Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДҮРТЬЮЛЛЫКЛАР

Чикерткә белән серләшәм. Аңлашабыз серләрне: һәркемнең үз баскычы бар— һәркемнең үз мөнбәре! Агачлар егыла ярларда. Тамырлар сузылып өзелә. Мәхәббәт яшь калыр иде лә, Арага әллә соң көз керә?.. * Елмаюыңны күрсәм—сөенәм, Елаганыңны сизсәм—көенәм. һәрбер мизгелең—минем сулышым: Сине күзәтәм сөю күгеннән! Яшәү өчен көрәш бара табигатьтә, Кигәвенгә ачу тотып ялгышма! Вазыйх ФАТЫЙХОВ (1958) —шагыйрь. • Тормыш арбасы». « Тормыш—ормыш» исеше киташар авторы Балык Бистәсендә яши Ачуланма хәтта тешләк язмышка Көлеп күз кысканда кояш батыштан У рамнардан берәү атлый Ул сине» яп-яшь чагын... Йөрәкләрне татын ничек Телә алырсың, җаным?! *- Авыл иртәсене» татлы мизгг.к бу. Ялантәпи атлан, чык кату. Кояш нурларында уйнап аргач. Офыклар)а төшеп ял алу. * Кирелеге» кире тартып ала. Җибәрмәстер инде ышанам Бер эләккәч ычкынуы кыен Сок» дигән серле шшаулан. .«. Без бүген көймәдә, бер ләззәт Хисләрне» куышын уйнамы. Дулкында, көймәгә сыланып. Пар йөрәк типкәнен тыңлавы' А Тәүге кыңгырау чыңлады Сөю күгендә. Йөрәк кояшка үрләде Ялкын түренә. * Иитрлч уны Туртаи җыр.™» Җ.»Й КНТМОСКЛ КН.11 ЛНМ*' / .)н тоташ жлб булыр к\к Табигатьта бар малае! Уңга да каердым, еулта Д*- Тормышым. ЯЛМЫШЫМ .................. .... ш>1 ь.-р кими бу лмаса жырга пш Ялгышмый барулар кые„ шул. А Күн п>мер үтелгән. Бүгенге бер мизгел Күпме сүз әйтс.11 ән. Синеке жан көткән чамагыз., бер гомер! оныты-ттан .. әмердер Нигә соң, нигә соң, нигә соң... Яңгырый кабаттан бер үк сүз? Табалмыйм иясен... Бәлки, бу— Карурман авазы:—Түз син, түз! ж Яшәү дәрте шундый кочле ахры— Читәннәрдә казык яшәрде! ...Тал сыгылса яшәрәдер,—ә соң Кем сындырып сыный яшьләрне?! ж Читән казыгында ыштан ертып, Егылып төшеп борын канаттык. Әмма исән күңел киңлегебез: Туган-үскән җирдән шан таптык. ж Фәлсәфәң күп дисез, тәнкыйтьлисез. Тормыш үзе шуңа этәрә. Хисләремне бер иярли калсам, Туар башка шагыйрь иртәгә... Көтәсең: үзгәрер... Туалмыйм янәдән: Ходайдан әмер юк, Нишлим соң, мин адәм?! Көткәнемне сизәсеңме. Беркатлы син, диясеңме? Җаныма дип җыенсаң шул Битлегеңне киярсеңме? Үкенәм, үкенмим— Язмышым кулымда! Серләрен бер сабак Итәрмен улыма! ж Нигә соң юлыктың юлыма? Әйтергә кыюлык җитмәде: «Мәңге» дип бирелгән вәгъдәләр Мине ник бәхетле итмәде?!