тормышы хакында бакчада сизенсәләр, тәрбияче һөнәре тирәсеннән үзен пумала белән куачакларын да белә. Эшләгән кешегә эш бетмәс, анысы Әлеге мөселман балалар бакчасында Сөембикәне сабыйлар мәхәббәте тота. Гөнаһсыз нарасыйларнын •Тәти апам!» дип килеп сыенулары, догалар өйрәткәндә, ипләп кенә намаз ниязга төшендергәндә самими ихласлык белән тыңлаулары, анын артыннан тигезле- гигезсез нәзек тавыш белән кабатлаулары төне буе колак тондыргыч музыка дәһшәтеннән башы әйләнгән, чарасызлыктан ике тормыш белән яшәргә мәҗбүр ятимә кызнын йөрәгенә шифа, жанына ял бирә. Биюче кызларның кием алыштыру бүлмәсенә шакымый-нитми генә хужа килеп кергәч. Сөембикә, нидер тоенгандай. сискәнеп куйды. Дөрес сизенгән булган икән хужа. дорфарак кына итеп. Сөембикәгә бүген башка кызлар белән залга биергә төшәргә һәм эштән сон тиз генә кайтып китмәскә кушты. Синсн белән якыннанрак танышырга теләүче бар. диде. Клиентлар арасында андый теләк белдерүчеләрнен моңарчы да булуын, әмма бу хәлнең клуб эчендә рөхсәт ителмәвен белгән Сөембикә куркып калырга тиеш булса да. берни булмаган сыман, бигараф кына буйсынды Ул инде башкалар кебек зомбига әверелеп бара иле Залга Сөембикәнең төшүе күпләрне тан калдырды Капшап карарга үрелүчеләр дә байтак күренде Әмма кыз әрсез куллардан шома балык сыман житез генә шуып чыга барды. Анын белән якыннанрак танышырга теләүче угыз биш яшьләр чамасындагы .шәм иде Ул свитер белән чалбар киеп куйган кызнын күкрәгенә япкан калын толымнарына томырылып карап алды Үзен Саша дип кенә таныштырды да кыздан сорау алырга кереште: кех< ул. кайдан килгән, әти-әниләре нинди кешеләр, кайда һәм кемнәр белән тора һәм башкалар. Бүтән кешеләрдән әллә ни аерылып тормаган бу ир-егетне Сөембикә башта журналист-фәләндер дип уйлаган иде Юк икән Ишек төбендә үзләренә әзмәвердәй ике адәм ияргәч һәм хужага кызны үзе озатып куясын әйткәч кенә. Сөембикә аның ни җитте генә кеше булмавын анлады. Кыз яши юрган йорт янына килеп туктауга, Сөембикә белән Саша артыннан машинадан теге әзмәверләрнең берсе төште һәм алардан ике-өч адымга гына калышып бара башлады Кыз арыган иде. ирне өенә чакырырга кирәк тапмады, тиз генә саубуллашып, керү ягын карады Башка вакытларда башы мендәргә тиюгә йоклап китә торган кызнын күзләре бүген шырпы белән терәген куйган кебек ачык Ул ачы язмышынын тагын бер борылышы алдында торуын сизә һәм аны берничек тә үзгәртә алмаячагын да тоя иде... Көннәр үтте. Сашаның төнге клуб «түбә»ләреннән берсе икәнен дә белде Кыз хәзер үзенең ныклы күзәтү астында икәнен, ана беркемнән дә куркыныч янамаслыгын белеп бии Әмма Саша белән алар төнге клубта гына очрашалар ул Сөембикәнең көндезге тормышы хакында хәбәрсез иде Кыз үзенең мөселман балалар бакчасы тәрбиячесе булуын яшерде, әйтмәде Мөнәсәбәтләре артык тирәнгә китмәгәнлектән. Сөембикә Сашаны үзенсн төнге тормышы кешесе дип кенә исәпли иде. Әмма сонгы вакытта кызнын уйларына әлеге серле ир-егег көндехтәрен дә керә башлады. Ләкин Саша кызнын тормышына ничек кинәт килеп кергән булса, шулай ук тиз юкка да чыкты Ул аны оныта да башлаган иде инде Көннәр барысы бер төрле агалар м агалар Бакча—төнге клуб—йокы Бакча—төнге клуб йокы Әмма көннәрдән 99 бер көнне шул чылбыр шеме-бер сабыйны алырга килмәделәр. Мөселман бакчасында мондый хәлнең булганы юк иде але КыгсабыЯнын өенә шылтыратты, ләкин телефон дәшмәде Инде оак-шв каравылчы гына калды. Сәембнкәнен иса баланы ана кдшырын китарга хакы юк Дәүләт исемле биш яшьлар чамасындагы оу малай бакчага күптән түгел генә йөри башлады әле. Әнисен бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Аны әтисенең туганнары гына карын икән Димадан Дәүләткә әйләнүен дә, әнисе юкка чыкканнан соң. әтисенең дә юньле-башлы күренмәвен бик авыр кичерә иде бала. Сабыйнын язмышын үзенекедәи санап, кыз аны аеруча якын күрә, балага назны күбрәк бирергә, җае чыкканда кочагына кысарга, башыннан сыйпарга тырыша иде Матам белән бергәләп чәй эчеп алгач, Сөембикә ана тагын әкиятләр укыды, әлифбадан таныш хәрефләрне дә эзләп утырдылар. Караңгы төште Тәти апасы аны йоклар! а салырга гына җыенганда, телефон шылтырады Каравылчы агай баланы алырга килүләрен әйтте Кыз. баланы җитәкләп, абына-сөртенә барып, ишекне ачып җибәрде Ишектә Саша тора иде. Ул йөгереп килгән улын кочагына алды. Тегесе дә бертуктаусыз «әти. әтием!» дип кабатлый иде. Тәрбиячегә рәхмәт әйтергә теләп, ир ана күтәрелеп карады һәм., улын чак кына кулыннан төшереп җибәрмәде. —Сөембикә —Саша...—дип пышылдады кыз. —Юк. мин Сәгыйть исемле...—дип, татарча пышылдады ир. Кыз исә шатланырга да. борчылырга да белмичә бераз торгач, кинәт кенә йөгереп чыгып китте Малайнын «Тәти апам!- дип. Саша-Сәгыйтьнен «Сөембикә!» дип кычкыруларына да борылып карамады Ул менә шушы минуттагы югалтутабышларын да аңламаслык булып йөгерде дә йөгерде Яңгыр коеп яуганда тәрәзәдән аккан гөрләвек сыман, күз яшьләре кызнын битләреннән бертуктаусыз тәгәриләр һәм мөселманча бәйләгән яулыгының ияк астында гына тукталыш ясыйлар иде Миңа ул кирәк... Үзәкләрне өзеп искән кышкы ачы җилдән юка пәлтә белән бер кат яулык кына ышыклап бетерә алмый шул. Күзләргә бәреп яуган ярмадай каты кардан бераз гына булса да саклар дип. пәлтә якасын ялан кулы белән күтәргән, икенчесе белән күкрәгенә кадерле төенчекне кысып, җилгә аркан борылган Хатын олы юл кырыеннан ук атлавын сизми дә калган икән. Янына ук «чажт!» итеп килеп туктаган машинага таба әйләнеп карарга өлгергәнче, ишеге кайчан ачылган булгандыр, ниндидер көч аны эчкә суырып алды. Хатын кычкырырга да өлгерә алмады хәтта. Көчле куллар башыннан яулыгын сыпырып төшерде. Бер мизгел эчендә нәрсә булганын төшенгән Хатын шуннан файдаланды да: тиз генә песи баласы сыман бөтерелеп. Ирнең күкрәгенә сыенды, ябык куллары белән аның муеныннан кочты. Бусын ук көтмәгән Ир бермәл аптырап калды, ул арада Хатын, иреннәрен анын колагына ук терәп: —Бор машинаңны, киттек мина, мин барысына да риза, —дип пышылдады. Ир. зур коңгырт күзләрне артык якыннан күрү аркасында бераз йомшадымы, әллә алардан агылган сихри караш тәэсиренә бирелеп киттеме, сүзсез генә ризалашты, алдагы көзге аша шоферга ишарә ясап, борылырга кушты. Монарчы мондый кыю тәкъдимне башлап ишеткәне булмагач, ана кызык иде. Керфеген дә селкетмичә тыныч кына утырып барган Хатын исә күпне күргән булырга ошый иде... Ул. шактый җир киткәч, туктарга кушты Җиргә сенеп үк беткән баракны күреп. Ир тагын гаҗәпләнде. Шоферга көтеп тормаска әйтеп кул изәгәч. йөгереп диярлек атлаган Хатынга иярде. Бердәнбер күгәнендә Ходай ярдәме илә генә асылынып торган барак ишегенә аптырабрак карап килә иде шул Хатын каи ара кереп тә югалды. Ир исә. ишек төбенә җәелгән сары бозлавык өстен кырпак кар каплаганлыктан, күрмичә, таеп китте һәм тәбәнәк ишекне исәпләп бетермичә борыска башын бәрде Унҗиде катлы сүгенү астында кыйммәтле бүреге шактый еракка тәгәрәгән иде. аны куып җитеп, култык астына кыстырды да. икегә бөкләнеп, ишектән кереп китте. Хатын качмаган, төенчеген күкрәгенә кысып, читгәрәк көтә икән. Башкалада торакнын мондые әле дә булса калгандыр дип уена да кертмәгән Иргә, ленолеумы ашалып-ямалып беткән идәндә сөртенгәләп, кызу-кызу атлап киткән Хатынга иярүдән башка чара калмады. Томалап пешерелгән кәбестә, кыздырылган бәрәнге. ачыган аш исләре бергә кушылып бөркелгән кухня янәшәсендәге бүлмә янына туктадылар. Хатын кесәсеннән ачкычын чыгарды Янында таптанган Иргә күтәрелеп тә карамыйча, жәһәт кенә бүлмәгә үтте һәм. кулындагы төенчеген өстәлгә ташлан, стена буендагы бала караватына иелде. Сабыеның тынычлап йоклап ятуына чынчынлап ышангач, бушлыкка мөрәҗәгать иткән сыман, салкын гына: —Өс-башынны сал. җылы бездә,—дип дәште. Ир исә. бүлмәнең кечкенәлегенә һәм фәкыйрьлегенә шаккатып, бүреге белән тунын куярга да урын тапмыйча, аларны күтәргән килеш ишеккә сөялгән иде Элгеч эзләп бераз карангач, ишек яңагындагы күгәргән кәкре кадаш тунын эләктерде, бүреген шундагы киштә кебегрәк нәрсәгә ташлап, тәпиләре чалшаеп беткән өчаякка сакланып кына артын төртте. Хатын, төенчеген чишеп, аннан шешә белән сөт. кефир, эремчек кебек ризыклар алды да. тәрәзәнең бер катын ачып, шуларны тәрәзә арасына урнаштыра- урнаштыра: —Сине бирегә чакыруым-шушы балам хакына.—дип сүз башлады.-Әгәр шул вакытта югалып калсам, ни булганын шәйләп өлгерә алмасам, үзем генә түгел, балам да харап булачак иде... Ул пәлтәсе белән яулыгын салып урындык артына элде, юкарып, агарып беткән итеген батарея өстенә куйганнан соң. шешә белән сөтне дә тәрәзә арасыннан алып, ак чүпрәккә гөреп шунда ук урнаштыргач, аның сүзләрен бөтенләй дә ишетмичә, әлегә бары ябыклыгына гына хәйран калып күзләре түгәрәкләнгән Иргә сынап карап алды. Тегесенә бүген гел аптырап телсез калу язган икән: үтәли күренерлек арык бу ханым—кайчандыр шәһәрне дер селкетеп торган, ярты ел чамасы элек разборка вакытында үтерелгән бер «крутой»ның чибәрлеге белән дан тоткан хатыны икән бит* Сөйләгәннәр иде аны. иренең -әҗәт»ләре исәбенә кертелгән дә. шуңа риза булмаганга, малае белән үзен дә ире артыннан теге дөньяга озатканнар икән, дип Димәк, бу хәбәр дөрес булмаган? Нәрсә сүзсез калдың? Күзен белән күргәнеңә акылың ирешеп бетмиме әллә?—диде Хатын. Ирнең тануын тоеп һәм ирен чите белән көлемсерәп куйды Син исәнмени соң? Ирен артыннан юл тоткансың дип ишетелгән иде бит*’—Иргә тәкәллеф саклап тору дигән нечкәлекләр хас түгел иде. шунлыктан ул турыдан «бәрде». Хәзерге жан асравыбызны яшәү дип агарга яраса... - Шулай да. бирегә ничек килеп эләктең сон? Ир иркенләп тыңларга әзерләнде. -Ничек, ничек'’ Бик жайлы гына итеп,—Хатынның сүз озайтып торыр исәбе күренми иде Шулай ла. әлеге барак белән бер яшьтә күренгән калай чәйнекне эләктереп чыгып барышлый, тагын бер җөмлә әйтүне кирәк тапты - Адәм баласы михнәткә чыдый икән ул... Үзе генә калгач. Ир. ин элек, бала караваты янына килде. Түм-түгәрәк малай нәкъ әткәсенең күчермәсе икән. «Үзе ач булса да. баласын сакларга тырыша ахры, бичаракай»,—дип уйлап алды ул Ирдә Хатынны машинага сөйрәгәндәге дәрт әллә кая юкка чыккан иде «Ничек яши икән сон болар?»—дип сөйләнде үз- үзенә, бүлмәне җентекләп күздән кичергәч. Таяк болгасан да берни эләкмәслек дәрәжәдә шып-шыр булса да. торакның кечкенәлеге кычкырып тора Димәк, бирегә элеккеге мул тормыштан бернәрсә дә ияреп килмәгән. Шкаф, суыткыч ише көн дә кирәкле әйберләр юк. булсалар да сыймаслар иде бирегә. Бар булган җиһаз: агач диван кебек нәрсә, бала караваты, ике кечкенә гумбочка һәм бер өстәл белән берсе—терәгечле, икенчесе артсыз ике урындык. Әле тәрәзә төбендә бер гөл дә үсеп утыра. Суыткыч хезмәген башкарган тәрәзә арасында— балалар сет кухнясының ризыклары гына, башкача ашамлык заты күренми. «Ин мөһиме- жылы монда, дип уйлап куйды Ир никтер, үз-үзен юаткандай.—һәм чиста да • Ишектә Хатын күренде, сүзсез генә өстәл тартмасын ачып, борыны китек кечкенә чәйнек алды, халат кесәсеннән гәҗиткә төрелгән, берәр кашык чамасы гына калган чәйне алып сүткәч, шунда салды. Шул ук тартмадан кара ипи чиреге тартыл чыгарып, аны кисеп куйды. Үзе тагын кухняга чыгып китте. Таңга калган Иргә берни дә җәелмәгән өстәл өстендә бер пар чәшкә. стаканга бастырып куелган бер-зур. ике кечкенә алүмин кашык, тешләре бөгелгән чәнечке сыман нәрсә, сапсыз пычак кебек «сервиз»лардан башка әйбер чалынмады Анын, аптырап, теге өчаякка артын гөргүе булды, бала караватында кыштырдаган тавыш ишетелде. Әйләнеп караса—малай торып баскан һәм. әнисенеке сыман зур коңгырт күзләрен мөлдерәтеп, ана карап тора икән. Ул арада тиз генә Хатын килеп керде һәм батасы белән гөрли-гөрли сөйләшә дә башлады -Карасана, моның тавышы бик матур икән бит»,—дип уйлап алды Ир. ананың баласын ашатырга жыенуын күзәтә- күзәтә. Хатын батареяга җылытырга куелган шешәне алып, җәһәт кенә чүпрәгеннән чиште дә. имездек кидереп, сабырсызланып биеп торган баласын караватына утырткач, шешәне аның кулына тоттырды Бала ашый башлауга, тагын чыгып китте Ул арада чәйнекне алып кереп, чәй пешерде һәм. уңайсызланудан читкә карап кына. Ирне өстәл янына дәште Кырып юылган өстәл өсте чын мәгънәсендә чип-чиста: чәшкә астына тезелгән өч телем кара ипидән һәмкуе чәй салынган чокырлардан башка, кычкырып еласаң да берни табып булмаслык иде. Ир. Аллага тапшырып, чокырны үрелеп алды, кайнар чәйне бер уртлагач, тамагын кырып, тагын сорау алырга кереште —Бу «улучшенкан» күпме тора инде? —Биредән куып чыгармасыннар өчен, мин шушы баракны җыештырам... —Шушы олы марҗаның арты хәтле бүлмә өченме?—Аптыраудан. Ирнең күзе авызы зурлык ачылган иде —Әйе. ник гаҗәпләнәсең аңа. Әле монда да «танышлык буенча гына» эләктем. Шушыннан артык миңа беркем дә. берничек тә ярдәм итә алмый. Бу— шулай куелган Бала өчен бирелгән тиеннәрне ничек тә җиткерергә кирәк бит Киемнәремнең барысы да диярлек «әҗәт» исәбенә керде, калган иске-москыларнын да рәтлерәген сатарга туры килде.. Мин үзем ничек тә түзәм әле. ә менә баламны аякка бастырырга тырышачакмын. Улымны яслегә бирә алсам, анда да җыештыручы булып урнашам. Алла теләсә. Югары белемем булса да. яшь балам белән мине кайда да эшкә алмыйлар бит Әмма барыбер теге җанкыярларнын астына кермәячәкмен, алар исә минем елап килгәнемне көтәләр. Юк. ачка үлсәм үләм. әмма баш иеп алар катына барудан Ходай саклар мине Бүгенге игьтибарсызлыгымнын да сәбәбе бар—минем бүген туган көнем Аны узган елгысы белән чагыштырып бара торгач, онытылып киткәнмен Хатын, ачылып сөйләвен үзе үк килештермәгән шикелле, чәен чайпалдырып чокырын этеп куйды да. торып, тәрәзә янына китте. Аннан кинәт борылып Иргә карады—Хатынның күзләреннән зәһәр очкыннар чәчелә сыман иде — Нәрсә утырасын, кирәгеңне ал да ычкын, минем идән юарга чыгасым бар,— диде ул. кинәт кычкырып. Баланын әнисенең мондый халәтен күргәне юк илеме, тавыштан курыктымы, кычкырып елап җибәрде. Хатын аны кулына алды, көйләп-көйләп юата башлады Ир. авыр сулап урыныннан торды да. туны белән бүреген кия-кия чыгып китте Артыннан ук «шелт» итеп ишек келәсе эленгәне ишетелде Урамга чыккач, беравык каи якка атларга белми торды, аннары, тукталышны чамалабрак, шул якка таба тәпиләде. «Да.—дип кычкырып уйлады ул.—дөньяда мондый хатыннар да бар икән бит әле. Ә миңа кем кирәк сон? Күпме болай яшәргә мөмкин ’ Тукталыштагы кибеттән сумкасы сыйдыра алган кадәр ризык төяп чыккач, кабат барак ягына юл тотты. «Мине кертмәс инде ул.—дип уйлады Ир. ашыгып атлыйатлый,—ул чакта боларны ишек төбендә калдырып китәрмен Көн саен килеп йөри торгач, бер күнеле эрер әле... Мина ул кирәк Бәлки, анарга да мин кирәктер, әлегә үзе генә төшенеп бетмидер...»