М. МӘҺДИЕВ ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ

өхәммәт Мәһдиев—татар мәдәнияте тарихын яхшы белгән галим, укытучы да, күпләрнең яратып укый торган повестьлар авторы, язучы да. Аның әсәрләрендә тирән фәлсәфә белән бергә, халкын яратуы, аны сөеп, ачуланып яки оялтып асыл сыйфатларына кайтарырга теләве чагыла М. Мәһдиев татар әдәбиятына “Без кырык беренче ел балалары” (1968) повесте белән килеп керде. Сонрак "татар халкы өчен асыл дөнья булган авыл хәятын фәлсәфи-әхлакый пландарак аңлату һәм күрсәтүне максат итеп, ул “Каз канаты" романын, “Кеше китә—жыры кала”, "Торналар төшкән җирдә". “Ут чәчәге Исән ме, Кәшфи абый”, “Бәхилләшү", “Ачы тәҗрибә” повестьларын ижат итә Бу әсәрләрдә язучы "аеруча туган җиргә, анын хезмәтчел һәм тыйнак кешеләренә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен чагылдыра” (Закнржанов Ә. Яшьлеген сагынучы әдип// Мәгариф —2000 — N 2 —34 б.). Әдәби тәнкыйтьтә М Мәһдиев ижаты турында фикерләр күп әйтелде Әдәбият белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр—Ф Миңнуллин. Т Галимуллин, Р. Мостафин, Р Мөхәммәдиев—анын әсәрләренә хас җылы лиризм, табигыйлек һәм тормышка якынлыкны искәртәләр, табигатькә дусларча мөгамәләгә, “аерым кеше белән олы дөнья күренешләре арасында тирән якынлык, эчке уртаклык таба белүе~нә игътибарны юнәлтәләр (Миңнуллин Ф Яшьлекне сатыну/Миннуллин Ф Талантлар юлы —Казан: Тат кит нәшр, 1984 —180 б.. Мөхәммәдиев Р Якутлар табыладыр вакыт белән.—Казан, 1983 —278 б.. Галиуллин Т Кеше китә—жыры кала// Мәгариф.—1995. —N 10 -17-20 б ). Мөхәммәт Мәһдиевнен иҗатына хас бер моментка игътибарны ныграк юнатгәсе килә. Ул, демонстратив рәвештә диярлек, социалистик реализм дип аталган методтан, анын әсәрнең поэтикасын тудыруга булган таләпләреннән, характерларны һәм вакыйгаларны тудыруда сәбәп-нәтиҗә бәйләнешеннән, ягъни әсәрне бер сюжетка корудан читкә китә "Әдипнең күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр сызылып бара торган сюжет сызыгы юк",—ди Ә. Закирҗанов. Вакыйгалар да монда бер-бер артлы, хронологик тәртиптә бирелми, алар күчеп йөри. Нәтиҗәдә, язучының әсәрләрендә сюжет үзенен традицион ролен югалта, аның вазифасын бүлекләрнең лейтмотивлары башкара, хикәяләү фрагментар рәвештә бара. Бүлекләрне исә, үз чиратында, ассоциатив моментлар, бүлек ахырларында бирелгән автор фикерләре-нәтижәләр һәм дә автор образы үзе бәйләп тора. Мәсәлән, "Бәхилләшү" повестен алыйк. Укучы алдында, башка язучылар әсәрләрендә күреп күнеккәнчә, бер вакыйганың үстерелеше түгел, ә чынбарлыкның өзекөзек һәм төрле чордаш төрле вакыйгалары пәйда була. Шул сәбәпле, тормыш ул калейдоскоп кебек гел үзгәрүчән дигән тәэсир ныгып урнаша Повестьтагы бүлекләрнең алмашынуы, авторның бер вакыйгадан икенчесенә сикерүе логик яктан нигезләнмәгән кебек тоела. Вакыйгаларны бирүдә гомум линияләр һәм ялтыравык детальләр өстенлек итә. Вакыйганың агышы турында уйлыйсы урында, укучы әлеге вакыйгадан алган кичереш белән тәэсирләнә Композициямен төзек түгеллеге, тәмамланмаганлыгы, эпизодлар рәвешендә булуы, төп фикернең әйтеп бетерелмәве язучы тарафыннан махсус сайланылган. чөнки чынбарлыкның озек-өзек кисәкләре, беренчедән, хәтер киштәләрен берәм-берәм актаруга ишарә. икенчедән, ул тормышның да әнә шулай төзек түгеллеген, татар авылының гына түгел, татар характерының үзгәрүен, катлы-катлыга әверелүен, татар кешесендә эчке бер ныклы үзәкнең булмавын күрсәтә. Әлеге моментлар М Мәһдиев иҗатында импрессионистик эстетиканың чагылыш табуы хакында сөйли. Импрессионистик эстетика һәм әлеге юнәлеш вәкилләре тарихи чор атмосферасын мөмкин кадәр тәэсирле итеп, тормыш-чынбарлыкнын тулы картинасын, җәмгыятьнең гомум халәтенең кешеләр характерына, аңына йогынтысын сизелерлек итеп сурәтләүне максат итеп куйдылар. “Бәхилләшү" повестенда бирелгән характерлар тормышның үзендәге кебек үк төрле һәм күп. Әлеге характерлар үзләре бирелгән вакыйгалар эчендә югалып калалар, вакыйгалар һәм ситуацияләрнең байлыгы, колориты бу вакыйгаларның тарихи агышын оныттыра. Болар барысы да тормышны хаос рәвешендә тасвирлауга хезмәт итә Әсәрдә бирелгән Исламгали. Хәерниса. Хәмит. Зариф. Фәләхетдин кебек геройлар һәрберсе шәхес буларак кабул ителә, ләкин алар да нәкъ менә шушы вакыйга эчендә билгеле бер моментта гына кызыксыну уята. М. Мәһдиев үз геройлары хакында сөйләгәндә аларның үзгәрүчән холкын, кәефләренең төрле булуын тасвирлый. Автор образына бәйле рәвештә исә кешенең төрле кичерешләр эчендә януын ассызыклый. Сурәтләүдә импрессионистик техника алымнарын куллану язучы иҗатының поэтикасын һәм проблематикасын ачык чагылдырып кына калмый, әдипнең дөньяга карашы, әһәмиятле идея-эстетик кыйммәтләре, принциплары һәм. ахыр чиктә, язучының тормыш-чынбарлыкны шул рәвешле кузаллавы хакында сөйли. “Бәхилләшү" повестенда социалистик реализм кануннарына туры килмәгән тагын бер момент бар. Бу—әсәрне беркетеп торучы идеологик үзәкнен үзгәлеге. Күрәсең, тормыш-чынбарльпстагы вакыйгаларның агышын читтән карап торучы автор образы язучыны канәгатьләндерми, ул үзе үк әсәрнең, ягъни үзе тудырган дөньяның, эченә кереп китә, анда катнаша. "Бәхилләшү" повестенда хикәяләүче авторның аны,— хикәяләү, вакыйгаларны бәян итүне оештыру алымы гына түгел, ә нәкъ менә язучының этик һәм әхлакый позициясе ачык чагылган идеологик үзәк тә. Повестьның идея эчтәлеген сурәтләнгән вакыйгаларга карата төрле геройларның карашлары да тулыландырып тора. Мәсәлән, Хәмитнең үз баласын тәрбияләүдә япон методикасын куллануына бер Исламгалинең генә мөнәсәбәте китерелми әсәрдә, авыл халкы. Исламгалинең хатыны, авторның үз карашы һәм хәтта укучының да шәхсән фикере чагыла монда. Ләкин әлеге карашларны берләштереп тә булмый, алар бары тик дөньяның әнә шулай “төрле тавышлы” булуын, бербөтен түгеллеген тагы бер кат икърар гына итәләр. Милли характерларны тудыру остасы саналган Мәһдиев үзе белгән татар ментали- тетынын акрын-акрын гына җимерелә баруын төрле гореф-гадәтләрнең югалуында, онытылуында да күрә. Язучы, фәлсәфи чигенешләр, публицистик өзекләр белән әлеге җимереклекне тулыландырырга, кайчандыр бербөтенне, ныклы үзәкне тәшкил иткән күренешләрне бәйләргә теләгән кебек. Шул ук вакытта хәтердәге вакыйгаларны барлау һәм, бүгенгегә кайтып, аларга бүгенге көннәр күзлегеннән карау аша. бүгенге көн геройларының репликалары, фикерләрен китерү ярдәмендә монын мөмкин түгеллеген дә күрсәтә. “Син. чего-то. авыл, дип мактанасың. Ә бит синең авылында иң таза хуҗалык ул—зират. Кадганнары беткән. Зират бит ул яшәү өчен түгел. Ә син миңа “авылны яратырга кирәк, авылны сакларга кирәк..." Ну, ничек",— дигән сорау яңгырый авторның улы булган автобиографик образ авызыннан. "Бәхилләшү" повестенда М. Мәһдиевнең дөньяга һәм кешегә, татар халкының үткәненә һәм киләчәгенә, татар кавеменең дәвамчысына карата үзенчәлекле карашлары чагылыш таба. Милли мәдәни традицияләргә, ислам дине фәлсәфәсенә һәм кануннарына нигезләнеп яшәгән һәм үзенчәлекле бер микрокосмос тәшкил иткән татар дөньясы Ватан сугышы алдыннан инде тамырдан үзгәргән, шартлатылтан Ләкин ныклы рухи нигезне саклап калучылар һәм татар характерын, менталитетын үзгәртү юлында хезмәт итүчеләр белән ике арада яшерен каршылылык ятканлыгы ачык күренә. Бу көрәштә исән калу, үз асылыңны, бөтенлегеңне, җан тынычлыгыңны саклап калуның төп чарасы үз карашын белән яшәү, үзенчә көн итү икәнен без Исламгали. Хәрниса. Нәзәһәт кебек геройлар мисалында күрәбез. Мәһдиев иҗатына импрессионистик эстетиканың тәэсире хакында сөйләгәндә, без аның повестьларында реалистик типиклаштыру принципларының булмавына да игътибар итәбез. Реализм, иҗади метод буларак, детерминизмны таләп итә. вакый галар, күренешләр һәм характерлар арасында теге яки бу дәрәжәдә ныклы конкрет сәбәп-нәтижә бәйләнешен алга куя. Мәһдиевтә исә без, аеруча “Бәхилләшү". Ачы тәҗрибә” әсәрләрендә, менә шундый катгый детерминизмны күрмибез Әсәрдә бирелгән вакыйгаларның һәрберсендә төп рольне үтәгән бер конкрет сәбәп аталмый Әйтик, Хәернисаның язмышы шул рәвешле булуда яки Исламгалинен улы Хәмиднен "зур кеше” булып китүендә яки Нәзәһәтнен тормышы аянычлы корылуында язучы, беренче чиратта, иҗтимагый сәбәпләрдән тукылган типик вакыйгаларны түгел, ә шәхеснең үзен җаваплы итеп күрсәтә Мәһдиев иҗатында кулланылган импрессионистик поэтика язучыга кануннар нигезләнүенә корылган реалистик эстетикадан читкә китәргә, нәтиҗәдә “тере", җанлы, кызыклы әсәрләр тудырырга мөмкинлек бирде. Әдипнен яшәү принниплары. социалистик реализм кануннары таләп иткәнчә, чынбарлыкта булмаган яна дөнья ' моделен тудыруны, аны матурлап, арттырып-бизәкләп бирүне кабул итми. Ул тормышны ничек бар шулай тасвирлау юлын сайлый. Нәтиҗәдә, анын ‘Бәхилләшү” повесте да халык массаларынын тормышы, яшәеше, язмышы кебек кабул ителә “Бәхилләшү” әсәренә карата повесть (кайбер мәкаләләрдә ул роман дип тә бирелә) төшенчәсе туры килеп тә бетмәгән кебек, чөнки монда тормыш картинасы кисәкләргә бүленгән, әсәрне берләштереп торучы бер сюжет сызыгы, идеологик үзәк юк, вакыйга-ситуацияләр мозаика хасил итә. аларнын төрле тәртиптә бирелеше, авторның төрле вакыт аралыгында иркен һәм еш хәрәкәте хаос тудыра Әсәр бу яктан орноменталь прозага якыная. “Бәхилләшү" поэтикасындагы бу элементлар төп геройның, шәхеснен язмышын вакыт агышы эчендә сурәтләүне алга куйган повесть жанрынын сыйфатларын танырга комачаулыйлар. Шулай да әлеге әсәрнең повесть жанрында язылганлыгы бәхәссез. Гәрчә, төп сурәтләү предметы булып язучынын “Хикәяләүченең, төп геройның, тормышчынбарлыкны кабул итүче аңы торса да, шәхес язмышы, аның тормышы нәкъ менә шул субъектив аңның хатирәләрендә ачылып бетә. Әсәрдә хикәяләүне оештыру поэтик принципка нигезләнә, бу үз чиратында повесть текстының композицион төзелешенә туры килә. Саф импрессионистик проза әсәрләреннән аермалы буларак, “Бәхилләшү" повестенда автор образы, аның сюжет төзүдәге һәм геройларны характерлаудагы субъектив позициясе ачык күренә, чөнки әлеге повесть—ул автобиографик характердагы повесть. Шуңа да анда авторны ачыктан-ачык күреп, танып була. Күп очракта автор хикәяләүче ролендә чыгыш ясый һәм өченче заттан сөйли Шуңа да автор позициясе һәм хикәяләүче арасында дистанция, аермага басым ясап булмый, чөнки хикәяләүче автор фикерләрен, идеяләрен чагылдыра Төп герой белән хикәяләүчемен дә вакыт-вакыт бер-берсенә керешеп китүе аларнын тормышны, әхлак, гомумкеше- лек кыйммәтләрен кабул итүдәге уртаклыгы белән билгеләнә. Әсәрдә автор позициясен ачыклаучы ин беренче момент—ул автор бәяләмәсе Барлык образларга, вакыйгаларга, предметларга авторнын карашы-мөнәсәбәтс сеңгән Мәсәлән, кайбер геройларга автор уңай да. тискәре дә бәя бирә. Әйтик, Сәмигулла образына Сәмигулланы Хәернисаны “харап итүче” дип атап, аны тискәре яктан сурәтләгән булса, хакыйкатьне ачып, Хәернисаның баласын үзенекедәй каравын әйтеп, ул аны олылый, анын бу адымы алдында баш ия. Шулай да Сәмигулланың балалары мисалында әлеге геройга карата негатив мөнәсәбәт сүнеп бетми, чөнки, беренчедән, алар Сәмигулла каны, нәселе, икенчедән. Сәмигулла аларны тәрбияли алмаган. Мәһдиев әсәрендә фикер йөртү башта, алдагы бүлекләрдә бер кешегә, авторга гына бирелгән кебек тоелса да. сонрак “полифония" урын ала, ягъни хатирәләрне бирү тәртибендә автор әсәргә керткән геройлар үзләре үк “фикер йөртә", “сөйләшә" башлыйлар Беренче бүлектә без хикәяләүче сөйли дип кабул итәбез, ләкин ныграк уйлаганда, хикәяләүченең Исламгали образы белән керешеп китүен тоябыз. Мәсәлән. Хәерниса. Хәмит һәм аның улы белән бәйле урыннарда хикәяләүче өченче заттан сөйләгән кебек тоелса да, монда Исламгали карашлары, анын фикер, позициясе чагылганы аңлашыла Шуннан чыгып, без М Мәһдиев әсәрләрендәге хикәяләүчене икегә бүлеп карый алабыз Беренчедән, шәхси хикәяләүче—үз тарихын, үзе күргән вакыйгаларны үзе сөйли Ул Исламгали дә. Сәмигулла да, Хәерниса, Нәэәһәт тә һ б. булырга мөмкин Икенчедән. гомумән хикәяләүче Монда вакыйгалар өченче заттан сөйләнелә, хикәяләүче читтән карап тора, вакыйгаларда ул үзе катнашмаган яки кашашмый “Бәхилләшү", автобиографик лиризм белән сугарылган әсәр булганга, анда һәм документальлек, һәм субъектив хикәяләү аралашып бара. Кайбер галимнәр әдәби әсәрне тудырган автор алеге әсәр белән объектив идарә итү көчен югалта, үз геройларына инде тәэсир итә алмый дип саныйлар (Бахтин М Автор и герой//Бахгин М М Работы 20-х гг —М.. 1996 —176 б.). М Мәһдиев "Бәхилләшү"дә. шулай ук "Кеше китә—жыры кала". "Торналар төшкән жирдә" һ. б. әсәрләрендә дә. үзе тудырган геройларга тәэсир итү. алар белән идарә итү максатын куймый. Әсәрләрне укыганда бу сизелә. Мондый әсәрләрдә геройлар мөстәкыйль, тормыштагыча артык реаль кабул ителәләр. Рус галиме В В Виноградов "Проблема авторства и теория стилей” хезмәтендә автор образын "Эго ценлр художественно-речевого мира. обнаруживающий эстетические отношения автора. к содержанию собственного текста",—дип билгели. XX гасырның 20-30 елларыңда яшәгән икенче бер рус галиме М. Бахтин авторны үз әсәренең катнашучысы итеп карый, шулай да әсәрнең эчке мөстәкыйльлеген саклау кирәклеккә басым ясый. "Автор должен находиться на границе соэдаваемого им мира как активный творец его. ибо вторжение его в этот мир разрушает его эстетическую устойчивосгь” (Бахтин М Эстетика словесного творчества —М.. 1979. 166 б.). Димәк, автор—ул. беренче чиратта, үз биографиясе булган язучы яки шагыйрь шәхесе Ул тормышка охшаш башка чынбарлык, ягъни сәнгать әсәрен тудыра. Шул мәгънәдә караганда, автор үз чорының ижгимагый-мәдәни вакыйгаларында катнаша, башка авторлар белән мөнәсәбәткә керә Мөхәммәт ага Мәһдиев тә әнә шундыйлардан. Болар әсәрдә чагылмый калмаган. Ул язучылар йортында. Пицундада ял итә. шуна әлеге әсәрне яза. яки менә ул авылга кайта. Казан урамнарында танышлары белән трамвайда, паркта очраша, тагын әлеге повестен дәвам итә һ. б. Тудырылган чынбарлыкның, ягъни әдәби әсәр авторының һәрвакыт күзәтеп торучы шәхес булуын әсәрне укыганда без сизеп торабыз, чөнки бу әсәр нәкъ менә автор теләгәнчә төзелгән. Мәсәлән. “Бәхилләшү” повестеңда авторнын берничә "йөзе" бар. Ул әтисен алып киткәнне күреп торучы, шуның газабы, кайгысын гомере буе күтәреп йөрүче малай да. педучилищены тәмамлап, мәктәптә яна гына укыта башлаган егет тә. язучылар йортында ял итүче әдип тә, авылга кайтып хатирәләр янартучы карт интеллигент та һ. б. Ләкин бер кызыклы момент бар автор холкында: ул ижтимагыи-тарихи процессның агышын бозмый, ягъни процесс һәм анын нәтижәсен дөрес тәртиптә сурәтли. Башта вакыйгаларны бирә, соңыннан анын тәэсире хакында сөйли, ахырдан гына конкрет нәтижәсен. дөресрәге, чын хакыйкатьне әйтә. Мәсәлән, икенче бүлектә сүз Хәерниса турында, анын язмышы, иренең, балаларының язмышы хакында бара. Хәернисанын фаҗигасендә хикәяләүче, ягъни шул чорда әле яшүсмер булган автор, башта Сәмигулланы гаепле итеп күрсәтә, чөнки хикәя авыл кешеләре позициясеннән торып сурәтләнә. Укучы да авторга ияреп бара, вакыйгаларнын. анда катнашучыларның чын асылын ул әле белми. Ләкин бүлек ахырында текст тышындагы автор, ягъни язучы үзе. Хәерниса вакыйгасыннан хәбәрдар булуын күрсәтә. Язучы әлеге вакыйганың хакыйки асылын укучысына ачып бирә. Мондый фәлсәфи-публицистик чигенешләр әсәрдә шактый. Вакыйгаларнын тәэсирлелегеннән “тәм табучы" язучы әсәрдә ижат лабораториясенә "экскурсия" оештыра, үзенен ни рәвешле ижат итүен күрсәтә. Анын үз максаты бар: М Мәһдиев монда дөньяны кабул итү рәвешен генә түгел, сәнгать дөньясы һәм чынбарлык арасындагы мөнәсәбәтне дә яктыртырга омтыла. "Автор" дигән персонаж беренче тапкыр әсәрнең чыпчыкларга багышланган һәм аллегорик чыпчык образына тирән фәлсәфә салынган, шул ук вакытта сатира белән сугарылган бишенче бүлегендә килеп керә. "... Мин инде язу өстәле янына утырган идем",—дип башланып китә яна бер абзац. Шунда ана “тәнкыйтьче” дигән персонаж “дәшә": "Болар турында ник яздың, инде язар нәрсән беттемени?" “Автор" һәм "тәнкыйтьче" персонажлары арасындагы әңгәмәдә Тукай иҗатына бәйләп, сүз талант хакында, әдәбият белеме өлкәсендәге галимлек хакында бара "Автор" дигән персонаж әлеге әсәрне язучы шәхеснең үзен сурәтли, анын уйфнкерләрен чагылдыра. Укучы монда сәнгатьчә шартлылыкны. әдәбиятнын тормыш белән тәңгәл түгеллеген күрә. Шул ук вакытта әлеге эпизодта импрессионист язучының тормыш һәм әдәбиятны бербөтен итеп кабул итүдә чагылган дөньяга карашы күренә. Язучы өчен бу ике дөнья бер-берсенә керешеп китә ала. чөнки автор аларнын һәр икесендә дә иркен хәрәкәт итә. “Бәхилләшү"дә авторның үзе хакында сөйли, анын индивидуаль йөзен, көнкүреш һәм ижади язмышын күрсәтә торган аерым өлешләр күп Мәсәлән, алтынчы бүлек. Монда язучы үзенә “автор" дип, читтән торып карап сөйли, үзен сурәтли "Шулар арасында—бу әсәрнең авторы. Һәм бәгырьне телгәләгән көннәрдә автор бөек материя, зур эстетик идеаллар. Казан шәһәренең гыйльми ачышлары ...белән тулы югары бер мохитендә авыллыгына кайтып ата да рәхәт чигә, кечкенә генә бер детальдән канәгатьлек ала. Ә контрастлар зур”. Мондый мөнәсәбәт әлеге бүлектә еш кабатлана. “Әйтик, автор дәрәжәле бер гыйльми совет утырышында", “бу инде авылда кычыткан ашап исән калган буын түгел, автор мона кызыгып карый”, “янында утырган деканга пышылдап кына автор болай ди” “Шул көнне автор газетадан укып белә” дигән жөмләдән сон авторга читтән карап тору бетә, ягъни хикәяләүче үзе янә автор белән керешеп китә Текст тышында кала торган автор-язучы һәм текст эчендә булган автор-геройның, һәр икесенен дә, тормыш-чынбарлыкка мөнәсәбәте субъектив. Бу субъективлык бөтен нәрсәне күзәтеп торучы ролендә, автор идеясендә, автор концепциясендә сизелә. Тәүге тапкыр әлеге концепция импрессионистик романга нигез салучы язучы Марсель Пруст иҗатында чагылыш таба. "Бәхилләшү"дә дә шулай язучы- авторнын гына түгел, әсәрдәге автор образынын да роле повестьның сюжет сызыгында, әсәрнсн композицион төзелешендә һәм бөтенлегендә, бүлекләр, вакыйгаларның башлануы, эпиграфлар һ б чагыла. Повестьта субъектив хәтер кануннары идарә итә Автор буларак, М Мәһдиевнен субъектив мөнәсәбәте әсәрнең “рамкалы компонентларында" ачык күренә. Төрле вакыт аралыгында булган вакыйгалар бер бүлек эчендә бер-берсенә керешеп китә, ягъни автор, геройлар арасыннан берүзе генә бер вакыт аралыгыннан икенчесенә иркен күчеп йөри—әле үткәненә, әле бүгенгесенә кайтып “килә". Шул сәбәпле, “вакыт” категориясе үзен аеруча нык сиздерә. Нәтижәдә, "пространство" категориясе дә активлаша, укучы да автор белән бергә, үткән белән бүгенге арасында сәяхәт итә. Мәсәлән, “Без улым белән Кссмәс болынында йөрибез. Икебез дә велосипедта ..." дип башланып киткән җиденче бүлектә башта вакыйгалар бүгенгедә. Кесмәс болынында, аннан балачакта бара. Бүлектә сүз бер-ике биттә әнә шул велосипед һәм аны күрү, ана утырып йөрүдән туган балачак тәэсире турында булса, аннан сон тагын бүгенгегә кайта хикәяләүче-автор. Аннары “хәтер" дип аталган өлеш сурәтләнеп китә (73 б.) Һәм бу өлеш авторны Курса сабан туена "алып кайта" Ләкин бүлек велосипед яки сабан туе хакында гына түгел, бүлек кешенен мәңгелек йорты хакында икәнен укучы алдан ук анлап ала. Мона исә язучы-автор биргән эпиграф бер кат искәртсә, икенчесендә укучы әлеге образ белән һәм "авылыма кайтарып күмегез" дигән гыйбарәләр белән бүлек ахырында очраша. Шушы бүлектә автор кешеләр, кем генә булса да. кайда гына яшәсә дә, ничек кенә ашаса, киенсә дә,—барысы да охшаш, тигез ди, чөнки "авылыма кайтарып күмегез" дип гозерләнәләр. Автор монда үзенен танышлары Зарифны, Салихне, укучыга яхшы таныш булган Исламгалинен улы Хәмитне искә аза Әсәрдә авторның субъектив ролен без тагын повестьның исемендә, эпиграфларда, бүлек башында һәм ахырында күрәбез. Алар барысы тупланып метатекст тудыралар Бүлекләрнең башында китерелгән эпиграфлар бүлекнең эчтәлеген ача, аны аңларга, автор идеясен табарга булыша. Мәсәлән, Хәерниса турындагы бүлеккә "Ләкин, әгәр дә бүгенге заманны күрсәтәсең икән—син инде алдашма һәм кешене, ничек бар, шулай сурәтлә” (М Горький), үз ана теленнән баш тарткан Фәләхетдин турындагы бүлеккә: "Кил, өйрән, и туган, бер башка телне. Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер. Катыштырма вәләкин телгә телне. Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер" "Урысча күп сүзен, азы татарча. Белалмыйм. кем син—урысмы, татармы” Ничектер белмәдек исме шәрифенә Хәсәнме, юкса Иванмы, Манармы”" (Дәрдмәнд)—дигән эпиграф куелган Мәһдиев әсәрләрендә күбесенчә, "Торналар төшкән җирдә", "Кеше китә— жыры кала" һәм. әлбәттә инде. "Бәхилләшү”дә дә бүлек ахырында авторның фәлсәфи фикерләре, вакыйгаларның нәтижәсе бирелә Мәсәлән. Исламгалинен малае Хәмид язган русча фикер йоргү.ле чатка һәм. гомумән, татар кешесенең, яшьләренең бүгенге сөйләм, язу теленә мөнәсәбәттә әйтелгән “Менә бит ничек сөйләшәсе икән Менә бит культуралы кеше ничек шәп сөйләшә ул. һай. һай. һай. Идрит-кудрит. дип. икенче бүлектә Сәмигулланың кешелекле мөнәсәбәтенә, анын улларының имансызлыгына бәйләп имән, каен агачлары мисалында болай ди: "Безнең буын күз алдында гына да. өч сугыш узып, анда күпме таза ирләр-егетләр кырылды. Алар урынына Сәмигулла малайлары үсеп чыкты. Гомеренең соңгы елларында. —Мичкә ясарга имән юк.—дип зарланды ул. бичара. Хәер. Сәмигулла үзе дә дөньяда юк инде хәзер” дигән нәтиҗә, башка бүлекләрдә—“Мин нәрсәнедер югалттым бу минутта. Шунда күңелемә теге җыр килде: —Хуш. авылым, минем..." (70 б.) яки: “Теге тальянның иске моңында авыл, анын тарихы ыңгыраша, авыл үзенең үткәне, бүгенгесе белән хушлаша, елый-елый аерылыша иде" (85 б.) һ. б.. һ. б. Әлеге бүлек ахырлары әсәрнең сюжетын, аның бөтенлеген тәэмин итәләр. Повесть "Бәхилләшү" дип юкка гына аталмаган. Монда язучы үзенең яшьлеге, сабый чагы узган, әтисе-әнисе яшәгән авыл белән дә. татар халкының гореф-гадәтләре (мәсәлән, ипи салу, печән чабу турында язып), татар кешесенә генә хас сыйфатлар белән дә (жор теллелек, зарланмаучанлык, баланы милли мәдәнияткә нигезләнгән алымнар белән тәрбияләү, үз туган жирен ярату, табигатьне ярату, хөрмәт итү. өлкәнне санлау, кечеләргә ярдәм итү кебек сыйфатлар белән) хушлаша Әлеге сыйфатлар бүгенге татар яшьләрендә һәм. язучы ана кат-кат басым ясый, шәһәргә киткән авыл кешеләрендә юк. калмаган. Монысын без Хәмит. Зариф. Фаләхетдин. Хәерниса һ. б. мисалында күрәбез. Сурәтләүнең максаты һәм сурәтләү предметының язучының субъектив хәтереннән гыйбарәт булуы вакыйга, күренешләрнең масштабын, әһәмиятен үзгәртә. Сугыш вакыйгаларын тыңлау, әтисен алып китү, алардан алган тәэсирләр, икмәк исе. чалгы кайрау. Кавказ таулары түбәсендә киерелеп печән чабу, зиратта хатирәләр яңартып йөрү—болар барысы да бергә кушылып, татар дөньясының гомуми картинасын тудыралар Шушы өлешләрнең берсен генәжую да (мәсәлән, автор икмәк пешерүнең, печән чабунын онытылуын, бетә баруын искәртә) язучы өчен милли яшәешнең, милли характерның бөтенлеген югалтуга тиң. Димәк, төп идея үткән белән бүгенге арасында калган "югалган вакыт” дигән төшенчә белән дә бәйле. "Югалган вакыт" әсәрдә һәрдаим үзен сиздереп тора: автор ана кабат-кабат кайта, яна пешкән икмәк, яна чапкан печән исләрен "исни-исни”. сыерчыкларның оя коруын, саесканнарның "хыянәтен” “күзәтә-күзәтә” кире кайта ул аларга. Әлеге образ да М Мәһдиев иҗатында чагылыш тапкан импрессионистик эстетиканың бер билгесе. "Бәхилләшү” повесте сатирик пафос белән язылган. Шуңа да анда хикәяләүченең аерым төре чагыла. Бу—“ярымтерой”, “ярымавтор” Мәһдиев үзе тудырган бу дөньяның герое да. авторы да Герое, чөнки ул барлык вакыйгаларны, диярлек үзе кичергән, яки аларны карап торган, аларда катнашкан кешеләр белән турыдан-туры үзе сөйләшкән Шул вакытта ул автор да. чөнки югарыда күрсәткәнчә, әлеге вакыйгаларны бирү тәртибен, сюжет сызыгына персонажларны кертү тәртибен ул үзе хәл иткән Геройларга характеристиканы да без күбрәк анын авызыннан, анын позициясеннән ишетәбез. Күренекле рус галиме М Бахтин фикеренчә. һәр әдәби әсәрнен объективхудожстволы үзәге ул автор һәм автор уз әсәре белән үз укучысын үзе сайлый. Әсәр, димәк, аны көтеп тора, шунда автор укучы белән әңгәмәгә, диалогка керә. Галим авторны укучынын авторитетлы җитәкчесе дип атый. "Бәхилләшү" повестенда да без укучы автор артыннан ияреп бара, автор анын рухи “җитәкчесе" дип саныйбыз, чонки бу ярымавтобиографик әсәр Монда автор позициясе өстенлек итә. вакыйгаларны автор үзе шәрехләп бара. Шулай да кайбер вакыйга, моментларны укучы үзенчә анализлый ала. Әдәбият галиме А П. Скафтымов укучыны бары автор гына үзенә ияртеп алып бара, шуна күрә авторны тыңлау, анын ниятенә буйсыну кирәк дип саный. Әлеге повестька карата да без шушы фикерне яклыйбыз. Бу әсәр М Мәһдиевнең хатирә дәфтәре, ана тыкшыну, анда автор позициясен санга сукмау мөмкин түгел

Реклама