Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТӘРЕ БАГАНАСЫ

улай беркөнне, эштән кайту нияте белән, автобус тукталышында торам. Автобус көтүчеләр берничәү генә иде. Шуларның берсе таныш кебек тоелды. Чыннан да. элеккеге дустым Һарун түгелме сон бу? Шул ич. Моннан унбиш ел элек бер оешмада бергә эшләп, аралашып, дуслашып йөргән идек Юкка-барга пошмас, кушканны гына үтәп, башкасына исе китмичә, мәзәкләр сөйләштергәли торган, күңелле генә бер егет иде ул. Бу якта ни эшләп йөри икән9 —Әй. Һарун дус. син түгелме соң бу?! Безнен тирәдә ни югалттың? Әллә «сулдан» кайтышын инде!?—дип шаяртып сөйләнә-сөйләнә, тегенең җилкәсенә кулымны шап итеп салган идем, кагылганыма, урынсыз шаярганыма үкенеп куйдым. Егетнең йөзе сулган, борчулы. Аска иелгән башын авыр гына күтәреп, очрашуга исе китмичә, салкын гына елмайды. Менә сина вәйт!—бергә эшләгән чаклардагы шук. шаян Һаруннан берни дә калмаган. Әллә ул түгелме сон бу. дип. күзләремне чекерәйтә төшеп, кабат карап алдым: шул үзе, җор күңелле дустым, кем булсын инде, йә!? —«Сулга» йөрүемне күрүең белән куркыта алмассың ла...—дип, әйтер сүзенен яртысында туктап калды бу. Сизәм, нидер булган, нидер кичерә, ләкин әйтергә бик үк теләми, яки теләп тә җаен тапмый — Гафу ит. уйларыннан бүлдердем ахрысы...—дип, кыен хәлдән чыгарга ниятләп, сүзне икенчегә борырга тырыштым мин — Юк ла. гафу үтенерлек берни дә кылмадың ич, Зариф.—ди бу —Бу якларга килеп чыгуымның сәбәбе бар. Улым янына бардым. Йөрүгә килгәндә, «сулга» йөрмәгәнемне электән үк белә идең бит. ә бүген минем барыр жирем сулга да юк, уңга да юк Өметнен өзелгән мәле, дускай, яшисе килми торган чагым. —Ничек инде юк?! —Менә шулай, ялгызым гына мин хәзер. Тулай торакта, эшче яшьләр белән гөрләшеп яшәп ятам —Ышанмыйм! Шаяртасың! Син теге чакларда ук әйбәт ир идең ләбаса. Хатынына, ым-м—Ксения исемлеме әле? Ксюшам, дип, бик яратып, назлап кына дәшә иден түгелме? Хатынкаем Хәтимәм бит син минем, дип ул иркәләүләрен.. Татарча сөйләшергә өйрәтеп йөргәннәрен дә хәтердә, дидем мин. Ул башын күтәрә төшеп: —Булды! Барысы да булды. Яратуым да, назлавым да, татарчага өйрәтергә маташуым да. Тик ул татарча бер генә сүз дә әйтергә теләмәде, дип сөйләргә кереште —Ә мин. ана ярарга тырышып, урыс телендә аралаша торгач, үземнекен онытып ук бетерә яздым Хәер, сөйләп торунын кирәге дә юк инде хәзер. Барысы ла артта катлы Шулай итеп, бу тирәдә очраклы кеше түгел абзан. Яшьләр урамында законлы пропискам бар. —Теге, эшкә керешкән чакларда бергә яшәгән тулай торактамы'* Беләм. беләм Хәтерлә Яшьлегенә кире кайткансың икән алайса, чәчәк кебек чакларына Яшәргәнсең, ызначит Һарун елмаеп куйды. —Үзен дә шул чакларга сәфәр кылырга теләмисеңме соң? Экскурсовод булам Мина бераз җиңеллек тә китерерсең Ялгызлыктан да кыен нәрсә юк икән Башка төрле-төрле уйлар килә, гаҗиз булдым, малай. Күрәм, дустымның башына бик авыр хәсрәт килеп төшкән Кайчандыр бергә эшләгән, яшәгән һәм хәзер ниндидер бәла-казага юлыккан дустын чакырып, гозерләп торганда, сүзенә ничек колак сатмыйсын инде” Риза булдым, атбәттә. Һарун, тукталыштагы кибет ягына ишарәләп: —Очрашу хөрмәтенә берәр тотар нәрсә эләктереп чыксам, ярап торыр иде. билгеле Тик әйтергә дә оят. кесәмдә җил уйнаган чак. Өйдә бераз рәт барбарын... —Юкка борчылма. Һарун. Мин эчмим ич. —Беләм, беләм Яшь вакытта икебез дә «трезвый образ» дип яшәдек. Бәлки, кем белсен, хәзер тоткалый башлагансыңдыр. Эшен дә катлаулы, борчулы, аңлавымча. —Борчуларны тоткалау белән генә басарга калгач, тормыш булмый инде ул. Безнен ише эшләп кенә тапкан кешегә эчми дә бик таманга туры килә. Кайчан җинел булганы бар... —Ә мин кайчак шуның белән басам. Файдасы тия. —Ярар сон. бик хажәт икән, бер шешәлек кенә рәт табарбыз. Сырасынмы, кызылынмы, нәрсә алыйм, ниндиерәген? Без. шулай сойләшә-сөйләшә. кибеткә таба атладык. Бер «ярты»ны кыстырып, тулай торак бүлмәсенә кайтуга, Һарун, кыенсынып кына, янә сүз башлады: —Син борчылма! Һарун дустыннын «НЗ» складлары бөтенләй үк ярлы түгел Һарун аш бүлмәсенә чыгып киткән арада, вакытны ничектер тизрәк уздыру нияте белән, күземне бүлмә буйлап йөртеп чыктым. Бу бүлмәдә әллә ни бай кеше яшәмәгәнен бик тиз төшенергә мөмкин. Өсгал. өч-дүрт урындык.. Шулай да күнелне җәлеп иткән, хәтта үзенә тартып, кызыксындырып торган нәрсәләр дә бар икән әле бүлмәдә. Төсе уңган обойлы стенага эленгән зиннәтле картина үзенә жәлеп итә Ак күбекләрен югарыга чөеп дулкынланган диңгез өстендә су ярып йөзүче җилкәнле ак кораб сурәтләнгән анда Кысасы да зиннәтле итеп эшләнгән. Мондый затлы нәрсә шушы өтек бүлмәгә ничек килеп эләккән икән, дип гаҗәпләнеп тә куясын Әйтерсең лә атеге сурәттәге кораб давылда баткан да, диңгез гизүче адәм аннан шушы әйберне генә коткарып, бирегә китереп элгән төсле Хәер, кораб батулар бер диңгездә генә буламыни9 ! Аннары күзләрем стенадагы фоторәсемнәргә төште Фотонын берсендә Һарунның яшь чагы сурәтләнгән Диңгездә хезмәт иткән чоры Йөзе малайларныкы кебек кенә. Ә өстендәге, башындагы киеме үзенә бик килешеп тора «Тын океан флоты» дип язылган пар тасма үзенен хезмәте белән горур яшь диңгезченең күкрәкләре өстенә җилфердәп төшкән. Һарун икәнен алс хәзер дә йөзендә сакланган төсмерләреннән танып була. Ә менә бу сурәттә кем9 Күзләрем белән карап түгел, күнелсм белән уй йөртеп төшенергә телим Һаруннын малаедыр инде Әлбәттә, ул' Чыраенда әтисенен чалымнары бар. Ул да хәрби киемдә Хәзерге Рәсәй армиясе хәрбиләре формасында Ин гаҗәпләндергәне—муенындагы бантик булды. Бу бернинди кысага да сыймый. Гаҗәпсенеп һәм кызыксынып, карт солдат буларак, нәфрәтләнгәндәй итеп шушы бантикка кагылсам. Кагылган гына (исм—төште дә китте Болай гына эләктереп куйганнар икән Берәр балачага шаярткандыр инде, дисәм... Бантик төшеп киткәч, ачылып калган күкрәк олешен күрүтә. башыма икенче уй килеп туды. Хәрби егетнен күкрәгенә асыл муенсадан көмеш тәре эленгән иде Бусы да ябыштырып куелгандыр дип бармак очларым белән генә кагылып алдым Тик идәнгә төшеп китми тәре Димәк, чынлыкта ла шунда тора икән Бармагым салкын тимергә тигәндәй, чымырдап куйды Менә эшләр ничегрәк икән дип. мин бик тә четерекле, бик тә гыйбрәтле вакыйга булганына ышана төштем. Күзләремне тизрәк читкә, икенче сурәткә күчерергә ашыктым Бу сурәттән егерме-егерме ике яшьләр тирәсендәге кыз карый. Леонардо да Винчинын Джокондасы кебек, көлми-елмаймый. шул ук вакытта йөзеннән ниндидер эчке бер нур төсмере агыла. Кызны чибәр дип тә булмый, ямьсез дияргә дә тел әйләнми йөзендә ягымлылык бар. Сурәткә бөтен йөзен күрсәтеп туры карап төшкән булса, бәлки матурлыгы тулырак та ачылыр иде. Ләкин яны белән басып төшкән шул Бөек грек философы Гомер, урыснын шанлы яу башы Кутузов, күренекле язучы Островскийлар кебек, ян-ягы белән тора Нигә шулай иткәндер? Тегеләрен рәссам тән төзелешләрендәге хилафлыкны күрсәтмәс өчен, ягъни сукырайган күтләрен яшерү өчен шулай язган. Ә бу япь-яшь кызга үзенен нурлы йөзенең яртысын нигә яшерергә кирәк булган инде, йә!? Тукта, бу кызыкайның йөзе таныш бит! Маһинур түгелме сон бу?! Әйе шул. Нәкъ үзе' Сурәтне стенадан алып, тизрәк кем икәнен беләсем килеп, артына язылган сүзләрне йотлыгып укыдым Һарун дускаем! Яратсан, түшеңә так, Яратмасаң, ертып ат! Син дип өзелүче Маһинурын, —диелгән. Әйе. әйе. инде шикләнергә урын калмады: рәсемдә—Һарунның яшьлек мәхәббәте Маһинур! Тукта, тукта! Менә шушы торакта яшәгән вакытта алар яратышып йөргәннәр иде ич. Ләкин, көтмәгәндә. Һаруннын Ксениягә күзе төшеп, аның белән чәчләре чәчкә бәйләнеп китте. Һарун. Маһинур белән араларын өзеп ташласа да. аны йөрәгеннән чыгарып ата алмый йөргән иде. Ә Ксения, иренен киемнәрен юганда шушы рәсемгә юлыккач. Һаруннын ике янагын да каты фото кәгазе белән чәбәкләде Чәбәкләде дә, анын күз алдында урталай ертып идәнгә ташлаган иде. Кызык, Маһинур Һарунга сурәтен кабат бирде микән әллә? Бирмәсә, монысы каян килгән алайса? Мин. криминалист кебек, фотосурәтне жентекләп тикшерә башладым. Икеләнер урын юк: шул үзе. Әлеге ертып ташланган фото. Бик оста кул белән янадан ябыштырганнар да, ертылган урындагы эзне кеше сизмәслек итеп буяп чыкканнар. Маһинурның бер физик кимчелеге бар иде: сул күзе яшьтән имгәнүле, начар күрә иде анын. Шуна да сурәткә яны белән басып төшкән Ә Һарунны шундый өзелеп яратты ул. Шундый яратты! Егете өйләнүгә үк, хезмәтен, яшәгән урынын, көнкүреш уңайлыкларын ташлап, каядыр Себергә китеп барды Ишектә Һарун күренде —О. Зариф дус! Күрәм. мин изге җаннар гына нигъмәтләнә торган сыйлар әзерләгән арада, вакытыңны бушка үткәрмәгәнсең. Буйдаклар торагындагы шәхси музей буйлап экскурсия ясап ятасын икән. Гидка сораулар тудымы? Һарун үзенә хас жор күнеллелек белән, ярым шаяртып сөйләсә дә. күнел төбендә тормыш калдырган калын юшкын ятуы, кемгәдер—дусларынамы, яшәешкәме, әллә үзенәме—үпкә, киная бик сизелеп тора иде —Буйдаклар музеен карап чыкканнан сон, сораулар туа дисен инде, ә?-дип дәвам итте ул. —Әйе, туа шул. Әле ничек кенә туа, Һарун дус. Ничек яшисен? Балаларың дигәннән, берсен белә идем. —Шул берәү генә инде. Марҗам бүтәнне тапмады бит. —Алайса мин Ренатыңны таныймын. -Хәтерен яхшы! Берсен дә онытмагансын! Ие, Ренат исемле иде. —Ничек инде «иде»? _ —Әйе шул «иде» дияргә генә калды хәзер. Юк минем Ренатым Менә хәзер синен белән очрашканда шунын кабере өстенә чәчәкләр куеп кайтышым иде. Ул кап-кара янгыр болытларыннан авыр тамчылар биткә бәреп яуган кебек, күптән җыелып килгән эре күз яшьләрен тыя алмыйча, сөйли башлады -Чәчәндә харап булды бит Рәсәй империясе башын ашады. Их. улымның хәтәр ютга чыгып, яэмышы шулай бетәсен күнелем сизгән иде. Бер дә җибәрәсем килмәде Әнисе үзенчә, мин үземчә җибәрмәскә тырышып карадык. Акча түләп хезмәттән калдырырга хурландым Татар Ижтимагьш Үзәгенә чыктым. Күнелем 86 ЗӨФӘР ДИЛИШ начарны сизә, үземнең дә. үзебезнең мөселман чапкыныңда канын койдырасым килми, коткарыгыз мапаины сугыштан, дип гозерләгәч, ризасыхлыгыгызны белдереп гариза языгыз, диделәр. Хатын каршы килде, кул куймады «Улыбызның башын «татар авантюрасына» тыгасым юк'—диде Ренат хезмәткә алынгач, хәтәр хәбәрләр еш кына килеп торса да. хезмәт срогын, шөкер, үлем-китемсез генә тутырды Инде кайтыр чагы житә дигәндә генә хат язды бит: «Катам, сверхсрочныйга. контракт буенча калсам, бик яхшы гүлиләр Кайткач адәм рәтле квартира, машина алырбыз Кешечә яши башларбыз!»—ди бу. «Анда башкисәр булып йөрмә, кайт!»—дип. бик каты гына итеп жавап хаты яхдым. Ә әнисе, малайнын кайтуын шашынып көтсә дә. шәп квартира, иномарка дигән сүзләрне ишеткәч, күзе тонды: «Ике ел исән-сау йөргәнне, гагы бер елда гына берни булмас, әйдә тәвәккәллик!—дип. хәер-фатнхасын бирде. Чыннан да. берничә ай дигәндә, малаебыз шактый калын кесә белән кайтып төште. Ялга Бүтән җибәрмим, мин әитәм Ә улым: «Не сможешь не пускать. контракт*.—дип кенә тора. Әнисе дә. «Алтын балык» әкиятендәге теге комсыз әби кебек, тәмам азынды: «Бср-икс террорист башы киселсә дә файдага. Зато улыбыз исән-сау әйләнеп кайткач, гөрләп яшәрбез'—дн Ләкин, үзен беләсең, ул яңадан кайтмады. Тимер табутта жансыз тәнен генә алып кайттылар. Бәла үзе генә килми, диләр бит Килсә, бер-бер артлы килә икән ул Яшәүнең рәте китте Рәте китте генә түгел, тормышыбыз тәмам ишелеп төште. Өйләнешкәннән сон гаилә тәнендә сыткылар гына булып күренгән «авырткан жирләр*. зур чуаннар булып шешә барып, бер-бер артлы шартлап тишелә, ага бантладылар. Их. нигә әнкәй әйткәннәрне тыңламадым икән, дип үкенергә тотындым «Өйләнмә маржага' Ана үз халкынын кешесе, урыс егете өйләнсен! Ә син тагар кызын ал! Маһинурны! Үзенә унган хатын, мина ипле килен булыр'»—диде бит. Ә мин колакларыма тикле чумып гашыйк идем. Яратам, әни. мәйтәм. Ксениям бигрәк чибәр бит Мин аны яратам, ул—мине. Тагы ни кирәк'* —Сон. Маһинур күбрәк тә ярата,—ди әби. —Булса ни. ә мин алай ук өнәп бетермим. Маһинур, кәнишне. ягымлы кыз. Аны да хөрмәт итәм. Үземнән артык күрәм Тик мина бер күзе белән генә карый ич ул. Димәк, яратуы да бер күз белән генә. —Юләр' Сине күңел күзе белән ярата ул! Ксения матур дип һушың киткән. Матурлык туйда гына кирәк. Ә акыл-уңганлык кон дә кирәк, гомер буена кирәк! Ә мәхәббәт ул, балакаем, иртәнге томан кебек кенә. Тан жиле чыгуга, кояш күренүгә, тарала да бетә Бсрахпан үзебезнең гореф-гадәтләрне, йолаларны сагына башларсың Токмачлы аш пешерә торган татар хатыны кирәк булыр. Балаларыннын үз телендә сөйләшүен, икс учына карап дога кылуын теләрсең, ә соң булыр,—диде әни. Ксенияне бер күрүдә гашыйк булып күзләрем тонды, сихерләде марҗам. Анын гүзәллеге алдында, сөю алдында көчсез идем. Жаным белән дә. тәнем белән дә яраттым Яраттым' Күз алдыңа китер әле. чәч толымнары бөтен инснә таралып төшкән Өйгә кайткач кына баш остснә өеп куя Бүтән чакта гел тарау. Урамда йөргәндә җилдә уйнаклап бара Аларны үзенә сиздерми генә күпме иркаләдем бит мин Җитендәй толымнарын ничек яратканымны белмисен генә син. Әмма хикмәт чәч толымнарында гына түгел иле. әлбәттә. Кызымның бөтен жирс дә сокланырлык. Сокландырды да. Яктырып китәргә торган йөзләре, кичке күлдәй ике күзе, мин йөзә илем шул күлләрдә. Бу кыз минеке бит. минеке генә, дия-дия исереп йөрим Нигә дип шундый гүзәлне яраттым1* Юк идемени жирдә бүтән? Бу яратудан акылдан язып булыр иде Ничекләр язмый калганмындыр. Хәтта күктәге Ай да Ксениямнән нур алган кебек тоела. Шул нурларга үзенекен дә өстәп, без урамда йөргәндә, яналан өстебезгә түгә иде сыман. Йөрәккә ут капкандай, янында басып торганда һава җитмәгән кебек. Кан кайнарлана, йөрәк ашкынып тибә, сонгы тапкыр тибәмени! Сөйгән кызымны кочаклап күпме генә йөрсәм дә. туйдырмас төсле тоела иде. Ә хәзер жанла бушлык, йөрәк өзелеп төшкән кебек, яшәүдән туктаганмын сыман Ана булган мәхәббәтем күктәге тургай яшьлек язынын айлы кичендә сайравын һаман да ишетәм. Ә үзе. үзе генә ерак-еракта Бер ноктага әйләнде дә югалды Юкка чыкты Югалмаслык иде бит югыйсә Безне кол иткән, икебезне бер иткән, суыкта—жылыткан. эсседә—җиләслек биргән, канатлар үстергән, төннәрне озайткан, кичләрне озайткан, «аһ» иттергән, җилкеткән, иләсләндсргән. тилерткән, менә хәзер юк иткән, сөю дигән мәңгелек газап кайда0 Бар иде бит ул безнен. бар иде Янып беттекме, күкләргә ашар өчен төтенгә әйләндекмени'*' Һарун тагын елап җибәрде Ксениясен кайчандыр өзелеп яратуы, араларыннан салкын җилләр үтүе, сөю хисенең инде битарафлык, хәтта нәфрәт белән алышынуы турында ачынып сөйләгәндә стенадагы фотосурәтләргә. үсмерчак мәхәббәте Маһинурга карап һәм. аның каршында зур гөнаһ эшләгән кебек, оялчан карашларын тизрәк читкә күчерә дә. авыр сулап куя: —Мин Ксенияне югалтмаганмын, ә Маһинурны югалтканмын икән. Менә нәрсәне аңладым шушы олыгаеп килгән көнемдә. Беләсеңме, Зариф, күке үзенең йомыркасын башка кошлар оясына салып, шуларнын җылысы белән чыгарггыра. Аннан сон кәккүкнең баласы, урман кошлары ташыган җимне ашап, бик тиз үсеп китә Бар жимне үзенә генә алу өчен теге кошның балаларын оядан төрткәләп төшерә дә. берүзе калып, бар ризыкны үзе генә ашап ята икән. Ксениям дә шушы кәккүк баласы кебек минем күнелемә оялаган тыйнак, сабыр, юл куючан Маһинурны бәргәләп чыгарып җибәргән булып чыкты бит Ярата идем мин Маһинурны. Дөрес, алай шашып ярату булмагандыр да инде ул. Әмма да матур-матур уйлар корып йөри идек. Ә менә Ксенияне күрдем дә, бар дөньям шундук асты-өскә әйләнде. Мин аның матурлыгына буйсынып, ихтыяр көчемне җуеп җибәргәнмен. Ә бит ул моны белә торып, аңлы рәвештә безнең арага килеп керде. Маһинур тулай торакта юк чакта. «Сине Маһинур чакыртты» дип дәшеп китерде. Ул чакыра—мин киләм. Күрәм. Маһинур да. башка бүлмәдәшләре дә юк. Кайда кызлар, кайда Маһинур, диюемә, алар авылга кайтып киттеләр, ди. Мәйтәм, нигә Маһинур булмагач дәштең, дим Ә ул. берүземә күңелсез, ди Сина минем белән ямансу булмас, курыкма, аларнын миннән бер артык җирләре дә юк» Шулай итеп, күңел түремә юл сала башлады. Маһинур белән аралар суынганнан-суына барды Мин исә, үземчә: «дөрес эшләдем, гаилә кору хокукын алу өчен көрәштә көчлеләр жинәргә тиеш һәм шулай булды да»—дип исәпләп йөрдем Егерме ел буе бар нәрсәне уртак итеп яши торгач, бер-беребезгә ияләшеп беттек Ә ике көндә һәммәсе дә юк булды. Бу йөрәк нигә түзә, түзмәсә, бәлки, жинеләер иде Егерме ел бар булып, ике көндә юкка чыккан нәрсәне ни диим икән! Хәзер тоташ газаплардан торабыз. Ксения минсез, мин ансыз, ә улыбызның цинкланган табуты өстенә биш кубометр балчык өелгән. Балабыз тугач, сугышта һәлак булган бабаем хөрмәтенә, анын хакына Салихҗан дип исем кушарга булдык. Әни шулай дип киңәш биргән иде Ә марҗам якын да килми Ана да киңәш бирүчеләр бар бит. Петр дигән исем сайлаганнар Бусына мин бик нык протест белдердем. Шулай тарткалаша торгач, ике якка да ярарга тырышып, русча да, татарча да булмасын дип, компромисска килеп. Ренат исеме күштык. Соңрак әни сөннәткә утыртырга дигәч—анысына да ют куймадылар Ә мин. шул ярату аркасында, берни дә эшли алмадым. Сөйгән кешенә каршы әйтеп буламыни. Яратуыма аның яратуы ирешмәгән, шуна күрәдер, ана минем хәтерне калдыру берни дә тормады Беребезгә дә әйтми, сиздерми генә улыбызны чиркәүгә алып барып чукындырган бит, әй! Бусын да соңыннан. Ренат солдатка алынып, аннан үле гәүдәсе кайтып җирләгәндә генә белдем Бәла килгәч, улыбызны кая, ничек итеп күмәргә дигән сорау калкып чыкты. Мин әйтәмен, анын исеме, атасынын исеме, бары да татарча, шулай булгач, мөселман зиратына җирләнергә тиеш. Ә хатын, улыбыз чукынган ич безнен дип, аяз көндә башыма яшен ташыдай китереп сукты. Мулла да, хәзрәт тә бүтән картлар да, чукындырып кына христиан диненә табынучы итеп булмый, диләр. Бала үз гомерендә бернинди дә христиан диненә туры килә торган гамәлләр үтәмәгән, аны белми йөргән. Шуна күрә дә анын урыны мөселман зиратында тиеш булган икән. Мин боларны бик сонарып белдем. Дөрес итеп җирләмәгәннән чәчем агарды. Бер көндә. Ләкин. Зариф дус. үзен беләсен, динсезлек заманы иде бит. Барыбыз да атеист идек. Аллага ышанмаска куштылар Ни өчен сон алайса гасырлар буе кешеләр Аллага табыналар? Халыкны тиле дияргә-ул тиле түгел. Табыналар икән, кирәк. Кемдер Аннан дәрәҗә сорый, берәүләр-байлык. икенчесе хакыйкать булсын, ди. Ана табынган кеше һичкайчан гөнаһ кылмый. Табынунын ин зур файдасы шушыдыр инде Безне партиягә Ватанга ышанырга өйрәттеләр Ә хәзер ышанасы килсә дә, юк ул ышаныч, юк! Әгәр дә шушы үлем фаҗигасе килеп чыкмаса, яшәгән булыр идек әле. Ил таркалгач кына катнаш никахлыларга ләгънәт укый башладылар. Элек без почетта идек Икебез ике диндә, балабызны ничек итеп тәрбиялик дигән уй башка да килмәгән. Исем кушулары, аннары кая барырга—чиркәүгәме, мәчеткәме. Ничек итсән дөрес була? Үлем-югтем булганда кайсы зиратка күмәргә? Мулланымы, попнымы чакырырга0 Шушы хәсрәтне күгәрә алмый күпме атадым, так берни дә эшли алмадым. Үз кулларым белән урыс зиратына илтеп, урыс кануннарына туры китереп поминкалар ясый-ясый җирләдем Чардуганның почмакларына ярым айлар ясатып куйган идем Хәрәм гамәл, дигәч, кисеп ташларга туры килде. Болар узып та өлгермәде, үземә тагын бер рухи газап китереп бәрде Кабер өстенә утыртырга тәре ясар өчен имән баганалык кирәк иде. Хатыным инде сорап, ялынып тормый, боера гына Бер иптәшем белән урманга киттем. Үзем агач кисәм, үземнен күзләрдән яшь ага. Күрәм. катын, төз имән агачы без юнатдергән якка түгел, ә икенче якка рак. нәкъ безнен өскә ава башлады. Әллә нинди күк күкрәгән, яшен яшьнәгән тавышлар чыгарып, төп тирәсе шартлап өзатгәне. ботаклары сынганы ишетелә. Аннан читкәрәк тайпылсак та. безнен өскә ава бара. Иптәшем кырыйга чыгып өлгерде. Ә минем башка яшен тизлеге батән. әллә шушы агач астында калыйммы, дигән уй килде дә керде Хәсрәттә, газаплануларда бетәсе Шунда, ышансаң-ышан, малай, Маһинур, күз карашлары сабырлыгын җуеп, мина карап куйды төсле. «Читкә тайпыл, Һарун, харап буласын бит1 Минем хакка булса да. жатлә үзеңне, гомереңне әрәм итмә!»— дия иде кебек ул мина. Читкә сикергәндә агачның очы гына башыма таеп кепкамны бәреп төшерде. Иптәшем минем исән калуыма шатлануын белдерүдән битәр, яланбашыма карагач—сүзсез калды. Сүз табалмый тора. —Нигә?—дим. —Әй. әй Син Син башка кара әле! Юк, юк, үз башыңа үзен карый алмыйсын ич инде Көзгедән!—Ул атылып машинасына таба агачларга абына- сөртенә алпан-тилпән китеп барды Килгәнен көтеп тормадым, акылдан язгандай баштан бер учма чәчне йолкып атдым. Да! Күзенә күренмәгән икән. Көзгесен алып килеп дәшми генә минем кулыма тоттырды. — Кара әле, үзен кара! Бәлки миңа гына шулай күренәдер—ди бу. Үзе башын чайкый —Их. малайкай. күрдең-күрмәгәнне Синен чәчләрең, синен чәчләрең ап-ак ич! —Шуннан сон нишләдегез инде?—дим. —Дустымның машинасына утырдык та. бернигә карамый, әйдә өйгә! Пычкыны шунда болгап ыргыттым. Хәзер инде минем күз алдымда Маһинур гына калды Ах. никадәр гаепле мин анын алдында! Минем аркада бөтен гомерен ялгыз үткәрде бит ул. Берәүгә дә кияүгә чыкмады Берәүне дә янына китермәде Башкалардан әйбәтрәк булганмын—шуңа микән Көткән мин ишәкне Шул кирәк мина Бераз шулай йөргәч, үсмер чаклардагы ахирәт дус кызы янына кереп, адресын алдым да. киттем мин моның яшәгән җиренә. Бара торгач, шактый җир үтәргә туры килде Казакъстан далаларына, элек чирәм җирләр үзләштергәндә төзелгән, хәзер инде искереп, таушалып калган, ни авыл түгел, ни шәһәр булып җитмәгән бер бистә кебек җиргә китереп чыгарды мине барыр юлым Бу казакъ авылы да, урыс яки татар авылы да түгел «Милләтләр бетәчәк».—дип» единый советский народ» тантана иткән чорда барлыкка килгән бу бик үк зур булмаган җир үзенә әллә ничә дистә милләт вәкилен җыеп яга икән Түземсехпәнеп, Маһинурны сораштырам. Тизрәк күрәсе килде. Бөтен үткәннәргә салават кылып, аннан башка уздырган шушы чал башымны кылганлы, жаныкаем яшәгән җиргә, матур чакларын ялгызы үткәргән дала җиренә орып. Маһинурдан гафу үтенәсе, калган гомерне бергә-бергә үткәрик, дип. нурлы сынар күзенә карап ялынасым, алдына тезләнеп гафу үтенәсем, яратканны белдереп, «әйдә кайтабыз» дип ялварасым килде Шунда бер адәм: —О, у нес в жизни большие события!—дип җавап биреп, мине анын барак тибындагы йорты капкасына тикле китерде: —А вы кто, ее родной брат или знакомый какой9 Что-то запоздали на торжество,—ди. Аңламыйм әле. Берни дә, мина кагылмыйдыр сыман. Мин бу әйтелгәннәргә колак та салмый, жилкапка аша узып, атап чакырганнар диярсен. ашыга-ашыга болдыр баскычыннан күтәрсләм Каршыма икәү чыктылар Кергәнемне күргәннәр икән Берсе, әлбәттә. Маһинурым Тик ни эшләп мин ана, Маһинурым, дип дәшмәкче булам әле? Ул бит берүзе генә түгел Янында култыгыннан тотып илле-илле биш яшьләр тирәсендәге сары чәчле, зәңгәрсу күпе бер ир-ат басып тора Маһинурым, минем ана карап торуымны күргәч, сүзгә килде, беренче булып исәнләште —Исәнме, Һарун! Таныш бул, бу минем ирем—Григорий, фамилиясе Мелехов оле бергә яши башлавыбызга атна гына. Исеме «Тын Дон» героеныкы кебек булса да, алай легендар кеше түгел. Фронтның бер ягыннан икенчесенә кҮчеп - кылыч болгап йөргән сугыш каһарманы да булмаган. Сугышмый дип әйтүем Менә бер атна яшәп, әле бер дә кул күтәргәне юк Ә безгә хатын-кызга тагын ни кирәк инде! Үзе мина карап «нигә соңга калдың?» ди сыман. Маһинур, «яшь» киявенең иң мөһим шушы уңай ягын горурлык белән әйтеп куйганнан соң. ирен минем белән таныштырмакчы була. Ул таныштырганчы ук ире минем күзләремдә Маһинурымны күреп аңлагандыр... —Һарун Мой земляк и друг юности. Исәнләшкәч. Григориенә сиздерми генә аңа текәлдем. Кочаклап аласым, очрашу бәхетеннән акырып елыйсы килде —Әйе шул Яшьлек дустың булудан да уза алмадым. Болай диюен өчен дә рәхмәт. Маһинур! Сине күрер көнем дә бар икән. Тагы ярты сәгатьтән автобус кире китә, миңа өлгерергә кирәк. Синең күзенә күзләреңә бер карау өчен генә килгән идем Соңарганмын икән. Озак йөргәч—шулай була ул. Күзенә... күзләреңә, дип тоткарланып калуымның сәбәбе бар иде. Шулай дип әйткәндә Маһинурга күтәрелеп карасам, ике күзе белән мина сагышлы, ягымлы, мәгьнапе итеп каравын күргәч, телсез калгандай булдым. Әллә күземә генә күренә инде Йә. Хода! Мин бәхетсез иткән Маһинурмы бу? —Гриша күземне савыктырырга булышты. Украинадан ул үзе. Шунда нәселнәсәбеннән калган зур гына өйләре булып, хуҗасыз калган икән. Шуны сатты да. мине Чабаксарга алып барып, кайчандыр бәхетсез иткән күземә операция ясатты Үзен күрәсен. күзләремне тутырып карый алам хәзер. Шушы тикле изгелек эшләгәч, ана кияүгә чыгарга ризалык бирми бер чарам да калмады. Ул еларга җитешеп: —Ә мин сине көттем, Һарун. Бик озак көткән идем. Хәер, мондый сүзләр сөйләп, әллә ниләр өмет итеп, Ксения белән ике арагызга чөй бәреп маташмам инде Бәхетле генә яшәгез! Ә ул бәргән чөйләр гомер буена җитәр. Сина да бәхетсез булырга димәгән... —Минем синнән башка беркемем дә юк хәзер, Маһинур,—дим. сонгы өмет чаткысын дөрләтеп җибәрергә тырышып,—әйдә, онытыйк та, туган якларга кайтып китик. Барысын да яңабаштан башлыйк. Бардыр ул бәхет дигәнен, бардыр! —Бәлки, алай да эшләп була торгандыр,—ди Маһинур авыр сулап. Ләкин мин—тугрылыклы хатын. Без Гриша белән гомеребезнең соңгы көненә кадәр бергә булырга ант иттек. Ул авыру. Хәмер зәхмәте тормышын нык агулаган, тәүбәгә килеп, ташларга сон була язган. Гомере кыл өстендә торганда таныштык без анын белән. Яратуга килгәндә, анысы бер генә тапкыр була торгандыр инде. Кемне гаепләргә—үзен ярата, яраттыра белмәгәч. Яратусыз гына яшәп ятарга туры килә инде хәзер. Кем уйлаган, мәхәббәттән казакъ даласына качып, баракта гомер үтәр дип11 Үзен күрәсен, рәхәттән чыкмадым. Хәзер ни файда: бала да табалмыйча. килмәгән кешемне көтеп гомер үткән. Ләкин, беләм мин синең нигә килгәнеңне Син дә мине анла. Шундый авыр чагында аны ташлап китә алмыйм. Һарун Үзеңне дә кумыйбыз. Әйдә, өйгә кер. Теләсән, кунак булып китәрсен Әйдә, әйдә! Юлдан ачыгып, сусап килгәнсеңдер. Ял итәрсең Язмышларны үзгәртеп булмас шул... Маһинурга шушы бәхет кошы белән юанып яшәвенә комачауламас өчен Һарун кабат үзенә әйләнеп кайткан. Ксениясе янына инде бүтән кермичә, тулай торакта яшәп яткан чагы. Тышта саратан ае. Эссе. Тузан тын юлына керә дә, тамак төбенә утыра. Дустымнын кайгылы чагын күреп, анын тар бүлмәсеннән чыккач, бу күренеш мина җәннәт багыдай тоелды. Ул нишләп калгандыр. «Хат язып кара...» дип кинәш бирергә дә онытканмын. Анын белән чагыштырып карасам, мин бәхет иясе кебек. Ә бәхетле булуынны белми йөрүне ничек диләр икән9 Шуны аңларлык кына булса да акыл бир, Ходаем! Бу синен рәхмәтен булыр иде. Ә ләгънәтеңне кеше җилкәсендә тату да әжәл газабы кебек икән бит. Боларны төштә дә күрсәтә күрмә берүк! И, Һарун дускай, син түз инде. Мин сина сабырлыклар теләп торырмын. Чыда берүк!