Татар хикәяләре хәзинәсеннән

ИКЕ ӘБИ БӘРӘҢГЕ АЛА... С ентябрь азаклары. Кояшлы, җылы көн. Ике әби яулыкларын арттан гына бәйләгәннәр, бишмәтләрен салып көнбагышка элгәннәр, чулпыларын чылтырата-чылтырата, ашыкмыйча-кабаланмыйча гына, үз җайлары белән генә бәрәңге алалар. Әбиләрнең берсе җитмеш биш яшьтә, икенчесе аңардан яшьрәк— җитмеш бердә генә. Алар казыган бәрәңгене сиксән биш яшьлек бабай ындырдан ишегалдына ташып тора. Ул лапас капкаларының икесен дә киереп ачып куйган. Капчыгына өчәр чиләк бәрәңге сала да, җилкәсенә күтәреп, сукмак буйлап кайтып китә. Шулай әкрен генә әйләнеп, әбиләр белән өй арасында йөри дә йөри. Әбиләр белән сөйләшми. Тегеләре бертуктаусыз «ләчтит сатсалар да», тукта, ни сөйлиләр икән, тынлап карыйм әле, дими. Бәлки, тыңлар да иде—ишетми. Колагы катыланганга унбиш еллап бар инде. Ә безнен колаклар, Аллага шөкер, ишетә бит әле. Шулай булгач, әйдәгез, бу форсаттан файдаланып, әбиләрнен сүзен тыңлап карыйк Яшь әби, «эһ-эһ» дип, көрәгенә ике-өч тапкыр баса да, бәрәңге төбен актарып чыгара. —И Алла, бигрәк тирәнгә утырткансыз быел. Моңа көч тә җитмәй, беләксез калырсың, исәркәем. Бәрәңгесе булса ярар иде тагын. Гупчим юк бит. Безнен бәрәңге кер беләге хәтле. Былтыргының яртысы да чыкмас моннан. Карт әби көнбагыш тамырына көрәге белән бәргәли. —Чыкма-ай. Менә бит, бигрәк юк бит. Бәрәңгемени бу! Әле аның да яртысы җиргә күмелеп кала. —Тырмаларсыз инде. Сонга таба. Эш беткәч. —Миннән булмый. Жизнәң караса карар. Без үзебез җизнән белән аена бер пот бәрәңге дә ашамыйбыз. Малга, кош-кортка ашатып бетерәбез. Көн дә иртән казанга ике бидрә бәрәңге салам да, шуны төеп, көрпә белән болгатам, көрпә булмаганда он салам—шулай итеп ашатабыз. —Нәмәкәйгә интегәсез шул хәтле? Бер кортка белән бер картка күп кирәкмени? Бик интегеп ятар идем мин булсам! Малайларым, кызларым җибәргәнне тик ашап ятар идем рәхәтләнеп бер дөньясында. —Мал асрамый ничек яшәйсең! Ни белән донья көтәсең! Чәркә күтәреп көн дә кешедән сөт сорап йөрерсеңмени, исәр? Без гомер буена малсыз тормадык, Аллага шөкер. Абзар тутырып сарыгын асрадык. Икешәр сыер сауган чаклар булды. Анын янында тагы танасы, бозавы. Сугыш вакытында да ниндәсн нәрәт кайтса, ин башта безгә килеп керделәр, бездән алдылар Жизнән Сталинград фундына гына да дүрт сарыкны җитәкләп китте. —И түтәй, кичә син үрдәк тазартып йөргәндә, яңа гәҗит кайтты. Жизнөй укып күрсәтте. Япун белән Кытай ягыңда әле дә бик каты сугыш бара икән. —Әмерикәнме? —Әмерикән Шул тагын бик нык сугыша икән Бер бәләкәй генә Вьетнам дигән халыкны буйсындырам, дип әйтә ди. Сез канчан да булса барыбер минем кул астымда булырсыз, дип әйтә ди. мөртәт —Ходай күрсәтмәсен! Бәләкәй халыкка рәт юк бу дөньяда. Алла ярдәм бирсен мескеннәргә! Бу Әмерикәне дә яшь әтәч кебек сугышырга кыҗыраи да тора, кыҗырай да тора. Өендә тыныч кына чәй эчеп утырса ни булган!.. —Беләмени алар чәй тәмен! Ул якларда иртән торсан—күфи ди бит. Кара әле җизнәкәйне Нәмәгә безгә карап торасын, җизнәй? Әзрәк ял игеп ал! — Мине сөйләми микән болар, ди инде. Аңларга тырыша. Юк. юк. сине сөйләмибез—сугышны сөйлибез, сугышны. Сугышлар булмасын, тынычлык. иминлек белән яшәргә язсын, дибез. Сиңа әйтәм. син бар. кер. чәй эчеп чык. Самавыр суынмагандыр әле. яңа гына гөжләп утыра иде. —Бер үзе эчмәй бит ул. — Ю-ук! Эчерерсең аны! Мин кич ашка китәм. Самавырга күмер салып кайнатып китәм Эч тә ят. интегеп утырма, йокла, димен. Тәки мине көтеп утыра Нигә мин бер үзем чәй эчеп ятаем. дие. Менә дивана түгел диен син аны. —Дивана булыр ул! Күңеле тартмый Нишләп ялгыз башы чәй эчеп утырсын Илле тугыз җыл бергә яшәп, бер түшәктә җоклап, икегез бер кешегә әйләнеп беткәнсез инде Ходай тагын гомерегезне бирсен. Ул балаларыгызны әйтәсенме! Берсеннән-берсе уңган, берсеннән-берсе тәүфыйклы, берсеннән-берсе олы урыннарда эшлиләр. Миннән булмады инде Утыз яшьтән ятим калып. Укыта алмадым. Үзләре дә ялкау булды, каһәр суккан нәмәкәйләр Мин укыр китте диеп торыр идем, ул кибән артында тәмәке тартып ята ис. иптәшләре кайтканда гына шуларга ияреп кайтыр ие. бер нәмәкәй дә булмагандай күзен тондырып, инә-әй. үләм. корсагым ачты, давай. ашарга бир. диеп. Имансыз! Менәтерә бүгенге көндә бозау көтеп йөри үз башын үзе кадерсез итеп. Укыса, зур урыннарда эшләмәс идемени? Өстәл башында тилефүн челтерәтеп кенә утырыр ие. Үзе кешеләрне кушып Нахак бәлаләр тагасын Бик әйбәт эшләй бит. Тагын ни кирәк'.' Эчмәй. Кагын-кыз, димәй. азмай-тузмай. —И түтекәем. анысына мен шөкер итәм инде Намаз артларында теләем. катын кызлары анын хәзер кагын-кыз төслемени? Заман ахыры җиткәндә, ире. катыны хайван сурәтенә кереп бергә йөрер, дигән сүзләр дөрескә килдеме—килде! —Килми ни' Менә минем Акбай киленен ал. Югыйсә, карап торуга акыллы гына төсле бит инде, укыган кеше дә. Былтыр шуларнын Кәме буендагы дачаларына бардым. Анадан тума шыр-шәрә тик йөри Ике төшенә тар гына ике чүпрәк каплаган. Карап торсан—адәм тәганәсе менә! Тефү, гефү. ташка үлчим Төшенә керә күрмәсен Киленкәем, дидем, ник болай йөрисен адәм араларында оялмаенча. дидем, әллә күлмәккәйләрен юкмы, ана бит—күзен күрмәимени—күпме ирләр йөри тирә-ягыңда, дидем. Бар гизрәк. кеше-кара нәгаләт укыганчы, өстенә киен, дидем Әллә мина кояшта кызынырга ла ярамыймы, диеп мыгырданып такта өйләренә кереп китте Менә. исәр, күрәселәрен булса, күрәсен аны Картайгач та күрсәтә. Шулай булмаи. түтекәем Әйггенме сон. без яшь чакта бер дә шәрәләнеп кызынып ятмадык, диденме? Өстә чүбек җебеннән үзебез сугып кигән күлмәк-ыштан, аякта тула оек белән чабата булыр ие. кулда—ион беләкчә, башта—төшереп бәйләгән яулык. Шунын белән көн буена кызу кояшта урак урасын бит әле. инәкәеңнең башыкае. бала имезәсен. Анысы бакырып чүмәлә төбендә ята Кайда ул кояшта кызынып ятулар! Ә хәзер ирәяләр, түтекәем авызларына бөтен нәрсәне хөкүмәт каптыргач. Шулай ирәя, шулай бозыла бала-чага. ИКБ ӘБ И ВР 1 МЩ К Д Л А туеннан сон. әбекәем, бабыкаем. бик сагындым, дигән булып Нәфиганың олы кызы Хания кайтып киткән булды бит әле. Инде дүрт- оиш ел каиткдны юк иде Менә шул адәм рисвае итеп китте бит, имансыз нәрсә п илапым. жизнәңнеңдә, минем дә нирвыларыбызны калдырмады, исәркәем 1өн буена капка төбендәге утыргычта утырып чыгалар. Иртән м*« к^ Жс) саваР га торгач кына кереп ята. Күлмәккәе бөтенләй юк диеп әйтерлек—арт йомрыларын да капламаган, ристаннын. Жизнәң шуны күрде дә кайтып керүенә эт итеп сүкте. Алланың каһәре суккан нәрсәкәй, әбиен белән бабаңны картаймыш көннәрендә бөтен авылга рисвай итәргә кайттыңмыни күзенне-башыңны тондырып, дие, менә әпекәйдер! Самавыр да куя алмыйсын, идән дә юа алмыйсын, бер нәмәкәй дә эшләй алмыйсың бит, иелдеңме—шәрәң күренә, болай йөремә минем алдымда, кайтып кит бүген үк. намаз артыннан каргармын, дие. —Ә үзе нәмәкәй дие шуннан соң жизнәкәйнең сүзенә каршы? Нәмәкәй дисен! Хәзер жегерменче вик, дие дә тора, имансыз. — Вик дигәне нәмәкәй микән соң аның? Әллә ниткән пүлитик сүз булмасын. Белмәем. Сорарбыз ате. Көчкә кайтарып җибәрдек. Инәсеннән хат килде. Картая-картая котырып беткән икән наше дедушке, диеп кайтып әләкләгән. —Ал арны әрләп тә, кыйнап та булмый хәзерге вакытта. Суксаң, хәзер бакырып кәнсәгә чабалар. Закун үзе шулай дип тора. —Бабалары шикелле җитмеш җыл дөнья көтсәләр, ни әйтерләр ие микән? Бабай дүрәк түгел, акыллы—без үзебез дүрәкләр, диеп әйтерләр ие нибуч. —Карале, түтәй, шушы атнада Әзәрбәйҗанга да илле яшь тулган дие. Радио әйтте. —Кайсы ул тагы? —Теге бар бит әле тау халыгы. Нифтене дә бик күп чыгарган жир. Минагратлы як Кафиянең кызы шуннан бер тартма минаграт җибәргән иде бит. Килгәнче череп беткән—утынлыкларына чыгарып түктеләр —Ә-ә-ә. аны әйтәсен икән. Дәүләт булып оешуларына илле жыл булган шул. Шул көңгә хөкүмәт бурычларын да үтәп бетерделәр, дие, укытучы әйтә. —Телевизор да сөйләгән ди бит. —Нигә аны тиле диделәр икән сон? Хәтәр акыллы сүзләр сөйләй бит ул. —Син әле ниен әйт. пучтыга кереп тиле грам сугыйм, дисәң, анысы тиле. Челтерәтәем, дисән тиле фуны—тагын анысы да тиле. —Бала-чага куша инде аны, юри, мыскыл итеп. Үзләрен генә акыллыга чутлап йөри бит алар. —Шулайдыр ул, түтәй, чыннан да. Былтыр—Оркыяларга барып ай ярым торып кайттым бит Шунда монын мин барган көнне үк ярты миске сөтле ашы калды. Җылытып бирсә, үзем дә ашаган булыр ием, әрәм итмәсием. Ә үзем гәзләрен бора белмәдем, курыктым. Эштән кайтты да шул ярты миске ачымаган-нитмәгән менә дигән тәмле ашны түәлит дигән бүлмәләренә керде дә гөпердәтге дә тишеккә салды. Кызым, дидем, мин бу түәлиткә керергә бүтән йөрәгем җитмәй, моннан бүтән тишегенә дә утырасым юк, дидем, аш өстенә утырсан, корышып катарсың, давай мина билет ал, килгәндәге шикелле тәкси дигән машина чакырт, минут тормаем, хәзер үк кайтып китәм, дидем Менә бит, диванакай, гәзне борала бит ул. Жылытып бирсә, үзем ашаган булыр идем. Ә Оркыя көлә, аңа көлке. Инәй, кайгырма, ул токмачлар әллә кайчан Кәмегә агып китте инде. дие. Беләсеңме, түтәй?! —Белмәй ни! Безнең киленнәр дә шулай. Әй ташыйлар мәхәзиннән ситке-ситке. сумкы-сумкы нигъмәт. Калбасасын, балыгын, прәнниген, маен-шикәрен,' җимешен, төрле-төрле кәнсирләрен Аша, әнкәй, дигән булалар. Аша, диюләренә рәхмәт инде. Яртысын ашап каламмы-юкмы, кич кайталар да калган барын җыеп, каткан инде болар, диеп, тыштагы тартмага чыгаралар да түгәләр. Үзләре тагын ситке тотып мәхәзингә чыгып китәләр. Ә ул калган продухтыга ни булган? Аны мина ашарга ярамыймыни? Элек ярты сынык әпекәй күрмәенчә ачка интегеп яткан чаклар да була иле. дип сөйләсән. берсе дә ышанмый, келә генә. Дөньяда шундый тормыш буламыни, әкият бу. әбекәй, диләр. —Карале, түтәй, әкият, дигәннән, безнен рәкит айга менеп кесәсенә ком салып алып төшкән, дие. Син ишеттеңме? — Ишетмәй ни! Кичәдән бирле бөтен радиу, тилевизер шаулап тора. —Чыннан да шул нәрсәкәй дөрес микән? —Ай ул бер нур гына бит. Анда ниндәй ком булсын? —Рәките ничек менеп жлтсен. диен. Ничәмә-ничә млиун чакрым бит ул Иге-чиге юк бит анын. Әбүгалисина әфсенен генә өйрәнмәгән булсалар, һи-һи-һи... —Рәкитесе менсә дә, кайда анын лумы балчык ватарга? һә-һә-һә!.. —Лум белән ватып түгел—бораулап алган диләр, түтәй. —Борауларга айда нинди борау булсын!., һә-һә-һә! —Балчыгын учлап алсын ди! Кая ул рәкитнең кесәсе—балчыгын салырга! һи-һи-һи-һи!.. —Язалар бит. сөйлиләр! Әкият!., һә-һә-һә!.. —Томаналар ышана инде аңа. Бала-чага гүпчим ышана. Тач шулай булган икән, дие... һи-һи-һи... Яшь әби белән карт әби. җир йөзендә теләсә нәрсәгә ышанып йөрүче беркатлы кешеләрнең булуына гаҗәпләнеп, үзләренең андый кешеләрдән акыллырак, хәйләкәррәк булуларына куанып, бәрәңге алуларыннан туктап, рәхәтләнеп кет-кет көләләр. Болар нигә көлә микән, шуны беләсе иде, дигән шикелле кызыксынып күзләренә карап торган бабайга да, берсен- берсе бүлдерә-бүлдерә, кычкыра-кычкыра, хәлне төшендереп бирәләр —Ә-ә-ә, аны сөйлисез икән. Рәкит айга барып кунып, ай туфрагын алып төште шул, төште,—ди бабай —Анысы дөрес. Булдырып тора хәзерге халык, булдырып тора-а. Шулай ди дә, капчыгына өч чиләк бәрәнге салып, кайбер урыннарында көнбагыш төпләренә абынгалап, лапаслар ягына юнәлә. Әбиләр тагын сүзгә керешәләр. —Сина әйткән идем микән. Айбикәнең түтәсе килеп китте бит әле,—ди карт әби, буразна арасыннан алабуга чүпләштереп.—Мәсүфәсе Карамалы Күлдән. — Юк әле, түтәй, ишетмәгән идем. —Шул Мәсүфә беркөн безгә килеп утырды. Сарыкларны яна гына ябып кереп ашка утырган идек. Нәмәкәй эшләп хәҗәйстуасын бер дә карамый ул Айбикә, дие Бөтен әйберләре ватык та җимерек, дие Сәгатьләрен җибәрәм, дигән идем—сәгатьләре йөремәй, тукмагына трахтыр тимерләре тагып бетергәннәр; тик утырганчы яулыгымның читен бөгеп алыйм әле, дисәм—машиналары текмәй, алганнан бирле май чырае күрмәгән, калгыр да колтыр, энәсе күгәреп беткән; ятып тораем, дисәм—караваты кәкшәннәп беткән, пружинасы янбашына кереп китте, дие; убырныйлары ун якка кыйшайган, дер-дер селкенеп, авып китәргә генә тора, хәзер басып үтерә бу мине, диеп куркып, кергән җиремнән кире чыгып йөгердем, дие, радиуларын сойләтәем, дип борсам—сөйләмәй, эченә үрмәкүч оялап беткән; сикереп кенә менеп атланаем да урман буйларыннан бер чаптырып урап кайтаем әле. дисәм—лилсәпитләренен тыны чыгып беткән, дие. Менә, жүләр. ишетәсе колакларын булгач... -Э-э-э, Мәсүфәнеке шикелле умарта гәүдә белән сикереп кенә радиуга менеп атланырсын0 Жиде пот бит ул... — Нишләп дөнья көтәргә тырышмый ул Айбикә, дие. —Ничек көтсен! Бар тапканын малае талап алып эчеп баргач —Шулай шул. Анын бәләкәй кызы, бабакай, әбекәй, диеп гел бездә ята. Бөтен нәрсәләрен сөйләп бара Әтән кая китте, дисән, Мөслимгә, дие. Нигә китте, дисән, эчәргә, дие Әтән кайттымы, дисән, кайтты, дие Нишләи, дисән. әбекәй белән талаша, дие. Нәмәкәйгә талаша, дисән, эчәргә акча сорай, дие. —Эчкән кешедә өмет юк инде. Убырнаен түгел, өен авып төшәр. Безнен ^ НИГЫ эчә ' эчә алькожуликка әйләнде бит. Хәзер булнискә барып беләгенә укул кадатып йөри. Лити п* 1 1Г 1Р1!!!СТЛ' Эчәм шул Урмандагы агачларның һәр ботагы саен бер бүтилкә эленеп тора миңа, диеп әйтә диеп сөйләгәннәр ие—шулмы"’ шул үзе. Катыным кеше белән йөргән сыман тоела. Шуны үтерәсем ^®;Л “ е ” Ә п й7п ә дие гагын Ходаем, үзең сакла!.. Чамасын белеп эчәргә кирәк, чамасын белеп эчсәң—дару, белмәсәң—агу бит ул дөмеккере нәмәкәи , «-V мН анын пивасын үзем дә эчәм Кунакка барган саен малайлар акча бирә Мә, инәи. урамда йөргәндә рәхәтләнеп пива эчеп йөре, курыкма, монда синең белән ашка йөргән ахирәтләрен юк, диләр. Ипләп кенә урамга чыгам да берәр бакалпива эчәм дә кайтам. Килен сизми дә кала. Аларнын фатиры парк дигән бакча янында гына. Шуның капка төбендә генә гел пива сатып торалар —Булса бик эчәр идек тә. монда кайтармыйлар шул пиваны... Кичә Мөсәянны эт урынына сүгеп кайттым әле. —Бәрәч, нигә тагын? Бик акыллы малай, диләр бит аны —Амбар алдына барсам, яңгыр коя. Амбар ишегалдында тау хәтле тары өелеп ята Өстенә, ичмасам, салам да капламаганнар. Жырганак белән агып ята Үзе каравыл өенә кергән дә утырган, кладавщик башы белән. —Нәмә диде соң, син әйткәч? —Бар, бар! Үбирәйс, кайтып кит! Дилан булмасын монда, дие. Менә имансыз! —Алланың каһәре суккан нәстә икән! —Тәүфыйксыз! Әллә нәмә күреп үләр әле. —Әпекәйнен кадерен белмәгән кеше—кешемени ул! —Прсидәтелгә әйтәм әле мин аны. Әләкләде, дисә, дияр. Ник куркып тораем аннан, прсидәтел капка төбеннән үткән саен машинасыннан төшеп: «Нихәл, бабакай, нихәл, әби»,—диеп, кулын биреп исәнләшмичә китмән Бик нык әйтәм әле мин аны. —Бәй. шулай булмай, түтәй. Әйт, бик ныклап әйт... Жизнәй эндәшә түгелме? Ә? Нәмәкәй? —Бүген көндез чәй эчмәйбезмени, дие. Хәзер керәбез. Син кереп самавырыңны гөжләтә тор Менә бу буразнаны гына чыгыйк инде. Керә тор, керә тор, димен Самавырны гөжләтә тор Бар. бар!. —Жизнәй дә картайган инде. Бакчый, җилкәләре төшкән, билләре бөкрәйгән. Алла гомерен бирсен! —Картаймый инде. Яшен сиксән бишкә җиткәч. Үзе шулай булса да би-ик көчле ул. исәркәем. Жәй көне тагын алты чана печән чапты. Ат сорап аны ташыды. Лапас түбәсенә өйде. Тамагына ашый бит ул. Анын менә гомер буена, ашказаным авырта, дип жүри дә әйткәне булмады. Ә менә холыгы үзгәрде, анысы бар. Картайган саен кешенең холыгы әшәкеләнә икән, хикмәт —Нирвыдан икән ул, түтәй, карт кешенең нирвысы бетә икән. —Шулайдыр. Нирвысы бөтенләй юк инде аның хәзер Син килгәнче генә әле мунча ягып кергәниек. И ләүкәдә утыра жизнән, и чабына, и чабына. Эссе сал да эссе сал, дие. Янып үләсен бит инде. Ходаем, төш тизрәк, диеп кычкырам Төшү исендә дә юк. Бер аягыма үтмәй. нишләп микән, син ныклап чабып карале, дие. Чабаем, дип карасам—бер аягынын оегын бөтенләй салмаган, үтмәй дә үтмәй, диеп шул жон оегын чабып утырган. Аннан көч-хәл белән төште, хәер. Төшкәндә аягы шуып китте дә кайнар су салган бидерәгә утырды. Әллә-лә, үлдем, үлдем, баш бетте, диеп кычкыра. Мин бидерәгә кулымны тыгып торган булам, менә бит гүпче кайнар түгел, менә бит, дигән булам. Аннан көчкә коендырдым. Киенә башлады бу хәзер Син ыштанны тар итеп тегәсең, сыймай, Алла бирсә, өч метр ситсы алам да Наҗиягә илтеп киң итеп тектерәм, диеп җикеренә башлады. Кил әле, кигерт, дие. Кигертәем, диеп барсам, аягына күлмәген киеп утыра, бер җинен ничек кирәк алай тезенә хәтле кигән, икенче җиңен бөтенләй кия алмый, тарта да тарта. Алланың каһәре суккыры, ыштан балагын тар итеп гомер буена интектердем, дие. Аннан чыкты та. нирвысыннандыр инде, бат белән, лимун белән берүзе бер самавыр чәй эчеп бетерде Мин эчәлмәй дә калдым. —Нирвыдан. нирвыдан бу. түтәй Безнен авылның Мөхетдин нишләде дисен кыш көне0 Ул да. сугыштан нирвым бетеп кайттым, дие бит Печәнгә барган да. печән төягәндә бер киез катасы аягыннан салынган да чыккан Оегы да киез катасы эчендә катган. Шәрә үкчәсе белән карга тек-тек басып, чанасы артыннан көлә-көлә кайтып килгән була, дие, мескенкәй. Үзе шуны сизмәй, ди Киез катасы лапасларында печән бушаткан чакта гына килеп чыккан Менә бит ул, нирвын бетсә! Нәмәкәйләр кыланмый кеше!. —Патпискәгә язылдыгызмы әле° Пучты кердеме0 —Керде. Китен быел бик күп язылды, әллә унөч, әллә унбиш тәңкәлек. —Безнен жизнән быел язылмады бугай ате Әллә онытып йөри микән. Кәлиндәр дә кирәк. —Әнә су буеннан бер машина килә. Балалар кайтмый микән? —Кая? Ә-ә-ә. Юк. бу мәхәзингә товар китерә торган машина бугай, индийский чәй дә булса ярар иде. Балалар тилеграмнарында әйткәннәр бит. төштән сонгы самолетка утырабыз, дигәннәр. Ә ул сәгать унөчтә генә килә. Кичсез кайтып җитмәсләр әле. —Мескеннәр, ниндәен ерак җирләрдән ел саен бәрәңге алырга кайткан булалар Әтәйләр, инәйләр интекмәсен, дия торганнардыр инде. —Шулай диләр. Бәрәнге дә утыртмагыз, мал да асрамагыз, диләр. Күпме кирәк булса да. акча җибәреп торырбыз, диләр Интегүмени ул? Тән таза булганда әле, Аллага шөкер, бәрәңге дә утыртмай, печән дә чапмай, утын да кисмәй ничек ятасын дие Жизнәннен анын гомер буена утырып торганы юк. —Син үзен дә шулай инде, түтәй—тынгысыз. Икегез дә бертөрле. —Тынгысыз булмасан, дөнья көтеп булмай бит. —Әле менә бу бәрәңге соң! Балалар җүри шуның өчен бәрәңге алырга кайтабыз диеп тилеграм суккан. Кайтып керсәләр, шаккатып бот чабарлар инде, кайда бәрәңгегез, диярләр. —Бәй. кем аларны көтеп тик утыра. Хәл кадәренчә кыймылдый тораек, диеп кенә тотынган иек тә... бер башлагач, әкренләп кими инде ул эш. —Кимү генә түгел—хәзер бетә бит инде бөтен бакчагыз. Монда, күп булса, ындыр табагы хәтле җир калды. —Әйдә, бик ару булды, Аллага шөкер. Аларга бәрәңге алдырып ятарга.. Рәхәтләнеп ял итеп, туйганчы йоклап китәрләр. —И-и-и. шәһәр халыгы тәк тә йоклап кына ята инде ул. Иртән торып сыер савасы, көтү чыгарасы юк. Эшләре дә сминәләп кенә. — Шулай инде. Су да чыгып аласы юк би г аларнын. Тоткасын бордисән— үзе челтерәп ага. . Карале тегене, җизнәңнс Тагын баскычка чыгып баскан. Мин каршысынла утырмасам, тамагыннан үтми инде анын. Әйдә, хәзер чыгабыз инде бу буразнаны, хәзер керербез. —Шулай итәек, түтәй, җизнәкәйне зарыктырмаек... Көз. Көн кояшлы, җылы. Яулыкларын арттан гына бәйләгән ике әби чулпыларын чылтырата-чылтырата бәрәнге ала. Алар артыннан, суалчан чүпләп, кызыл кикрикле ак тавыклар ияреп йөри. Бакча башындагы күрән читендә оя-оя каз-үрдәкләр ял итеп утыра. Авылнын югары очында тук- тук яна бура бурыйлар Амбар алдында келтер-келтер бодай җилгәрәләр. Басу түрендә тракторларның җир сөреп йөргәннәре күренә, һавадан кыйгак- кыйгак каңгылдашып, торрыйк-торрыйк торкылдашып, киек казлар белән торналар очып бара. Күкләр тыныч. Жирләр, илләр тыныч! Тыныч җирдә, тыныч илдә ике әби бәрәңге ала... ИСКӘРМӘ Газиз замандашның йөзеннән елмаю киткән чагын күргәнем булмады минем. Кешеләргә ягымлы-сөйкемле итеп елмаерга ярата иде ул. Мөлаем елмаерга исә шәхеснең үзенчә осталыгы да кирәк, ягъни елмая белү—бик тә үзенчәлекле осталык. 1966 елның май азагында Балтач төбәгендә әдәби атналык булды. Язучылар, ике төркемгә бүленеп, район халкы белән һәр көнне икешәр- өчәр очрашулар уздырдылар. Атналык Балтач ягындагы иң зур авылларның берсе булган Янгул клубында йомгакланды. Анда атналыкта катнашкан һәр язучы сөйләде. Газиз Мөхәммәтшин кыска гына сүзендә: — һәм кырык хикәя язганмын икән,—диде. Моны ул гадәтенчә елмаеп әйтте, әйе, укучылары алдында имтиханын сөенечле елмаеп тапшырды әдип. Кызганыч, мондый имтиханнар тотуны еш кабатлый алмады, иҗаты колачын киңәйткәннән-киңәйткәндә арабыздан китеп барды Газиз... 1971 елның азагындарак «Чаян» журналы редакциясенә (мин шунда эшли идем) анын берьюлы дүрт хикәя китерүе хәтеремдә, шуларнын өченчесен бастырганда, авторның исем-фамилиясен кара рамга алырга туры килде... Ә дүртенче хикәясе ул чакта басылмады. Мин ана: —Монысын бастырмаячакларын беләсең ич,—дигәч, Газиз, башын югары күтәреп, елмаюын ирләрчә чибәр йөзенә җәелдерә төшеп, хикәясен горуранә кире алды. Бу биш бит чамасы әсәр Советлар илендә ясалган балалар уенчыкларының күпчелеге сугыш коралларына бәйле икәнлеге турында иде. Соң, «тынычлык сагында торучы» Советлар Союзының котырып кораллануы, балаларны, елмаюдан мәхрүм калдырып, сугышлы уйнарга мәҗбүр итүе турындагы хикәя Главлит тирәсендә шиксез тоткарланачагы мәгълүм ләбаса. Газизнең елмаюында шушы хәлне аңлавы, әмма караны беркайчан да ак дип әйтмәячәге анык сизелде. Ә соңрак бу хикәя укучыга барып иреште, шулай булачагына ышаныч төсмере дә бар иде Газизнең әлеге елмаюында. Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин (1932—1972) Татарстанның Минзәлә районындагы Яна Бикчәнтәй авылында туа. Авылы мәктәбендә укый, Минзәлә педагогия училищесын һәм Казан педагогия институтын тәмамлый. Төмән төбәгендәге мәктәптә укыта, «Чаян» журналы редакциясендә эшли, башта «Ялкын» журналының, аннары «Казан утлары» журналының баш мөхәррире була. Анын язган хикәяләре соңыннан, әлбәттә, кырыктан күпкә артты, «Йөрәктәге эзләр» исемле романы, повестьлары һәм пьесалары бар, болары да оста язылган. Шушы олы хезмәтләрен истә тотып, Газиз Мөхәммәтшиннын тууына җитмеш ел тулу туган төбәгендә кин билгеләп үтелде. Ә «Ике әби бәрәнге ала...» исемле хикәясе укучылар тарафыннан аеруча жылы каршыланды, һәм аны бер укыгач-тынлагач онытмыйсың. Әдипнең авылнын «чыбыксыз телефоны» ярдәмендә заманын сыйдыра алган бу әсәрендә дөнья хәлләренә образлы бәя бирелә, ике татар әбисе чәй тәмен белүгә дә, «рәкитнен айга менеп кесәсенә ком салып алып» төшүенә дә һәм башка әкәмәтләргә дә битараф түгел. Әйе, сөендергеч елмаюлы хикәя бу Газиз Мөхәммәтшиннын үзе кебек. Әсәрне журналда бастыруга Мәгъсум ХУЖИН әзерләде һәм искәрмә язды.

Реклама