ТУГАН ЯКНЫҢ КИТМӘС кошы

Б ез еш кына. "Шагыйрьлек—профессия түгел!”—дибез. Бәлки бу чыннан да шулайдыр. Ләкин, алай бик гади икән, нигә сон әле көндәлек эше итеп әдәбиятка хезмәт итү юлын сайламаган, чын мәгънәсендә әдәбият хадиме, телисез икән, әдәбият корбаны булырга теләмәгән кайберәүләр дә гомерләре буена "жыру” чыгаралар? Хикмәт шунда ки: әйе, шагыйрьлек профессия түгелдер, әмма ул, ышанып әйтергә мөмкин, күңел балкышы, әйләнәтирәне үзенчә кабул итүнең гыйбрәтле бер билгесе, халәте рухиянен тәэссорат чишмәләре исән-сау икәнлеген искәртеп торучы тынгысыз кыңгырау буларак, һәркемне әсир, сәййәх итәргә сәләтле могжизаи бер көчтер, тылсым ияседер. Чыннан да. шигъриятнең “тозлы бал” тәмен татып караган, күкрәгендә “илһам камчысьГнын татлы эзләрен тойган кешеләр, гадәттә, анарга—үтә дә нәзберек холыклы Ханымга—хыянәт итмиләр, дөресрәге, хыянәт итә алмыйлар. Чөнки ул синең бөтен барлыгынны биләп ала; чөнки Ижат—ләззәтле газап! Ф М. Достоевский сүзләре белән әйтсәк, үз теләген белән газап чигүдән дә бөегрәк ләззәт юк ул! Корифейлар өчен генә түгел, ә бәлки көне буе заводфабрикаларда яки басу-кырларда тир түгеп кайтканнан сон җан сурәтен ак кәгазьгә төшерү өчен кулына каләм алган күп, бик күп әһле ижат өчен дә бу изге хис таныштыр дип уйлыйм. Бүгенге татар әдәбиятын менә шушындый Иҗат эшен икенчел шөгыле итеп яшәүче каләм ияләреннән башка күз алдына китерүе дә кыен. Миңа калса, алар татар әдәбияты күперен иңнәрендә күтәреп баручы үзәк баганаларга терәк булып хезмәт итәләр. Марсель Гыймазетдинов—шундый ижаткярләрнең берсе иде. “Шигырь язу минем һөнәр түгел” дисә дә, анын кулыннан каләме төшкәне юк. Ул—җир кешесе' Халык әйтмешли, ул кендеге белән җиргә берегеп үскән Шигырьләре дә изге туган туфрактан шытып чыкканнар. Анын шигырьләре аяз иртәләр шикелле үтә күренмәле, саф. самими; авыл өйләре тәрәзәседәй якты өлгеле, ачык хисле шигырьләр дияр идем мин аларны. Яз Кояшы жирдә Гөрләвекләр Язгы ташкын булып йөгерә. Якты көннен якты бизәкләрен Алып була хәтта өлгегә... Татарстан радиосыннан ясаган бер чыгышында ул үзенең ижаты турында фикер йөртеп болайрак дигән иде: — Мин Менделеевск районында колхоз рәисе булып эшлим Билгеле инде, ярты гомерем басу-кырларда үтә. Яз уянып кына килгән бер мәлдәме, яисә жәйге иртә-кичләрдәме, йә булмаса көзгә кергәчме—кырлар түренә карап уйланып торасын да. ирексездән күңелгә шатлык хисләре тула һәм үзен дә сизмәстән "Матур бу дөнья'"—дип куясын Мондый чакларда тормышның, вак-төяк мәшәкатьләре бердән онытылып китә, иркен сулыш белән яшисе килә баш лый һәм мин шул уй-хисләремне, кодрәтемнән килгәнчә, кәгазьгә төшереп барырга тырышам Ак кәгазьгә төшкән ак хисләр!.. Әйе, шундый бер мизгел өчен генә дә яшәргә ярый бу дөньяда. Марсель Гыймазетдинов моны яхшы анлап яшәде. Әгәр ул: Китәсем юк сездән аерылып, Ишетәсезме, басу-кырларым! Гомеремне сезгә багышладым. Сезгә булсын туар җырларым,— дип әйтә азган икән, монда бернинди дә арттыру юк, бу чыннан да шулай иде. Шигырьләре—монын ачык дәлиле “Гомерен басу-кырларга багышлаган шагыйрьнең" җырларына әле башаклар шавы, тургайлар моңы килеп кушыла (“чыксам әгәр иркен басуларга, тургай җыры чынлый колакта"); анда “буразналар кояш назлавыннан кара икмәк кебек күренә”; кырларда анын “йөрәккәе бәйгедәге аттай җилкенә" башлый. Ул тормышның, тәмен белеп яшәде, ул—оптимист иде. Ак томаннарга төренеп. Тездән чык ярып кайтам. Сагышларым—якты сагыш— Гомеремне озайта. Кыскасы. Марсель Гыймазетдинов авыл тормышының бай палитралы сурәтен тасвирларга омтылды, авыл кешесе—игенчегә мәдхия җырлады. Җырлады дигәннән, анын бик күп шигырьләренә төрле композиторлар тарафыннан матур-матур көйләр язылунын сере дә әнә шунда, шигырь нигезенә җыр хасиятләре салынуда түгел микән әле? Ни генә булмасын, без бүген Марсель Гыймазетдиновны бик күп популяр җырлар авторы буларак беләбез. Анын “Аккош канат кагына", “Килмисен син көлеп", “Язлардан алалмыйм күземне”, “Туган якнын китмәс кошлары без" кебек җырлары эстрада сәхнәсеннән төшми диярлек. Шагыйрь: Язгы күкрәү кебек. Яздай карый көлеп— Эреп аксын салкын кышлары. Без—җилкенеп очкан. Зәңгәр күкне кочкан, Туган жирнен китмәс кошлары, Яз ясаучы китмәс кошлары,— дип язган иде Амин, нәкъ менә шулай, “туган якның китмәс җырчы кошы" булып, жирдә яз ясап яшәргә язды анарга

Реклама