Логотип Казан Утлары
Публицистика

Дөнья әдәбияты җәүһәрләре

«ДЕТЕКТИВ КОРОЛЕВАСЫ» Агата Кристи әсәрләренең күбесенең эчтәлеге тиз онытыла диләр Аларның берберсенә охшаган булуын әйткән дә юк инде. Шуңа да карамастан, аның әсәрюре феноменаль уңышка иреште Кристи ре исән чакта ук инде «детектив королевасы» дигән титу ыа ия булган иде. ЛА' йөз инглиз әдипләре арасыннан аны Британиянең үзендә дә. аннан читтә дә иң күп укыла торганы дисәк, һич тә арттыру булмас һәм. менә инде 1952 елдан бирле, аның « Тычкан тәбесе» дигән пьесасы Лондон сәхнәләреннән төшми Эш нәрсәдә соң? Нишләп әле аның әсәрләре—кулдан, пьесасы—сәхнәдән төшми ? Агата Кристиның әтисе Фредерик Миллер чыгышы белән америкалы була Озак вакыт ул Англиядә яши. Агата 1890 елда туа Аңа унике яшьләр чагында әтисе үлеп, гаиләнең матди хәле начарлана, һәм бала әллә ни системалы белем ала алмый. Шулай да. Агата музыка, җыр белән шөгыльләнә Ул хәтта җырчы булу турында уйлаштыра, ләкин аңа олтанлыгы комачаулый Шунысы кызык. Кристи гомере буена оялу хисеннән котыла алмый 1958елдан 1976 ага кадәр детективчылар клубы президенты булып торганда да нотыклар яисә тостлар әйтү хокукын ул бүтәннәргә бирә торган була Бала чакта Агата бер дә язучылык эшенә омтылмый. Югыйсә аларның гаиләсенә Генри Джеймс яисә Редьярд Киплинг кебек олы язучылар килеп йөри Ул салмак хәрәкәтле. сүзгә оста булмаган, куп сөйләшми торган бала була Аның яза башлавы да очраклы гына килеп чыга Ниндидер чирдән терелеп килгәндә Агата үзенә шөгыль таба алмыйча каңгырып йөри Шулчак әнисе аңа хикәя язарга киңәш итә Гаиләдә исә әни белән бәхәскә керү гадәте юк Шулай итеп. Агата эшкә тотына Өстәвенә аның апасы хикәяләрне язып кына карамаган, ә бәлки журналларда бастырып та чыгарган була. «Серле вакыйга» (1920) дигән беренче детективын Агата уеннан уймак чыгарган кебек кенә итеп яза Ничектер бервакыт апасы аңа детектив яза алмыйсың син. чөнки ул бик авыр эш. дип әйтә. Апасы һәрвакыт өстен чыга торган булганга, бу юлы Агата үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтергә тели Ул романны язып бетерә һәм рәттән алты нәшир аны кире кага, җиденчесе генә көчкә бастырып чыгара Булачак «детектив королевасының тууын искәрми дә калалар нибары ике мең данә чамасы китабы сатыла, гонорары да 25 фунт кына буш .Хәлбуки, үзен профессиональ язучы дип исәпләмәсә дә. Агата Кристи шул вакыттан бирле язуын дәвам иттерә Алтмыш еллап язучылык иткән гомерендә—ул 1976 елда вафат була—Агата Кристи 68 роман, йөздән артык хикәя. 17 пьеса яза. Аның күп романнарының төп герое булган шымчы Пуаро турындагы соңгы «Пәрдә» дигән романы (ул анда инде һәлак тә була) 1975 елда нәшер ителә. Шундый ук хатын-кыз герое Марте турындагы соңгы романы (ул анда исән килеш кала) авторның вафатыннан сон. 19/6 елда басылып чыга 1977елда Агата Кристиның автобиографиясе дөнья күрә Аның әсәрләре дөньяның 103 теленә тәр.җемә ителгән, татарчасы 104 нчесе була торгандыр, мөгаен...