Логотип Казан Утлары
Шигърият

УТЫРЫП КЫНА ЯҢГЫР ЯВА...

Бу бәйләмдәге шигырьләр мәрхүм шагыйрь Дифгат Сирайнын. ижади мирасыннан алынып, янын 70 еллыгы уңае белән тәкышм ителә Дифгат Сирай Татарстанның Алабуга районы Камап авылында туган. Шунда урга мәктән тәмамлагач. Совет Армиясендә хезмәт итә. аннары Мннзәлә, элекке Калинин район газеталарында эшли, партия райкомы инструкторы, колхоз парткомы секретаре була Читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, мәктәптә балалар укыта. /965 елдан Балтач район газетасында җаваплы секретарь, аннары редактор булып эшли Мәскәүдә Югары партия мжтәбещә укып кайткач, ул озак еллар дәвамында—вафатына кадәр "Социалистик Татарстан" газетасында бүлек редакторы вазифасын башкарды (Д Сирай—1985 елда вафат булды) Шигырьләре—башта район газеталарында, "Татарстан я ипләре "ндә, “Үсү юлы" альманахында һәм "Яшьлек таны" исемле күмәк җыентыкта басыла, 1967 елда "Тан сызыла исемле беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрә Аннары—"Саумы, тормыш" (1968). "Кушнарат (1969), "Кыяларга үзем менам" (1972), “Кеше турында җыр" (1974), "Мәхәббәтем" (1983) исемле китаплары басылып чыкты Вафатыннан сон. лирик шигырьләре "Туган як җыры" (1987), юмор әсәрләре “Тәрәзәгә чиртер мизгел " (1986) кебек күмәк китапларда басылды Дифгат Сирай—авыл, табигать, туган як һәм үз чорынын гади кешеләрен җырлауны җитмешенче еллар шагыйре иде—укучыларыбыз моны бу бәйләмдәге шигырьләреннән дә яхшы тоячак дип ышанабыз. Хәтәр жилләр, шаулы диңгезләр. Зәңгәр күкләр, үткен кыялар, Илләр, гөлләр, чыклар, болытлар— Ничек болар җиргә сыялар?! Сөю, кою, шатлык, сагышлар, Кайнар яшьләр, татлы тойгылар, < мыш. үлем, ачлык, мохтаҗлык- Бер йөрәккә ннчек сыйдылар?! УТЫРЫП КЫ1 1ҢГЫР ЯВА Гомерендә шундый сорауны Бирмәгәндер нинди нр генә! Сыйдыра бу йөген дөньяның Кеше генә, изге җир генә. Утырып кына яңгыр ява. Урам нңдэп кәгү кайта: Сыер, сарык, кәҗә атлый. Тездән сазга бата-бата... Утырып кына яңгыр ява. Мунча керә олы-кече: Чаж-чож килеп, аркаларда Уйный каен себеркесе... Утырып кына яңгыр ява. Авыл йоклый—арыгандыр... Кургаш яуган еллар булды. Тыныч кына яу син. яңгыр! Утырып кына яу син, яңгыр! Тал Синең белән буй сынашып үстем. Болытларга килде җитәсем. Ямансулап бүген карап торам: Күптән мине узып киткәнсең. Күккә таба һаман сузыласың. Галәмгәме әллә үрләвең? Кырык елдан аргык вакыт узган. Уңмаган бит хәтта күлмәгең. Элеккечә һаман ямь-яшел син. Шуңа ахры мине моң саргай: Язлар саен син гел яшәрәсең. Ә мин язлар саен... агарам. Көн кузгалган Көн кузгалган олы сәфәргә. Сакка алып кояш нурларын. Алып килә үзе белән ул Чәчәк исен, тургай җырларын. Саргылт дулкыннары арышның Йөгерәләр аның артыннан. Каеннарын яшел урманның, Наратларын монда чакырган. Саф җилләре белән килә ул. Агач яфракларын тирбәтеп. Килә җиргә горур басып ул. Бөтен яктылыкны ияртеп. ...Көн кузгалган изге сәфәргә, Кешеләр дә юлда гомергә. Омтылалар җирдә алар да Яктылыкны күбрәк күрергә. Җир өстендә яшел нарат ята. Ботакларын җәеп як-якка. ...Нарат кебек күпме егет ауган, һөҗүмнәргә барган вакытта. Күпләр кабат аягына баскан. Кабат яу өстенә ташланган... Җир өстендә япь-яшь нарат ята. Давыл анын башын ашаган. Ә шулай да тамырлары нсән. Җирдән йолкып ала алмаган. Шул тамырлар, гүя. тартып аны Торгызырлар кебек яңадан. Ннндн юлларны уран кайтсам да. Нинди каладан кайтсам да йөреп. Басу юлыннан киңе юк кебек. Безнең авылдан зуры юк кебек... Адымнарың, дисең, ипле чакга Дус-иптәшкә кытлык һич тә юк. Абынганда, егылганда ләкин Таянырлык терәк җилкә юк. Андый чакта тик үз йөрәгеңә Таян, диләр, таян, хак булса... Тик син үзең ышанычлы терәк Булырлыкмы, кем дә абынса?