ҖАН АВАЗЫ

Я^цчы.^арпың Македонияда упларг.ма»л 68 иче Бвтемдвмим лашрсксыннл* соң тумн твхсорвтлар НИ ӨЧЕН Македониядә'71 Македониянең Охрида шәһәреңдә 17 24 сентябрь көинөреңдв булып узган Язучыларның (ягъни халыкара ПЕН клубның) 68 нче Бетеңдомыг конгрессыннан ейлөнеп кайткач, куп көне дус ишлер күрше кулен дигөндвй. миңа шундыйрак сораулар белән мереждгать иттеләр Чынлап та. нишлел соң өлө Македониядә’ 71 Ө җавап бик гади язучыларның—тынычлык илчеләренең1 мондый югары абруйлы форумын (анда бетен деньядаи 280 делегат катнашты) эре башкалаларда һем курорт-саулыкхаие швһерлереңда генә түгел, кем әйтмешли, кайнар нокталарда да үт керү зарур Чеики доиьяның барлык почмакларыннан җыелган алдынгы карашлы язучылар оешмасы вәкилләренең тавышын-иекъ меио хәрби конфликтлар барган ноктадан торып әйтелгән сискәндерерлек Сүзен киң катлау җәмәгатьчелеге, парламентлар, хокүмөтлер ишетергә тиеш Ө конгрессның Охридадя үткәрелүе мөсьолөсенө килсәк, ул биредә узган ел ук яхелырга тиеш иде. пмм.1 херби сәяси вакыйгаларның катлауланып китүе себепле язучылар Балкан җиренә быел көз көне гене аяк баса алдылар Менә без Македония кунаклары Республиканың башкаласы Скопле очкыч аланыңда ук хәрби техниканың күплеге күзгә ташлане-күэ күрәме җир -кабыргаларына- Америка Кушма Штатлары. Германиянең ганып белү билгеләре сугылган самолетлар, вертолетлар, бронетреспортерлар белән тулган Ирексездән -Әйе, Балкан җире гомергомерге дөньяның болгавыр урыны булган. XXI гасырда да шулай булыр, ахрысы-.—дип уйлап куясың Республика башкаласыннан Охридага кадер. Албания чиге буйлап, ике сәгать ярым эчемдә барып җитәргә мөмкин икеи. пекии адым саен блок постлар куелуга да карамастан, бу юлдан йөрүе бик тә куркыныч һәм ховофхеторле дип аңлаттылар безгә һем таулар үзәнлекләр аша |)ч.П МН11ИЖ кИН (1ЧЯ) ~ праюик • Шеи.1 ы мкккхмтя», « кичшки лрбвяют «гмгчк. - Адаш иими*. •һер Ь ли- Н Л китап шр авторы Каюмда чиш бөтен илне гиздереп башка юлдан алып киттеләр. Шулай итеп, без биш сәгатьлек сәфәр кичәргә мәҗбүр булдык. Әйтергә кирәк, без моңа бер дә үкенмәдек—юллар көзге кебек ялтырап тора биредә җитмәсә, алар әле тауларга үрмәлиләр, әле упкынга төшеп китәләр яки тоннельләргә кереп югалалар. Кыскасы, әкияти гүзәл манзара каршы алды һәм озата барды безне. Ләкин юл өстендә агач-урманнар. хәтфәдәй болынлыклар юк диярлек, кая карама— таулар да таулар Яссу калкулыклар итәгендә исә, кадер-хөрмәт белән үстерелгән йөзем бакчалары җәйрәп ята. Менә без кечерәк кенә шәһәрләр вә карья лар аша үтәбез. Бер-берсенө охшаш итеп төзелгән йортларның күбесе җимерек хәлдә. Чиркәүләрнең бихисап булуы гаҗәпләндерә, анда-санда мәчетләр дә очраштыра Төнлә белән биек тау түбәсендә урнашкан галәмәт зур хач-тәре бер мәл барыбызны да телсез-өнсез калдыргандай булды—утлар белән бизәлгәнгә күрә ул ерак-ерактан ук күренеп тора иде Әйе, Македониядә, нигездә, православие дине өстенлек итә. Бу бөтен дөнья христианнарының табыну урынына әверелгән, Европада иң борынгылардан саналучы Охрида күле тирәсендә аеруча күзгә ташлана Бу тирәләрдә борынгы чиркәүләр һәм монастырьлар— Византия культурасының гүзәл үрнәкләре сакланган Без килеп төшкән Охрида шәһәре элеккерәк заманнарда Балкан Иерусалимы дип аталып йөртелгән, биредә Охрида шәһәре кешесе Климент тарафыннан Европада беренче Славян университеты ачылган. Охрида сыенып утырган тау түбәсендә борынгы туплары һәм чүкеп ясалган тимер капкалары белән Самуил кальгасы кукраеп утыра. Аннан бераз астарак биш мең тамашачыны сыйдырырлык ачык һавада амфитеатр урнашкан Шушы югарылыктан шәһәр һәм күл тарафларына биниһая гүзәл манзара ачыла. Ул күлдәге суның чисталыгына, ул сулаган һаваның сафлыгына исең китмәле. Бүгенге көнгә кадәр Европа уртасында шушындый «кеше кулы» тимәгән табигать почмагының саклануына хәтта ышанасы да килми 886 елда биредә славян мәгърифәтчеләре—Кирилл һәм Мефодийның шәкертләре Климент белән Наум, бик күп җәфалар чиккәннән соң (җитмәсә, фикердөш-арадаш Горазд та һәлак була), алман чиркәү руханилары эзәрлекләвенә түзә алмыйча килеп урнашалар. Аларның теләге—славян язуын һәм мәдәниятен үстерү була һәм нәтиҗәдә шушында ачылган беренче Славян университетында өч мең ярым студент белем ала башлый Ахыр чиктә Климент мәшһүр әдәбият мәктәбен тудыручыларның берсе була. Менә шушы борынгы вә бай тарихлы җиргә, гүзәл Охрида күле буена дөньяның төрле почмакларыннан җыелган язучылар, шул исәптән Кирилл белән Мефодийның һәм аларның Охрида мәктәбе шәкертләренең өйрәтмәләренә хөерхаһ кылучы провославие динендәгелөре дә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы тарафыннан Россиядә яшәүче барлык халыкларга кириллицаны көчләп тагу сәясәтенә каршы чыгыш ясадылар һәм татарлар үзләренә кулай алфавит сайларга вәкаләтле һәм тулы хокуклы дип. безне бертавыштан яклап чыктылар Сүз уңаенда искәртеп үтү зарур дип уйлыйм: минем уйлавымча, Дәүләт Думасы безгә—татар халкына чын кириллицаны түгел, ө бәлки кириллицага нигезләнгән рус алфавитын кулланырга тәкъдим итә Шушы уңайдан бер тәкъдимем дә бар кызык өчен генә теләсә нинди җитди, әтрафлы энциклопедиянең «Кириллица» һәм «Рус алфавиты» дигән битләрен ачып карагыз һәм сез утырып уйлар уйлар өчен бик күп гыйбрәтле мәгълүматлар табарсыз. ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ үз язуын үзгәртеп корырга омтылуы шулай ук зәһәр ниятле иҗтимагый-сәяси буза куптарыр дип кем уйлаган! Үзенең уйларын ак кәгазьгә төшергәндә нинди алфавиттан файдалану һәр халыкның шәхси эше дә бит, югыйсә Бихисап күп газаплар кичергән авыр язмышлы татар халкы милли язуын гасырлар дәвамында һәм гарәп һөм латин, һөм кириллицага нигезләнгән рус хәрефләрем кулланып башкара килгән Кыскасы, безнең халыкның алфавитны сайлау мөмкинлеге бар иде Һәм ул сайлады да Ни гаҗәп Татарстан Республикасының Дәүләт Советы латин графикасына күчү турында кабул иткән хокукый карары Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы тарафыннан яклау тапмады алай гына да түгел, һичбер сәбәпсез кире кагылды Мондый башбаштаклылык кына канәгатьләндермәде, ахрысы. Дәүләт Думасы татар язуын үзгәртеп коруны Россиянең милли куркынычсызлыгына һөм территориаль бөтенлегемә куркыныч янаучы сәяси акт дип игълан итте Шул рәвешле 2002 елның майаенда Думада Россиянең барлык халыклары да рус алфавитына нигезләнеп язарга тиешлеге тәгаенләнгән закон проекты беренче утырышта ук (әйтерсең лә янып килә') кабул ителде Ноябрь аенда исә. икенче шуннан соң ук өченче укылыш үткәрелеп ул гомумән гамәлгә кертелде Димәк Россия Федерациясендә яшәүче халыкларнь**. шул исәптән татар халкының да. табигый хокукларын чикләү закон белән ныгытып куелды Дәүләт Думасының мондый да кыргый кыланышлары бернинди демократия кысаларына да сыймый әлбәттә Язучыларның Охридада үткәрелгән Бөтендөнья конгрессы һич икеләнүсез моның шулай икәнлегем раслады да Конгрессның Татарстанга кагылышлы резолюциясендә Россиядә яшәүчебарлык халыкларның да дәүләт телләрен бердөйлвштврү буенча Дума кабул иткән закон проекты милли мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен кысуга, лингвистик төссезләндерүгә юмөлтвлгөн дип ассызыклап билгеләп үтелде Язучыларның олуг форумы Россия хакимиятен татар халкының латин алфавитына күчәргә омтылуына каршы төшмәскә чакырды Менә шулай, татар язуы тирәсендә барган ыгызыгы Россия Федерациясе чикләреннән үтәп чыкты һөм алдынгы карашлы бвтендоиья әдәби җәмәгатьчелегенең, нинди сәяси мохигтө яшәүләренә карамастан кызыксыну өлкәсенә әверелде Халыкара ПЕН клубның лингвистика комитеты, а»ыам соңрак комресомң делегатлар ассамблеясы тулаем Россия Федерациясендә аерым алганда Татарстанда телләрнең гомуми торышы турында һәрьяклап нигезләнгән фикер алышулар үткәрде Биредә Рус ПЕН үзәге вәкиле Александр Татар ПКП » тнрмтшр**** <*рсг '***» гк»л< Нт*и- ТоЬ+ш Аы». /ЬшмаяМимпм. Гмли 1ч\рие* /литр Украм Утчт итя. «Лли ЛГ|ШК~п« ЛтмтДкммч Л^Ы*н. У<*т,)фтн Умх-мкя ЫкЛны Лып АмяНхм Уарстгь Гшя Ткаченко. Беларусьтан Анна Герасимова, Финляндиядән Юкка Маллинен татар ПЕН-үзөге тәкъдим иткән резолюция проектын яклап дәлилле чыгыш ясадылар Фикер алышуларда шулай ук инглизләр, американнар, итальяннар, болгарлар, серблар, македоннар катнашып, безнең белән теләктәш булуларын белдерделәр. Татар ПЕН-үзөге делегатлары, ягъни юрист Борис Пантелеев һәм мин фәкыйрегез, Конгресс делегатлары белән ПЕН-клуб мохитендө—ирек сөючөнлек һәм халыкара хокук телендә аңлаштык Кызганычка каршы, Россиядә без мондый аңлау тапмадык. Мөскөүдө чыга торган кайбер басмаларда хәтта «Татарстанда яшәүче руслар да латинча укырмы?— кебегрәк сафсаталарны да очратырга туры килә Кем әйтмешли, хикмәтнең кибәктә икәнлеген аңлатып тору кирәк түгел биредә Әле күптән түгел генә миңа Дәүләт Думасыннан Ляшенко дигән бер ханым шалтыратты. Мәсьәлә болайрак тора иде: Язучыларның Бөтендөнья конгрессы кабул иткән Татарстан турындагы резолюциясен— дөресрәге. Татар ПЕН-үзөге президенты Туфан Миңнуллин белән мин фәкыйрегез кул куйган русча нөсхәсен танышу өчен алдан ук Думага юллаган идек. Ляшенко ханым беренче сүзеннән үк миңа сорау артыннан сорау яудыра башлады һәм мине тыңлап та тормастан, аңа үзе ук җавап та биреп барды Дөресрәге, ике арада булырга тиешле әңгәмә аның озын-озакка сузылган монологына кайтып калды һәм ахырдан шунсы да мәгълүм булды: татарларга латин имлясына күчү зарарлы икән, ул халыкларны дошманлаштыруга гына китерәчәк икән Аңлашылса кирәк, Дәүләт Думасы спикеры хозурына безнең юллама барып ирешкән һәм аның исеменнән безгә шундый җавап алынды: ярамый! Ә бу рәсми җавап иде.. ГЛОБАЛИСТЛАР һәм антиглобалистлар бәйгесендә милли телләр, әдәбият һәм мәдәниятләр сагында торучылар соңгылары ягында булырга тиеш иде кебек. Сүз дә юк, без барлык халыклар өчен дә уртак мәдәният «тудырылуга», бер телнең икенчесе өстеннән хакимлек итүенә каршы, әлбәттә Ләкин шул ук вакытта танырга мөҗбүрбез, глобализм үзенең табигате белән бер тоташ бертөрлелек дигән сүз түгел. Ә инде ахыргача гадел булырга теләсәк, моның уңай яклары да бар. Ә глобализмның кире яклары турында сүз алып барганда, мин трансконтиненталь корпорацияләрнең кечкенә һәм хәлсезләнгән финас-икътисади берләшмәләрне «йотуын» түгел, ө бәлки тел-лөгать өлкәсендә алып барылган карагруһчылыкны күз алдында тотам һәм, халыкара тәҗрибәдән чыгып, глобализмның ике төрдә булуын—«макси» һәм «мини» төрләрен аерып күрсәтәсем килә Миниглобализм төренә мин Россия хакимиятенең Россиядә яшәүче халыкларның алфавитын руслаштырырга омтылуын кертер идем. Башта бер дәүләт теле, аннары фән, мәдәният һәм көнкүреш өлкәсендә дө барлык халыклар өчен бер тел тудыру ул, башка берни дө түгел, бөтен ил күләмендә ныклы вә какшамас вертикаль хакимият урнаштыруның ачык мисалы Шушындый хәвефле шартларда татар телен һәм саклап калу, һәм үстерү максатыннан максиглобализм, ягъни латин графикасында язуга күчү—дөнья цивилизациясенә кушылу!—отышлырак та, безгә кулайрак та. Латин имлясында язу үтә дө явыз руслаштыру глобализмын җиңәргә мөмкинлек бирәчәк; дөресрәге, моңа ышаныч тудырачак. ШУШЫ УҢАЙДАН кайберәүләр дистәләгән еллар буена рус алфавиты нигезендә иҗат ителгән татар әдәбияты әсәрләре чорлар тузаны астында күмелеп калмасын дип хафаланалар. Ышанам әйтергә мөмкин: калмас! Чөнки рус теле—дәүләт теле; шулай булгач, рус алфавиты юкка чыгар дип курку урынсыз. Шуңа бәрабәр рәвештә, хәрефе югалмагач, рус алфавиты нигезендә язылган әдәбият та югалмый һәм азмы-күпме татар теленнән хәбәрдар булган кеше өчен ул чит-ят тоелмас. Тагын бер мөһим шарт бар латин имлясына күчү акрынлап, баскычлап баскычлап үткәреләчәк Хәзерге сәяси шартларда шулай булмый мөмкин дә түгел Ләкин шул ук вакытта йоклап ятарга да ярамас һәм Мөскәу тарафыннан уңай җилләр искәнен көтеп торсак, соңга «алуыбыз да мөмкин Сәяси законнар табигать законнарыннан шунысы белән аерыла—алар бүген бар. иртәгә юк Тормышка аша калса күчеш бәла-казасыз барыр кебек, чөнки латинны олысы да (алар яңалифтә укыган, язган) кечесе дә (алар чит телләрне өйрәнәләр) танып белә Ә көнбатыш телләре белгәнебезчә латин графикасына нигезләнгән Латин графикасы халыкара аралашуны җиңеләйтергә ярдәм итәр, хәер, ул хәзер үк ярдәм ите башлады инде—Интернет челтәре нәкъ менә латинга корылган, лабаса Бүген язу аша халыкара мәйданга чыгу өчен (хәтта мобиль телефоннар ярдәмендә шәһәрара бәйләнешләр өчен дә) рус теле үзе дә латин графикасына таянуга мохтаҗ. Рус теле язуын латин графикасына күчерү турыңда Мөскәунең күп кенә җитди басмалары да күтәреп чыкты Сүз уңаеннан әйтеп үтик, әйтик, кириллица белән язучы славян иле Македония дә ә бүген Россия Федерациясенең хакимиятне вертикальлөштерү тарафдары Мөскәү үзе дә шәһәрдәге күп кенә күрсәткеч язуларны латин графикасында кабатларга мәҗбүр булдылар Бу бүгенге көннең чигенеп булмас эарурияты Хәтта туган телләреме карата аеруча сакчыл японнар, кытайлар кореялылар да язу месьәлесеңдө заман таләпләренә буйсынырга кирәклеген аңладылар һем үзгәреш юлына аяк бастылар ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ Македониядә уздырылган Бөтендөнья форум* зиыенлеген кабат хәтердә яңартам да. шундый нәтиҗәгә килем—татар язуы язмышы турында безнең делегация керткән резолюция бик то вакытлы һем урынлы булган, ул юкка гына зур яңгыраш алмаган икән Конгрессның төп шигарьлөрөннон берсе «Телләрнең килечегә-килечек теле* дип аталуы да бер дә юкка түгел, ләбаса Безгә. Татар ПЕН үзәге делегатларыма, сорау артыннан сорау яудырып кына тордылар телнең статусы ничек хәл ителгән, тел республикада гына түгел, чит төбеклерде гамәлдә ничек кулланыла, судлар кайсы телде алып барыла, ике двулет теленең мөнәсәбәтләре ничек урнаштырылган—язучыларны барысы да барысы да кызыксындырды Кыскасы. Конгресс делегатлары татар язуыма үзгврешлер кертү мәсьәләсе, ягъни латин графикасына күчертә омтылу лингвистик ясссылыктан сәяси яссылыкка кайтарылуын аңлап ве тешемен, татар халкына теләктәшлек иттеләр Дөрес. Россия Федерациясенең бүгенге хакимияте гражданлык мөнәсәбәтлөрено корылган демократик җәмгыять төзибез. Россия Еаропа һәм халыкара кануннарга таянып яшертә тиеш дип чат саем лаф ора Тел һәм язу турыңда суз бара икән, ул кануннар чынлап та доньакулам әһәмияткә ия Мисаллар кирәкме'' Рәхим итегез хаким ефеңдвлер— Язучыларның Бөтендөнья конгрессы кабул иткән 19 ичы резолюция тулаем һәм махсус: рәвештә татар алфавиты язмышы месьелалереие багышланды һем анда акка кара белен, һеркемге аңлаешлы һем үтемле итеп һәрбер халык, һербер геллер берлеге уэе теләгән язу үрмеген сайлап алырга вәкаләтле дип язып куелды Ө 1996 елда Испаниянең Барселона швһеренде уздырылган Конгресста Лингвистик хокук турыңда Бөтендөнья декларациясендә болай диалгви иде -Барлык тел бердөмлеклере уз телләре системасын кодекслаштыру, стандартлаштыру саклау һем үстерү хокукына ия» Дөрес, без уэ өебезде—Татарстанда туган телебезнең язуына ииңдирөк үзгврешлер кертү месьалесендв бекеслешеп та алырбыз һем. акыр чиктә, кайсыбер уртак фикергә дә килербез, әмма хальжара демократик кануннар нигезеңдә яшәргә телибез икән, безнең халвл максатларыбызга читләрнең тыкшынуы, күрсәтмә бирүе, үз мәмфвгвтьлерви көчләп тагарга омтылуы катгый рәвештә тыелырга тиеш КАЙЧАК миңа Россия Айда яки Марста яшидер сыман тоела, үзәк хакимиятнең күршеләре дә юктыр, алар газета-журнаплар да укымыйлардыр, радио да тыңламыйлардыр, телевизор да карамыйлардыр кебек һәм. әйтерсең лө. һәрбер халыкның—аз санлымы, күп санлымы, җир яки кабилә-ыру халыкларымы ул—туган телендә сөйләшергә, язарга хокуклы булуы хакында Европа Советының, БМО Генераль Ассамблеясының, бөтен дөньяга танылган абруйлы халыкара иҗтимагый оешмаларның резолюцияләреннән, декларацияләреннән, конвенцияләреннән бөтенләй дә хәбәрдар түгелләр. Югыйсә, бит ул документларда кызыл җеп булып үткән соңыннан Халыкара укытучылар федерациясенең Генераль ассамблеясы (Венгрия. 1996) кабул иткән декларациясендә беркетеп куелган, тәмам тәгаенлөштерелгөн бер фикер үткәрелә кеше хокукының төп нигезе булып, аның туган теленә булган хокукы саналырга тиеш! Шушы уңайдан лингвистик хокук хакында Бөтендөнья декларациясеннән тагын бер өзек китереп үтәсем килә Үзенең юридик буйсынуында бер тарихи халыктан артык булган хакимиятләр, башка халыклар аны аңлыймы-юкмы. барлык законнарны һәм гадөти кулланыштагы хокук кәгазьләрен һәрбер телдә бастырырга тиешләрРоссия халыклары өчен бу, әлбәттә,—фантастика. АЛГА киткән хокукый илләрдә иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Еш кына дәүләт карамагында булмаган оешмалар да дәүләт тарафыннан финанслана Әйтик. Европа Советы менә берничә ел инде АТТАС дип аталган (АТТАК дип укыла) антиглобалистлар хәрәкәтенә акча күчереп килә. Чөнки антиглобалистлар да бер генә төсле түгел, кайберлөренең программалары кайсыбер илләрнең, халыкларның, халыкара бердәмлекләрнең омтылышларына һәм карашларына туры килә Ул бездә, Россиядә генә антиглобалистларны экстремистлар дип атап йөртәләр. Югыйсә, хакыйкатьнең күзенә туры карап әйтсәк, бу, яшь буынны үзе артыннан ияртеп бара алырлык чын мәгънәсендәге интеллектуаль хәрәкәт; бу, ахыр чиктә, үрнәк алырлык, җәмгыятьнең гомуми торышын билгеләүче барометр буларак гражданлык башлангычы Нигә дип болар хакында сөйлим соң әле мин7 Юк. шуңа авыз суын корытам, татар милли мәдәнияте вәкилләре, аның идеологлары барлык милли байлыкларыбызны. үзебезнең татарлыгыбызны саклап калу максатыннан чыгып, глобаль иҗтимагый-сөяси хәрәкәттә сак һәм тирөнтен уйланып катнашырга кирәклеген ачык күзалларга тиешләр Әйе. без мәдәният өлкәсендәге глобализмга каршы Ләкин язуыбызны җайга салу мәсьәләсендә глобализм «безнең яклы», ул бөекдержавачыл рус шовинизмына каршы торырга ярдәм итәчәк. Төптәнрәк уйлап карасаң, ПЕН-клуб та үзенең табигате белән дөньякүләм глобаль язучылар оешмасы, лабаса Өстәп әйтәм демократик эчтәлекле, дөньякүләм интеллектуаль гражданлык оешмасы, әмма дәүләти оешма түгел. Кызганыч ки. Россиядә өлегө кадәр гражданлык җәмгыяте төзелмәгән Моңарчы яшәп килгән барлык иҗтимагый оешмалар да ялганга корылган иде алар дәүләтнең имгөтелгөн бер дәвамы була килде Шуңа күрә дә алар исәптә булсалар да, санда юк иде Хәзер дә шулай, гәрчә чын- чынлап дәүләти булмаган гражданлык оешмалары барлыкка килсәләр дө 'Бу аббревиатура -Гражданнарның Тобин налогын яклау хәрәкәте- дип шөрехлөнө Тобин—америка икътисадчысы, Нобель премиясе лауреаты, ул спекулятив финанс килешүләренә 0.01% күләмендә налог салырга кирәк дигән тәкъдим белен чыга Аның исөплөүлөренчө. шушы ысул белән җыелган акча бөтен дөнья ачларын туендырырга, акушерлык-гинекология мәсьәләсен хөл итәргә һәм башлангыч белем бирүне җайга салырга җитәргә тиеш. Без үзебезнең көн буларак пәйда булганыбызны тоябыз, ө мемө Россиянең хакимият органнары—юк. белмиләр ре белергә дә теләмиләр Декларацияләр, резолюцияләр турында сүз чыктымы Дәүләт Думасында мәсәлән, беренче чиратта бу документларның нинди вәкаләткә ия булулары белән кызыксыналар Нишлисен алар җәмәгатьчелек көченә генә ия шул Шушы хакта ишетү белен хакимият чиновниклары «в-ә алай булгач гафу итәсез инде • дигәндәй тәртәләрен кире боралар Шуңа күрә дә Россиядә телләрне кысу уңае белән Бөтендөнья язучыларымың (хәтта язучыларның да') куәтле тавышы закон чыгаручы хакимият тарафыннан ишетелүенә шикләнеп карыйм Ләкин Россия Федерациясенең хакимияте татар халкының Туган теле Ана теле азуын үзе теләгәнчә җайга салу юнәлешендәге хыялларын томалап антидемократ и» карашта торуын гомумкешелек кануннары буенча яшәячәкбез дип лаф оруларының ялган икәнлеген тагын бер кабат расладылар КОНГРЕССТА Россия Федерациясе буенча безнекеннән тыш тагын өч резолюция кабул ителде Аларның берсе Россия Федерациясендә сүз иреген тәэмин итү һәм язучы В Сорокин. НТВ телевидение® журналисты А Титов һем А Иванов Б Ширяиоа кебек авторларга карата кулланылган эзәрлекләү чараларын туктату турында иде Икенче резолюциядә кулга алынган журналист Г Паськоиы кичекмәстән азат итү таләп ителде Өченче резолюциядә исә Чечня Республикасына каршы алып барылган сугышны туктату мәсьәләсе күтәрелде анда ачыктамачык чәчән халкын кыру үтерү барганлыгы ягъни тулы бер халыкка карата геноцид кулланылганы катгый тәнкыйтьләнде Язучыларның Бөтендөнья конгрессы бу нәүбәттән, хәрби конфликтны тыныч юл белән хәл итү өчен Россия Федерациясе президенты В Пүтинны һәм хөкүмәтне А Масхадов җитәкче ләгәндә халык тарафыннан сайлап куелган кануни Чечен Рвспублмсасы хакимияте белән сөйләшүләр башларга чакырды Чечня буемча кабул ителгән резолюциядә шулай ук -Ноеая газета* корреспонденты Анна Политковскаямың Россия кораллы көчле ренең Ч»«ен Республикасында алып барган хәрби хәрвкотлорем—сугыш алып баруын тәнкыйтьләп язган мәкаләләре өчен көч куллану структуралары тарафыннан эзәрлекләнүенә тирөитөн борчылу белдерде Бу журналигт каным тормышына куркыныч янаганлыктан. Мөскөүие ташлап хәтта чит илде яшәргә меҗбүр булган икән Анна Политковская Македониядә үткәрелгән Конгресс эшвнде үэе дә катнашты Ул Татар ПЕН үзәге делегаты Борис Пантелеев белен күптәннән таныш булып чыкты һәм без аньа* белен Россия Федерациясендәге милли мвсьөлвлврнөң торышы хакында күп талкырлар сөйләшеп утырды» Әйтергә кирәк Анна Политковская бик те кызыклы һем ачмк күңелле әңгәмәдәш булып чыкты Аның милли месьвлөдв нык торуын, аны» фикерлә булуын күреп сөендек, ә шехси батырлыгы хакында сейлел те тормыйм- -болай да аңлашыладыр дип уйлыйм Конгресста ул Чечнядагы хәлләр турыңда доклад белен чыгыш ясады һәм чираттагы бер еңгеме вакытында әләге вакыйгаларның зурдан кубып өйткендв. бик сирек кәшәләрне гәне борчуын искәртеп үпе Әйе бу сугыш бүгем береүне до чынчыгглап кызыксындырмый диярлек шул Болармың барысы хакында да сүз сентябрь аенда уздырылган Ботондонья язучылары форумыңда. Мескеунең шариклы подшипниклар җитештерү заводының культура йортында булачак вакыйгалар алдыннан алып барылды 2002 ел. октябрь

Реклама